ХРОНИКА
Москвада яңа музыка югары уку йорты ачыла
Москвада күп еллар буепча яшәп килгән һич
Гнесиннәр исемендә булган музыка училищесы
Гнесиннәр исемендәге дәүләт музыка-педагогпя
институты итеп үзгәртелеп оештырылды. Бу
институт каршында фортепиано, оркестр, вокаль,
композиторлык һәм хор-дирижерлык
факультетлары эшләячәк.
Язучы Илья Эренбург Ленин ордены
белән бүләкләнде
СССР Верховный Советы Президиумы ватан
сугышы чорында уңышлы хәрби-әдәби эшчәнлеге
өчен язучы Илья Эренбургны Ленин ордены белән
бүләкләде.
Күрнекле совет язучысы
А. С. Новиков-Прибой үлде
29 апрельдә, озакка сузылган каты авырудан соң
күренекле рус совет язучысы. Сталин премиясе
лауреаты А. С. Новиков-Прибой үлде.
А. С.Новиков-Пртбой совет халкының яратып
укый торган күренекле язучысы. Аның дөньяның бик
күп телләренә тәрҗемә ителгән «Цусима» эпопеясе
СССР да һәм чит илләрдә дә хаклы рәвештә зур
популярлык белән файдаланып килә. А. С. Новиков-
Прибой әдәби-иҗат эшчәнлеген моннан 40 еллар
элек башлый. 1906—1907 елларда ул «Матрос А.
Затертый» дигән имза белән «Башка кешеләрнең
гөнаһе өчен» һәм «Акылдан шашкан кешеләр һәм
буш корбаннар»дан дигән ике әсәр белән чыга. Патша
хөкүмәте бу әсәрләрнең икесенә дә конфискация
ясый. Язучыны эзәрли башлыйлар. А. С. Новиков-
Прибой бары тик Октябрьдан соң гына чынлап иҗат
итү мөмкинлегенә ирешә, рус морякларының югары
мораль сыйфатларын, аларның революцион аңнары
үсүен, бөек патриотизмын гәүдәләндергән гүзәл
әсәрләр бирә. 1939 елда А. С. Новиков-Прибойга зур
хезмәтләре өчен Хезмәт байрагы ордены, ә
1941 елда Сталин премиясе бирелде.
Ялкынлы патриот булган А. С. Новиков-Прибой
ватан сугышы чорында армый-талмый эшләде, ул «I
нче ранг капитан» исемле зур роман язды.
Язучы-публицист Д. Заславский Ленин
ордены белән бүләкләнде
СССР Верховный Советы Президиумы күп еллар
буена уңышлы рәвештә әдәби-публицистнк эшчәнлек
күрсәткәне өчен язучы-публицист Д. Заславскийны
Ленин ордены белән бүләкләде.
A. П. Чеховның үлүенә 40 ел тулуга карата
Бөек рус язучысы А. П. Чеховның үлүенә бу
елның 15 июлендә 40 ел тулуга карата СССР Халык
Комиссарлары Советы карары буенча Бөтенсоюз
комитеты төзелде. Академик
B. Потемкин председательлеге астындагы бу
комитет составына П. Тихонов, Л. Клиппер-
Чехова, В. Вересаев, А. Еголин, Якуб Колае. П.
Москвин, А. Серафимович, М. Шолохов һ. б.
кертелде.
Татарстан АССР сәнгать работникларына
мактаулы исемнәр бирелде
Татарстан АССР Верховный Советы Прези-
диумы, сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләре
өчен, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артисты, РСФСР һәм Татарстан АССР ның
атказанган артисты X. Әбҗәлиловка, шул ук театр
артисты. ТАССР ныд атказанган артисты Г. Камал III
нчегә, Казан зур драма театры артисткасы, ТАССР
ныц атказанган артисткасы Е. Жилинага һәм Татар
дәүләт опера һәм балет театры артисткасы, ТАССР
ның атказанган артисткасы М. Рахманкуловага
Татарстан АССР ның халык артистлары дигән
исемнәрне бирде.
Скульптор (Ахунга, композитор В. Вино-
градовка, Татар дәүләт опера һәм балет театрының
баш хормейстеры В. Гавриловна һәм «Красная
Татария» газетасының художнигы П. Сокольскийга
Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе
исеме бирелде.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры артисты III. Шамильскийга, Буа татар дәүләт
театры директоры һәм художество җи-
тәкчесе Ә. Мәҗитевкә, шул ук театрның артисткасы
М. Рахматуллинага, Казан зур драма театры
артисткасы Л. Милова-Великановага, Татар даүләт
опера һәм балет театры солисты Ф. Насретдиновка,
шул ук театрның балетмейстеры Гай Таһировка һәм
Казан курчак театры артисты Б. Рычковка Татарстан
АССР ның атказанган артисты исеме бирелде.
«Фәридә» операсы
30 майда, Татрадиокомитетның зур студиясендә,
Ленинград консерваториясе профессоры композитор
М. А. Юдинның Кави Нәҗми либреттосы буенча
язган «Фәридә» исемле яңа операсын тыңлау
үткәрелде.
«Фәридә» операсы Боек ватан сугышы һәм аңарга
татар халкының батыр уллары һәм кызлары
катнашуын күрсәтүгә багышланган беренче зур
музыкаль әсәр. Немец илбасарларга каршы совет
халкының аяусыз көрәше фонында бу әсәрдә совет
кешеләренең саф, нык һәм һичбер төрле киртәләрне
белми торган көчле мәхәббәте, дуслыгы гәүдәләнә.
«Фәридә» операсы композитор белән язучының
иҗат дуслыгының, бердәм эшләүләренең матур бер
үрнәге. Авторлар бу әсәрдә совет халкының бөек
мәхәббәтен һәм дошманга каршы, көчле нәфрәтен
ышандырулы итеп бирә алганнар.
Иң яхшы пьесаларга конкурс
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы
карары буенча, ХКС каршындагы Сәнгать эшләре
идарәсе хәзерге заман темасына һәм тарихи
темаларга татар телендә язылган иң яхшы пьесаларга
конкурс игълан итте. 1941 елның 1 апреленнән 1
ноябрена кадәр үткәрелә торган бу конкурс буенча 5
премия: 30.000 сумлык беренче бер премия, 20.000
сумлык икенче ике премия, 10.000 сумлык өченче ике
премия билгеләнде. Премия алырга лаеклы булмаган,
ләкин әсәрләре театрларда куела яки басылып
чыгарыла алырлык булган пьесаларның авторларына
төрле бүләкләр биреләчәк.