БЕЗНЕҢ КАМИЛЬ
С. ФӘЙЗУЛЛИН
(Үтерелүенә 25 ел тулу уңае белән)
Хивизиядә татарлар күп иде.
Билгеләнгән полкыма барышлый, политбүлекнең түбән өендә кунып чыгарга туры килде. Су юлы һәм тимер юлы буенда утыргап бу зур авылның заманында иген белән сәүдә иткән бер купецның таш пулаты иде бу. Өйгә килеп кергәч, эчкәре бүлмәләрпец берсеннән татарча сөйләшкән тавышлар ишеттем. «Минем булачак полкташлар түгел микән?» — дип кызыксынып кердем. Төрле позаларда — кайсы стенага сөялен аяк сузып идәнгә утырган, жайсы кырып яткан, кайсы чүгәләгән, ъайеы ишекле-түрле йөреп торган унлап кеше бик тәмләп гәпләшәләр. Барсы да гаскәри киемнән булсалар да, безнең дивизия кешеләренә ошамый иде болар. Яшьләре дә төрлечә, хөp хәлдә безнең егетләрдән өлкәнрәкләр, һәм иң гаҗәбе — безнең дивизиядә аңарчы очрамаганы — араларында берничәсе башларына кызыл яулык бәйләгән хатын-кызлар иде. Кызылармеец гимнастеркасы кигән татар кызларын минем беренче күрүем иде әле.
Таныштык. Казаннан фронтка килгән татар артистлары һәм артисткалары булып чыктылар. Артистлар турында, бигрәк тә Казан сәхнәсе артистлары турында, ул чакта мин әле безнең ише сугыш халкына ерак торган матур сәнгать әһелләре ниндидер, югары затлар дибрәк уйлый идем. Аларны фронт мартларында күрү миңа башта гаҗәбрәк тоелса да, сүзләр һәм теләкләр уртак булып чыкты, сүзгә мавыгып төн узганы сизелми дә калды. Хәтеремдә калганнары — Антов һәм Вәлншин иптәшләр, калганнары мине гафу итсеннәр — исемнәрен онытканмын.
Ай ярымнардан соң, Колчакны кугач, фронтовик-артистлар белән тагын яраштык. Алар татар кызылармеецлары өчен спектакль һәм концерт бирделәр. Тактадан эшләнгән җәйге театрда әле сугыш тузаны кагып та өлгермәгән сугышчы егетләр үз артистларының уйнавын, җырлавын, биюен, декламацияләрен рәхәтләнеп тыңлап утырдылар һәм шушы кыска, ләкин матур ялдан соң, яңа дәрт белән алга, дошманны куа киттеләр.
Нәкъ шул тирәләрдә без Камиль Якуб иптәшнең үтерелү хәбәрен ишеттек. Артистлар белән очрашканда без Камиль Якуб турында сөйләшкән идек микән — ансын белмим. Ләкин хәзер Камильнен үтерелүенә 25 ел тулганда, аның тырышлыгы белән оештырылган мондый күчмә труппаларның фронттагы күргән эшләре искә төшә. Хәзер бу зур эш тә түгел шикелле, ләкин ул чакта, татар совет театры әле оешып та җитмәгән заманда, артистлар арасында әле икеләнүчеләр дә булган чакта, совет театрының иҗат юлы нинди булачагы әле берәүгә дә ачык булмаган шартларда —шундый бер труппа оештыру һәм аны утлы көрәшнең нәкъ үзәгенә җибәрү, шунда аны нәтиҗәле эшләтү — бу инде зур һәм кыен эш иде. Һәм әгәр Камиль Якубның хезмәте тик шуның белән генә чикләнсә дә, без аны зур ихтирам беләп искә алыр идек. Ләкин Камильнең хезмәтләре ул гына түгел. Дөресрәге, бусы аның ил алдындагы, партия каршындагы олуг хезмәтләренең кечкенә бер өлеше генә.
Камиль Якуб үзе безнең Көнчыгыш фронтына берничә тапкырлар килеп киткән. Безнең полкка ул юлыкмады һәм, кызганычка каршы, мин аны күрми калдым. Ләкин безнең полкта да, шулай ук Азин дивизиясенең башка полкларында да татар политработниклары аның көндәлек ярдәмен күрен тордылар. Безнең өчен иң кадерле булган ана телендәге политик әдәбият Камиль Якуб карамагында үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан бастырылып, фронтларда күпләп тарала иде. Шул ук коллегия карамагында чыккан «Кызыл Армия» газетасы да окопларда сөелеп укылды. Шулай итеп, без Камильне күрә алмасак та, аның исемен яхшылык белән телгә ала идек.
Ләкин Камильнең күрсәткән хезмәтләренең бөеклеге, тик хәзер генә, аның көрәшкән бөек идеясе, совет байрагы астында халыклар дуслыгы өчен көрәш нәтиҗәсендә илебез халыкларын бәхетле тормышка китергән һәм шул бәхет өчен немец илбасарларга каршы Ватан сугышына күтәргән Сталин эпохасының зур җиңүләре яктысында гына бөтен тулылыгы белән ачыла.
Камиль Якуб 1894 елның 21 мартында Бөгелмә өязенең (хәзер Куйбышев өлкәсе. Шопталы районының) Әптекәй авылында туган. Атасы хәлле кеше булганга, Камильне авыл мәктәбеннән соң башта Чистай мәдрәсәсендә, аннары Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыткан. Атасы Камильне мулла итәргә тырышкан булса да, Камиль кече яшьтән үк башка юлны сайлый. Ул дин белән түгел, хәзерге заман фәне белән, рус әдәбияты белән кызыксына. Мәдрәсәдә укудан тыш, хосусый рәвештә русча укый. Ул Казандагы татар учительская школасына керергә бик теләсә дә, бу теләгенә ирешә алмый. Русча укырга атасы ризалык та, акча да бирмәгәнгә күрә, Камиль акча табар өчен җәйге айларда «Болгар» харчевнясендә официант булып эшләргә мәҗбүр була.
Шундый кыенлыкларны җиңеп чыгып, Камиль үзенен теләгенә ирешә: учительлеккә имтихан бирә. Ләкин Камиль учитель булып эшли алмый, 1915 елда армиягә алынып, рус-герман фронтына китә, һәм аның мәктәп укытучысына караганда күп өлеш киңрәк һәм катлаулырак хезмәте шунда башлана да. Бу инде яшь буынны тәрбияләү генә түгел, мәктәп тәрбиясе генә түгел, бәлки киң халык массасын тәрбияләү, азатлык һәм социализм өчен көрәштә, халыкларның туганлыты рухында тәрбияләү хезмәте була. 1917 елда февраль революциясен Камиль Якуб фронтта каршы ала. Аңарчы фронтта үткәргән 2 ел эчендә аның, учитель буларак, прапорщиклар мәктәбенә кереп, офицерлык дәрәҗәсенә күтәрелергә бөтен мөмкинлеге булса да, ул, патша армиясе офицеры булуга караганда, гади солдат массасыннан аерылмыйча, рядовой булып калуны артык күрә һәм үзенең политик белемен арттыру белән шөгыльләнә. Шунлыктан, ул революциягә беркадәр хәзерлек белән керә һәм бик актив политик эшкә башлый. Солдат массасында авторитеты зур булганга, ул солдат комитетларына сайланып эшли. Тиздән ул большевиклар партиясенә керә һәм гомеренең соңгы көненә чаклы Ленин-Сталин партиясенең тугрылыклы улы була.
1917 елның июлендә Казанда Бөтепросспя мөселман хәрби съезды җыела. Рус буржуазиясе кебек үк, революциянең беренче этапы биргән җимешләрдән үзе генә файдаланырга, «азатлыктан» файдаланып эшче-крерстьяннарны тагын да ныграк эксплоатацияләргә теләгән татар буржуазиясе дә үзен татар милләтен яклаучы, аны берләштерү өчен көрәшүче итеп күрсәтергә тырышты. Буржуазия милли әләм астына киң хәрәкәт җәелдерде, төрле оешмалар төзи һәм съездлар җыя башлады. Казандагы хәрби съезд да әнә шул буржуаз-милли хәрәкәтнең бер гәүдәләнеше булырга тиеш иде.
Революциянең баштагы чорында милли хәрәкәт, әйткәнебезчә, башлыча буржуаз хәрәкәт төсен алды. Рус халкы белән туганлык һәм күршелек мөнәсәбәтләрендә яшәгән азчылык милләтләрнең халык массаларына килгәндә, аларда буржуаз милли хәрәкәткә тартылу юк иде, ләкин шулай ук милләтче буржуазия, ә каршы актив көрәшүче һәм халыкны, милләт һәм дин аермасына карамастан, уртак дошман булган буржуазиягә һәм алпавытларга каршы гомуми көрәшкә оештыручы татар большевиклары бармак белән генә санарлык аз иде. Күпчелеге патша армиясе офицерларыннан, гаскәри муллалардан һәм ахуннардан, бай һәм мулла малайларыннан торган һәм милләтчеләр кубызына биегән хәрби съездда да контрреволюцион буржуаз элементларга каршы көрәшүче делегатлар берничә генә булып, аларның башында Көнбатыш фронтның 2 нче армиясеннән делегат булып килгән большевик Камиль Якуб торды.
Бу съезддан Камиль трибуна рәвешендә генә файдаланды һәм төп эшне съезддан тышта, солдатлар һәм эшчеләр массасы арасында алып барды. Мулланур Вахитов тарафыннан төзелгән һәм Казан большевиклар комитеты белән тыгыз бәйләнештә һәм аның җитәкчелегендә эшләгән мөселман социалистлар комитеты тирәсенә оешкан татар большевиклары, татар эшчеләре һәм солдатлары арасында большевизм идеяләрен пропагандалауда зур хезмәтләр күрсәттеләр. Ул чакта социалистлар комитетының секретаре булып эшләгән иптәш Гайнуллин истәлекләренә караганда, Камиль Якуб бу комитет белән бәйләнешкә керү очеп беренче килүендә сүзне комитетта большевиклар фракциясе барын-югын сорашудан башлый һәм, комитетта большевиклар барлыгын белгәч кенә, төп мәсьәләгә күчә. Шул көннән башлап ул комитетның һәм большевиклар фракциясенең җитәкчеләреннән берсе булып китә.
Иптәшләренең сөйләвенчә, сүзгә саран, бай булган Камиль Якуб, гәрчә үзе ялкынлы оратор булга да, үзе агитатор булудан бигрәк, башка иптәшләрнең агитация эшенә оста җитәкчелек итә, аларны дөрес бүлә, оештыра. Татар полкына әйләндерелгән 95 нче полкка мөселлман социалистлар комитетыннан агитатор итеп җибәрелгән большевик иптәш Борһаншин сойләвенчә, Вахитов һәм К. Якуб иптәшләр башта аны полкта үзен ничек тотарга кирәклек турында бик җентекләп өйрәткәннәр. Солдат массасына бик сак килергә, үзенең большевик икәнен тиз генә белдереп, милләтчеләргә большевик коткысы дип сылтау калдырмаска киңәш биргәннәр. Ә инде полкка Хәрби Шурадан гаскәри ахун Гата Баһаветтин килеп төкерекләрен чәчә-чәчә, большевикларны сүгә башлагач, иптәш Борһаншин чыгуын алмыйча кесәсендәге сабынны ахун хәзрәтнең битенә ыргыткач, Камиль аны әрли:
— Большевик иртәрәк күрсәткәнсең. Хәзер анда сине белделәр инде, гипс алда калдырып булмас, башка җиргә җибәрербез, — ди.
Камиль Якубның иң зур хезмәтләреннән берсе — «Кызыл байрак» газетасын чыгаруда аның күрсәткән ярдәме. Ул чакта Казандa большевикларның татар телендә чыга торган махсус газеталары булмаганга күрә, большевизм пропагандасы бурычлары мөселман социалистлар комитеты тарафыннан Мулланур Вахитов җитәкчелегендә чыгарыла торган «Кызыл байрак» газетасы өстенә төшә идe. Агитация максаты белән күбесенчә бушлай таратылган бу газетаның материал базасы зур түгел иде. Ал чакта типографияләр байлар кулында булганга, «Кызыл байрак» газетасын бастыру һәрвакыт кыенлыкка очрап килде. Большевизм коткысы таратучы бу газетаны типография хуҗалары бик теләр-теләмәс кенә, акча исәпләрен каты итеп куйганнан соң гына басалар иде. Менә шул чакларда мөселман социалистлар комитеты бу кыенлыкны чишүне Камильгә тапшыра, һәм Камиль бу эшне гаҗәп оста башкара. Ул типографиягә барып агитации үткәрә, аларны социалистлар комитетына член итеп чакыра.
Һичшиксез, әгәр Камиль Якубның бу хезмәте булмаса, «Кызыл байрак» газетасы тәртипле чыга алмаган булыр иде. Газетаның Җитәкчесе Һәм редакторы Мулланур Вахитов була. Мулланурның уң кулы һәм газетаның чыгуын практик яктан тәэмин итүче Камиль Якуб булды. Казанның типография эшчеләре соңыннан Камильнең революция алдындагы бу хезмәтен тиешенчә тәкъдир иттеләр һәм «Кызыл байрак» басылган элекке Кәримовлар типографиясен Камиль Якуб исеме белән атадылар. Хәзер Камиль Якуб исемендәге китап Фабрикат Казанда полиграфия техникасының соңгы казанышлары белән җиһазландырмаган иң яхшы типографияләрнең берсе.
Татар халкының бәхете өчен, патша самодержавиесе калдыкларына һәм милләтләрне изү политикасын үткәрүче рус буржуазиясенә каршы гына түгел, татарларны рус халкыннан киртәләп, үзенә күндәм хезмәтче итәргә теләгән милли буржуазиягә каршы да көрәшергә кирәклеген Камиль Якуб бик яхшы аңлады. Бу көрәшне бөек рус халкы белән бергә алып барганда гына уңышлы булачагы да аның өчен ачык иде. Шуңа күрә дә ана телендә пропаганда эшләрен башлыча мөселман социалистлар комитеты тирәсендә оештыру белән бергә, ул, большевик, буларак, социалистик революция өчен Казан большевиклар оешмасы җитәкчелеген дә барган гомуми көрәшнең үзәгендә булды. Аның өчен аны буржуаз милләтчеләр, урыс башлы татар малае дип мыскылладылар. Ләкин бу Камильнең иң мактанырлык бер сыйфаты иде.
Казанда Октябрь алды көрәше кискенләшкән көннәрдә Камильне бу көрәшнең иң кызу урыннарында күрергә мөмкин. Ул митингларда чыга, оештыру эшләре алып бара, русчадан. Политик брошюралар тәрҗемә итә, күп кенә мәкаләләр яза. (Бөтен идарә советларга һәм башка мәкаләләр: кызганычка каршы, аларның барысын да табу мөмкин булмады). Хәрби Шура органы булган «Безнең тавыш» газетасының милләтче редакторлары Камиль мәкаләләрен күбесенчә корзинга ташлый торган булсалар да, кайбер мәкаләләре анда да басыла, шулай итеп, Камиль бу трибунадан да файдаланырга тырыша.
Революцион халыкка каршы Казанда контрреволюция көчләре туплана башлый. Буржуаз контрреволюциянең төп кораллы таянычы — юнкерлар булалар. Алар революциягә каршы Фетнә күгәргәч, Камиль Якуб Хәрби Шура каршында юнкерларга каршы гаскәр җибәрү мәсьәләсен куя. Шураның башында торучы иске офицерлар— Ильяс Алкин һәм башка милләтчеләр моңа каршы төшәләр. Юнкер Фетнәсен, бастыруга гаскәр бирмиләр (бу - I октябрьда була). Ләкин аңа карамый, революцион солдатлар һәм эшчеләр юнкерларны бастыралар, Казанда совет власте урнаштырыла. Совет властеның беренче органы булган вакытлы революцион комитет составында Шейнкман, Камиль Якуб, Я. Ежов, Якуб Чанышев һәм башка иптәшләр бар иде.
Власть советлар кулына күчкәч, Хәрби Шура икенче көнне үк (26 октябрьда) үзенең утырышында, советка котлау җибәрергә, дигән карар чыгара һәм котлауны Камиль Якуб иптәш аркылы җибәрмәкче була. Бер генә көө элек советка ярдәм итәргә теләмәгән Хәрби Шуранын хәзер, власть советларга күчкәч, аны котлавы көлке иде, әлбәттә, һәм Камиль моңа шулай дип җавап бирде дә. Һәр хәлдә, Хәрби Шураның кораллы көче булса да, аның полкында да большевиклар агитациясенең җимешләре сизелгәнгә күрә. Хәрби Шура аңа ныклап таяна алмый һәм, шунлыктан, күпчелеге советка каршы булса да, актив чыгыш ясый алмый. Шуның өстенә, Хәрби Шура җитәкчеләре үзләрен халык каршында абруйсыз итмәс өчен дә совет белән араны бозмаска тырышканнар булса кирәк, чөнки Октябрь Социалистик революциясеннән сон ук Хәрби Шура Камиль Якубны Казан Губерна Башкарма Комитетына член итеп сайлый.
Губисполком члены буларак. Камиль Якуб яна оештырылган мөселман комиссариатының хәрби бүлеге башында тора. Шул ук комиссариат карамагында татарча «Эш» газетасы чыга башлый ^соңыннан «Кызыл Татарстан»).
Октябрь революциясе үзенең беренче адымыннан ук милләтләрнең үз билгеләнү хокукын игълан итте. Милләтләрнең бу хокукын тормышка ашыруда аларга ярдәм нтү теләге белән совет хөкүмәте Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты төзеде, һәм аның халык комиссары итеп Ленинның бөек көрәштәше, большевиклар партиясендә милли мәсьәләне иң яхшы белүче иптәш И. В. Сталин билгеләнде. Бу комиссариат янында Үзәк мөселман комиссариаты төзелеп, аның башында Мулланур Вахитов торды. Кагандагы Мөселман комиссариаты Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты һәм Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчелегендә эшләде.
Совет властеның беренче чорында Казанда буржуаз милләтчеләр һәм аларның төрле оешмалары үзләренең активлыгын киметмәделәр, хәтта, киресенчә, көчәйттеләр. Буржуа газеталары чыгып киләләр иде әле. Советларның милли мәсьәләдәге программасыннан файдаланырга теләп, буржуаз милләтчеләр үзләрен татар халкының бердәнбер вәкилләре дип күрсәтәләр иде. Шуның өстенә, Германия империализмына сатылган финләндия һәм Украина буржуаз милләтчеләренең советка каршы сугыш белән чыгуы Казандагы милләтчеләрне дә җайландырды, һәм алар бу фактны большевикларга каршы провокацион чыгышлар ясау өчен сылтау иттеләр. Украина һәм Финляндия буржуаз милләтчеләре аркылы немец империалистлары белән элемтә урнаштырдылар.
Шушы катлаулы һәм шактый чуалчык обстановкада большевикларга бик сизгерлек һәм үткенлек белән эш итәргә туры килде. Милләтчеләрнең пычрак провокацияләрен киң масса күз алдында түземлек беләп фаш итәргә һәм шул ук вакытта кораллы көчләренә таянган милләтчеләрнең канлы бәрелеш китереп чыгаруларына юл куймаска кирәк иде. Бу бурычны Камиль Якубның ничаклы тирән аңлаганын һәм ничаклы оста башкарганын күрсәтү өчен, аның «Алдый алмаслар» дигән мәкаләсеннән бер өзек китерәбез («Безнең тавыш» газетасы, 19 февраль, 1918 ел).
«...Советларның Каледин, Дутов һәм Украинский Рада белән сугышуын милли хәрәкәткә каршы килү, мохтариять бирмәү иттереп күрсәтергә тырышалар. Хәлбуки бу хәбәрне язучылар әвәлдә, хакимият советлар кулына күчкәнче бөтен көчләре белән Украина, Финляндиягә мохтариять бирүгә каршы торалар иде, ә хәзер федерация тарафдары булган булып народный комиссарны моңа хилаф итеп күрсәтәләр. Мондый хәбәр таратучыларның максатлары Украина яки Финляндиягә яки Кырым татарларына бер дә мохтариять бирү түгел, бәлки чит милләтләрнең демократиясен народный комиссарларга каршы аякландыру һәм советлар шәрреннән котылудыр. Дөрес, народный комиссарлар Донда, Украинада, Кырымда сугыш ачты, ләкин боларның халкына сугыш ачмады бит, бәлки халык исеменнән сөйли торган, милли әләм астына яшеренгән буржуазия, офицерство, гахселхәрәкәтчеләргә каршы сугыш ачты. Изелгән фәкыйрь халык файдасын һәр нидән бөек идеал итеп тоткан хәзерге хакимиятнең бу вазифасы иде, ул шуны үтәде, ул Украина, фин эшчесенә матди ярдәм итте. Чөнки вөҗданлы күрше үз йортыннан каракларны куалап чыгарып, күршеләрне талаганны сәер итеп тормас...
Финляндиянең буржуазный сеймы таратылу белән анда сугыш тукталды. Хәлбуки Финляндиягә һаман хөкүмәт башында финнар калды. Раданың оясы туздырылу белән Украинада сугыш тукталды, хәлбуки Украинаның мохтариятс бетерелмәде, һаман искечә калды. Бары Рада урынына фәкыйрь халыкны күзәтә торган советлар гына тәшкил ителде».
1918 елның январь — февралендә, Казанда 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби съезды була. Хәрби Шура җитәкчеләре хәрби съездны большевикларга, советларга каршы файдаланырга тырышалар. Съездда азчылык булган сул Фракция (большевиклар һәм аларга теләктәшләр) белән буржуаз милләтчеләр арасында кискен көрәш башлана. Камиль Якуб җитәкчелегендәге сул фракция Казандагы татар хәрби частьларын советка буйсындыру өчен, Хәрби Шураның контрреволюцион милләтчеләрдән торган уң канатына бу частьлардан советка каршы файдаланырга ирек бирмәс өчен көрәшә. Съезддагы бер чыгышында Камиль Якуб:
— Мөселман демократиесе алдында ике генә юл бар: берсе байлар, капиталистлар, империалистлар һәм аларга ялчылык итүче укыганнар юлы. Икенчесе — бөтен Европаның капитал астында изелеп килгән фәкыйрь эшче халкының юлы, — дип өченче бер юлның булмаганлыгын, совет юлына кермәгән кешенең котылгысыз рәвештә империализм юлына барып чыгачагын бөтен кискенлеге белән күрсәтте («Безнең тавыш»ның 22 февраль номерындагы отчеттан).
Съездда көрәш кызганнан-кыза бара. Аның трибунасыннан Казан советы һәм большевиклар комитеты вәкилләре чыгын сөйлиләр. Печән базары мулласы коръән укып, съездга «цин вә милләт» юлында көрәшергә фатиха бирә. Полковник Биглов, трибунага менеп, 95 нче полк исеменнән рапорт бирә һәм полкның съездны һәм Хәрби Шураны корал белән сакларга (ягъни, большевиклардан сакларга) хәзер икәнен белдерә. Казан байлары, үзара акча җыешып, 95 нче полкны үзләренең кораллы таянычы итәргә азапланалар. Кыскасы, эш милли контрреволюция белән советлар арасындагы бәрелешкә таба бара.
Камиль Якуб съездга сул фракция исеменнән совет яклы резолюция кертә.
Съездның милләтче күпчелеге тарафыннан бу резолюция кире кагылгач, Камиль Якуб, Хәсән Урманов (соңыннан Кырымда Врангельгә каршы партизан көрәшендә һәлак булды) һәм башка большевик делегатлар съездны ташлап чыгалар. Ачыктан-ачык советка каршы эш итә башлаган съездны һәм Хәрби Шураны көч белән таратырга туры килә, Хәрби Шураның гаскәри частьлары коралсызландырыла. Татар буржуазиясе, тагын бер тыпырчынып. «Булак арты республикасы» оештыра, сугышыр өчен үзенең «тимер дружинасын» төзи.
Казан советы бу контрреволюцион фетнәгә каршы көрәшү өчен революцион штаб төзи. Штабның члены һәм секретаре Камиль Якуб «Кызыл дружина» оештыра (соңыннан ул аның командалыгында 1 иче мөселман социалистлар полкы була) һәм Кызыл Гвардиянең башка частьлары белән бергә Крестовников (хәзерге Вахитов) заводы районыннан һөҗүм итә, «Булак арты җөмһүриятен» туздыра. Шулай итеп, беренче татар Кызыл Гвардия частеның оештыручысы һәм җитәкчесе Камиль Якуб була.
1918 елның 24 мартында Ленин, Сталин һәм Вахитов иптәшләр имзасы белән Татар- Башкырт Совет Республикасы турындагы Положение игълан ителә. Совет властеның халыклар дуслыгына нигезләнгән дөрес милли политикасының ачык гәүдәләнеше булган бу Положение буржуаз милләтчеләрнең советка каршы ялганнарын фаш итү өчен иң көчле корал булды. Бу положение киң халык массалары тарафыннан зур күтәренкелек белән каршы алынды. Шул ук елның, май аенда Москвада иптәш Сталин инициативасы белән һәм аның председательлегендә Татар-Башкырт Республикасының Учредительный съездын чакыру турында махсус киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәгә катнашкан 20 ләп делегат арасында Казан мөселман комиссариаты вәкиле Камиль Якуб та булды. Иптәш Сталинның республика турындагы докладыннан соң, М. Вахитов һәм башкаларның докладлары һәм фикер алышулар булды. Камиль Якуб үзенең речендә республика турындагы иптәш Сталин проектын тулысы белән яклап сөйләде (аның рече «Правда» һәм «Известия»нең 20 май номерында басылган).
Киңәшмәдән соң Камиль Якуб республиканың Учредительный съездын чакыру комиссиясенә член итеп билгеләнә. Бу комиссия Казанда эшкә керешә һәм финанс мәсьәләләрен хәл итәр өчен Камиль Якубпы Москвага җибәрә. Ләкин шул арада герман империализмы коткысы белән советка каршы фетнә күтәргән чех-словак гаскәрләре Казанны алалар. Шунлыктан республиканың съездын чакыру мәсьәләсе тукталып кала.
Гражданнар сугышы чорында ватаныбызны дошманнардан саклауда Камил Якубның хезмәтләре аерата зур булды.
Яшь совет республикасына каршы сугыш походы башлаган чит ил империалист интервентлары безнең социалистик ватаныбыз өчен үлем куркынычы тудырдылар. Ленин һәм Сталин чакыруы буенча, илебезнең халыклары бердәм булып дошманга каршы күтәрелделәр. Татар халкының батыр уллары, өлкән туганнары-руслар белән кулга кул тотынып, туган илебезне саклап калу өчен сугышларда каһарманлык үрнәкләре күрсәттеләр, һәм совет ватаны өчен корбан булган батырларын искә төшергәндә безнең халык Мулланур Вахитов һәм Камиль Якуб исемнәрен һәрвакыт хөрмәт белән кабатлаячак.
Мулланур Вахитов Хәрби Эшләр Халык Комиссариаты янында Үзәк мөселмаг хәрби коллегиясе, оештырып, аның башында торды. Бу коллегиянең бурычы — татар халкын илне дошманнардан саклау эшенә туплау, яшь Кызыл Армиягә ярдәмгә кызыл гаскәрнең яңа милли частьларын төзү, татар кызылармеецлары һәм граждан халкы арасында киң политик эш җәелдерү иде. Бу коллегия кечкенә отрядлардан башлап, соңрак Кызыл Урчиянең тагар батальоннарын, полкларын һәм бригадаларын оештырды һәм бу частьлар үзләрен гражданнар сугышының торие Фронтларында бик яхшы күрсәттеләр.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе карамагында беренче отряд тезелгәннең соңында. М. Вахитов бу отряд белән Казанга килә һәм интервентларга каршы Казан өчен сугышларда аңа җитәкчелек итә. Казан дошманнар тарафыннан алынгач та, Мулланур үзенең батыр көрәшен туктатмый һәм шул көрәштә корбан була. 1917 елдан бирле Мулланурның уң кулы һәм якын ярдәмчесе булып эшләгән Камиль Якуб ул үлгәч. Хәрби коллегиянең җитәкчеләреннән берсе Һәм аның политбүлек начальнигы була. Казанның чехлар тарафыннан алынуын белгәч, ул Москвадан Казан фронтына килә. Аның имзасы белән кулдан язылып гектографта басылган һәм самолетлардан Казан нетен ыргытылган татарча воззваниеләр эшчеләрне интервентларга һәм ак гвардиячеләргә каршы сугышка рухландыралар.
Казан дошманнардан азат ителгәннән соң (бу вакытта Камиль Якуб Фронт өчен татарча типография китерергә дип Москвага киткән иде), Камиль Москвада үзәк мөселман хәрби коллегиясендә бүлек начальнигы булып эшли һәм Үзәк Хәрби органнарның махсус заданиеләре белән төрле Фронтларга бары. 1918 нче октябренда ул Казада 2 нче Татар-башкырт батальоны оештыра һәм аны 1 нче батальонга ярдәмгә Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясенә җибәрә. Командиры Качал иптәш Якубовский булган бу батальон Фронтта зур батырлыклар күрсәтә. Колчак һөҗүме Уфага куркыныч салган чакта, ул, анда килеп, Уфаның оборонасын оештыру эшендә турыдан-туры катнаша. Уфа работникларыннан кайберләре (күбесенчә эсэрлар) көч җитәрлек булмау сылтавы белән, Уфаны отышсыз бирү ягында торалар. Камиль Якуб моңа бик кискен каршы чыгып. Уфа оборонасына комачаулаучы эсэрларны трибунал судына бирү өчен кулга алдырта һәм Уфаны соңгы мөмкинлеккә чаклы саклый.
Шулай ук пантюркистлар коткысына алганын, советка каршы сугышкан башкырт гаскәрләренең Кызыл Армия ягына чыгуларында да Камиль Якубның ярдәме зур була. Соңыннан кайбер татар политработникларының, милләтчелеккә бирелеп, башкырт кызылармеецларына кырын күз белән караулары беленгәч, Камиль, махсус приказ язып, андый шовинистлык күренешләренә чик куя. 1919 елның язында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Казанга күчерелә, һәм Камиль Якуб гомеренең соңгы айларында Казанда эшли. Зур күләмдәге хәрби эш белән бергә ул партия эшенә дә күп вакыт һәм көч бирә һәм биредә дә партиянең ленинчыл-сталинчыл тән юлына ахырынача бирелгән большевик икәнлеген күрсәтә. Ул чаклардагы оештыру буталчыклыгы шартларында ул большевистик оештыру принципын эзлекле үткәрүчеләрнең берсе була. Коммунист исеме астына яшеренгән милләтчеләр (Солтан Галиев һ.б.) мәселман коммунистлары партиясе төзергә, аны Россия коммунист (большевиклар) партиясеннән аерым яши торган, үзенә аерым Үзәк булган бер партия итәргә йөргән чакта Камиль Якуб бу буржуаз милләтчеләргә каршы чыга. Көнчыгыш Коммунистик оешмаларының 1918 ел көзендә җыелган конференциясендә ул милли секцияләрнең гомуми партия оешмаларына, буйсынырга тиешлек фикерен бик нык яклый һәм, конференциядә бу тәкъдим кабул ителгәч. BKПБ Үзәк Комитеты янындагы Кончыгыш халыклары секцияләре Үзәк Комитет Бюросының члены итен сайлана. Татар буржуазиясе белән туганлашып, «кияү булып» йөрүче милләтче коммунистларны» ул рәхимсез рәвештә фаш итә һәм совет иленең шундый кыен чорында халыкка дошман сыйныф белән дусланучы бәндәләргә каты җәза бирелүен таләп итә.
Күбесенчә әле бик яшь булган, большевикча чыныгып җитмәгән татар коммунистларын политик тәрбияләү эшенә Камиль Якуб аеруча зур әһәмият бирә. Аның инициативасы белән, аның җитәкчелегендә оештырылган хәрби-политик курслар татар коммунистларына политик белем бирүдә беренче адым булды һәм шуны аеруча сызып күрсәтергә кирәк: Камиль Якуб татар коммунистларын һәрвакыт аның иптәшләреннән — рус большевикларыннан үрнәк алырга, алардан өйрәнергә әйдәде. 3нче ышнасында 1919 елның 13 апрель санында
басылган «Пермь коммунистлары»на ачык хатта ул болай ди:
«Революция һәм партия иң авыр дәверләрен кичерә. Ничек булса да, хәрби көч арттырырга, партиягә честный кешеләрне күбәйтергә тырышу — бурычыбыз. Алдыбызда, VIII съездның карарлары, шуларны күбрәк төшенеп, төптәнрәк уйлыйк.
Без барыбыз да рус иптәшләргә нисбәтән яшь коммунистлар, шуның өчен үзара кычкырышудан бигрәк, дошман белән тартышу, тәнкыйтьтән бигрәк, честный, энергичный эшкә ябышу, тактикадан бәхәс игүдән бигрәк партия тарафыннан күрсәтелгән тактиканы гамәлгә кую безнең беренче бурычыбыз».
Камиль Якуб үзе бу бурычны гомеренең, соңгы көненә кадәр намус белән башкарды һәм Совет иленең иң авыр бер моментында — Колчак, Иделгә якынлашып, Казанга һәм илнең үзәгенә куркыныч салган чакта — Совет дәүләтенең хәрби көчен арттыру бурычын үтәгәндә һәлак булды. Татар халкының дошманы булган татар акгвардиячеләр, байлар, муллалар, контрреволюцион рус буржуазиясе белән бергә советка каршы заговор оештырып, Камиль Я кубны һәм аны саклаган берничә кызылармеецны үтерделәр. Иптәшләре. Кампль- 1ә үлем куркынычы турында белдергәч һәм сакланырга, куркынычтан ераграк булырга киңәш биргәч, ул:
— Үлсәм үләрмен, тик- постымны ташламам.— дин җавап бирә һәм. куркыныч белән хисаплашмастап. соңгы минуткача үз урынында була. 1919 елның 25 июнендә ул Казандагы 2 иче мөселман запасной батальонын (бу батальон Камиль тарафыннан төзелгән иде) Колчакка каршы Фронтка озату өчен барганда, аны халык дошманнары вәхшиләрчә үтерәләр. Бу җинаятьне тикшергәннән соң, Казан Чекасы аның рус һәм татар буржуазиясе, тарафыннан оештырылганлыгын ача. Җинаятьтә гаепле булып, иң каты җәзасын алган кешеләр арасында татар һәм рус купецлары, ачыктан-ачык, советка каршы көрәшкән контрреволюцнонерлар Гуськов, Хисаметдинов, Чекмарев Казан мулласы Габдулла Апанаши (Мулланур Вахитовны үтерткән явызларның берсе) һәм башкалар бар иде.
Камиль Якубның гәүдәсе Арча кырындагы ВХтипар каберлегенә гаскәри хөрмәт белән күмелде. Казанның завод-фабрикаларында һәм гаскәри частьларында Камиль Якубка багышлап үткәрелгән Mитингларда эшчеләр һәм кызылармеецлар, аның үлеменә җавап итеп, халыкның явыз дошманнарына тирән нәфрәт белдерделәр һәм дошманны җинү өчен Совет хөкүмәте һәм большевиклар партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланырга ант иттеләр. 2 нче мөселман запасной батальоны кызылармеецлары митингысында кабул ителгән резолюция:
— Аерым милләтләрнең пролетариатлары арасына салкынлык салырга тырышучы провокаторларга һәм буржуазия ялчыларына үлем! — сүзләре белән тәмамлана ( «Эшче» газетасы. 1919 ел).
Гражданнар сугышында татар хезмәт иясе халкы үзенең бу антын һич хыянәтсез үтәде. Илебезнең халыкларын бер-берсе белән даулаштырып. Совет илен ботарларга маташкан интервентларга совет халыклары семьясы үлем удары ясады.
Камиль Якуб бик яшьләй, нибары 25 яшьтә генә үлде. Ләкин аның бу кыска гомере илебез халыкларының сталинчыл дуслыгын үстерү өчен көрәш тарихында мәңге онытылмаслык тирән эз калдырды. Камильнең үлүенә нәкъ бер ел тулган көнне,1920 елның 25 июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы яши башлады. Бу, әлбәттә, очраклы туры килеш. Ләкин бөек Сталинның хәстәрле кулы белән үстерелгән гүзәл бакчаның хуш исле бер чәчкәсе булган Татарстанның ирешкән хуҗалык һәм культура уңышлары белән Камиль алып барган көрәш һәм хезмәтләр арасындагы бәйләнеш — бусы очраклылык түгел. Болар икесе бер җеп, халыкларның туганлык һәм дуслык җебе. Шуңа күрә дә татар халкы Камиль Якуб исемен хөрмәтләп «аклый, аның исеменә атап колхозлар төзи, предприятиеләр, мәктәпләр ача. Камиль Якуб исемендәге китап фабрикасында басылган миллионнарча китаплар илнең төрле почмакларына таралалар. Алар Камиль көрәшкән һәм шул юлда һәлак булган интернационализм тәрбиясенә хезмәт итәләр.
СССР халыкларының бердәмлеген какшатып, социалистик ватаныбызны тиз генә ботарлап ташлау исәбе белән безгә һөҗүм иткән гитлерчы илбасарларга каршы бөек Ватан сугышы көннәрендә бу сталинчыл халыклар дуслыгы тагында үсте, ныгыды, корычтай чыныкты. Гражданнар сугышында татар халкының гройларн ыбулган Мулланур Вахитов, Камиль Якуб, Бэкер Белоусов, Хәсән Урманов һәм башкаларның гүзәл традицияләрен дәвам иттереп һәм гаять зур югарылыкка үстереп безнең халык бу бөек сугышта тагын да күбрәк батырлар бирде.