БЕР ГЕНӘ СӘГАТЬКӘ
Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кечкенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора… Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә, вагоннар ябык була һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр: гүя, аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерактан, чабыш айгыры шикелле, бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата.
Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә — карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергәләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татарча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешәләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.
Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станциядән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышына таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадатләнде. Күп вакыт станция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай йөрәге төбеннән күтәрелергә маташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала… Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Бу тавышны ул салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуып көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы тәрәзәдән карап тора торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән дә иде.
Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе бигүк әйбәт түгел иде. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ләкин ул, кәефе ничек булуына карамастан, иртә торырга гадәтләнгән. Карты белән килене Камилә кыр эшенә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самовары куелып өлгергән була. Бүген дә шулай, кәефе начар булуга карамастан, килене белән картының тышкы эшләрне бетереп керүләренә чәй урынын хәзерләп куйды. Өстәлдә җиз самовар үзалдына, бары үзе өчен генә моңланган шикелле, акрын гына шаулап утыра, олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора.
Менә Галимҗан абзый, кулларын угалап, өстәл артына кереп утырды. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Соңра кәефләнеп кысылган күзләре белән Мәрьям абыстайга карап:
– Карчык, нигә болай бик боексың? – диде.
Мәрьям абыстай икеләнеп җавап бирде:
– Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта.
Галимҗан абзый карчыгының сүзләренә артык игътибар итмәде. Ул бары:
– Бирешәсең, карчык, бирешәсең! – дип кенә куйды.
Мәрьям абыстай картына дәшмәде. Ул үзендә картаеп өлгергән кешеләрдә еш була торган, сөлек шикелле бөтен хәлен суырган авыр бер бушлык тоя иде. Уй юк, бернинди сизү юк, тик күз кабакларын авырайткан гәүдәне һаман урынга сөйрәгән хәлсезлек кенә бар. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, акрын гына җәелә бара һәм колаклары эчпошыргыч бер тоныклык белән туктаусыз шаулап тора иде.
Карты белән киленен эшкә озаткач, Мәрьям абыстай иренеп кенә чәй урынын җыештырырга кереште. Килененең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Мәрьям абыстай ялгыз калды, һәм бу ялгызлык аңардагы авыр бушлыкны тагын да тирәнрәк, тагын да саңгыраурак иткән кебек булды. Аның бары урынга гына ятасы килә иде. Ул хәтта, гадәте буенча, тәрәзәгә барып, тимер юл буена карарга да иренде. Чәй урынын җыештырып бетүгә, мич буендагы сандык өстенә менеп, аркасын мичкә терәп, бөрешеп кенә ятты. Күпме-азмы ятканнан соң, ул йокыга талган кебек булды. Ләкин бу таза йокы түгел иде. Аның йомык күзләре алдында ниндидер танырга мөмкин булмаган күренешләр һәм кешеләр томан эчендә, еракта йөзәләр, ә колакларында, бик ерактан ишетелгән буа тавышы шикелле, тонык кына гөжләү шаулый. Ләкин аның акылы тәмам оеган һәм сизгерлеге тәмам сүнгән иде.
Менә бервакытны аның колагына:
– Әни! – дигән тавыш ишетелде, ләкин аңына барып җитмәде, тик гәүдәсе генә сискәнеп куйды. Күпмедер вакыттан соң бу тавыш якында гына, нәкъ колагының төбендә, бик ачык булып ишетелде:
– Әни!
Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискән калтырау йөгерде, ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты.
Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп карап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:
– Әни, курыкма, бу мин, – диде.
Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:
– Улым, йа Алла, Гомәрем, синме бу?! – дип кенә әйтә алды.
Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:
– Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?
Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.
Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм өй эчен яңгыратып:
– Абый! – дип бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишектән кире тышка атылды.
Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куйган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:
– Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.
Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле ашыгып ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.
– Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр… Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.
Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.
– Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.
– Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.
Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.
Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар…
Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.
– Улым, Гомәр!
– Саумы, әти!
– Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.
Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул чак ишетелерлек итеп:
– Гомәр! – диде дә соңра: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип үксеп елап та җибәрде.
Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» – дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, артында торган урындыкка утырыр-утырмас кулларын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:
– Килен, балам, елама! – диде. – Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк-югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?
– Юк, әти, вакытлы гына…
– Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?
– Мин бик азга.
– Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә?
– Юк, әти… мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!
Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде.
Гомәр хәлне төшендерергә ашыкты:
– Безнең эшелон станциядә, әти… Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен бер генә сәгатькә җибәрделәр.
Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:
– Азрак, улым, азрак, азрак, – дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: – Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, – диде.
– Һич булмый, әти, мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен!
Бу катгый сүзләрдән соң барысы да бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап тордылар. Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде. Камилә үзе дә сизмәстән елавыннан туктады. Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, әлеге бушлык аны янә үз эченә йота башлады. Тик бары Зәйнәп кенә, бернинди китүне белергә дә, ишетергә дә теләмичә, үзенең яңгыравыклы тавышы белән:
– Юк, юк... Китмисең, абый, китмисең! – дип кычкырып, Гомәргә тагын да ныграк сыена төште, аның муенына нечкә беләкләре белән тагын да ныграк уралды.
Галимҗан абзый алдына, бер ноктага төбәлеп карап торганнан соң башын күтәрде, карчыгы беләң килененә карап алды һәм тавышын күтәрә төшеп:
– Йә, нәрсә мәрткә киткән шикелле катып калдыгыз? – диде. – Кешенең минутлары санаулы… Килен, самоварыңны тизрәк өлгерт! Анасы, нәрсәң бар, хәзерлә!
Камилә каенатасының сүзеннән төртеп уяткандай сискәнеп куйды һәм уңган килен өлгерлеге белән, ике кулы түгел, дүрт кулы бар төсле, өй эчен бер итеп эшләргә кереште. Ул иң элек Зәйнәпне читкә чакырып алып, колагына нәрсәдер әйтеп, каядыр йөгертте. Соңра самоварны җилтерәтеп алып идәнгә куйды, су өстәп, коры чыралар белән ут салып җибәрде. Учак алдына кечкенә тимер таган белән таба куеп, аның астына ут якты. Чоланнан өч-дүрт савытны берьюлы күтәреп, май, күкәй, сөт алып керде. Кечкенә сандыгын ачып актарына, аннан ниндидер төеннәр, чүпрәкләр чыгара башлады.
Мәрьям абыстай да үзенчә нәрсәдер эшләргә тырыша иде. Ләкин ул, улыннан ерак китәргә курыккан шикелле, һаман өстәл тирәсендә әйләнә, яки кулына алган әйбере белән баскан урынында туктап кала, нәрсә эшләргә кирәклеген оныткан кебек, уйланып тора һәм, бер улына, бер картына карап, акрын тавыш белән:
– Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни! – ди.
Галимҗан абзый, башын селкеп:
– Эх, карчык, карчык! – ди һәм үзе торып чәй урынын хәзерләргә керешә.
Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз: «Юкка үзләренә күрендем», – дигән уй да килеп куйды. Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде, ничек ашыгып, тирләп-пешеп, йөгерә-атлый кайткан иде һәм хыялы кадерле күрешү минутларын уйлау белән тулы, йөрәге күпме шатлыклы хисләр татуны сизү белән бәхетле иде. Ул, әтиемне, әниемне, бөтен туганнерымны шатландырырмын, бәхетле итәрмен, дип уйлады. Хәзер исә бу шатлык уйный башларга өлгермәгән музыканың кинәт өзелеп ыңгырашуы кебек, бу бәхет елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде. Бигрәк тә әнисенең зәгыйфь йөрәген шундый капма-каршы тойгылар утына салуда үзен гаепле дип белү аның өчен авыр иде. Шуңа күрә ул күңелендә булган янә бер кадерле теләген — яратып йөргән кызы Заһидәне күрәсе килүен әтисе белән әнисенә сиздерүдән куркып утыра. «Заһидәне телгә алсам, бары аның өчен генә кайткан булып күренермен», – дип уйлый иде ул. Тик җиңгәсенең Зәйнәпне чакырып алып, каядыр йөгертүе аңарда бер өметле сизенү тудырды. Уңган җиңгәсе яратышып йөргән егет белән кызны күрештерү чарасын, әлбәттә, күрергә тиеш иде.
Менә төрле хәбәрне һәркемнән элек ишетеп, һәр урында бөтенесеннән алда килеп өлгерүче авыл малайлары һәм кызлары ишек төбенә җыела башладылар. Кыюрак малайлар түргә узып:
– Исәнме, Гомәр абый! – дип кул биреп күрешәләр һәм, башка әйтер сүз тапмыйча, кире ишек төбенә китәләр. Анда алар арасында кызу бәхәс бара.
– Күрдегезме? Гомәр абыйның медале бар!
– Медаль түгел, орден ул.
– Орден сиңа, медаль! Медаль әнә шундый түгәрәк, ак була.
– Ә минем түгәрәк орден да күргәнем бар.
– Бар, пычагым.
– Ышанмасаң, Гомәр абыйның үзеннән сора.
– Кая тыгыласың, аякка бастың ич.
Мәрьям абыстай Гомәрнең кесәсеннән өстәлгә бушаткан шикәрен балаларга:
– Менә, балам, Гомәр абыегызның күчтәнәче! – дип өләшә башлады. Балалар сөенешеп елмаялар, ләкин шикәрне, оялган сыман, тартынып алалар, кыюсыз гына:
– Рәхмәт, түти! – дигән булалар һәм тизрәк учларына йомалар. Арттарак торган балалар кысылышып алга чыгарга тырышалар.
Мәрьям абыстайның шулай улым кайтты дип балаларны сөендерергә тырышуыннан Гомәр әнисенең үзенә булган мәхәббәтен аеруча бер тирәнлек белән сизеп алды һәм ана мәхәббәтен мондый тулылык белән сизү аның өчен кинәт бик авыр булды. Кайтып кергәч, беренче тапкыр диярлек ул күңеле нечкәрүен тойды һәм күзләренә килмәкче булган яшьләрен тыяр өчен, ашыгып, маңгаен ышкырга тотынды.
Менә Камилә кайнап чыккан самоварны җитез генә өстәлгә алып куйды. Өстәл өсте, кунак табыны шикелле, май, каймак, тәбә, Мәрьям абыстайның саклап тоткан балы, Камиләнең сандык төбеннән чыгарган прәннекләре, тәлинкә тутырып телгән икмәк һәм эреле-ваклы чынаяклар белән тулы иде. Гомәр, тансык аш итеп, катык та сорап алды.
Мәрьям абыстай һаман сыеның ярлы булуына өзгәләнә:
– Ичмасам, тавык та суеп өлгертә алмадык! – ди.
Галимҗан абзый шаяртып:
– Борчылма, карчык, хәзергә менә йомыркасын ашый торсын, икенче кайтып, боерган булса,тавыгыңны да ашап китәр, – дигән була һәм Гомәргә карап күз кысып куя.
Ахырда барысы да чәй эчәргә утырдылар. Гомәрне кыстау, аның ашау-эчүе турында сорашу белән җанлы сөйләшү башланды. Бу сөйләшү менә хәзер алда торган аерылышуны оныттырган кебек булды. Аларның табыны бәхетле гаиләнең кайчандыр менә шулай барысы бергәләп, гөрләшеп утырган чакларын хәтерләтеп җибәрде.
Гомәр фронтта башыннан кичергәннәрне кыска гына сөйләп алды. Мәрьям абыстай сугыш хикмәтләрен, улының күргәннәрен таңга калып, тагын да хәтәррәк нәрсәләр ишетеп куркырга торган кыяфәт белән тыңлый иде. Гомәр сакланып кына ничек, нинди шартларда яралануын сөйли башлагач, ул бернича тапкыр, үзалдына гына: «Йа Раббем, йа Раббем», – дип куйды. Ахырда чыдамады, калтыранган тавыш белән:
– Әй улым, улым, ничек исән калгансың! – диде.
Гомәр, тыныч елмаеп, гади генә:
– Әни, менә үзең күрәсең ич, тап-тазамын! – ди. Галимҗан абзый да улының ашыкмыйча, сабыр гына сөйләвен, сүзләренә искитәрдәй төс бирмәвен һәм, һәрнәрсәнең асылын белгәндәй, һәркемгә туры карап, тыныч елмаюын күргәч: «Малай башка-а!» – дип уйлап куйды. Аның улы белән җитдирәк мәсьәлә турында сөйләшәсе килде һәм, сакалының очын бармаклары белән тибрәткәләп, салмак кына:
– Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләре ничек бара? – диде.
Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте:
– Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа… Башка әйтеп калыр сүзең юкмыни?
– Тик кенә утыр әле син!
– Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең.
– Мишәйт итмә дим мин сиңа! Гомәрнең безнең киңәш белән йөрисе калмаган.
Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлый:
– Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады. Миңа улларым кадерле, минем җаным бары алар өчен генә көя. Фатихымның ике елдан бирле хәбәре юк. Шакирым хәзер кайда, исән-саумы? Шулар турында сораштырырга иде. Ә син, карт тиле, әгелчәннәр кайгысын кайгыртып утырасың.
Галимжан абзый улына карап: «Менә аңламаган кеше белән нишлисең инде!» – дигәндәй, берничә тапкыр башын селкеп куйды.
Гомәргә әтисе белән әнисенең болай бәрелешеп алулары бик таныш иде. Галимҗан абзый, газета укыштыргалаганга күрә, халыкара хәлләр һәм тышкы сәясәт турында үзенчә фикер йөртергә, җай чыкканда шул хакта сөйләшеп алырга ярата. Мәрьям абыстай исә, чын ана буларак, гаиләнең эчке сәясәте турында гына уйланудан һәм балалары кайгысын гына кайгыртудан уза алмый. Элек укудан кайткан вакытларында да әтисе халыкара хәлләр турында, әнисе аның шәһәрдә ничек торуы, ашау-эчүе турында бер-берсен бүлгәләп сорашырга керешәләр һәм ахырда бер-берсе белән бәрелешмичә калмыйлар иде. Мондый вакытта Гомәргә һәр икесен дә канәгатьләндерерлек һәм килештерерлек сүз табарга кирәк була иде.
Хәзер дә ул шулай булырга тырышты:
– Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың. Мин менә исән-сау, бик азга булса да, сезне кайтып күрдем. Озакламый бөтенләй дә кайтырмын. Әти бит кайчан сугыш бетәр дә, кайчан барыбыз да җиңү шатлыгы белән өйләребезгә кайтырбыз дип сорамакчы була.
– Хак сүз, хак сүз!
– Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул… Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куарга тотынгач, күз буяр өчен генә дигәндәй, кыймылдый башлаган булдылар. Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!
– Шулаймы, бирсен Алла! Халык шул петляның тизрәк буылып бетүен көтә, улым, бик көтә. Аягына яңа баскан баланың да телендә хәзер бер генә сүз: кайчан сугыш бетәр икән, ди.
– Инде озак көтәсе калмагандыр, әти, менә күңел үзе озакламый бетәсен сизеп тора кебек… Әйе…
Гомәр кул сәгатенә карап ала.
– Миңа кузгалырга вакыт җиткән икән, әти, рөхсәт итегез…
Мәрьям абыстай сискәнеп куя:
– Ходаем, шулай бик тизмени?
Камилә ашыгып:
– Гомәр, тагын берне генә ясыйм әле, – ди һәм Гомәрнең чәшкәсенә үрелә.
Галимҗан абзый үзалдына әйткәндәй:
– Әйе, санаулы минутлар тиз үтә, – ди.
Гомәр урыныннан кузгала. Ул бу минутның барысы өчен дә никадәр газаплы, авыр булуын ачык күрә һәм юатыр өчен нәрсә генә әйтсә дә ясалма булып тоеласын яхшы сизә, ләкин әйтмичә булдыра алмый: тыштан ничек тә тынычлыгын сакларга тырышып, тик үзе дә сизмәстән тавышын күтәрә төшеп, әйтә:
– Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе… Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез!
Мәрьям абыстай елый башлый:
– Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.
– Әни, бәгырем, юкка…
Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:
– Карчык, сабыр бул!
Нәкъ шушы минутта ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы, былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:
– Һо, Гомәр, туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. – Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны, төшкән килен шикелле, каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..
Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:
– Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!
Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.
Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.
– Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең…
Шәрифулла катгый рәвештә:
– Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!
– Шәрифулла абый…
– Юк, юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.
– Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу минем өчен приказ.
Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:
– Да, – ди, – приказ — закон! Җизни, син аңлыйсыңмы, приказ — закон! Старшина Сәлимов дөрес әйтә. Ул китәргә тиеш! Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга…
Чәшкә белән аракыны суза. Гомәр аракыны ала.
– Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез.
– Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди.
Мәръям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Яшьләре аның, ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле, туктаусыз агалар. Бу яшьләрдә газаплы хәсрәт ачысы юк, бу энҗедәй саф яшьләрдә тик ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы гына бар. Ашыгып Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый, эшеннән бер генә минутка да туктамыйча йөри-йөри үкси. Галимҗан абзый, ихтыярын җигеп, тыныч-сабыр булырга тырыша, тик карлыга төшкән тавыш белән:
– Амин, Шәрифулла, амин! – ди.
Гомәр аракыны беткәнче эчеп куя.
– Әти, әни бәгырем, сез минем өчен артык янып көймәгез! Шәрифулла абый менә бик тиз аңлады. Сез дә аңларга тиеш. Мине фронт көтә. Гитлерның эшен бетерәсе бар.
Гитлер дигән сүзне ишетүгә Шәрифулланың күзләрендә хәтәр бер ут кабына:
– А, мин ул Гитлерны! Мин аны җан җиреннән кысып, бөтен дөньяга акыртыр идем! – Һәм алга сузган кулын, тешләрен шыкырдатып, шундый көч белән кыса ки, бу минутта кайдадыр Берлинда утырган Гитлер тынычлыгын җуеп, урындыгы өстендә шуышып куярга тиеш иде кебек.
Ишек төбендә балалар күбәя. Күрше хатын-кызлар җыела башлый. Күрешүчеләр, сорашучылар, Мәръям абыстайны кызганып кайгыручылар һаман арта бара. Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя. Ул соңга калудан чынлап курка башлый һәм тизрәк китәргә ашыга:
– Әти, сез мине озата барырсыз бит?
– Әйе, улым.
– Ә син, әни…
Мәрьям абыстай улының әйтеп бетергәнен көтмичә, балалар шикелле:
– Мин дә, мин дә, – ди һәм кинәт туган җанлану белән ашыгып киенә башлый.
Гомәр исә: «Ә син, әни, борчылып йөрмә инде», – димәкче булган иде, дәшмәде.
Ахырда алар: юл капчыгын иңбашына асып Гомәр, иске эшләпәсен кырпу бүрегенә алыштырып кигән Галимҗан абзый, кара сатин тышлы билле бишмәтен киеп, кечкенә мамык шәлен беләгенә салып Мәрьям абыстай, Камилә килен, Шәрифулла тышка чыгалар.
Гомәрне бала-чагалар, хатын-кызлар һәм авыл агайлары урап алалар. Барысы белән дә бер үк вакытта исәнләшү һәм саубуллашу башлана. Гомәр хатын-кызларның уллары яки ирләре турында «очратмадыңмы?», «ишетмәдеңме?» кебек сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Агайларның төрле яхшы теләкләрен, мактап әйткән сүзләрен игътибарсыз калдырмыйча тыңлый. Шул ук вакытта ул кешеләрнең башлары өстеннән тирә-ягына каранып кемнедер эзли. Ләкин ул юк, ул күренми…
Гомәр беренче тапкыр җиңгәсенә сорау белән карады. Камилә өзгәләнеп:
– Зәйнәпне йөгерткән идем бит. Нишләп һаман юк икән? Кырга ук китеп бардымы икәнни?! – диде.
Гомәргә җиңгәсенең бу кадәр аның өчен өзгәләнүе кызганыч иде. Ул, күрешер өчен ике кулын сузып, акрын гына:
– Җиңги, борчылма, – диде. – Бик зур рәхмәт сиңа… Күп итеп сәлам әйтерсең!
Соңра Шәрифулла абыйсы белән үбешеп күрешә һәм кискен генә борылып, иңбашындагы капчыгын рәтли-рәтли юлга таба атлый. Аның артыннан Галимҗан абзый һәм вак-вак кына кызу атлап Мәрьям абыстай, янә бала-чагалар иярәләр.
Авылдан чыгуга, алар артыннан колхоз председателе җибәргән җиңел тарантаска җигелгән туры ат килеп җитте. Кузлага председательнең ундурт яшьлек улы Әдһәм утырган. Ул кызу юыртып килгән атны кинәт туктатып:
– Галимҗан абзый, утырыгыз! – диде.
Соңга калудан куркып, ләкин хәлсез әнисен кызганып, акрын барырга мәҗбүр булган Гомәр өчен бу атның көтмәгәндә куып җитүе бик урынлы булды. Ул әтисе белән әнисен тарантас түренә утыртып, үзе кузлага менеп артка карап утырды. Менә хәзер генә аның алдында туган авылы тоташы белән ачылды. Бер караш ташлау белән ул авылның бөтен тыкрыкларын, таныш өй түбәләрен, авыл каршындагы сөзәк тауны, тау астындагы вак куаклыклар арасыннан боргаланып, яшеренеп аккан кечкенә елгачыкны, аның чәчәкле тар тугаен һәм авылның ике очыннан башланып киткән тигез, киң иген кырын күреп алды. Аның өчен туган җирнең бу күренеше — йөргән юлларында күп очраткан, күреп күнегелгән гадәти генә бер күренеш иде. Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде. Ул бу җирләргә карау белән кайда нинди юл үткәнен, нинди сукмакларның кая алып баруын, кайда нинди чокыр, нинди куаклык, ничек дип аталган басу, печәнлек барлыгын бик ачык хәтеренә төшерде, күпме генә читтә йөрсә дә, аларны бервакытта да онытмаячагын аңлады, һәм аның күңеленә кешенең торып киткән җирләренә кайтып, йөргән эзләренә яңадан басып йөрүе үз гомерендә кабатлана торган нәрсә икән дигән уй килде. Янә үткәннең бер кадерле хатирәсе аның исенә төшмичә кала алмады. Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде. Кызык, алар аулакта очрашкач бер-берсенә сер сынатмаска тырышалар, әйтергә дип күңелләрендә саклап йөрткән сүзлерен әйтә алмыйча, һич кирәге булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп маташалар, инде Гомәр үзен тыя алмыйча кинәт Заһидәне ирексезләп үбәргә тырышса, бер-берсенә үпкәләшеп аерылыша торганнар иде. Ул вакытта алар, берсе икенчесенең йөрәгендә нәрсә ятканын бик яхшы сизеп торсалар да, бер-берсенә «сөям» дигән сүзне әйтә алмыйча калдылар. Тик Гомәр фронтка китеп, хат языша башлагач кына, алар үзеннән-үзе туган кыюлык белән мәхәббәтләрен бер-берсенә ачканнар иде. Шуңа күрә дә «сөям» диюен язган хатларыннан гына укып белгән, ләкин ничек итеп, нинди караш, нинди тавыш белән бу сихри сүзне әйтүен ишетмәгән, инде минеке дип йөрәге белән тойган, ләкин үзенеке булуына күзләре белән күреп ышанмаган Заһидәсен аның гаять күрәсе килә иде. дә ул ераклаша барган авыл очына, Заһидә күренмәсме дип, һаман карый бара, ләкин юл буш, авылдан ашыгып килүче күренми иде.
Кызу юыртып барган туры ат тиз арада аларны станциягә китереп тә җиткерде. Тарантастан төшеп, алар платформага чыктылар. Станция каршында озын эшелон тора һәм аның алдында бик күп хәрби кешеләр арлы-бирле йөриләр.
Гомәр әтисен-әнисен ияртеп үз вагонына якынлашуга, аларны солдатлар сырып алдылар. Гомәрнең иптәшләре, Гомәр белән бик үз булуларын күрсәтергә тырышып, куштанланып, шул ук вакытта бераз көнләшкәндәй дә булып, сөйләнә башладылар:
– Чёрт возьми, Сәлимовка нинди бәхет чыкты!
– Безнең Сәлимов молодец ул! Бер уңайдан да файдаланмыйча калмый.
– Ничә әйтсәң дә — старшина! Уңган халык!
Бу сүзләрне алар, башлыча, үзләре дә уйламастан, Гомәрне әтисе белән әнисе күз алдында күтәрер өчен әйтәләр һәм халык уртасында бераз каушап, югалып калган карт белән карчыкка да шундый ук куштанлык күрсәтеп, якын итеп, ләкин ниндидер бер сөйкемле балаларча тәкәллеф белән кул биреп күрешәләр:
– Исәнмесез, дядька!
– Исәнмесез, бабушка!
– Улыгызны күреп бик шатлангансыздыр?
– Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез!
Гомумән, киң илнең төрле якларыннан җыелган һәм кайсыдыр шәһәрләрдә, авылларда шундый ук карт әти-әниләре калган бу солдатлар чал кергән түгәрек кара сакаллы, таза бәдәнле Галимҗан абзый белән ак йөзле, кечкенә буйлы Мәрьям абыстайга олы кызыксыну һәм эчке уйчанлык белән карыйлар иде. Гүя алар да менә шулай әти-әниләре белән бәхетле күрешү минутларына ирешүне өмет итәләр һәм хәзерге минутта шул күрешүне күз алларына китереп, шуның сагынычлы куанычын тоеп торалар кебек. Гомәрне әйләндереп алган түгәрәк эченә, көтмәгәндә, юан гәүдәле, кыска муенлы, бик шома итеп кырынган түгәрәк битле бер майор килеп керде. Гомәр аны күрү белән корыч чыбык шикелле җитез тураеп, үкчәләрен бер-берсенә бәреп честь бирде. Майор көр тавыш белән русча:
– А, старшина Салимов, килеп җиткәнсез икән! – диде.
– Так точно, товарищ майор!
– Бик вакытлы… Ә, кадерле папаша белән мамаша да озата килгән икән! – Ул карт белән карчынка ихтирам йөзеннән, ләкин тигез дәрәҗәле үз кеше булырга тырышып, кул биреп күрешә. Гади генә итеп: – Здравствуйте, папаша! Ну, как поживаем? – ди.
Галимҗан абзый дәрәҗәле кешенең бу игътибарына каршы тиешле ихтирам белән җавап бирә:
– Слау бух, товарищ!
Майор янә, улларын күрү куанычын уртаклашып, берничә җылы сүз әйтә, бик кыска вакытлы булуына тәэссеф белдерә.
– Ничава, товарищ, ничава, – ди моңа каршы Галимҗан абзый, сабыр гына. – Вайна бит, знаем!
Бу сүзләрне ишеткәч, майор, кашларын күтәрә биреп, чын соклану белән абзыйга беравык карап тора, аннан, дәртләнеп, сугышның тиздән бетәчәген, Совет Армиясенең дошманны һичшиксез тар-мар итәчәген сөйләп китә, бер уңайдан армиягә, Гомәр кебек, менә дигән егетләр үстереп биргән ата-аналарга рәхмәт тә әйтә һәм иң ахырда, бер авыз русча сүз белмәгән Мәрьям абыстай өчен генә булса кирәк, аркасыннан кагып, үзенчә татарчалап:
– Улан якши, улан якши! – дип куя.
Мәрьям абыстайның күңеленә бу сүзләр аеруча ошады. Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде. Сүзләр аның өчен аңлаешлы булмаса да, ул бу кешеләрнең нинди тавыш белән сөйләүләреннән, аларның күз карашларыннан Гомәргә булган дуслык, якынлыкны ачык сизә, күңеле аның бу кешеләргә карата рәхмәт белән тула, эченнән: «Иптәшләре, Ходайга шөкер, әйбәт кешеләр икән!» – ди һәм улының киләчәк гомере, саулыгы өчен тынычлану тоя.
Ахырда алар яныннан кызыл фуражкалы станция начальнигы үтеп китә. Бераздан паровоз, нечкә трубасыннан еш-еш ак пар чыгарып, дәртләнеп шаулый башлый. Менә эшелон буенча төрле урыннан: «Вагоннарral» – дигән команда ишетелә. Гомәрләр тирәсенә җыелган солдатлар, ашыгып, вагоннарына таралалар. Поезд кузгалыр алдыннан аерылышуның иң соңгы минутлары, гадәттә, кешеләр өчен аеруча авыр була. Бу вакытта кешеләр сүзсез калалар һәм, аерылышуның никадәр газаплы булуын бөтен йөрәкләре белән сизсәләр дә, паровозның тизрәк кычкыртуын көтәләр. Гүя кеше, үз-үзенә исәп бирмәстән, тизрәк шул аерылышу газабыннан котылырга тели. Гомәр дә, Галимҗан абзый да, Мәрьям абыстай да, бер сихерле көч тарткан шикелле, алга, эшелон очына сүзсез карап торалар. Ниһаять, паровоз озын итеп кычкырта һәм, көч җыйгандай, бераз бик куәтле шаулап тора. Соңра поездны акрын гына урыныннан кузгата… Бирешмәскә тырышкан вагоннар сыкранышып рельслар өстеннән тәгәри башлыйлар. Кемдер вагон ишегеннән:
– Сәлимов, без киттек! – дип кычкыра.
Гомәр бу очрашу дәвамында беренче тапкыр бик җитди чырай белән: – Йә, әти! – ди һәм әтисенә ике кулын суза. Галимжан абзый улының кулларын тота төшә.
– Хуш, улым! Алла хәтәр-хәвефлардән үзеңне сакласын. Яңадан исән-сау күрешергә язсын! Хатларыңны еш яза тор.
Соңра Гомәр әнкәсенә карый. Ул, татар улларына хас тыйнаклык белән, бары күрешмәкче генә булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, жиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса. Берничә секунд дәвамында ул нәкъ йөрәге турында әнисенең җылы сулышын тоя, аның хәлсез тавыш белән пышылдап күкрәге эченә әйткәндәй: «Улым, улым!» – диюен ишетеп кала, ләкин поезд тавышыннан башка сүзләрен аера алмый… Ниһаять, ул, әнисеннән сак кына аерылып, ераклашып барган вагон артыннан йөгерә. Иптәшләре, кул биреп, аны вагон эченә тартып алалар. Инде вагон ишегенең кырыена бөтен гәүдәсе белән туры басып артына караганда, аның йөзе гаепле сыман, кичерү сорагандай, елмая, кысылып караган күзләре дымланып ялтырыйлар төсле.
Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар.
Мәрьям абыстай улының бөтен сыны күренеп барган вагон ишегенә йотлыгып карый. Ләкин аның күз аллары томанлана. Вагоннар, бер-берсе белән кушылып, бик кызу алга шуган тоташ бер кызыл стена булып күренә башлыйлар. Гомәр шул тоташ кызыллык эчендә югала. Ахырда бу кызыллык, сыегаеп, чуар бер шәүләгә әйләнә, һәм поезд кире артка таба чапкан шикелле була.
Авылдан станциягә таба йөгерә-йөгерә Заһидә белән Зәйнәп киләләр. Заһидә өстендәге җәйге пальтосының югары төймәләрен ычкындырган, башындагы ак яулыгын кулына алган… Аның кыска калын толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалыйлар, кыр җиленнән һәм кояштан янып каралган киң маңгаена, борын очына тир бөртекләре чыккан.
Ул поездның киткәнен белә. Ул аның тавышын ишетте. Кызыл эшелонның сырт артына яшеренүен күрде. Гомәрне алып киткән поездның ак төтеннәре, вак болытлар булып, станция өстеннән акрын гына йөзеп үтәләр — ул шуларны да күреп бара. Ләкин бара, Гомарнең китүен, аны күрми калуын бик яхшы белсә дә, юри тукталырга теләмичә, тыеласы килмәгән бер ярсу белән аскы иренен тешләп һаман бара. Бу баруда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрлеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз китеп тә барды. Ул, Заһидә, аны күрми дә калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?
Менә аларга станциядән кайтып килгән туры ат очрады. Галимҗан абзый, кызларны күрүгә, атны туктатырга кушты. Зәйнәп йөгереп әбисе янына килде. Заһидә тарантастан шактый читтә туктады. Галимҗан абзый аңа карау белән кызның йөрәгендә ниләр кайнаганын бик яхшы сизеп алды. Ул, йомшак тавыш белән ата булып, бары:
– Кызым, Заһидә, утыр безнең янга! – диде.
Заһидә әүвәл башың селкеп куйды, соңра кискен генә бары бер сүз ташлады:
– Кайтмыйм!
Галимҗан абзый артык сүз әйтүнең урынсыз икәнен белә иде. Ул кузладагы малайның аркасына акрын гына төртеп куйды:
– Әйдә, балам, кузгал!
Алар кузгалып киткәч, Заһидә янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуның никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк — төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата, елап җибәрә.
Икенче көнне Галимжан абзыйның йортында гадәттәге тормыш, үз ярлары эченә кайткан елга кебек, акрын гына ага башлады. Ләкин бу тыштан гына шулай иде. Асылда өй эче Гомәрнең күзгә күренмәс рухы белән тулы кебек, һәм кешеләр, көндәлек эшләрен эшләп, тыштан бернәрсә хакында уйланмыйча тыныч кына йөргән төсле күренсәләр дә, шул рухның әсирлегеннән чыкканнары юк иде. Аларның күңел күзләре алдында Гомәрнең җанлы кыяфәте һаман басып тора, башларыннан аның турында уйлау чыкмый, өйнең жиһазлары, Гомәрнең эзен үзләрендә саклаган кебек, аның булуын, аның кайда утыруын, нәрсәгә тотынуын искә төшереп торалар. Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә. Портсигар турында сүзләр күп була һәм аның онытылып калуын бөтен күрше-тирә белән Гомәрнең исән-сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Мәрьям абыстай һәркемгә бер тапкыр күрсәтеп чыкканнан соң, бу зат нәрсәне каядыр, һич кеше күзе төшмәслек җиргә яшереп куя.
Галимҗан абзыйның гадәтендә хыяллану булмаса да, ул да улы турында уйланудан туктамый иде. Гомәр аңарда, ике елдан артык вакыт эчендә бары бер генә сәгатькә күренеп китүенә карамастан, бик яхшы тәэсир калдырган иде. Ул аңа буе-сыны белән өлгереп җиткән, акылга утырган, холкы күркәм булып камилләшкән чын ир-егет булып күренде. Исән-сау кайтса, үзенә тиң торырлык, гаиләсенең яхшы исемен сакларлык, бәхетле тормыш төзи алырлык кеше булуына ышанасы килде. Шул уңай белән ул Заһидә турында да уйланып куйды.
Камилә килендә Гомәрнең кайтып күренүе сүнеп барган өметләрен яңадан тергезде. Ике елдан бирле хәбәре булмаган ире Фатих исән-саудыр төсле булып тоелды. Аның да шулай көтмәгәндә кайтып керүенә ышанасы килде, һәм Камилә ятса да, торса да, өзелеп сагынган Фатихын ничек каршы алуы, нинди сый-хөрмәт күрсәтүе, нинди назлар белән куштанланып сөюе турында уйлаудан тыела алмый иде.
Мәрьям абыстай исә, бичара, Гомәрнең һәр сүзен, һәр карашын, һәр хәрәкәтен күз алдыннан һич югалтмаска тырыша, улының җанлы кыяфәте тирәсендә әйләнеп йөргән шикелле, һаман аны тулырак беләсе, ачыграк итеп күрәсе килә. Шуңа күрә дә вакыт-вакыт Мәрьям абыстайга улы турында нәрсәнедер белми калгандай, ниндидер сүзен хәтерләп бетермәгәндәй тоела. Ул Галимҗан абзыйдан сорашырга бераз шүрли, ләкин килене Камиләне бер дә тынычлыкта калдырмый. Һич көтмәгәндә ул:
– Килен балам, Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте әле? – дип сорап куя.
Яки бераздан борчылып:
– Килен, Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән? – ди.
Яки уйланып йөри-йөри дә:
– Килен, Гомәр нәрсә диде әле? – дип, Камилә һич хәтерләмәгән нәрсәне белергә тырышып азаплана.
Шулай да вакыты белән аның әрнеп эче поша башлый. Гүя Гомәр кайтмаган да һәм ул аны күрмәгән дә шикелле булып тоела. Мондый минутларда Мәрьям абыстай сүзсез уйчанлыкка төшә, хәлсез бушлык аны янә акрын гына йота башлаган кебек була. Шундый минутларның берсендә ул картыннан кыюсыз гына:
– Син, кичә Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме? – дип сорый.
Галимҗан абзый карчыгына кызганып карый, ләкин йомшак кына елмая һәм дәртләндерергә теләгәндәй:
– Өн иде, карчык, өн иде! – дип кычкырып куя.
Мәрьям абыстай, юату ишеткән бала кебек, тынычлана. Ул, өй түре тәрәзәсенә барып, тимер юл буена карый. Менә аның каршында карт юкәләр ышыгына яшеренгән кызыл түбәле станция, сарыга буяган җыйнак каралтылар һәм станциядән ике якка сырт буйлап еракка, бик еракка сузылып киткән тимер юл… Станция буш… Көмеш дилбегә шикелле ялтырап яткан тимер юл тыныч… Авылның кырыеннан ук киң иген кыры башлана. Яшь, сылу арышларның салмак кына баш чайкавы, кара күләгәләрнең бер-берсен куып йөгерешүе шикелле, тимер юл аша үтеп, якты офыкка китеп югала. Күк аяз. Ерак кырлар түрендә күгелҗем сыек томан. Бу томан эчендә исәпсез күп энҗе тузаны йөзгән шикелле, җем-жем килеп, күзләрне кытыклап тибрәнә… Һәм күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора.
Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:
– Кайтыр күз нурым, кайтыр!
15 нче июнь, 1944