АВЫЛДА ӘДӘБИЯТ КИЧӘЛӘРЕ
Әдәбият — элек-электән үзен пропагандалауга мохтаҗ булып килде. Әдәбиятның якты һәм шатлыклы күренешләре, әгәр дә алар тиешенчә пропагандаланып җитмәсәләр, үзләренең тәэсир итү көчләрен ахырына чаклы ачып җиткермичә, ярты юлда сүнеп калырга мөмкин. Мондый кабынып җитмичә сүнеп калуларның күңелсез үрнәкләрен әдәбият тарихыннан күпләп-күпләп китерергә була.
Әдәбиятны пропагандалауда, беренчедән, әдәби тәнкыйть гаять көчле роль уйнаса, икенчедән, язучыларның үзләре, аларның укучылар белән аралашулары, аралаша белү осталыклары зур гына этәргеч була ала. Моны шулай ук әдәбият тарихыннан китерелгән күп кенә дәлилләр белән расларга була. Пушкин, Лермонтовлар үзләренең укучылары белән үрелеп яшәүдә якты традицияләр тудырып калдырдылар. Совет әдәбиятының иң талантлы вәкилләреннән берсе В. Маяковский үзенең шигъриятен халыкка үз иңенә бастырып алып керде.
Шулай ук безнең татар әдәбиятыннан да мондый мисалларны байтак кына китерергә була. Габдулла Тукай үз чорының язучылары белән җанлы бәйләнештә булган шагыйрь. Ул әдәбият кичәләрендә үз әсәрләрен сәхнәдән еш укыган. Галиәсгар Камал абзый үз әсәрләрен үзе сәхнәдә уйнап үскән драматург. Фатих Әмирхан үзенең укучылары белән органик рәвештә үрелеп яши, укучы яшьләр — гимназистлар, гимназисткалар, бу соңгыларның уку һәм яңару процессы Фатих Әмирханның ябучылык хезмәте белән тыгыз бәйләнештә була, алар бер-берсенә мәгънәви азык биреп үсәләр.
Татар совет поэзиясенең иң күренекле шагыйрьләреннән булган Такташ, үзенең яңгыраулы һәм якты даны өчен, шактый зур дәрәҗәдә, үзенең халыкчанлыгына, халык арасына керә белү сәләтенә бурычлы. «Җир уллары» трагедиясе язылгач, аның беренче тапкыр сәхнәгә куелышында Такташның үзе катнашуы, беренче рольне үзе уйнаыы моны раслаучы матур бер дәлил булып тора. Шуның өчен булса кирәк, без Такташ мәрхүмне сагынып искә алган минутларда, аның иң яхшы итеп яза белү таланты белән берлектә, аны һаман сәхнәдә, эстрадада баскан хәлендә күз алдына китерәбез. Менә ул чыга, башын чайкап, ефәк, чәчен артка сөрлектереп җибәрә, залда утыручы халыкка карап, мөлаем гына бер елмаеп ала һәм әкрен генә, җан гына аккан хәтфә тавыш белән үзенең шигырьләрен сөйли башлый...
Дөресен әйтергә кирәк, революциядән соңгы беренче ун еллыкта, Такташ мәрхүм гөрләп чәчәк аткан елларда, Кутуй зур тавыш белән шаулап «Аттылар»ны сөйләп йөргән чакта — без әле ул вакытта сәнгать бакчасының хуш исеннән бары тик исереп кенә норм торган идек — әдәбият кичәләре еш уздырыла, җанлы була иде. Мәдәният йорты дип атала торган йортта, яки Комклубта атна саен җыелып, теге яки бу әдәби темага тирләп-пешеп сүз көрәштерүләрне генә алып карыйк. Шуның янына тагын шау-шулы Татрабфакта, Педтехникумда, Вахитов мәктәбе залларында уздырылган кызыклы әдәби кичәләрне китерергә була. Шул шау-шулар арасыннан без энҗе бөртеге төсле булып ялтыраган әдәби хакыйкатьләрне табарга өйрәндек. Кайнар бәхәсләр бездә фикер йөртү сәләтен киңәйтте, тәнкыйть карашы тудырды. Әйтеп тә торасы юк, җанлы иде! Кызыклы иде!
Шуннан соң без кинәт үсеп киттек дип әйтимме, ничек кенә булмасын, кинәт артык «акыллыланып» киттек, барыбыз да кабинетларга бикләнергә, профессиональ кеше, булырга ашыктык. Моның күңелсез нәтиҗәләре үзләрен озак көттермәделәр, җанлы укучы, белән күзгә күз очрашып һәм иҗатны тикшереп яшәмәүнең бәласе буларак, аерым кешеләр кабинетта өлгергән боз төсле салкын әсәрләр тупырдата башладылар. Әдәбият кешеләренең чикләнгән кастага әйләнә башлау куркынычы килеп басты һәм, мин әйтер идем, әгәр мәсьәләгә айнык күз белән карап, үзебезнең мүкләнгән якларыбызны халык, акылының якты нурында тотып көйдермәсәк, бу куркыныч әле хәзер дә бетеп җиткәне юк.
Әдәбиятны киң халык массасы эченә алып керергә кирәк. Бу эштә, тәнкыйтьтән башка тагын язучы үзе, матур әдәбиятның аерым үрнәкләрен сөйләүче эстрада артистлары, тел-әдәбият укытучылары гаять зур эшләр эшли алалар. Соңгы вакытта авылларда әдәбият, сәнгать кичәләре уздыру буенча Язучылар Союзында, Татарстан Дәүләт Филармониясе белән берлектә, кайбер матур башлангычлар ясала башлады. Буа районында Мирсәй Әмир берничә әдәби кичә уздырды. Драматург Нәкый Исәнбәт, Филармония бригадасы составында катнашып, берничә районда музыкаль-әдәби кичәләр уздырып, күп кенә файдалы эш эшләп кайтты. Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Гомәр Разин, Гази Кашшаф, Шәриф Рахманкулов, Әнәс Камал һ. б. иптәшләр — төрлесе төрле районда шушы бер эшне үткәреп йөрделәр. Шулай ук мин үзем дә кайбер тәҗрибәләрем белән бүлешеп китә алам.
Филармония артисты, мәзәк сүз остасы Фәйзи Юсупов белән икәү генә чыгып китәргә хәзерләнгәч һәм авылга алып бара торган күчтәнәчебез дә әдәбият кына булгач, дуслардай кайберәүләр, безнең өчен бераз хафага да төштеләр. «Икәү генә җырып чыга алырсызмы?», «Халыкны коры әдәбият белән генә канәгатьләндерә алырсызмы икән?», «Әдәбиятка ярдәмгә берәр биюче яки җырчы алып чыгарга кирәк иде» дигән киңәшләр бирүчеләр булгаламады түгел. Ләкин без эшли белеп эшләгәндә, әдәбиятның «коры булмаганлыгына», аның үзен аклаячагына һәм халыкның аны хөрмәт белән каршы алачагына нык ышанган идек. Шуның янына тагын безнең үз эшебезне яратуыбыз да көчле иде. Без әдәбиятны саф килеш, стильле хәлендә, үзенчәлеге белән алып барырга булдык.
— «Ничек каршы алырлар?»
— «Тыңлата алырбызмы, юкмы?»
Дөресен әйтергә кирәк, бу сораулар баштарак, безнең үзебезне дә эчтән нык кына борчыдылар. Ләкин афишалар басылган, күңел кузгалган, сүз сәнгатенең, әдәбиятның көченә иманыбыз камиль, калганы бөтенесе безнең өстә, дип без сәфәр чыгып киттек. Филармониянең планы буенча, без җиде-сигез районны йөреп чыгарга, күбесенчә, зурырак авылларда, район үзәкләрендә генә булырга тиеш идек, ләкин эшли башлагач, ай ярымлык вакыт эчендә ул чаклы районны йөреп чыгу мөмкин булмады. Районга килеп төшеп үзебезнең әдәби кичәләрне күрсәтә башлау белән, безне районның теге авылына да, бу авылына да «йолкырга» тотыналар иде, ә без бары тик Фатих белән Фәйзи генә идек, без халыкның әдәбиятны яратуыннан туган басымына чыдый алмадык, куелган вакыт эчендә бары тик өч районны гына тулысы белән тәэмин итә алдык. Ютазы, Тымытык, Әлмәт районнарыннан һәм Сарман районының берничә авылыннан узган маршрут буенча йөреп, без барлыгы 37 әдәби кичә уздырдык, байтак кына урта һәм тулы булмаган урта мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар беләк очрашулар ясап, әдәби бессдалар үткәрдек, үзебезне « тыңлаттык, үзебез тыңладык, МТСларда, төзәлеп ята торган тракторлар өстенә менеп, матур әдәбиятның кайнар сүзен халыкка җиткердек, һәм, безнең өчен иң әһәмиятлеге, үзебез халыкның күзенә карадык. Сугыш чорының авыр мәшәкатьләрен һәм мәхрүмлекләрен җиңеп, хуҗалыкны алга алып баручы батыр халкыбызның эчендә тугай яңа дәртләрне, яңа краскаларны, яңа тойгыларны өйрәндек һәм, ничек кенә булмасын, кайда гына булмасын, бер нәрсә безне бик нык рухландырды — халык әдәбиятны ярата, аны тудыручыларны хөрмәт итә, халык әдәбиятта үзенең уйлары, өметләре, кичерешләре һәм көрәше чагылганны көтә. Безнең кайбер «акыллы башлы» тәнкыйтьчеләребез уйлаганча, әллә нинди «проблематик» фасоннарга кертеп түгел, ачык итеп, якты итеп, барыннан да элек, художестволы итеп, матур итеп, укырга кызыклы итеп чагылдырганны көтә. Нинди генә оста «проблематик» мәсьәләләр куелып, туларның биеклегеннән, яки туларның өстеннән, яки туларның астыннан чыгып язылмасын, язылган әйбер кызыклы булмаса, халыкның хөкеме каты һәм катгый: халык аны бары тик кабул гына итми!
Уздырылган 37 әдәби кичәдән соң бер гомуми нәтиҗәгә килдек без: әдәбият кичәләре үзләрен үзләре тулысы белән аклый алалар, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләренә иярчен итеп чыгаруның һәм тышкы, сәхнә эффектлары алдында «көл итеп» калдыруның һич тә хаҗәте юк. Киресенчә, әнә шундый «арада кысылып» барган әдәбият башка концерт номерлары янында боегып кала, үзен бөтен җитдилеге һәм нюанслары белән күрсәтә алмый.
Ләкин әдәби кичәләрне билгеле бер конкрет теләккә буйсындырып, әсәрләрне шул теләккә туры килә торган итеп сайлап бирә белмәсәң, кул астына нәрсә эләкте шуны сөйләп яки укый йөри башласаң, ул вакытта әдәби кичәләр шулай ук тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкиннәр. Шуның өчен киләчәктә авылларга әдәби бригадалар чыгарганда ул турыда алдан ук уйланырга, әдәби кичәләрнең төп максатларын алдан ук ачык билгеләп чыгарырга кирәк.
Бу урында без шулай ук үз тәҗрибәбездән чыгып кайбер нәрсәләр әйтеп китә алабыз. Чыгып китүебезнең ашыгыч булуы аркасында, без репертуар мәсьәләсендә тиешенчә уйлап җитмичә, кайсыбыз нәрсәне тиешле танса, шуны алып чыккан идек, ләкин тормый үзе бик тиз арада коррективларын кертте, без эш арасында программабызны аерым бор конкрет теләкләргә буйсындырыл корырга тиешле булдык. Ана телен пропагандалау, әдәбиятта булган һәм тыңлаучыда билгеле бер эстетик зәвык тудыра ала торган аерым әсәрләр белән киң укучылар массасын таныштыру, ниһаять, фашизмга каршы политик сатира — без уздырып йөргән әдәби кичәләрнең әйдәүче төп мотивлары әнә шулар булдылар. Программаны алып баручы Фәйзинең беренче булып эстрадага чыгып, күркәм тавыш белән:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син, туган тел аркылы, дип аккорд бирүеннән алып,
«Ярый, иптәшләр! шушының белән безнең әдәби кичәбез тәмам. Сезгә хәерле йокы, хәерле иртә, ә иртәсен сызганып эшкә!» дигән соңгы саубуллашу нидасына чаклы барсы да әнә шул төп теләкләргә буйсындырылган иде.
Үзеңнең әйтер сүзең булса һәм бу әйтелә торган сүзгә җан салып, йөрәк салып әйтсәң, халык сине ярым сүздән үк аңлый, ул синең артыңнан илереп китә һәм үзе дә сиңа булган мөнәсәбәтен җылы итеп күрсәтергә, якып булырга тырыша. Кайбер мәктәпләрдә, күңелле генә узган кичәдән соң кабынып киткән һәм тиз генә сүрелә алмаган укучылар, укытучы абыйлары-аналары белән берлектә, демонстрация төсендә безне урамга чаклы озата чыгып, кул болгап саубуллашып калдылар. Аннары тагын халык белән шыгырым тулгап залларның, көнбагыш кыры төсле, тирбәлеп торуларын күз алдымда тотам мин. Ничаклы хөрмәт, ничаклы эчкерсезлек, ничаклы сусау яна ул күзләрдә!
Безнең халкыбызда әдәбиятка хөрмәт искиткеч зур, ул безнең яңа әсәрләребезне көтә, яши торган, чакыра торган, җанлы, дәртле әсәрләр көтә ул бездән. Безнең бурыч: иң элек тудыру, аннары халыкка алып керә белү. Җиңел түгел, әлбәттә, ләкин затлы һәм хөрмәтле эш бу!