БЕР ТӨН
«Намус» исемле яңа повестьтан өзек
Борынгыдан килә торган бер гадәт буенча, Тимери агай йортында язгы чәчүнең беренче көнен быел да бәйрәм шикелле көтеп алдылар. Иртәгә орлык, чыгарасы дигән көнле Хәдичә түти мунча яктырды, бөтен семьяның өс-башы алмашынып кыр эшенә киеп чыгасы киемнәр ипләнде, чәчү өстендә кулны тотарлык булмасын өчен, утынны да күп итеп ярып куйдылар, урамнар, инек аллары да себерелде.
Хәдичә түти йокысыннан торганда әле таң беленә дә башламаган иде. Ул лампасын кысыбрак куеп, акрын гына кыштырдап кабартмасын әвәләде, миченә ягып җибәрде.
Ул арада итртәнге тынлыкны моңсуландырып. таң әтәчләре кычкыра башлады. Ян тәрәзәдән агара башлаган күк читендә җемелдек йолдызларның зәгыйфь кенә тибрәнгәннәре күренә, уяна башлаган яз таңының шыпырт сулышы сизелгән кебек тоела иде. Ничектер моңсу да, бәйрәм таңындагыча олысымак бер тантаналы да иде.
Сагышлы ананың нечкә күңелен тибрәтеп җибәрү өчен шул җитә калды. Ул, таң алды тынлыгын тыңлый-тыңлый, бик еракларда сугышып йөри торган солдат улын исенә төшерде.
«Изге таң вакытларында кай илләрдә, нинди җирләрдә йөри икән, йоклый микән, сугышкан чаклары микән?»
Кече якка узышлый кровать янына туктап: Уятыйммы, әллә бераз гына йокласынмы?..» - дип тагы бераз уйланып торды. Тимери агай чалкан ятын кулларын баш астына куйган. Ул чын-чынлап йокламый, кашын җыера төшеп нидер уйланып кына ята, менә хәзер сикереп торыр да, пошынып, хафаланып тагып чыгып китәр төсле күренә иде.
Хәдичә түти иренең тотынган эшен булдырмыйча тыймый торган чуар йөрәк икәнен күптән үк белсә дә, баштарак аның шундый зур урынга сайлануын өнәп үк бетермәгән иде. Беренче көннәрдә: «Ай-һай, көчен җитәрме икән, авыр купса, давыл кубар, дигәннәр. Колхоз эше чыгырыннан чыгып, соңыннап үкенергә туры килмәгәе, алдын-артын уйлап җиткердеңме икән?» дип тә әйткәләде. Тик шушы бер атнада Тимеринең байтак эшләрне җайга сала башлавын күреп, бераз күңеле тынычлана төште. Тимери иртән таңнан кара төнгәчә өйгә кайтып керми, кайбер төннәрне аны йокысыннан уятып, телефонга дәшәләр, шул китүдән ул икенче көнне иртәнге чәйгә генә кайтып керә иде. Өйдә булган кичләрне ул бик озакка чаклы ниләрдер исәпләп, уйланып утыра. Гамирдән әллә нинди китаплар укыта, йокларга яткач та, ярты төнен уйлавын, пошынып уздыра торган булып китте.
Почмак якта күршеләре Өмми тәрәзәсен күз салды. Алар әле тормаганнар икән. Бүтән күршеләрнең дә уты күрелми иде. Килене Нәфисәнең өстенә япты. Аның, тын гына сулыш алып, таралып йоклавын кинәнеп карап торды.
Миче кызып җиткән икәп, тегесен-монсын хәстәрләгәч, ягымлы гына итеп килененә дәште:
— Килен, торсаң да ярар инде. Таң да беленеп килә бугай, мич тә өлгерде. Акрынлап кузгала башласагыз да таманга килер, алла боерса...
Элеккерәк елларны орлык чыгасы көнне, өстәлгә сабан туеннан калган буяулы йомыркалар да килә, иш янына куш булып, кичәге бәлеш төпләре, төрле пәрәмәчләр өстәлә. Инде кузгалып китәр алдыннан өй алдындагы иске сандык өстендә утырган сыра мичкәсе, киң күңелле хуҗалар белән җыенга хәтле күрешәсе булмаганга, соңгы мәртәбә саубуллашкан кебек башын иеп, аннан кыркулана башлаган куе кызгылт йорт сырасының калдык тустаганнары агызып алына торган иде. Борынгырак заманнарда авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсын дип
юрап, орлык белән бергә күкәй дә чәчә торган булганнар. Соңгы елларда күкәйнең аннан кирәгерәк урыннары да күп булганлыктан, кырга чыгарып чәчү кадәресе үзе онтыла барса да, язгы зур эшләрнең муллык, туклык эчендә хәере белән башланып китүенә адарынып, чәчүгә чыгасы көнне күкәй пешерү гадәте барыбер кала бирде. Шунлыктан бүген дә буы чыгып торган кайнар бодай кабартмасы янында бер тәлинкә йомырка да урын алды. Хәдичә түти бүген сөт-катыклы да мул куйды, үзенең бик борынгыдан калган сары агач савыты белән өстен матурлап түгәрәкләп менгергән атлам май да килеп утырды.
Чәйне бик җәелеп китмичә олысымак бер тышлыкта эчтеләр. Тышта да төнге черемнән соң табигать әле күзен генә ача башлаган, әле таң яңа гына беленеп килә иде.
Барсы да көйләнеп, Нәфисә кырда кунып эшлисе булганлыктан кием-салымны да мулрак алып, чыгарга дип киенеп беткәч, Хәдичә түтинең, озак юлга озаткандагыдай, юл аягына бер-ике яхшы сүз әйтеп каласы килде:
— Быел үзең дә бик зур эшкә алындың, диде, киленгә дә җиңел булмас инде. Тазалыгың, анысы шөкер, бар барын да, алай да 300 дән артыкка киткәч, уен эш түгел инде ул. Я, тапшырдык. Инде җиңел кул белән башлап, бәла-казага тап булмыйча, хәере белән генә очлап чыксак иде. Көзгә таба, эшләр җыела төшкәндә, балалар да кайтып җитмәсме әле...
Тимери: «ай-һай, анасы, бик иртә көтәсең әле син...» димәкче булса да, инде ишек тоткасына үрелгәннән соң, сүз озайтып торасы килмәде. Аннан соң, икенче яктан, шундый чакта Хәдичәнең якты өметен алай кинәт кенә өзеп ташлау күңеленә ошамады.
— Шулай булса ни әйтер идең дә бит... — дип кенә калды.
Гамир атасы бераз хәлләндерермен дип үзенә йөрергә алган Туры кашканы тарантас сиртмәсенә җигеп капка янына китерде. Хәдичә түтинең үзенең дә яшелчә бакчасына төшәсе бар иде. Ул анда кояш чыгып җир өсте бераз сурыккач кына тотынасы булганга, үзе соңгарак кузгалырга уйлап, боларны озата чыкты.
—Барыгыз да бер ачкан капкадан чыгарсыз, — дип олы капканы ачып җибәрде. Чыгып барганда килененә тагын бер ягымлы сүз әйтеп каласы килде булса кирәк,
— Азгын атлар туры килеп имгәтеп ташлый күрмәсеннәр, карабрак йөри күр, — диде.
Басуга барып җиткәннән соң, Нәфисә беренче эше итеп явырышкандагы бодай җирен тырмаларга тотынды. Аның звеносындагы Җилаяк Өммп белән башка хатын-кызлар берсе дә килмәгән, күрше участокларда да кеше заты күренми иде әле.
Кояш яңа гына чыгын килә, өстә берсеннән-берсе югарырак күтәрелеп, сабан тургайлары сайрый, җирнең аргы башындагы урманнан сандугачка ошатып сайрарга тырышкан бер кош тавышы ишетелә. Нәфисә җыелышта телгә алынган 25 гектар җирнең бер кырыеннан кереп, урманга таба тырмалап менеп китте. Урман буенда һава бераз салкынча, әле җил-мазар да чыгып өлгермәгәнгә агач башлары уйчанланып бик тын утыралар иде.
Урман буена җитәрәк сул яктагы бүртә байтал, колакларын шәмәртеп, нидәндер өреккәнсыман пошкырып читкә тайпылды. Нәфисәдән элегрәк килүчеләр дә булган икән. Урманга сыенып утырган салам түбәле келәт янына, яшь туераларны шатырдатып ера-ера, юан казыклар өстерәп, урман эченнән Локман карт килеп чыкты. Аның өстендә кыска соры бишмәт, башында кайчандыр кара булып та хәзер төсен салган колакчын бүрек, кызыл билбавына кечкенә балта кыстырылган иде. Ул колакчынын келәт алдына ыргытты да, атларын туктатып аңа таба якынаеп килгән Нәфисәгә карана-карана, казыкларын очларга тотынды.
— Кайда иптәшләрең?—диде. Аның тавышы бик кырыс ишетелде. Бригадирның нигәдер кәефе кырылган иде.
— Локман абзый, мин аларны күрмәдем шул...
Бригадир, сул колагын Нәфисәгә юнәлдерә төшеп, ишетергә тырышкандай йөзен җыерды.
— Күрмәдем дим!
— Ә?.. Халисәне дә очратмадыңмы?... Шулаймы. Очкан инде алайса. Бүген барып җитәргә дип әйтеп әйткән иде, шул инде алайса...
Халисә беренче звеноның башлыгы булып эшли, аны районга алырга йөрүләрен Нәфисә дә ишеткән иде.
Локман карт, сакал астын кашып торды-торды да, бик каты итеп балтасын төпкә чапты.
— Я? Монысын да алсыннар, тегесен дә алсыннар, соң җирне кем эшләргә ди, ә? 11 гектар җирне саңгырау Локман бер үзе ертып чыгарга диме? Алтмыштан узып киткәчме?
Нәфисәгә карт бригадирның болай кайнарлануы бик кызык тоела иде.
— Я, кызма әле син, Локман абзый, — диде. — Үзебез булышырбыз. Безнең яныбызда җилкенеп картлыгыңны да онытып җибәрерсең әле.
Бригадир мыек астыннан мышкылдап көлеп куйды.
— Пешәрсең инде сезнең белән! Кырыкмыш бит әле сез, кырыкмыш, камыт-сбрут күрмәгән.
Ул эшеннән бөтенләй туктап, бармаклары белән тамак астын кашып-кашый, түбәннән югарыга таба Нәфисәнең бөтен буеп-сынын төпченеп күздән кичерде.
— Соң сезгә кемне башлык итеп куйыйк инде алайсам?— диде. — Өмминө дисәм, ансы җилкуар. Чәүкә килене дисәң, җебегән, ике бозауга кибәк аерып бирә алмас... Бүтәннәре бала-чага, ыбыр-чыбыр...
Локман Нәфисәгә тагын сул колагын суза төште.
— Үзеңне куйсак? Ә? Җыелышта да бик хәтәр сүз әйттең. — Ул бераз уйланып торды, сакал астын тагын кашып алды. — Зур сүз ул, ә? 320 көн! 140 пот!
Нәфисә моңа каршы түгел иде. Ул үзенең ризалыгын белдермәкче булып авызын ачарга өлгермәде, Локман аның әйткәнен көтеп маташмыйча:
— Газиз үзе, диде, бик тә уңган, бик тә башлы егет иде. Ай-һай булган кеше иде. Чулпанны аякка бастырган да шул, халыкны икмәкле иткән дә шул. Кая инде ул хәзер андый егетләр, кая инде ул...
Ул тагын тынып Нәфисәнең Газиз шикелле үк башлы кеше булмавына күңелсезләнгән шикелле сүзсез генә башын чайкап алды, сирәк кашларын җимереп бераз аяк астыпа карап торды да, төп өстеннән авыр гына кузгалып, әлеге Нәфисә эшлисе җиргә килеп чүгәләде. Кәкерәя төшкән бармаклары белән бер уч туфрак казып алып, аның соргылт бөртекләрен уч төбенә җәйде, бармаклары белән уып карады, борып канатларын киң җәеп, нәрсәсендер иснәп торды.
— Күңелеңдәге ниятең чын булса, диде, иген эшен күңел куеп эшли торган булсаң, бу җир генә түгел, хәзинә бу. Үзеңә ышанма, бу туфракка ышан, үстер диген, үстерер бу, мең пот бир диген, бирер бу... Безнең ата-бабаларыбызга шушы җир ипи ашаткан, безнең балаларыбызның балалары да, боерган булса, шушыннан ук ипи ашарлар... Әйтәм бит, җирнең моңы юк, җир начар түгел, без үзебез начар. Ипекәй безнең өйгә үз аягы белән тәпиләп килеп керми ул. Аны менә шулай, маңгай тирен чыгарып, эшләп алырга кирәк...
Локман карт җанлы нәрсә турында сөйләгән шикелле итеп, ягиргә хөрмәт һәм кечелек белән сөйли. Аның бөгелер-бөгелмәс бармаклары туфракны иркәләп сыпыра, аның бер уч туфракны алган урынына җайлап кына янадап салып өстен тигезләп куюында да бу бәрәкәтле җиргә табынуга сизелә иде.
Аннан соң ул куеныннан таушалып, бикләнеп беткән бер төргәк кәгазь алып, шуларның берсен тез өстенә җәеп салды. Ул кәгазьдә бодай башагысыман бернәрсә ясалган, кага тамгалар, боҗралар, Локман карт үзе гел белә торган тагын шундый сәер билгеләр белән чуарланган иде. Шул серле боҗралар, тамгалар өстеннән карт бригадир кәкре бармакларыч йөртте. Тавышы кырыс, әмма сүзләре күңел түреннән чыгып, керсез ишетелә иде.
— Көз көне, диде, бик шәпләп йомшартты аннан ары килеп, гектарына 20 тонна исәбеннән, чергән тирес салдык. Сөрелүе дә бик шәп инде моның. Менә шундый-шундый җир сиңа. Уңсаң да үзең, туңсаң да үзен. Йөз кырыс coң алам дисең икән, йөз кырыкны ал, телисез икән, ике йөз кырыкны ал!..
Ул тезләренә таянып торып басты.
Нәфисә атларын борып тырмалап китте. Ә ул аның артыннан карап калды. Байтак киткәч, җир башыннан торып, карынкы тавышы беләп кычкырып озатты:
— Атларыңны чыккан шәпкә бик ашыктырмасаң да ярар. Күнегеп җитмәс борын китүләре бар... Бүртә байталыңны тота төш, кайнар нәрсә...
Елга кырыендагы сукмакта Җилаяк Өмча белән тагын берничә хатын-кыз күренде. 1 май картны күргәч, алар кызуырак атлый башладылар. Урман буенда бригадирның ачулы тавышы яңгырады.
— Бу ни эш бу? Арт сапларыгызны кояш кыздыра башлаганчы мәлҗерәп йоклап ятасыз!.. Военный время шулай куша мени сезгә?
Бригадирдан бик каты эләкте булса кирәк... Нәфисә җир башыннан борылганда алар, барсы да кабаланып, кайсы тырма күтәреп чүп җыярга йөгерә, кайберләре атларын җигеп маташа, ә Җилаяк Өмми, култык астына капчык кыстырып, бик ашыгып йөгерә-атлый кире авылга кайтып бара иде.
Кояш күтәрелә төште. Ялыктыргыч кышны уздырганнан соң, җир үзенең яшьлек бәйрәмен итәргә җыена, сагынып көтеп алган җылы, иркәләүчән ягымлы кояш нурлары астында күзгә күренеп күперенә, аның иркенләп тын алуына хәтле ишетелгән кебек иде. Кырлар өстеннән, талгын дулкыннар булып, иңкелләр, елгалар аша ишелә-ишелә җил исә, ул язгы кояш исен, былтыргы игеннәрнең төчкелт тамыр исен, дымлы җир исен җыеп китереп, борыннарны кытыклый, җиңел канаты белән битләргә, ачык муеннарга сыйпалый китә, җиң эчләренә кереп кытыклый, атларның ялларын тибрәткәләп уза.
Атлар, туктап торган арада, борыннарын җиргә төртәләр, танауларын киңәйтеп туфракны озак-озак иснәделәр дә, нидер хәтерләренә төшкәндәй башларын кинәт күтәреп әсәрләнә башлыйлар, күзләрен уйнатып нәрсәнедер зур тынгысызлык белән эзләгәнсыман, еракларга текәләләр. Дәртле һәм ашкынулы итеп бөтен саннары белән кешнәп куялар.
Сулдагы бүртә байтал җирсен пошкырына башлый. Нәфисә дилбегәсен болгап аны шелтәләп куя:
— Я, я, атлый бир!.. Эш барында ул нинди боргалану тагын!
Атлар канны уйната торган исерткеч яз һавасына җилкенеп җиңел атлыйлар, тырмалар дымлы җир өстендә тирән тигез эзләр калдырып уйнаклый да уйнаклый, гүя йомшак җир тырма астыннан очсыз-кырыйсыз тасма булып баш әйләндергеч бер тигезлек белән үзе шулай агылып чыга кебек.
Әнә берничә урында чүп үләннәренә ут төртеп җибәрделәр. Саргылт төтен әйләнмәле дулкыннары белән җир өстенә орына-орына киң агым булып урман буена таба сузыла. Бәйдә елгасы буйлатып тау кырыендагы чирәм өстеннән пошынулы дәрт белән ара-тирә мөгери-мөгери акрын гына сыер котүе үтеп бара. Мыек Шәмсеттин, кара шляпасын муенына этәрә төшеп, сыерлар качмасын диепме, әллә ямьле яз иртәсе аның да кырыс күңелен уятып җибәргәнме, бераз барган саен көйләп-көйләп:
— Һәй, һәй!.. — дип кычкыргалап куя.
Көмеш тавышы белән дымсу һаваны чыңгырдатып, кайдадыр яшь тай кешнәп җибәрә, урман эчендә чәүкәнең кыюсыз беренче тавышы ишетелеп кала. Бөтен басу өсте, яфракка бөреләнгән урман буйлары, яшел чирәм беләп өртелеп яшәреп килә торган елга кырые — бөтен тирә-як язның күтәренке күңелле дәрте белән, табигатьнең мәхәббәт бәйрәмен уздыра, табынның яме, бәйрәмнең бизәге булган сайрар кошлары, чәчәкле үләннәре беләп табигать күркен — яшел җәйне каршы алырга хәстәрләнә иде.
Күкрәккә мул булып ургылып керә торган җиләс саф һава канны уйнатып тәпие җиңеләйтә. Нәфисә тарыгып яткан тән көченең күңелендәге өметле уйлары белән канатланып, каядыр омтылуын тоя. Ул, ара-тирә атларыпа дәшкәләп, йомшак җирдән җиңел-җиңол атлый бирә. Аның башында үзен әйләндереп алган иркен рәхәтлекне бөтен җаны-тәне белән тоюдан башка бер уй да юк, гүя тормыш борчулары сафланган күңел күгендә эреп югалалар кебек иде.
Атлар өстендә бөрчек-бөрчек тирләр ялтырый, тора-бара алар да кибә, аяклар тала башлый да тагын хәл керә, тырмаланган җир акрынлап киңәя бара. Дымсу соры вак кантарлар, бу урында шаулап утырачак бодай кыяклары, алтын сары башаклар турында сөйләшкәндәй акрын гына кыштырдап тырма астыннан агыла бирәләр.
Ара-тирә район үзәгеннән кечкенә арба белән орлык ташучы күрше колхоз кешеләре узгалып. Алар урман буена туктап ял иткәндә кыр өстендә эшләп йөрүчеләргә кызыгып, озак гарап торалар. Пәфисә аларпың. йөзепдә тирән борчылу һәм кимсенү эзләре күрә. Ләкин алар зарланмыйлар, үз колхозларының шул хәлгә төшүенә кыенсынуданмы, көнләшеп сер бирәсе килмәүдәнме, аларның күбесе иркенләп сөйләшмиләр дә иде.
Күлмәкләрен тездән югары күтәреп кыстырган чандыр гәүдәле, юка иренле бер яшь хатын-кыздан Нәфисә:
— Сез кайсы колхоздан, апа?—дип сорады.
Чандыр хатын, күзләрен ялтыратып, урманның теге ягына ымлап куйды:
— Әнә анда бар ич әле бер... бер әдәм көлкесе... — диде, колхозының исемен әйтмәде.
Сүзне озайтасы килмичә, кырт кына борылып арба тәртәсенә ябышты, үләнгә сузылып яткан иптәш хатынына ачуланып кычкырды.
— Нәрсә монда ишелеп төштең? Эшең беттемени? Әйдә, безнең игенне болар килеп чәчеп бирмәс!..
Алар, кечкенә арбаларын сөйрәп, урман юлы беләп акырын гына кереп киттеләр.
Мондыйлар еш узгалыйлар, алардан борчулы күңелсезлек белән бергә, колхоз кешеләренең нинди генә кыенлыкны да күтәрергә тайчанмый торган нык бер тырышлыклары күңелдә утырып кала, ул мондый кыенлыкларның вакытлы бернәрсә икәнлекләренә ышанычны ныгытып, эшкә җилкендерә иде.
Кай арада сагышландырып күңел түрендә Газиз килеп чыга; кайбердә Нәфисә аркасында туган авылыннан киткән, кайдадыр моңлы башын юатып каңгырып йөргән Зиннәт исенә төшә; сугыш кырларыннан килгән авыр хәбәрләр йөрәкне чеметкәләп борчып торалар, якты уйларны күләгәләр каплый. Ләкин бу борчулар, Иделгә килеп кушылган тонык сулы кечкенә инеш кебек, аның дәртле өметенә кушыла барып, тора-бара күңел дәрьясының саф агымында эреп югалалар иде.
Көндезге ашны шау-шусыз уздырдылар. Туктап атларны ашарга кушу белән берьюлы авыраеп киткән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, кайсы-кая агач төпләренә түнделәр. Аш пешерүче Мәүлиха җиңгинең умачы өлгергәндә күбесе эреп йокыга киткәннәр иде. Мәүлиха тырмачы хатын-кызларның, сукачы малайларның иңбашларына, җилкәләренә йомшак кына кагыла-кагыла байтак вакыт уятып йөрде:
— Ой, бәбкәләрем, эрегәннәр дә киткәннәр. Оланнар, торсагызсана, умачым суына.
Эшкә кузгалыр алдыннан туры атын җиңел генә юырттырып Тимери килеп китте.
— Безнең кузгалганны ишеткәч, диде, Аланбашлар да чыкканнар. Инде, мин сиңа әйтсәм әйтим, ярышырга дип сүз беркеткәнбез икән, алардан артка калу безгә төс булмас, Чулпанының битенә кызыллык китермик дисәгез, эшегезне бүген үк күрсәтегез. Нормадан арттырмыйча эштән туктамыйк.
Жилаяк аның артыннан кашын җыерып, сукранып калды:
— Ай-һай, яңа себерке шәп себерә. Болай булса медаль такмый калдырмаслар үзенә...
Кояш кичкә авыша башлаганда Локман карт тырмаланган җирнең иңен адымлап узды. Нәфисәнең атлары йөрешеп, җир башында ничек борылуын, тамак астын кашый-кашый, күңеллеләнеп карап торды. Хәзер аның чырае бераз яктыра төшкән иде.
— Эшеңнең башы хәерле булыр төсле күренә, аягың жиңел булсын, килен!
Нәфисә норма турында бөтенләй уйламаса да, тырма артыннан мул уңыш тудырырга хәстәрләнеп күперенеп калган йомшак җирнең гел киңәя баруын караштырып алган саен аңа рәхәт булып китә, җыелышта биргән вәгъдәсенең коры сүз генә булып калмаячагына ышанычы торган саен ныгый бара һәм ул аякларының аруын тоймаска, атларын да кызурак йөртергә тырыша иде.
Кояш баер алдыннан Җилаяк тирәсендә чуалган бригадир янына әллә кайдан гына бер яшь кеше килеп чыкты. Нәфисә җир башыннан борылып бераз гына китүгә, юлдан чабып килде дә, велосипедын ташлап, аның каршысына килеп басты. Ул яланбаш,- аның күлмәк якасында кыегайган ал галстугы җилферди, ул каядыр бик ашыга, очарга торган кебек күренә иде.
Килеп җитүенә блокнотын шатырдатып актарды да, Нәфисә белән янәшә атлый-атлый, нидер яза да башлады.
— Акбитовамы? Сезме инде ул?
Нәфисә үзенең нигә кирәк булуын аңламыйча:
— Әйе, Акбитова мин булам, — диде.
Егет, кабаланып, бер-бер артлы сораулар яудырырга тотынды.
— Стахановка? Алдынгылардан?
Нәфисә, болай бара-бара сөйләшергә уңайсызланып, атларын туктатты.
— Карагыз әле, иптәш, кем икәнегезне белмим...
— Күшәрле! Ибрай Күшәрле. Журналист газетадай...
— Карагыз әле, иптәш кем... Сез ялгышмыйсыз микән? Стахановка да, аның алдынгысы да булгач, ул, мөгаен, башка берәүдер иңде... Mин бит әле...
Егет аның әйтеп бетергәнен дә көтмәде, зыр итеп атлары яныннан әйләнеп чыкты, блокнотына нидер тырный-тырный, тагын сорады.
— Норма?
— Ничек «норма»? Нәрсә «норма»?
— Процент? Ягъни күпме үтәлгән?..
Нәфисә тагын да аптырый төште. Журналист һаман ашыктыра иде.
— Чама белән, чамалап?..
— Бер дә белмим шул, иптәш кем...
— Күшәрле!
— Кем, күшәрлс иптәш. Әле бүген генә чыктык, рәтләп үлчәнмәгән дә бит әле...
Егет кашып җыерып алды, шулай да бит исе китмәде.
— Сыйфат ничек? Ягъни качество?
Нәфисә авыз ачып сүз әйткәнче ул сикерүдә тырмаланган җиргә чыгып, ботинкасының башы белән туфракны чөеп ташлады да, тырмалар артында бөтерелә-бөтерелә блокнотына язып та куйды.
— Отлично!
Ул, ашыгыч кына башын иеп алды да, блокнотын болгый-болгый велосипеды янына йөгерде. Нәфисә аңа шаккатып карап калды. Ләкин егет юлга чыгып җитәр-җитмәс кинәт кенә борылып йөгереп килде дә, сул яктагы атның алдына чыгып төртеп күрсәтте:
— Ни төсле бу хайван?
— Монысын әйтәсезме? Ансы бүртә, менә монсы...
... — Бүртә? — егет атның корсак астьш иелеп ялт итеп карап алды да, блокнотына язып та ташлады. — Бүртә байтал... шәп исем! Шәп! Во!... Бүртә... Бүртә...
Нәфисә түзә алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Егет кинәт кенә күтәрелеп карады Һәм аның кылыч борынлы озынча сипкелле битендә бер генә сулышка гүя эзләгәнен тапкан шикелле куану билгесе кабынып алды.
— Һа, тешләр! — диде, — «тезелеп торган энҗе тешләр»... Тукта, тукта, болай: «Күзне камаштырырлык энҗе тешләр... гүя»...
Ул мыгырдавыннан туктан күз өстенә салынып торган буйсынмас коңгырт чәчен селкеп куйды һәм тагын сөйләнә-сөйләнә юлга таба йөгерде:
— Хушыгыз!.. Бүртә!.. Җемелдәп торган энҗе тешләр арасыннан... чал коерыклы бүртә...
Нәфисә, үзен-үзе тыя алмыйча, бөгелә-бөгелә көләргә тотынды. Ул икенче борылып караганда, велосипед өстендәге сипкелле егетнең очып китәргә тыпырчынгандай котырын җилфердәгән галстугы белән тузгыган чәчеп генә күреп калды.
Караңгылык куера төшеп тырма эзләре күренмәс булганнан соң, ул да станга кайтты.
Урман буенда бригадир атларның камытлыкларын капшап карый, сбруйларын тикшерә, бүтәннәр кайсы атларын туара, берничә хатын-кыз, эшләрен бетергәннәр булса кирәк, келәт почмагында күзләрен сөртә-сөртә нәрсәдер сөйләшеп торалар, һәммәсенең йөзендә әллә нинди бер күңелсезлек, борчылу сизелә иде.
Мондагы сүлпән тынлык берьюлы күзгә бәрелеп Нәфисәне сәерсендерә башлады. Аның көн буе аерылышып торган иптәшләре белән бүгенге беренче эш турында сөйләшәсе, сипкелле егет турында әйтен көлдерәсе килә иде. Урман буеннан аһ-ваһ килеп атларын җитәкләп килгән Җилаяк,
— Көн саен болай куа торган булса, әдәм чыдый торган түгел моңа. Китче, кит... — дигәләп ерактан ук чәпчергә тотынган иде, әлеге төркем янына килеп туктагач, ул да сүзе киселеп кинәт кенә телсез калды.
Нәфисә атларын үләнгә җибәрде дә Мәүлиха тирәсендә утырганнарга дәште:
— Нигә борыннарыгызны салындырдыгыз? Нәрсә булды тагын?
Мәүлиха учагы янына чүгәләгән килеш аңа җавап бирмичә, алъяпкычы белән авызын каплап, тын гына елый иде. Ул сугыш башлангач ук иренең үлгән хәбәрен алган, соңгы айларда улыннан да хәбәр килми иде. Нәфисә, тагын берәр шундый күңелсез хәбәр килгәндер дип аның янына утырды.
— Мәулиха аңа, җаным, тагын ни булды? Кайгылы хәбәр алмагансың бит?
Мәүлиханың күз яше аша буылып чыккан газаплы тавышы аны сискәндереп җибәрде.
— Нәфисә...
Ул, башка берни дә әйтә алмыйча, битен каплады.
Нәфисә, бөтен кешеләрне сүзсез калдырган бу авыр тынлыктан күңеле шомланып, як- ягына күз салды. Бөтен күк йөзеп каплап алган зәңгәрсу-кара болытның имәнгеч караңгылыгы астында иптәшләренең аннан йөзләрен яшереп, кайсы кайда елашып торуларын күрүгә аның йөрәге тетрәп китте. Төзәлмәслек ниндидер авыр фаҗига барын күңеле сизеп, нишләргә белмичә, күкрәге кысылган, сулышы тарайган хәлдә, келәт почмагы янында тавышсыз гына елап торган Маһибәдәргә дәште:
— Маһибәдәр апа, диде, нәрсә бар? Нигә әйтмисез, нигә болай азаплыйсыз?
Маһибәдәр теләр-теләмәс кенә аңа таба борылды. Аның күзендә яшь, йөзендә авыр сагыш, тавышы борчулы иде.
— Нәфисә, акыллым, диде, бер генә сүз әйтергә дә телем бармый... Үзеңнең дә күңелең сизә булыр. Бар, кайт сил, акыллым, авылга кайт...
Нәфисә тыны кысылып, теле тотлыгып, баскан урынында катып калды. Аннан соң акрын гына кузгалды, берни дә уйлый алмыйча, берни дә күрмичә, бөтен барлыгын берьюлы китереп баскан бу фаҗиганең авырлыгы астында башын иеп, җир өстеннән төн караңгылыгына таба кереп китте.
Күк йөзен каплаган куе зәңгәр болытның әле бер җирендә, әле икенче урынында алсу- сары сызыклар чәчрәтеп яшен яшьнәгәндә аның бөкрәйгән гәүдәсе аз гына күренеп кала да, тагын югала, ул ераклаша бара иде.
Шуннан бераз элегрәк, көтү кайтыр алдыннан, Хәдичә түти, тимер көрәген иңенә салып, яшелчә бакчасыннан кайтырга чыкты. Авыр эш арка-җилкәне сызлатса да, үз өлешенә төшкән түтәлне күңелдәгечә итеп вакытыннан элек казып бетергәнлектәй, аның җаны тыныч, күңеле хуш иде. Ул, карчыкларча җай гына атлап, койма буеннан кайта, тирә-ягына күз салгалап барын да күреп, һәммәсен дә искәреп уза.
Әнә өй түрендәге бакчаларда миләш, шомырт, сәрби агачлары яфракка бөреләнеп килә, быелгы кышның каты салкынында корган алмагачлары урынына яшь агач утыртырга дип бакчаларда чокырлар казыган; тәрәзәләрне ямьләндереп ап-ак пәрдәләр эленгән, ишек аллары себерүле; яшь чирәм өстендә алпан-тилпән килен каз бәпкәләре чүпләнеп йөри... Хәдичә түти һәммәсен дә хуҗаларча үз итеп карап уза, һәммәсе дә аның күңелен күтәрә.
Ул Җишнарат халкының кулдан эшең төшәрлек шундый кыеп чакларда да күңелен боектырмыйча тырышып-тырмашып тереклек итүенә куана-куана атлый.
Аның уйлары тагын да ачыклана, күңеленең тирән бер урынында киләчәккә өмет ныгый бара.
— «Ничек тә бирешмәбез әле, ди. Үзебезнең җилкәгә төшкәнен ничек кенә булса да күтәрербез. Инде балалар гына какшый күрмәсен, бер үк, алар гына сау булсын... бер үк теге-бу булып яңатап чигенә генә күрмәсеннәр...»
Ул көтү кайтканны көтеп капка төбенә чыгып утырган карт-карчыклар белән исәпләшеп уза, аңа ишек алларыннан, баскыч төпләреннән дәшеп, исәплек сорап калалар.
— Таза йөрисенме, кордаш?
— Сау гынамы, Хәдичә?..
Хәдичә түти авылның бу хөрмәтле олы-карысына йомшак тел, якты чырай белән олылап жавап бирә, бер-ике сүз белән генә булса да аларның хәлләрен сорашып уза.
Койма буйларында яңа гына борын төртә башлаган яшь чирәм өстендә, бөтен дөньяларын онытып чынаяк тәтиләре беләп уйнап утырган сабыйлар яныннан үтә. Аларның кайберләре атасыз калган, кайберләренең хәбәрсез югалган. Ятим сабыйларның зур күзләрен тутырып, балаларга гына хас бер киң күңеллелек белән елмаюлары аның күңелен кузгатып жибәрә. Аз улыннан да ике-өч айдан бирле хат юклыгы, сугыш җиреннән төрле күңелсез хәбәрләр килүе исенә төшкәч, ул авыр сулап үзе өчен дә, аталары өчен дә йомшак куллары беләп башларын сыйпап, иркәләп уза.
— Уйныйсыңмы, бәбкәм? Уйна, нәнием, уйна, алтыным!
Һава бөркүләнеп килә иде. Урман өстеннән күтәрелгән күгелҗем калып болыт, торгап саен җәелә барып, авыл өстенә агыла башлады. Клуб мәйданы турысында бер җиргә томырылып, тагын өскә атылып карлыгачлар уйнаша, зират ягыннан биткә елымса дымы беләп бәрелеп, авыр, талгын җил исә, бөтен тирә-як басынкы бер түземсезлек белән яңгыр килгәнне көтә иде.
Бик ераклардан саңгырау гына булып беренче тапкыр күк күкрәгәне ишетелә. Урамдагы балалар куанышып дөп-дөп сикерешергә тотыналар.
— Күк күкери!
— Авырлыкка җиңеллек, авырлыкка җиңеллек!
Хәдичә түти кызурак атлый төшеп, «яңгыр килә, боерган булса, хәере белән генә яусын инде...» дип уйлый.
Үз капка төпләренә якынлашып килгән тыкрыктан атын юырттырып Гамир килеп чыкты.
— Көн буе эшләгән атны нигә шулай куасың, улым? Ни йомыш төште тагын, ник кайттың?
Гамир, арбасыннан төшеп, йөгән тезгенен капка баганасындагы боҗрага бәйләде.
— Хәбибә апа җибәрде, — диде. — Иртә беләнгә орлык җитенкерәми, бүгеннән үк алып килеп куй, иртәгә кулны тотарлык булмасын, диде... Әни, безгә хат бар. Менә...
Ул кесәсеннән өчпочмаклы зәңгәр пакет чыгарды.
Хәдичә түтинең йөзе ачылып кптте.
— Шулаймыни, улым, ай рәхмәт. Абыеңнандыр бит?
— ...Белмим, укымаган әле...
Хәдичә түти, куанычыннан көрәген калдырырга онытып, аны өй эченә кадәр күтәреп кердә, Гамирне дә өйгә керергә ашыктырды.
— Ай рәхмәт төшкере, әйдә, әйдә, укып китәрсең. Ай, балам, исән икән ләбаса. Бик тә борчылган идем, күңелемә төрле уйлар килә башлаган иде. Болай булгач, әле исән-сау икән. Менә син, менә нинди куаныч...
Гамир өстәл янына килеп хатны әйләндергәләп карады. Хатның адресын ниндидер чит кул язуы аны шикләндерә, ул бер хатка, бер әнисенә карап, бу шиген аңа әйтергә базмыйча кашын җыера иде.
Хәдичә түти каушавы һәм куанычы белән бөтен өйпс тутырып, әле һаман сөйләнә-сөйләнә алъяпкычын салды, бусагага утырып аякларын чишенде. Ул арада Гамирнең хатны ачарга җыенуын күреп алды. .
— Тукта, улым, аз гыпа сабыр ит,— диде. — Алай ашык-пошык кына укып ташларга күрше авылдан килгән хат түгел ул, сугыш җиреннән, үлем эченнән килгән хат. Ашыкма. Менә өстемне каккалап битемне юып керим. Әнә анда болыт та килә әле, аннары карның да ачкандыр, кайткан юлы белән катык ашап китәрсең.
Ул җилтерәп чыгып ишек алдыннан юынып керде, каты кыйгаклап баскычтан менеп килгән ата казны куып төшерде.
— Кеш-ш-ш..., уңмаган нәрсә. Бу вакытта кая кермәкче буласың.
Аның тавышы шунда да ягымлы, ул хәзер бернәрсәгә дә ачуланмас иде бугай.
— И балакаем, язарга вакыт тапкан икән әле, йокыларын калдырып булса да язган икән әле... — дип сөйләнә-сөйләнә, җил бәргәли
башлаган тәрәзәне ябып куйды, ниндидер музыка көйләп торган репродукторны ычкындырып җибәрде. Бары шуннан соң гына улының җаннан кадерле тансык сүзләрен тыңларга бетеп күңеле белән омтылып, яулыкларын төзәтә-төзәтә, өстәл башына кереп утырды.
— Җиңгәңә була күрмәсен, карап ач!
Гамир, әнисенә яны беләнрәк торып, борчулы тонык тавыш белән,
— Түгел, әтигә... — диде.
Сизгер апапың үткер күзләре кече улының караңгы чыраен шунда ук күрен алды. Ләкин сүз кузгатып берпп дә әйтмәде.
Хат ачылды, Гамир, пкеләпә төшеп, тынгысызлык белән бер хатка, бер караңгылана төшкән тәрәзәгә карын-карый, ниндидер хәвеф алдында торгандай борчылып укырга тотынды.
— ... «Хөрмәтле Тимергалп абзый, Хәдичә түти һәм Газизнең... Газизнең»...
Хәдичә түти аптырап китте. Кулларын хатка таба сузып, тагып кире алды.
— Ай балам, тукта әле... Кемнән соң бу? Ни булган? Әллә югыйсә... әллә...
Аның йөрәге дерелдәп кптте, ниндидер коточкыч бер хәл барын сизеп күңеле сызланып куйды, ләкин күңелендәге шигенә алай җиңел генә үсеп китәргә юл бирергә теләмәде. Дулкынлана төшкәп шыпырт тавыш белән малаена укырга кушты.
— ... «Бу хатны ничек башларга белмичә
бик озак аптырап утырдык. Язарга кулыбыз бармый, әйтергә телебез әйләнми. Землянкабыз эче шыксыз, ялангач. Әле иртә белән генә без өчәү идек, менә хәзер ике бөртек кенә калдык... Землянкабыз шуңа шыксыз, шуңа ялангач...
Кадерлеләребез! Без сезне, үз ата-анабыз шикелле, якын күрәбез. Газиз шикелле без дә сезнең нык торуыгызга, шушы авыр сынау елларында туган илебез шикелле үк тимердәй түземле булуыгызга ышанабыз... Җаныбыздан якын күргән кадерле иптәшебез, бер шинель астында йоклап, бер сынык икмәкне бүлешеп ашаган сөекле дустыбыз политрук Газизнең Бөек Ватаныбыз өчен актык тамчы канына кадәр геройларча сугышып... сугышып»...
Гамирнең тавышы кинәт киселде, иреннәре дерелдәп китте, ул йөзе белән өстәлгә капланып кычкырып җибәрде.
— Әни, абый үлгән!..
Ананың йөзе агарынды, бөтен тәне калтыранып китте. Ул, авыз ачып сүз әйтергә әмәле калмыйча, сыны катып утыргап җиреннән тәрәзә яңагына сөялде. Аның хәлсез бармаклары дерелдәшеп скамья кырыен капшыйлар, аның битләре кызганыч булып дерелди: ул еламый, елый алмый иде. Аның бары көмкүк булып көйгән иреннәре генә селкенә, газап белән иңрәп, өзелеп-өзелеп пышылдавы гына ишетелә иде.
— Ай улым, һай балам...
Хәдичә түти йөрәген кыскан авыр газапка түзә алмыйча ыңгырашып куйды. Ләкин хәсрәт аның күз яшьләрен киптергән, аның күзләреннән яшь урынына кан тамар төсле күренә иде.
Абыйсының үлүе турында күзенә чалынып калган сүзләр Гамирнең йөрәгеп телгәлиләр. Ул авыз эченнән «абый, абый!» дип шыңшып өстәлдән башып күтәрә алмыйча үксеп-үксеп елый. Аның моңарчы чын кайгыны татып карамаган бала күңеле, тозакка эләккән кош кебек, ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмичә азаплана, мескен әнисенең үзәге өзелеп «...ай балам...» дип тилмерүе аның йөрәгеп чеметеп-чеметеп ала иде.
Хәсрәт утында янган ана капка ачылуын да, ишектән Тимери белән килене кайтып керүен дә ишетмәде. Нәфисә аңа якынаеп күз яшенә аралашып чыккан аяныч тавышы белән,
— Әнкәй!.. — диде.
Хәдичә түти калтыранган куллары белән эзләнеп килененә сузылды, гүя апага миһербанлык иткән кебек күзләрендә беренче тапкыр күз яшьләре күренде.
— Кызым, җаным... ятим калдык ич! — диде, гомерендә беренче тапкыр үзен-үзе тыя алмыйча, балаларча кеткелдәп елап җибәрде.
Әле һаман да аңына килә алмаган Тимери, нишләргә белмичә, өстәлдә яткан хатны кулына алды, аны шунда ук кире ташлап карчыгына таба атлады.
— Анасы, тукта әле син, сабыр ит әле, анасы...
Нәфисә, әнкәсен юатмакчы булып, нидер әйтергә теләсә дә, күз яшенә төелеп берни дә әйтә алмады. Әнкәсе беләп килене зур кайгының шәфкатьсез авырлыгы астында, ана белән бала кебек, бер-берсенә сыенышып елаша башладылар.
Басуда эш арасында военкоматның кечкенә кәгазен китереп биргәч, Тимери аны аңларга сәләте җитмичә кат-кат укып карады. Адресы да Дөрес, Газизнең үлүе дә ачык итеп язылган. Ләкин Тимери аны берничек тә башына сыйдыра алмый, аның күңеле бу гаделсезлекне аңлаудан баш тарта иде. Ниһаять, янындагы хатын-кызлар елаша башлагач, аның төсе үзгәреп китте» гүя, акылга сыймастай бу эшне әле төзәтергә соң түгел, әле өлгерергә мөмкин дигән уйга килгәнсыман, атын куып авылга таба чапты.
Тпмеринең солдат улына ихтирамы бик зур иде. Бу гади ата мәхәббәте генә түгел. Газиз атасының күңелендә ул белә торган кешеләрдән үзенең акылы, белеменең тирәнлеге белән аерылып торган олы бер кеше булып сеңеп калган. Чыннан да, Газизнең кайда барса да сүзе үтә, аның фикеренә районда гына түгел, аннан югарырак урыннарда да колак сала торганнар иде. Ул бу тирәнең киләчәген Газиздән башка күңеленә китерми, улының сәләтенә бик нык ышаныч бәйләп, киләчәктә Акбит нәселенең генә түгел, бөтен тирә-якның данын, намусын иң беренче булып ил күрше алдына күтәреп чыгучы кеше аның улы — Газиз булырга тиеш дин уйлый иде. Ул Газизнең сугышта да зур дан казануын көтте. Авылдашларының үлгән хәбәре кплгәндә дә, Газизнең үлеп калуы мөмкинлеген башына да китерә алмый иде.
Өенә кайтып кергәч ул айнып китеп, каушый башлады. Хәдичәнең өзгәләнеп елавы аның йөрәгенә барып кадала кебек тоелды. Ул кинәт аңлады. Үзең кая куярга, нишләргә белмичә, йөрәгенә кабынган утны сүндерергә көче җитмәстән, тар өй эчендә арлы-бирле сугылды, ачудан һәм йөрәге әрнүдән бөтен тәне тартышып, чытырдатып кыскан йодырыкларып каһәрләнеп селкеде, гыжлаган тавыш белән теш арасыннан үкереп җибәрде.
— Ай, яшь чагым! Ай, кулыма тишсәләр! Үз кулларым белән, менә шушы кулларым белән буып-буып, өзеп-өзеп ыргытыр идем... Ай, яшь чагым!..
Ул әрнү һәм ярсуы белән кечкенә өй эченә сыя алмыйча, бәрелеп-сугылып тышка атылды. Тәрәзәдән аның атын куып басуга чыгып чапканы күренеп калды.
Тышта караңгыланды. Өй эчендә мәет чыкканнан сон була торган җан өшеткеч бер соры бушлык та сагышлы тынлык кына иде. Тышта ара-тирә күк күкрәгәне ишетелеп куя, тәрәзәгә вак яңгыр сибәли.
Күршеләре, туган-тумачалары кереп, кайгырышып елашып чыктылар. Эштән кайтышлый Бикбулат кодалары да килде. Ишек янындагы караңгыда авыр сулап, бераз мышнап торганнан соң, басынкы тавыш белән:
— ...Чын булып чыктымыни?—диде.
Аның бу соравы артык һәм урынсыз булып ишетелде. Нәфисә әнкәсе яныннан торып лампа яндырып куйды, ишетелер-ишетелмәс бер ватылган тавыш белән,
— Ис... —диде.
Бикбулат мич буендагы урындыкны шыгырдата-шыгырдата бик авыр килеп утырды да, тынсыз калып, салынкы кашлары астына кереп югалган кечкенә күзләре белән идәндәге күләгәсенә текәлеп, үзе шикелле үк авыр уйларын уйларга тотынды. Ул йомшак күңелле кешеләрдән саналмый иде саналуын, шулай да ян тәрәзә янында бөрешеп утырган, берничә сәгать эчендә җитезлеген дә, гәүдәсенең матур килешен дә югалтып бөкерәеп төшкән кодагые аңа да кызганыч булып тоелды. Кызы Нәфисәнең күз кабаклары шешенеп чыраена хаста төсе керүе аның да күңелен кытыклап куйды, «Һм! Мондый чакта бик нык тора торган иде, ул да бирешкән...» дип уйлады. Шунда ук, «алай чамадан артык ватылмаганда да ярар иде» дигән уйга килде. Чөнки Бикбулат картның ул турыда үз акылы бар, Ул инде кодалык җебенең яртылаш өзелгәнгә саный, аныңча җепнең калган яртысы тора-бара үзеннән-үзе өзеләчәк тә, аннан соң инде башкача уй йөртергә кирәк булачак иде.
Ахырда ул, турая төшен, шыгырдый-шыгырдый кыска саплы трубкасын чыгарды, бик озак мыштырдап, бармагы белән баса-баса, аңа тәмәке тутырды, аны авыз тирәсен каплап алган куе сакал арасына кыстырып куйганнан соң, тагын бераз утырды. Кузгалып бусага янына барын баскач кына, пшек тоткасына карап, тагып бер-ике сүз әйтеп куйды.
— Үкенечкә генә туган бала икән...
Бикбулат карт, шуның белән бу сагышлы йорттан чыгып та китте.
Караңгы төн акрын уза иде. Гамир, елап аргач, кровать кырыена башын төртеп йокыга талды.
Карт ананың сагышлы күңеле өзлексез сыза. Аңа җәрәхәтле йөрәге утсыз яна шикелле, кибеп чатнаган иреннәреннән кайнар сулышы түгел, сагыш сөреме, хәсрәт үзе бөркеп чыга иде.
Аның уйлары чуалган һәм азаплы төшкә ошыйлар. Ул караңгы тәрәзәгә текәлеп сызланып утыра торгач, үзен-үзе тоймас булып, төпсез караңгылыкта югалып китә. Ул үзе бөтенләй югалган да, аның йорәк түрен сызлаткан авыр кайгысы гына калган һәм ул кайгы бүген дә, иртәгә дә, мәңге шулап сызланыр, аннан мәңге аерылмас шикелле тоела.
Зиһене ачыкланган чакларда ул Газизен күз алдына китерә. Ул аның йөзен җанландырып, тере итеп күрә, улының ягымлы күз карашын үз күзе белән күреп, бер генә сулышка булса да җанына азык аласы, тавышын ише
теп аны күңеленең иң изге урынында үзе үлгәнче саклар өчен мәңгегә хәтерләп каласы килә. Ул Газизнең әле күптән түгел генә бөтен авылны бер итеп дәртләнеп, ялкынланып эшләп йөргән чакларын, тузанланган көләч битен күз алдына китерә. Ишектән керүгә бары ул гына, бары аның Газизе үзе генә әйтә белә торган җаннарыңны эретерлек ягымлы бер тавыш белән: «Әни!» дип өзелеп дәшүе, «әни, шундый ашыйсым килде!» диюе хәзер аның колак төбендә яңадан ишетелә. Ул сугышка чыгып китәр алдыннан никадәр түзәргә тырышса да, ана күңеле үзенекен итте. Хәдичә түти елап жибәрде. Шул чагында Газиз аның янына утырып әнисен кочып алды. Улынын күзләре бераз моңсу, йөзе дә бераз тартылган, боега төшкән иде. «Әни, диде, син үзең бик акыллы, бик зирәк кеше. Менә уйлап кара әле син: немец безнең җиргә басып кереп, кешеләребезне суя, авылларыбызны яндыра башлады. Аны куып чыгарырга кирәк бит? Кирәк. Әгәр инде мин дә бармасам, күрше Сибай да, бүтәннәр дә бармаса, анда кем генә барыр соң? Кайберләребез бәлки кире кайта да алмабыз.... сугыш бит ул, әни...» Мондый чакта нинди ана үз баласының сугышка китүенә каршы төшсен? Ләкин апа күңеле күкрәк сөтен имезеп үстергән үз баласын сагалап торган куркынычларны алдан ук сизмимени? «Үзе үк сизгән икән, балакаем! И бала, бала...»
Идел буеннан, бик зарлы һәм моңлы булып пароход тавышы ишетелә. Хәсрәтле ананың яшьле күзе пароход тавышы ишетелгән түр тәрәзәнең тонык яктысына юнәлгән, аның йөрәге, көл астында көйрәп яткан төтенсез ут шикелле, эчке бер ялкын белән тавышсыз-тынсыз сызланып яна. Ул уһылдамый, тавыш чыгарып авыр да суламый, ләкин шул ук утта яна торган почмак яктагы икенче бер сизгер йөрәк, гүя мескен ананың күз яшьләре тамганны ишеткән шикелле, артык борчылуын сизү белән аның янына килеп җитә.
Нәфисә, әнкәсенең янына утырып, аның юрганын рәтли. Сүзләренең көченә үзе ышан- маса да, үзе дә юану өчен ачы юатмакчы була.
Әнкәй, ди, бер бездә генә түгел, бөтен ил белән. Ул кадәр борчылма әле син, әнкәй. Кем белә соң бәлки алай ук түгелдер әле, бәлки...
Нәфисә, «бәлки әле бу хәбәр чын да түгелдер...» димәкче булса да, хатта Газизнең кайсы урында һәм ничек үлүе ачык язылганлыктан, андый өметнең юклыгын, Газизнең мәңгегә югалып калуын — бөтенесен берьюлы күңеленнән кичереп, күз яшьләрен тыя алмастан, үзе дә елый башлый. Алар шулай, берсенә-берсе орынып янәшә утырган килеш, ятим калган ана белән, сөекле иреннән тол калган яшь хатын, нәүмизләнен күз яше түгәләр. Күңелнең тирән бер урыныннан кайнарланып чыккан бу күз яше авыр кайгыны акырып-акырын эреткән шикелле, күңел сызлануы бераз гына булса да басыла төшкән шикелле тоела. Ләкин ул да озакка бармый иде.
Нәфисәнең Газиз белән уздырган өч ай гомере, йокысыз төннәрнең моңсу һәм хыялый кочагыңда, уяу чагында күргән рәхәт төш кебек, өч көн гомер тизлеге белән, сизелмәстән үтеп киткән иде. Хәзер ул чак очар кошлар очып җитмәс ерак иде инде. Нәфисә почмак якта аның киеменә башын куеп сагышка бата. Аның иреннәре калтыранып Газизне дәшәләр. «Газиз... Ни булды сиңа?... Бу ни хәл бу? Нигә алай соң бу, Газиз!..»
Тышта шыбырдап яңгыр ява, тәрәзә буендагы миләш агачлары, боеккан башларын иеп, акырып гына атыналар. Яраланган күңел түрендә өметсез бер сагыш тәнен тетрәтерлек итеп: «Юк инде ул, юк инде Газизең, ди, — Аның хәзер Җишнаратта баскан эзләре белән әйткән сүзләре генә калды. Син көткән, сине өзелеп сөйгән Газизең сөйкемле күзләрен йомып салкын җирнең кочагында мәңгелек йокыга талган... Юк инде ул, юк инде Газизең...»
Нәфисә зар елап, азапланып мендәренә ава. Озын чәченең күперенке дулкыннары, матәм билгесе булып, аның яңакларына, дерелдәгән иңбашларына каплана. Бар да бетте, һәммәсе хәсрәт утында. Тормыш аннан шушы бер генә бәхетне дә күпсенгән... И дөнья, бу ни бу? Бу нигә болай?...
Инде төннең яртысы узган, тышта яңгыр да туктаган. Кара төннең китеп баруын белдергән шикелле, куначаларында каты накатына таң әтәчләре кычкыра. Миләш яфраклары, акырын гына башларын игәләп, тәрәзәгә кагылгалап куялар. «Тормыш юлы, диләр, авыр да, михнәтле дә. Бәхет сукмагының як-ягында күз яшьләреннән күлләр уелган... Тор, хәсрәтле бала, күзең ач! Таң җилләре синең битеңне сыйпар, шәфкатьле кояш күз яшеңне киптерер... Тор, моңлы бала, тор, күзең ач!..»
Нәфисә аның рәсемен ала. Газизнең зур соры күзләре аның кайгысын аңлыйлар кебек. Аларның ягымлы карашы, аерылышу сагышының юка томаны белән өртелгән. Бу күзләрдә бик күптән булып узган, күңелгә шундый якын, шундый рәхәт булып сеңеп калган элекке ямьле, бәхетле тормышның бергә уздырган иң соңгы көннәре гәүдәләнеп калган шикелле.
Нәфисә рәсемне якынрак китерә. Аның күзләренә мөлдерәп яшь тула, иреннәрендә моң-зары:
— «Mенә бит нинди тиз аерылыштык.
И Газиз, Газиз... үземнең парым итеп сине сайлаган идем. Икебез дә бәхетле булырбыз, бүтәннәрне дә бәхетле итәрбез дигән идем. Ай бирде, кояш күпсенде, атылган йолдыз шикелле агылдың да сүндең... Моннан соң мин сине бер кайчан да күрә алмам инде... Хуш инде, акыллым, бәхил бул, сөеклем!...»
Газизнең ягымлы күзләре күз яшьләренең томаныңда тоныклана барып, акырын гына эри-эри күздән югала...
Нәфисә кайнарланган күкрәге белән ачык тәрәзәдән бәреп кергән таң һавасына каршы килеп баса.
Бик ерактан, күк читен алландырып, таң беленеп килә. Тышта моңсу тын, шундый тын, ул хәтта миләш яфракларының берсенә берсе бәрелүенә, күз яшедәй эленеп торган яңгыр тамчыларының үләннәр өстенә егылып төшүенә хәтле ишетә кебек. Ул яфракларның тын алуын, авыл өстенә йомшак канатып җәйгән таң һавасының акырын гына сулавын, тау астындагы инешнең челтерәп акканын, үз тәнен тойган шикелле, тпрән бер рәхәтлек белән хис итә. Ниндидер эчке бер дулкынланудан һәм моннан аның күзенә яшь килә. Аның рәнҗетелгән күңелендә, сызылып килгән таң нурыдай киң һәм өметле булып, моңсу яхшы уйлар туа.
Түр якта әнкәсе һаман да шул элекке урынында, нәкъ элеккечә тәрәзәгә караган килеш хәрәкәтсез утыра, аның күзләре элекке ягымлылыгын җуеп кырысланган, битендәге җыерчыклары да тирәнәйгән иде.
— Әнкәй, аз гына булса да ял итеп алыр идең.
Хәдичә түти, кинкән иреннәрен ялап, карлыккан тавыш белән акырын гына:
— Кая инде ул йокы... йокылар качтылар инде алар...
Аның кибеп кызарган күзләре яңадан тәрәзәгә текәләләр.
Иртәнге тынлыкта кемнеңдер капкасы ачылганы ишетелә, әтәчләр кычкыра, кемдер атын акырын гыпа атлатып басуга таба чыгып китә.
— Әткәң төплә кайтмады. Бичара, кайларда тилмереп йөри икән. Чуар гына холыклы кеше, аңа бигрәк тә кыен булыр инде...
Хәдичә түти авырый башлаганга ошый. Нәфисә, аның ялгызын калдырып, эшкә китәргә кыймый тора иде.
— Әнкәй, синең хәлең ничегрәк, мпн барыйммы икән соң?
Хәдичә түти, аңа башы белән ымлап, барырга кирәклеген белдерде.