МИНЗӘЛӘ ТУДЫРГАН БАҺАДИР
МӨДӘРРИС ХӨСӘЕНЕВ
(Советлар Союзы Герое Фахрази Галиев турында)
Татарстан республикасы, Ворошилов районының төньяк-көньягы чигендә, уйсу бер урында, йөзгә якын хуҗалыктан торган кечкенә генә Җәмәк авылы утыра. Ярлары бөдрә таллар белән күмелгән һәм борылып-сарылып ага торган Минзәлә елгасы авылны үзенең йомшак һавасы белән иркәләп уза. Елганың аръягында түгәрәк күлләр, куе әрәмәлекләр, яшел тугайлар тоташып китәләр. Күлләрендә — алтын тәңкәле балыклар йөзә, әрәмәлекләрендә — матур аһәңле кошлар сайрый, тугайларында хәтфә келәмнәр төсле печән үсә һәм шунда, табигать кочагында, табигать балалары булып эшчән кызлар, уңган егетләр үсәләр...
Җәмәк авылы өч-дүрт урамлы гына булып, һәр урамы куе агачлыкларга төренгән.
Әнә шул купшы табигатьле кечкенә авылда, моннан утыз ике ел элек, матур Минзәлә елгасының ташлы ярларына сыенып сузылып киткән урамдагы, кечерәк кенә бер өйдә, Гали дигән крестьян өендә бер малай туа. Тыгыз тәнле, сөрмәле кара күзле бу балага Фахразп дип исем кушалар, шуннан башка әле аның турында берни дә әйтеп булмый һәм бу малайның аягы җиңел була, аның артыннан балаларның икенчеләре — Миргалим белән Миргасич дә, Мөсәллия белән Мирхафизан да дөньяга киләләр. Семья гөрләп китә.
Ата белән ана — Гали абзый белән Хәсбиҗамал җинги— үзләренең балаларын күз алмалары күк кадерләп үстерәләр һәм шушы тәрбия нәтиҗәсендә балаларның барсы да, ата белән ананың нәкъ үзләренә ошап, итәгатьле һәм ягымлы, кыю һәм тапкыр булып үсәләр. Фахрази, туганнарның барсына караганда да, инсафлырак һәм кыюрак була. Үсеп буй җитә егет, аның кулында тальян гармонь сандугач булып сайрый башлый һәм ул сабан туйларында» оста итеп ат йөгертә белүе белән дә, шулай ук көрәшләрдә батыр калып та дан ала.
Еллар бер-бер артлы үтәләр. Гүзәл Минзәлә елгасының көмеш төсле саф суы һаман бер көйгә тын гына агуында дәвам тә. Коллективлашу еллары килеп җитә. Җәмәк авылында «Кызыл Донбасс» колхозы оеша һәм аннан ерак түгел, Минзәлә суы буенда, Калрәк МТСы төзелә. Ниһаять, ташып торган энергияле Фахрази, МТС төзелү белән үк, тракторчылар хәзерләү курсына укырга керә. Тырышып уку үзенең җимешләрен бик тиз биреп өлгерә, Фахрази сынауны «яхшы» билгесенә тапшыра, һәй шулай итеп, 16 яшьлек Фахразп, 1932 нче елның язгы чәчү вакытыннан алып, тракторда эшли башлый.
Механиканы тирәнтен өйрәнеп, аны отличнога үзләштерү белән генә чикләнеп калмый Фахрази, эшләгән эшенең югары сыйфатлы булуы белән дә, шулай ук планлы арттырып үтәү буенча да үзен танытып өлгерә. Сөрүдә булсын, ягулыкка экономия ясауда булсын, аны МТС та үрнәк итеп йөртәләр. Шуңа күрә МТС дирекциясенең иң яхшы бүләкләрен ел саен Фахрази ала да шул.
Фахразиның Кадрәк МТС ьшда эшли башлавына ике ел да тулып җитми, ул, нәүбәттәге хәрби хезмәтен үтәү өчен, Кызыл Армия сафына чакырыла. Фахрази, Кызыл Армия сафларына чыгып китәр алдыннан, дус-ишләрен, тракторчыларны, комбайнчыларны. МТС җитәкчеләрен — барсын да үз янына чакыра. Барсы да, җитди рәвештә дулкынланган хәлдә, Фахразиның кулын кысалар. Ә МТС директоры, Фахразиның кулын кыскан килеш, МТС коллективы исеменнән аңа болай ди:
— Рәхмәт, иптәш Галеев, тырыштың, егетлек исеменә тап төшермәдең. Ләкин, кара аны, анда баргач та сынатма, аннары тагын
безнең Минзәлә буйларын онытып бетерә күрмә...
Фахрази, шатлыклы елмаелган күзләрен туп-туры директорга теки дә,
— Нәрсә әйтергә теләгәнегезне бик яхшы аңлыйм, иптәш директор, — ди. — Әлбәттә, хезмәтемне тутыру белән үк Минзәлә буена!
Бу — 1934 нче елның җәендә була.
Әйткән сүз — аткан ук, диләр бит. Фахрази әйткән сүзендә тора. Ул, Кызыл Армия сафында чираттагы хезмәтен төгәлләү белән, туп-туры үзенең Мннзәлә буена — МТС ка кайта.
МТС директоры Никитин аны шат йөз белән каршы алып:
— Кайттыңмы, иптәш Галеев, әйдә хәзер җиң сызганып эшкә тотынабыз, — ди.
— Я, эшләр ничек, иптәш директор? Сынатмадыгызмы? — дип, ашыгып-ашыгып сораштыра башлый.
Директор Фахразига туры карап ягымлы гына елмаен куя. Аннан, үзенә бер төрле күтәренке тавыш белән:
— Галеевләр булсын да МТС сынатсын имеш! — дип җаваплый — Сезнең постка, иптәш Галеев, энегез — Миргалим басты бит. Икенче елы инде, тракторчы булып эшли, җитмәсә үзе стахановчы.
— Әйе, хат аркылы ишеткән идем, иптәш директор. Бик яхшы — икәүләп эшли башларбыз.
Чыннан да, ике агай-эне, мотор тавышына кушылып җырлый-җырлый һәм үзара ярыша-ярыша колхоз кырларын сөреп, иген игеп йөриләр.
Бу вакытта инде Фахрази семья тормышы да корып җибәрә. Фахразиның тормыш иптәше Таҗылбанат иркен һәм тыныч тормышның ямьлелеген тагын да ямьләндереп җибәрә, һәр ел саен диярлек, Фахрази белән Таҗылбанатның нәкъ үзләренә ошаган матур-матур балалары дөньяга киләләр. Шулай итеп, Фахразиныц тормышы елдан-ел үзгәрә, тулылана бара. Фахрази, һәр көнне, кырдан эштән кайту белән, тальянын кулына ала да, тирә-якка моң чәчең, гармонь уйный башлый, бераздан аңа чишмә төсле саф тавышы белән Таҗылбанат та кушылып китә. Ә соңыннан Фахрази:
— Их, Таҗылбанат! Тормышның күңелле чагы менә кайчан икән ул! — дип куя.
Фахрази белән Таҗылбанат, әнә шулай гөрләшә-гөрләшә яшь семьяны ныгытып ятканда, сугыш башланып китә. Чәчәк кебек күкрәп торган, яран гөлләр бакчасы — туган илебезгә канлы Гитлер үзенең пычрак борынын китереп тыга.
Фахразиның көләч йөзе, кинәт болыт баскан кебек, караңгыланып бозыла. Ул, йөрәгендә ачу хисе ярсыган хәлдә, үзенең кадерле хатынына карап:
— Күрдеңме, хатын, Гитлер сволочь нәрсә этләде. Безнең май чәчәге төсле күкрәп торган гүзәл тормышыбыздан көнләште ул, ләкин кемгә кул сузганын танытырбыз без ул еланга, — ди.
Бу — 1941 нче елның ямьле июнь иртәсендә була.
***
Фахрази, мобилизация башланган көйне үк, үзе теләп фронтка Кызыл Армия сафларына китәргә, дөресе, немец-фашист хәшәрәтләрне үз кулы белән кыйнарга кптмәкче була. Ләкин МТС дирекциясе, тыл өчен дә яхшы кадрлар кирәк булганлыктан, Фахразиның үтенечен кире кага.
Ә Фахразиның энесе Миргалим абыйсына караганда бәхетлерәк булып чыга. Миргалим беренче мобилизация белән үк сугышка китеп тә бара.
Тик Фахразида явыз дошманга карата ачу, нәфрәт хисе һич тә сүнми, киресенчә, торган саен көчәя генә бара. Дөресе, ул колхоз кырында — тракторда икешәр норма биреп эшләү белән бергә, ничек кенә булмасын, фронтка китәргә, үз кулы белән дошманнан үч алырга ашкына.
Ниһаять Фахрази үзенең теләгенә ирешә.
Гали абзый белән Хәсбиҗамал җиңги, улларын бөек Ватан сугышы Фронтына озаткан чакта, елый-елый, икесе бер авыздан:
— Сынатмагыз, балалар, каты кыйнагыз шул немец ләгънәтне! — диләр. Таҗылбанат та:
— Минем теләгем шул сиңа, Фахрази бәгърем, — ди ярсып, — атаң-анаң хакына, балаларың һәм минем өчен, гүзәл тормышыбызның бозылуы өчен бик каты итеп үч алыгыз шул немецтан! — дип үтенә.
Фахрази белән Миргалим берсе — беренче кат, икенчесе — икенче кат, горур рәвештә ант итәләр:
— Ватан өчен каныбызны да, җаныбызны да кызганмабыз! Немец бандитлардан шәфкатьсез үч алырбыз! — диләр.
Шулай итеп, ике бер туган Галиевләр — Фахрази белән Миргалим, 1942 нче елның ямьле апрель иртәсендә, явыз дошманны бетергәнче кыйнау теләге белән рухланып, сугышка чыгып китәләр.
Юл чатындагы бөдрә ак каен аларны күмелгәнче озатып кала...
Почта гүзәл Минзәлә буена — Җәмәк авылына көн саен дистәләп-дистәләп фронт хатлары китерә.
Фахрази белән Миргалинең авылдан чыгып китүләренә ике ай вакыт үткәч, көннәрнең берендә, Гали абзый семьясына атап язылган Фронт хаты килеп төшә. Бу хатын Фахрази белән Миргалим икесе бергә язалар. Дөрес, икесе бергә сугыш белемен өйрәнеп, бер орудие расчетында хезмәт итүләрен язалар алар. Миргалим орудие командиры, ә Фахрази — наводчик. Менә шул турыда була хат һәм чук-чук сәламнәр була анда.
— Менә бит ничек булганнар алар, гаҗәп эш бу! — ди Гали абзый, балалары өчен шатланудан күзләреннән мөлдерәп яшь килә. Ә Хәсбиҗамал җиңгине әйтеп тә торасы юк инде. Ул, нәрсә дпп тә әйтергә белмичә, шул минутта ук күңеле тулып, елап җибәрә. Таҗылбанат та, кешегә сиздермичә генә, балавыз сыгып ала.
Шул көннән башлап Фахрази белән Миргалимнең Фронт хатлары ешрак килә башлыйлар. Баштарак язган хатларында ике туган, даһи атабыз — бөек Сталинның сугышчан приказлары белән рухланган хәлдә, явыз дошманнан үч алу өчен сугыш утына керергә бары тик сигнал гына көтеп торуларын язсалар, соңыннан килгән хатларыңда аларның дәһшәтле ут эчендә тимердән чыныгуларын, үлемне җиңеп, дошманны аяусыз төстә кыйнап, чын батырлар булып чыныгып килүләре турында сөйлиләр.
Агалы-энеле Галиевләр сугышка беренче тапкыр Сталинград төбендә керәләр. Ата-аналары, хатыннары, бала-чагалары, Ватаннары алдында биргән сүзләрен һич тә онытмыйлар алар, мәкерле дошманга каршы арсланнар кебек сугышалар.
Сталинград стеналары янында камалып алынган немец армияләрен тар-мар иткән тантаналы көннәрнең берсендә, Фахрази белән Миргалим туган җиргә — «Кызыл Донбасс» колхозына — аталары Гали абзый белән әниләре Хәсбиҗамал җиңгигә болай язалар:
«Безне юкка гына МТС та иң яхшы тракторчылар дип исәпләп йөртмәгәннәр икән. Фронтка килгәч тә, без яңа тракторлы — танкка каршы ата торган орудиене бик әйбәтләп өйрәндек. Үзебезгә бирелгән орудиедан каһәр төшкән немецларлы бик күп кырдык. Безнең исәптә — җимерелгән 4 танк, 300 дән артык немец исәпләнә. Улларыгыз дошманга сер бирмиләр. Сезнең хәер-Фатихада тагын да алга китәбез!»
Батырларча сугышуның нәтиҗәсе буларак, ике баһадирның киң күкрәкләре орденнар һәм медальләр белән бизәлә. Фахрази белән Миргалим— бер туган ике батыр шунда — ут сызыгында — ВКП(б) сафларына бер тавыштан кабул ителәләр.
Ерак-ерактан, ут сызыгыннан килгән ялкынлы фронт хатлары илебезнең тирән тылында, гүзәл Минзәлә елгасы куенындагы Җәмәк авылы, «Кызыл Донбасс» колхозы членнарын, шул җөмләдән Гали абый белән Хәсбиҗамал җиңгине дә, Таҗылбанатны да патриотик хәрәкәткә — эшлән чыгаруны тагын да арттырырга әйдиләр. Гали абзый семьясы Фахрази һәм Миргалимнең фронттагы героик җиңүләренә югары хезмәт күрсәткечләре белән җавап бирә.
Гали абзыйның төн эше балта остасы була. Аның һәрнәрсәне коеп куя торган җитез кулы тимәгән бер генә төзелеш тә юк. Тегермән дисеңме, әвен дисеңме, атлар торагы һәм ферма корылмалары дисеңме, — барсына да Гали абзыйның күкрәк көче кергән. Аның өстенә каравылда да тора — колхоз милкен күз алмасы кебек саклый. Шулай ук, Хәсбиҗамал җиңги дә, үзенең сырхап йөрүенә дә карамастан, берьюлы ике-өч төрле эшне үти. Тракторчыларга аш-су хәзерли: аларны, Фахрази белән Миргалимне тәрбияләгән кебек итеп, тәрбияли.
Таҗылбанат та сынатмый. Үзенең йөрәк дусты — Фахрази фронтка чыгып киткән көннән алып, Җәмәк авылының сельпо кибетендә сатучы, колхозның сөт агенты булып эшли башлый. Ул, 1943 нче елда бер үзенә 300 дән артык хезмәт көне әзерли.
Шуның белән бергә, Фахрази белән Миргалимнең бөек хезмәттә беренче тапкыр чыныгу бишеге булган — Кадрәк МТСы да, шулай ук «Кызыл Донбасс» колхозы да үзләренең исемнәренә тап төшермиләр. МТС та, Фахрази һәм Миргалим кебек, вулкан төсле кайпап торган, зур энергияле һәм эш үрнәкләре күрсәтүче Сабир Гарипов, Нәҗип Газизов, Сәхип Җәлалов, Һади Юсупов, Мөхлисә Гайпетдипова кебекләр үсеп чыгалар...
Бөтен кеше бер сулыштан сулый һәм бары бер генә теләк белән япа:
— Үч алырга! Шәфкатьсез, каты үч алырга немец бандитлардан!
Кадрәк МТСы коллективы да, «Кызыл Донбасс» колхозы членнары да үзләренең эшләре белән, тирән тылдан торып, немец шакшылардан нәфрәтле үч алган кайнар көннәрнең берсендә, 1943 нче елның 20 нче августында, Фахрази хат аша Миргалим энесенең
Ватанны саклау постында баһадирларча һәлак булуын белдереп, ата-анасына хат яза һәм дошманны тагын да рәхимсезрәк кыйнарга ант итә:
«... Әйтергә авыр... Ләкин Миргалим Ватан өчен баһадирларча һәлак булды, — дип яза хатында Фахрази. — Аны Украина даласына үз кулым белән җирләдем. Менә, калку күкрәкле, салкын кабергә соңгы тапкыр карыйм, һәм сезгә ант итәм: Миргалимнең изге каны өчен дошманнан шундый итеп үч алырмын, Герой булмыйча «Кызыл Донбасс» колхозына кайтмам».
Миргалим улының үлү хәбәрен ишеткәч, Хәсбиҗамал җиңги үксеп-үксеп елап, кайнар күз яшен түгә.
Ә Гали абзый сабыррак була. Ул, Миргалим улының фаҗигале хәбәрен ишеткәч тә, йөрәге зур ачу белән тетрәгән хәлдә, баһадир Миргалимнең Фахрази абыйсы белән бергә танкка каршы орудиедән дошманга рәхимсез төстә каты ут ачкан килеш төшкән фоторәсеменә карап:
— Молодец, улым! Булдыргансың, үлгәндә дә немец нәгъләтне кисеп, арсланнар үлеме белән үлгәнсең! — ди горур рәвештә. Аннан соң ул газиз улы өчен сулкылдый-сулкылдый кайнар күз яшен түгүче Хәсбиҗамал җиңгиле юатып, болай ди:
— Елама, карчык! Елау — файдасыз нәрсә ул. Беренчедән, үзеңне эштән чыгарасың. Икенчедән, — дошманны сөендерәсең. Үзе үлсә дә, аның каһарманлык даны мәңге яшәячәк. Ә аның изге каны өчен Фахрази улыбыз, һичшиксез, явыз дошманнан бишләтә үч алыр.
Соңыннан, карт белән карчык, үзләренең изге теләкләрен ачык чагылдырып, Фахразига болай дип хат язалар:
— «Фахрази улым, сиңа хәзер ике кеше өчен — үзең өчен дә, энең өчен дә сугышырга туры килә. Алга атлаган саен, явыз дошманны тагын да күбрәк, күбрәк кыр. Изге юлыңа тап төшермә. Бездән хәер-фатиха шул сиңа».
***
Чынлап та, Фахрази ата-анасының хәер-фатихасын тыңлый, үзенең көрәш юлына тан төшерми. Ул, явыз дошманга каршы ике кеше өчен — үзе өчен дә, энесе өчен дә — батырларча сугыша. Газиз әнисе—Хәсбиҗамал җиңгинең Миргалим улы өчен түккән кайнар күз яше өчен дә шәфкатьсез үч ала ул немецтан.
Аның батырлык даны үзенең частенда гына түгел, бөтен илгә тарала.
Фронт газеталары да, тылдагы газеталар да Фахразинең тиңдәшсез батырлыгы белән мактанып: «Днепр батыры татар егете Фахрази Галиев хәзер Советлар Союзы Герое дигән югары исемне йөртә. Аның күкрәген Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз бизи» дип язалар.
Шулай ук, Фахразиның геройлык данын яулап алу турындагы шатлыклы хәбәр «Кызыл Донбасс» колхозына — гүзәл Минзәлә куенына да яшен тизлегендә килеп җитә:
— «Якташыгыз — кече сержант Фахрази Галиев Советлар Союзы Герое!»
Бу күңелле хәбәрне ишеткәч, Хәсбиҗамал җиңги белән Таҗылбанатның да, кече энесе белән кече сеңлесенең дә йөзләре чиксез шатлык нурлары белән балкыйлар. Ах, ул шатлык нурлары! Мәңге, мәңге сүнмәс төслеләр алар!
Ләкин геройның әтисе, борынгы солдат, тырыш карт Гали абзый гына улы Фахразиның «Советлар Союзы Герое» дигән югары исем алу шатлыгын ишетә алмады, ул, авыру тиеп, үлеп киткән иде.
Тик тыныч йокласын ул — кадерле ата!
Аның газиз улын—Герой Фахразины бөтен ил котлый, һәм шул җөмләдән. «Кызыл Донбасс» колхозы членнары да, Кадрәк МТС ы коллективы да геройны зурлап алкышлыйлар:
— Якташыбызга Советлар Союзы Герое Галиев Фахразига мәңгелек дан!—диләр алар.
— Мәңге яшәсен аны тудырган газиз ана һәм сөекле Ватан!
Май, 1944 нче ел,
Җәмәк авылы.