Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТАЛИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ АТАКЛЫ КОРЫЧ КОЮЧЫ ИБРАҺИМ ВӘЛИЕВ

АННА КАРАВАЕВА

Ибраһим Мишә елгасы буенда туган. Миша зур елга түгел, ул киң болынлыклар, бөдрә куаклыклар һәм йомшак кына челтерәп ага торган су өстенә ботакларын иеп бер өзлексез шаулата торган елак таллыклар арасыннан тыныч кына ага да ага. Ибраһимга бу якларның тулы хуҗасы булган тынлык бары тик аның беләп генә шулай серле сөйләшә кебек тоела. Шундый тынлык бу, анда хәтта алты яшьлек балыкчы малайның кармак таягын кисәктән генә тартын алган һәм симез алабуга балыгы кызгылт тәңкәләрен ялтыратып чупылтап чиләккә төшкән тавышка чаклы аерым ачык булып ишетелеп кала. Ибраһим шундый җитез, өлгер; су өстендәге калкавычның селкенүе белән, ул аны шунда ук күреп ала. Кояшта янып, көрәп төскә кергән ябык тәнле бу балыкчы малай, ахак төсле зур күзләрен сәгатьләр буенча калкавычыннан алмыйча, түземлелек беләп елга буенда утыра. Ибраһимны өйдә авыру әнкәсе көтеп ята, ә елганы, таллыкларны сөйгән һәм балык каптыру белән мавыккан Ибраһим, табыштан битәр, табигатьнең назлы киңлеге беләп сокланып дөньясын онытып йөри.
Әнкәсе үлгәч, Ибраһимны авылдашы — ат белән сату итә торган бай бер мужик үз тәрбиясенә ала. Ибраһим буйга аз гына калкырга да өлгерми, инде ялчы булып та әйләнә. Ат баринының яшь ялчы Ибраһим белән бүтәп татар байлары үзләренең ялчыларына Караганда явызырак кылана дип булмый, ләкин дөньяда ялчының чәче үзе үк хуҗа кулына ябышып тора бит инде.
Яхшы күңелле кешеләр Ибраһимның э
несен балалар йортына урнаштыралар, ә Ибраһим, бер генә кардәше дә булмаганы хәлендә, туган авылында кала. Әгәр дә киң, яшел тугайларны кисеп үтә торган зәңгәр сулы Мишә елгасы булмаса, ул үсмер елларын ат барышнигы кулында ничек үткәрер иде соң? Куаклыклар артына посып балык каптыру һәм уңыш белән яшереп рәхәтләнү булмаса, Ибраһим нәрсәдән юаныч тапкан булыр иде соң? Мишә аны кыю бер кеше итә.
Кармакларны саплар өчен таза тегәрҗеп кирәк, сатып алырга акча юк, кайдан алырга? Башта ул яхшылык беләп сорап карый, ләкин күршеләре аның сүзләрен санга сукмыйча, кулларын гына селкәләр. Шуннан соң Ибраһим тегәрҗепне ныклап дауларга керешә:
— Эй, миңа тегәрҗеп б
ирегез, бирмәсәгез, карагыз аны... тәрәзәгезне ватам!—ди.
Берәүләр моңар каршы:
— Шайта
н баласы, җитмәсә яный тагын, — диләр.
Ә кайберләре исә:
— Әнкәң үлгәч син бөтенләй башкисәргә әйләндең! — дип, мыскыл итәргә үк тотыналар.
Ничек кенә булмасын, Ибраһим җепне табып ала.
Җепне кармак сабына бик зур саклык беләп гепә урый-урый Ибраһим авыз эченнән генә елмая: «Эх, кешеләр җүләрләр дә соң! — ди ул, — чыннан да, алар
Ибраһим тәрәзә ватарга тотыныр, дип уйлыйлар ахырсы».
Ибраһим, шулай, һәрбер шатлык валчыгы өчен белгәне кадәрле көчен биреп сугыша сугыша һәм ни туры килсә шуны укып өйрәнә-өйрәнә үсә, зыйфа егет булып буйга җитә...
1922 нче елда, аңарга егерме яшь тулганда, кинәт кенә абыйсы килеп чыга.
— Минем дә туганым бар икә
н?—дип, чиксез шатланган Ибраһим абзасына ияреп, Урал буендагы урманнарга. Губаха станциясенә китә.
— Менә
ичмасам шәп. Сине үземнең тегүчелек һөнәремә өйрәтәм дә, бергә-бергә эшли башларбыз, — дип, ышандыра аны абзасы. Өйрәтә өйрәтүен ул, ләкин буш түгел. Ибраһимның тир түгеп тапкан акчаларын үзләштерү хисабына өйрәтә.
Бер көнне Ибраһим кызып китә:
— Син, карт алдакчы, мине алдыйсың бит! — ди.
Абзасы:
— Сиңа иң булды, җаным? — дип юхалана.
Хәйләкәр кеше була ул; энекәшенең кызу канлы булса да
, тиз суыначагын, акчаның кем кесәсенә керүен эзләп баш ватарга яратмаганын сизеп ала.
Кичләрен аңардан «Энекәшең кайда?» дип сораганда, тегүче чирканыч бер кыяфәт белән:
— Кайда булсын? Театр уйный. Ул хәзер артпет булды бит инде, — дип җавап кайтара.
Көндезләрен
Ибраһим чалбарлар, пиджаклар тегә, ә кичләрен татар драма түгәрәге эшли торган клубка йөри...
Губахада бер вакытны Вәлиев фамилияле өч кеше: сары Вәлиев, кара Вәлиев һәм артист Вәлиев була. Үзенең исеме янәшәсендә «артист» дигән сүзне ишеткәндә
Ибраһим горурланып кабынып китә: данны әнә шулай ярата ул.
Драма түгәрәгендә
Ибраһим яшь кенә бер кыз белән таныша. Ул Губаха шахтерының кызы Миңҗамал була. Миңҗамал русча бик яхшы сөйләшә һәм, күрәсең, бик яхшы характерлы да була. Миңҗамал яшь кызлар ролен дә, карчыклар ролен дә бер үк шат күңеллелек белән башкара, һәм кешегә булышырга, кешенең күңелен күтәрергә, кешегә ягымлы, яхшы сүз әйтергә дә хәзер тора. Вәлиев, ялчы булган елларында бик күп явыз һәм ямьсез сүзләр ишеткәнгә, артык тамак булган кешегә карата кулланыла торган кырын карашларны үз башыннан күп кенә кичергәнгә күрә, йөрәктән әйтелгән ягымлы сүзгә бәя бирә белә. Миңҗамалның ягымлы һәм кызу сөйләве, лак белән капланган кебек ялтырап тора торган кара чәчләре, пешкән шомыртны хәтерләтә торган кара күзләре аңарга ошый...
Тиздән Ибраһим Миңҗамалга өйләнә.
Абзасы юмартланып китә, яшьләргә кирәк-яракларын алырга ярдәм итә. Ул Ибраһимның хәзер «өлкән кешегә әйләнеп, тилелекне ташлавына» гомумән бик канәгать була. Ләкин Ибраһим, үзе бер тапкыр абзасына әйткәнемчә, «артистлык тормышының тәмен генә белә башлаган» була әле. Шуңа күрә ул буш вакытларын гел клубта үткәрә. Хәзер инде ул «баш режиссер»пы «ханнар тормышыннан» берәр драма куярга димли. Ничектер очраклы рәвештә Казанга барып чыккач, ул. Татар дәүләт театрында шул спектакльне күреп, бик кәефләнгән була һәм хәзер драма түгәрәгенең «баш артисты» буларак хан ролен уйнау теләге белән яна.
— Бик усал роль! — ди ул, хатынына кызып сөйли, — кешеләр бу ханнарның нинди канэчкеч булганнарын күрсеннәр. Мин аларга хан булып уйнап күрсәтим әле, — ди...
Клубта, Ибраһимның күзәтүе астында, ханның пан
цырларын, шлемнарын һәм кылычларын ясаган арада, өйдә чын-чынлап сугыш хәзерләнә. Миңҗамалның әнкәсе алар өйләнгән көннән бирле киявеннән риза булмый. «Совет власте кешеләрне иркәли генә» ди ул. Аның кияве гади генә бер кеше, ә үзен — алла белсен — әллә нинди акыллы баш, дип исәпли...
М
иңҗамал баштарак түзә, чыдый, әнкәсе белән бәхәсләшә, ләкин карчык кызының йөрәген ташны су ашаган кебек аз-азлап кимерә һәм, ниһаять, теләгенә ирешә дә: Миңҗамал уйга кала башлый, караңгы чырайлака, ә Ибраһим аның сорауларына һәм ялынуларына кулларын гына селкә:
— М
иңҗамал, син ханны бары тик мин генә уйный алганымны аңламыйсыңмыни? ди.
Һәм ул хан ролен уйнап чыга. Ул бик горур бер кыяфәт белән сәхнә буйлап йөри, каты кычкырып сөйли, аяусыз рәвештә кылычы белән кизәнә. Елка кәгазьләреннән ябыштырып ясалган кораллар чын алтыннан эшләнгән кебек янып торалар, ә катыргыдай эшләнгән кылычлар яңгыравык корыч кебек чыңлап торалар төсле тоела аңарга.
Бу спектакль турында шундый ук татар драма түгәрәге эшли торган Чусовая станциясендә дә ишетеп алалар, һәм Губаха артистларын үзләренә осталыкларын күрсәтергә чакыралар.
Чиксез нык шатланган Ибраһим хатынының кайгылы күзләренә игътибар итми,
— Чусоваяга — гастрольгә барабыз!—ди...

Ә өйдә аны давыллы бурап көтә. Кире беткән кайнанасы үз теләгенә ирешә. Ачуланган, хурланган, акырын гына елый торган Миңҗамал, ниһаять, Ибраһимның алдына:
— Икенең берсен сайла
: я ирем булып каласың, яки — артист буласың... һәм ул вакытта гомумән үзеңә үпкәлә, — ди.
Ибраһимның башында уңыш исереклеге бетмәгән була әле: аның күз алдыннан алтынлы бер күренеш булып хан ролендәге артист Вәлиев үте
п китә. Ул, тешләрен кыскан хәлендә, сайлый:
Әгәр дә эш шулай тора икән, мин артист булам! ди ул.
Хатыны белән аерылышканнан соң, әлбәттә, өйдә калы
п булмый инде. Абзасы, кызганып, мондый тәкъдим ясый:
— Малай, сиңа каравы кызга
ныч бит. Әйдә, Лысьвага китик. Завод зур, һәм анда эш тә Губахага карагайда күбрәк булыр, — ди.
Лыс
ьвада, әлбәттә, татар драма түгәрәге барлыгына ышанган Ибраһим яңа җиргә күчеп китәргә бик тиз күнә.
Һәм, чыннан да, Лысьвада Вәлиев беренче эше итеп драма түгәрәгенә член булып керә. Дөрес, монда барсы да әле яңа гына оешып килә. Монда Губахадагы «баш режиссер» кебек җитәкче — энтузиаст та булмый. Шулай да монда да сәхнә дә, аңарда үз-үзлегеннән өйрәнгән декоратор буяган киндер урман һәм павильон да була, монда да репетицияләр вакытында, папирос-махорка төтеннәрен бөрки-бөрки, клуб артистлары акыралар, бүлмә балык каклау урынына ошап тора. Күп вакыт үтми, бер көнне Вәлиев үзенең шаян башына суга — күкене карчыгага алмашканлыгына төшенә: Губахада аңарга каппаиасы комачауласа, монда абзасы комачаулый башлый.
Абзасы Ибраһимга репетициягә йөрүне тыя, энекәшен «шөкранасызлыкта» гаепли...
Башта
Ибраһим каршы тора, бирешми, соңыннан ул чишелеп китә:
— Син
нинди оста, ди, соң? Син бит кисеп кенә бирәсең, ә билне мин бөгәм, мин тегәм. Син бит ялчысыз калмас өчен генә монда килдең. Мин сиңа ялчылык итмәдеммени? Әлбәттә, иттем. Син мине кыерсыта идең, һәм мин һәммәсенә дә чыдап килдем — үз абзам бит, дип чыдадым, аның өстенә мин ачуланышырга яратмыйм. Ә хәзер менә миңа артист булырга комачауларга теләгәч, монысына инде түзеп тора алмыйм!
Ул, заводка китә дә, грузчик булып эшләргә тотына. Аңарга си
н «оешмаган» кеше, диләр, шуннан соң ул металлистлар профсоюзына керә.
Абзасы аны ул эше
ннән чыгарырга тырышып карый.
— Эх, егет, эшең җ
иңел түгел. Әйдә, чыннан да бергә эшлик әле, ә? — ди ул.
— Бәйләнмә! — ди, горурлык белән Ибраһим.— М
ин хәзер металлист, аңлыйсыңмы?
«Металлист» дигән сүз Ибраһимга беренче, ишетүдән үк ошый — ул эре һәм көчле яңгырый, аннан соң ул үзен дә нык кеше итеп сизә. Ул тырышып эшли, аңарга беркем дә акырмый, беркем дә а
ны битәрләми: завод җирендә ул үзен аякларына нык басып тора торган зур һәм көчле кеше итеп сизә. Тәэссоратларның яңалыгы бераз вакытка хәтта сәхнәдә уйнау һәм гомумән үзен артист итеп хис итү омтылышын да читкә этеп тора, аннан coң, дөресен әйткәндә, сәхнәдә уйнарга вакыт та булмый. Ә аннан соң Ибраһим Миңҗамалны һаман ешрак-ешрак исенә төшерә башлый, аңарга аның шомырт җиләге кебек кара күзләре, ягымлы тавышы җитми. «Чынлап алганда ул аңардан нигә китте соң әле? Клуб сәхнәсендә берничә роль уйнар өченме? Канэчкеч ханның алтын путаллы кәгазь ябыштырылган киемнәрен киеп, көязләнеп йөрер өченме? Бу рольләр һәм клуб ыгы-зыгысы аңарга Миңҗамал белән якын булудан мөһимрәкмени?»
Көз көне Вәлиевне Кызыл Армиягә чакыралар. Призыв пункты Усольедә була, Губаха станциясе юл өстендә генә тора. Вәлиев шунда поезддан төшә.
Түгәрәкнең «баш режиссеры», татар мәктәбе укытучысы үзенең «баш артистын» бик җылы каршы ала, ә теге исә, дулкынланып, барсын да сөйләп бирә.
— Сиңа Миңҗамал белән сөйләшергә кирәк— менә шул!—ди режиссер...
Вәл
иевне армиягә алмыйлар, аның «үлчәве килми». Лысьвага ул Минҗамал белән кайта, драма түгәрәге белән бәйләнешен яңарта һәм тагын уйный башлый.
Ял вакыты җиткәч,
Ибраһим хатыны белән кайнагасы янына бара. Кайнагай, Лысьвадагы тормыш турында ишеткәч, кискен итеп: «Андый җирдә бер генә башак та үсмәячәк», ягъни андый тормышның перспективасы юк, ди. Чыннан да яшь һәм тулы куәтле кеше яхшы профсоюзда — металлистлар профсоюзында тора. Ләкин, яхшы күңелле кешеләр, карагыз инде, ул нинди металлист, ди соң? Ул грузчик, акылы һәм сәләте белән түгел, бәлки бары тик үзенең мускулатурасы белән генә эш итә торган квалификациясез эшче. Mенә ул, мәсәлән, корыч коючы булса иде, ул чагында чагыштырырга да ярамый — дәрәҗә кая күбрәк булыр иде!
Кузгатылып җибәрелгән
Ибраһим, алайсаң кайнагай корыч коючыларның ничек эшләүләрен күрсәтсен, ди. Һәм менә Вәлиев Чусова я заводы мартеннары янында булып чыга инде. Күп еллар үткәч, ул Чусовая мартеннарын искергән әйберләр, дип атар инде, ләкин аларны беренче тапкыр күргән вакытымда аңарга корычның кайнавы әкияттәге бер күренеш булып күренә. Металл үзенең куәтле көченең дәһшәтле яктылары беләп кешеләрнең күзләрен камаштырып болай котырыр, дип кем уйлаган соң.
Бу утлы көч белән сихерләнгән Вәлиев телсез булып катып тора. Бу көчне берни дә авызлыклый алмас кебек тоела аңарга. Карана
торгач, Валиев ул көчне кулга алганлыкларын, аның белән идарә иткәннәрен аңлый. Мич алдында кешеләрнең кара фигуралары, һпчбер куркусыз, әрле-бирле үткәләп торалар, проба алалар, әледән әле «Яп!» яки «Ач» дигән сүзләр яңгырый. Мич капкачлары, чыелтап һәм блоклары белән дөбердәп, бер төшәләр, бер менәләр; ә боеручан йөзле корыч коючылар мичнең ут белән кайнап торган авызына бер-бер артлы ягулык ыргыталар, үзләренә буйсынган кебек итеп мичне күзәтәләр, — һәм, ниһаять, корычны алу башлана.
Кысан читлегеннән ычкынганнан соң корыч шарлавык кебек булып гөрелтәргә тотына. Ул дөбердәве һәм гөрләве белән бөтен цехны тутыра. Ул заводның карт стеналарын кызгылт-алтынсу төстәге яктылык белән яктыртып җибәрә, — һәм бу гөрелтәп ага торган агымны туктатырлык, һәм бу бик якты булып кабынган утны сүндерерлек көч юк кебек булып тоела. Ләкин андый көч бар — аның өстеннән хуҗалык итә торган кешеләрнең кара фигуралары — аларның тулы хокуклы командирлары менә шулар. Мастер сигнал бирү белән, корыч гөрелтәвеннә
н туктый, ут сүнә һәм металл белән тулган гаять зур чүмечнең дәү авызы гына кешенең нинди искиткеч давылны буйсындыруына шаһит булып тора.
Корыч коючыларның тирләгән һәм каралган йөзләрендә Ибраһим кешеләрнең хезмәтләреннән горурлану күрә. Алар бүген нинди «марка» чыгуы һәм плавка нинди булуы турында саран гына сүз алышалар.
Ул кайнагасына:
— Корыч коярга телим!—ди, һәм үзен заводка эшкә кабул иткән көнне үзенең язмышын сайлаганлыгын аңлый.
Бу завод Демидовлар заманында, XVIII йөзнең башларында ук салынган карт заводларның берсе була. Андагы җиһазларның күбесе бик борынгы. Мәсәлән, шул ук засло
нкалар гадәттән тыш примитив төзелгән була. Заслонканың авырлыгы ун пот булып, аны өч кеше тарта. Ибраһимны заводка заслонщик итеп алалар. Башта аңарга бик нык ис тия, ләкин мич янында ярдәмче эшче булып эшли торган кайнатасы аны тозлы су эчәргә өйрәтә: тозлы су эчкәннән соң тир ныграк чыга һәм кеше җиңеләеп китә. Ике атнадан соң яңа заслонщик цехның һавасына күнегә һәм корыч коючыларның эшенә көйләшеп карый инде. «Заслонщик нәрсә ул, тизрәк корыч коючы ярдәмчесе булсаң иде!»
Ул «Ач!» дигән команда бирелү белән үк заслонка шунда ук күтәрелә һәм «Ян!» дигән команда булу белә
н төшә торган итеп эшләргә тырыша. Өч айдан соң инде заслонщиктан беркем дә, берничек тә зарланмый, һәм аны корыч коючы ярдәмчесе итеп күчерәләр.
Өенә кайткач ул Миңҗамалга горурлык белән:
— Менә мин корыч коям инде! Тиздән корыч коючы булам, үзем эшли башлыйм! — дип хәбәр итә.
Хатыны кәефләнеп, көлемсери генә:
— Болай булса театр уйнап йөрергә вакытың да калмас инде синең, — ди.
Вәлиев:
Нигә ара-тирә уйнамаска?—дип җавап бирә.
Алар, Миңҗамал белән, берничә тапкыр клуб спектакльләренә катнашалар, ләкин бу спектакльләр һәммәсе дә якшәмбе көннәрендәге пикникларны хәтерләтәләр: урманга яки елга буена барып, тамак ялгап, чәй эчеп кайтасың, ә өйгә кайткач үзеңнең кайда булганыңны да еш кына хәтерл
и алмыйсың.
Вәлиев үзе корыч коя башлагач, бер көнне клубта кемнеңдер:
— Бүген безнең корыч коючы Ибраһимыбыз сәхнәдә уйнады...
дип сөйләгәнен ишетә.
Вәлиевнең шул таныш булмаган кешене кочаклыйсы килеп китә — «безнең корыч коючы» дигән сүзләр искиткеч ягымлы яңгырыйлар. Кинәт ул һәммәсенә дә төшенә: аның усал кайнагасы әйткәнчә, бу театр белә
н «җенләнү»дә аның уянып килә торган рухани көчләре үзләре өчен чыгу юлын эзләгәннәр; бу үз-үзен сынап карау булган — елга да үзе өчен юл эзли, ә кеше үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен берьюлы белә алмый бит. Ибраһимның язмышы корыч!—дигән бер сүзгә туплапган икән. Ул корыч коючы — менә кем ул!..
Ул тимер конструкцияләрнең чиксез өлкән иңсәләрен күтәреп тора торган дәү цехка гашыйк кеше күзе белән карый. Мич белән
идарә итү аңарга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Ул бик катлаулы бу аппаратураның һәрбер частеның нәрсәгә билгеләнүенә бик тиз төшенеп ала, регуляторның винтын горур бер ышаныч белән бора һәм көлемсери: «Әйтергә генә ансат бит — гади бер хәрәкәт итәсең дә әллә нинди хикмәтләр эшләнә!»
Берничә
ел эчендә Вәлиев барлык мичләрдә дә эшләр карый, ул һәрбер «холкын» өйрәнеп ала һәм бу аңарда үз-үзенә ышануны көчәйткәнән-көчәйтә бара.
Утызынчы еллар башында заводта мичне бер квадрат йодыннан алты-җиде тонна корыч алалар. Ләкин күршедәге мич бу саннан
Квадрат под — мичнең төбе шулай үлчәнә.
аз гына арттыру белән үк, Вәлиев: «
Ә мин алда булырмын! Корыч миннән зарлана алмас» дигән нык теләк беләп кызуларга тотына...
1937 елны ул бер көнне квадрат метрдан унике тонна корыч бирергә була — һәм бирә дә.
Күперчекләрдә дистәләрчә кешеләр баски торалар һәм түбәнгә — металлның бу — дө- бердаүчә
н ак ярсу агымының улак буйлап агуын, чүмечнең гадәттәге сызыктан һаман югарырак тула баруын күзәтәләр. Гөрелтәп торган күперчектәге Вәлиев хәзер улаклар буйлап таралып, зур һәм киң тормышка хезмәт итү өчен мастерларның кулларыннан-кулларына китәчәк канлы-алтынсу металл акканны карап тора.
Эшчеләр үзләре
нең урыннарына таралыша-таралыша:
— Шәп! Ме
нә дигән корыч!
— Бер сүз белә
н әйткәндә, Вәлиев үз эшенең артисты, — диләр.
Ибраһим бу сүзләрне ишетә һәм аның йөрәге тагы да кызуырак тибәргә тотына аның өчен моннан да кыйммәтрәк мактау булуы мөмкинме соң!..
Клубта Вәлиев шундый горурлык белән өсте
нә кигән, алтын һәм көмеш путаллы кәгазьләрдәй эшләнгән хан панцыре һәм шлемы, балачак һәм яшьлек күренешләре, туган Мишә елгасы, балык каптыру, таллыклар, яшел болынлыклар ерактагы истәлекләр дөньясы булып кына кала.
А
ның каравы ул хәзер музыканың нәрсә икәнен белә. Бер көнне аңарга завод шәһәрчегендәге балалар музыка мәктәбендәге концертта булырга туры килә. Пөхтәләп киселгән чәчләре маңгайлары өстенә төшеп тора торган, өсләренә матроска киеп, пионер галстуклары таккан бу ун яшәрлек балаларның — завод эшчеләре белән хезмәткәрләренең балаларының— ак һәм кара клавишалар буйлап бармакларын тиз-тиз йөртеп пианинода уйнаулары Вәлиевне бик нык әсәрләндерә. Җырларны маршлар, вальслар алмаштыра һәм балаларның йөгерешен йөрүләре кебек әле әкрен, әле җиңел булган тавышлар аның йөрәгенә шундый нык тәэсир итәләр, аның үзенең дә уйныйсы килә башлый. Ул анда дәресләр булмаган чагында, үзенә балалар музыка мәктәбенә килергә рөхсәт итүләрен сорый.
1941
нче, яңа ел көнне, атаклы стахановчы Вәлиевнең квартирасына, заводтагы гадәт буенча, махсус делегация килә. Аңарга бүләкләр: вино һәм чәчәкләр китерәләр. Миңҗамал кунакларны ягымлы йөз белән каршы ала, ләкин гафу үтенә: «Ирем өйдә юк» — ди.
— Кайда соң ул? — дип сорыйлар.
Вәлиевне
ң алтынчы класста укый торган өлкән кызы, хәйләкәр генә елмаеп,
— Ул, м
өгаен, музыка мәктәбендәдер, — ди.
Корыч коючы чы
ннан да музыка мәктәбендә булып чыга. Котлап килүчеләр аны пианино янында күрәләр. Ул калын бармаклары белән клавишаларга тупас кына суга һәм карлыккан каты тавыш белән авыз эченнән генә җырлый.
Вәлиев балаларча канәгатьләнеп:
— Ме
нә... ипанппода татарча уйнарга өйрәнәм, — ди. — Я сез ни карап торасыз? Мин татар җырларына көй эзлим бит.
Завод многотиражкасы фотографы лейкасын шартлатып куя һәм корыч коючы
ның канәгать йөзен һәм аның пианино өстендәге авыр бармакларын төшереп ала.
Советлар Союзына фашистлар Германиясе һөҗүм иткән кө
н Вәлиевнең бөтен гомеренә хәтеренә урнашып кала. Вәлиев митингдан борчылу белән һәм кара фашистлар урдасына нәфрәт беләп тулып кайта. Аның хәрәкәтчән, арык йөзе шундый әсәрләнгән була, очраган кешеләр аңарга әйләнеп карыйлар.
Ул үзенең нәфрәт тулгап ачулы аңы белән:
— Безне сугышырга мәҗбүр иттеләр, алай булгач, без барлык җирдә дә һәммәбез дә сугышырбыз! — дигән карарга килә: — Мичләр янында да сугышырбыз!
Вәлиев:
— Сталин сорый, фронт сорый, шулай булгач эшләрбез! — дип кабатларга ярата торган булып китә һәм һәммәсеннән дә элек «вакытка тотынырга» кирәк икәнен берьюлы тошепү өчен ул «үз эшенең артисты» була да шул.
— Вакыт та — шул ук корыч бит! — ди ул үзенең бригадасына. — Вакытны югалттың
— димәк, корычны югалттың!
Ты
ныч, бәхетле вакытта планны үтәгәнгә һәм арттырып үтәгәнгә күрә Вәлиев һәрвакытта да беренче сафта бара. Ләкин аның цехында эш, хәер күп кенә бүтән мастерлардагы кебек үк, тигез генә бармавы: бүген — түбәнрәк сан, иртәгесен — югары сан булып, тирбәлгәләп торуы беркем өчен дә сер булмый. Айның беренче яртысында «куа башлау»дан тотынып, икенче яртысында «кызуны өсти төшү» гадәткә әйләнеп киткән дияргә була инде. Алай булгач айны бердән үк тигез хезмәт кызуы белән, ягъни гади итеп әйткәндә — графикны үтәүдән башлау күпкә яхшырак ич. Менә шунда ул ныгып ала да, Мичен сменадашы Дмитрий Сидоровскийга тапшырган чагында, ул үзенең миченең аз гына да гаебе булмавын, үзенең өстендә бернинди дә бурыч асылынып тормавын белә.
Ул вакытны торган саен кыюырак кыса башлый. Бер көнне ул плавканы, графикта билгеләнгән 9 сәгать урынына, 7 сәгать 20 минут эчендә үткәреп, 1 сәгать 40 минутка экономия ясый, бер квадрат метрдан 12,8 тонна бпрә. Вәлиев бригадасын котлар өчен райкомнан киләләр, һәм кемдер: «
Ә тагын да тизрәк бирә алмыйсызмы?» дип сорый. Вәлиев: «Бирербез!» дип, бердән кабынып китә.
Аның сменасы инде бетә, өйгә кайтып китәргә ярый, ә ул цехта кала да мичкә һәм плавканы 6 сәгатьтә 20 м
инут эчендә чыгара. 1942 елның февралендә цех начальнигы Пекалев Верхисетның «бөтен Советлар Союзы белә торган» атаклы корыч коючысы Нурулла Базетовны корыч коючыларга үрнәк итеп китергәч, Вәлиев кыза: «Нурулладан да узарга була. Ул да татар, мин дә татар, ул да минем шикелле үк кеше бит... Эш нидә соң? Мин фронтка тагын да күбрәк корыч бирә алам!» ди...
Ул үзенең көчле якларын да, шулай ук файдаланылмыйча ята торган ресурсларын да һәммәсен дә исәпкә ала... Ул м
иченә форсункаларны сүндермичә төяп — бу мәшәкатьле эш, ләкин аның каравы мич суынмый. Ул мичкә төйи торган завалка бригадасын бу операцияне тиз һәм җитез башкарырга өйрәтә. Ул ягулык өзлексез бирелеп торуын күзәтә, ул үзенең мичен һәрвакытта да югары температурада тота. Дәһшәтле сугыш көннәрендә Вәлиев корыч коючының сәнгатендәге төп нәрсәле — планканың уңышлы чыгуын алдан хәл итә торган нәрсәле — доводканы кайчан башларга кирәк булган моментлы төгәл билгеләүне сизә һәм аңар тиешенчә бәя бирә башлый. Корыч коючыларның кайберсе доводканы я артык иртә башлыйлар, я металл җылынганын артык озак көтеп торалар — һәм һәр икесендә дә бу кыйммәтле форсатны кулларыннан ычкындыралар... Юк, Вәлиев бу моментны тотып ала белә, бер генә минутын да әрәм итмичә эшли һәм мичен дә саклый белә — ул миченең сводын бер өзлексез күзәтеп кенә тора, ул аңарга шаярырга бирми...
Ибраһим Вәлиев март аеның бер көнендә 13,5 тонна бирә. Мичне үзенең сменадашы Дмитрий Сидоровскийга тапшырган чагында: «Ничего, эш һаман алга бара!» дип көлемсерәп куя
, ә кичен үзенең сменадашы Дмитрий Сидоровскийның —15,3 тонна алганлыгын белә... Вәлиев шабыр тиргә бата, ул, дөресен әйткәндә, Сидоровскийдан мондый җитезлек көтмәгән була. Верхисст заводы белән ярышырга булгач, бу соры күзле тыныч кеше үзепең тойгыларын һәм теләкләрен бернәрсә белән дә белдермәгән иде — һәм менә нинди алга ыргылды ул!..
Иртә белән Вәлиев, Сидоровс
кийны котлап, аның кулын кыса һәм шунда ук:
— Шулай да мин си
ннән уздырам!—ди. Ул миченә бик пөхтәләп төйи, шахтаның сыйфатлы булуын күзәтә, температураны югары тота һәм плавка вакытын тагын кыскарта, һәм көннәрдән бер көнне 15,6 тонна ала. Корыч коючының йөрәге горурлык белән тибә башлый: ул 14 тонна бирә торган Нурулла Базитовтан узып китә!..
Хәзер инде аны С
идоровский котлый, Дмитрий елмаеп, үзенең гадәттәге тыйнаклыгы белән мактый, һәм артык бер генә сүз дә әйтми — аның характеры шундый була шул.
Цех ашханәсендә утырганда аның турында Вәлиев «Тагы
н бернәрсә уйлап чыгарыр әле, дип уйлый. Сидоровскийны ул инде шактый күптәннән белә һәм, үзенең үткер, тынгысыз сизүе белән, аңарда үзендә булмаган характерлы сыйфатларны һәрвакытта да сизә килә.
Тәвәккәл булырга күнеккән Вәлиев тиз хәл кылырга ярата, ә С
идоровский — Псков өлкәсенең зәңгәр күзле егете — акырынрак хәл итә, ләкин ул чыннан да нәкъ хәл кылырга кирәк булгап моментта хәл итә. Вәлиев Сидоровский һич тә көтелмәгән уңышны шундый ук үз-үзенә нык ышанган тынычлык белән бирер дип ышана. 1942 елның мартының икенче яртысындагы төндә, Сидоровский бер квадрат метрдан 15,9 тонна корыч алган төндә, ул нәкъ менә шулай булып чыга да. Хәзер инде атаклы Нурулла Базетов кына түгел, бәлки Нурулладан уздырган Вәлиев тә артта кала. Гигант заводта гына түгел, бәлки гомумән бөтен Уралда мондый рекордлар булмый әле. Заводның атаклы ике корыч коючысы өченче корыч баһадиры — Нурулла Базетов белән очрашырга карар кылалар.
Завод банкетына
Нурулла үзенең бригадасы һәм цехы җитәкчеләре белән бергә килә.
К
ечкенә генә буйлы, арык гәүдәле, бик хәрәктчәи каракучкыл йөзле Нурулла үзе белән ярышучылары белән бергә почетлы урында утыра. Ул үзен йомшак һәм вәкар тота. Вәлиев белән Сидоровский үзеннән узып киткәнче үзенең ничек итеп рекорд бирүгә ирешкәнен бик теләп һәм кызыклы итеп сөйли. Вәлиевкә Нурулла ошый, шулай да, аңарга Нурулла нәрсәнедер әйтеп җиткерми һәм үзен һич тә җиңелгән итеп санамый кебек тоела.
Вәлиев борчылып:
— Әллә булмаса эчертеп исертикме үзен,— дип тәкъдим итеп карый, — бәлки шул чакны ул күбрәк сөйләп ташлар иде, — ди.
Ләкин шул чакны Нурулла урыныннан тора да болай ди:
— Вәл
иев мине ярышка чакырса, мин бик шат булыр идем. Ярышсыз һаман да бер урында таптаначаксың, ә таптанырга ярамый...
Ибраһим Вәлиев, Нурулланы бик ук ышанып җитмәгән күз белән күзли-күзли, аның сүзләрен игътибар биреп тыңлый. Ләкин Нурулла: «Уралмаш белән булган ярышта без җиңәрбез дип ышанам!» дигәч, — Ибраһим Вәлиев сикереп тора да, кызып, һәрбер сүзен өзеп-өзеп сөйләргә тотына:
— Мин иптәш Базетов безне узып китә алмас дияр идем! Без хәзер алда барабыз һәм һаман да алдынгылар булырбыз! Кайбер кешеләр безнең заводта шартлар яхшырак һәм шуңар күрә без корычны күбрәк б
ирә алабыз, диләр. Алайсаң, иптәш Базетов, болай итик: мин ике көн синең мичеңдә эшлим, ә син минекендә эшлә. Менә шунда карап карарбыз, кем беренче булыр икән?
Дмитрий С
идоровский һаман да элеккечә, тыныч кыла итеп, «Кемнең беренче урынга чыгуы турында сөйләргә иртә әле» дип куя. Ул үзенең кыска гына речен:
— Башлычасы — безнең уңышларыбыз
ны ныгытып беркетү һәм барлык корыч коючыларны да безнең белән бер; төсле эшләтү, — дип бетерә.
Барсы да сүзнең тагы
н кем турында барганын аңлыйлар: Нурулла белән ярышкан арада, корыч коюда тиз эшләүләре белән танылган Ефим Узких, Ибраһим Вәлиев, Александр Кузьмин цехта үзләреп бик яхшы эшләүчеләр итеп күрсәтәләр, беренчеләр сафына чыгалар, һәм бар нәрсә дә аларның тирәсе һаман киңәя башлаячагын раслый.
Шула
й итеп Вәлиев белән Нурулла Базетов ярышыннан ике заводның — икейөз яшьлек карт завод белән Сталинчы бишьеллыкларның яшь гигантының ярышуы туа. Ике заводта да, кечедән алып олысына кадәр барсы да, җиңүчеләргә легендарь Өченче гвардия дивизиясе байрагы тапшырылачагын беләләр. Ибраһим бу байракның сабын кулы ничек кысып тотачагына хәтле бик ачык күз алдына китерә. Ул байракка шундый якын булыр, куе кызыл төстәге хәтфәнең йомшак һәм авыр җөйләре аның яңагына тиеп торыр һәм байрак ягымлы туганы кебек янәшә басар, дип уйлый Вәлиев.
Вәл
иев Беренче бишьеллык исемендәге киң мәйданга чыга. Заводның төп ишегеннән, киң агым булып, якты сибелә. Бу утлар — җемелдәп торган кар өстендә җиңү хөрмәтенә эшләнгән капка кебек, ә Идел буендагы авылның батрак малае Ибраһим Вәлиев бу алтын капканың ачкычын күтәреп бара төсле тоела.
Тиз плавка осталыгы аңарга моңарчы хәзерге кебек ачык булыш күренгәне булмый әле. Ул, мәсәлән, газны тигез ара белән ешрак күчерергә кирәк икәнлеген уйлап таба, һәм билгеләнгән вакыттан тыш бер генә минутның да әрәм китмәвен бик нык күзәтә башлый. Ул мичтәге җылылыкны регулировать иткән чагында мичнең заслонкасын күгәрү кебек, бер караганда бик кечкенә булып күренә торган, нәрсәне дә игътибарсыз калдырмый. Заслонканы нигә вакытыннан элек, ачарга, д
и. Хәтта берничә секундка гына булса да мичкә үтеп кергән салкын һава да аның температурасын төшерә бит. Мичкә төягәндә дә ул бер төрле яңалык кертми, ә гади генә итеп бар нәрсәне дә үтә яхшы бутый һәм шуның өчен дә ул шихтаның сыйфатына гадәттән тыш бәйләнә. Аның 3 миченә начар шихта биреп кенә карасыннар — нигә алай иткәннәренә үкенеп бетә алмаслар: сугыш корычы кою ул изге эш битм җебегән кешеләрдә ул плавкага комачаулау теләген бетерә белер Вәлиев!
Вәлиев тәҗрибәгә ба
р ул, шуңар күрә дә, бер урында катып калып, искергән һәм нидә үзләреп тикшереп карауны таләп итә торган һәртөрле технологик схемалар белән кыю рәвештә бәхәсләшә ала. Технологлар фикеренчә, мичтә углерод күп янса, металлның сыйфаты начарлана. Ә Вәлиев киресен әйтә: металл яхшы кайнаганда, углерод, теләсә ни кадәрле яна бирсен, аңардан металлга зарар килми, ди, һәм ул, цех начальнигына үзенең хаклы икәнлеген раслаганнан соң, үзенчә эшли башлый...
Корычның маркасы барлык расчетларга тәэсир итә. Аны маршрут ноктасы итеп эш иткәне хәлдә, Вәл
иев һәрвакытта да үзен рулевой кебек хис кыла.
— Металлга мин — хуҗа!—ди ул.

Һәм, тырыш хуҗа кебек, эшендә ул тынычлана белми. Пробадан пробага кадәр булган вакыт, газ күчерү, җылылыклы регулировать итү — боларның һәммәсен дә ул бик сизгерлек белән секундлап үлчәп куйган һәм вакытның аз тынасын да бушка әрәм итәргә теләми. Әгәр дә ул кемнең дә булса уйчанланып таркау гына тәмәке төрә башлаганын күрсә, үзенә хас булган кызулык белән аңарга чәнчеп усал гына берәр сүз әйтә — аңарда андый сүзләр һәрвакытта да табылып тора.
Ул «акырын Кыймылдаучылар
»га, төшеп калган кешеләргә гомумән чирканып карый, ул өлгерлеккә гашыйк. Аның турында кешеләр:
— Бу үзен дә кызганмас
, диләр.
Һәм, чыннан да, цехта аның артыннан күзәтеп торырга ярый. Ул бөтен җаны-тәне белән хәрәкәт итә, бөтенләй диярлек утырып тормый. Әле приборлар янында — газны күчерергә, ягулыкның тигез агым булып бирелүен күзәтергә, температураны тикшерергә кирәк. Әле ул: «Проба алырга кирәк» дигән знак бирә. Идәннең тимер плиталарына кызган чүмеч каплана. Корыч тамчылары югары сикерәләр, яңгырап китәләр, йолдызсыман фонтан булык, төрле якка чәчеләләр. Идәндәге сөтсыман аксыл корыч кисәкләре бик тиз арада куе кызыл төскә керәләр, һәм бары тик корыч коючылар гына үзләренә генә хас булган сизгерлек һәм күз белән, аның буенча мичтә сугыш машиналары өчен югары сыйфатлы корыч коелуын беләләр.
Менә пробаны алып китәләр. Вәлиев корымланган битеннән тирен сөртә, тирән итеп сулый, зәңгәр пыяласын кесәсенә сала, аннан соң
, кулларын күкрәге өстепә куеп һәм аягып аз гына алга суза төшеп, берничә секундка хәрәкәтсез кала. Ләкин аның арык аркасы мачта кебек төз; ул болай хәрәкәтсез генә түгел, ул колак салып тыңлый, исәпли, чамалый — һәм кинәт арык, җиңел гәүдәсенең бер борылышы белән үк я заслойканы күтәрә торган педальгә, яки идарә итү регуляторларына юнәлә. Аның бер ноктага төбәлгән ачык йөзенең кыяфәте, һәрбер хәрәкәте, йөреше, йөгереп баргандагы кебек үтә тиз кузгалып китүе — болар һәммәсе дә аны, җырчы үзенең тавышының үтә оста агышы белән соклангандай, металл кызуы белән сокландыра. Ул һәрвакытта да цехта, үзенең миче янында, ул бөтене белән үзенең бөтен асылының иң якты гәүдәләнүе булган ялкынлы хезмәтенеке.
Шулай, нык бирелеп эшләве беләп үзенең бөтен бригадасын ияртеп, Вә
лиев металл һәм вакыт белән идарә итә. Этәр дә фасонлы кою өчен технология буенча 9 сәгать 1.5 минут бирелсә, ул вакытны 7 сәгать 5 минутка кадәр кыса, ә вакыты-вакыты беләп 4 сәгатькә дә сыя.
Нурулла Базетов белә
н ярышканга кадәрге — март аендагы рекорд сан булган бер квадрат под метрдан 13,5 тоннадан Вәлиев майда 17 тонна корыч алуга ирешә.
Яз көне ул фронтта үзенең туган энесе Ваф
ин Галинең батырлар үлеме белән һәлак булуын ишетә. «Правда» газетасында Вәлиев Вафинның Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе турыпда укый.
Вәл
иевнең семьясы озак вакыт моңлы бер тынлыкта утыра.
Өстәл яны
нда Галинең хатыны үкереп елый.
— Эх, туктасана, — ди аңарга Вәл
иев. — Балаларың белән сине хөкүмәт ташламас, аннан соң без дә булышырбыз... тукта, зинһар, тукта, — ди.
Ул, караңгы, ярсу уй белән һаман саен кыза барып, бүлмә буйлап йөренә.
— Бу әдәм ашаучы Г
итлер белән минем үземнең исәбем бар, бүген мин аңарга җавап бирим әле. Миңҗамал, менә күрерсең әле! — ди ул.
Һәм завод газетасында «Вәлиев яңа рекорд куйды: 17 тонна корыч бирде» дигән хәбәр басыла.
Беренче май көнендәге цех мит
ингысында Вәлиев трибунага менә. Аның күзләренә энесенең йөзе карый кебек тоела.
Ул бөтен
цехка:
— Г
итлерның бугазына без корыч коярбыз! — дип кычкыра һәм аның ачулы тавышы каты яңгыран, көчле алкышлар эчендә күмелә.
Корыч коючылар Вәлиев
нең сүзләрен корымланып беткәй каты куллары белән алкышка күмәләр.
— Әйе, кө
не-төне ага торган Урал корычы белән бу кеше ашаучы Гитлерның һәм аның барлык шайкасының бугазын капларбыз! — диләр алар.
Ибраһим Вәл
иев үз гомерендә бик күпне күргән кеше, үзенең эшче профессиясенә менә дигән хуҗа кеше, партиясез булгапы хәлендә, барлык вакыйгаларны да партиячә аңларлык дәрәҗәгә күтәрелгән кеше. Тормыш кешене өйрәтә һәм ничек кенә итеп өйрәтә икән әле!
Сталин исемендәге клубның зур залында, кып-кызыл хәтфә скәтер җәелгә
н озын өстәл тирәсендә, барлык ярышучылар да җыйналган көн килеп тә җитә. Ибраһим Вәлиев, Дмитрии Сидоровский һәм Нурулла Базетов, өчесе дә, бик вәкар һәм тантана белән утыралар. Халык аларга, батырларга караган кебек, иркәләп һәм горурланып карый.
Завод җитәкчеләренең сүзләреннән ярышта беренчелекне яшь гигант завод алганлыгы барлык кешегә дә билгеле булганнан со
ң, Вәлиев шатланып: «Боз оттык! Я... алай булса мин оттым була бит!» дип уйлап куя.
Ул түзә алмый, үзенең яңак сөякләре чыгыбрак тора торга
н кызарган йөзеп Нуруллага таба бора, — җәя үлене узың бара торган атлы, кызган атын чак-чак кына тота төшеп, гадәттә шулай борыла. «Нурулла, синнән уздык! Хәзер менә ничек куып җитәрсең икән?»
Ләкин Нурулла бик тыныч утыра һәм ничектер үз-үзе
ннән генә кәефләнә кебек күренә.
Нурулланың үзенең сүзләрендәге кебек, инде әйтелгән сүзләрдәге кебек, барсы да ачык булып китә.
Әйе, яшь гигантның корыч коючылары шулай да бик яхшы эшли торган карт заводның корыч коючыларын
нан алгарак чыктылар. Ләкин Уралда әле моңарчы күрелмәгән рекордларның Нурулла Базетов дигән остасы булмаса, Ибраһим Вәлиевне һәм Дмитрий Сидировскийны рухландырган яңа рекордлар да була алмас иде.
Ниһаять, Нурулла Базетов тора һәм үзенең иптәшләренең уңышларына һәм үзенең тәҗрибәсе белән уртак эшкә ярдәм итә алуына шатланганлыгын әйтә.
Ул гәүдәсен турайта төшеп, сабыр гына ите
п:
Ә хәзер Вәлиев белән Сидоровскийның тәҗрибәсе миңа алга барырга ярдәм итәр, — ди.
Бу сүзләрдән соң Ибраһим Вәлиев тагын кабынып китеп болай дип куя:
— Әйе, бу бәйрәмдә берәү дә оттырмады, бар кеше дә отты!
Ул яхшы күңеллелек белән: «Әйе, әйе, бар кеше дә отты!..» дип уйлый, ә дәртләндереп чакыра торган шаян май җиле туп-туры аның битенә исә.