ВАТАН СУГЫШЫ ВАКЫТЫНДА УРАЛ
X. КАВИ
*
Ватан сугышы Уралның ролен һәм әһәмиятен бик нык күтәрде. Уралда бик күп яңа заводлар төзелде, элеккегеләре үстерелде, эвакуацияләнеп килгән заводлар урнашты. Шахталар ныграк эшли башладылар. Шулай итеп, сугышның икенче елында инде Урал иң әһәмиятле бер промышленность үзәгенә әйләнде. Уралдан бер туктаусыз очкычлар, танклар, туплар, минометлар, снарядлар конбатышка — Фронтка таба ага башладылар. Димәк безнең Армиябезнең уңышларын булдыруда Уралның роле бик зур.
Ни өчен син Урал шундый әһәмиятле үзәккә әйләнә алды? Төп сәбәп Уралның СССР да җир өчен байлыкларына иң бай урып булуында. Казылмалар ягыннан СССР да Кавказ, Украина, Казахстан, Алтай, Байкал арты, Карелия, Идел буе бик байлар. Ләкин алар берсе дә Уралдагы кебек төрлелеккә ия түгелләр. Менделеевның химик таблицасында булган элементлар Уралда барсы да бар.
Урал төньяктан көньякка таба 2500 километрдан артыграк озынлыкка сузыла. Ул үзенең чыгышы буенча бик борынгы тау. Ул видекембрига кадәр үк булган эрада, диңгез төбеннән килеп чыга башлаган. Палеозой, мезазой эраларында ул берничә мәртәбә калкып һәм берничә мәртәбә җимерелеп үзгәрә барган. Шул вакытларда аның төп казылмалары хасил булганнар. Борынгы заманда «Народная», «Сабля», «Тельяосиз» таулары тирәсендә бер зур биеклек булган. Шул биеклектән берничә елга башланып киткән булган. Ул елгаларның бер төрлесе төньякка табарак— хәзерге Печора, Кара елгалары тирәсеннән Яңа Җир һәм Фраиц-Посиф җиренә табарак акканнар. Икенче зур елга Уралның көнчыгышыннан хәзерге Чалкар, Арал, Каспий күлләренә таба яккан. Хәзерге Обькә коя торган кайбер елгалар элек шул зур Урал елгасының кушылдыклары булганнар. Бу зур Урал елгасына һәм Яңа Җир елгасына юнәлешне күтәрелү сәбәпле хасил булган карст ярыклары ясап биргән. Ул ярыклар «Народная» тирәсендәге биеклек һәм Урал күтәрелеп хасил булганда килеп чыккайлар. Хәзер шул зур Урал елгасының калдыклары булып күп санда күлләр сакланып калганнар. Аларның иң характерлылары Миас, Чобар күлләреннән төньякка табарак сузыла торган күлләр тезмәсе һ. б. Ләкин тора-бара күтәрелү процесслары үзгәргәннәр. Хәзерге мәңгелек туң җир өлкәсен һәм аннан да киңрәк урынны алып торган зур бозлыклар эрү-кимү Һәм Антарктикада да бозлыклар арту сәбәпле, Арктикада күтәрелү башланган. Ләкин монда ике төрле үзгәреш килеп чыккан. Берсе, бозлык беткән җирдә мәңгелек туң эрү сәбәпле ул урыннарның бераз түбән төшүе, икенчедән, Антарктиканың этүе сәбәпле яңа җир һ. б. ларның өскә таба күтәрелүе.
Менә шул үзгәрешләр бөтенесе бергә тәэсир итеп, зур Урал елгасын бетергәннәр. Хәзер аның калдыклары булып югарыда аталган һ.б. бик күп күлләр, Иргиз, Тургай елгалары һ. б. лар калганнар. Элек зур Урал елгасы койган зур диңгез кечерәеп, аның урынында күп кенә чүлләр хасил булганнар. Шулай ук элекке бозлык урынындагы мәңгелек туң эрү сәбәпле, төньякка таба түбәнәю хасил булып, шул төньякка ага торган Обь исемле елга килеп чыккан һәм элек зур Урал елгасының кушылдыклары булган вак елгалар әкренләп Обьның кушылдыгына әйләнгәннәр.
Уралның геологик тарихы, кыскача гына әйткәндә, менә шулай. Шул тарих Уралда тпмер, күмер, нефть, азбсст, алтып, платина һ. б. бик күп җир асты байлыклары, күлләр, урманнар хасил булуын сөйли.
Донбасс, Кривой Рог һ. б.лар вакытлыча югалып тору безне аптыратып калдырмады. «Карт Урал безгә кирәкле байлыкларны бирде. Илебезнең хезмәт ияләре тырышып эшләделәр. Нәтиҗәдә фронт очкычларга да, танкларга да, тупларга да, снарядларга да аптырамый. Шушы сугыш елларында Магнитогорскида 6 нчы домна төзелде, элек трактор эшләгән заводлар-танклар, үзе йөрүче туплар эшли башладылар.
Менә шул уңышларны күрсәтү, шул уңышларны булдыручыларга культура хезмәте күрсәтү ягыннан Урал язучылары да бик нык тырыштылар. Уралның үз язучылары 11. Бажов, К. Мурзиди, Б. Рябинин, А. Сначук, В. Западворов, И. Папов, К. Филиппова, К. Рождественскаялардан башка монда тагын Москва, Ленинград, Украина язучылары да совет әдәбиятын җанландыра төштеләр. Уралда әдәбият үскәннән үсә барды. А. Караваева, Ф. Гладков, М. Шагинян, Б. Рябинин, О. Иваненко, Л. Кассиль, А. Барто, К. Мурзиди, П. Ляшко, С. Марголис, Г. Бояджиев һ. б. бик күпләр Урал турында яздылар, Уралда яздылар. Аларның әсәрләре белән Уралда «Уральский Современник» исемле альманах, «Говорит Урал» исемле җыентык, «Боевые ребята» исемле балалар җыентыгы һәм башка күп кенә кптаплар чыгарылды. Оригинал әсәрләрдән башка, монда кайбер тәрҗемәләр дә чыкты. Мәсәлән, М. Шагинян тарафыннан тәрҗемә ителеп, Низами Ганҗавинең шигырьләре басылды.
Урал өлкәләре — күп милләтле өлкәләр. Монда руслардан башка, татар һәм башкыртлар да күп санда яшиләр. Мәсәлән, Уралның бер Челәбе өлкәсендә генә дә өч йөзгә якын татар һәм башкырт мәктәбе бар. Челәбе өлкәсенең кайбер районнарында татар һәм башкырт телләрендә газеталар чыгарыла. Челәбе шәһәренең үзендә татар-башкырт көтепханәсе бар. Әдәбият белән кызыксынучы Челәбе яшьләре шул көтепханәгә җыелалар.
Челәбе өлкәсе масштабында татарча газета һәм журпаллар чыкмаса да, татар һәм башкырт телендә язылган нәрсәләрне монда район газеталарында күреп була. Мисал өчен Нагайбәк районында чыгарыла торган «Сталин юлы белән» исемле һәм Копшак районында чыгарыла торган «Колхозчы» исемле газеталарны алып була. Аларның соңгы номерларында матур әдәбиятка кертерлек бернәрсә дә бирелмәгән. Газетаның күләме шигырьләргә, хикәяләргә күп урын бирә алмый. Шулай булгач, Урал өлкәләрендә — Казанда чыга торгап матур әдәбиятка сусау бик зур. Уралдагы татар хезмәт ияләре Казанда чыга торгап «Совет әдәбияты» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасының әдәби булышлык, күрсәтүен өмет итәләр.
ИСЛАМОВ ЭКСПЕДИЦИЯСЕНӘ УТЫЗ ЕЛ
Мәшһүр рус сәяхәтчесе Георгий Яковлевич Седов 1914 нче елның егерменче февралендә Франц-Иосиф җирендә һәлак булган.
Г. Седов үзенең экспедициясе белән 1912 нче елда чыгып китеп, Төньяк Котыпка таба юл тоткан. Ләкин, бердән, соңга калып чыгу, икенчедән, сәяхәт шартлары авыр булу сәбәпле, ул беренче кышны Яңа Җирдә, икенче кышны Франц-Иосиф җирендә үткәргән. Аннан соң зәңгелә белән авырган көенчә төньяк котыпка таба чыгып китеп, Франц-Иосиф җиренең төньягында үлеп калган. Ул вакытта Арктика шартларында радио һәм авиациядән файдалану булмаганга күрә, Седов һәм, ул үлгәч, иптәшләре үзләренең хәлләре турында бернәрсә дә хәбәр итә алмаганнар. Патша хөкүмәте дә коткару экспедициясе җибәрү эшендә артык ашыкмаган. Бары 1914 нче елның җәендә генә коткару экспедициясе оештырылган. Ул экспедициянең җитәкчесе итеп капитан Исхак Исламов билгеләнгән.
Исхак Ибраһим улы Исламов ярлы гаиләдән чыккан татар булып, бик тырышлык белән югары дәрәҗәгә менә алган. Диңгез эшенә укып бетергәч, ул җилкәнле корабта дөньяны әйләнеп чыккан. Үзенең бер экспедициясе вакытында ул Каспий күленең Карабугаз исемле култыгындагы тозларны өйрәнеп, әһәмиятле яңалыклар ачкан. Ләкин Исламовның кызыксыныбрак һәм көч салып эшләве Арктикада булган. Арктиканы бозваткычлар ярдәме белән өйрәнү-тикшерү идеясен тормышка ашыручы адмирал Макаровның «Ермак»тагы экспедицияләренә Исламов та катнашкан. Хәтта
ул анда Макаровның шактый белемле, тырыш булышчысы булган. Адмирал Макаров үлгәч, Исламов үзе дә Арктикада күп эшләр үткәргән. Менә шуңа күрә, 1914 нче елда, Седов экспедициясен коткару мәсьәләсе кузгалгач, коткаручы экспедициягә җитәкче итен оста белгеч Исламовны билгеләгәннәр. Исламов кул астында берничә кораб булып, ул алар арасындагы элемтәне радио аркылы оештырган. Шулай ук Яңа Җир тирәләрендә эзләнүләр үткәргәндә очкычтан файдаланган.
Исламов экспедициясе яңа оешын кына киткән вакытта Россия белән Германия арасында сугыш башланган. Исламов ул вакытта Мурманскида булганга күрә, Мурманскиның оборонасын оештыру эше аңа тапшырылган. Исламов, үзенең тән эшенә зарар китермичә, Мурманның обронасы мәсьәләсен дә яхшы оештырган. Шуннан соң ул «Герта» исемле корабта туры Франц-Иосиф җиренә китеп барган. Баренц диңгезендәге бозлар аркылы шактый оста үтен. Франц-Иосиф җиренә барып җиткәннәр, анда Седовның бөтен трагедиясен аңлак алганнар. Седов экспедициясенең Седовтан башка члеплары кире кайтып киткәнен аңласа да, Исламов эзләнүне туктатмаган. Ул елларда берничә экспедиция һәлакәткә очраган булганга күрә, бәлки шул экспедицияләрнең кешеләрен табып булыр, дип уйлаган. Ләкин бер кеше дә табылмаган. Монда да Исламов үзенең патриотлык эшен үтәгән: Исламов экспедициясе — Франц-Иосиф җирен Россиянеке дип игълан иткән. Шуннан соң тагын Яңа Җир тирәләренә дә барып караса да, Седов экспедициясе табылмагач, алар кайтып киткәннәр. Кайтсалар — Седов экспедициясенең калдыклары инде кайтып җиткән икәнлеген белгәннәр.
Исламовның бу экспедициясе соңга калып оештырылу сәбәпле, Седовны коткара алмаган. Ләкин түбәндәге оч мәсьәләдә Исламов экспедициянең әһәмияте бик зур.
1) Арктиканы тикшерү практикасында Исламов иң беренче булып очкыч кулланган.
а) Арктиканы тикшерү практикасында Исламов иң беренче булып радио кулланган.
3) Исламов экспедициясе нәтиҗәсендә Франц-Иосиф җире Россиягә кушылган.
Шушы әһәмиятле экспедициянең үткәрелүенә быел утыз ел тулды. Безнең татар әдәбиятында бу экспедиция турында бик аз язылган. Исламовның үз мәкаләләре дә русча язылып, рус телендәге журналларда гына басылганнар. Ул мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыруның әһәмияте зур булыр иде. Исламовның 1914 елдагы Арктикага бару экспедициясе турында түбәндәге материалларны күрсәтеп була: ЦГВМА, фонд. 1902, д. 8492, 8493, 8494, 8495, 8497. Шулай ук ул турыда шушы журналларда мәкаләләр басылган:
1) «Записки по гидрографии», 1914, том XXXV1I1, вып. 4, М. Жданко— «Спасательная экспедиция для поисков ст. лент. Седова».
2) «Записки по гидрографии», 1915. том XXXIX, вып. 2 — «Северные полярные экспедиции 1912 г. и их поиски».
3) «Морской сборник», 1918, №<№ 7-8, 9-10» 11. Л. Исламов. — «Экспедиция для поисков Седова».
Күрсәтелгән журналлардан башка, яңарак чыккан әсәрләрдән Исламов турында түбәндәге китапларда материаллар табып була:
1) Ироф. Визе. — «Исследование Советской Арктики».
2) С. Нагорный. — «Седов», 1939, «Жизнь замечательных людей» сериясе.