Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КАЛӘМНӘР
В. БАГРЯШЕВСКИЙ
БЛИНДАЖДА
Тиздә
низдән менә кайберләреп

Уятырмын постка чыгарга.
Җир селкенеп китә, тирә-якта

Шартлап куя авыр миналар,

Канатлар нык, нигә кайгырырга!

Тыныч кына карыйм мин аңар.
Мылтык тоткан уяу часовойлар

Басып тора салкын буранда.

Тирә илнең җылы мәхәббәте

Сугышчыны постта торганда.
Тышта салкын, көчле буран уйный

Котырынып, шашып, үкереп.

Тәрәзәне күмеп китә шунда

Әллә кайдан карлар китереп.
Блиндажым җылы, аның уртасында

Ялкынланып, дулап мич яна.
Дары кебек коры утыннарны

Эстәп кенә торам мин аңа.
Көнбатыш фронты


ӘНӘС КАРИ
ӘНКӘЙ, СИҢА БУ ҖЫР
Синен исемең, әнкәй, моңа кадәр

Ишетелмәгәч һичбер җырымда.

Көенәсеңдер юкка, бу бала да

Онытты, — дип, — минем турымда.
Сиң бит минем күңелем түреннән

Иң кадерле урын алгансың.

Онытылмаслык булып, хисләремә —

Бик тирәнгә сеңеп калгансың.

Һәм ул хисләр һаман сине сагынып

Тибрәтәләр сазым кылларын,

Сикәй. бүген менә сине сагынып

Агыла шушы йөрәк җырларым.
Көмеш төсле чал бөртекләр кунган.

Ефәктәй дә йомшак чәчеңә.

Күзләреңнән якты, моңсу көздән

Тиңсез ягымлылык чәчелә.
Караңгы төн.
Блиндаж уртасында
Ялкынланып, дулап мич яна.
Дары кебек коры утыннарны

Өстәп кенә торам мин аңа.
Каршысында мичнең утырам мин.

Эсселеге сыйпый битемнән.
Якты нурлар иркә, сылу кыздай.
Үбеп ала ирнем читеннән.
Кыш бит.
Посттан кердем менә,
Салкын үткән аяк-кулларга;
Иркен, җылы блиндаж эчендә мин

Биреләмен татлы уйларга...
Коры печәп җәйгән җир сәкедә

Ялга талган батыр дусларым.

Алар аткан пулялар екты инде

Туган илнең азмы дошманын!
Җылылыгың тарат, әйдә, мичем.

Рәхәт булсын сугышчыларга,
Тирән эзләр калган йөзе
ндә дә

Сөйкемлелек балкый таң сыман,

Синдә, әнкәй, йөрәкләргә якын

Мин белмәгән нидер барсыман.
Сөйләшкәндә әле дә утырасындыр

Бакыт-вакыт кулың кушырып.
Күршеләрнең бетмәс сүзләренә

«Әйе»ң белән генә кушылып.
Сине һәркем, туган анасы күк,

Чын күңелдән якын итә бит.
Яныңа килеп, кайгысын бушата.

Я шатлыгын бүлешеп китә бит.
Чөнки үзең башкаларга хәтта

Авыр сүз дә әйтә белмисен.

Гүя кешегә керсез күңеленнән

Татлы сүзләр генә эзлисең.
Үз канаты белән балаларын

Саклаган күк аккош давылда.

Син бит безне һәрбер авырлыктан

Саклап үстергәнсең яныңда.
Хәзер менә шушы шаулы еллар

Синнән аерып алып киттеләр.

Чөнки илебезгә дошман кичләр

Котырынып һөҗүм иттеләр.
Карт ананы сөеп, уйласак та

Аның ялгыз калуы турында,

Илебезне ятка бирмәс өчен

Юнәлдек без сугыш кырына.
Озатканда, әнкәй, күзләреңнән

Энҗе бөртекләре тамыздың.
Шул чагында минем йөрәгемдә

Җырга сыймас хисләр кабыздык.
һәм дошманга булган нәфрәтемне

Арттырдың син миллион мәртәбә,

Шуңа сугышларда каушамадым.

Битләремә ялкын бәрсә дә.
Үлемнән дә курыкмыйча, бары

Алга табан гына атладым.
Ә йөрәктә илгә, әнием, сиңа

Саф мәхәббәт уты сакладым.
Тәнемә баткан фашист ядрәсе дә

Суыталмады сөю хисемне,

Мин бит, әнкәй, күңелем түрендә

һаман саклыйм синең исемне.
Җылы илһам белән тибрәтә ул

Ашкынулы сазым кылларын;

Бүген менә синең хөрмәтеңә

Агылдылар шушы җырларым.


З. КУЧУКБАЕВ
ОЗАТУ
Ерак көнбатышка китте

Яраткан дустым минем.

Фашистлардан чистартырга

Бәхетле изге жирен.
Юлларына уңыш теләп,

Калдым үзен озатып,

Ә ул китте саубуллашып,

Миңа таба күз атып.
Поезд таулар арасына
Кереп күздән югалды

«Сау бул» дигән сүзе генә

Йөрәк түремдә калды.
Бәлки тиздән аның белән

Очрашыр көннәр җитәр,

Кирәк булса шул ук поезд

Мине дә алып китәр.