Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХУТОРДА

Чолганышта калган Паулюс группировкасының, капитуляциягә килмәгәнлектән, безнең гаскәрләр тарафыннан тәмам тар-мар ителүе һәм юкка чыгарылуы турындагы хәбәрне без юлда пшеттек. Икенче Февральдә, Саратов вокзалының агитпунктында, кечкенә буйлы, сипкелле йөзле, калын тавышлы агитатор, өстәл өстенә сикереп менеп. Совинформбюроның бу турыдагы махсус белдерүен, эчке дулкынланудан абына-сөртенә, укып чыкты. Моны ишеткәч, кешеләр ничектер җиңеләеп калган төсле булдылар һәм, әлбәтчә, әлеге сипкелле кеше күккә чөелде. Без агитпункттан чыкканда, чатлар, вокзал стеналары бу турыдагы белдерүләр белән тулганнар иде, кешеләр, колакларына гына ышанып җитмәгән кебек, үзләре белдерүләргә ябырылдылар. Без ашкынып куйдык, ләкин бу әле Саратовтагы ашкыну гына иде. Алда безгә, Урбах станциясендә тукталып, берничә көн солдат фольклоры тыңлап уздырырга һәм электә үзенең карбызлары белән дан тоткан Камышин шәһәрендә, байтак кына продпункт икмәге ашарга туры килде, ничек кенә булмасын, без Сталинград нанкасы төбендә барган бу тарихи сугышның ахырында гына булса да катнаша алмадык, — ә бу данлыклы кырылышның соңгы тубы шартлаганны үз күзләребез белән күрергә без бик телидер идек. Моның өчен без үзебезне алып баручы капитанга, гәрчә монда аның бер тиенлек гаебе булмаса да, үпкәләп тә бетердек.
Далада февраль чабып йөри һәм ул чая дала феврале, әлеге мәшһүр кырылыштан соң, кайсы анда-кайсы монда ташланган җәяүле солдатларның шинель чабулары астыннан кереп, җылы куеннарына кунаклый.
Әнә шундый коры җилле салкында, ачык грузовик өстендә, ике йөз илле километр чамасы җир килгәннән соң, ниһаять, без Иделнең сул ягындагы кечкенә бер хуторда кунарга туктадык. Сталинград моннан егерме биш, утыз километр чамасында, диделәр безгә, дөресе ничек булгандыр, ләкин төнге офыкта бел алын әле сүнеп җитмәгән күмерле гәүдәсе басып торганны үз күзләребез белән күрә башлаган идек инде. Анда-санда саңгырау гөрселдолр, өзек-өзек шартлаулар ишетелгәләп кала —без, иптәшем белән сүзсез генә күзгә-күз карашын, «димәк, сугыш ерак китмәгән булса кирәк әле» дип куйдык. Ләкин безнең тыныч Казаннан алып киткән тыныч фантазиябез артык шәп эшләп ташлаган булып чыкты, дөреслектә, чын сугыш үзе әллә кая — еракка, Доз далаларына күчкән иде инде.
Башта безне, сез болай гына фатир таба алмассыз, станица советына барырга, аннан фатир
өчен талон алырга кирәк, дип куркытканнар иде дә, без, артык туңган булганлыктай, андый мәшәкатьләргә төшмичә, болай гына бәхет сынап карарга ниятләп, төрлебез төрле якка, кунып чыгу өчен җылырак фатир эзләргә таралдык. Озак йөрергә туры килмәде тагып, мин, минем төсле дәрвишрәк табигатьле иптәшем, аннары бер наборщик малай —өчебезгә — арткы урамнан, бер чукрак карчыкның миче эзлексез сызгырып тора торган өен табыл алдык. Йомры телебезне яссы итен, яхшылап сөйләшкәч, берни дә ишетмәмешкә салышып ятучы карчык, ашыкмыйча гына кыймылдап, мич башыннан төшәргә мәҗбүр булды. Ул иң элек, почмактагы икона тактасы алдына туктап, Мәрьям-апа сурәтенә бер-ике мәртәбә башын орды, аппары, ян тәрәзәгә барып, янып ята торган зур шәһәрнең шәүләсенә күз төшерде, бары тик шуппан соң гына безнең янга килеп: «Талоныгыз кайда?» дш, сорады. Мин, эшнең нәрсәдә икәнен сизен, арткарак чиктем, детдомнарда үскән иптәшем әрсезрәк булып чыкты, мондый хәлләр алдында, миңа карагайда, үзен күп тапкыр сәләтлерәк итеп күрсәтте.
Ул, һәрвакыт һәм нинди генә авырлыклар булганда да үзеннән калмый торган шат күңелле юморын кушын:
— Менә без, дала бетереп чабып к
илеп, хәзер синең ишегең төбендә басып калган ике данә интеллигент, аннары менә яныбызда әнисеннән туган бер малаебыз бар, — дип җайлап кына сүзгә кереште. Мин чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәдем, әгәр шулай эшләгән булсам, без, һичшиксез, фатирсыз калган булыр идек.
Иптәшемнең юморы чукрак карчыкка, әлбәттә, барып җитмәде, аңа барып җиткәне ишек төбендә басып һәм мичкә таба мөлдерәп карап торучы наборщик малай иде.
— Яп-яшь үзе, ә хәсрәтне ерып йөри
, — дип авыз эченнән мыгырданып алды карчык, шуның артыннан озак уйлап тормыйча өстәде:
— Алгы якта киленнең бала-чагалары, мич башында үзем, ошатсагыз, менә шушында.
һәм ул
, әлеге бердәнбер ян тәрәзә янына барып, бу юлы инде озак кына карап торды да, яңадан безнең янга килеп:
— Киленемнең юл эшеннән кайтасы бар
, менә өй суык, ягарга бер агач утын юк,— дип, карчыкларча зарлана-зарлана, яңадан мич башына менеп китте.
— Чакырылмыйчы килгән килмешәкләр белән эшне бетерик, берьюлы җылынып китәрбез, әби, — дип куйдым мин. Карчык моның шулай булачагын миннән дә яхшырак белә иде булса кирәк, сүз озайтып тормады, мич башында яткан җиреннән генә:
— Бирсен иде ходай т
изрәк, — дип куйды.
Юлдан туңып кергәч тә, карчыкның өе бик җылы тоелса да
, чишенеп бераз торганнан соң, үзенең якмаган өй икәнлеген бик тиз сиздерә башлады. Өстәвенә тагын минем иптәшемнең чатыр-чотыр япгап мич каршында китап укып утырырга ярата торган гадәте дә бар икән, «ышык кына булсын, ышык булса, бер төнне миң аны шайтанның мөгезе астына качып та үткәрәм» дип юл буе сөйләнеп килгән егет, өсләрне чишенеп, салкын өйдә бераз арлы-бирле селкен гәләп йөргәннән соң, кинәт, йөрәктән агып чыга торган моңлы тавыш белән, «их, малай, мичкә ягып җибәрергә иде дә, көлгә бәрәңге күмәргә иде» дин әитен ташламасынмы! һәм шуның артыннан ук, аның гадәттәге шук теле кушылып, «һич тә юк дигәндә, борып башына иллешәрне» дип куйды. Шуның белән җылы почмак, китаплы, хатынлы, сәгатьле һәм сәгадәтле өй турындагы моң һавага очкан төсле булды.
Такталардан кораштырга
н кровать төсле әйбергә салам түшәп, баш астыбызга юл капчыкларын һәм бүрекләребезне салып, йокларга яту белән, иптәшем һәм наборщик малай хырылдап йокыга да киттеләр. Башта мин аларның хырылдауларына ачуым килеп йокыга китә алмыйча яттым, башыма әллә нинди күңелсез уйлар кереп тулдылар, йөрәгемне кинәт сагыш игәве кыра башлады — «кайда сез... кайда, әти бакчасында минем яланбашыма коелган рәхимле шомырт чәчәкләре?!». Әнә шул рәвешчә җыен юк-бар уйлар белән җенләнеп ята торгач, үзем дә сизмәстән, күзем әлеге бердәнбер ян тәрәзәгә төшеп китте. Тәрәзә артында, күңелне кузгатучы утлы таң  булып, зур шәһәрнең шәүләсе тирбәлә иде. Мин, бер ялгызым уяу калып, шәүләне күзәтә башладым. Ул, бер сүрелә-бер көчәя төшеп, һаман уйный, — ахырысы җил янгынны әле бер якка, әле икенче якка сөрлектерә иде бугай. Ничек кенә булмасын, бердәнбер тәрәзә алдында, искиткеч зур ут күбәләге төсле булып, канатларын җилпеп торучы бу шәүлә минем хыялымны уйнатты, вак-төяк шыңшулар югалып калдылар, мин ул эссе һәм хәтта арткы урамнарны да яктырта ала торган шәүләдә барсын да яңадан күрдем, барсын да яңадан ишеттем. Миндә кинәт фәлсәфи җан кузгалды — сөйлисем, кешеләрне тынычландырасым, юатасым килде: әйе, илнең газаплы көннәрендә без барыбыз да синнән юаныч таптык, көрәшә һәм дөрләп яна белгән зур шәһәр!
Ниндидер к
иң һәм тирән нәрсәләр турында сөйләргә теләү хисе белән кызышып, ә үзем иптәшемнең тәмле йокысын бүлдерергә базмыйча, әле бер якка, әле икенче якка әйләнә-әйләнә талаулап ятканда, ишекне шакыдылар. Карчык, болай үзе чукрак булса да, ишек шакыганга тиз аеныша икән, — ахырсы ул, киленен көтеп, йокламыйча яткан булгандыр. Ләкин керүче кеше аның көткәне булып чыкмады. Ишектән берсе — өстенә бөргән билле, кыска сары тун киеп, башына шакмаклы калып шәл бәйләгән, икенчесе — биш билле бишмәттән, аягына татарча итеп оек-чабата кигән, башына бизәкле шәл яулыгын буып, аның өстепнәп колакчын бүрек бастырган ике хатын-кыз килеп керде. Киемнәреннән, өйгә кергәч тә, үзен әллә ничек уңайсыз сизеп, почмактарак кысылып калырга тырышуыннан һәм, барыннан да бигрәк, таныш һәм үз булып күңелгә сеңеп калган бер кешене хәтерләткән йөз сызыкларыннан ук белеп алдым — керүчеләрнең берсе татар хатыны булырга тиеш иде.  Керфекләренә каткан бозларны угалап һәм төнге суыктан ышык өй эченә килеп керүдән рәхәтләнеп, бераз вакыт тын гына басып тордылар да. ахырында, кыска тунлыгы кайдандыр, кесәсеннән кәгазь кисәге актарып чыгарып, бернинди сүзсез, карчыкка сузды.
— Талон
, — дип, бары тик бер генә сүз әйтеп куйды карчык, бу сүзгә, күрәсең алар барсы да бик нык ияләшкәннәр һәм аңа өстән башка сүз әйтеп торуның кирәге калмаган иде.
Шулай да хатыннарның кулларындагы чыбыркыларын күргәч, хуҗа карчык, баягы бер сүзгә өстәп:
— Атларыгыз да бармени? — дип сорамыйча булдыра алмады.
— Атлар түгел, үгезләр. Сезнең анда бер иске фургу
н бар икән, печән салып тордык без аңа.
Бөргән тупл
ысы үзен бик иркен тотып, әнә шулай сөйләнә-сөйләнә чишенә үк башлады. Өйдә кешеләр күп булудан уңайсызланып булса кирәк, икенчесе, кыяр-кыймас бер чос белән, һаман ишек төбендә таптанып тора иде, иптәше аңа тозлап кына бер сүз әйткәч, ансы да чишенергә тотынды.
Әлеге үзен б
ик иркен тотучы хәрәкәтчән хатын:
— Өе
ң суык икән, апакай, без киләсем белмәгәнсең ахырсы, — дип, нишләргә белмичә урта бер җирдә аптырап калган карчыкны каты гына итеп селкеп куйды. Карчыктан күчеп мичкә атылды, аны кочаклап карады, анда да кәефе килмәгәч, баягыга караганда да корырак бер тавыш белән:
— М
ичең үзеннән дә салкынрак, — дип ачуланды.
Бераз вакыт өчесе өч якта тынып калдылар, өстәл өстендә төтәп утырган «Катюша»ның саргылт яктысында мин аларны
ң уйчанланган күзләрен күрдем. Кагыйдә буларак, гади кешеләр хәрәкәтсез уйчанлыкка чумып озак кала алмыйлар, карчык, шушы кыска тынлыктан соң, «нишләтим соң, балаларым!» дигән төсле итеп, кушакларга бер тутырып карап алды да, үзе тагын мич башына үрмәләде. Ә теге хәрәкәтчән хатын, бөтен юл азабын һәм менә бу ятим өйдә җыелып өлгергән билгесез сагышны берьюлы иңсәсеннән селкен ташларга теләгәндәй, идән уртасында бөтерелеп алды да, яңгыравыклы тавыш белән көлеп:
— Юлда ничек булса да борынны өшетмичә килгән идек, бу базда өшетмичә саклап булмас ахыры, Сария,— дип куйды.
Мин аның иптәшенең исемен әйтүен ишеткәннән соң үземнең икеләнүләремне югалттым — юлчыларның б
ерсе минем милләттәшем, Сара яки Сария исемле татар хатыны иде. Бу урыннарда, Иделне ике якларын, түбәнгә хәтле анда-санда борынгы татар авыллары утырып калган булуны белү минем бу нәтиҗәмне тагын да көчәйтте.
Мин шулай үз икеләнүләремә каршы үзем дәлил эзләп ятканда, теге хәрәкәтчән һәм күп сөйләүчән шат күңелле хатын, күрәсең, баягы шук фикернең дәвамы итеп булса кирәк:
— Борынны өшетеп, борынсыз калырбыз без бу өйдә, әгәр әнә теге сорхантайларны аннан суырып атмасак яки үзебез алар янына менеп кысылып ятмасак,
— дип шаулап көлеп җибәрде. Аның ачык тембрлы саф тавышы минем иптәшемне күзен ачып җибәрергә мәҗбүр итте, шуклыкка каршы шуклык белән атышып бераз ятканнан соң, ниһаять, бездә күп мәртәбәләр артык йончый килгән һәм безнең ятакка дәгьвәләре булган хатын-кызларны идәндә калдырырга яхшысынмыйча, икебез дә аякка бастык.
Аңлашканнан соң, бу хатыннарның моннан илле километрлар чамасы ераклыктагы икмәк пункттан икмәк төя
п, ут эчендәге Сталинградка алып барганлыклары, үгезләре белән сугышның эчендә калып, кая сугылырга, йөкләрен ничек бушатырга белмичә, биш-алты көн янган шәһәр эчендә буталып йөрүләре, стена буйларында үлгән фрицларның өелеп-өелеп ятуларын үзләренең «газиз күз алмалары белән күрүләре», пожарлар яктылыгыннан шәһәрдә «җиде төн уртасында инә саплап булырлык» булганны шулай ул; үзләренең «газиз күз алмалары белән күрүләре» билгеле булды. Сөйләшеп-сөйләшеп тә, күргәннәрен әйтен бетерә алмагач, әлеге сүзчән хатын, саф солдат сүзләре белән, нәкъ солдатча итеп:
Ну, наши дали им жизнь, — дип шаулап куйды. Бу минутта аннан бөтен юл азаклары коелган, күзләре очкынланып яналар, ул җылынып калган төсле булган, чигә чәчләре тузгып маңгаена таралганнар һәм алар арасында энҗедәй ак бөртекләр ялтырыйлар, — күренеп тора — анда дала җиле, сугышчан казак хатыны уянган иде.
— Шулай да минем бик нык ашыйсым килә, хлопцы, — дин, кинәт сүзне ике
нчек борды ул.
— Миндә концентрат бар, әгәр пешерорг урыны булса, — ди
п аның сүзен бүлде икенчесе, ачыграк итеп әйткәндә, Сария утыз биш яшьләр чамасындагы татар хатыны (без, аның белән өстәмә рәвештә сөйләшен, аның шуннан ерак түгел Бахтияр авы-
лынна
н икәнлеген, олы малае белән карты сугышта йөреп, үзе «кочыклары» белән «удә торып кайнашканлыгын», ара-тирә менә шушындый ерак сәфәрләргә чыгып кергәләргә туры килгәнлеген белеп алган идек инде).
Бер тын өчебез дә уйланып торганнан соң
, казак хатыны (әйдәгез, аны шулай дип йөртик!) мич башы кырына барып, йоклап ятучы хуҗа карчыкның өстенә карап торды, барыбер аннан берни дә чыкмаслыкны белен булса кирәк, кулын селтәде, җанын кая куярга белмичә, идән буенча бер йөренгәләп алды, ахыргы инде ашамаган килеш ятарга туры килә дип торганда, кинәт башын калкытып, якты күзләре белән безгә текәлде.
— Хлопцы! — боз аның бары тик шул сүзен генә ишетеп калдык, ул, яшен ташы төсле атылып, өйдән йогсрсн чыгын китте.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, кочагына кыска-кыска гына итен кисәкләгән утыннар төяп, кереп тә җитте ул.
Нигә ватык чапаны тагып утыз биш километр өстерәтеп йөрергә, иртәгә ике үгезгә бер чана, утырабыз да чабабыз. Ә бүген менә мичне ягып җылынып җибәрәбез, дуңгыз маенда бәрәңге кыздырабыз. Син, Саря, дуңгыз мае ашамыйм дигән сүзеңне ташла, әйбәт азык ул дуңгыз мае, аннары тагын концентрат пешерәбез. Хлопцы, сездә инде шырпы булмыйча булмас.
Тәмәке тартмага
нлыктан, миндә дә, иптәшемдә дә, наборщик малайда да шырпы юк иде, моның өчен казак хатыны безне пыр туздырды.
Болай кызып тотынгач, мич һичшиксез кабынып китәргә тиеш
иде һәм ул шулай булды да. Без Идел буендагы хуторларның берсендә, чукрак карчык өенең мичендә иске чана карамаларының ничек шәп янганын үз күзләребез белән күрдек.
Казак хатыны кесәбездә шырпы йөртмәвебез өчен безгә үпкәләсә дә, үпкә саклый торган начар гадәте юк
икән, җайлап сорагач, үзләренеке япыпа безнең котелокларны да куярга булды — берсеннән берсе үзгәрәк итеп эшләнгән котелоклар белән бөтен мич эче тулып калды. Иптәшем, бөтеп эшне кеше өстенә салып булмый инде, дип концентрат болгатып тору сылтавы белән җылы мич алдында кысылып калырга теләсә дә, әйтә торгач, ахырыда, мич алдый әле генә юлдан туңып килгән мосафир хатыннарга калдырып, минем белән урамнан әйләнеп керергә риза булды.
Без чыгып барганда, Сария дигәне, беренче башла
п безгә үзе сүз кушын, үзендә ат мае булганлыгын, әгәр нәфесебез кире какмаса, безнең котелокларга да май салачагын әйтте.
Иптәшемнең болай да гаять оптимистик рухы, мондый яхшы хәбәрдән соң тагын да күтәрелә төште — әгәр шунда, егерме биш километрда, бөек Ватан сугышының «борылыш ноктасы» булган зур шәһәр дөрләп янып тормаса иде, ихтимал, без шунда шук жапли борынгы Италия темасына күчеп, әллә кайчан укылган «Дскамерон»нан әллә кайчан таныш булган новеллаларны бер-беребезгә яңа нәрсә итеп күрсәтергә тырышып һәм аларга үзебездән өстәмәләр куша-куша тирләп чыккан булыр идек.
Без якыннан бара торган фронт төнлә белән үзен аеруча нык сиздерә — күк йөзендә яшькелт прожекторлар, аркылы-торкылы кисешеп, «киек каз юллары» хасил итәләр, анда да
, монда да ракеталар чөелә, төн булуга карамастан, дөресрәге, төн караңгылыгыннан файдаланып, Эльтон юлыннан бер туктаусыз йөк машиналары үтеп тора, кайдадыр еракта, күктә, ят бер мотор тавышы ишетелә — ахырысы якында гына фриц чуала иде булса кирәк. Мәрмәр сынлы юнап сәнгате торып калды, җылы учаклы семья мәсьәләсе буенча да телебез әйләнмәде, без ул кичне ут эчендә калган Ватан язмышы турында сөйләшеп йөрдек.
Кар астында күмелеп утырган хутор урамнарын таптап озак йөргәнбезме, бер вакытны иптәшем, а
ңа хас булган практик акыл белән, кызык кына итеп, «безнең әле ботка пешә бит, малай!» дип куйды. Ашап тизрәк ял итәргә ятмакчы булып, Фатирыбызга кайтып киттек.
Бәрәңгеләр дә, концентратлар да пешкәннәр, хәтта кирәгеннән артык пешеп, котелоклардан ташы
п һәм төпләренә утырып бетә язганнар, ә бездән «үзебез карарбыз» дип ышандырып алып калган Сария белән казак хатыны, мичтән төшкән җылы нур астында эреп, идәндә кочаклашып утырган җирләреннән икесе дә каты йокыга киткәннәр иде.
Без кичке аш хәзерләү эшен үз кулыбызга алдык һәм шунда, вак-төяк эш арасында, кинәт ялкынлы илһам белән
илһамланып кабынган иптәшем, эшеннән туктап, ашамаган килеш идәндә кочаклашып йокыга киткән ике хатынга бармагы белән төртеп күрсәтте.
— Күр, дустым, менә ул минем Ватаным! Паулюс группировкасын бетерүче мактаулы дивизияләр рәтенә, бөтен көчләрен биреп эшләп арганнан соң менә шулай ите
п идәндә кочаклашып йоклап китә белгән ике хатын да язылырга тиеш.
— Дөрес, ләкин алар икәү генә түгел бит, — дип иптәшемә аркылы төштем мпн.
1941 ел, май