ШИГЫРЬЛӘР
М. САФИН
СУГЫШ КЫРЫНДА
Узды сугыш
Бу кырлардан,
Тик калды тынлык,
Ә бер читтә
Ята егет
Кулларын сузып...
...Пилоткасын
Кемдер алып
Түшенә салган,
Әйтерсең лә шушы көйгә
Йокыга калган.
Вак болытлар арасында
Ай көлеп йөрй,
Ул ахыры
Бу егетне
Танырга тели...
Ләкин агач
Күләгәсе
Канлаган аны,
Матур йөзен
Туфрак катнаш
Буяган каны...
Таный алмый
Ай биектән
Егетнең йөзен,
Ишетә алмый
Пышылдаган
Ахыргы сүзен...
... Башы очында
Күләгәләр
Утыра торган
Агач кына
Ишетә алды...
Тик ул да корыган.
Җил бәрелгәч,
Йоклый торган
Агач уянды...
Бу егет
Турында сөйләп
Җил дә куанды:
— «Бигрәк рәхмәт
Килүеңә синең
Җилкәем,
Салды егет башын,
Саклап
Совет илкәен.
Сөйлә килер
Нәселенә
Егет турында,
Соңга кадәр
Төшермәде
Корал кулыннан.
Күз алдымда:
Беренче — ул
Сугышка керде...
һәм авыр җәрәхәтләнеп
Ул җанын бирде...»
... Күптән тынды
Бу кырларда
Тун тавышлары,
Тик агач кына
Утыра
Бик сагышланып...
Хәрәкәттәге Армия
С. ШӘЙХИ
Бабай һәм малай
Фашистлар авылны басып
Шулай дип уйлады
Алек Алган кичендә,
Урманга җиткәч,
Бер бала йокыда кала
Яшел яфраклар иелеп
Ялкын эчендә.
Битләрен үпкәч.
Алып чыгып аны өйдән,
Яши башладылар икәү
Ялкын эченнән.
Каен төбендә,
Алып китәләр урманга
Ылыслы кечкенә кушта,
Шул ук кичендә.
Урман түрендә.
Алып китә аны бер карт
Нишләр бу кмң урманда
Партизан итеп,
Бу ике туган.
Бара Алек киң урманга
Берсе туксанда, берсенә
Кырлардан үтеп.
Унике тулган.
Бара бала, белми — кая,
Төнен сунарга йөриләр
Уйлый әнкәсен,
«Бүреләр» күзләп.
Күз алдына килеп баса
Әләгә шакал тозакка
Сөйгән әткәсе.
Унлап та, йөзләп.
Карап бара
Алек айны,
Бер төпне тимер күпергә
Айсыман ул да,
Мина куйдылар,
Әткәсен астылар аның,
Ә үзләре яшеренеп
Әнкәсе кулда.
Карап тордылар.
Ялгызы ул, инде аны
Килә поезд, ыргып килә
Кем сөяр икән?
Килә үкереп,
Алмасыман алсу битен
Шатлана
Алек поездның
Кем үбәр икән?
Килгәнен күреп.
Килеп җитәләр урманга.
Килә поезд, якынлаша
Нинди зур, иркен!
Тимер күпергә,
Бабасы белән берлектә,
Керә эшелон күпергә —
Рәхәт үтәр көн!
Әйләнә көлгә.
Урман яңгырата, күпер
Шартлый — уала,
Күпер урынында тик ватык
Тимерләр кала.