Аның туган көне
Зур таш юл. Юлның ике ягында, анда-монда чәчелеп, сирәк кенә авыллар утырган. Уттан калган өйләрнең дә күбесе гарипләнеп беткәннәр. Дәһшәтле снарядлар аларның түбәсен куптарып ташлаганнар. Кайбер өйләрнең стеналары ике якка ишелеп төшкән.
Ләкин зур таш юл гадәттән тыш җанлы, хәрби юлдан туктаусыз йөк машиналары һәм җитез, кечкенә, җиңел машиналар үтеп тора. Бу машиналар гаять кызу йөриләр, ашыгалар. Алар фронтка йөк ташыйлар, гаскәр алып баралар. Күп кенә машиналар, автоматлы кешеләрне утырту белән генә канәгатьләнмичә, артларына озын, мәһабәт борынлы тупларны да сөйрәп алып баралар.
Зур юл буендагы регулировщица, җитез, килешле хәрәкәтләр белән, машиналарга юл күрсәтә, үкчәләрен үкчәгә бәреп, аларны сәламләп озата. Күбесен ул туктата. Автоматлы кыз кечкенә, кызыл флагын аз гына алга сузды исә, машиналар шунда ук туктыйлар. Кыз аларның документларын тикшерә. «КПП» тирәсендәге хәрби кешеләрне утырту белән, машиналар шунда ук юлларын дәвам иттерәләр.
Регулировщица кызу килгән бер машинага каршы чыкты. Кулындагы кечкенә, кызыл Флагын берничә тапкыр селекте дә, машинаны туктатты. Ерактан килгән зур машинадан өч офицер сикереп төштеләр дә, кызга сәлам бирделәр.
— Әйтегез әле зинһар, Тадуга авылы еракмы? — дип сорады өч офицерның берсе, урта буйлы майор.
Алар фронттан киләләр. Берничә төн йокламаганлыклары аларның йөзләреннән үк сизелеп тора. Офицерлар, ашыкмый һәм сүзсез генә, зур юлдан уңга таба борылып керделәр. Январь кояшында җемелдәп күзне чагылдырган ак карга карап, байтак сүзсез бардылар алар.
Урта буйлы, түгәрәк йөзле майор иптәшләрен карамый гына әйдәште:
— Бүген дә январьмы әле?
— Әйе, иптәш гвардия майоры,—диделәр аңар.
— 12 нче январьмы?—дип кайтарып сорады майор.
— Әйе, иптәш гвардия майоры.
— Бер җылы өйгә кергәч, бүгенге көннең хикмәтен сөйләрмен әле мин, — диде майор күтәренке тавыш белән.
IIIуннан соң алар, арганлыкларын да онытып, кызурак атладылар.
Өйгә килеп керүгә, майорның кәефе тагын да күтәрелә төште, ул иптәшләренә хәтле үк:
— Исәнмесез, — дип сузып эндәште.
Өйдә кеше күренмәде. Тик мич башында гына нидер кыштырдап куйды. Шуннан соң капитан Шварцмап, смоленскларча сөйләшергә тырышын:
— Хозяйка на пецке? — дпп куйды.
Чынлап да, мич башыннан 25—30 яшьләрдәге хатынның көләч йөзе күренде.
Алар утырдылар. Бүлмәне снаряд гильзасыннан эшләнгән хәрби вакыт лампасы яктырта башлады. Хуҗа хатын сорап та тормады, мичен ягын җибәрде. Бик күп айлар җылы өй күрмәгән, әле урман эчендә, әле нарат ботаклары астында тирән карны йомшак түшәк итеп төннәр үткәргән офицерларга мичнең ягылып җибәрелүе бик нык тәэсир итте. Өч офицер берьюлы хуҗа хатынына рәхмәт яздырдылар. Майор мич башыннан башларып сузып торган ике бала янына килде. Аларның чем кара күзләренә карап, бөдрә чәчләреннән сыйпады:
— Безнең дә шундый вак-тоякләр бар бит, — дип куйды ул.
— Әтиең кайда, акыллым? — дип сорады капитан Мартьянов.
Кызчык, саф балаларча, гади генә итеп:
— Әтием сугышка китте, — диде.
Мич ягып йөрүче апа иң элек тирән итеп бер
сулап куйды. Динары бер ноктага карап:
— Әйе, сугышка киткән иде шул, — диде һәм
итәге белән күзен сөртеп алды.
Офицерлар бу турыда сөйләшмәскә, яшь апаның
йөрәк ярасын яңартмаска дигән фикергә килделәр.
— Бүген ничәсе әле, хозяйка?—дип майор сүзне
икенчегә борды.
Январьның 12 се, дигән җавапны алгач,
майорның иптәшләре аннан бүгенге көннең
хикмәтен сөйләвеп үтенделәр.
— Иптәш гвардия майоры, бүгенге көннең
хикмәтен сөйләргә булган идегез,—диде офицер
Мартьянов.
Майор Әхмеров башта эндәшмәде. Мичкә коры
агачлар ташлан торучы хатын янына барып басты,
аның йөзендә елмаю һәм үтенечле караш сизелеп
тора иде. Шуннан соң ул иптәшләре янына килде дә,
кулларын уа-уа:
— Безнең татарда шундый бер мәкаль бар:
«Сабыр төбе сары алтын» диде ул, тиздән бүгенге
көннең, 12 нче январьның хикмәтен сөйлим мин
сезгә, — диде.
Майор Әхмеров бик күп юл йөрү, походлар үтү
сәбәпле, таушалган һәм тузанланган шинелен
салды. Аның күкрәгендә балкып торган батырлык,
гайрәтлелек билгеләре күренде. Алар берсеннән-
берсе матур, берсеннән-берсе данлы эш турында
сөйлиләр иде. Гвардия майоры Әхмеров күкрәген
кызыл байрак ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы
ордены бизәп тора. Ә уң як күкрәктәге гвардия
билгесе элекке журналистның гади офицер гына бул-
мыйча, явыз дошманга каршы гвардеецларча
сугышучы кеше икәнлеген белдереп тора иде.
Офицерларга күп көтәргә туры килмәде. Хуҗа
хатыны кайтып керде һәм өстәлгә ике яртыны
утыртты. Үзе елмаеп офицерларга карады.
— Менә сезгә безнең якның үзе куганы, — диде
ул.
— Бүгенге, 12 нче январь көненең хикмәтен менә
хәзер әйтәм инде мин сезгә, — диде майор Әхмеров.
— Бүген, якын дусларым, минем туган көнем. Менә
аның хикмәте дә шунда гына иде,— диде ул. Аның
иптәшләре берьюлы кычкырып җибәрделәр:
— Менә ничек, шәп-шәп!—диештеләр алар.
Өч офицер — еврей Шварцман, чуваш офицеры
Мартьянов һәм солдат хатыны, татар офицеры
Котдүс Әхмеровның туган көне хөрмәтенә төрле-
төрле кружкаларга салынган «үзе куганны»
күтәрделәр. Смоленск ягының хәмере яхшы ук кына
гайрәтле булып чыкты. Күңел ачылды, сүз кызды.
Алар, өстәл өстендәге төрле сорт консервларны
капкалый-капкалый, бокалларын чәкештерделәр...
Офицер Әхмеровның дүртенче дистәгә киткән
тормыш юлын күп кенә данлы вакыйгалар бизәп
тора. Сугышка кадәр ул гади крестьян егетеннән
журналистлыкка күтәрелгән кеше. Партия үстергән
бик күп күренекле эшчеләрнең берсе ул. Минзәлә
район газетасыннан Казанның Матбугат йортына
килгән һәм тырышып республика газетасын чыгарып
йөргән ялкынлы журналист иде ул. Бу елларны аның
көрәш коралы каләм иде әле.
Әпә шундый тыныч көннәрнең берсендә, илебез
өстендә килгән үлем куркынычын аңлатып, сигнал
яңгырады. Тарихи елның июнь аендагы бу сигнал
Котдус Әхмеровны да көрәш кырына чакырып алды.
Ул автомат каләмен — автомат мылтыкка
алмаштырды. Сугышның беренче айларында ук
Фронтка килде һәм чаңгыга басты...
Ул туган илләрен сакларга килгән колхоз һәм
завод кешеләре арасында эш алып барды, политрук
хезмәтен үтәде. Үзенең сугышчыларына ул дошман
турында да, дуслык, батырлык турында да,
кешеләрнең йөрәкләренә сеңәрлек итеп, сөйли белә
иде. Коммунист Әхмеров сугышчыларны ялкынлы,
үткен сүз белән генә тәрбия итеп калмады, үткен
сүзләрен кулындагы автоматы белән тормышка
үткәреп тә күрсәтте. Чаңгыга баскан килеш,
политрук Әхмеров дошманны ничек кырырга,
сытарга кирәклеген дә күрсәтте. Шуңа күрә дә
политрукның сүзе үтемле, тәэсирле булды. Шуңа
күрә дә Әхмеровның сугышчылар арасында
игътибары көннән-көн күтәрелде...
Авыр 42 нче елның матур март ае иде. Кояш
үзенең ягымлы нурларын җиргә сибә башлаган вакыт
иде. Чаңгычылар ротасына әһәмиятле бер биеклекне
алу турында боерык бирелде. Ак халатлы
чаңгычылар биеклеккә елыштылар. Ак кар өстендәге
ак халатлы егетләр кыю рәвештә алга омтылдылар.
Гитлерчылар безнең чаңгычылар өстенә гаять көчле
ут яудыра башладылар. Безнекеләр җиргә сыенырга,
алдан хәзерләнгән окопларга ышыкланырга мәҗбүр
булдылар. Немецларның эчне пошыра торган
шыксыз, майламаган арба тәгәрмәчләре тавышын
хәтерләтүче алты көпшәле минометлары хәрәкәткә
килде. Аңа башка туплар да кушылды. Ак кар өсте
кара җиргә әйләнде. Дөньяны коточкыч гөрелдәү,
каты шартлау, ачы сызгыру тавышлары каплады.
Җир селкенде. Таулар тетрәде. Колаклар ишет-
мәс булды. Кар белән аралашкан балчык тузаннары
күзләргә тулды. Мондый вакытта бу тирәдә һичбер
җан иясе калмагандыр кебек тоела. Дошман да
безнең чаңгычыларның күбесеннән котылдым дип
уйлады булса кирәк. Ату тынлыга төште. Ләкин шул
вакыт, кар белән балчык аралашып, казылып беткән
җирдән безнең чаңгычылар яңадан күтәрелеп
чыктылар. Алар яңадан биеклеккә үрмәлп
башладылар. Дошман яңадан ярсулы ут ачты. Ләкин
халатлы егетләр һаман да алга үрмәләделәр.
Сугышның иң кискен һәм иң җаваплы бер вакытында
рота командиры сафтан чыкты. Бу хәл
сугышчыларның ярсуын тагын да арттырды. Алар
үзләрен җитәкләүче, үзләрен рухландыручы
командирның юклыгын бик тиз сизделәр. Шул
вакыт, сугышның дәһшәтле тавышы арасында,
сугышчыларга таныш булган бер тавыш яңгырады:
— Рота, алга! Сталин өчен, Ватан өчен!
Бу — ротаның политругы Әхмеров тавышы иде.
Политрук чаңгысын көчле рәвештә алга этеп
җибәрде, озын-озын очередьлар биреп, алга
омтылды; Алып кыю хәрәкәтеннән рухланып,
чаңгычылар алга омтылдылар.
Көтелмәгәндә, флангтан, яңгыр кебек көчле
булып пуля ява башлады. Немец пулеметчысы
безнең хәрәкәткә зур комачаулык тудырды. Ул инде
безнең берничә халатлы егетне аударып та өлгерде.
Политрук, кулына гранаталар алып, үлем сибүче
дошман пулеметына таба шуышып китте. Һәм ул
аның өстенә бер-бер артлы ике-өч граната ыргытты,
үзе тиз генә җиргә сузылып
ятты. Кинәт көчле шартлау яңгырады. Бандит
пулеметының тамагы, тыгылды, ул шунда үк
такылдаудан туктады. Чаңгычылар, язгы ташкын
кебек, яңадан күтәрелделәр һәм дошман өстенә
ташландылар. Гитлерчылар, коралларын ташлап,
качтылар. Март аеның йомшак җиле исеп торган
биеклек өстендә кызыл байраз җилфердәргә
тотынды.
Бу каты бәрелештә политрук Әхмеров бер үзе
генә дә унөч фрицның җанын җәһәннәмгә җибәрде.
Аларның берсе офицер иде.
Немец шырпысыннан исән калган бер өйдә,
үзенең фронт дусларыннан өч офицер белән бергә
туган көнен үткәрү бәхетенә ирешкән майор
Әхмеровның тормыш юлындагы бик күп
эпизодларның берсе — менә шушы.
Өч дус үзләренең башыннан үткән кайбер
сугышчан эпизодларны телгә алдылар. Тыныч
елларны хәтерләделәр. Туган җирләрен, сөйгән
кешеләрен, күз нурыдай күргән балаларын
сагыныштылар.
Җир йөзенә афәт китергән, кан елгалары
агызган, дәрья-дәрья күз яшьләре түктергән Гитлер
этләрен дөньядан юк иткәч, үткәреләчәк туган
көннәре турында да сөйләштеләр алар. Боларны
телгә алмый уза алмадылар. Бу вакыт, күкрәге
орденнар белән бизәлгән Теләнче Тамак егете,
журналист Котдус Әхмеровның күз алдына зур
Казан һәм казанның Матбугат йорты килеп басты.
Автоматлы журналист, меңәр километрга сузылган
ераклыкта, үзенең тирләп пешеп газета чыгарып
йөргән каләмдәшләрен күрде.
Белоруссия.