Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ЯКТАШ

Хәниф Кәрим

1

Тыныч заманнарда бу урманның гүзәллеге белән
кешеләр сокланып туя алмаганнар. Җәен төрле төстәге
чәчәкләр белән бизәлеп, күзнең явын алып, акрып
җилгә салмак тирбәлеп утырган, һәрбере үз телендә
дөньяның матурлыгын мактап, кошлар җырлаган,
чыршы һәм наратлар хуш исләрен аңкытып гүләп
масаеп утырганнар. Төрле җәнлекләргә дә бап булган
бу урман. Иртәнге кояшның тәү җылысы астында,
аклап чнтенә чыгып, ана төлке үзенең йодрык кадәрле
гспә балалары белән хәтфә төсле яшь үләндә аунап,
адарны уенга, сунарга, хәйләгә өйрәткән. Симез
бурсык, төп буе азык эзләп йөргәннән со
ң, көн буе
оясы
нда мышнап йоклаган.

Ә хәзер... бу урыннарда сугыш. Элек бүреләр
яшәгән өннәрдә хәзер кешеләр яши.
Сугыш кеше тормышына гына түгел, табигатькә дә
җимерелү китерә. Менә урман. Ул көзен игенне урып
алга
ннан соңгы камыллыкны хәтерләтә. Ул ватылган,
кырылган. Снаряд һәм бомба китекләре белән кыелган
яки бөтенләй тамырлары белән актарылып ыргытылган
й
өз еллаган нарат һәм каеннар. Алар, дошман белән
бугазга бугаз килеп алышканда һәлак булга
н
баһадирлар кебек, ботакларын киң җәеп соры карда
аунап яталар.

Сугышның үз законнары бар. Ул бөтеп нәрсәне дә
шуңа буйсындырырга тели. Ләкин безнең кешеләр
сугыш стихиясенең законнарын үзләренә буйсындыру

өчен көрәшәләр.

Урманның көньяк чите. Башка бик күп землянка
һәм блиндажлар арасында кышкы чатнама суыктан һәм
снаряд, мина китекләреннән сакланыр
өчен ашык-
пошык кына эшләнгән землянка. А
нда, сыек саргылт
нурын түге
п, көчсез лампа яна. Әлбәттә, тыныч
шартларда, авылда я шәһәрдә япдырыла торган җиделе
яки у
нлы лампа түгел. Ә снаряд гильзасыннан ясалган
фронт лампасы. Аңа ватылган немец танкларыннан
агызып алынган бензин тутырылган, филтә урынына
гади чүпрәк кисәге куелган. Әллә бензине бетеп
барганга, әллә якында бер-бер артлы мина һәм
снарядлар шартлаганга, ут
еш кына сүнәрдәй булып
калтырый. Бу яктылыкта кешеләрнең йөзләре күренми,
ә үзләре күләгә сыман төссез соры булып күренәләр.
Землянка зур түгел. Анда тыгыз. Биш-алты кеше
кердеме, аяк басар, борылыр уры
н да калмый. Ләкин
моңа бер кемнең дә игътибар итәргә вакыты юк. —
каты сугыш бара. Телефон линиясе буйлап көне-төне
тирән көрттә бил тиңентен батып һәм борының белән
кар сөзеп, юешләнеп хәлдән тайганна
н соң, җирдәге
саламга ятып тәүлегенә ичмасам ике-өч сәгать ял
итәргә мөмк
инлек кенә булсын. Адым саен өзелгән
кабельне ялгап, туңын каткан бармакларны аз булса да
җылытырга яки батальон кухнясыннан китерелгән
аш
ны, бозланып туңып өлгермәс борын, утырып
ашарга урын гына булсын.

Землянканың туң стеналары әле эреп тә
өлгермәгән. Түшәм урынына салынган йомры нарат
бүрәнәләрдән салкын тамчылар тама.
Ә шулай да
сугыш кешесе аңа үз өенә кайткандай кайта. Фронт
шартларында, бигрәк тә һөҗүм вакытында, мондый
землянканы патша сараена да алмаштыргысыз, дип
саный ул.

Колагына телефон трубкасып терәп, зем-
ля
нканың бер почмагында чүгәләп утырган политрук
Кәбиров, үзенең күңелендәге уйларга үзе кычкырып
җавап биргәндәй:
— Бу бөтенләй үк начар түгел әле, — диде.—
Фро
нтта моннан да яманрак хәлләр була. — Һәм
сугышчыларына төбәп әйтте: — Волга ярында
үткәрелгән ун тәүлекне онытмагыз, иптәшләр!
Шулаймы, сержа
нт Фролов?
Землянканың икенче почмагында катушканың
тоткасын юнәтеп утырган сержант аңа җавап бирде:
— Эне, иптәш политрук, оныту авыр ул көннәрне...
Битен масхалат башлыгы белән канлап, әле генә ял
итәргә яткан кызылармеец Латыйпов бу әңгәмәгә
кушылырга теләсә дә
, төн буе бер туктаусыз линия
буйлап йөрен арганлыктан, оеп йокыга талды, һәм
берничә минут та үтмәде, ул төшендә туган авылын,
хатынын, балаларын күрде. Ә фронтта теш күрү бәхете
сирәк тия ул
, дуслар.

... Февраль аеның иң суык көннәрендә, нарат
ботакларыннан эшләнгән куышта, немец
позицияләренең борын төбендә, бер туктаусыз ут
астында үткәрелгән ун көн һәм ун төпне чыннан да
онытырга мөмкин түгел иде. Карда шуышып
юешләнәсең, тиргә батасың
, аннан соң калтырата... Ә
ут ягарга ярамый. Кич булдымы, немец
автоматчылары, баш калкытырга да ирек бирмичә,
тырылдатып аталар.
Ничә мәртәбә миналар куыш
янына ук төшеп ярылды. Ләкин бары да исә
н калдылар.
( Без түгел, үлем курыкты!»). Бер бәләкәй генә факт
исенә төшеп, Кәбиров чак кына елмаеп куйды. Шул
куышта алар атарга әзерләнәләр иде. Менә сержант
Фрольцов сугышчыларына аракы паегын бүлеп бирде.
Буш бутылканы җиргә куеп өлгермәде, урман ар-
тыннан немец истребителе килеп чыкты һәм чыршы,
наратлар өстепә пулеметтан ут сиптерә башлады.
Сержантның кулындагы бу- тылкага пуля тиде һәм ул
челпәрәмә ватылды. Мондыйларга гади эш дип карарга
өй- рәлгәп сугышчылар, немец очучысын сүгеп
көлештеләр дә. җиңү хөрмәтенә тост күтәрделәр...
Шул урында Кәбировның уйлары өзелде. Телефон
аппараты янында дежурлык иткән сугышчы, ачуланып
трубкага кычкырырга тотынды:

— «Урал!» «Урал!». Иптәш политрук, «Урал» тагы
җавап бирми, — диде.

«Урал» — алдынгы линиядәге, иц җаваплы
участоктагы батальоннарның берсе иде.
Һәм бу
сүзләрне йокы аралаш ишетеп, күптән түгел генә ял
итәргә яткан кызылармеец Латыйпов сикереп торды.
— Нәрсә, җавап бирмимени? — диде. Ул үзенә
генә ишетелерлек итеп сүгенде дә, политрук яки
сержантның боерыгын көтмәстән, ашыгычлык белән
автоматын, телефон аппаратын алып, биленә
гранаталар тагын, землянкадан атылып чыкты. Аның
артыннан яшь егет Савельев йөгерде.

Латыйповның бу җитезлеген Кәбпров зур
канәгатьләнү белән күзәтеп торды һәм алар артыннан
тышка чыкты.

Кәбиров — какча битле, озын буйлы кеше.
Билендәге каешына маузер кыстырган. Ак халат кигән.
Ул
, иртән портына торып чыккан хуҗа кебек, тирә
ягындагы агачларга, снаряд чокырларына карады.
Башта кояшның яктылыгыннан
, кар бөртекләренең
җемелдәвеннән күзләре чагылып, кары
й алмый
газапланды. Бераздан күзләре күнде һәм аклап
читендәге юан чыршыга сөялеп, Латыйпов белән
Савельев киткән якка күз төбәде. Алар, телефон линия-
сендәге өзекләрне ялгый-ялгый, байтак ук
ераклашканнар иде.

Үз хезмәтеңпең нәтиҗәсен күрү — зур бәхет. Ул
эшләүчедә хисапсыз канәгатьләнү һәм яңа дәрт тудыра.
Кәб
иров тә куанычлы хисләр кичерә иде. Ул —
әлбәттә, полковник та, генерал да тәрбияләп
үстермәгән. Сугыш һөнәренә ул үзе я
ңа өйрәнә әле.
Шулай да ул иң артта калган сугышчыны иң алдынгы
ясый, дисциплинасызларны югары дисциплиналы
итә... Нәтиҗәдә ул аларның сөюен казана.

Кызылармеец Латыйпов өчен аның шатлыгы һәм
горурлыгының чпге юк. Латый
повның берничә атна
эчендә җыйнак, кыю һәм үз эшен оста белүче сугышчы
булып өлгерүендә политрук үз хезмәтенең дә
нәтиҗәсен күрә, һәм моңа ул хаклы иде.
Битен кара сакал, мыек баскай бу сугышчыга
кырык бишенче яшь бара. Ул сугышка кадәр гади
колхозчы булып эшләгән.
Иген уңдырган, алты бала
үстергән. Хәтта ик
е улы хәзер армиядә, фронтта...

Бәлки, шул яшемә җиткәч, солдат булып, кулыма корал
алып, сугышып йөрермен дип уйламагандыр да ул. Ә
менә сугышырга туры килде.

Аның ротага килгән көпиәреп политрук яхшы
хәтерли. Ул аягы сызлауга, йөгергәндә тыны
куырылуга зарлана иде. Аның өсте
нә рус телен начар
белүе дә шактый ук уңайсызлады.

Бу турыда ишеткән комбат, уйлады-уйлады да:
— Кайда файдаланырга аны? Карт та, сәламәтлеге
дә шәптән түгел... Хуҗалык эшенә!— дин боерык
бирде.

Шул көннән башлап Латыйпов Хәлиулла
карады, повозочный булып эшләде, кухняда бәрәңге
тазартты, су ташыды. Итек төзәтте, һәм башка яшерәк
сугышчылар а
ның турында:
— M
енә эшнең уңае табылган картка'...—
диештеләр.

Эш сөючән Латыйпов, нәрсә кушмасыннар, барып
да үт
и торган булды. Шулай берничә ай үтте. Дивизия
сугышка керде. Кайберәүләр дошман белән каты
бәрелешләрдә һәлак булдылар, кайберәүләр
яраландылар. Бик күпләр, Латыйповта
н бер яклары
белән дә артык булмаган кешеләр, үзләренең
батырлыклары һәм гайрәтләре белән дан алып
өлгерделәр. Алар турында газеталарда яздылар,
җыелышларда сөйләделәр, башкаларга үрнәк итеп
куйдылар...

Латыйповның күңелендә әкеренләп гарьләнү,
кимсенү һәм үзенә-үзе үпкәләү хисләре туды. Нигә ул
— Латыйпов Хәлиулла — моңа тикле яхшыла
п
уйламаган? Ничек итеп ул шундый кан түгүле аяусыз
сугыш барган чакта ат карап та, бәрәңге әрчеп йөри?
Әлбәттә, бу эшкә дә кеше кирәк. Ләкин бит анда
яраланган, яки контузия алып стройга ярамаган кеше-
ләрне дә куярга мөмкин?... Ә Латыйповны
ң әлегә аяк-
кулы да төгәл, күз-башы да сәламәт...

Әгәр исәп калсаң, сугыш беткәч балаларың да,
күршеләрең дә сорарлар:

— Син кайда сугыштың? Нинди батырлыклар
күрсәттек? диярләр.
Шул чакта,

— Мин ат тазарттым, бәрәңге әрчедем, дип җавап
бирерсеңмени?

Бу уйлар аңа көндез дә, төнен дә тынычлык
бирмәделәр. Ерак түгел наратлар баш эчында
шрапнельләр шартлавы күңелгә яшәү яки үлем
турында күңелсез уйлар китерсә дә, баштагы уе
өстенлек алды. Бу кичерешләрнең нәтиҗәсендә ул
комбатта мөрәҗәгать итте.
— Иптәш комбат, мондый каты алыш
вакытларында миңа бәрәңге әрчеп утыру тоз түгел.
Мине ротага кире күчерүегезне сорыйм, — диде.
Латыйповны
ң хуҗалык эшепдә тәҗрибәле һәм
намуслы кеше
икәнен белеп өлгергән комбат, бу
үтенечне башта кире кагарга теләсә дә, ихлас кү
ңелдән
әйтелгән теләкне үтәми булдыра алмады.

— Ярый, бу авыр көннәрдә ротада булырсың.
Соңрак тагы карарбыз, — диде. Менә шул көннән ул
лейтенант Челипгаря
п һәм политрук Кәбиров
карамагына килде.
— Политрук, — диде рота командиры, коңгырт
битле әрмән егете Челипгаряп, — Латыйпов белән син
үзең шөгыльлә
н. Аны өйрәтергә кирәк. Өйрәтелмәгән
кешене ут астына кертеп, бушка һәлак иттерүдә мәгънә
юк...

Кәбиров үзе да шул фикердә иде.

Бу юлы алар урманда; землянкада очраштылар.
Политрукның
иң беренче соравы шул булды:

— Безнең ротага күчүнең сәбәбе нәрсәдә?

— Үземнең үтенечем буенча, иптәш политрук, —
дигән җавапны ишеткәч, Кәбировның йөзе яктырып
китте. — Сугыш өчен менә шундый кешеләр күбрәк
кирәк. Ярый, якташ, димәк, немецны бергәләп
тукмаячакбыз.

Шушы көннән алын бу сакаллы солдат сугышта
чынлап катнаша башлады. Политрук элек көннәрдә
аны телефон аппараты белән таныштырды, ничек ите
п
кабель буйлап йөрергә, дошман белән очрашканда,
кайда винтовка белән эш итәргә, кайда гранаталарны
ходка җибәрергә кирәклеген өйрәтте. Беренче
задан
иеләрне үтәгәндә я отделение командиры, я
тәҗрибәле берәр сугышчы белән җибәрде. Соңыннан
җаваплы, авыр заданиеләрне үтәүгә үзе генә дә йөри
башлады. Хәзер ул — чыныккан һәм тәҗрибәле
сугышчы үз эшепец остасы санала. Көненә егерме-
егерме биш мәртәбә ут астында булып, линия төзәтү
гадәттәге эш булып китте аңа.

Кәбиров, землянка алдындагы баскычка утырып,
папиросын кабызды да, «Урал!» станциясенең эшли
башлау-башламавы турында сорады. Телефонист:

— Юк әле, — дип җавап бирде.

— Нигә алай озак? Әллә бер-бер хәл булдымы?
Политрук бу л
иниягә тагы ике сугышчы
җибәрергә кушты һәм үзе, землянкага кереп, телефон
трубкасын кулына алды:

— «Урал!» «Урал!» Бу кем? Латыйпов, синме?
Савельев...
Нәрсә?... Немецлар.... «Урал!» «Урал!...»

Тагы өзелде...

Язга авыша барган кояшның нурлары астында кар
бөртекләре күзне авырттырганча чагылдырып,
энҗе
булып ялтырыйлар. Орудие, ми
номстлар аткан саен
агач ботакларыннан бәс коела һәм кулга, биткә, муенга
тишеп эр
и...

Латыйпов белән Савельев кечкенә аланга
чыктылар. Телефон линиясен берничә җирдән ялгап,
тагы алга киттеләр. Ләкин бәйләнеш юк иде әле.
Бераздан вак куаклык башланды, һәм алар ул урында
йөз метрлап кабельнең бөтенләй юклыгын күрделәр.
Димәк, кемдер өзеп алган...

Алан читенә җитү белән уң яктан автомат атуы
ишетелде. Димәк, якында немецлар төркеме.
Савельев алда
н бара иде. Кинәт аның ка-
раби
ны кулыннан төште, үзе егылды. Латыйпов та
тизлек белән карга ятты һәм аңа табан шуыша
башлады. Ул иптәшенә беренче мәртәбә шундый
ягымлы итеп эндәште:

— Коля! Коля!..

Савельев җавап бирмәде. Латыйпов аның аркасын,
маңгаен, битен сыйпап карады. Кулы җылы канга
буялды.

— Ах, кабахәтләр! Үтерделәр!...

Шул вакыт ике яктан да килүче немецларны күрде
ул. Автоматын төзә
п, бер-бер артлы ике солдатны йөз
т
үбән аударды. Калган өчесе автоматтан атып һаман
якынлап киләләр иде. Латыйпов
ның биле һәм сул
беләге яраланды. Өзгәләнгән фуфайка аша салкын кар

өстенә кызыл кан тамчылары төшеп туңдылар... Ә
немецлар һаман якынаеп киләләр. Беләк сөягенең
үзәккә төшеп сызлавын һәм баш әйләнүен җиңеп,
Латыйпов гранаталарын әзерләде. Бу вакытта ара
бөтенләй якынайган иде. Бер-бер артлы ул
ике граната
ыргытты. Ләкин иң алдан к
илгән немец солдаты тагы
бер мәртәбә атып өлгерде. Латыйпов
ның уң кул
бармакларыннан ка
н чәчрәде...

Куәтле шартлау гөрселдәде. Кар кисәкләре, агач
ботаклары, җир кисәкләре яуды.

Ул көчсезләнгән гәүдәсен кардан калкытырга
тырышты. Актык көчен җыеп, яралы кулларына
таянып, шуыша башлады. Менә
өч-дүрт метр
чамасында гы
на кабельнең икенче очы ята. Ни
булмасын, аңа барып җитәргә, ялгарга, боерыкны
үтәргә кирәк. Егерме, бәлки утыз минут вакыт
үткәндер...
Ә ул һаман барып җитә алмый. Тагы
берничә омтылыш ясады һәм ахырда ка
нлы
бармаклары белән кабельне эләктереп алды. Бәйләргә
иде... Ләкин кан югалтудан һәм өшүдән каткан
бармаклар аның ихтыярын тыңламадылар. Шул
минутта, үзе дә сизмәстән, кабельнең ике очын да
авызы
на капты, тешләре белән кысты да, һушыннан
язын, бит
е беләп карга ятты. Линия буйлап тагы ток
йөгерде: боерык бирелә башлады.

Шул вакытта Кәбиров җибәргән ике сугышчы да
килеп җитте. Алар алдына мон
нан берничә минут элек
кенә булып үткә
н каты алышның ялангач картинасы
киле
п басты. Иң элек тешләре арасына кабель очларын
кысып, һушсыз яткан Латыйпов
ны күтәреп алдылар.
Аннары Савельев гәүдәс
ен эзләп таптылар.

Җил күтәрелде. Тирә-яктагы дошман мәетләре
өст
енә кар өелә башлады...

Көнбатыш фронт.