АК ФИЛНЕҢ УРЛАНУЫ
МАРК ТВЭН
Марк Твэн — 19 йчы йөзнең иң нык танылган классик юморист язучыларыннан берсе. Ул 1835 нче елда, Американың Флорида штатында, юрист семьясында туып, яшьтән үк ятим калу сәбәпле, дөньяның ачысын-төчесен күреп үсә. Наборщик, лоцман, секретарь, алтын эзләүче, журналист — ул боларның барсында да үзенең «кулын сынап карый» һәм берсендә дә утырып калырга, теләмичә, яңадан шәһәрдән-шәһәргә, Америкадан Европага, Европадан тагын Америкага, бәхет эзләп, атылып йөри. Куе вакыйгалар, ачылып җитмәгән өметләр белән тулы сәяхәтче тормышы ана бик ошый һәм ул үзенең шау-шулы даны өчен шушы йөремсәклеккә бурычлыдыр бәлки.
Утыраклы тормышны ул соңыннан гына, инде мәшһүр язучы булып өлгергәннән соң гына башлый һәм бик күп хикәяләр, повестьлар, романнар яза. Аның иң танылган китапларыннан итеп «Чит илләрдәге беркатлы кешеләр» дигән| китабын, «Том Сойерның башыннан узган искиткеч хәлләре», «Гекльберри Финнның башыкнан узган искиткеч хәлләре» дигән романнарын күрсәтергә була.
Марк Твэн — Америка әдәбиятында демократик агымны актив куәтләүче язучыларның берсе. Аның мәхәббәте һәрвакыт гади кешеләр ягында, ул нинди дә булса мәшһүр бер миллионерның «кыек якларыннан» һәрвакыт рәхәтләнеп көлә.
Марк Твэн 1910 нчы елны, 75 яшендә үлә.
(Бу хикәянең кайбер өлешләре артык күпертелгән, ә кайберләре бөтенләй хакыйкатькә туры килми, дигән булып издателънең куркуга төшүе аркасында, ул “Чит илләрдәге беркатлы кешеләр” дигән китапка керми калган иде. Мондый шикләнүнең нигезсез булганлыгын бары тик китапның кулъязмасы наборга төшеп киткәннән соң гына исбат итәргә туры килде — М. Т.)
Алда сөйләнәчәк бу кызыклы тарихны мин поездда баручы очраклы бер юлчыдан ишеттем. Яше җитмешнең аргы ягына киткән бу джентльменның эчкерсезлек һәм беркатлылык турында сөйләп торучы йөзе һәм үзен олыларча тота белүе аның һәрбер сүзен бәхәскә урын калдырмый торган итеп кабул итәргә мәҗбүр итә иде. Менә ул миңа нәрсәләр сөйләде:
Сиамда ак филне ничек яратканлыклары сезгә, мөгаен, билгеле нәрсә булса кирәк. Ак филнең бары тик корольдә генә булырга тиешлеге һәм ак филнең, билгеле бер дәрәҗәдә, корольгә караганда да югарырак торганлыгы, корольгә бары тик хөрмәт кенә күрсәткән вакытта, ак филгә һәм хөрмәт, һәм мәхәббәт күрсәтүләре шулай ук сезгә мәгълүм нәрсәдер дип уйлыйм. Менә шулай ул. Моннан биш ел элек, Бөек Британия белән Сиам арасында чик сызыклары буенча аңлашылмаулар чыга һл шунда ук Сиамның хаксыз булганлыгы исбат ителә. Англия һичбер тоткарсыз рәвештә канәгатьләндерелә һәм аның Сиамдагы вәкиле ике арада барган сөйләшүләрдән тулысы белән канәгать булганлыгын һәм шуның белән әлеге эшне бетерергә кирәклеген белдерә. Сиам короле рәхәтләнеп бер сулыш алып куя һәм, беренчедән — үзенең хөрмәтен белдерү төсендә булса кирәк, икенчедән — Англиядә үзенә карата ризасызлыкның эзе дә калмасын диптер инде, королевага бүләк бирергә була — канчыгышта бит дошманны йомшата төшү өчен шуннан да яхшырак юлны белмиләр. Бүләк, чынлап та, патшаларныкыча булырга тиеш була. Ә моның өчен ак филдән дә шәбрәк нәрсәнең булуы момкинме соң? Мин ул вакытта Индиядә яхшы гына бер урында эшли идем.
Һәм мине королевага бу бүләкне тапшыру өчен иң лаек бер кеше итеп таптылар. Минем үзем өчен, хезмәткәрләрем өчем, хәрби каравыл һәм ак филне тәрбияләп алып баручы тулы бер штат өчен кораб әзерләп бирделәр һәм без нәкъ куелган вакытында Нью-Йорк гаванена килеп төшеп, минем карамактагы әлеге вельможаны Джерси-Ситидәге гаҗәеп нык бер бинага урнаштырдык. Бу туктау һичшиксез кирәк иде, ник дисәң, ерак юлга чыгып китү алдыннан филне бераз ял иттереп һәм әзрәк дәвалаштырып алмыйча булмый бит инде.
Беренче атналарда барсы да бик шәп барды, ә аннан соң минем башка бәлаләр яварга тотынды. Минем ак филне урлап киттеләр! Җиде төн уртасында, миңа телефон аркылы шалтыратып, әлеге коточыргыч хәбәрне әйттеләр. Куркудан һәм аптыраудан берничә минутка мин бөтенләй югалып калдым, бернинди ярдәмсез хис иттем мин үземне. Аннары бераз тыпычлана төштем һәм фикерләремне башыма җыя башладым. Нәрсә эшләргә кирәклекне мин шунда ук ачык күрә башлаган идем инде һәм минем урынымда булган һәрбер акыллы кеше моны шулай эшләгән булыр иде. Вакытның бик соң булуьша да карамастан, мин, һич кичекмәстән, Нью-Йоркка киттем һәм, анда барып җитүгә, беренче булып очрагап полисменга мөрәҗәгать итеп, мине каракларны эзләүче полициянең Баш управлениесенә алып баруын үтендем. Бәхеткә каршы, мин анда вакытына барып эләктем: полиция начальнигы, мәшһүр инспектор Блант кайтып китәргә җыенып кына тора иде. Инспектор урта буйлы, тыгыз тәнле бер кеше булып чыкты, әгәр аңа нинди дә булса берәр эш турында уйларга туры килсә, ул кашларын җыергалап куя һәм үзенең имән бармагы белән мәгънәле рәвештә маңгаена: суккалап ала, ә бу нәрсә шул минутта ук сине тынычландырып җибәрә, син юк-бар кеше белән эш итмәгәнлегеңне шунда ук белеп аласың. Мин аңа бары тик бер генә карап алдым, миндә шунда ук ул кешегә карата ышаныч кабынып китте, шунда ук дөрләп яна да башладым. Мин инспекторга мәсьәләнең нидән гыйбарәт икәнлеген сөйләп бирдем. Минем сүзләрем аның тимердәй ныклыгын һич тә какшата алмадылар, әйтерсең лә, аңа ак фил турында түгел, ә нинди дә булса бер эт баласының югалуы турында сөйләделәр инде.
— Бер минут кына уйларга рөхсәт итегез.
Шушы сүзләрдән соң, инспектор үзенең язу өстәле янына килеп утырды һәм, башын учына салып, тынып калды. Бүлмәнең икенче башында секретарьлар эшләп утыралар, алты-җиде минут вакыт мин бары тик аларның каләм кыштырдаткан тавышларын гына ишетеп утырдым. Инспектор, тирән уйларга чумып, һаман утыра бирде. Ниһаять, ул башын калкытты һәм аның кискен, хәлиткеч карашы миңа бу кешенең мие тиккә генә кыймылдамаганлыгы, анда инде хәрәкәт итү планының тулып, тәмам өлгереп җиткәнлеге турында сөйли иде. Ул әкрен, ләкин игътибарлы баглый торган тавыш белән сөйли башлады:
— Әйе, бу гади бер хәл генә түгел. Сак булырга, як-якка каранып эш итәргә, бер адымны атлагач, икенчесе турында алдап уйлап эш итәргә кирәк, һәм яшереп, бик нык яшереп, бер кеше дә сизмәслек итеп эшләргә! Вакыйга турында беркемгә бер сүз сөйләмәгез, хәтта газета хәбәрчеләренә дә. Әгәр бик бәйләнә башласалар, аларны миңа җибәрегез. Алар бары тик мин тиешле тапкан нәрсәне генә белергә тиешләр.
Ул телефон аша каядыр шалтыратты, яшь кенә бер кеше килеп керде.
— Газета хәбәрчеләре көтеп, торсыннар.
Яшь кеше чыгып китте.
— Хәзер инде эшкә керешәбез — һәм өзмичә-купмыйча эшләргә тиешбез. Безнең һөнәрдә шулай — бөтенесе төгәллеккә һәм эшләү методының җыйнаклыгына корылган.
Ул каләм һәм бер бит кәгазь алды.
— Әйтик, шулай ди. Филнең исеме?
— Хәсәп-пбене Галп-ибепс Сәлпм-Абдулла- Мөхәммәт - Муса - Алхамал- Шәмсетдпнбәй-Талин солтан Әбу-бәкер.
— Бпк яхшы. Кыскартылганы?
— Җумбо.
— Бик яхшы. Туган җире?
— Сиамның башкаласы.
— Ата-аналары исәнме?
— Юк, үлгәннәр.
— Ә башка туган-тумачалары бармы?
— Юк. Ул әтисе-әнисенең бердәнбер баласы булган.
— Бик яхшы. Бу пунктлар буенча мәгълүматлар җитәрлек булды. Хәзер инде, рәхим итеп, вак кына билгеләрен дә төшереп калдырмыйча, филнең тышкы кыяфәтеп тасвирлап бирегез, хәтта бик әһәмиятсез күренгән ваклыкларны да калдырмагыз. Әһәмиятсез дип — сезнең караштан чыгып әйтүем, минем профессиядәге кешеләр өчен әһәмиятсез ваклыклар булмый.
Мин инспекторның кушканын эшләдем, ул минем сүзләремне барсын да язын алды. Мин сөйләп бетергәннән соң, ул миңа:
— Хәзер тыңлап торыгыз. Кечкенә гепә бөр ялгышлык киткән булса, төзәтегез, — дип,
язганнарын укырга кереште, һәм ул түбәндәгеләрне укыды:
— « Буе — 19 ф у т: оз ы н л ы г ы — м a ң га й сөягеннән алып коерык очына чаклы—26 фут; борын очындагы тәпәченең озынлыгы—16 фут; коерыгының озынлыгы — 6 фут: бөтен гәүдәсенең озынлыгы, борып очындагы тәпәчен һәм коерыгын да шунда кертеп. — 45 Фут; алгы тешләренең озынлыгы — 15 фут: колаклары санына бәрабәр зурлыкта, аяк эзе карга утыртылып куелган тәпән эзенә охшый, төсе — болганчык ак төстә, ике колагында да, алка кидерү өчен эшләнгән, чпнаяк тәлинкәсе зурлыгындагы тишекләр ясалган, тамашачыларны су белән коендыра торган гадәте бар һәм шулай ук үзенең белгән кешеләрен генә түгел, бөтенләй белмәгән кешеләрне дә борын очындагы тәпәче белән кыйный торган гадәте дә бар, арткы уң аягына җиңелчә аксый һәм сул як култык астында кечерәк кенә яра эзе бар — эренләп шешүдән калган эз; урланган вакытында җилкәсендә унбиш кеше утырырлык итеп эшләнгәп манара һәм алтын парчалы бөркәнчек булган, бөркәнчекнең зурлыгы — гади палас зурлыгында».
Мин бернинди дә ялгышлык таба алмадым. Инспектор, телефон шалтыратты, бу мәгълүматлар язылган кәгазьләрне Элрикка бирде һәм әйтте:
— Хәзер үк илле мең данә итеп бастырырга һәм илдә булган барлык эзләү бүлекләренә һәм ссуда кассаларына җибәрергә.
Элрик чыгып китте.
— Әйтик, шулай, ди. Хәзергә бөтенесе шәп бара. Инде хәзер миңа әлеге дүрт аяклы күчмә милкегезнең фотографиясен бирегез
Мин аңа филнең фотографиясен бирдем. Ул ала тәнкыйть карашы белән озак кына карап торды һәм әйтте:
— Әгәр яхшырагы юк икән, бусы да ярар. Тик мопда ул борын очындагы тәпәчен җыеп авызына капкан. Сезнең филегез һәрвакыт шулай тәпәчен авызына кабып йөргәндер дип әйтеп булмый бит — ул шалтыратты — Элрик, менә бу рәсемне дә илле мең данә итеп арттырырга һәм бая мин сиңа биргән мәгълүматлар белән бергә урыннарга җибәрергә!
Элрик, боерыкны үтәргә дип, чыгып китте. Инспектор тагын миңа текәлде:
— Хәзер инде, ничек кирәк булса шулай иттереп, бүләк билгеләргә. Ягез әле, сумасын әйтеп карагыз.
— Ә сез күпме билгеләргә киңәш итәр идегез соң?
— Мин, мәсәлән, башлар идем... әйтик, егерме биш мең доллардан башлар идем мин.
Эш гаять дәрәҗәдә кыеп һәм буталчык. Караклар эзләрен яшерү өчен мең төрле юллар табачаклар. Аларның иярченнәре һәм кулга кит торган кешеләре бөтен җирдә.
— Я, рәхимле кодерәт! Әллә югыйсә сез аларны беләсез дәме?
Бу кешенең бөтен фикерләрен һәм тойгыларын сер итеп эчтә сакларга өйрәнгән күз карашы һәм тыныч җавабы миннән хакыйкатьне яшереп алып кала белде.
— Сезгә ул чаклы җентекләүнең хаҗәте юк. Бәлки беләмдер, ә бәлки юктыр. Кагыйдә буларак, безнең шикләнүләребез талаучының эш итү ысулына һәм аның табыш күләмен чамалауга корылалар. Ә бу очракта без кесә карагы, яки башка берәр вак-төяк карак кисәге белән эш итмибез, моны ышанып әйтергә була. Монда яшь җилбәзәк маташмаган. Шунлыктан, бөтен югарыда сөйләнгәннәрне искә алганда, һәм алда торган бөтен мәшәкатьләрне, сәяхәтләрне һәм каракларның ничек тырышып эз югалтырга маташачакларын күт алдында тотсак, егерме биш мең, мин әйтер идем, азрак та әле. Хәер, эшнең башы өчен шул да җитеп торыр дип уйлыйм.
Шулай итеп, без егерме биш меңнән башлап китәргә булдык. Аннары җинаятьне ачуга нинди дә булса бер дәрәҗәдә яраклы булган һәрбер ваклыклы искә алып эшли торган бу кеше миннән сорады:
— Каракларлы эзләү тарихы җинаятьченең үз аппетиты ук үзен фаш итүе шикелле байтак кына хәлләрне белә. Хәзер инде сез миңа сөйләп бирегез — нәрсә ашый торган иде сезнең ул филегез, күпме ашый торган иде?
— Әгәр инде аның нәрсә ашавына килсәк, ул бөтен нәрсәне ашый торган иде. Кешеме кирәк, инҗилме кирәк — син аңа бир генә. Бер сүз белән генә әйткәндә, кешедән алып инҗилгә чаклы, бөтен нәрсәне ашый.
— Бик әйбәт. Ләкин бу артык тулаем әйтелеш. Миңа аерым ваклыклары кирәк — безнең эштә, барыннан да бигрәк, ваклыклар кадерле. Сез әйттегез, ул фил кеше ите ярата дидегез, шулай булгач әйтегез әле зинһар өчен, бер утыруда, я булмаса, әйтик, бер көндә күпме кеше ашый торган иде ул, —мин әлбәттә бозылмаган итне күздә тотам?
— Бозылганмы, бозылмаганмы — аның өчен барыбер. Бер утыруда ул урта буйлы биш кешене ашап бетерә.
— Бик яхшы! Биш кеше — һәм шулай язып та куябыз. Кайсы милләт кешеләрен ныграк ярата ул?
— Теләсә кайсын. Аның алай бик исе китеп тормый. Таныш кешеләрне яратыбрак
ашый, ләкин таныш түгелләрдән дә җирәнми.
— Бик яхшы! Инде хәзер инҗилләргә күчәбез. Бер утыруда күнме инҗил ашап бетерә ул?
— Бөтен бер тиражны.
— Бу артык томанлы әйтелеш. Кайсы чыгарылышны күз алдында тотасыз сез — гомуми чыгарылышнымы, яки семьяда уку өчен рәсемләп басылган чыгарылышнымы?
— Минемчә, аның иллюстрацияләргә алай исе китми торган иде, ягъни рәсем ни дә, текст ни — аның өчен барыбер.
— Юк, сез мине аңлап җитмәдегез. Мин аның үлчәве белән кызыксынам. Гади чыгарылыш, in octavo, ике кадак ярым чамасында, ә инде зуры, in quarto, рәсемләп чыгарылганы — ун кадактан алып, унике кадакка чаклы җитә. Дорэ рәсемнәре белән рәсемләп чыгарылган ничә инҗилне бер утыруда ашап бетерә торган иде ул?
— Әгәр сез ул филнең үзен белсәгез иде, бу турыда сорап тору сезнең башыгызга да килмәгән булыр иде. Аңа син бир генә — бөтенесен ашый.
— Алай булгач хәзер долларларга күчәбез. Бу мәсьәләне ачыкландырырга кирәк. Дорэ рәсемнәре белән рәсемләп, почмаклары көмешләнеп һәм сафьян тышлык белән тышланып чыгарылган инҗил йөз доллар чамасында йөри.
— Андыйларны ул илле меңлек ашый, ягъни биш йөз нөсхәле бер тиражны ашап бетерә дигән сүз.
— Менә ичмасам бусы азмы-күпме ачыклана төште. Хәзер язын куябыз. Бик яхшы! Кеше ите һәм инҗил ашарга ярата. Шулай. Тагын нәрсә ашый? Мин инәсеннән-җебенә чаклы белергә тиеш.
— Инҗил ашап туйганнан соң, ул кирпечләргә күчә; кирпеч ашап туйганнан соң, шешәләргә күчә; шешә ашап туйганнан соң, чүпрәкләргә күчә; чүпрәк ашап туйганнан соң, мәчеләргә күчә; мәче ашап туйганнан соң, ракларга күчә; рак ашап туйганнан соң, дуңгыз итенә күчә; дуңгыз ите ашап туйганнан соң, шикәргә күчә; шикәр ашап туйганнан соң, сумсаларга күчә; сумса ашап туйганнан соң, бәрәңгегә күчә; бәрәңге ашап туйганнан соц, солы кибәгенә күчә; солы кибәге ашап туйганнан соң, печәнгә күчә; печән ашап туйганнан соң, солыга күчә; солы ашап туйганнан соң, дөгегә күчә — ә дөге белән аны кече яшьтән үк сыйлап килгәннәр. Дөресен генә әйткәндә, дөньяда, атлан майдан башка, ашамаган нәрсәсе юк аның: ә атлан майны Сиамда ясамыйлар.
— Бик яхшы! Бер утыруда ашый торган нәрсәләренең гомуми үлчәве — чама белән, әлбәттә?..
— Ике центнер ярымнан алып, ярты тоннага чаклы.
— Ә эчүен?
— Һәрбер сыек нәрсәне: сөт, су, виски, касторка, скипидар, карболка әчемтәсе. Минемчә, артык ачыклап торуның кирәге юк. Үзегезнең башыгызга килгән һәрбер сыек нәрсәне исемлектә кертә аласыз. Эчеп була тopгaн нәрсәләрнең бөтенесен эчә, бары тик кофе гына эчми, ник дисәң, Сиамда кофе юк.
— Бпк яхшы! Күләме?
— Языгыз: биш мичкәдән алып унбиш мичкәгә чаклы — сусау дәрәҗәсенә карап, билгеле. Әгәр инде аппетитына килсәк, анысы үзгәрешсез.
— Чынлап та, табигый булмаган бер хәл икән. Ярый, эзләү өчен яхшырак булыр.
Ул телефон шалтыратты.
— Элрик, миңа капитан Бернсны чакырып китерегез
Шунда ук Берне та килен җитте.
Инспектор Блант аңа эшне бөтен ваклыклары белән сөйләп бирде. Аннан соң ул, билгеле бер карарлы һәм, гомумән, боерыклар биргәләргә ярата торган тавыш белән, ачык һәм нык итеп боерды:
— Капитан Берне, шымчылардан Джонсны, Дэвисны, Хэлленне һәм Хэккетны филне эзләү эшенә җибәрегез.
— Тыңлыйм, сэр.
— Шымчылардан Мозес, Дэкпп, Мерфи, Роджерс, Таппер, Хиггинс һәм Бартоломью әфәнделәргә каракларны эзләү буенча командировкалар бирегез.
— Тыңлыйм, сэр.
— Ак фил урланган бинага иң ышанычлы агентлардан утыз кешелек көчле каравыл куегыз һәм аларга алмашка тагын утыз кеше билгеләгез. Төнне-көнне белмичә каравылласыннар; минем язма рәвештә бирелгән рөхсәтсмнән башка берәүне дә үткәрмәсеннәр, газета хәбәрчеләреннән башкаларны.
— Тыңлыйм, сэр.
— Джерси-ситидән китә торган бөтен юнәлешләрдәге тимер юл һәм су юлы вокзалларына, паромнарга һәм таш юлларга штатски киемнәрдән шымчылар җибәрегез. Барлык шикле кешеләрне тентергә!
— Тыңлыйм, сэр.
— Барлык шымчыларны ак филнең фотографиясе, аның тышкы һәм эчке хасиятләрен тасвирлаган тулы мәгълүматлар белән тәэмин итегез. Шуңа карап алар һәрбер поездда, һәрбер паромда һәм һәрбер көймәдә тентү ясасыннар.
— Тыңлыйм, сэр.
— Әгәр филне кайда да булса тапсалар, шунда ук тотып алсыннар һәм телеграмма биреп бу турыда миңа хәбәр итсеннәр.
— Тыңлыйм, сэр.
— Әгәр кемнең дә булса кулына җинаятьне чишәрлек берәр төрле ачкыч төшсә — әйтик, филнең эзләре һәм шуңа ошашлы башка берәр нәрсә, һич тә кичекмәстән, бу турыда мина белдерсеннәр.
— Тыңлыйм, сэр.
— Полиция барлык яр буйларын каравылласын, дигән боерыкны бирегез.
— Тыңлыйм, сэр.
— Штатски киемнәрдәге шымчыларны барлык тимер юлларга җибәрегез: төньяк юнәлештә — Канадага чаклы, көнбатыш юнәлештә — Огайога чаклы, көньякка — Вашингтонга чаклы.
— Тыңлыйм, сэр.
— Барлык телеграф контораларына безнең агентларны утыртыгыз, бөтен телеграммаларга күз төшереп калсыннар һәм барлык шпфрланган депешаларны укып бирүләрен таләп итсеннәр.
— Тыңлыйм, сэр.
— Бу чаралар барсы да бик яшертен, кабатлап әйтәм: бик зур сер рәвешендә үткәрелергә тиешләр.
— Тыңлыйм, сэр.
— Рапорт белән турыдан-туры минем үземә килегез.
— Тыңлыйм, сэр.
— Чыгып китегез!
— Тыңлыйм, сэр.
Һәм капитан чыгып китте.
Бер минут чамасы булыр, инспектор Блант тынып торды һәм аның күзләрендә янган ут элек күрелде, аннан сүнде. Бераздан ул миңа таба борылды да, тыныч һәм тигез тавыш белән:
— Мактанырга яратмыйм, мактану — гадәтем түгел, ләкин филне табачакбыз, — дип куйды.
Мин шатланып аның кулын кыстым һәм рәхмәт әйттем — чын йөрәктән әйттем. Минуттан-минутка миңа ошый барды бу кеше һәм мин аның профессиясендәге серле һәм гаҗәеп якларга сокланганнан-соклана килдем. Аның белән аерылганнан соң, мин үземнең гостиницама киттем һәм минем йөрәгем, бу йортка килгән вакытта тибүенә караганда, тынычрак тибә иде.
II
Иртәгесен инде барлык газеталар минем эшемне тәфсилләп язу белән тулганнар иде. Шулай ук урлауның нинди шартларда узганлыгы, каракларның ниндиерәк кешеләр булып, урланган мал белән кая таба качулары турында шымчыларның үзләре очырып җибәргән «хәбәрләргә» нигезләнгән өстәмә материаллар да җитәрлек иде. Андый белдерүләр униери якын булып, алар урлану вакыйгасының ничек булырга мөмкин булганлыгын бөтенләй күмеп калдыралар һәм шымчыларның искиткеч оригиналь итеп уйлый белүләре турында сөйлиләр иде. Алар арасында берсе икенчесенә ошамый, аларны бары тик бер генә нәрсә бер-берсенә бәйләп, бу пункт буенча барлык шымчыларның да фикерләре бер тирәгә җыя иде. Фил торган сарайның арткы стенасы җимерелгән булып, сарайның бердәнбер ишеге бикле көйгә калуга карамастан, шымчылары филнең җимерек урыннан чыгарылмавын, ә бәлки ниндидер икенче (күзгә күренмәгән) тишектән чыгарылганлыгын исбат итәләр иде. Имештер, караклар стенаны шымчыларны саташтыру өчен генә ватканнар булырга тиеш. Бу фикер минем һәм минем төсле башка беркатлы кешеләрнең башларына да килмәгән булыр иде югыйсә, ә безнең шымчылар үзләрен алдарга юл куялармы соң! Шулай итеп, минем карашка иң ачык һәм иң гади булып күренгән пунктта мин хакыйкатьтән күбрәк читкә киткәнмен булып чыкты. Унбер төрле Фикернең иясе унбер төрле итеп тотылмаган каракның исемен атап күрсәтте, ләкин бу исемнәрнең берсе икенчесенә туры килмәде; шик астына алынучыларның гомуми саны утыз җидегә җитте. Газета хәбәрләре берсе икенчесеннән шәбрәк яңгырый торган фикерләр белән очлана торган булып киттеләр. Бу фикерләрдән берсе инспектор Блант фикере булды. Аннан өземтә китерәм:
«Өлкән инспектор бу шайканың башлыклары Молодчик Даффи белән Җирән Макфэдден икәнлеген белә. Филне урларга хәзерлек барганлыгы аңа ун көн элек мәгълүм булды һәм ул әлеге ике мәшһүр җинаятьче артыннан күзәтә килде.
Кызганычка каршы, соңгы төндә аларның эзләре күздән югалды һәм, шулай итеп, кошчык, ягъни фил, очып китте.
Даффи белән Макфэдден икесе дә үзләренең оятсызлыклары белән дан алган егетләр. Моннан бер ел элек, кышкы салкын кичтә. Каракларны эзләү идарәсеннән мичне урлан китеп һәм шуның аркасында инспекторның үзен һәм барлык шымчыларны салкында калдырып, кайсының колагын, кайсының аягын, кайсының бармакларын өшетергә мәҗбүр итүчеләр дә шулар нәкъ үзләре дип уйларга инспекторның кулында нигезләр бар».
Инспектор Блантның хәбәрен укый башлау белән, мин бу серле кешенең акыл җитмәслек зирәклегенә элеккегә караганда да ныграк хәйранга калдым. Ул хәзерге вакытта барган вакыйгаларны күреп кенә калмый, ә бәлки карашы белән ерак киләчәккә үтеп керә белә иде. Мин, һич тә кичекмәстән, аның янына киттем һәм ул шикле кешеләрне шунда ук кулга алырга, бу чаклы зур мәшәкатьләр һәм чыгымнар ясаумы көтмәскә иде, дигән фикерләрне әйттем. Тик инспекторның җавабы шул кадәр ачык булды ки, мин аңа нәрсә дпи тә әйтә алмадым.
— Җинаятьне алдан күреп, бетерү чаралары куллану безнең бурычларга керми, — без бары тик аны җәзалыйбыз гына. Җинаятьчеләрне вакытыннан элек җәзалау ярый торган эш түгел.
Моннан соң мин эшнең башында күрелгән саклыкның, ягъни үзебезнең хәрәкәтләребезне яшерен сер итеп тотарга бирелгән вәгъдәбезнең хәзер газеталар тарафыннан бөтенләй юкка чыгарылуын; аларның фактларны ачыктан-ачык фаш итү белән генә калмыйча, хәтта безнең нишләргә җыйналуыбыз турында да лыгырдарга өлгерүләрен, хәтта барлык шикле кешеләрнең исемнәрен атаулары, ә бу кешеләрнең хәзер, һичшиксез, косрыкны тоттырмас ечен һәртөрле чаралар күрәчәкләрен, яки бөтенләй күздән югалачакларын әйтеп үземнең наразил ыгымны белдердем.
— Була бирсен. Алар кая гына качмасыннар, сәгатьләре җиткәч, минем кулым, язмышның нәкъ үз кулы кебек, аларпың якаларыннан эләктереп алыр. Алар моны тиздән үзләре дә төшенерләр. Әгәр инде газеталар мәсьәләсенә килсәк, без алар белән бәйләнеш тотарга тиешбез. Танылу, дан, матбугатта безнең исемнәрнең әледән-әле телгә алынуы — безнең өчен, ягъни безнең шымчылар өчен, әче икмәк ул. Без прессага булган материалларны бирә барырга тиешбез, юкса газета укучыларның, бездә андый материаллар юк икән, дип уйлаулары бар; без җинаятьләргә карата үзебезнең юрауларыбызны, фикер мөртүләребезне матбугат аркылы халыкка күрсәтергә тиешбез, ник дисәң, дөньяда шымчының башында туган һәм үскән өстәмәләрдән дә кызыклырак нәрсә юк һәм дөньяда башка бер әйбер дә шымчыга мондый өстәмәләр тудырган ихтирамны тудыра алмый. Без прессага үзебезнең планнарыбыз турында хәбәр итеп торырга тиешбез, чөнки газеталар үзләре могы таләп итәләр, ә кире кагу — аларны үпкәләтү дигән сүз. Газета укучылар безнең хәрәкәтләнүебез турында белеп торырга тиешләр, юкса алар безне, кул кушырып тик утыралар, дип уйлаячаклар. Газетада: «инспектор Блант тарафыннан алга сөрелә торган акыллы һәм көтелмәгән версия түбәндәгедән гыйбарәт» дип уку, безнең адрес буенча ясалган күңелсез тәнкыйтьне ишетүдән яки, анысы тагын да начаррагы, мыскыллы көлүләргә азык бирүдән яхшырак бит.
— Сезнең дәлилләрегез бпк ышанычлы дәлилләр, ләкин бүгенге газеталарны укыганнан соң, мин сезнең бер пункт буенча фикерегезне әйтмәгәнлегегезне белдем.
— Әйе, без һәрвакыт шулай эшлибез. Бу нәрсә укучыларда яхшы тәэсир калдыра. Аннан соң минем әле ул пункт буенча Фикеремне дә туплап җиткерә алганым юк.
Мин инспекторның кулына, агымдагы чыгымнар өчен дип, зур гына сумадагы акча тоттырдым һәм эзләнүләр турындагы беренче хәбәрләрне көтәргә тотындым. Безнең исәп буенча, беренче телеграммалар менә-менә килеп җитәргә тиешләр иде. Вакытны бушка уздырмас өчен мин тагын газеталарны һәм шулай ук Филне тасвирлаган язмаларны алып укый башладым һәм бу укуда егерме биш мең доллар бүләкнең бары тик шымчылар өчен генә билгеләнүен белдем. Мин инспекторга, филне кем тапса, бүләкпе шуңа билгеләргә кирәк икәнлеген әйткән идем дә, ул мине шунда ук кырт кисте:
— Филне шымчылар табачаклар, шунлыктан, бүләк дөрес билгеләнмәгән дип уйларга урьш юк. Әгәр дә сезнең хайваныгызны нинди дә башка берәр кеше тапса, ул кеше безнең агентларыбыз артыннан күзәтеп йөргән һәм ул алар кулында, булган җеп очлары белән файдаланган була, ә бу нәрсә бүләкне шулай ук безнең шымчылар кесәсенә салырга безгә хокук бирә. Андый бүләкләр безнең эшкә үзләренең бөтен вакытларын һәм барлык белемнәрен сарыф итүче работникларыбызны дәртләндерү эшенә тотылырга тиеш, ә инде тәкъдирнең язмышы буенча көтелмәгәндә бәхеткә юлыккан очраклы кешеләрнең кесәләрен калынайту өчен түгел.
Аның нәтиҗәләре миңа шактый акыллы баш белән эшләнгән нәтиҗәләр булып күренде. Нәкъ шул минутта кабинетның бер почмагында тора торган телеграф аппараты чылтырап эшләп куйды һәм без түбәндәге телеграмманы укыдык:
«Флауэр-Стэшеп, Пыо-Йорк штаты, 7 сәгать 30 минут.
Эзенә төштем. Ферма ншек алдында тирән генә булып калган аяк эзләрен таптым. Шул эзләр буенча көнчыгышка таба ике милләп җир киттем. Нәтиҗәсе юк. Фил көнбатышка таба борылгандыр дип уйлыйм. Шул юнәлештә эзләнүләремне дәвам иттерәм.
— Дарли — безнең иң яхшы агентларыбызның берсе, сабыр итегез, ул тиздән үзен күрсәтәчәк, — дип куйды инспектор.
Телеграмма А* 2 килде:
«Беркер. Нью-Джерси штаты. 7. с. 40 м.
Хәзер генә килеп җиттем. Төнлә белән пыяла заводы таланган, сигез йөз шешә урланган. Бистәдән ике милләп ераклыкта зур гына күл бар диләр. Шунда китәм. Филнең эчәсе килер әле. Шешәләр буш булганнар.
Шымчы Бейкер».
Телеграмма X» 3.
«Тэйлорвиль. Лонг Айлэнд, 8 с. 15 м.
Төнлә белән печән кибәне юкка чыккан. Мөгаен, ашалган булса кирәк. Эзенә төштем, хәрәкәт итәм.
Шымчы Хабард»
— Нинди җиңел сөякле ул сезнең филегез! — дип куйды инспектор. — Безнең эшнең ансат булмаячагын мин алдап ук күрдем, ләкин без филне барыбер табарбыз!
«Флауэр-Стэшеп. Пыо-Порк штаты, 6 сәгать.
Көнбатышка таба өч милләп җир килдем. Эзләр зурайганнан-зурая, тирәнәйгәннән-тирәнәя баралар. Ләкин читләре тигез түгел. Фермерны очраттым: бу фил эзе түгел, дип ышандырмакчы була. Чокырлар узган кыштан, туңган җиргә яшь агачлар утыртудан калган чокырлар, дип бара. Сезнең күрсәтмәләрегезне көтеп калам.
Шымчы Дарли»
— Әһә! Талаучылар белән бер табындагы кеше. Кызуга килә башлаган! — дип куйды инспектор, һәм ул Дарли исеменә түбәндәге телеграмманы җибәрергә кушты:
«Фермерны кулга алыгыз, табындашларын әйтергә мәҗбүр итегез. Филнең эзләре буенча баруыгызны дәвам иттерегез — әгәр кирәк булса, Тын океанга чаклы.
Өлкән инспектор Блант».
Тагын телеграмма:
«Копи-Лойнт, Пенсильвания штаты, 8 с.
Төнлә белән газ заводының конторасы таланган, өч ай буенча түләнмәгән счетлар урланган. Эзенә бастым, юлымны дәвам итәм.
Шымчы Мерфи»
— Алла үзе сакласын! — дип кычкырын куйды инспектор. — Шулай ук ул газ өчен түләнергә тиешле счетларны да ашый башлады микәнни?
— Белеп җиткермәве аркасында гына кылана торгандыр. Юкса бит алар бөтенләй туклыклы әйберләр түгел.
Моннан соң, чәчләрне үрә торгыза торган тагын бер телеграмма килде:
— «Айронвиль, Нью-Йорк штаты, 9 с.
Хәзер генә килеп җиттем. Шәһәрдә паника. Сәгать иртәнге биштә бирегә фил килеп чыккан. Берәүләр әйтәләр — ул көнчыгышка таба китте, диләр, икенчеләр — көнбатышка китте, диләр, өченчеләре — төньякка, диләр, дүртенчеләр— көньякка, диләр. Барсы да бик нык кабаланган булганлыктан, фактны дөрес итеп билгеләп кала алмаганнар. Фил атны үтергән. Атның кисәген, әйберләтә кулга төшкәй дәлил төсендә, эш кәгазьләре янына тегеп куйдым. Ат филнең борны очындагы тәпәче белән бәреп үтерелгән, нәтиҗәләренә караганда, сугылу сул яктан уң якка таба булган. Ат үләксәсенең ятуына караганда, фил төньякка, Берклига таба, тимер юл сызыгы буенча киткән булса кирәк, һич тә кичекмичә, аның эзеннән китәм.
Шымчы Хоуз»
Мин шатланып кычкырып җибәрдем. Инспектор, борынгы алла сыны төсле, тып-тын утыра бирде. Аннары ул ашыкмыйча гына телефонга сузылды.
— Элрик, капитан Бернсны чакырыгыз. Берне килеп тә җитте.
— Сезнең әзер кешегез күпме?
— Туксан алты кеше, сэр.
— һич тә кичекмәстән, аларны Айропвпльгә җибәрегез. Шәһәрнең төньягына. Берклига бара торган тимер юл буена барып бассыннар.
— Тыңлыйм, сэр.
— Аларның бу сәфәрләре яшереп сер итеп сакланырга тиешлекне аларның күңелләренә сеңдерегез. Дежурстводан бушаган кешеләрне өйләренә кайтармагыз, яңа боерыкларны көтеп торсыннар.
— Тыңлыйм, сэр.
— Китәргә мөмкин.
— Тыңлыйм, сэр.
Тагын бер телеграмма килеп төште:
«Нью-Йорк штаты, 10 с. 30 м.
Килеп кенә җиттем. Фил монда 8 сәгать 15 минутта булган. Постта торучы полисменнан башка бөтен кеше шәһәрне ташлап качып өлгергән. Фил, минем уемча, полисменга түгел, фонарь баганасына ыргылган. Икесе дә хәрап булганнар. Полисмен гәүдәсенең кисәген, әйберләтә кулга төшкән дәлил тәртибендә, эш кәгазьләре янына теген кундым.
Шымчы Стамм»
— Шулай итеп, фил көнчыгыш юнәлешкә таба киткән, — дип куйды инспектор. — Ләкин аңа күздән тайпылып калырга мөмкинлек булмаячак, бу районда минем агентларым бөтен ярыкларда утыралар.
Моннан соң килгән телеграмма түбәндәгечә язылган иде:
«Гловер, 11 сәгать, 15 м.
Бары килеп кенә бастым. Бистәдә беркем дә калмаган, авыруларны һәм карт-корыны искә алмаганда. Фил бирегә моннан өч чирек сәгать элек, аеклык дошманнары Лигасының утырышы барган вакытта, килеп чыккай. Борын очындагы тәпәчен тәрәзә аркылы сузып, күлдән чөмереп алган суы белән бөтен бина эчен тутырган. Кайберәүләр тончыкканнар — соңы үлем белән очланган, батучылар да бар. Кросс һәм О’Шонисеп дигән шымчылар, бистә аркылы үтеп килгәнлектән, фил белән очраша алмаганнар. Бик күп милләргә чаклы бөтен район паникада, кешеләр өйләрен ташлап китәләр. Ләкин фил аларны анда да, монда да эләктереп ала икән. Үлүчеләр күп кенә.
Шымчы Брант»
Бу фажигалар мине шул чаклы тетрәттеләр, мин чак кына елап җибәрмәдем. Ләкин инспектор:
— Менә күрдегезме инде, без аны чолгап ала башладык, ул хәзер моны сизенгән булса кирәк, көнчыгышка таба сыпырта, — дигән сүзләр белән генә чикләнеп калды.
Берникадәр вакыт бер яңалык та килмәде. Нью-Джерсида, Пансильваниядә, Делаверда һәм Вирджинида хәрәкәт итүче шымчыларның бик тырышып һәм тулы итеп язган мәгълүматларын һәм аларның әледән-әле яңа эзләргә басуларын без инде монда исәпкә алмадык. Ә соңыннан, сәгать төнге өченче киткәндә, менә түбәндәге телеграмма алынды:
«Бэкстер-Сентр, 2 с. 15 м.
Өстенә цирк афишалары ябыштырылган хәлдә, фил бирегә килеп чыкты һәм, гыйбадәткә жыела торган бинага кереп, күңелләрен изге эшкә баглаган күп кенә иманлы бәндәләрне имгәтеп китте. Биредәге гражданнар аны бер абзарга куып керттеләр һәм өстеннән каравыл куйдылар. Боларның барсыннан да соң шымчы Браун белән икәү барып, филне безнең кулда булган фотографиягә һәм төс-билгеләрен тасвирлаган кәгазьләрдәге пунктларга чагыштырып өйрәнә башладык. Култык астындагы яра эзеннән башкалары бөтенесе шуңа туры килде, ә култык астындагы яра эзен, ничаклы тырышып эзләсәк тә, таба алмадык. Шымчы Браун, култык астындагы яра эзен тикшерергә теләп, филнең корсак астына кергән иде дә, шул минутта ук башсыз калды. Бөтенесе кача башладылар һәм, шул исәптән, ундагы-сулдагы кешеләрне шәп-шәп кенә бәргәләп, фил үзе дә качты. Ләкин эзсез генә югалып өлгермәде, артына эләккән туп җәдерәләреннән яралавын, яраларыннан аккан кан тамчылары аның кая таба киткәнен күрсәтеп калдылар. Якын арада табачакбыз. Ул, куе урманны ерак, көньякка таба китте.
Шымчы Брент»
Бусы соңгы телеграмма булды. Ә төнлә белән җиргә шундый куе томан төште ки, өч футтан кемне дә күреп булмый башлады. Томан төннең төн буенча ачылмады. Бөтен хәрәкәт һәм, шул исәптән, паромнар хәрәкәте дә өзелде.
III
Иртәнге газеталар тагын каракларны эзләү эше буенча белгеч саналган кешеләрнең төрле-төрле фикерләре һәм планнары белән тулып чыктылар. Безгә мәгълүм булган фаҗигале хәлләр бөтен ваклыклары белән бәян ителделәр һәм аларга махсус хәбәрчеләрдән килгән белешмәләр өстәлде. Бу мәкаләләрнең күзгә ташлана торган башлары һәрбер багананың чирек өлешен биләп торалар иде, аларны укыганнан соң, минем йөрәгем жу итеп китте. Гомуми тон түбәндәгечә иде:
«Ак Фил иректә! Ул, вәхшәтләр чәчен, үзенең һәлакәтле юлын дәвам итә! Бистәләр бушап калдылар, аларда торучы халыклар, котлары очып, өйләрен ташлап качалар! Филнең алдыннан йөрәкләрне дерелдәтүче хәвеф, ә артыннан үлем һәм хәрабәләр ияреп йөри. Шымчылар алгы сафта. Җимерелгән өйләрне, хәрап ителгән фабрикаларны, юкка чыгарылган иген кырларын, бөтен кешеләре куылып беткән җәмәгать җыеннарын, канлы вакыйгаларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Утыз дүрт мәшһүр шымчы нәрсә уйлый икән? Өлкән инспектор Блант нәрсә уйлый икән?»
Инспектор Блант, үзенең гадәттәге тынычлыгын үзгәртеп, тантаналы рәвештә шаулап куйды:
— Менә күрдегезме! Нинди шәп килеп чыкты. Мондый уңыш белән дөньяда бер агентлык та мактана алмый. Безнең даныбыз җир шарының бөтен почмакларына таралачак, минем исемем, бөтен сынауларны үтеп, гасырларга барып керәчәк!
Ләкии мин аның белән бергә шатлана алмадым. Филнең барлык канлы җинаятьләре
минем вөҗданыма баса, ә фил үзе бу эшләрдә бары тик сукыр бер көч кенә булып күренә иде. Ә ул җинаятьләрнең исемлеге үскәннән-үсә барды. Бер урында ул «сайлауларның барышын өзде һәм биш сайлаучыны шул минутта ук җиргә егып салды». Моның артыннан ук тагын «ике бәхетсез кешене үлем якалап алды, бу ике бичара кеше бары тик әле кичә генә якты дөньяның тыйнак күңеле гражданнары арасында үзләренә тыныч почмак табып алганнар һәм рәхимсез Сиам могъҗизасы аларга ташланган чакта, алар, асыл затлы американецлар хокукы белән файдаланып, бары тик беренче мәртәбә генә сайлау ящигына килә башлаганнар иде». Өченче бер урында ул «биюләргә, театрга һәм башка күңел ачу уеннарына үзенең нәүбәттәге һөҗүмен башларга торган бер дин башлыгына ташланган». Тагын кайдадыр бер урында «яшен кайтаргычлар таратучы агентны үтергән». Аның җинаятьләре әнә шулай үскәннәп-үсә бардылар һәм вакыт узган саен коточыргыч бер төскә кереп, минем йөрәгемне җәрәхәтләделәр. Үтерелгән кешеләрнең саны алтмышка, ә яраланучылар ике йөз кырыкка җитте. Барлык хәбәрләр шымчыларның армый-талмый эшләүләре һәм үз бурычларына нык бирелгәнлекләре турында була һәм алар түбәндәгечә очланалар иде. «Бу коточыргыч хайванны нәкъ үз күзләре белән барлыгы өч йөз мең кеше һәм дүрт шымчы күргән, бу дүртнең икесе үтерелгән».
Телеграф аппараты тагын чыкылдап эшли башламагае, дип котым очып көтеп утырдым. Һәм, чынлап та, озакламыйча яңа телеграммалар килә башладылар, тик минем өчен алар әллә ни куаныч китерә алмадылар. Аз-азлап шул нәрсә аңлашылды: Фил тагын эзен югалткан. Күрәсең, томаннан файдаланып, ул үзен куа килүчеләрнең күзләреннән ычкына алган һәм үзенә җайлы бер урын тапкан булса кирәк, һич тә көтелмәгән һәм гаять ерак булган пунктлардан килгән телеграммаларда, фәлән-фәлән сәгатьләрдә, фәлән-фәлән җирдә томан аркылы коточкыч бер могҗизаның узып киткәнлеген күрдек, «аның фил булырга тиешлеген һич тә шикләнмичә әйтеп була» дип хәбәр ителә башлады. Бу чак-чак кына таныла торган коточкыч зур могъҗиза Нью-Хэвеидә дә, Нью-Джерсидә дә, Иенсильваниядә дә, Нью-Йорк штатында да һәм хәтта Иью-Йоркның үзендә дә булган һәм, үзеннән соң бернинди эз калдырмыйча, тиз генә күздән югалган.
Илнең төрле-төрле почмакларына командировкага җибәрелгән шымчылар сәгать саен үзләренең эшләре турында Баш идарәне хәбәрдар итеп тордылар һәм аларның һәрберсенең эше майланган төсле бара һәм һәрберсе филне тоту алдында тора иде,
ләкин ул көн безгә бернинди дә яңалык китермәде.
Икенче көн — шулай ук.
Өченче көн дә узып китте — берни дә булмады.
Газеталарда бирелә торган көндәлекләр һаман сыегая бардылар. Җен очлары бернәрсәгә дә алып килмәделәр, ә җинаятьнең ничек булганлыгы турында нәүбәттә ясалган уйдырмалар шаккатыргыч яңалыкларын югалтып өлгергәннәр иде инде.
Инспекторның киңәше буенча, мин вәгъдә ителгән бүләкне ике тапкыр үстердем. Тагын дүрт көн узып китте, һәм кинәт үз-үзләрен аямыйча эшләүче бичара шымчыларга яңа бер хәсрәт төште — газета редакторлары аларның материалларын басудан баш тарта башладылар һәм салкын гына итеп: «туктагыз, печтек кенә ял итеп алырга бирегез», дип белдерделәр.
Филнең югалуыннан соң ике атна узгач, инспекторның киңәше буенча, мин бүләкне җитмеш биш мең долларга чаклы үстердем. Бу инде бик зур сумма иде, ләкин мин хөкүмәтнең миңа булган ышанычын югалтканчы, үземнең бөтен мөлекемне югалтуны артык күрдем. Хәзер инде, ягъни шымчылар әнә шундый бик үк кызыклы булмаган бер хәлдә утырып калгач, газеталар аларның өстенә ябырылырга һәм ул мескеннәрне төрле мыскыллаулар белән күмәргә тотындылар. Моны күчмә театрлар эләктереп алдылар һәм шымчылар булып киенгән актерлар, сәхнәләр буенча фил эзләп йөргән булып, ходай белсен, пичек кенә кыланып бетмәделәр. Каррикатураларда шымчыларны кулларына зурайтып күрсәтә торган трубалар тотып урманнарны һәм кырларны айкаучылар итеп ясадылар, ә фил, бер дә исе китмичә генә, аларның кесәләреннән алма урлап ашый иде. Ә полиция значогыннан ничек кенә мыскыл итмәделәр алар! Алтын тасма белән асылып куелган бу значокны шаккатыргыч вакыйгалар белән тулган романнарның тышларында күргәнегез бардыр инде сезнең. Анда бер күз рәсеме төшерелеп куелган һәм аның астында: «Йокламый торган күз!» дигән язу бар. Әгәр инде шымчыга берәр ресторанга керергә туры килсә, ресторан хуҗасы, җанга ягымлы шуклык төсендә, аңа: «сукыр күзләрегезне ачсын өчен сезгә иң элек нәрсә китерергә кушасыз?» дигән сорауны куя икән дин әйтә, башладылар. Шымчыларга һичбер тынычлык калмады.
Бары тик бер кеше генә үзен тыныч итен тота, үзенең бәйсезлеген һәм тотнаклылыгын
саклап кала алды. Бу бер кеше дигәнебез — какшамас йөрәкле өлкән инспектор Блант иде. Аның күз карашлары үзләренең батырлыкларын югалтмадылар, аның үз-үзенә ышанычы үзгәрешсез иде. Ул әледән-әле кабатлады:
— Җенләнә бирсеннәр. Көлке көлә килә, артыннан куа килә.
Минем бу кешегә соклануым әллә нинди үзенә бер төрле изге тойгыга әйләнде. Мин аннан бер адым да читкә китмәдем. Аның кабинетында утыру мине ничектер рәнҗетә һәм көн узган саен авыр бер йөккә әйләнә бара иде. Ләкин мин болай дип фикер йөрттем: әгәр ул чыдый икән, миңа шулай ук бирешергә ярамый, һәр хәлдә көч җиткәнче тырышырга кирәк, һәм мин аның янына көн саен бара идем һәм, ихтимал, мондый егетлекне эшләргә кодерәте җиткән бердәнбер кеше дә мин булганмын. Кешеләр миңа гаҗәпләнеп карый башладылар һәм мин үзем дә, сыпыртырга мәллә бу кеше яныннан, дип еш кына уйлаштыргалый идем, ләкин менә бу тыныч һәм үзгәрешсез чырайга бер карап алу җитә, мин тагын батыраеп китә идем.
Иртәләрнең берсендә, филнең югалуыннан соң өч атна узгач, мин инде, бу эшне ташларга һәм үзем белгән бер якка китәргә вакыт җитте ахыры, дип инспекторга әйтергә җыйналып йөргәндә, бөек шымчы, минем күңелдәге фикерне белгән кебек итеп, тагын бер матур һәм оста тәкъдим ясады.
Бу тәкъдим — җинаятьчеләр белән килешүне күз алдында тота иде. Бу кешенең уйлап чыгара белүе аңа чаклы мин белгән бөтен нәрсәләрдән узып китте, ә миңа, алланың биргәненә шөкер, үз заманыбызның күп кенә акыллы кешеләре белән эш итәргә туры килгәне бар. Инспектор миңа әйтте: җинаятьчеләр белән килешү өчен йөз мең доллар рәхәтләнеп җитә һәм фил табылачак, диде. Mин аңа бу сумманы ничек итеп булса да кырын-себереп җыйнарга вәгъдә бирдем, ләкин ул вакытта үз эшләрендә фидакарьләрчә тырышып эшләгән шымчылар белән нишләргә кала?
Инспектор:
— Мондый хәлләрдә алар һәрвакыт яртысын үзләренә алалар,—диде. Минем шикләнүем шуның белән очланды. Инспектор түбәндәге сүзләрдән торган ике гариза язды:
«Ханым!
Сезнең ирегез, әгәр һич тә кичекмәстән минем белән очрашырга риза булса, сез (аның мөлкәтенә закон һич тә кагылмаячак икәнлеккә гарантия алганыгыз хәлдә) зур гына табышка ирешәчәксез.
Өлкән инспектор Блант»
Бу гаризаларның берсе, ышанычлы кеше аркылы, Молодчик Даффиның хатыны дип дан алган бер хатынга, ә икенче Җирән Макфэдденның хатыны дип дан алган икенче хатынына җибәрелде.
Бер сәгатьтән соң гаризаларга каршы шактый ук мәсхәрәле итеп язылган җаваплар да кайтып җиттеләр.
«Карт тиле! Молодчик Даффиның үлүенә ике ел узды бит инде.
Бриджет Магонп»
«Иске мендәр! Җирән Макфэдденне әллә кайчан төреп куйдылар, ел ярымнан бирле утыра инде. Бу нәрсә һәрбер ишәккә мәгълүм, бары тик шымчыларның гына колаклары да, танаулары да юк ахрысы.
Мэри О'Хулпген»
— Мин күптән үк шулай булмагае дип шикләнеп йөри идем. Минем инстинктның хатасыз эшләвен күрсәтү өчен менә тагын бер дәлил, — дип куйды инспектор.
Әгәр дә аның нинди дә булса берәр планы җимерелә икән, ул аны шунда ук икенчесе белән алмаштырырга хәзер тора иде. Ул шул минутта ук иртәнге газеталарга белдерү әзерләп куйды, бу белдерүнең копиясе миндә әлегә кадәр сакланып килә.
— Әгәр карак исән-сау булса, ул караклар бедәп шымчылар арасында килешү ясала торган бу урынга килергә тиеш. Очрашу иртәгә, сәгать төнге уникедә булачак, — дип миңа аңлатып үтте инспектор.
Бүтән бер эш тә күренеп тормаганлыктан, мин, вакытны һич тә югалтмыйча, һәм үземдә гаҗәеп бер җиңеллек сизеп, инспекторның кабинетыннан чыгып киттем.
Mин аның янына икенче көнне, сәгать тенге унбердә, кесәмә йөз мең доллар акча тыгып килдем. Бу акчаларны, һич тә кичектермичә, килүем белән үк инспекторның үз кулына тоттырдым, ә ул, күз карашында һаман да шул табигый батырлыгын саклаган хәлдә, каядыр чыгып китте. Чыдап торып булмаслык озын бер сәгать узып китте һәм мин кинәт таныш аяк тавышлары ишеттем. Сулышымны чак-чак кына алып аның каршысына йөгердем. Нинди нур чәчеп көлә иде аның күзләре!
— Килешү ясалды. Иртәгә инде тырнак астыннан кер эзләүче буш бугазлар икенче җырны җырлый башлаячаклар. Минем арттан калмагыз!
Ул, кулына янган шәм тотып, мине аска, бик зур һәм гөмбәзләп эшләнгән җир асты
катына алып төшеп китте. Гадәттә монда алтмыш шымчы, эштән бушаган арада, йоклап ял итәләр, ә без төшкәндә аларның егермесе генә калып, бу егерме шымчы карта уйнап вакытны кыскартып утыралар иде. Мин, инспекторның артыннан калмыйча ияреп йөрдем. Инспектор ашыга-ашыга подвалның ярым караңгы түр почмагына таба атлады һәм мин ниндидер чыдап булмаслык начар истән аңымны югалтам дип кенә торганда, ул, ниндидер, коточкыч зур бер түшнең алга сузылып торган өлешенә абынып егылды һәм үзе, берни белән дә исәпләшмәстән, тантаналы рәвештә кычкырып җибәрде:
— Безнең асыл затлы профессиябез үзенең хәкарәт ителгән исемен аклады. Менә ул, сезнең Филегез!
Мине инспектор Блантның кабинетына күтәреп алып менгәннәр һәм карбола әчемтәсе белән аңыма китергәннәр. Шымчылар тулы көйгә исән-сау җыелып җиттеләр һәм аларда шундый бәйрәм башланып китте ки, аңа ошаган бәйрәмне минем әле бер җирдә дә күргәнем юк. Газета хәбәрчеләрен чакырдылар, шампанское мичкәләре ачылды, речьләр сөйләп тостлар күтәрелде, ул тәбрикләр, кул кысышулар — сөйләп тә бетергесез. Үзеннән-үзе аңлашыла, көннең каһарманы булып инспектор Блант үзе исәпләнде һәм аның ул көнге бәхете шундый тулы, шундый хәләл бәхет иде ки, хәтта башкалар белән бергә мин үзем дә шатландым — ә бит мин, алла үзе ярдәмче булсын, алар арасында мескен бер хәерче төсле басып калган кеше һәм мин кул астымдагы кыйммәтле хәзинәнең үлгәнлеген, үземә тапшырылган хөрмәтле миссияне башкарып чыга алмаганлыктан, репутациямнең харап булганлыгын ачык белә идем инде. Үзенең шефы алдында мөкиббән киткәнлеген белдереп бер генә кеше сыгылмады анда, «Аңа бер карап алыгыз! Ул бит шымчылык эшенең короле! Аңа сез җеп очын гына тоттырыгыз, аннан берни дә ычкына алмый!» дпп пышылдаучылар да аз булмадылар.
Илле мең акчаны бүлешү зур күтәренкелек белән үтте. Үзенә тигән пайны кесәсенә сала-сала, инспектор Блант кыска гына речь сөйләде. Менә ул нәрсәләр әйтте:
— Кадерле дусларым минем! Сез үзегезгә тиешле бүләкне хезмәт куеп алдыгыз. Алай гына да түгел, сезнең аркада безнең профессиябез үзен шиңми торган дан белән күмде.
Нәкъ шул минутта инспекторга телеграмма китереп тоттырдылар һәм аңа түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Морно, Мичиган штаты, 22 сәгать.
Соңгы берничә атнага бары тик бер мәртәбә генә телеграфка керә алдым. Атка атланып, мең километр җирне, куе кара урманнар аркылы үтеп, филнең эзләре артыннан барам. Көн узган саен эзләр ачыграк, тирәнрәк һәм яңарак була баралар. Тынычсызланмагыз, узса тагын бер атна — фил табылган булыр. Моны ышандырып әйтергә була.
Шымчы Дарли»
Өлкән инспектор, шымчы Дарли, ягъни «безнең иң яхшы агентларыбыздан берсе» хөрмәтенә атап өч тапкыр «гип-гип ура» кычкырырга, дип тәкъдим кертте һәм соңыннан, телеграмма җибәреп, аны кире чакырып кайтарырга һәм тиешле паен үзенә исән килеш тапшырырга кушты.
Фил урлану белән бәйләнешле эпопея әнә шулай бетте. Иртәгесен, бер газетадан башкалары барсы да, шымчыларны мактаган мәдхияләр белән тулып чыктылар. Ә ул әдәм актыгы саналган кечкенә генә газета кисәге түбәндәге тираданы баскан иде: «Шәп бара синең эшләр, о, шымчы! Дөрес, син югалган фил төсле вак нәрсәләрне эзләп табуда әллә ни ашыгычлык күрсәтмисең, син аны эзләп көн артыннан көн чапкан буласың, ә төнлә белән, нәкъ өч атна буенча, череп тарала торган фил түше белән янәшә ятып йоклыйсың. Ләкин син, әгәр синең өеңнән үз Филеңне урлап киткән кеше аны соңыннан тагын синең өеңә кертеп ташласа һәм аңа бармагы белән төртен күрсәтсә, таба белер идең белүен».
Мескен фил минем өчен хәзер мәңгелеккә югалган иде инде. Туп ядрәләреннән алган яралары аны үлемгә алып килделәр. Ул бичара куе томан эчендә, берни дә белешмичә, әлеге караңгы җир асты дөньясына бәреп кергән һәм анда, һәр яктан дошманнар белән чолганып алынган хәлдә, тотып алмагайлары дип куркып яши-яши, әкренләп ачтан сүнә килгән һәм, ниһаять, үлеп үзенә тынычлык тапкан.
Җинаятьчеләр белән килешү миңа йөз меңгә төште, эзләү чыгымнарына — кырык ике мең китте. Мин хөкүмәттән үземә башка берәр хезмәт сорарга батырчылык итмәдем. Мин тәмам бөлдем, кунарга өе булмаган сәйяхка әйләнеп калдым. Ләкин минем бу кешегә, шымчыларның иң бөеге саналырга хаклы кешегә соклануым хәзерге көнгә чаклы сүнгәне юк һәм ул хис минем күңелемдә гомеремнең ахырына чаклы сакланыр.
Ф. Хөсни тәрҗемәсе.