Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ДУС

Г. ӘХМӘТШИН

Бу Әнвәрнең җитмәгән җире, сугылмаган урыны
юк. Үз йөрешеннән, кыланышыннан үзе тәм табын
дигәндәй, атлыгып кына тора. Исе
ң китәр. Шундый
җитезлеккә, өлгерлеккә кайдан өйрәнгәндер инде. Көн
тудымы — аның тавышын ишетәсең. Уен-көлке, шаян
сүзләр белән блиндажларны бер ите
п әйләнеп чыгарга
да, кухняда нинди аш пешереләсеп белеп килергә дә,
старшина янына барып кайтырга да» өлгерә.
Яңалыкларны аңардан да элек белүче юк
, һәрбер
хәрәкәте, һәрбер сүзе белән йөрәкнең кайсыдыр
почмагында яшеренгән дәртле шаянлыкны
кабындырып, күңелләрне күтәреп җибәрә.
Безнең разведчиклар ротасына килгәннән бирле
минем тирәдә елышып йөри ул. Юк сүзне бар итеп,
безнең блиндажга килеп чыга.
— Нигә борыныңны салындырдың әле?
Җанкәштән хат килмәгәнгә пошынып йөрисеңме
әллә?

Минем сүз таба алмыйчарак торганны күргәч,
йөзенә юри көлкеле кыяфәт ыгарып, үртәп җырлап та
куя:
Абау алла яшь йөрәгем
Самовар кебек кайный...
Үзең дә сизмәстән, көлен җибәрәсең. Күңелнең
нечкә кылларын ничек сайлый белә диген әле син аны.
— Я, ябалакланма инде,— дим мин аңа. —
Булмаса, сөйләп җибәр, солдат шулпасын күп
татыдыңмы, разведкада йөргәнең бармы?
— Ничек җавап бирергә соң сиңа? Үтелгән
чакырымнарны берәмләп санап чыгаргамы, әллә
барсын да берьюлы сөйләп ташласам да ярыймы? —
Көлә каһәрең, — разведкасына чаклы барып җиткәнем
юк әле, — тегеләй-болай дигән булып, сүзне икенчегә
борып җибәрә. Искитмәле җире дә, әллә нинди шак ка-
тып сөйләрлек нәрсәсе дә юктыр инде-юклыкка,
шулай да күзләрен уйнатып, мәзәк җөмләдән соң
куелган сорау билгеседәй торган була бит.

Ә аннан соң ротада Әнвәрнең бер йомшак ягын да
беләләр. Иптәшләр белән сүзгә килгәндәме яисә берәр
нәрсә турында бәхәс-фәлән чыктымы, сүзләр
үткенлеге белән алдыра алмады исә, үзенең «мин»ен
китереп кыстыра торган гадәте бар аның. Мондый
чакларда Әнвәр белән бәхәсләшү барыбер файдасыз
— бирелми ул. Элек аны «Кыңгырау телле малай» дип
йөртүчеләр. Әнвәргә бераз шикләнеп, гаҗәпләнебрәк
карыйлар. Ә мин, аның үзенә әйтергә кыймасам да,
эчемнән генә сүгенеп алам: «Буй үстереп, акылга
туймаган нәрсә менә шушы буладыр инде. Якташ, дип
теш суын корытып йөргәп була бит әле ул, юньсез.
Моның белән берәр эшкә эләксәң, тәртәгә тибеп куюы
да бар»...
Көннәрдән бер көнне безгә дошман тылына
разведкага барырга ашыгыч приказ булды. «Тел» тоту
операцияләрендә катнашкалаганым булса да, бу
җаваплы бурычны уңышлы башкаруыбызга бераз
шикләнмичә булдыра алмадым. Иртәнге ашны да
ашап тормыйча, барлык нәрсәне онытып, сержант
Андреев янына йөгереп бардым.
— Ну, иптәш сержант — мәйтәм, — ничек
уйлыйсың, егетләр сер бирмәсләрме? Юлга чыкканда
иптәшең үзеңнән яхшырак булсын, диләр түгелме соң?
Минем белдеклелек сержантка ошап җитмәдеме
,
әллә инде туры сүзгә аның кәефе кырылдымы, әйтә
алмыйм, әмма ул миңа бик тыныч кына җавап
кайтарды:
— Үзең иптәшеңнән дә яхшы бул, дигән сүз дә бар
бит. Минемчә, егетләрнең менә дигәннәре. Микола
типсә тимер өзәрлек сгег. Ә
Нәфиковны әйтәсеңме?
Мин аны бүген генә күрмәдем, уңганлыгы, җитезлеге
әллә кайдан күренеп тора.

Николайның тәвәккәл егет икәнен белә идем
инде.
Ә менә Әнвәр? Тәҗрибәле разведчиктан мондый
сүзләр ишеткәч, Әнвәргә булган җылы карашым тагын
да ныгып китте.
Төшке аштан соң Әнвәр үзе безнең блиндажга
килде. Ачуың килерме, килмәсме. —
Һаман
күзләрен уйнатып, ут чәче
п тора. Ул шуклык дисеңме
үзендә — биле
п сары каешы белән кысып тартып
бәйләгән дә, ип генә бер җ
өй булсын шинелендә.
— Нигә авызыңны ерасың әле болай? — дим
тегеңәр, бераз ачулана төшеп, — кайда барачак
ны
онытты
ңмени?
— Менә шуңа күрә дә килдем инде, Апуш дус.
Калган вакытта йорт-җирләрне искә төшереп
, синең
белән бераз гәп куертып алыйм дигән сүз иде.
Тик иркенләп сөйләшеп утырырга туры килмәде
безгә. Ашыгыч чакыру буенча, рота командирына
киттек.
Шул ук төндә юлга чыктык.
Немецлар биләгән биеклекләр арасындагы
уйсулык кичтән үк тикшерелеп, мина кыры аша үтү
юлы хәзерләнелгән иде. Артиллерия, дошманның
игътибарын тартып, ут ачкан арада
, без алгы сызык
аша шуышып үттек. Дошман ныгытмалары артта
калгач, барыбыз да иркен сулыш алдык, сержант
барасы юлның азимутын тикшереп карады.
— Хәерле юл
, егетләр!
Анда-санда ярылып торган снаряд шарт-
лауларына колак салып, вак куаклыклар арасыннан
саклык белән генә атлыйбыз. Өсте бозланып
каткан кар, аяк баскаш саен пыяла
кыйпылчыкларыдай шыгырдап, тәнне чымырдатып
җибәрә. Әйләнә-тирәдә караңгылык, бернәрсә дә
аерырлык түгел. Әйтерсең лә, җир каралҗым шәлгә
төренгән дә, шомлы тынлыкка бирелгән.
Бер километр чамасы да китәргә өлгермә-
гәнбездер, мин шыбыр тиргә төштем. Шулай да
атлыйм, әледән-әле як-ягымны күзәтәм. Чү! Нәрсә ул
анда, алдагы куак төбендә? Башын да күтәрде түгелме
соң? Әнвәр миннән алда бара торып та, шуны күрми
бит.
— Туктале, тукта! Ят!
Кулларымны селкәм,
ятырга ишарә ясыйм.
— Нәрсә булды?—дип сорый Әнвәр, сак кына. Ә
тавышында каушауның әсәре дә юк.
— Анау куаклыкны күрәсеңме?..
— Бик яхшы күрәм. Әллә буыннар йомшарып
киттеме? — Сержантның кул ишарәсен күргәч, ул
ашыгып кына әйтеп куйды.
Агач төбе ул. Аннан соң
куп сөйләшергә ярамаганлыкны да исеңнә
н чыгарма.
Әнвәргә түгел, ә үземнең дуамаллыкка ачуым
кабарды.
Дала тигезлегенә күз өйрәнә төшкәч, тирә-як
яктырыбрак киткәндәй булды, һаман алга барабыз.
Алдагы биеклекләр тезмәсенә якынлашкан саен,
ешрак тукталабыз. Уңайлы урый булганда безнең
сержант плащ-палаткасын бөркәнә дә, кесә фонаре
яктысында картага күз төшереп ала. Безне җыеп
шыпырт кына аңлата.
— Бара торгач бик кызып китмәгез, егетләр.
Саклыкта — хурлык юк. Немец батареясе әнә теге
биеклек тирәсендә булырга тиеш. Тагын ярты
сәгатьтән безнең артиллерия, аларны дуэльгә
чакырып, ут ачачак.
Ә аңа кадәр шушы урында — чокыр эчендә
ятырга кирәк. Ярты сәгать көтәргә. 30 минут бит ул.
Алгарак чыгып, буразна сымаграк урынга төштем дә,
аксыл-күгелҗемләнеп күренүче биеклекне күзәтә
башладым.
Ятам. Ара-тирә күккә караштырып алам. Шундый
тынлык менә, келт иткән тавыш та ишетмәссең.
Иптәшләрем күзләрен алга текәгәннәр дә,
урыннарыннан да кузгалып карамыйлар. Әнвәр дә,
җиргә ябышын үскән кебек, тын гына ята бирә. Җаен
табын сүз кушканда әйбәт булыр иде дә бит, — вакыты
түгел.
Кинәт кенә биеклек итәгендә, яшеп чаткы сысыман булып,

кызгылт ялкын күренеп китте.
Шартлау. Снаряд артыннан снаряд. Җир калтыранды,
утлы тимер кыйпылчыклары һаваны ярып уздылар.
— Башланды!
Бер минут та үтмәгәндер, немец батареясы залп
белән ут ачты. Дошман орудиеләре безнең борын
төбендә генә булып чыктылар.
— Менә, әйт инде син аларны, кабахәтләрне,
тапканнар бит урын, тип-тигез урынга чыкканнар.
Туп көпшәләреннән чагылып киткән ялкынга
карап, аларның ут позицияләрен картага төшереп
алдык, — куелган бурычның бер өлеше бетте дигән
сүз. Артиллерия гөрселдәве басылгач та, алга
кузгалдык. Тагын да зуррак эш — дошман
оборонасының икенче сызыгы кайдан үтүен билгелисе
бар иде.
Беренче адымнар уңышлы булгач, мин инде
иркенәеп киттем. Йолдызлар да яктырак җемелди
башладылар. Болай булгач, әйбәт кенә чыкты, әле бу.
Тик иртәрәк мактанганмын икән. Бозланып
каткан түмгәк аша атлап чыгыйм дигәндә генә, җирдән
кинәт күтәрелгән кара шәүлә күренеп китте.
Нәрсә
булганына имәп бирергә өлгергәнче, ниндидер кайнар
упкын тартып алды мине. Күзләремне гаҗәп ялкын
камаштырды. Миннән алда баручы Әнвәрнең, күз
иярмәслек җитезлек белән, шомлы шәүлә өстенә
сикергәнен күре
п калдым…
Ниндидер бик биек тау итәгендә һушыча килдем.
Тәндәге әрнүне басарга тырышып, күзләремне ачтым.
Әйләнә-тирәдә — томан, ап- ак томан. Таң да атты
микәнни шулай? Сирәк-сирәк кенә ярылып торган
снарядлар гөрселдәвенә колак салып, үземнең кайда
ятканымны билгеләргә тырышып карыйм. Минем
янда кем дә булса бардыр төсле.
— Нинди урын бу?
дим, бөтен көчемне җыеп, ә
тавышым үземә дә ишетелми, колаклар чыңлый.
— Борчылма,
Ануш! Үзебезнең якка чыктык.
Әнвәр! Чынлап та улмы икән? Тавышы йөрәккә
шундый якын аның, шундый ягымлы. Үзе ашыга-
ашыга аягындагы ярасын бәйли, үзе, башкача сүз
кушмыйча, гына, алдагы тар сукмактан куллары-
аяклары бәйләнгән немецны күтәреп китеп баручы
Николай белән Андреев ягына ымлап күрсәтә.
Йөзе
тагын да яктырыбрак китә аның, күзләрендә ярсулы
шатлык балкый.
— Түз инде, дускай! Яраларыңны кайткач
бәйләрбез,—ди ул, минем өскә иелеп.
Соңгы сүзләрен тыңлап та тормыйча, тәндәге әрнүне
онытып, аны кочаклап алам.
— Әнвәр... Әнвәр, дустым!..
Күңелем тулып китте минем, күз яшьләремне
яшереп тормадым. Бу томанлы иртәдә безне, ак кар
өстендә яткан ике егетне, кем карап торыр дисең?
Хәрәкәттәге армия.