Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ШИГЫРЬЛӘРЕ

Чыгармамын мәңге исемнән...
Днепр. Днепр! —Читен хушлашырга.
Әй
, киң илнең шанлы кәүсәре!
Синен битен бүген буш та. тын да.
Ялкын атмый сугыш мәхшәре.
Минем җаным бүген давылланып.
Синең хисен белән исергән.
Суларыңның комга кагылганын

Чыгармамын мәңге исемнән.
Днепр
, Днепр! Җаным, балкы тагын.

Әй, киң илнең назлы, моң кызы!
Булды синең нурлы тамчыларын —

Баһадирның алтын йолдызы!
Сөеклемнең алтын балдагы
Конеп-төнеп зәһәр сугышларда

Һич вакыт та кулым талмады.

Илһам — ярдәм биреп булышканга

Сөеклемнең алтын балдагы.
Минут җитәр, җиһан тынычланыр,

Тынып калыр сугыш шаулары...
Кочышканчы, шулай кысы
п калыр

Сөеклемнең алтын балдагы.
Нурын сибәр сугыш мәйданында

Мәңге аумас җиңеш байрагы.

Нурын сибәр минем бармагымда

Сөеклемнең алтын балдагы.
Сөйли-сөйли көлке-сафсаталар,

Шау-шу килеп, каһәр, пыр-туза.

Такмазадан кызык танмасалар

Тирән моңга батып, җыр суза.
Саклаганда иркен канлы кырда,

Халык хакын, илнең бәхетен, —

Йөртә ул гел шулай, капчыгында

Үткен кайчы, үткен пәкесен.
Бәлки, бәлки тагы
н күрешмәбез,

Мин ич, җаным, тиңең — Иделдән.

Мамыксымап ап-ак күбекләрең

Чыгармамын мәңге исемнән.
Днепр, Днепр!
Күзне сихерләдең,

Минле көзге—сихер көзгесе.

Янгын, ял кыл, уттан җиңелмәдең.

Син суның да мәңге көчлесе!
Ярлар бантың яткан түтәлләнеп.

Акшар ташың, комың ишелгән...

Суларыңның томан күтәргәнен

Чыгармамын мәңге исемнән.
Сагынганда карап шатланырга

Бүтән бер дә ядкәр калмады...

Калды мәгәр минем бармагымда

Сөеклемнең алтын балдагы.
Болыт-болыт пушка т
өтеннәрен

Килде дә җил, кырга каулады...

Барды гизеп сугыш гөрелдәвен,

Сөеклемнең алтын балдагы.
Яулар сафын аткан вакытларда

Бер пулям дә читкә таймады, —

Минем белән чакма басышканга

Сөеклемнең алтын балдагы.
Иртән искән җилдә тирбә
нгәләп,

Уйный-уйный шәфәкъ нурында,—

Аксын җырым, аксын чишмә кебек

Парикмахер Сабир турында.
Ул җитез дә, көләч, шат та, елдам.

Кулларында — тарак, кайчысы.
Чәче
ң кырса, шунда башкаеңнан

Коеласыман дөнья кайгысы.
Килер дә ул, кырып, такырлатып,

Тукта, дисәң, Сабир каһарманмы
Кабакларча, чәчең китәрер,

Сыналганда сугыш кырында? —
«Ай чыкты» д
ип, соңра чапылдатып,

Аннан өйрән, немец шакалларны
Кашка сугып, көле
п җибәрер.

Пулеметтан ничек кырырта!
Оч син, җаным!
Ул тирәндә хәзер, еракта...
Чү,
ник, буран, җирне ләпердәтеп,

Яңгыр катыш һаман явасың...
Яз бит хәзер, көзне хәтерләтеп
,

Әрнеттерме йөрәк ярасын...
Ой, киң Днепр — җәүһәркәем,

Күңел түрем моңга уралды...

Кардәшкәем минем, җәүһәркәем

Көзге төнне синдә югалды.
Юк бит көчем кабат кайтарырга

Газап чигеп, уйлап, елап та...
Калды синдә мәңге сакланырга,

Ул тирәндә, хәзер еракта...
Жәй килер дә, тагы
н чәчкәләнер

Украинаның иркен даласы...
Т
өштәгедән шунда шәүләләнер
Синдә үлгән татар баласы.
Ой, киң Днепр, Днепр — җәүһәркәем,

Сөйлә, туган, килер буынга,

Кардәшкәем минем, Шәүкәткәем

Калды синең канлы суыңда...
Си
н дә, абыем, ир бул, сулып калма,

Ялкын яудыр залим башына.
Шәһит китте балаң сугышларда,

Туган-үскән йорты хакына.
Хәрәкәттәге Армия. 1944 ел


Ялкын аткан янгын каршысында

Сау-сәламәт чәчәк булырмы?
Кермә, кошым, монда — канлы кырга,

Яндырырсың мамык туныңны!
Гөрл
и сугыш, көйри бөтен нәрсә,

Без дә монда җиргә сыендык...

Ялкын, сөрем, янгын, төтеннәргә

Кермә, җаным, кермә сыерчык!
Оч сип, оч си
н, җилпеп, купшыланып,

Тыныч кырга, тыныч сахрага, —

Туган җирем табып, купчы, барып,

Купчы барып минем капкага.


ТИМЕРКҮГЕМ
Тамч
ы-тамчы чытып биткә бәреп,

Кашып какты тыныч ак каеп...

Ауды җиргә, уктап тишкәләнеп,

Тимеркүгем — уйнак аткаем...
Яулар сафып басып, турап барып,

Ыргылганда шаулы далага, —

Читен дә соң шунда, туганнарым,

Калса башың шулай бәлагә...
— Ой си
н, аткай, җитәр, газапланма,
Кулым белән атыйм үзеңне!
Ошап безгә, ошап каһарманга,

Нык каршы ал син дә үлемне!
Портыбызга төш тә
, симез, тәмле,

Татлы җим ал, мамык җыеп чык.

Сорар булса әнкәм минем хәлне,

«Ул сау» диген, җаным, сыерчык!
Вакыт җитәр, сугыш корымнарын

Искән җил дә өстәп кагышыр...

Туган кырым, туган болыннарым

Минем беләп тагын кавышыр.
Төшсә дә тик мо
нда, сугышларда,

Чәчкә кырау, биткә җыерчык,

Көчем бөтен минем, сулыш барда.

«Ул шат» диген, җаным, сыерчык!
«Я
, хуш» дидем, күзем төшермәдем,

Ялкын сулап наган атылды...
Аттым шулап матур, сөлек тәнем —

Тимеркүгем — җитез атымны...
Киртә бармы җирдә минем күккә,

Ялкын җанлы ашкын балага?
В үтәп айгыр — бүтән тимер күктә

Очтым тагын иркеп далага!
Дымны, чыкны, капны тарта-тарта

Басып калды нәфис ак каен...
Ятып калды дымлы сахраларда,

Тимеркүгем — уйнак аткаем.