Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ КӨЧЕ


Февраль һавасы әйбәт. Җиңелчә салкыны исләп — матур вакыт ул. Ә җылыга таба борылышы белән, кояшының һамап күтәрелә баруы, көннәренең озынаюы белән күңелле. Язның якынлашуы турында хәбәр итә.

Жиңүле Фронтыбыз үзенең кышкы кампаниясенә бай йомгаклар ясарга, һөҗүмне һаман дәвам пттереп. өзлексез язгы кампаниясенә күчәргә хәзерләнә. Язгы чәчүгә хәзерлек эшләрен төгәлләп бара, шәһәр һәм авыл язгы шартларда тагын да бәрәкәтлерәк хезмәткә күчүгә җайлана, һәркайда да геропк көрәш, геропк хезмәт үргә менә.

Хәер, без бер генә айдан да зарланмыйбыз. Безнең өчен һәр айның үзенчәлекле яме, тәме, тирән эчтәлеге, гүзәл нәтиҗәләре була, һәрбер айны, елны без хуш килдең!» дип ихтирам белән каршы алабыз, күп рәхмәтләр әйтеп җылы озатып калабыз.

Ләкин Февральнең тагын да бер үзенә генә хас булган әйбәт ягы бар аның. Бу ай — безнең данлыклы Кызыл Армиябезнең исеме белән бәйләнгән. Ә Кызыл Армиянең исеме — 1918 нче елны Исков һәм Нарва янында немец илбасарлар гаскәрләрен кырып ташлау, җимерү белән бәйләнгән. Бу көн — 23 нче Февраль — Кызыл Армиянең туган көне булып тарихыбызның түрендә иң күркәм урыннарның берсен алган көн.

Бүген дә Кызыл Армия шул ук немец-Фашист илбасарларны кыйный. Кызыл Армиябез ул чакта ук, үзенең бала чагында ук, немец-этләргә яхшы сабак биргән иде. Ә хәзер инде олы яшькә җиткән бу армиябез ул сабакны бик олыларча итеп, югары фән һәм сәнгать нигезендә, гомердә онытылмаслык итен, шул ук немецларга кабат «укыта».

Узган елны без Кызыл Армиянең 25 еллыгын Гитлер Германиясенә һәм аның союзникларына каршы алып барыла торган бөек ватан сугышының хәлиткеч чорында каршылаган идек.

Ел үтеп китте.

Ул үткәп елга рәхмәт, — даһиебыз Сталии җитәкчелегендә безнең Кызыл йолдызлы батырларыбыз 1943 нче елны ватап сугышында безпең файдага тамырыннан борылыш елы итеп тарихка кертен калдырды. Ә бит дошман, Сталинградка ук килеп җитеп, безне узган елда тәмам юк итәргә исәп тоткан иде, — монысы да чүплеккә ташланган күн ахмак исәпләрнең берсе булып калды.

Ә без үз исәпләребездә ялгышмыйбыз, «без сугышның барышында үз илебез файдасына тамырдан борылыш ясадык һәм хәзер сугыш тәмам чишелүгә таба бара... Хәзер инде безнең җиңү көнебезнең якынлашуы ачык» (СТАЛИН).

Бу уңышлар яктысында инде «хәзер Кызыл Армия бөтенләй башка күренештә. Үткән елгы уңышлы һөҗүм сугышларында апың кадрлары үсте һәм чыныкты» ди иптәш Сталин.

Хәзер немецларны әнә шулай үскәи һәм чыныккан Кызыл Армия кыйный һәм дошманны тәмам җиңү көннәрен һаман тизләтә.

Кызыл Армиябезнең 25 еллыгын без нәкъ менә шул җиңү көннәребезгә бик кызу адымнар белән якынлашып барганда каршылыйбыз. Бу көннәрнең көзгесе — Совет Информбюросы белдерүләре. Гади сүзләр һәм прозаик стиль белән язылган искиткеч матур поэма бит алар. Сталинград. Орел, Смоленск. Киев — җиңү юлына салына барган бу корыч баганалар бүген Ленинград фронтына алып килделәр. Ике даһиебызның исемнәрен йөрткән бу шәһәрләр өчен — Сталинград һәм Ленинград өчен — сугышлар совет халкының ирек өчен, яшәү өчен алын барган көрәшендә тиңдәшсез батырлык үрнәкләре булып бөтен кешелек дөньясы тарихында мәңге балкып торыр.
Кызыл Армиянең көч чыганагы — халыкта. Кызыл Армиянең җиңүләре — бөтен совет халкының җиңүе ул. «Халык булышлык итмәгәндә, фабрикаларда һәм заводларда, шахталар да һәм рудникларда, транспортта һәм авыл хуҗалыгында совет кешеләре үз-үзләр
ен аямыйча эшләмәгәндә Кызыл Армиянең уңышка ирешүе мөмкин булмас иде... Тылда совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, Кызыл Армиянең героик көрәше белән беррәт- тәп Ватанны саклауда халыкның тиңдәшсез батырлыгы булып тарихка керер» (СТАЛИН).

Гүзәл җиңүләрне чагылдырып барган информбюро белдерүләрендә, фроытпыц һәм тылның — барлык совет халкының рух көчен, яшәү көчен җырлап, тиңдәшсез симфония көчле һәм горур яңгырый.
Кызыл Армия бәйрәме — б
өтен халык бәйрәме ул.

Бу көчләрнең бердәм хәрәкәте могҗизалар күрсәтә, безнең тормыш һәм яшәү көчебезне гәүдәләндерә. Бу бердәм хәрәкәт фашистик Германиягә каршы көрәштә безгә өстенлек бирә, безнең ударларыбызны һаман-һаман көчәйтә, безне бөек җиңүгә илтә, яшәү куәтебезне арттыра.

Бөтен совет организмының мие һәм йөрәге булган изге Москва күгендә, әле кичә генә кебек, кабахәт үлем үзенең кара канатын җәйгән иде. Безнең тормыш һәм яшәү көчебез үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген шупда да бик ачык күрсәтте... Бөтен Москва туплар, снарядлар тавышыннан көне-төне тетрәп торды, Аның һәрбер урамыннан, һәрбер тыкрыгыннан снарядлар күккә таба, килеп каплаган үлем канатына төбәлеп, өзлексез явып тордылар. Бөек һәм авыр көннәр, безнең җаныбызны тетрәткән көннәр, сәгате елларга тигез булган героик көннәр иде алар. Ә бүген...

Бүген дә без Москва күгендә һәр көн диярлек сапсыз күп снарядлар шартлавын ишетәбез. Ләкин бу тавышлар безгә гаять зур шатлык бирә.
Җиңү салютлары!

Орел, Белгород исеме белән, үткән елны немецларның чираттагы җәйге һөҗүмнәрен кире кайтару һәм Кызыл Армиянең тарихи җәйге һөҗүмгә күчүе белән башланды алар һәм шуннан бирле өзлексез дәвам итеп киләләр. Бу салютлар, безнең барлык шәһәр һәм авылларыбыз яңадан үзебезнеке булып әверелгәнгә кадәр, изге совет җирләре фашистик нәҗестән тәмам әрчелгәнгә кадәр, дөньяда чын кешелеккә лаеклы булган тормыш һәм яшәү көче тулы тантанага ирешкәнгә кадәр туктаусыз дәвам итәрләр.

Безнең барлык совет халкыпып, Ленин һәм Сталин тарафыннан тәрбияләнеп үстсрелгәи гүзәл совет семьясының төп сыйфаты булган батырлык, гайрәтлелек, көрәштә куркуны белмәү, ватаиыбызпың дошманнарына — гитлерчы бандитларга каршы сугышта фидакарьлек хәзер үзеиец бөек нәтиҗәләрен биреп, бөтен дөньяны таңга калдыра.

Кеше ашаучы фашистлар безнең илебезгә коточкыч явыз планнар белән басып кергәннәр иде. Алар «алпавытлар властен кайтаруны, русларның, украиналыларның, белорусларның, литвалыларның, латышларның, эстоннарның, үзбәкләрнең, татарларның, молдаваннарның, грузиннарның, әрмәннәрнең, әзербәйҗанлыларның һәм Советлар Союзындагы бүтән азат халыкларның милли культурасын һәм милли дәүләтчелеген җимерүне, аларны немецлаштыруны, аларны немец князьләренең һәм бароннарының колларына әверелдерүне» үзләренең максаты итеп куйганнар иде. Бу — безнең бөтенебез өчен дә үлем дпгән сүз иде. Ләкин барып чыкмады һәм барып чыкмас. Ерткыч фашизм безнең изге туфрагыбызга үлем кылычы күтәреп керде — ул, безнең яшәү кылычыбыздан үзенең үлемен, алыр. Бу көннәр ерак түгел ииде.
илебезнең барлык халыклары үзләренең нрке, намусы өчен, бөек совет байрагы астында яшәүләре һәм чәчәк атулары өчен изге көрәшкә бердәм булып күтәрелгәннәр. Башында олы туганыбыз рус халкы булган бу көрәштә ирек сөюче татар халкы алгы сафларда бара. Фронтта да, тылда да.

Фашистик Германиягә каршы бөек Ватан Сугышында дан казанган Илдар Маннапов, Салават Кәримов, Геннадий Гобәйдуллин, Гафият Нигъмәтуллин, Мансур Абдуллин, Фәрит Фәтхуллин һ. б., һ. б. кебек батыр татар сугышчыларының исемнәре тарихыбызда мәңге калыр. Бу батырлар армиясе зур һәм күп. Аларның исемлеге гел артып тора.
Командование һәр урында да безнең егетләребезгә югары бәя бирә:
— Татарлар арсландай сугышалар, — ди алар.
Газета-
журналларда аларның батырлыклары турында күп языла. СССР Верховным Советы Президиумының бүләкләүләр турындагы Указларында аларның исемнәрен бик еш күрәбез, фронтлардан мондый күңелле хатлар, хәбәрләр күп килә, һәм без сугыш утындагы үз туганнарыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Фронттагы бу батырлыкларга тылдан җаваплар җибәрелә. Ул җаваплар конвертларда тына булмый. Алар өчен вагоннарны, эшелоннарны да чак кына: өлгертеп җиткерәләр.

Татарстан Фронтка сәлам, мактау, горурлык, рәхмәт хатлары белән бергә, кораллар, сугыш припаслары, кием-салым, азык продуктлары төялгән эшелоннарны өзлексез озатып тора. Бу хатларга, бу «күчтәнәчләргә» без тагын җаваплар алабыз: Москвадан салют яңгырый — Орел, Харьков, Киев, Житомир, Новгород, Пушкин...
Предприятиеләрдә җилфердәгән Оборона Комитеты байраклары, совет семьясына кайтарылган яңадан-яңа шәһәрләр өстеннән кызыл совет байраклары горур һәм шатлыклы җилфердә
п сәламлиләр.

Фронт тыл белән яши, үз уңышлары белән апы рухландыра, аны да Фронтка әверелдерә. Тылдагы кешеләр үзләрен фронтовик итеп хис итәләр.

— Без Фронттагыча эшлибез.—диләр алар.

Тыл фронтка ярдәм итә, аны алга этәрә, фронтны тылга әверелдерә. Дошман кулыннан яулап алынган совет шәһәрләре, авыллары кичә генә Фронт иделәр әле. Бүген инде алар тыл. Хәер, алар әле Фронтка ошаганнар: шәһәрләр, авыллар урынына бәдбәхет немец хәрабалар гына калдырып китә. Кабахәт үлем үзенең кара эшен эшләп маташа. Ләкин безнең җирләребез, безнең шәһәрләребез һәм авылларыбыз үлемгә бирешмиләр. Алар бик тиз яңадан тормышка кайталар. Дошман кулыннан Кызыл Армия тартып алган, үлем хәлендә булган Орелга, мәсәлән, хәзер Татарстан яшәү көче бирә. Республикабызның хезмәт ияләре Орел шәһәрен һәм өлкәсен төзекләндерү кебек тагын да бер зур. мактаулы, изге бурычны үз өсләренә йөкләүләре белән горурланалар.
Яшәү яки үлем өчен башланган сугыш киң күләмнәрдә җәелеп китте. Фашистик Германиядә туган үлем, каплы кулларын күтәреп, үзенең кара канатып бөтен дөньяга җәяргә омтылган иде. Башта, әйтерлек каршылыкка очрамыйча, коточкыч шомлы тантана белән атлап килде ул. Шундый ук тантана беләп ул безнең җирләребезгә дә басын кергән иде. Ләкин бу үлем, безнең изге совет җирләрендә беренче тапкыр буларак, каты каршылыкка очрады. Бу җирләрдә ул әлсери, хәлсезләнә башлады. Москва янында каты яраланды ул. Сталинград янында кара канатлары сыйды аның, Курск сугышларында без аның шакшы йөрәген, шашкан миеп җәрәхәтләдек. Бу кара үлем безпең изге совет җирләрендә чын тормыш һәм яшәү көче белән беренче тапкыр очрашты, һәм бу очрашуда үлем үзенең үлемен күрде. Кешелек допьясы үлемнән сакланып калыпды. Яшәү һәм үлем өчен көрәштә без җиңдек. Хәзер инде Кызыл Армиябездә гәүдәләнгән чын тормыш һәм яшәү көче һөҗүм итеп алга бара. Бүгенге көннәр — безнең тантанабыз көннәре, безнең урамдагы бәйрәм көннәре.
Үлем — хурлыклы рәвештә чигенә. Кая таба чигенеп бара ул? үзе туып үскән Германиягә, үлү әчеп бара. Апыя кабере шунда, үзенең туган иле Германиядә булачак, Кызыл Армия шунда аңа кабер казый.

Бу кабахәт үлемне кабергә кууда тормыш һәм яшәү көче гаять куәтле булган татар халкының да хезмәте соклануга лаеклы. Бөек, сугышчан совет семьясында, бүгенге тарихи көннәрдә татар халкы моны фронтта да, тылда да үзенең искиткеч батырлыклары белән раслый.

Күп милләтләрнең һәм татарларның баһадир улларын үз эченә алган Кызыл Армиягә мактау һәм дан!

Армиягә көч бирүче, аның җггцүле һөҗүмен тәэмин итүче тыл батырларына — мактау һәм дан!

26 нчы елың синең тарихи боек җиңүләр елы булды. 27 нче елың синең сөекле Армиябезнең дошманны тәмам тар-мар итү елы булсын, безпең яшәү таптанабыз елы булсын.