Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛАР ӨЧӘҮ ИДЕ

ИБРАЙ ГАЗИ
I (Хикәя)

Лейтенант Сөләйманов өеннән хат алды. Кырык кул аша үтеп, таушалып, буялып, укылып беткән булса да, өйдәгеләрнең күңел жилысын түкми-чәчми китереп җиткергән иде Ул.

Хат дип атала торган гади кәгазь кисәге, мең рәхмәт сиңа! Солдат сине дүрт күз белән көтә. Аның өчен син һәрвакыт кадерле кунак. Әйдүк, түргә уз...

Шулай. Сөләйманов хат алды. Зәңгәр конвертны кабаланып ертты да, тыеп булмый торган ашкыну белән бер тапкыр күз йөгертеп чыкты. Шуннан соң ашыкмыйча гына өр-яңадан укырга тотынды. Шул минуттан башлап ул инде биредә юк иде. Хәер ул хатыны һәм биш яшьлек улы белән, «чәүләп, биредән еракта-еракта, Идел тауларына сыенып утырган бер татар авылында йөри иде. Хатның җылы сүзләре солдатның каты күңелен эретеп җибәрделәр. Күпмедер, ул яңадан «иске» Сөләймановка, бала атасына, иргә әйләнеп, өстендәге яшел гимнастеркасын, җилкәсендәге погоннарын, аягындагы авыр итекләрен онытты.

... Аның беренче яшьлеге шушы авылда узган иде. Ул шушында укытты, булачак хатыны белән дә шушында танышты, шушы айда ук өйләнде дә, улы да шушында туды. Шулай итеп, кайчандыр бөтенләй чит-ят авыл аңа якын да, кадерле дә булып китте. Ул шушы авылдан соңгы тапкыр чыгып киткәннән бирле байтак су аккан булса да, бөтенесен дә бүгенге кебек хәтерли иде. Улы белән икәүләп, иртән иртүк торып, яңа яуган кар өстендәге куян эзе буйлап, ындыр артындагы урманлыкта таба чыгып китүләре: ул арада аналарының мич үрләтеп калуы, күңелле боргаланып ак төтен күтәрелүе; кайткан чакта, ындырга тычкан тотарга барган мәче эзенә ияреп кайтулары, өч яшьлек баланың, юл буенча өзлексез тыкылдап, күзенә очраган барлык нәрсә турында энәсеннән җебенә хәтле сорашып баруы; ә үзенең исә, мәктәптә дәрес биргән тон белән: «куянның өе — урманда, мәченең өе — безнең өйдә» — дип улына аңлатып кайтуы; йөрәкне бер үк вакытта әрнетә дә, рәхәтләндерә дә торган шушы татлы истәлекләр Сөләймановның куныснә тәмам хуҗа булып алдылар.

Фикер җебе, бер вакыйгадан икенчесенә сузылып, йөрәккә сеңеп калган аерылу минутларына килеп тоташты. Җәйге матур иртәләрнең берендә, аркасына ак капчык асып, өеннән бөтенләйгә чыгып киткәндә, «Я, хушыгыз инде...» дип, соңгы тапкыр улын, хатынын үбүе; шул вакыт, тавышы калтыранып китеп, күз яшьләрен чак-чак кына тыеп калуы: аннан соң күздән югалганчы аналы-уллы кул болган калулары, — бөтенесе дә, бөтенесе дә искә төшеп, Сөләймановның күңелен телгәли башлады. Бу минутта аның күңелендә солдатның тамчысы да калмаган иде. Күңеле нечкәреп, «җебеп» китүдән ул хәтта үзе дә уңайсызланып куйды. Аның хикәяләр дә укыганы бар: андагы сугышчылар шундый каты күңелле булып калыр — хәтта үлем астына кергәндә дә ник кенә бер мускуллары калтырасын. Сәләйманов, ике ел инде сугыш кырын таптан, үлем белән күзгә-күз очрашып, чак кына аның салкын чагына эләкмичә калган вакытлары булды...

Солдат өчен ояттыр инде бу. Ләкин шундый, әлеге хикәяләрдәге кебек таш кешеләр чынлап та булалар микән? Әллә аларны язучылар үзләре генә уйлап чыгаралармы?

Хат аны шундый дулкынландырды, ул ишек какканны да ишетми калды.

— Иптәш лейтенант! — дигән тавышка сискәнеп китеп, борылып караса, ишек төбендә честь биреп, связной кызылармеец басыптора иде.

Иптәш лейтенант, сезне майор Глушенко чакырды.

— Яхшы, хәзер, — диде Сөләймапов.

Тиз генә киенде дә, караңгы, салкын өйалдына чыгып китте. Бу минутта ул яңадан солдат иде инде. Күңеленең ерак почмагыннан берничә минутка гына калкын чыгып, тойгыларны нечкәртеп җибәргән икенче дөнья тагын үз почмагына кереп посты. Күңел түренә яңадан «бу дөнья» — солдат дөньясы, каты күңелләр дөньясы менеп утырды.

Украинаның зәңгәр сатин төсле күгендә җемелдәп торган Җидегән йолдызның койрыгына күтәрелеп карагач, «Уһу, вакыт инде шактый икән» — дип, ул урам буйлап тиз-тиз атлап китте. Ашыгыч адымнар астында язгы боз кристаллары шыгырдап ватылалар; офыкта, әлләни ерак та түгел, зенитка снарядлары; алтын чылбыр шикелле тезелешеп, йолдызларга таба менәләр, прожектор кайчысы зәңгәр күкне тураклый, — кайдадыр, якындарак кына, фриц оча иде ахрысы.

«Ай хәзер соң калка ахры» дип, Сөләйманов тагын бер күтәрелеп карамакчы иде дә, ике ай арасы икәне хәтеренә төште. Якын кара көйгән йортлар арасында бер ялгызы ничектер исән калган чүлмәк башлы өйнең капкасыннан килеп кергәндә, зениткалар якын гына дөпелдәтә башладылар.

Саран яктыртылган бүлмә эчендә майор Глущенко белән берничә офицер ындыр табагы хәтле карта өстенә иелгәннәр.

— Сезнең чакыруыгыз буенча, лейтенант Сөләйманов, — дип, сүзләрне чатнатып әйтеп күрешкәч, Глущенко, чал чәчле, карчыга борынлы, бөтен хәрәкәтеннән энергия ташын тора торган чын мәгънәсендә хәрби кеше, Сөләймановны өстәл янына чакырды һәм «Менә шушы егет инде ул» — дип, Сөләймановка таныш булмаган берничә офицерны аның белән таныштырды. Тегеләр: «Яле, карап карыйк әле синең егетеңне» — дигәндәй, аны баштанаяк тикшерен чыктылар да, тагын карта өстенә иелделәр. Ят кешеләрнең үткен карашлары астында уңайсызланып, «Күрәсең, берәр задание бирмәкче булалардыр»—дип уйлады Сөләйманов һәм ялгышмады.
Глущенко, бүлмәдәге офицерларны бер күздән кичерде дә, Сөләймановка ишарәләп,

— Килегез бирегә, — диде, һәм, кызыл карандаш белән картага төртә-төртә:

— Биредә, биредә, күрәсезме, шоссе юллары. Алар менә биредә килеп кушылалар. Так. Монда күпер. Менә шул күперне...

— Миналарга?—диде Сөләйманов.

— Юк, шартлатырга, һәм моны яңа ай туганга кадәр эшләргә кирәк. Барырсыз — өчәү. Җитәр бит? Кемнәрне алып барырсыз — ансы сезнең ихтыярда. Ә хәзергә барыгыз, уйлагыз, иртәгә керерсез. Мин сезне артык тотмыйм.
Сөләйма
нов, кырт борылып, чыгып китте. Бүлмәдәгеләрнең күзләре аны озатып калдылар. Караңгы өйалдың үткәч, шыгырдавык баскыч буйлап йөгереп төште дә, урам уртасына килеп чыкты.

Шулкадәр кинәт. Әле яңа гына улы, хатыны, тычкан тотарга барган мәче, морҗадан күтәрелгән төтен турындагы тәмле уйлар белән тулы булган кешегә караңгы төн, ят юл, дәһшәтле дошман тылы турында уйларга кирәк булды. Бер төрле уйлар дөньясыннан бөтенләй икенче уйлар дөньясына, күктән җиргә сикергән шикелле, сикерергә туры килгәндә, кемнең генә күңеле дулкынланмас икән, Сөләйманов никадәр генә үзен тыярга тырышмасын, аның йөрәге ешрак тибә башлады: һәр куркыныч алдыннан ул шушындый бер хәл кичереп ала иде. «Первлар элекке шикелле түгел, таушалганнар, дип аңлата иде ул моны. Фактка бераз ияләшкәч, күңел үз урынына утырачак, нервлар тынычланачак, тик салкын акыл гына үз эшен дәвам итәчәк...

Сөләйманов сизми дә бара икән, баш өстендә үк зенит снарядлары лып-лып ярылалар имеш. Снаряд валчыкларыннан саклану өчен, урам кырыена чыгып, калдык йортларга ышыклана-ышыклана, ул әкрен генә кайта бирде.

Кайта һәм уйлый иде ул: кемнәрне алып барырга соң? Күңелдән байтак сайлап баргач, ул ике украин егетенә туктады. Аның берсе, Конопко, аз сүзле, көне белән бөтенләй сөйләшми торган бер егет иде. Соңгы тапкыр җаваплы операциягә барган чакта, ул үзен бик яхшы яктан күрсәтеп өлгергән иде. Икенчесе, Пеплюйко, шулай ук украин егете, барлык кешеләр кебек, сөйләшә дә, көлешә дә, туры килгәндә, җилле генә сугыша да белә иде. Гәрчә бераз яшьрәк һәм яшелрәк булса да, Сөләймановның уйлавынча, икеләнмичә алып барырга ярый торган малай иде ул. Шушы ике егеткә күңел беркетеп, үз квартирасы турысында урамны аркылы кисеп чыга башлады.
Фриц әле китмәгән. Зенит снарядлары шыелдап очалар. Ара-тирә һава дер селкенеп куя
, — күрәсең, вокзал тирәсенә ташлый иде бугай.

Үзенең шыр ялангач бүлмәсенә кайтып кергәч. Сөләймановның күңелен яңадан хат биләп алды. Гадәттә ул өйдән килгән хатны ике тапкыр да, өч тапкыр да укый торган иде. Ләкин хәзер инде яңадан хатка орынасы килмәде аның. Хат ул бөтенләй «башка дөньям хәзер «башка дөньяны» кузгатмый торганың яхшы. Күңелнең бер читендә сүнәр-сүнмәс кенә булып, өметләндереп тик яши бирсен шунда. Хәзер «бу дөнья» турында, караңгы төннәр, миналар, дәһшәтләр дөньясы турында уйларга кирәк иде. Ләкин ни өчендер «бу дөнья» турында да уйлыйсы килмәде аның бүген. Күңел, бер мәсьәләдән икенчесенә сикереп, аңлаешеыз бер борчылу белән борчыла иде.
Армиягә килеп, беренче тапкыр сугышка керү алдыннан ул: «Берәр авыр минутта ихтыярсыз куркып калып, хурлыкка төшмәсәм генә ярар иде» дип, шикләнеп йөргән иде. Шуңа күрә беренче сугышта ул үзен «артык» кыю тотып, өлкән командирларын «шаккатырган» иде. Ләкин аның хәлен бик тиз сизеп алып, андый башсыз кыюлыкның чын кыюлык түгеллеген аңа шул вакытта ук әйткәннәр иде. Хәзер, ике ел сугышканнан сон, ул инде «кисәк куркып калудан» шикләнми иде. Ләкин вакыт-вакыт, бигрәк тә ут астына килеп кергәнгә кадәр, «иске Сөләйманов» каяндыр калкып килеп чыккалый иде әле.

Аның фикерләрен бүлеп, өй эче кинәт дер селкенеп, ишек ачылып китте. Фриц якын гына ташлады, булса кирәк. Сөләйманов урыныннан торып: «Каныкты бит, чукынмыш» — дип, ишекне япты да, яңадан шартлау ишетелмәгәч, тагын урынына барып ятты. Ул, үзен көчләп, юл михнәте турында, шартлатылырга тиеш күпер турында, үзе белән «дошман авызына» керәчәк егетләр турында уйларга тырышып караса да, бернәрсә дә барып чыкмады. Бер ун минутлап үзен азаплап яткач, тәмам арып, «Ой баргач күз күрер әле, барыбер син дигәнчә булмый ул», дип, бөтенесенә кул селтәп, бүгенгә йокларга карар итте. Әчетә башлаган күзләрен йомып, «бер, ике, өч...» дип, унга кадәр барып җиткәндә, ул инде тигез генә мышнап йокыга да китте.
Иртәгесен, язгы кояш нурлары белән балкып торган җылы урамга килеп чыккач, а
ңа үзенең тар, караңгы бүлмәсендә кичә башын ваткан уйлары бөтенләй әһәмиятсез һәм ниндидер ят булып тоелдылар. Бүген аның күңеле тыныч, башы, яңгырдан соңгы һава шикелле, саф иде. Башта ул үзе белән барачак егетләр янына кереп чыкты. Кыска сүзле Коненко «Есть!»тән бүтән берни дә әйтмәде, һәм аның караңгы чыраенда бер тамчы үзгәреш күренмәде. Пеплюйко исә, эре, ак тешләрен балкытып: «За вами я хочу к бису на рога!» дисә дә, аның яшькелт күзләрендә ачыктан-ачык каушау чагылды.
Аннан соң ул майор Глущенко янына кереп, маршрут турында, кайчан чыгып китү турында сөйләште, үзе белән кемнәрне алын барырга уйлавын әйтте.

— Ашыгып сайламадыңмы?—диде Глущенко. Сөләйманов ашыкмавын әйткәч,

— Үзең белән барасы, үзең белә торгансың,— дип, бөтен җаваплылыкны Сөләйманов өстенә ташлагандай итте һәм шуның белән ул Сөләймановны тагын бер генә кат түгел, ә берничә кат уйларга мәҗбүр итә иде.

Уйлап караулар үзгәреш кертә алмадылар. Хәзер инде бергәләп маршрутны өйрәнәсе калды. Шуннан соң, автоматларын алып, шартлаткыч әйберләрне аркага йөкләп, тәвәккәлләргә дә була иде.

Бөтенесе дә җиде кат үлчәнеп, юлга гына чыгын китәсе калгач, караңгы тәннәрнең берендә алар фронт сызыгын кичтеләр. Майорның ышанычлысы аларны озата барды.

— Ягез, дусларым, хәерле юл!—дип, берәм-берәм өчесен дә кочаклап үпте дә, Сөләймановның аркасыннан кагып,

— Исән-сау әГкГәпсп кайтыгыз!—диде.

Аңа шушы чокырдан ары барырга рөхсәт ителмәгән иде. Алда, астарак — елга бозы, ә аның аръягында дошманның мина кыры иде.

Озата килүче төн кочагына кереп югалырга да өлгермәде, өч кеше чокыр эчләп елга буена төштеләр дә, үткән елгы коры камышлар эченә кереп югалдылар. Төн яктырак булып, алар артыннан кем дә булса берәү күзәтеп торса, бераздан соң өч күләгәнең елга буйлап шыпырт кына китеп барганын күреп калыр иде.

... Ләкин егетләрнең бәхете басмады. Көньяк табигатенең начар гадәтенчә, кинәт җил чыгып, ике яр арасында айкалып йөри башлады. Әйтерсең лә ул яр буе камышлары эчендә генә посып яткан да, юлсыз җирдән вакытсыз үтеп баручы, өч ят кешене күреп, аларның юлын кисәргә чыккан. Колак төбендә
әче сызгырып, уфылдап, егетләрнең күкрәкләренә китереп суга, аякларына килеп сырыла, кылчык шикелле үткен ярманы битләренә бәреп, күз ачарга ирек бирми иде.
— Во закрутило, шоб т
ебя—дип, Пеплюйко сүгенеп кунды. Коненко белән алар икәү, аркаларындагы авыр йөкләрен тырпайтып, арттан баралар, ә Сөләйманов, бөтен гәүдәсе белән алга сөрлегеп, су ярып барган шикелле, җилне ертып алдан бара иде.
Җилнең булуы бер караганда яхшы да иде, чөнки дошман аяк тавышын ишетми. Икенчедән, начар да, чөнки син дә җил сызгыруыннан башка бернәрсә дә ишетмисең. Күзгә төртсәң
, күренмәслек мондый караңгы төндә, дошманның нәкъ кочагына барып керүең дә бик мөмкин иде.

Җил ялгыз йөрми — аның юлдашы да була. Озакламый, җепшек кар ява башлады. Бераздан соң кар салкын яңгырга әйләнеп, аяк асты бозланды, таймыйча атлау — торган саен авырая барды.

...Башлап Неплюйко егылды. Ул үзенен «шоб тебя бис»ен мыгырдап, сикереп торган гына иде, Сөләйманов бөтен авырлыгы белән гөрселдәп барыл төште. Ул бик уңайсыз егылган иде, күрәсең үзе генә тора да алмады. Аны торгызырга туры килде. Уң аягына аксый-аксый, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдап, ул Неплюйко артына килеп ышыкланды.

Неплюйко алдан, Сөләйманов белән Коненко аның артыннан, бер-беренең аркаларына ышыкланып, бер ун минут бардылар да, тагын урыннарын алыштылар.
Җил тәмам шашына башлады: әле, төртеп егарга теләгәндәй, барлык көче белән өскә ташлана; әле үткен яңгыр тамчыларын биткә, күзгә китереп бәрә; әле каядыр китеп югала да, кинәт арттан ябырылып, аркадан этеп җибәрә иде.

«Болай булса, таңга кадәр барып җитү икеле булыр» дип уйлады Сөләйманов. Ул хәзер иң артка чыгып, Неплюйконың киң аркасына ышыкланып, уйга талып бара иде. «Куянның өе — урманда, мәченең өе — безнең өйдә» дип, кайчандыр улына әйткән сүзләрен исенә төшереп, үз алдына елмаеп куйды. «Кара әле, соңгы хатларына җавап бирмәдем ләбаса мин аларның!» — «Ярый инде, бу операциядән кайткач, иркенләп язармын» — «Ярый ла борылып кайта алсаң... Әйе, кайта алсаң...» Күңелнең бер почмагында каргадай карылдап торган бу шомлы тавышка кул селтәп, ул тагын хатыны, улы турында җылы итеп уйлый башлады. «Бу минутта алар йоклыйлар булыр. Малай, песи баласы шикелле, бөтерелеп, апасының куенына ук кереп йоклыйдыр... Безнең өчен дә йоклагыз, җан кисәкләрем...»

«Җил әллә тагын да көчәя төште инде? Сумала шикелле, бөтен хәрәкәтне бәйләп, аякларны кыймылдатырга да ирек бирми. Әллә арганга гына шулаймы? Ә бит инде барып җитәргә дә вакыт шикелле. (Ул алга сузылып карады.) Караңгы — шайтаным да күренми. Җитмәсә бу аягы тагын — уңайсызрак төшелде ахры...»

Алар, караңгы ярып, баралар да баралар. Сөләймановка күптән алга чыгарга, Коненковы алыштырырга вакыт. Ә аның җилгә чыгасы килми, «Тагын бер-ике минут шулай барыйм әле» дип уйлый ул. Бер минут, ике, өч минут та үтеп китә. Ә ул, салмак кына чайкалып, һаман арттан бара да бара. Алда торган куркыныч ничектер бөтенләй баштан чыгып киткән. Бөтен көч, бөтен тырышлык юл кыенлыгын җиңүгә кереп бетә дә, әле кайчандыр буласы (әллә буласы, әллә юк) куркыныч турында уйлап торырга вакыт та, теләк тә калмый иде.

Яр буйлата бару бик кыенайгач, аска төшеп, боз өсләп бармакчы булдылар. Ләкин боз өстенә су калыккан икән. Әллә снаряд төшеп, шуннан су чыкканмы? Әллә берәр җирдә катмый торган урын булып шуннан җәелгәнме? — караңгыда аны шайтанмы белсен. Су астына китүгә караганда, абынып-сөртенеп булса да, ярдан барганың яхшырак иде, һәм алар яңадан өскә күтәрелделәр.
Ул да түгел, алда, кара авызын ерып чокырмы, ярмы күренде.

— Чи балка, чи шо? —диде Неплюйко муенын сузып. «Ни булса шул булыр»—дип, тәвәккәлләп, караңгылык эченә төшеп киттеләр. Әллә нинди чытырман агачлар арасыннан, шинельләрен талатып, битләрен тырнатып, аска төшеп киткәч, ниһаять, Сөләйманов туктарга кушты.

— Трошки отдыхаем, дуже заморились» — диде ул украинчалатып.
Чынлап та, өчесе дә аяктан егылырлык булып арганнар иде. Башта җилкәләрдәге йөкләрне салмыйча гына бераз утырып алырга уйлаган булсалар да, бераздан соң Сөләйманов икенче карарга килеп, капчыкларын салып куярга боерды. Авыр, юеш канчыкларны салын ташлагач, җилкәләреннән тау төшкән кебек, рәхәтләнеп калдылар. Ләкин бик тиз туңдыра башлады. Өс-башлары манма су, ә ут ягу турында уйларга да ярамый иде. Спирт белән җылынып, бераз капкалап алгач, Сөләйманов таңга кадәр ял итәргә боерды.

Тегеләр, плащ-палаткага төренеп, агач төбенә аудылар. Сөләйманов, автоматын кочып, каралтылык эчендә япа-ялгыз басып калды.

Шактый суык. Елга буендагы камыш кыяклары арасында җилпеп шайтан шикелле сызгырып йөргәне ишетелә. Ара-тирә ул чокыр эченә килеп керә һәм, битләргә бәрелеп, чабулардан тартып, агач башларын шаулатып үтеп китә.

«Аяк бармагы туңа да башлады», дип уйлап, Сөләйманов шыпырт кына таптаныргa тотынды. Күпергә әлләни ерак калмаска тиеш кебек. Бәхет басып, эш җайга тәгәрәсә, бәлки кич белән, яисә төнлә без аның эшен дә бетереп куярбыз...

Хәер, көндезге күзәтүләр ни әйтер тагы».

Һәм ул, күзеп йомып, күперне, аның өстендәге немец сакчыларын, күпергә таба үрмәләп баручы Неплюйконы, Коненковы һәм үзен күз алдына китерде. Күпер инде шартлап күккә дә күтәрелде, ә Сөләймановның әле һаман күзләрен ачасы килми. Аның утырып, я сөялеп торасы килә башлады, ә аяк бармагы үтереп туңа иде. Ул, агачка тотынып, бер урында озак сикергәләде.

Күнел, елдырым шикелле атлыгып, әле ерак үткәнгә барып төшә, әле кичәгене, бүгенгене, шушы минуттагын уйлап, әле якын киләчәк турында, сугыш бетү, өйгә кайту турында, әле ерак киләчәк хакында, хәзергә кайдадыр зәңгәр томан эчендә генә булып күренә торган киләчәк хакында уйлый иде.

Очсыз-кырыйсыз Азов далалары эченә кереп югалган бер билгесез чокыр төбендә, диңгез төбендәге ялгыз таш кебек, бер үзе басып тора ул хәзер. Кем уйлаган бит, авыл укытучысы Сөләйманов кайчан да булса шушында килер дә, җиде төн уртасында, дошманның нәкъ борын төбендә, автоматын кочаклап басып торыр дип кемнең башына килгән? Берәүнең дә...

Ә тегендә, Идел буендагы кечкенә генә бер татар авылында, бу минутта аның кайда икәнен белү түгел, аның турында бөтенләй уйламыйлардыр да...

Ә бит хәзер анда да яз. Көндезләрен ябык сыерлар, аркаларын кояшка куеп, ялкау гына күшиләр булыр; кара күзле тинтәк бозаулар, абыстайларыннан яшерен, сөлге башын, тәрәзә пәрдәсен чәйниләрдер; тегермән буасында, эри башлаган яшел боз өстендә, дәрт кергән ана казлар чаңгылдаша булыр; усаллана башлаган ата газлар алар каршында лыштыр-лыштыр бииләр булыр; озакламас, сабан тургае да килеп җитәр; карга бураннары да шаулап үтәр; елгалар ярларыннан ташып чыгарлар; Идел суы, әллә кайларга җәелеп, болыннарны басып китәр дә, салкын дулкыннар астыннан агачларның очлары гына күренеп тора башлар, югарыда эреп бетмәгән урман аланчыкларында умырзая чәчәкләре күренер; кыш буе тик ятып, хәлсезләнеп беткән кырмыскалар кояшка җылынырга чыгарлар, яр буендагы нәзек талларның каерылары астына әчкелтем су йөгерер; ал, сары, ак тал бәбиләре, үзләренең баллы тузаннарын җилгә бөркеп, яңа гына дөньяга чыккан умарта кортларын бал белән сыйларлар; җылы яңгырлар явып үтәр; бөтен дөнья ямь-яшел булыр; шомырт ак чәчәккә күмелер, матур көннәр җитәр; шул матур көннәрнең берендә без дошманны үз алдыбызга тезләндерербез.

Кинәт Сөләймановның башына: «Муача янындагы коеның өстен ябалар микән?» дигән уй килде. «Ул, ачык авызлар, малагипп коега төшкәнен сизми дә калырлар. Ә капка баганасындагы тишеккә быел да карлыгачлар килер микән?...»

Төн карасы сыегайган иде инде. Күк С - пында агач ботаклары аерым-ачык күренә башлады. Озак та үтмәде, офык буйлап кызыл ялкын сузылды. Ә бераздан бөтен күк йөзенә ут капты. Сайрый-сайрый тургай күтәрелде. Самолёт үтте.
— «Язгы таң. Бу минутта азмы кеше, минем шикелле, ялан кырда корал кочып каршылый сине?»

Яр кырыеннан батып чыгарып, кызгылт елга бозы аша, кызгылт кырлар аша. Сөләйманов дошман ягына күз ташлады. Иртәнге күгелҗем томан эченнән күпернең кара баганалары шактый ачык күренәләр иде. «Әһә, менә ул кайда. Ә сакчылар?» — ул яңадан биноклем текәлде. Сакчылар да бар иде. «Шундый әһәмиятле объектны саксыз калдыралармы соң? Ул үзенең баштагы сабыйларча өметләнүеннән үзе дә көлеп куйды. Күзәтүләрен иптәшләренә җиткерү нияте белән тау битеннән ашыгып төшеп килгәндә, иптәшләре үзләре аның каршысына килеп чыктылар.
— Күпер шактый ерак, — диде ул аларга.

Күзәтү һәм сак булу турында боерыклар биргәч, ул плащ-палаткаларга төренде дә, бирешеп, агач төбенә ятты. Ләкин йокы качкан иде. Үзенең кара баганалары белән күпер һаман күз алдыннан китми, ми яман кызу эшли, нервлар каты киерелгәннәр...
Байтак аунап ятып та, йокыга китә алмагач, ул яңадан сикереп торып, Неплюйко янына килде. Теге ялгыз уйланып утыра икән.
- О чем думает Неплюйко? — Теге, әллә шаярып, әллә чынлап,
— О д
евчини, товарищ лейтенант, — дни җавап бирде.
— Коханочка, что ли?
— Да як казать? Коханочка, товарищ лейтенант.

Һәм ул, ниндидер нурлы бер елмаю белән елмаеп, кара кашлы, ут күзле бер украин кызып сагынып сөйлн башлады. «Бер кысып кочакласаң, дөрләп яна башлавыңны сизми дә каласың инде» — диде ул тагын елмаеп.

— «Кочагыннан чыгын өлгермәсәң, беттем диген: күмергә әйләнеп аяк астына коелуыңны көт тә тор. Да...»

Һәм ул, шаян тоннан кинәт моңсу тонга күчеп, көрсенеп куйды. «Ике ел бит инде, иптәш лейтенант, кызларга кул сузганым юк. Шул Коханочка өчен саклыйм үземне. Исәп булсам, немецны, бетергәч, өйләнәм үзенә...»

Бераз дәшми торганнан соң, ул яңадан күңелле тон белән, кашларын уйнатып сөйләргә тотынды:

— Мин пацан чакта, безнең авылда бер дядько бар иде. Дивана дпп әйтимме?..

Кыскасы — акылга түгәрәк түгел. Мыек чыккан үзенә, ә үзе һаман безнең белән... Бергәләп карбыз урлыйбыз, чия, алма бакчаларын айкыйбыз. Менә шул дядько әйтә торган иде: әй, мендәр булсаң иде — кызлар йоклар иде, әй, каз булсаң иде — кызлар йолкыр иде, дип... Шуның шикелле, мин дә кызларның аяк астына юл булып сузылып ятарга риза хәзер...

Һавада «рама» тавышы ишетелде. Икесе дә күтәрелеп карадылар.

— Биек ул, шайтанымны да күрми, — диде Неплюйко.
Күрмәсә дә, ишетүе мөмкин булгап шикелле, Сөләйманов тавышын баса төште.
— Коненко ник алай сүзгә саран?
— Аның кайгысы зур, бәлки шуңадыр...
— Кайгы? Нинди кайгы ул?
— Сез белмисезмени әле? Аның сеңлесс белән анасын немец тереләй шахта авызына аткан бит.
— Да.... Мм..., — дип, Сөләйманов кашларын җыерып куйды.
— Элек-электән ул сүзгә юмарт малай түгел.
Хәзер инде бөтенләй...
— Ничегрәк соң? Настроениесе ничек?
— Бугазларын чәйним әле мин аларның, ди.
Анасы белән сеңлесе өчен инде.
— Да... — дпп кабатла
п, Сөләйманов якын гына улый башлаган «рама»га күтәрелеп карады.

— Кайтып килә, — диде Неплюнко.

— Юк, бара гына.

— Зәһәр нәрсә, — диде Неплюнко самолетка ымлап. — Бер тапкыр шулай, шактый тылда чакта, Фриц безнең өскә дальнобойныйдан ыргыта башлады. Шушы каһәр суккан һавадан корректировать итеп тора икән. Безнең истребительләр күтәрелгәч, сыпыртты тагы үзе...

Сүз авиациягә күчеп. Неплюйко үзенең ничә тапкыр бомба астында калуын, колак пәрдәсе ертылмасын дип, авызын ачын ятканда, бомба күтәргән тузан авызына тулып, тончыгын үлә язуларын сөйлән утырды.
Коне
нконың вакыты чыкты. Неплюйко аны алыштырырга китте.
— Ярты сәгать эчендә шул кадәр машина үтте, — диде С
өләйманов, Коненконың докладын тыңлап бетергәч.
— Әйе,—диде Коненко.
Ә сакчылар күпме?
— Хәзергә ике.

Тагын берничә сорау биреп, шундый yк кыска җаваплар алгач, икесе дә тынып калдылар.

Бу караңгы чырайлы кеше янында Сөләймановның үзенең дә күңеле боега башлады һәм ул Коненкога кырын карап куйды. «Сәер кеше. Тозак шикелле бикләнеп, бер сүзсез ничек утырмак кирәк. Озак яши алмас ул болай...»

Һәм Сөләйманов, бер читкә борылып, шәрә агач ботаклары аша күренеп торган зәңгәр күккә карап калды. Баш очында гына ниндидер кош чекерди. Биектә, биектә, киек казлар отряды, өчпочмак булып тезелеп, көнчыгышка таба үтеп бара. Малай чактагы кебек. «Алдың артка!» дип кычкырып җибәрәсе килде аның...

Кояш инде төштән авышып бара. Неплюнконы алыштырырга вакыт. «Кичкә кадәр үзем бераз караштырыйм әле» — дип, Сөләйманов Неплюйкопы алыштырырга китте.

Кичен, кояш баен, күз бәйләнә башлагач, ниһаять. Сөләйманов әйтте:

— Пора, хлопцы!

Йөкләр җилкәгә менде. Әйтеләсе сүзләр әйтелде.

Кузгалдылар. Өчесенең дә күңелендә бер уй иде: «Соңгы минутлар... Тагын ярты сәгать... Шул вакыт эчендә я исән, я үле...» Мондый минутларда кешеләр күбрәк үзләре турында уйлаучан булалар. Кичерик без аларны моның өчен...

Бераз баралар да, туктап, тыңлап торалар. Шикләнерлек нәрсә булмаса, тагын кузгалып китәләр. Шундый тукталуларның берсендә, Сөләймановның колагына эт тавышы чалынып киткәндәй булды. «Эт. Әллә сакчылардамы?» — дигән уйдан аның аркасына салкын тир бәреп чыкты.

— Ишеттегезме?

Тегеләр бернәрсә дә ишетмәгәннәр иде... Шулай ук этләре дә бар микәнни? Тыңлап тыңлап та, бернәрсә дә ишетелмәгәч, әкрен генә тагын кузгалдылар.

— Үрмәлән! — дип боерды Сөләйманов.

Үткән елгы коры үлән эченнән шуышып киттеләр. Бераз баралар да, башларын калкытып карыйлар. Зәңгәр күк фонында озын күпер кап-кара булып күренеп тора.
Иң авыры — иң ансаты булып чыкты. Бикфорд шнурына ут төртеп, артка йөгерделәр дә, таш артына постылар. Шартлау ишетелгәнгә кадәр, тирә-юнь яп-якты булып, вак ташларга хәтле күренде. Шунда ук һава тетрәп китте — күпер, икегә сынып, боз өст
енә коелып төште.

Немецлар, яктырткыч ракеталар чөеп, автоматтан, пулеметтан сиптереп калдылар. Таң атканчы мөмкин кадәр ераграк китәргә кирәк иде. Сөләйманов ашыктыра башлады:

— Хлопцы, не жалей ноги!

Аякны кызганыр чакмы соң... Ләкин караңгыда, өстәвенә таныш булмаган жирдә, әллә кая сикереп булмый иде. Алар да таңга кадәр шактый юл алдылар.

Күк итәгенә ут кабып, дала өсте яктыра башлагач, бер чокырга яшеренделәр. Ният — шушында көн уздырып, караңгы төшү белән яңадан сәфәрне дәвам итү иде. Һәр өчесе «Инде котылдык бугай» дип уйлый башлады. Күңелләре белән инде частьларына да кайтып керделәр. Аларны иптәшләре сарып алды. «Кайда булдыгыз да, кайда булдыгыз?» Хәзер инде әйтергә дә ярый — сер түгел. Менә аларны тәбрик итәләр, кулларын кысалар. Майор строй каршында рәхмәт белдерә. Ул да түгел, орденнар... Эх, күңел, күңел! Ниләр генә уйламыйсың син! Әле яңа гына: «Исән кайтсам, шул ярый», дип йөргән егетләреңнең күңеле хәзер кайларга сикерә башлады...

Корыч һәм чуен белән җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый. Елганы каюлап алган кара камышлар буенда күгелжем томаннар йөри. Җылынырга чыккан йомран, арт аякларына басып, тирә-юньне күзәтеп тора. Кояшның беренче нурлары белән һавага күтәрелгән сабан тургаеның чишмә суыдай челтерәп аккан җыры күңелләрне җилкетә, Шушындый иртәнге сәгатьләрдә әдәм баласының керле күңеле, кинәт барлык гөнаһлардан арынгандай, үзен сөттән ак, судан пак итеп хис итә башлый. Баштан кичкән бөтен газап, михнәт, дәһшәт онытыла, бөтен үткән гомерен тоташ бер рәхәт кенә булгандыр кебек, өстеңнән пуля да сызгырмагандыр, үлем дә үзенең салкын кулларын сиңа сузмагандыр кебек...

Күңел ниндидер билгесез, ләкин татлы бер талпыну белән талпынып, иләс-миләсләнеп, очына башлый. Җилкәңә канат үскәндер, менә хәзер кагынып җибәрсәң очып китәрсең кебек... Сирәк була торган шушындый минутларда, табигатьнең барлык матурлыгы — җилкәңне кыздырып торган кайнар кояшы, агып торган салкын сулары, үсеп утырган агачлары, үләннәре, гөлләре, очып барган ал күбәләк, колак төбендә яңрап торган кошлар моңы, — барсы, барсы ниндидер бор сихерле көч белән күңелне очындыралар. Әйтерсең лә син аларның берсен дә әлегә кадәр күрмәгәнсең, ишетмәгәнсең, татымагансың, тик менә бүген генә, шушы минутта гына беренче тапкыр күрәсең, ишетәсең, татыйсың, шушы минутта гына син аларның тирән мәгънәсенә төшенәсеңдер кебек. Мондый минутларда син үзең дә табигатьнең бер кисәгенә — үләненә, чәчәгенә, агачына, чишмәсенә әйләнәсең кебек, үзеңнең асылына кайтасыңдыр шикелле. Кем белсен, бәлки җанлы белән җансызның якын туганлыгы шулай итәдер, тамырларда бер кан акканга, бер гомуми көч йөргәнгә һәм, ниһаять, кайчан да булса, бәлки менә шушы ук минуттадыр, үзеңнең дә туфракка, үләнгә, ташка, суга әйләнәсең барга күрә табигать күренешләре сине шулап шатландырадыр. Кем белсен...

Безнең Сөләйманов та, өстенә кинәт этләр өере килеп чыкканда, шушындый сирәк бара торган бер рухани дөньяга чумып, эшләнәчәк эшнең эшләнеп бетүеннән соң була торган рәхәттән тыш, дөньяда тагын кеше чәйни торган этләр дә бардыр дип уйлаудан бик ерак иде.

Менә ул үзе дә белештермичә атып җибәрде. Аның артыннан — Коненко, Неплюйко... Бүре төсле өч эт кан эчендә тыпырчынып ята калды.

— В камыши!

Менә алар камыш эчендә.

— Тагын юкмы? диде Сөләйманов. Аның тавышы үзгәргән, йөрәге еш тибә иде.

Неплюйко, башын сузып, камыш арасыннан карады. Этләр күренми, ә ерак та түгел, ат менгән ике кеше бирегә таба чабып килә. Аларның берсе, атын кырт борды да, шпор белән кызулап, күрше авыл юлына керен китте. Икенчесе, читкәрәк тайпылып, бу якка текәлеп карап калды.

Алар өчәү иде.

— Каһәр төшсен! Хәбәр итәргә чапты, — дип куйды Неплюйко.

— Рәхмәт, яхшы хәбәрең өчен, — диде Сөләйманов, Неплюйконы мыскыл итеп.

— Килеп каптым ахры. Хәер, без әле ычкына алабыз. Этләре юк шикелле?

— Юк.

— Киттек!

Һәм алар, иелә-сыгыла, камыш эчләп китеп бардылар. Ләкин Сөләйманов бер нәрсәне истән чыгарды: көпә-көндез ындыр табагы шикелле тип-тигез далада качып котылу мөмкин идеме соң? Арттан куа бармасалар, әле бер хәер. Яисә камыш эчендә күздән югалып, соңыннан эзгә баса алмасалар... Ләкин бит немецның да башына ишәк типмәгән булуы мөмкин. Шулай булгач?.. Көндез качып котылырга теләү, суга батучының саламга ябышлы кебек, өметсез нәрсә иде. Сөләйманов та моны шундук аңлап алды.

Камыш эчендә чүмәшеп киңәшкәч, мондый карарга килделәр: сугышмыйча мөмкин түгел. Түгәрәк оборона өчен; уңайлы позиция сайлап, шунда дошман белән җан-фарманга бәрелешергә кирәк. Аннан соң күз күрер...

Моның соңы нәрсә белән бетәчәге билгесе! Булса да, карар кабул ителгәч, ничектер җанга җиңелрәк булып китте. Дөрес, хәл мөшкел. Ләкин кеше дигәнеңнең шул ягы яхшы: соңгы минутына кадәр өметен өзә белми ул.

Сөләйманов шулай дип уйлый-уйлый, бәрелешү өчен уңайлы урын сайларга кереште. Монда — фланг бик ачык; тегендә тыл шәрә; ә менә монда ничегрәк булыр? Егетләрне дәртләндерү өчен, берничә кайнар сүз әйтте. Ә егетләр, дөньяларын онытып, гадәтләнгән солдат эшен йөгәрә-йөгерә эшли башладылар. Җаннары кыл өстендә торуын бөтенләй оныттылар. Неплюйко шаян сүзләрне уңга да, сулга да сибә. Хәтта Коненко да, ниндидер сүз әйтеп, көлдереп алды. Әйтерсең лә, менә хәзер-хәзер эшләрен бетерәчәкләр дә, маңгай тирләрен сөртеп, тынычлан, әкрен генә өйләренә кайтып китәчәкләр...

...Урын хәзер, ә дошман әле юк. Әллә бөтенләй күрмәделәрме, ялган тревога булып чыктымы? Менә кызык булыр иде. Кайвакыт шулай төшеңдә үзеңнең үләргә ятуыңны күрәсең. Янәсе, бәхил бул инде, дөнья! Уянып киткәч, шундый сөенәсең...

Бәлки, буда шундый бер төш кенәдер...

Күңелләрен шулай алдап-юлдап торганда. Неплюйко хәбәр китерде:

— Чыктылар, иптәш лейтенант!

Чыктылар. Шик юк. Солдат төялгән бер йөк машинасы, аның артыннан баягы атлы кеше юл буйлап бу якка таба чабалар иде. Моны күргәч, өчесенең дә йөрәкләре сулкылдап куйды: димәк, чынлап та... Әлегә кадәр күңел, ничектер, ышанып бетми иде әле. Неплюйко әле һаман шаярмакчы булып,

— Ягез, туганнар, васыятьләрне әйтешер вакыт җитте түгелме?—дип, үзенең нурлы көлүе белән көлеп, сөйләнә башлаган идо, Коненко аңа шундый итеп бер карады, тегесе шунда ук телен тешләргә мәҗбүр булды.

— Чынлап та, — диде Сөләйманов,— кемнең нәрсә әйтәсе бар, әйтегез. Барыбыз да үлеп бетмәбез ич...

Мондый хәлдә нәрсә әйтә аласың? Бер-ике сүздән соң, өчесе дә тынып калдылар. Аннары һәр өчесенең күңел төбендә: «Мин үлмәм, мин калырмын»—дигән уй ята иде.

— Исән калган кеше, минекеләр янына барып чыга калса, шуннан таныр: минем әни карчык, улын көтеп, гел тәрәзәдән карап утырыр, — диде.

Аңа: «Ярый» дип җавап бирделәр дә, шуннан соң Сөләйманов ике ел буена башыннан күп хәлләр кичергән автоматын кулына алып,

— Ягез, дусларым!.. — диде. Өчесе дә бер-беренең күзләренә караштылар.

— Соңгы патронга кадәр иптәшләр:

...Үлмичә мөмкин түгел икән, намуслы сугышчылар килеш үлик.

Өчесе дә, корал үбеп, ант иттеләр.

— Ягез, хәзер урыннарыгызга!—диде Сөләйманов.

...Ул өйдәгеләр турында уйламаска никадәр генә тырышса да, никадәр генә үзенең тойгыларын авызлыклап караса да, барыбер булдыра алмады. Улының, хатынының юл чатында кул болгап, озатып калулары, улының хат саен: «Әти, миңа автомат алып кайт» — дип, сабыйларча мөлаемлык белән язып торуы исенә төшкәч, күңеле тулып, тамак төпләре кытыкланып китте. Сөләйманов, йөткеренгәләп, тирә-ягына ялт-йолт каранып куйды: янәсе, күрмәделәрме аның нилеген .. йомшап китүен?
Неплюйко, ничек анда?
— Машинадан төшәләр, иптәш лейтенант.
Әйт Коненкога, борып башына биш-алты фашистны дөмектермичә торып, берәүгә дә үләргә рөхсәт юк.
— Ест
ь, үләргә рөхсәт юк! — диде Неплюйко задорланып.

Сөләйманов аның хәлен сизенә иде. Чоньи кайчандыр ул үзе дә шулай, эчке куркуны тышкы батырлык белән каплап, сугыш кырында әтәчләнеп йөргән иде.
«Молодец! Сер бирми! Бу да үзенә күрә батырлык»
дип уйлады Сөләймапов.

— Әйт Коненкога: рөхсәтсез атмасын, патронны карап тотсын.

Сөләйманов белән Леплюйко күреп торалар: күзәтергә калган немец, атыннан сикереп төште дә, озын аяклары өстендә чайкалып, бу якка күрсәтә-күрсәтә, солдатларга нидер әйтте. Неплюйконың яшькелт күзләре елтыр-елтыр итеп куйдылар.

— Рөхсәт итегез, хәзер, мин ул эт баласын бер пуля белән...

Ялгыз ату тавышы яңгырап китүгә, озып торыклы немец, тез астына китереп суккандай, артка чайкалып куйды да, аптырашып торган солдатлар арасына авып төште.

— Молодец!

Неплюйко, ишетмәгәндәй булып, нәрсәдер автоматы белән маташа иде.
Бер минутлык буталышудан со
ң, немецлар, аңнарына килеп, дәррәү ут ачтылар, ул да түгел, сикерешеп торып, үзләрен дәртләндерү өчен акырыша-бакырыша, камышлыкка таба ташландылар. Иң алдан, автоматтан чатыр-чотыр атып, кызгылт чырайлы бер таза немец сикерә-сикерә чаба. Аның артыннан, атлыгып, бүтәннәр киләләр. Барсының да авызы ертылырлык булып ачылган, күзләре-ярсып акайган, башлары артка каерылып, кайберләренең аксыл маңгай чәчләре җилгә җилпенеп килә иде.
Менә алар елга бозы өстенә килеп керделәр. Әлеге кызыл чырайлы немец, озын-озын сикереп, һаман иң алдан килә.
Тагын берничә метрдан ул инде камышлык эченә килеп керәчәк. Ләкин кинәт ул «дерт» итеп китте һәм, нәрсәгәдер абынган шикелле, боз өстенә чәчрәп барып төште. Менә тагын бер немец, менә тагын, тагын. Боз өсте чуп-чуар булды. Атака дулкыны, ут стенасына бәрелеп, таралып, буталып калды. Фрицлар, кайсы яраланып, кайсы — үлеп, кайсы — бүтән барыр җир булмагач, шәрә боз өстенә яттылар.

— Сукыр чебен кебек керәләр бит, мөгезсезләр, — дип сөйләнә-сөйләнә Сөләйманов аларны боз өстеннән берәм-берәм чүпли башлады.

— Коненко яраланды!—дигән күңелсез хәбәр белән Неплюйко йөгереп килде.

— Авырмы?

— Юк шикелле.

Ничек анда сезнең?

— Торабыз. Коненко бөтенләй ярсыды: үзе яман сүгенә, үзе ата, фриц егылган саен «Оһо, сабака!» дип кычкыра. Мин аны элек тә беләдер идем, ләкин бу кадәре... Без анда борын башына биш-алтыны түшәп салдык, хәзер үләргә дә була...

— Үләргә иртә әле! — диде Сөләйманов, коры гына. Ул Неплюйконың шатлыгын уртаклашмый иде бугай: кашларын җыерган, иреннәрендә Неплюйко көткән елмаю юк иде.

— Ничек алай немец пулясын бик тиз тотты соң ул?

— Ата да, күтәрелеп карый, шунда эләкте...

— Син биредә кал, мин аның янына. Кара аны: күзең дүрт булсын, флангтан килеп кермәсеннәр...

Сөләйманов килен җиткәндә, Коненковның чырае агарган, ярасын бәйләгән марля аркылы кан саркып тора иде.

— Хәлең ничек?

— Ата алам әле, — диде ул, мөмкин кадәр күңеллерәк күренергә тырышып.

— Менә эчеп җибәр, хәл керер.

Һәм ул Коненковың колт-колт итеп аракы йотуын, йоткан саен тамак алмасының сикереп куюын күзәтеп, болай уйлап утырды: «Позициянең шәбен сайладык. Алда — боз артта — боз, флангтан гына килеп кермәсәләр...»

Шулап булып чыкты да. Ләкин аңа кадәр, бер Фриц, ак яулык болгап, бу якка таба килә башлады. Аның күренеп торган коралы югын юк, тик уң кулы кесәсенә тыгылган иде.

«Граната белән килә, бәдбәхет!»

Сөләйманов төзәп атып җибәрде. Немец егылды, ләкин шундук сикереп торып кире кача башлады, тагын егылды, тагын торды. Коненконың ашыгыч пулясы аны яңадан җир өстенә сузып салды.

— Эх, бер немецка ике пуля...

Икесе дә елмаештылар. Ләкин икесенең да күзендә: «Елмаюын елмаябыз да, килеп каптык, ахры?..» дигән уй ярылып ята иде. Әмма бу турыда икесе дә эчтән тындылар.

Немецлар тагын котырынып ата башладылар. Күрәсең, шау-шу артына ышыкланып, ниндидер маневр ясыйлар иде. Сөләймапов, шау-шуның мәгънәсен сизеп алып,

— Мин китим әле, — дип урыныннан торды. — Сул фланг белән манган — синеке, мин Неплюйкога бераз булышыйм.

Шулай дип, Сөләймапов камыш эченә керен югалды.

Ул киткәч, Коненковың эче поша, ярасы сызлый башлады. Күңеле билгесезлек сизә. Ул, тешләрен кысып, уң флангтагы автомат тавышларын тыңлый. Алар бер якынаялар, бер ерагаялар кебек; немецларның чинашып атакага килүләре ишетелә: кайсыныңдыр автоматы бүлеп-бүлен сиптерә: «Паши патроны экономят»—дип уйлый ул. Немецлар якын гына акырышалар кебек, һәм, ниһаять, шомлы тынлык, кара таш булып, күңел өстен ята...

— «Нигә тындылар?...»—дип уйлый ул пошынып.

Ул да түгел, автоматлар тагып тыкылдата башлыйлар һәм Коненконың күңеле тагын тынычланып китә: «Димәк, әле исәннәр...»

Бу ни? Боз остеннән, озын-озын сикереп, Фрицлар сул флангка да үтә башладылар.

Шуннан соң инде әле уңнан, әле сулдан, әле маңгайдан немецлар ташланып кына тордылар. «Рус, сдавайс!» сүзе ешрак һәм куркынычрак булып ишетелә башлады. Ләкин кычкырган саен пуля белән җавап ала килделәр. Коненко тагын яраланды һәм бу юлы инде шактый авыр. Мышнап беткәй Сөләйманов, берничә секундка гына ялт итеп күренеп, Коненконың хәлен белеште дә, чыраен сытып, тагын камыш эченә кереп югалды. Шушы берничә сәгать эчендә ул күзгә күренеп ябыкты: күзләре батып, күз төпләренә күләгә төште; яңак сөякләре калыкты; ике каш арасындагы сызыгы тирәнәйде.

Чираттагы атаканы кире какканда, Коненко инде бөтенләй ата алмады. Авыртудан тешләрен шыгырдатып, Неплюйко җәен биргән камыш өстендә тик ятты: аның йөзеннән кан качты; борыны очланып калды; тырнаклары күгәрде. Ул, соңгы минутлары якынаюын сизенеп, күзләрен йомар-йоммас килеш күгәргән, кипшенгән иреннәрен тешләп, саташып ята башлады.

Аның үлүе турында Сөләймановка хәбәр алып килүче Неплюйконың үзенең дә теле тотлыга, иреннәре дер-дер калтырый иде.

Үлем хәбәреннән дә бигрәк, Неплюйконың кыяфәте Сөләймановны таңга калдырды:

— Ни булды сиңа? — диде ул Неплюйкога ташланып.

— Иптәш лейт...

— Тынычлан! Яралангансың ич, китер бәйлик.

Сул кулының бармаклары буйлап кан тамчылары тәгәрәвеп күргәч, Неплюйконың кинәт хәле китте.

— Я, хәзер бик авыртмыймы?

Неплюйко, аның соравын аңламыйча:

— Икәү генә калдык бит... — дип куйды.

— Ничего. Тиздән караңгы төшә инде.

— Аңа кадәр үлеп бетмәсәк...

— Нәрсә син. Кайдан башыңа керә шундый уйлар? Кара әле, әнә берсе йөри. Яле, яралы кулың белән ата аласың микән?

Неплюйко, өйрәнү вакытындагы кебек, аякларын җыерыбрак күкрәгенә ятты да, төзәп атып җибәрде. Немец бер секундка гына катын калды һәм, кисәк кулларын селтәп, бөтен гәүдәсе белән гөрс итеп килеп төште.

— Ү... синең әле кул нык.

Күз бәйләнер алдыннан немецлар тагын ата башладылар. Ул да түгел, Сөләймановның аягына нәрсәдер бик каты сукты. Караса — ул да яралы. Неплюйко: «Сез дә яраландыгыз! Бетәбез ахры...» дигән иде, Сөләйманов:

— Кем әйтә. Менә кара, ышанмасаң менә!—дип, яралы аягы белән җиргә «тып» итеп басып куйды.

Фрицлар өзлексез ата. Ләкин хәзер инде атакага килмиләр: тынгысызлау өчен генә аталар иде, күрәсең...

Инде бу «кабер»дән ычкыну турында уйларга да вакыт иде.

Шул уй белән Сөләйманов урыныннан кузгалды:

— Үрмәлә минем арттан, — диде ул Неплюйкога.

Аяк үтереп авырта. Эчәсе килә. Бик каты аргангамы, әллә кан күп киткәнгәме, баш әйләнеп, күз аллары караңгыланып куя. Бераз үрмәләгәч, Сөләйманов җиргә утырып: «Ардым. Килгәндә егылганныкымы, аягым авырта..» дип куйды.
Тагын кузгалдылар. Караңгыда Ко
ненконы эзләп таптылар. Аның салкын маңгаеннан үбеп, берничә минут тик тордылар да, әкрен генә китеп бардылар.

Камышлыктан чыгуы бик кыен булды. Немецлар аны урап алганнар һәм, һавага ракеталар чөеп, бөтен дөньяны яктырталар иде. Әгәр аларның солдатлары күбрәк булып, җанлы боҗра тыгызрак кысылган булса, кем белсен, бәлки Неплюйко белән Сөләйманов та хәзер инде кара җирдә булырлар иде.

Ләкин егетләрнең бәхетләре бар икән. Төн карасы аларны коткарды.

...Котылдылар дигәч тә, алай дип өзеп әйтү өчен иртәрәк иде әле. Камышлыктан ычкынып, бер ярты километр киткәч, Сөләйманов аяктан егылды. Аның итеге тулы кан иде. Ул үзенең яралы икәнен Неплюйкога әйтте. Ләкин бәйләгәч тә, ул әле урыныннан кузгала алмады. Неплюйкога аны җилкәсенә салып алып китәргә туры килде. Ул үзе дә яралы булганга, бераз баргач, алар тагын егылдылар. Тамак кибү җаннарын кыйный башлады. Шактый кан җуйганга күрә, үлеп эчәселәре килә иде аларның. Сөләйманов, вакыт-вакыт аңын җуеп, су белән саташа башлады. Аңа кайдадыр, якында гына, гөлдерәп салкын су агадыр кебек, сузыласы да эчәсе кебек тоелды. Һәм ул, көеп беткән иреннәрен ялап, кулы белән хыялый чишмәгә таба сузыла башлый иде.

...Таң алдыннан безнең разведка аларны аңсыз хәлдә табып алды. Аңга килгәч, Сөләймановның беренче әйткән сүзе: «Су!» булды. Аңа аракы суздылар. Ул колт-колт эчте дә, арган күкрәге белән тирә-юньне сөзеп:
— Ә
Неплюнко? дип сорады.
— Мин монда, иптәш лейтенант ...

Неплюйко аның каршында басып тора икән. Ә ул аны күрмәгән... Нинди җир соң бу? Блиндаж ахры... Аякны бәйләгәннәр икән — яхшы булган...

Иртән машина чакырттылар. Майорның ышанычлысы, егетләрне кысып кочаклады да,

— Ә өченчегез? — дин сорады.
Ләкин шунда ук аңлап алып, бүреген салды
, бераз сүзсез торды һәм кинәт калкынып,

— Сюда! Машину сюда! дип каядыр кул изәде.

«Виллпс»пың йомшак урындыгына аркаларны сөяп, янган немец танклары, атылган гильза әрдәнәләре яныннан тылга таба чанкайда, майорның ышанычлысы сорашып барды:

— Ничегрәк булды соң?

— Бүтәне бүтән, барганда яман каты җил теңкәгә тиде, — диде Сөләйманов.

— Азов бу, брат... Диңгез климаты. Сездә андый җилләр юктыр шул? Суы да мондый тозлы түгел? У, син, брат, безнең Украинаны бөтенләй хурлап ташладың әле.
Бомба чокырындагы суда кояш чагыла. Кара кашлы чибәр кызчык, яшел, кызыл әләмнәрен болга
п, честь биреп машинага йодрык селкеп кала.

— Нигә ул безгә йодрык яный?

— Шоферның таныш кызыдыр…

— Неплюйко, — диде Сөләйманов аның кабыргасына төртеп, — ничек синеңчә, бу кара кошның куенында күмер булып булыр идеме?

Неплюйко күзләре белән, генә елмайды.

...Сугыш бетәр. Фрицларның сөякләре өстенә шайтан таяклары үсеп чыгар. «Пемсд» сүзе сүгенү сүзе генә булып калыр. Укытучылар — укытырлар. Архитекторлар — яңа шәһәрләр салырлар. Шул вакытта да безнең Сөләйманов үзенең камышлыкта үткәргән берничә сәгать гомерен оныта алмас.

...Операцияне штабта тикшергән чакта, штаб офицерлары да бу вакыйгага таң калдылар.
— Уч төбе кадәр камышлык эчендә ничек үтереп бетермәделәр сезне? — дип гаҗәпләнделәр алар. Кайберләронсң хәтта ышанып бетәселәре дә килмәде. «Егетләр бераз арттыралар бугай», — дип уйладылар.

— Әлбәттә, — диде Сөләйманов, әгәр немецлар бик тырышкан булсалар, бәлки безне үтереп тә бетерә алган булырлар иде. Күрәсең, аларның максат бүтән булган. Тереләй кулга төшермәкче булган алар безне. Немецка тереләй бирелүче без түгел инде ул...

Штабтан Сөләймановны туп-туры аэродромга озаттылар. Кызыл тәреле самолет ачык һавага күтәрде. Ул, тәрәзәгә янтаеп, җиргә күз төшерде. Киң канат астыннан янган авыллар күренеп кала, юл тасмасы буйлап, колонна-колонна гаскәр агыла; коңгыз төсле автомобильләр чаба; үгез җиккән озын арбалар кыймылдый...

— «Бөтенесе дә бер якка, — дип уйлый Сөләйманов, — бөтенесе дә бер максатка, бер ният белән...»
1944, март.