ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ КАЛЕНДАРЕ
Генерал Лукач (Матэ Залка)
(1896—12. VI. 1937)
Испаниядә фашистларга каршы сугышта
геройларча һәлак булган венгер революционеры—
язучы, кызыл полководец Матэ Залка әдәбиятка
новеллалар, кечкенә романнар һәм пьесалар язып
чыга. Беренче бөтен дөнья сугышы вакытында ул
Австрия-Венгрия армиясенә алына һәм рус
гаскәрләренә пленга төшә. Ерак көнчыгыштагы
пленныйлар лагеренда Матэ Залка революцион
идеяләр белән таныша һәм, Октябрь революциясе
булгач, Кызыл Армия сафына кереп, поляк һәм
Врангель фронтларында дошманга каршы сугыша.
Сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены
белән бүләкләнә. 1920 елда Матэ Залка коммунистлар
партиясе сафына керә һәм 1925 елдан башлап
ныклап әдәби-иҗат эшенә бирелә. Шул чорларда аның
«Патша өчен», «Беренче, икенче, өченче» һәм
«Мәңгелек, тынычлык турында повесть» дигән
әсәрләре басылып чыга, ул әдәби оешмаларда актив
эшләп килә. 1936 елны аның «Добердо» исемле зур
романы басыла. Испаниядә фашистик интервенция
башлангач, Матэ Залка Испаниягә китеп, анда испан
халык армиясенең 12 нче бригадасына җитәкчелек итә
— анда генерал Лукач дигән исем белән танылып,
үзенең зур оештыручы, батыр командир икәнлеген
күрсәтә.
П. Я. Чаадаев
(7. VI. 1794—28. IV. 1856)
XIX нчы йөзнең беренче яртысы Россиясенең зур
белемле кешесе, шул заманның алдынгы Фикер иясе,
A. С. Пушкинның якын дусты Яковлевич
Чаадаевның исеме 1836 елны, «Телескоп» журналында
«Философик хатлар» дигән әсәре басылгач киң
таныла. Николай I нче патшаның искиткеч шыксыз
реакциясе шартында, бу хат, Герцен сүзләре белән әйт-
кәндә, «фикер йөртә торган бөтен Россияне ир селкетә».
Рус җәмәгатьчелек фикеренең гүзәл документында ул
заман рус чынбарлыгының җайсызлыгын һәм катып
калганлыгын фаш итә торган тәнкыйть гаять тирән һәм
көчле була. Чаадаев Европа цивилизациясеннән
берничә йөз елларга аерылган крепостной Россиянең
культура һәм экономика ягыннан артта калуын
камчылый. Чаадаев крепостничествоның Россияне
хәерчелеккә һәм наданлыкка дучар итүен күрсәтә, рус
җәмгыятенең алдынгы кешеләрен коллыкны бетерергә,
Россиягә көнбатыш Европа культурасын кертергә
чакыра. Идеалистик фәлсәфи-тарихи концепцияне
үстергән Чаадаев кеше акылының үсеше, халыклар
аңының бердәм, уртак аңга кушылуы кешелек
дөньясын идеал җәмгыять төзелешенә китерер дип
саный. Крепостничествога каршы аяусыз гаепләү
акты булган бу «Философик хат»ка Николай I нче
патша хөкүмәте коточкыч репрессия белән җавап бирә:
«Телескоп» журналы ябыла, аның издателе һәм
редакторы Надеждин сөргенгә җибәрелә, журналны
чыгарырга рөхсәт биргән цензор урыныннан куыла,
рәсми рәвештә Чаадаевны акылдан шашкан дип игълан
итәләр, аның барлык язмалары җыеп алына.
Чаадаев гомеренең соңгы көннәренә кадәр рус
халкын агарту, аны азат итү өчен янган бөек
мәгърифәтче.
Мартин Андерсен Нексе
Даниянең атаклы революцион язучысы,
фашизмга каршы ялкынлы көрәшче Мартин Андерсен
Нексегә 26 июньдә 75 яшь тулды.
М. А. Нексо 1869 елны 26 июнендә, Копенгаген
шәһәрендә туган. Әдәби-пҗат эшенә 90 нчы елларда
башлаган. «Күнләтәләр» исемле беренче ярым
юмористик хикәяләре җыентыгында ул үзләренең
бәйсезлекләреп җуеп, авыл хуҗалыгы пролетариатына
әверелә барган хезмәт ияләренең, вак һөнәрчеләрнең,
игенчеләрнең авыр һәм караңгы тормышларын
сурәтли. Бу әсәрләрендә М. А. Нексо үзенең геройла-
рына теләктәшлек белдерә, ләкин алар өчен котылу
юлын белми торгап пессимист язучы булып эш итә.
Соңыннан М. А. Нексе бу пессимизмнан котыла,
хезмәтнең алдагы җиңүенә ышану белән кораллана.
Европаның барлык телләренә
диярлек тәрҗемә ителгән «Җиңүче Пелле» дигән дүрт
томлык популяр романында (бу роман 1906 елда
басылып чыга) ул укучыны Даниянең эшчеләр
хәрәкәте белән һәм 1896 елгы гомуми забастовка
белән таныштыра. Кайбер автобиографик моментлар
гәүдәләнгән бу әсәрендә һәм «Адәм балагы» дигән
романында М. А. Нексе буржуазиягә дошманлыгын
һәм эшчеләр сыинфына искиткеч мәхәббәтен худо-
жестволы образлар ярдәме белән бик оста сурәтли. М.
А. Нексе СССР кың иң якын дусты, ул бөек Октябрь
социалистик революциясен котлап чыккан чит ил
язучыларыннан беренчесе. Герман Фашизмының
ялкынлы дошманы булган М. А. Нексе Даниягә
оккупация ясалгач, бөтен көчен биреп көрәште һәм
фашистлар тарафыннан эзәрлекләнеп, җәзаланып
килә.
Н. Н. Ге
(1831—13. VI. 1894)
Талантлы рус художнигы Николай Николаевич
Генең үлүенә шушы елның 13 нче июнендә 50 ел
тулды.
Тарихи живопись һәм портретлар мастеры булган
бу художникның бөтен гомере зур иҗади хезмәт эчендә
үтә. Ул башта Киев гимназиясендә, аннан соң Киев
университетында, соңыннан Петербург
университетында укый. Яшь чагыннан рәсем ясау
белән кызыксынган Н.Н. Ге 1850 елны Петербург
Художество академиясенә укырга керә һәм 1857 елны
аны Кечкенә һәм Зур алтын медальләр белән бү-
ләкләнеп тәмам итә. Италия һәм Франциянең сынлы
сәнгатьләрен өйрәнү өчен аны чит илләргә сәяхәткә
җибәрәләр. Н. Н. Ге чит илдән живопись һәм бигрәк тә
портрет өлкәсендә зур осталыкка ирешеп кайта һәм бик
тиз арада таныла.
И. П. Генең «Петр I һәм Алексей» дигән һәм
«Пушкин Михайловское авылында Пущинга үзенең
шигырен укый» дигән картиналары киң катлауга
билгеле әсәрләр.
Ге атаклы рус язучыларыныд күбесенең
портретларын эшләп калдырган. А. П. Герцен. И. С.
Тургенев, П. А. Некрасов, М. Е. Салтыков-Щедрин һ.
б. портретлары Генең мактаулы хезмәтләре булып
торалар. П. П. Ге белән күп елларга дуслык белән
бәйләнгән Л. П. Толстой портреты аеруча уңышлы эш-
ләнгәнен әйтергә кирәк.
Н. П. Генең художество мирасы дистәләрчә
картиналардан тора. Аларның күбесе Москвада
Третьяковская галлерпяда һәм Ленинградтагы Рус
музее беләп «Эрмитаж»да сакланалар.
Чарльз Рид
(8. VI. 1814—11. IV. 1884)
Тууына 130 сл тулгап атаклы инглиз язучысы
романист Чарльз Рид башта пьесалар язып чыга. Ул
«Хатын-кызлар сугышы», «Анджело», «Маскалар һәм
йөзләр» һәм «Алтын» пссмле һәм башка күп кенә
пьесалар яза. Ләкин гел уңышсызлыкка очрагач, ахыр-
да прозага күчә, һәм «Төзәлергә бер вакытта да соң
түгел» (1856) дигән романы белән күтәрелә.
Төрмәләрдәге бозыклыклар турында язылган бу
романыннан соң, ул авантюра, уголовный сенсация
романнары яза. Көнкүреш романнары
өстендә эшли һәм Шотландия балыкчылары
тормышыннан «Христи Джонстон» (1853) дигән роман
бирә. 1861 елда ул XV йөз Голландиясе тормышыннан
«Монастырь һәм өй» дигән роман яза. 1863 елны аның
«Саф акчалата» дигән, 1869 елны «Җинаятьчел эшләр»
дигән, ә 1867 дә авылдагы хәерчелек турында
«Хатын-кызларны сөймәүчеләр» дигән романнары
басыла. Чарльз Ридны әдәбият дөньясында иң күп әсәр
биргән романист дияргә ярый.
Чарльз Рид үз чорындагы яшәп килгән стройны бер
өлешчә каты тәнкыйть итсә дә, социаль революциядән
курка. Аның романнары шул чор Англия тормышын
өйрәнү өчен бай материал бирүләре белән дә
әһәмиятле.
Гюстав Курбэ
(10. VI. 1819—31. XII. 1877)
Француз живописендә реалистик юнәлешнең
күренекле вәкиле булган Гюстав Курбэ демократ
художниклардан берсе. Сынлы сәнгать белән азрак
таныш булган кешеләр арасында аның «Ташчылар»
(1851) һәм «Орнанда мәет күмү» (1854) исемле
картиналарын белмәгән кеше юк дияргә ярый.
«Ташчылар»да Курбэ үз алдына француз эшчесенең
авыр, талчыктыргыч хезмәтен күрсәтүне, ә «Орнанда
мәет күмү»дә провинциаль авылның артталыгын фаш
итүне максат итеп ала һәм бу юнәлештә зур уңышка
ирешә.
60 нчы еллардан соң Курбэ социал мотивлы
темалардан читкәрәк китә, нейтраль сюжетлы әсәрләр
бирә (мәсәлән, табигатьне, сунарчыларны сурәтләгән
картиналар, натюрмортлар эшли һ. б.).
Франция-Пруссия сугышы башлангач. Г. Курбэ
яңадан иҗтимагый-политик эчтәлек
белән сугарылган әсәрләр иҗат итәргә керешә. Париж
Коммунасы игълан ителгәч, бердән үк аның ягына
чыга һәм Революцион художниклар ассоциациясен
төзи. Париж Коммунасы җимерелгәннән соң, Гюстав
Курбэ кулга алына һәм аны Вандома колоннасын
ватуда гаепле дип санап, аңардан коточкыч зур сума
штраф түләтергә булалар. Гюстав Курбэ Швецариягә
эмиграциягә кача һәм шунда үлә.
Гюстав Курбэ живописе сафлыгы, яңа бер рух
белән сугарылуы белән характерлы. Аның иҗаты XIX
нчы йөз көнбатыш Европа реализмында югары
нокталарның берсе бульш тора.
Шалва Николаевич Дадиани
Грузин халкының күренекле язучысы, СССР
Верховный Советы депутаты Шалва Николаевич
Дадианинец тууына 70, иҗат эшчәнлегенә 50 ел
тулды.
Шалва Дадианинең грузин әдәбияты һәм сәнгате
үсешендәге роле гаять зур. Драматург, хикәяче, актер,
режиссер һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Ш.
Дадиани бер яктан грузин әдәбияты классикларының
кече замандашы булса, икенче яктан бүгенге көнге
грузин әдәбияты һәм сәнгатенең иң зур бер вәкиле
булып тора.
Ш. Дадиани Октябрь революциясенә кадәр күп
еллар элек тарихи сюжетларга һәм шул заман
темаларына күп кенә драмалар яза. Ул аларда социаль
изүгә каршы көчле протест белдерә. Грузиядә советлар
власте урнашу белән Ш. Дадиани илнең культура
төзелешенә актив катнаша башлый. «Тетульд»,
«Ватык күпер», «Пушкин Грузиядә» һәм «Руставели»
исемле һ. б. күп кенә пьесалар бирә. Актер һәм
режиссер булып эшләп килә. 1937 елда ул «Очкыннан»
дигән тарихи пьеса яза. Ул монда совет
драматургиясендә беренче тапкыр иптәш Сталин
образын сурәтли. Ватан сугышы көннәрендә Ш.
Дадиани «Халык күтәрелде» дигән пьеса һәм бер
комедия бирә. Хәзер Ш. Дадиани Кавказны немец
фашистларыннан аклау темасына һәм бу көрәштә
иптәш Бериянең ролен күрсәтүгә багышланган пьеса
һәм 1857 елгы восстание турында пьеса
яза.
III. Дадиани публицистика өлкәсендә дә нык
эшләп килә.
Ш. Дадиани 1923 елны Грузия ССР халык артисты
исеме белән, 1939 елда Ленин ордены белән, ә бу елны
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Дәрдемәнд
(1859—1921)
Татарның күренекле романтик, декадент
шагыйре Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) нең тууына 85 ел
тулды.
Закир Рәмиев Башкыртстанның элекке
Стәрлетамак өязенә керә торган Җирән авылында,
сәүдәгәр семьясында туган. Башта авыл
мәдрәсәләрендә укып, соңыннан Төркиягә барып,
төрек әдәбияты һәм төрек телен өйрәнгән. 1869 елда
Уралда алтын казыту эшенә керешкән атасы белән
абзасы Шакир Рәмиев аны да үз кәсепләренә тарталар
һәм тиз арада ул миллионер купец булып китә.
1905 елгы революциядән соң ул, абзасы белән
бергә, Оренбургда типография ача һәм «Вакыт»
газетасы белән гыйльми-әдәби «Шура» журналы
чыгара башлый. Либераль-буржуа карашында
торган бу ике басма һәм «Вакыт» издательствосы
чыгарган төрле әдәби-иҗтимагый китаплар татар
халкының культура үсешендә шактый әһәмиятле
урып тоталар. Татарның классик язучысы Шәриф Ка-
малның шушы газетада эшләп китүен күрсәтергә
мөмкин.
Дәрдемәнд күбесенчә пессимистик рухта яза,
дөньяның фанилыгы турында җырлый. Тирән фәлсәфи
карашлы әсәрләрендә ул капитализм җәмгыятенең
җимереләчәге котылгысыз икәнен сизеп, сагыш, кайгы
белдерә. Дәрдемәнд поэзиясе сәнгатьчә эшләнүе
ягыннан татар әдәбиятында үзенә аерым урын били.
Шәмсеттин суфый
(1824—1865)
XIX нчы йөзнең беренче яртысында яшәгән татар
шагыйре Шәмсеттин суфыйның тууына 120 ел тулды.
Татар поэзиясендә суфыйлык мотивларын җырлаган
Шәмсеттин Ярмөхәммәт улы Закир элекке Оренбург
губернасында Зяк суы буендагы Ишмәт авылында
туган. Бала чагыннан ук сукыраюына карамастан,
мәдрәсәләргә кереп укыган һәм хәлфә булуга кадәр
ирешкән. Ләкин мәдрәсәләрдәге башка хәлфәләрне
тәнкыйтьләве, алдынгы шәкертләргә юл куюы өчен
аны мәдрәсәдән куганнар һәм ул үзенең туган авылына
кайтып мәдрәсә ачкан. Авыл байгуралары белән монда
да тыныша алмастан, ул Стәрлебаш авылы мәдрәсәсенә
күчкән һәм гомеренең соңгы көненәчә шунда укыткан.
Шәмсетдин суфыйның иҗаты күләме ягыннан
артык зур булмаса да, мәгънә тирәнлеге, хис,
тойгыларга бай булуы беләп татарның борынгы
поэзиясендә күренекле генә урын били.