ӘХМӘТ БАБАЙ
Әхмәт бабай кайчандыр Идел буенда туып, Идел
суын эчеп, малай чагында Иделнең яшел
болыннарында тәгәрәп үскән кеше. Ләкин күптән
инде аның Идел дулкыннарын күргәне юк.
Донбасста яши ул. «Бабай, кай якныкы?» — дип
сорагач, ул миңа: «Кайчандыр Идел буеныкы идем,
хәзер Донбассныкы» — дип җавап бирде. Дөресен
генә әйткәндә, ул хәзер инде чын мәгънәсендә
Донбасс кешесе дә түгел. Ул инде картайган,
күптән шахтада эшләми. Сугышка кадәр исә, пенсия
алып, шахтерларның яңа йортларына мичләр
чыгарып, кичләрен карчыгы белән тирләп-пешеп чәй
эчкәндә, Идел буйларын сагынып, эшче
бистәләренең берсендә тыныч кына гомер иткән.
Сугыш кабынып, немецлар Донбасска килеп
керәләр. Шахтерларның кайсы армиягә, кайсы
партизанлыкка китеп бетә. Не
мецлар белән бергә
Донбасска ачлык иярен килә. Әхмәт бабай, үзенең
чәчәк чагын уздырган Донбассны ташлан, Днепр
далаларына кереп югалган бер украина авылына
күчеп китә. Ул монда да мич чыгара, немецларның
илдә хуҗалык итүенә җаны коеп, ачуын эчкә йотып
йөри.
— Карчык, — ди ул көннәрнең берендә, — мин
иртәгесез кайтмам, борчылма, ярыймы? — Һәм шул
сүзләр белән каядыр чыгып югала.
Иртәгесен арып, пычранып кайтып керә дә,
кулларын юа-юа:
— Теге җирән мимечкә мич чыгардым әле,
анасы, — ди.
— Йөрисең шунда, — ди карчыгы ачуланып, —
шуларга эшләмәсәң, ачтан үләрбез дип беләсеңме
әллә?
Әхмәт бабай, карчыкның шелтәсенә җавап
бирмичә, мыек астыннан гына елмаеп куя.
Ул көнне кичкә кадәр Әхмәт бабай, борынгы
көйләр көйләп, нигәдер һаман мыек астыннан
елмаеп йөри. Кичен, үзе — егет, карчыгы — кыз
чакларны искә төшереп, өйрәтә һәм ничек кенә
итеп өйрәтә әле! Сабан туенда батыр калуын, Иделне
аркылы йөзеп чыкканда чак-чак кына пароход
астына эләкмичә калуын сөйләп утыра. «Исеңдәме,
карчык, фәлән вакытта без синең белән фәлән иткән
идек» кебек сүзләр ул кичне аның авызыннан өзелеп
тормый.
Өч көннән соң аны немец комендатурасыннан
чакыра киләләр. Әхмәт бабайның: «Нигә икән?»—
дип соравына каршы, бик коры гына: «Баргач
белерсең. Җыеп!» — диләр. Карт эшнең нәрсәдә
икәнен сизенеп, ашыкмыйча гына җыена.
— Карчык, мин хәзер әйләнеп кайтырмын, — ди
ул һәм, күңеллерәк күренергә тырышып, өйдән
чыгып китә.
Бераз көттергәч, аны комендант бүлмәсенә
дәшеп кертәләр. Ул килеп кергәндә комендатурада
бер хатын елап тора, ниндидер малайны скамьяга
сузып салып, акыртып кыйныйлар. Әхмәт бабай:
«Ни өчен?» — дип сорагач, хатын кул гына селти.
Комендант, үгез чуенлы җирән немец, картның
сөякчел гәүдәсен күреп алуга, төкрекләрсн чәчеп
нидер кычкыра башлый. Әхмәт бабай, берни
булмаган шикелле, кулларын артка куйган килеш,
бераз бөкерәебрәк, салкын гына карап тора.
Тәрҗемәче кыз аңлата башлый:
— Комендант әфәнде ачулана, ул пәри карты
минем мичемә нинди шайтанны тыгып
калдырган, ди, җил булса, мич үкерә башлый, — ди.
Әхмәт бабай, бөтенләй гаепсез төс белән,
кулларын җәеп җибәрә. Янәсе, әфәндегә
мич чыгарганда ул андый сызгыра торган бернәрсә
дә тыкмаган иде, ничек алай үкерә икән соң ул, әллә
ияләште микән?
Картның сүзләрен тәрҗемә иткәч, исмен
ярсуыннан колакларына кадәр кызара, элеккедән
битәр төкрекләрен чәчеп, күзләрен маңгаена
сикертеп, кычкырынырга тотына.
— Мичне сүтеп, яңадан төзәтсен. Эшен
бетергәч, ун камчы алу өчен, тагын комендатурага
килсен.
Тәрҗемәче шулай дип аңлата.
Картның салынып төшкәп чал кашлары
астыннан зәһәр ялтыраган карашын күреп, немец
аяк тибеп акыра:
— Марш! Бүген үк төзәтеп бирмәсә, уп камчыга
тагын биш камчы өстәлер. Тәрҗемә ит шул карт
шайтанга.
Балчыкка, корымга буялып беткән картны кич
белән тагын комендатурага алып киләләр.
— Булдымы? Үкермәсме инде хәзер? Гут.
Ун камчы үзенә шуның өчен.
Карт күлмәген салып, аркасын камчы астына
куярга хәзерләнә.
— Бәлки, ул гафу үтенергә телидер? Ялынып
сораса, мин аны кичерермен. Исмен картларны
кызгана. Әйтегез үзенә минем сүзләремне, — ди
комендант, елмайган булып.
Әхмәт бабай, тәрҗемәченең сүзләрен тыңлап
бетерә дә, бер сүзсез скамьяга сузылып ята.
Немец бер урында бераз таптанып торгач, кул
изәп, бүлмәдән чыгып китә.
Скамьядан күтәрелгәндә картның ябык аркасы
буйлап кан ага, тез сөякләре дер-дер калтырый. Ул
таянып күтәрелә. Дәшми генә киенә һәм ишеккә
таба бара башлый. Чыгып китәр алдыннан артына
борыла.
— Комендант әфәндегә әйтегез, тагын
үкерә башласа, чакыртсын: таныш кеше итеп, мин
аңарга бу юлы биш камчыга да төзәтеп бирермен,
— ди һәм, ишекне каты ябып, чыгып китә.
1944, март