ТҮЛӘК БАТЫР
(Татар һәм башкырт фольклорыннан файдаланып язылган опера либреттосы)
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Икенче картина
Су асты сарае.
ТҮЛӘ К
(Я л г ы з, д у м б р а с ы н а л ы п у й л а н ы п у т ы р ы п).
Күл төбенең тирән тынлыгы
Айлы төндәй тымзык көннәре.
Тонын торган ахак чәчәкләр,
Фирәзәдән аткан гөлләре
Иик сез тирбәнмисез?
Пик сез тирбәнмисез?
Ник сез болан бик тын чәчәкләр?
Пик җил исми, какмый бер дулкын?
һаман тып-тып. бер тын, бигүк тын.
Нинди икән хәзер күл өсте?
Күрсәң иде дулкын уйнавын:
Бәйлән куйган атым тартылып,
Лачынымның күктә буйлавын.
Күрсәң иде Идел буйларын,
Ил өстепдә т,өтеп буйлавын;
Аз-аз гына бер җил исүдән
Җирдә мең, мең чәчәк уйнавын.
Пик сез тирбәнмисез?
Пик сез тирбәнмисез?
Иик сез болан бик тын чәчәкләр?
Ник җил исми, какмый бер дулкын?
һаман тын-тып, бер тын, бигүк тын.
Сусылу кызлары белән килә.
С У С Ы Л У
Иик моңайдың? Сөйлә, Түләгем.
ТҮЛӘ К
Белом, күлгә чыгып чәч үрдең сип,
Аһ, тиз сөйлә ниләр күрдең сип?
Күрдеңме сип минем атымны?
Күрдеңме сип чөйгән котымны?
, беллүр баганалары, асыл татлар балкуы.
С У С Ы Л У
Аһ дигәндә яна сулышып.
Уф дигәндә яна тавышың;
Сине тоткан тагы шул сагыш,
Ташла зинһар, җирнең сагышын.
Сагыш ут ул, уттап гөлләр көя,
Уттан кала тик бер көлләр,
4 Силең утлы аһың белән
Күр, саргайды кызыл гөлләр.
Аһ итмәче егет, уф итмәче,
Саргайтмачы кызыл гөлләрне.
Бәхет иле булган зәңгәр плдә
Без уздырыйк гамьсез көппәрпе.
ТҮЛӘК
Күрдеңме спи минем атымны?
Күрдеңме сип, тиз әйт: кошымны?
СУСЫЛУ
Атың тора тирәк кимереп,
Тоякларын җиргә тпбеиеп;
Асыл кошың оча күл өстепдә
Ул кычкыра ачы илереп.
Т Ү Л Ә К
Атым тора җиргә тпбепеи,
Кошым оча күктә илереп,
Аһ, пи булды туган илемә,
Тиз әйт, кызый, сорыйм тилмереп.
(Беләгеннән тота.)
С У С Ы Л У
Син аһ птсәц яна йөрәгем,
Кулым тотсаң, яна беләгем,
Күзләреңнән силең утлар тама,
Аһ. нишләдең, күтәр йөзләрең.
ТҮЛӘ К
Күзләремнән тамган күз яшем ул,
Илем өчен яна йөрәгем.
С У С Ы Л У
Аһың белән яна гөлләрем,
Яшең белән кайный күлләрем,
\һ. нп кылдың. Түләк, безнең башка.
Атам кплә җыен биләрен.
Алтын тәнкәле киемнәрдән, пыяла таягы па таянып, су иясе килә. Камыш кабырчыклы, сөңгеле сакчылар, җәен кыяфәтле вәзир, чуртан кыяфәтле осталар һәм башка кураучылар. Барсының д'а йөзе тәшвишле, бар да касә күтәргән.
СУ ИЯСЕ
(касәсен к ү р с ә т е п).
Я күрәмсез, нп булды?
БАР ДА
(ш у л а й у к)
Л. күрәмсез. пп булды?
СУ ИЯСЕ
Асыл күлнең сулары
Татлы иде, тоз булды.
Ачы булды ал шәрап,
Тере балыклар кәбап,
Ипчек ашыйк, пп эчпк?
Болай булса эш харап!
ХОР
Нпчек ашыйк, ни эчпк?
Болан безнең эш харап!
СУ ИЯСЕ
Татыйм дисәм, тел япа.
Эчим дпсәм, эч яна...
Адәм углы, сип сәбәп.
Сип тамыздың яшь аңа.
ХО Р
Ул тамызды яшь аңа,
Аңа тиеш 3vp җәза!
СУ СЫЛУ
Атам, апып кулларына бпр думбра,
Безнең өчен җырлап баксын бер җыр гыпа.
СУ ИЯСЕ
Бу чыппан да яхшы җәза,
Без ишетик тавышын,
Безнең илләр охшамыймы,
Ипдер синен сагышың?
ТҮЛӘ К
(д у м б р а н ы а л ы п җ ы р- л ы й).
Зәңгәр икән илен синең,
Мәрмәр икән җирең сипен,
Алтын икән киемнәрең,
Тәхтсң нәфис беллур сипең.
Гәүһәр синең сарайларың,
Мәрҗән икән ботакларың;
Фирәзәдер чәчәкләрең,
Сәйлән икән яфракларың,
Илләреңә күңелем хәйран,
Гөлләреңә күңелем сәйран...
СУ ИЯСЕ
Сон? Сон?
Нәрсәдә соң сагышың?
Т Ү Л О К
Илең хәйран пл булса да,
Кошлар оя ясамый;
Ал булса да, гол булса да,
Туган илгә ошамый.
Алмап таудай бер тавың юк.
Шуңа моңлы тавышым,
Идел кебек бор суың юк,
Шуңа килде сагышым.
СУ И Я СЕ
һай, моңлы пкән тавышың,
Пичек куыйк сагышның?
С УС Ы Л У
Мпн тиң иттем аны үземә,
Мин чакырдым аны күлемә,
Минем белән кусын сагышын,
Багышла син, атам,
Багышла син аны үземә.
К Ы 3 Л А Р
Ул тиң итте аны үзенә.
Багышла сип аны, иям,
Багышла син аны кызыңа.
СУ ИЯСЕ
Күл төпләрен хәсрәт алмасын,
Суыбызга яшьләр таммасын.
Кулыннан тот, егет, кызымның
Кулыннан тот, хәтерең калмасын.
Инде хәзер кил каршыма;
һа, вәзирләр, шәпме иттем?
Пөзе көлмәс бу адәмгә
Сылуларның сылуы
Үз кызымны бирдем мпн,
һа. вәзирләр шәпме иттем?...
В 0 3 II Р Л Ә Р
һай шәп итте су иябез,
Китте кайгы, бетте яшь,
Котлы булсып яшь бикәч.
Котлы булсып яшь бикәч!
СУ ИЯСЕ
һай. бирегез тиз шәрап,
Ак балыклардан кәбаб!
Юкса безнең күлләр кибә.
Кияү белән эш харап!
Музык’а.
ХОР
һай, шәп итте су иябез,
Китте кайгы, бетте яшь,
Котлы булсып яшь кияү,
Котлы булсын яшь бикәч!
Балет.
Су кызлары, балык шикелле шуыипг. бии башлыйлар. Араларында бер егет балык аулый.
Ләкин тоттым дигәндә генә балык.игУ шуышып чыга. Бар да көләләр., Вәзирләр, ссы лар һәм Су иясе үзе дә-бар да бии баш.ш» Кинәт суга бәрелгән тавыш ишетелә. Сарай rt-’ кенә. Бар да туктый.
Түләк батыр 27
СУ ИЯСЕ
Бу ни булды? Баксана.'
Бөтен күлем айкала!
ВӘЗИР Л Ә Р
Аһ, һәлакәт килде, иям,
Өстебезгә кан тама!
Кемдер бата күлебезгә
Кылыч белән киселеп.
Арттагы беллүр таш кыя өстснә югарыда!! хан килеп төшкәне күренә. Күкрәген тоткан.
Т Ү Л Ә К
Хан ханиям!
БАР ДА
Җирләр ханы!
X А И
(К ү к р ә г е н т о т ы п).
Аһ, үтерде гаскәр, башым Каплан мине.
Дошман явын бу җирләргә алып килде,
Сатты изге Болгар илен
Коңгыр ханга Харан итте явыз
Каплан туган илен!
Т Ү Л Ә К
Кызың, кызың кайда? Сөйлә?
X А Н
Илем белән бергә җуйдым кызымны, аһ!
Алынмаган каным белән күмелдем, аһ!
(Ү л ә.)
СУ ИЯСЕ
Безнең илдә үлде җир ханы,
Белгүарның тынсын зур җаны.
ХОР
Болгар ханы үлде, соңгы хан;
Тыныч йокла бире, зур каган!
(Аны тау артына төшерәләр.)
ТҮЛӘ К
Бирегез тиз минем кылычымны,
Бирегез тиз тимер күбәмне.
С УС Ы Л У
Кая китәсең син?
ТҮЛӘК
Җиргә чыгам,
Туган гына илне яулар баскан.
Каннар белән кайный асыл күл.
Алман таудан ашкан халкым аһы.
Пичек тынсын минем бу күңел?...
С УС Ы Л У
Багышладым сиңа күлемне,
Егет, сиңа берни түгелме,
Багышладым сиңа мин үземне.
Болар сиңа берни түгелме?
Т Ү Л Ә К
Багышласаң да син күлеңне,
Багышласаң да син үзеңне,
Ничек тотсын мине бу мәрмәрләр.
Яу басканда газиз илемне?
Сүнде минем өчен асыл ташлар.
Күңелем ачмый мәрҗән ботаклар,
Шомлы җилләр белән шаулый булыр
Алман тауда хәзер усаклар.
Озат мине, киттек, Сусылу.
С У С Ы Л У
Онытма тик, мин ич су кызы:
Күтәрелсәм хәзер, көн анда,
Мин әйләнәм алсу томанга...
(Атасына).
Аһ, әткәем, әйт син аңа, ул китмәсен.
Кодрәтең бар, китерт аңа Алман тавын,
Монда калсын, китерт илен, җирен, барын.
ХОР
Монда калсын, китерт илен, җирен, барын.
СУ ИЯСЕ
Аһ, син адәм егет, бәләм, егет,
Бөтен кайгың туган ил икән,
Анын өчен нигә китәргә?
Бөтен илең бире китертәм.
(Остага күз кысып.)
Таягым ал кулдан, кил, остам.
Алман тавын китереп бир, остам.
ОСТА
Баш өсте, ханиям!
(Су иясенең таягын алып, артка стенага бара. Аннан кешеләре белән сөйләнеп кереп.) Фәрманыгыз фәрман булды,
Алман тавы тәйяр булды.
(Таягын ишарә кылуга, арткы дивар юкка чыга да, анда Алман тау торганы күренә).
ХОР
Менә сиңа Алман тау,
Шатлан, кияү, синең тау.
Борылып аккан Идел су,
Шуннан үткән бүген яу.
Шатлан, егет, уйна, көл,
Синең өчен дөнья гөл.
Ике дөньяң бер оулды.
Безнең белән ач күңел.
Т Ү Л Ә К
Аһ, Алман тау, сине күрәмме?
Табалмаммы барыр юлыңны?
Анам Идел, сине күрәмме?
Эчә аламмы синең суыңны?
ОСТА
Биредән юл бар, басма бар,
Аума ләкин, карап бар.
Түләк бик шатланып,
басмага менеп рамны аша атлап чыкмак була.
СУ ИЯСЕ (вәзирләргә һәм остага акырып).
Күрәмсең ул бара... ышанды ул...
Әмма килештердең син оста.
Ай-яй үзең рәссам, зур оста.
Түләк рамга бара да рәсемгә төртелә.
Суга кулын тидереп, күтәреп агызып карамакчы була. Су акмый. Үләнне өзмәк була, өзелми. Түләк күңелсезләнеп, борылып басмадан кире төшә.
СУ ИЯСЕ
Ил, ил дидең, ахыры күңелең ятмады, Кире кайттың, ул да сине тартмады.
ТҮЛӘК
(д у м б р а сын а л ы п җ ы р л ы й.)
Тауны тауга ошатып,
Тимер белеп коршатып
Алып килеп куйдыгыз,
Алман тавым бу түгел,
Алман тавым бу түгел!
Алман тауның биеге.
Башында уйнар киеге.
Майлап салган каештай
Җыланы күп Алман тау.
Кыска койрык, шом колак
Куяны күп Алман тау.
Шеш аяклы, шеш үгезле
Кошлары күп Алман тау,
Оя ясар җире күн
Кошлары күп Алман тау,
Алман тавым бу түгел,
Алман тавым бу түгел!
Каен, нарат урманы.
Җиләк җыйган кызлары.
Атта йөргән угланы
Илләре күп Алман тау,
Алман тавым бу түгел,
Алман тавым бу түгел!
Бу тавында бармы җан?
Бармы һай-бy, бармы ямь?
Алман тавым бу түгел,
Алман тавым бу түгел.
СУСЫЛУ
Аһ, берни дә сине тоталмады,
Ни бирсәм дә, күнелең капмады;
Адәм углы тынмас җан икән.
Тын күлдә дә карар тапмады.
СУ ИЯСЕ
Дәрья бәхте бирдем, алмадың,
Кайгы салдың тыпыч күңлемә;
Әй тынгысыз, чикле җир кешесе,
Кит кайгылы, канлы җиреңә...
(К ы з ы н а.)
Син китердең аны, Сусылу,
Аның белән бар чык син айда.
Җәзаң булсын: чык та күл өстенә
Әверелерсең алсу томанга.
Һәр көн саен шулай таң белән
Томан булып күлгә төшәрсең,
Адәм углы сине күргән саен
Ерак калган бәхетен искәрсен.
(Т а я г ы н күтәрә.)
С У С Ы Л У
Аһ әткәем, шулай каргама,
Каргышыңнан янам ут кебек.
Томан булып тәнем эридер,
Таралып ла барам юк кебек...
Бәхил булыгыз.
Бәхил булыгыз миннән, кызларым,
Атам йорты: кала, күлләрем.
Асыл ташлар белән чәч үргән,
Мәрмәр йортым, зәңгәр илләрем.
Мин аерылам сездән, аһ аерылам,
Соң мәртәбә чәчем сүтегез;
Тәнем аерылса да, күңелем сездә,
Таңда томан итеп көтегез.
СУ КЫЗЛАРЫ
Ул аерыла бездән Сусылу,
Кызлар, кызлар, дога укыгыз.
Чәче сузылып бара болыт кебек,
Китә бездән, китә, тотыгыз!
Сусылу белән Түләк, бергә тотынышкан хәлдә, югарыга күтәрелеп күздән югалалар.
ПӘРДӘ
Җир өсте. Асыл күл буе. Камышлык. Якында ат тояклары, кылыч тавышлары. Сәхнәдә бер юл карты белән Янгураз карт. Икесе дә кораллы.
ЯНГУРАЗ ШАМАКАЙ
(к ы л ы ч ы б е л ә н к а л к а н ы н а су гы п.)
Атлар килде ат өстенә,
Бар да бергә болганды,
Әй, әй егетләр
Карт булсам да, карт булсам да,
Минем дә кан кузгалды.
Мин дә егет чакларда,
Сикереп мендем атларга,
Ул чакларым булса хәзер
Атылыр идем ятларга.
Камыш селкенә.
Аннан бер баш күренә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Я, без монда күпме ятарбыз?
Я Н Г У Р А З
Күрелмәгез, егетләр.
Саклының сагы ятыр,
Саксызның башы ятыр.
Хәйләсез батыр тиз үләр,
Хәйләле батыр — батыр.
Артык чигәр урныбыз юк,
Без терәлдек бу суга.
Дошман көчле, без аз калдык,
Сез торыгыз посуда.
ХОР
(к а м ы ш т а п ишетелә).
Артык чигәр урныбыз юк.
Ил кырылды, әсир булды,
Яралардан шунсы яман.
Минем өчен һәлак булмагыз сез.
Сезне кичерер бәлки дошман да.
Мине җибәрегез, сугышып үлим,
Мин булалмыйм, Буланмыйм
Mине явыз Капланга.
КЫЗЛАР
Болгар кызы булып даныбыз,
Сатылмасын ятка каныбыз,
Аембикә солтан белән
Бергә чыксын безнең җаныбыз.
Я Н Г У Р А 3
(юлларына торып).
Юк, юк. Тәхет кызып кем биргән?
Безне кем дип әйтеп саныйсыз?
Бал корты да саклый апасын.
Кырмыска да саклый әнкәсен.
Үз кулыбыз белән сине ятка бирсәк,
Бу җир безне пичек күтәрсен?
Идел буйларыннан без үткәндә,
Ни дип әйтер шаулы камышлар?
КАМЫШЛАР (селкенеп җырлый).
Шаулы камышлар. Шаулы камышлар.
Я Н Г У Р А 3
Артыбыздан безне кумасмы соң
Ләгънәт дигән шомлы тавышлар?
К А М Ы Ш Л А Р (селкенеп җырлый).
Шомлы тавышлар. Шомлы тавышлар.
ЯНГУРАЗ
Аһ, төшмәсен безгә йорт каргышы.
Вай безнең хәл аңлап, туганнар:
Җиребездән качар боланнар,
Кырыбыздан качар коланнар,
Күлебездән китәр җофарлар,
Безнең өстән китмәс томаннар.
Җ И Д Е КЫЗ
Төнгә качар бездәй боланнар,
Көлгә качар бездән коланнар.
Күлебездән китәр җофарлар,
Өстебездән китмәс томаннар.
Я Н Г У Р А 3
Аһ, төшмәсен безгә йорт каргышы.
Аннан авыр нинди каргыш бар?
Юк, юк сезнең өчен без торыйк.
Бездә ил-йорт дигән намус бар.
К А М Ы Ш Л А Р
(с е л к е н е п җ ы р л ы й л а р).
Бездә намус бар. Бездә намус бар.
Я Н Г У Р А 3
Алып барыгыз тирәк ышыгына,
Аеы дая тизрәк карасын,
Саклык белән угын суырып алып.
Тиз бәйләгез юып ярасын.
Без терәлдек бу суга.
Безнең дә кан кузгалды бит,
Күпме торыйк посуда.
Балабан тавышлары.
Я Н Г У РАЗ
Бу нихәл бу?
Тынып китте безнең уң яклар.
Ник туктады айда безнекеләр?
Ни дә булса, дуслар, бер хәл бар.
Бер карт керә.
Менә килә кордаш. Сөйлә, кордаш.
Солтангәрәй морза ник сугышмый?
К A Р Т
Солтангәрәй салды кылычны,
Файдасызга саный ул сугышны.
Каклап туганы бит.
ЯНГУРАЗ
Бу сатылу
Кайда Аембикә солтан?
КАРТ
Аембикә, бер ук калды,
Әнә килә үзе сугышып.
Тирәсендә кызлар, егетләр
Аны яклый якып сырышып.
Ш A М АКАЙ
(к а м ы ш л ы к т а башы к ү р е н ә).
Картлар, болай тору ирлекмени?
Хан кызын да яуга бирикмени?
Я Н Г У Р А 3
Юк, бирмәбез! Чыксын уныгыз.
(Камыштан Шамакай белән ун егет күтәрелеп чыга).
Ор бу яктан дошманны.
Үлсәк үлдек, без бирмибез
Аембикә солтанны.
ХОР
(к а м ы ш т а н).
Артык чигәр урныбыз юк,
Ор бу яктан дошманны.
УН ЕГЕТ
Без бирмибез, без бирмибез,
Аембикә солтанны.
Ташланалар. Бер төркем кыз һәм егетләр белән чолганган хәлдә, сугышып Аембикә керә. Аның йөзе өртүле. Тимер күбәдән. Башында сона каурые. Күкрәгенә кадалган ук селкенеп килә. Янында шундый ук киенгән берничә кыз. Өсләренә сөңге кылыч белән бер төркем дошман килә. Аларны бу егетләр белән бергәләп куып китәләр. Сәхнәдә берничә кызы белән Аембикә, Янгураз карт калалар.
ЯНГУРАЗ
Кызым, син яралы, күкрәгеңнән
Алыйк тизрәк шул угыңны.
А Е М Б И К Ә
(угын тотып).
Уктан гына түгел ярам,
Ах белмисез, үзем янам.
A E M Б П К Ә
Уктан гына түгел ярам.
Аһ, белмисез, үзем янам.
Калырмени туган илебез?
Яралардан шунысы яман.
Я Н Г У Р A 3
Белам, банкам, авыр яран,
Юнәл, балам, юнәл балам!
АЕМБИКӘ
Кая куныйм, дуслар, җанымны?
«Батыр җаны үлми», диләр.
Аһ, Түләгем, бармы, кайда син?
Жирдәнме мин сорыйм җаныңны?
Суданмы мин сорыйм җаныңны? Ятлар алды, күр. илеңне, Дошман угы ярды тәнемне. Җирдә булсаң, җирдән чыгарсың, Суда булсаң, судан чыгарсың. Жансыз булсаң, син чыдарсың. Жаның булса, син чыгарсың.
(Җ и р г ә ятып җ ы л ы й.)
КЫЗЛАР
Аһ, Түләгем, бармы, кайда син?
Җирдәнме мин сорыйм җаныңны?
Суданмы мин сорыйм җаныңны?
Ятлар алды, күр, илеңне.
Дошман яралады ярыңны.
ЯНГУРАЗ
Аһ йөрәгем ярдың, балам,
Юнәл тизрәк, авыр яраң.
Аембикә, биш кызы белән* тирәк артына юнәлә. Сеңеле ике кызы* һәм егетләр белән Янгураз карт сәхнәдә кала.
ЯНГУРАЗ (егетләргә).
Сугышырга чыкты кырык кыз,
Кырык кыздан калды бу җпде,
Кыз булса да алар йөрәге беләп
Бер ир чаклы тора һәрбере.
Күрәмсез сез, бездән кыз алырга
Каплан килә соңгы сугышка.
Хәйлә кылыйк, дуслар, ашыкмагыз,
Сарылмагыз баштук кылычка.
Бәйләсеннәр кызның ярасын,
Яшереп калыйк йортның анасын.
(Калку артыннан бер угълап күтәрелә.)
БЕР УГЪЛАН
Баш салыгыз, бүрек алыгыз.
Килешү булды. Килә илчеләр!
Калку артыннан Каплан күтәрелә.
Артыннан ят киемнән
Коңгырханның илчеләре — монгуллар һәм угъланнар тора.
КАПЛАН
Егылыгыз тизрәк аякка.
Я, кайда син. Батырлыгы белән дан булган,
Аембикә солтан, кил бире!
Сугыш бетте. Иел ханыңа!
Ихтыярың белән тиз бирел!
БЕР КЫЗ
(йөзенә япмасын төшереп алга басып).
Аембикә — мин ул.
Тик сугышсыз
Сиңа бирелмим мин. Чык, түрәм.
К А П Л A Н
Юк, син түгел.
ИКЕНЧЕ КЫЗ
(ш у л а й у к а л г а ч ы г ы п)
Ул — мин.
К А П Л А Н
Син дә түгел.
Кулыбызны тотма юк беләп,
Аембикә, чыгып сип күреп,
Күкрәгеңдә минем ук беләп,
Күрәмсең син, синең каршыңда
Коңгыр ханнан килде илчеләр.
Сиңа бирелмим мин. Чык, түрәм.
Синең гөнаһыңны кичтеләр.
Алдыбызга чыгып тезең чүк!
БЕР КЫЗ
Аембикә илсатарга тезеп чүкмәс!
ИКЕНЧЕ КЫЗ
Аембикә син сатлыкка тезен чүкмәс!
ЯНГУРАЗ
Аембикә безнең намус, йөз суыбыз.
Синең алда ул йөз суын түкмәс, түкмәс!
КАПЛАН
Бу ни? Безгә буйсынмаумы?
Солтангәрәй морза агам булып
Безгә багыпып башын салды.
Аның белән илнең олылары.
Ак сөякләр башын салды,
Коңгыр ханга ил буйсынган.
Аның бу йорт, аның бу дан
Аның иркен үтәү өчен
Бүген монда мин хан булам.
Сезгә кушам, кансыз, үлемсез,
Ханның кызын безгә бирерсез.
ЯНГУРАЗ
Я, ни дисез, картлар?
Я, ни дисез, яшьләр?
Я, ни дисез моңа тиңдәшләр?
Үз иркебез белән тәхет кызып
Ятка бирербезме, кардәшләр?
ХОР
Я, ни дибез, картлар?
Я, ни дибез, яшьләр?
Я ни дибез моңа, тиңдәшләр?
Үз иркебез белән тәхет кызып
Ятка бирербезме, кардәшләр?
Ш А М А К А Й
Их, егетләр, без кемнәр?
Түләк батыр
Тын алалмый чәчибез,
Үзебезне үзебезме
Тотын биреп яшибез?
ХОР
Юк, юк! Юк, юк!
ШАМАКАЙ
Аш-су биреп ятларга,
Җирдән җиргә сөрелеп,
Безме калдык йөрергә соң
Бүрек алып дөмегеп?
ХОР
Юк, юк! Юк, юк!
Я Н Г У Р А 3
Идел буйларыннан без үткәндә
Ни дип әйтер шаулы, камышлар?
К А М Ы Ш Л А Р
Шаулы камышлар. Шаулы камышлар.
Я Н Г У Р А 3
Болай бирелгәнче үлү артык,
Бездә ил-йорт дигән намус бар.
К А М Ы Ш Л А Р
(селкенеп).
Бездә намус бар. Бездә намус бар.
КАПЛАН
Минем ачуымнан куркыгыз,
Ни көткәнен-яхшы белегез.
Оныттыгыз сезгә богау барын?
Ханның кызын даусыз бирегез!
Сәхнә төбендә богау тавышлары.
Калку буеннан әсирләр кертелә.
Богаулы, бәйле ирләр, хатын-кызлар, балалар.
Алар, Капланны күрү белән, бар да җиргә тезләнәләр.
Чәчләре тузган, кулы артка бәйле бер хатын, ашыгып,
Капланга якын килеп йөзе белән җиргә егыла.
ӘСИРЛӘ Р
Әй, ярлыка, үз кешебез,
Каты булма, шәфкать ит.
Үз каныбыз, үз кешебез,
Без мескенгә ярдәм ит!
ӘСИР ХАТЫН
(йөзен күтәреп тезләнгән килеш).
Газиз генә икән туган ил.
ӘСИРЛӘР
Туган ил.
ӘСИР ХАТЫН
Болгүарлар шәһәр корган җир.
ӘСИРЛӘР
Корган җир.
ӘСИР X А Т Ы Н
Туган гына җирдән бер сөрелгәч,
Каян безгә синдәй туган ил?
ӘСИРЛӘР
Туган ил.
ӘСИР ХАТЫН
Шәһре Болгар илләре,
Гәүһәр икән җирләре,
Кызлар калып кәнизәккә,
Кол булдымы ирләре?
ӘСИРЛӘР ХОРЫ
Шәһре Болгар, Шәһре Болгар,
Шәһре Болгар илләре.
Гәүһәр икән җирләре,
Гәүһәр икән җирләре,
Ә С И Р Л Ә Р
Әй, ярлыка, үз кешебез,
Каты булма, шәфкать ит.
Үз каныбыз, үз кешебез,
Без мескенгә ярдәм ит.
КАПЛАН
(Янгураз ягына карап).
Сезгә дә шул, кара кешеләр,
Ике эшнең берсен карыйсыз:
Я сез безгә кызны бирәсез,
Я булмаса, үлем сайлыйсыз.
Я Н Г У Р А 3
Юк, коллыктан үлем артык.
Бу Идел йорт безнеке.
Бу тау, урман, бу шәһәрләр
Барсы да безнеке.
Бирелмәдек, бирелмәбез,
Без чыкканбыз мәйданга;
Тормышлы да, үлемне дә
Үзебезчә санларга:
Бабалардан калган җола:
Мин арага саф тарттым:
(Кылычы белән сызгандай итә.)
Сугышың үләргә булдык без,
Чыксын, бармы батырың?
Камышлыкта егетләр, кулларында кылычлар күтәрелә.
ХОР
Бирелмәдек, бирелмәбез,
Саф тарттык без арага,
Сугышып үләргә булдык без,
Чыксын, батырың кайда?
КАПЛАН (котырып алга төшеп). .
Менә чыктым, мин ул батыр,
Кем ул дәште мине сорап?
Син түгелме, явыз картлач,
Яткан кеше кулын болгап?
(Янгуразның сакалына тотына.)
ЯНГУРАЗ
Аһ, булса иде минем Түләгем,
Ил картына кулың салырга
Җитмәс иде синең йөрәгең.
КАПЛАН
Ничек, ничек?
ЕГЕТЛӘР
Ил картына кулың салырга
Җитмәс иде синең йөрәгең.
КАПЛАН
Ха-ха-ха-ха! Түләк чыкмасынмы
Сезгә тагын күлнең төбеннән?
Черде Түләк, сезнең җаныгыз
Булса чакырам, чыксын гүреннән.
Күлгә бара. Күлдән томан күтәрелә.
Томан эченнән борынгы батырлар киемендә, башына бакрач, өстенә кирәүкә кигән, чукмар тоткан берәү шәйләнә.
ХОР
Берәү күтәрелә, берәү күтәрелә,
Күтәрелә томан төбеннән.
КАПЛАН
(К у р к у катыш).
Кем ул? Чакырам, чакырам, аны.
Алыш бармы, көрәш бармы?
(Томан ярылып Түләк килеп чыга.)
ТҮЛӘК
(Һаман күтәрелә, күтәрелә чыгып бетеп).
Алыш та бар, көрәш тә бар.
Коралыңны ташла, бирел.
Синең дәүрең үтте.
Каплап, Азат Идел, азат бу ил!
ХОР
Күлләр ярып чыкты бер мән,
Безнең яктан килде бу ир,
Көнең бетте, бетте, Каплан,
Бу илеңә, раббым, көч бир.
КАПЛАН
Син кем шундый? Сиңа ни кирәк?
ТҮЛӘК
Эзләп килдем синең башыңны.
Эзләп килдем синең каныңны.
Я чык, мине синме кузгаттың?
Ала килдем, тапшыр җаныңны.
К А П Л А Н
Коңгыр ханга ил буйсынган.
Аның бу йорт, аның бу дан.
Аның иркен үтәү өчен
Монда хәзер мин хан булам.
Ничек кыйдың сия бер качкын,
Йөзеңне ач, нигә яптың?
Минем белән сугышыр өчен,
Син кем булдың, кем соң затың?
ТҮЛӘК
Затым белән Болгар егете.
(Йөзен ача.)
Асылым белән сиңа тиң мин.
КАПЛАН
Түләк?
Т Ү Л Ә К
Әйе, Түләк.
Я Н Г У РАЗ
Түләк балам.
ТҮЛӘК
Әйе, килдем!
ХОР
Җир ярылды, томан ярылды.
Түләк купты күлнең төбеннән.
Өзелмәгән бездән батыр җаны.
Өзелмәгән туган җиреннән?
Т Ү Л Ә К
(К a п л а н өстенә барып).
Сорап килдем тиз әйт:
Атам йортын кая куйдың син?
Кая куйдың Аембикәмне?
Я чык, нигә болай тындың син?
Чыкмаскамы әллә булдың син?
КАПЛАН
Һәм чыкмаска, миңа сәбәп бар:
Мин ул вакыт сине чакырганда,
Син чыкмадың миңа ни өчен?
Т Ү Л Ә К
Мин чыкмадым туган хакы өчен
Мин чыкмадым анда ил өчен.
КАПЛАН
Аембикә синең ярың булса,
Ташлап киттең аны ни өчен?
ТҮЛӘК
Ярым өчен илем тузмасын дип,
Аны да ташлап киттем ил өчен.
КАПЛАН
Атаң углы бүген мин ханмын.
Каршы чыктың миңа ни өчен?
ТҮЛӘК
Атам углы булсаң, әйтче миңа:
Кая куйдың туган йортым син?
Туган саткан миңа туган түгел,
Каршы чыктым сиңа йорт өчен.
Башың артык, алам башыңны.
Каның хәләл, түгәм каныңны.
Сугыш куркак, сугыш сатлык җан,
Алам синең котсыз җапныңы.
КАПЛАН
Син алдыйсың, көнче хаин.
Арабызда кылыч хаким.
(Кылычын суыра. Сугышалар
К а п л а н я р а л а н ы п е г ы л ы п төшә)
Т Ү Л Ә К
(аның күкрәгенә бер аягын басып, кылычны күкрәгенә тотып.)
Илен саткан котсыз адәм, һаман юкмы синең тәүбәң?
К А П Л А Н (гырылдап).
Аһ, хур булдым. Начар уйнадым,
Бүген туй итәм дип уйладым,
Тәхет, ханлык көткән җирдә
Каным белән туем тупладым.
Аһ, үтердең! Сиңа нәләт!
Һәр кан тамчым сиңа нәфрәт! (Үлә.)
X А Л Ы К
Илен саткан — сиңа нәфрәт,
Ил сакчысы иргә рәхмәт!
ТҮЛӘК
Бушатыгыз әсирләрне,
Кылычы белән бер-икесенең җебен кисен җибәрә.
Аларны азат итәләр.
Алыгыз илчеләрне.
Илчеләр чолганып калалар.
Кайберсе каршылык күрсәтә, тоталар.
Әсирләр.
(тезләнеп җылап).
Ил туфрагы алтын икән,
Аерылганнан калдык без,
Кан тартмаса, җан тарта икән,
Каерылганнан калдык без.
Рәхмәт сиңа, кү-ү-үп рәхмәт,
Безне уттан җолдың сиң,
Туфрагыбыз алтын булса,
Гәүһәр итеп алдык без.
ТҮЛӘК
Рәхмәт сезгә, дуслар, кардәшләр,
Бездән артмас сездәй туганнар,
Әле дошман ватан туфрагында,
Нык торыгыз гаскәр, угъланнар.
ЯНГУРАЗ
(артта тавышы и ш е т е л ә).
Юл бирегез.
Түләгемә Минем дә бар бүләгем!
Ул Аембикәне акрын гына җитәкләп,
Түләккә китерә.
ТҮЛӘК
Аембикә!
А Е М Б И К Ә
Түләк бәгърем, күрәм, син кайттың!
Минем чакыруымны сизә алдың,
Сөягемне ятка бирмәдең,
Рәхмәт сиңа, җаның сау булсын!
Син җиңелмәс тиңсез батыр булдың,
Алнамышлар белән тиң булдың,
Туган илне баскан бу Капланны
Арсландай чыгып син будың.
Аһ Түләгем, аһ Түләгем,
Нидер сиңа бүләгем?
Кулым белән бергә кушып бирәм
Бүләк итеп янган йөрәгем.
ХОР
Түләк батыр илгә дан!
Мәйдан тоткан иргә дан!
ТҮЛӘК
Аембикәм, минем кояшым,
Күпме томан гизде бу башым.
Сиңа кайттым, Аембикәм иркәм,
Син икәнсең,
Син икәнсең минем юлдашым.
Гизсәм дә мин зәңгәр сахраларны.
Гүзәл, гүзәл кызлар күрсәм дә,
Туган илем төсе тик син икән,
Инде күрдем,
Үкенмимен инде үлсәм дә.
АЕМБИКӘ
Һаман сине сагынып янды йөрәк,
Инде күрдем,
Үкенмимен инде үлсәм дә.
(Кулын җибәрә.
Түләкнең кулына ава башлый.)
ТҮЛӘК
Ай, ни булды иркәм? Син агардың?
Син төшәсең минем кулымнан...
Күкрәгеңдә нинди яра күрәм?
Аһ, күзең ач...
Аһ, күзең ач, төшмә кулымнан.
(Аембикә җиргә төшә, үлә).
БЕР УГЪЛАН
Ул җан бирде Каплан угыннан.
ТҮЛӘК
Минем кояшым,
Күпме томан гизде бу башым,
Күңелемдә син, бер син, тик син идең,
Аһ, син үлдең.
Аһ син үлдең, минем юлдашым.
ХОР
Гизсәм дә мин зәңгәр сахраларны,
Гүзәлләрнең йөзен күрсәм дә,
Туган илем төсе тик син икән,
Гыйшкың калыр,
Гыйшкың калыр, үзең үлсәң дә.
ТҮЛӘК
Синең белән икәү уйнап үстек
Шул ямьле лә Алман буенда,
Алман тауга каның түгәрсең дин, һич юк иде,
Һич юк иде минем уемда.
Моннан болай бетсен бу Алман тау,
Бу — «Кызтавы» дигән тау булсын,
Дошманнарга бу җир хәрам булсын,
Ил туфрагы мәңге сау булсын.
Баскан эзең үбеп ант бирәбез,
Изге туфрак мәңге сау булсын!
ХОР
Дошманнарга бу җир харам булсын,
Ил туфрагы мәңге сау булсын!
Ант белән кылычлар күтәрелә.
ПӘРДӘ