Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӨЕК СҮЗЛӘР


(«Донбасс хикәяләре» сериясеннән)
Гаҗәп! Көннең матурлыгы таң калырлык. Көз үзе, ә тирә-якта никадәр ямь
, һава саф һәм тын. Сулан туярлык түгел. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. Җир йөзендә яшеллек котырып яши әле. Кояш кыздыра.
Карт шахтер Зиннәт, бөтен дөньясын онытып, яшь егетләрчә җиңел адымнар исләп атла
п бара.
— Менә бит!—дип, шатлык белән кабатлап ала ул вакыт-вакыт.
Менә шахта турысына килен җитте. Аны танырлык, түгел. Коперлар җимерелеп яталар. Яндырылга
н, шартлатылган шахта биналары, тимер, таш, көл өемнәре...
Зиннәт аларга карап:
— Эх!—дип үзгәрешсез шатлык белән елмайды. Зиннәтнең җитмеш яшьлек гомереннән кырык елын үзенә лаеклы бүләк итеп га
ди бу шахтаның шушындый кызганыч күренеше йөрәкләрне әрнетте, сызлатты инде. Ике ел диярлек вакыт (ничаклы зур һәм газаплы гомер!) монда немеплар масайды, кешеләрне асты, мәсхәрәләде, бөтен нәрсәне җимерде, яндырды. Алар бу шахталарны түгел, ә Зиннәтнең йөрәген яндырдылар.
— Менә бит! — дин, тагы
н бер тапкыр шатланып тирән сулыш алды ул. — Хәзер инде барсы да яңадан үзебезгә кайтты, бик тиз төзәтербез без аларны, һәм шуннан соң — тагып да күмерне «на гора!».
Шулай дип татлы хыялланды ул. Хыял гына идеме бу?

Әйе, аның үзе өчен ихтимал бу — хыял гына булып калыр. Чөнки ул бик карт инде, авыру карт ул. Күмер чыгарырлык хәле беткән инде аның. Сугыш алдыннан гына ул, картлык сәбәпле, пенсиягә чыккан иде. Ләкин һәркөнне шахтада маташты. Шахта — аның тормышы иде.. Немецлар аны әнә шул тормыштан мәхрүм иттеләр: немецлар чорындагы ике еллык җан һәм тән газабы аны аяктан ук екты... Ә менә хәзер ул яңадан шахтага кайту турында хыяллана. Бу — бөтен шахтерлар өчен уртак булган, иртәгә үк, юк, менә бүген үк, хәзер үк тормышка ашырылырга тиеш булган көчле омтылышның матур чагылышы иде.
Зиннәт карт бүген беренче тапкыр урыныннан күтәрелеп урамга чыкты. Аның улы Кызыл Армиядә. Аның шушы тирәдә сугышып йөргәнен ул
белә иде. Үзенең кадерле улын, Донбассны азат итүче, карт Зиннәтне тормышка кайтаручы сөекле батырын ул кичә көне буе көтте. Ә улы килеп чыкмады. Аның шушы тирәдә, шушы шәһәр өчен, шушы шахта өчен сугышканын таныш-белешләре үз күзләре белән күргәннәр иде бит. Менә-менә килеп чыгарга тиеш иде бит улл Юк. килмәде. Гаскәр алга үтеп китте инде, ә аның улы юк.
— «Улым, бәлки яралангандыр, егылып калгандыр... бәлки ул бәгырькәем шушында безнең әчеп үзенең башын куйгандыр»
дигән авыр уйларны да кичерен алды карт, һәм Зиннәт карт күтәрелеп чыгып китте. Карчыгының ай-ваена да карамалы. Улының язмышы турында үзенең авыр уйларын аңа белдермәде. Карчыгының зәгыйфь пороге мондый уйларны күтәрә алмастыр...
Ә Зиннәт хәзер инде үзендә бөтенесен күтәрерлек көч тапты. Моның өчен аңа бары тик бер сүз генә кирәк, бер генә сүз. Шуннан соң уң бөтенләй сәламәтләнеп тә, яшәреп тә китәр. Өметсез, авыр уйлар да инде ул чакта башка һич кенә дә кереп чыкмаслар. Көчле канатлы, якты өметле уйлар белән генә, яшәү мөмкинлегенә ирешер ул чакта Зиннәт карт.
Киң урам буйлата тигез атлап бер төркем кызылармеецлар бара. Зиннәт берничә минут кына булса да үз күзләренә ышанмыйча торды. О сугыш кайда сон? Тыныч кына атла
п бара торган кызылармеецларны күрергә күнекмәгән ул. Кичә генә әле монда дөньяны тетрәтеп туплар гөрселди, пулеметлар, автоматлар такылдый, кан коела, җаннар бирелә иде биг. Ә бүген...
— Бүген боз инде тыл... — дип үз алдына әйтеп куйды Зиннәт.
Кайдадыр, якында гына төсле, каты шартлау тавышлары яңгырап китте. Зиннәт карт бер генә секундка калтыранды. Шуннан сиңа турысына килен җиткән стройга таба ашкынды ул. Ләкин, тигез сафларның иң алдында ялгыз атлап баручы яшь кенә бер командир, барышын туктатмыйча гына, картны хәрбиләрчә сәламләде дә
, юлдан читкәрәк китәргә үтенде.
— Бер генә сүз кирәк миңа!
дип сорады Зиннәт һәм, җавап көтеп, алар белән бергә атлап китте.
— Шәйм
и! Шәйми! — дип кычкырды ул. Күзләре белән стройны йотты. Стройда Шәймигә ошаган егет тә күренмәде, исемен кычкырып дәшүгә җавап та килмәде.
— Бер генә сүз әйтегез миңа!
дип кабатлады ул. Ләкин командир, тешләрен ялтыратып мөлаем елмайды да, алга таба ишарәләп күрсәтте. «Алга барабыз, вакыт юк, түбәнчелек белән гафу үтенәбез, кадерле әткәй кеше» дигән сүзне аңлатырга теләде ул.
Строй кызу бара иде. Хәлсез Зиннәт карт алар артынанан өлгерә алмады.
Тротуарга чыкты. Хәрби кешегә дә, болай кешегә дә охшамаган, яки икесенә дә берьюлы охшаган, чуар киемле берәүгә бәрелде ул. Шунда алар икесе дә
, бер-берсенә гаҗәпләнебрәк карап, тукталып калдылар.
— Бер генә сүз!—диде Зиннәт карт һәм тотлыгып тукталып калды. Каядыр бик ашыгып бара торган бу озын буйлы кешене тагын да аптырата төшебрәк, күзләрен а
ңа текәде.
— Бер генә сүз булса рәхим ит, бабай, ә артыкка вакытым юк. Эш бик ашыгыч,— диде колакчын бүрекле, погонсыз шинельле кеше.
Зиннәт, кинәт каушап калуыннан чак кына тотлыга төшеп:
— Әйе
, бер генә сүз... — дип кабатлады. — Әйтегезче, бөтенләйгәме инде? Немецлар бирегә, Донбасска яңадан килмәсләрме?
Озын буйлы кеше, бик җитди һәм кыска гына итеп:
— Әйе
, бөтенләйгә инде хәзер, бабакай. Немецлар бу урамнарга моннан соң һич та аяк баса алмаслар, — диде дә, кызу атлап, үз юлына китеп барды.
— Эх! — диде Зиннәт, үзе туктаган урында басын калып. Ул
, әле генә китеп барган кешенең киң җилкәләренә һәм аңардан байтак инде алга киткән кызылармеецлар строена карап, бераз хәрәкәтсез калды, — Бер генә сүз, ә ничаклы көч һәм ышаныч бирә...
Аның карт күңеле тынычланып калды, башын күтәрә төшеп, күзләрен алга ташлады. Теге озын буйлы кеше күренми иде инде. Зиннәт карт аның кем икәнлеген белмичә калуына үкенә башлады. Көч һәм ышаныч бирә торган мопдый сүзләрне аңа якын һәм ышанычлы кешенең, бәхәссез үз кешәнең теленнән ишетергә кирәк иде. Зиннәтнең шушындый уйлары, хисләре бик аңлаешлы да, чөнки үткән ике ел эчендә монда кемнәр генә, нәрсәләр генә сөйләмәделәр. Тугрылыклы, хакыйкать сүзләре алтын хисабына йөрде монда.
— Исәнме
, Зиннәт бабай? — дип кемдер гаҗәпләнгән, шатланган, күтәренке тавыш белән дәште аңа шул минутта. Зиннәт, йокыдан сискәнеп уянгандай, башын күтәреп карады. Аның каршында электә рудком председателе булып эшләгән Василий Иванович Завражний басып тора иде. Зиннәт башта аны танымыйчарак торды. Шуннан соң кинәт:
— А! Син үзең бит бу! Исән ген
әме, Василий Иванович. Сезнең кайтуыгызны да күрәсе көннәр бар икән! дип, аны кочаклап ук алды. Завражний, кызыллар чигенгәндә, алар белән бергә көнчыгышка китеп барган иде. Менә хәзер ялтырап әйләнеп кайткан бит. Димәк... — Бер генә сүз!.. — диде Зиннәт. Ул хәзер Василий Ивановичтан йотлыгып-йотлыгып хәл-әхвәлләр сорашу кирәклеген дә онытып җибәрде.

Әйтче, бөтенләйгәме? Немецлар монда яңадан килен чыкмаслармы?
— Бөтенләйгә. Семьям белән үк кайттым мин
, әй! диде Завражний. — Немецларга капут инде, менә!—диде дә ул, эчке кесәләреннән ике китап алып күрсәтте.
— Тукта... Нәрсәләр бу синең?
Завражнийның, семьям белән ук әйләнеп кайттым, дигән сүзләре Зиннәткә нык кына тәэсир иттеләр. Ләкин бу сүзләр Василий
Ивановичның үзе өчен дә әле җитәрлек нык һәм тулы ышанычлы булып чыкмадылар түгелме соң? Сүзләрен раслау өчен дәлил итеп әнә ул нәрсәдер күрсәтә...
— Я әле
, бир әле, нәрсә ул?—дип Зиннәт китапларга таба сузылды.
— Юк, — диде Завражний
, китап тоткан кулларын бик тиз яшереп, — Булмый әлегә. Райкомда нибары икене генә бирделәр. Алда күп килер әле, ә хәзергә ике генә. Сталин докладлары, приказлары алар.
— Сталин!
Зиннәт, басын торган урынында сикереп үк китәргә теләгән иде. Бу исем а
ңа шул чаклы көчле һәм куанычлы тәэсир итте, ләкин картлык үзенекен итте. Ул шунда чүгәләп утырды. Шатлыклы дулкынланудан аның карт һәм хәлсез тез буыннары калтырап киттеләр. Ләкин ул Завражнийны җибәрмәде, аның пальто итәгенә ябышты, урамда уңайсыз дип тормады — аны да үз янына утыртырга теләде.
— Сталин! Сталин!
дип кабатлады Зиннәт, — Бир, бир... әйдә. Яныма утыр. Бергә... хәзер үк... Сталин!
Башта бераз каушабрак калган Завражний, Зиннәт картны бик тиз күтәреп алы
п, аякларына бастырды. Аны тынычландырырга тырышты.
— Менә шулай. Ярый, хуш әлегә, бабакай. Ой юк, әйдә бергә киттек. Мин бик ашыгам бит. Юлда сөйләшербез, — диде ул.
— Син нәрсә? Җүләрләнде
ңме әллә? Хәзер үк! Бир миңа Сталин китабын! Ике ел буе ишетмәдем бит мин аның сүзләрен... Бир, бир! дип, тынын чак алып, ләкин каты итеп әйтте Зиннәт.
Шулай да ул Завражний
ны тиз генә җиңә алмады, һич тә бирергә уйламый бит ул китапны. Нәрсә булган аңа?
Инде бераз хәл җыеп алган Зиннәт:
— Син нәрсә? — дип ачулана да башлады.— Акылыңдамы? Бир дигәч бир
, диләр. Нәкъ кирәге шул миңа.
— Ярамый, булдыра алмыйм. Зиннәт бабакай, әлегә ни бары ике генә бит. Үземнекеләрен дә өләшеп бетердем инде. Хәзер бөтен шахтабызга шул ике генә китап. Бүген кич шахтада җыелыш, митинг була. Анда бергәләп кычкырып уку оештырабыз. Кил шунда.
— Кичкә?—дип
, кычкырып җибәрде Зиннәт. — Аңа чаклы дөнья гомер бар бит әле. Нигә үртисең син мине?! Кичкә кадәр ничек чыдап торырга кирәк. Ике ел чыдадым инде. Җитәр!—дип, китапка сузылды.
— Аңла, бабакай, булдыра алмыйм. Син бер үзең, ә анда масса көтә. Бөтенебез өчен дә бик кыйммәтле китап бит ул.
— Син нәрсә?—д
иеп берни дә аңламыйча кабатлый башлады Зиннәт. Шул чакта ул китап тышындагы бәяне күрен алды.

— Бер сум? Мә, зинһар. — Ул кесәләрен актара башлады. Утыз сумлык акча чыгарып сузды. — Мә! Бир!
— Булмый.
— Мә!
Тагын илле сумлык бер акча чыгарып сузды. Болар аның, Ленин рәсеме төшерелгән кадерле акчалары иде. Немецлар әллә нинди яна акчалар чыгара башладылар монда. Башта совет акчалары да йөргән иде. Ләкин ул, ничаклы мохтаҗлык күрсә дә, акча дип түгел, ә бөек юлбашчы истәлеге итеп, аларны саклап калды. Аларны гомер буена сакларга теләгән иде ул. Ләкин менә хәзер...

— Мә, дим. Боларның кадерен беләсеңме син? Яңалары булыр әле миндә аларның, шүннан соң бәлки алыштырырбыз...
Завражний, аңламыйча, көлемсерәп җибәрде:
— Булмый!
дип елмаеп кабатлады ул.
Зиннәт карт үзенең хәлен шушы якын кешенең дә аңламавы, яки аңларга теләмәве өчен Завражнийга аның тыныч канлылыгына
,  «Булмый» дигән авыр сүзне дә елмаеп әйтүенә үпкәләде. Ул үзенең карт шахтер, ударник, стахановчы шахтер булганлыгын һәрвакыт горурлык белән искә ала, «Василий Иванович та моны онытмагандыр бит. Үзләре ничәмә тапкыр бүләкләгәннәрен әллә исенә төшерергәме?» дип тә уйлап алды. Бераз тынычланганнан соң, арыган, балаларча үпкәләгән тавыш белән, яңадан башлады:
— Ач кадерен тук белми шул... Үзегез укып рәхәтләнгәнсездер анда, тылда... Ә без монда... газаплану... ялган диңгезендә тончыгу...
Завражний, бу картка карап, тирән уйга, кичерешләргә чумды. Алар икесе дә
, кешеләр йөри торган бу урталыктан читкәрәк китеп, бөтенләй янган, шартлатылган бер өйнең калдык стенасына барып сөялделәр.
— Менә бит... сагынылган очрашу... сөйләшәсе иде... — дип
, әкрен тавыш белән башлан җибәрде Завражний. — Ике елдан соң гына очраштык. Хәл-әхвәл... бала-чагалар... Аңлыйм мин сине... Ярый, утырып бер сөйләшербез әле... Әйдә безгә.
— Бир!
диде Зиннәт, тирән эчтән көчле булып чыккан тавыш белән. — Бир! Бер генә сүз. Яңгырасын Сталинымның сүзләре минем колакларымда. Ике ел бит... Сез анда шәт аның үз тавышын да ишеткәнсездер. Ә без... Сөйләп тә бетәрлек түгел безнең хәлләрне, туганкай...
Зиннәтнең көчсез булып калган күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага башлады. Тавышы тагын да калтыраныбрак китте аның. Тамагы тыгылды. Ике ел буе ниндидер могҗиза белән генә түгелеп бетмичә калган күз яшьләре аның саргылт битендәге эре, куе җыерчыкларны мул итеп юа башладылар. Балаларча борнын тарткалады ул.
Хәлсезләнеп калын, тагын да чүгәләде. Үпың ертык чалбарыннан ялангач тез башлары ялтырап чыкканын Завражнни шунда беренче тапкыр күрен алды. Бу юлы. тирән тәэсирләнгән Завражнни да Зиннәт карт белән янәшәгә утырды. Яулыгын чыгарып, картның күз яш
ьләрен сөртте ул. Үзе дә, көчле дулкынланудан елап җибәргәндәй булды. Бу тугрылыклы совет карты йөзендә ул безнең кешеләребезнен ике ел буе немецлар табаны астында ничек җәфа чиккәнлекләрен, коточкыч җан-тән газабы кичергәнлекләрен тулысынча күз алдына китереп бастырды...
Элек сәгатен чыгарып карады ул. Кич билгеләнгән җыелышка өлгерерлек вакыт бар иде әле. Завражнпй бу искиткеч кадерле китапның берсен куенына яшереп, икенчесен кулына алды. Зиннәт карт та үзенең хәлсез, ябык, кан тамырлары бүртелеп торган кулларын бу изге китапка сузды. Кат-кат сыйпады ул аны. Китапның беренче битен ачып җибәрделәр. Аларның күз алдына юлбашчының рәсеме килеп басты. Карт шахтер аны үбәргә сузылды.
Чын йөрәктән дулкынланып чыккай тавыш белән, ул:
— Менә без
нең коткаручыбыз, — диде. — Авыр минутларда без аның исемен кабатладык, җиңел булып китә, җан рәхәте ала идек ул чакларда. Улым Шәйми безнең өчен аның исеме белән атакага ташлангандыр... Бәлки ул аның исемен соңгы тапкыр әйтеп җан биргәндер.
Бу бөек кешене хәзер Зиннәт үзе белән янәшәдә итеп тойды. А
ның сүзләрен дә ишетте ул.
— Барлык кирәк нәрсәләр, барлык эзләнгәннәр табылды. Аның сүзләре кирәк иде миңа. Ике ел буе ишетелмәгән, зарыгып көтелгән сүзләр.
Зиннәт, калтыранган куллары белән, кесәсеннән күзлеген чыгарды. Аны чандыр булып калган зур борыны өстенә куйды да
, җепләре белән колакларына беркетте. Кинәт искиткеч куәт алган зур күзләрен тылсымлы булып тоелган хәрефләргә текәде.
Сүзләр, гади һәм бөек сүзләр, гадел һәм изге кешенең ялкынлы, ышанычлы сүзләре шунда, китап битләрендә, үз-үзеннән җанланып, бөтен тирә-якка көчле яңгырый башладылар төсле тоелды.
Йотлыгып, үз алдына гына укый башлады Зиннәт карт. Башта хәрәкәтсез булган иреннәр һаман-һаман җитезрәк кыймылдый бардылар. Авыз ачылды, тел дә хәрәкәткә килә башлады. Бу бөек хакыйкать сүзләре кешегә ничаклы көч, дәрт, ышаныч бирәләр.
Үзе дә сизмәстән, күтәрелә башлады карт. Бөтенләй сихерләнгән сыман булып, Зиннәттән күзен алмаучы Завражний, аңа булышырга теләгән иде. Ләкин Зиннәт карт бу минутларда үзен бик нык һәм көчле с
изде һәм җитезлек белән аяк үрә басты. Күзләр шәп ялкыннар чәчеп, тавышын һаман күтәрә барын, кулларын болгый-болгый, кычкырып укуын дәвам итте ул.
Завражний сәгатенә карады.
Ике сәгать вакыт үтеп киткән иде инде.
Китапның ахыргы бите ачылды.
— Безнең җиңүебез өчен алга!
Бу сүзләргә кушылып көчле «ура» тавышлары яңгырап киттеләр.
Кайдан килә бу шатлыклы тавыш, чиксез куәт яңгыравы?
Зиннәт карт башын күтәрде. Аның алдында — бөтен урамны шыгырым тутырган халык төркеме, тирән дулкынланып, «ура» кычкыра, бүрекләрен югарыга чөяләр, бер-берләрен кочаклыйлар, шау-гөр киләләр иде.
Без бөтенләйгә азат!— дип кычкырдылар алар.
Тулысынча канәгатьләнгән Зиннәт, хәзер инде һичбер нәрсәгә исе китмәстән, бу хәлне бик табигый табып, башын тагып да югарырак күтәрде. Җаны-тәне белән бу халык диңгезенә кушылып китте ул.
Тирән итеп, рәхәт сулый башлады.

Ә һава шундый саф, шундый тәмле! — сулап туярлык түгел. Көзгә һич тә охшамаган матур, җылы сентябрь көне иде бу, Донбассның якты кояшлы, ямьле, яңа язы иде бу.