Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ


23 февраль, 1944 ел. № 16. Москва шәһәре
Плтәшләр, кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар!

Кызыл Армиянең 26 еллыгын илебезнең халыклары совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләр өстеннән тарихи җиңүләре шартларында каршылыйлар.

Бер елдан артык вакыт буена Кызыл Армия, җиңүчән һөҗүм алып барып, гитлерчы-илбасарлар армияләрен тар-мар итә һәм алариы совет җиреннән себереп түгә. Бу вакыт эчендә Кызыл Армия 1942—43 нче елгы кышкы кампанияне уңышлы итен үткәрде, 1943 нче елны җәйге сугышта отып чыкты һәм 1943—44 нче елның җнцүле кышкы һоҗүмсн җәелдерде. Сугышлар тарихында тиңдәше булмаган бу кампанияләрдә Кызыл Армия сугыша-сугыша көн-батышка таба кайбер урыннарда 1.700 километрга кадәр алга китте, дошман басып алган совет җиренең 3/1 өлешен диярлек дошманнан чистартты:.

Хәзерге кышкы кампания барышында Кызый Армия Жлобиннан Херсонга кадәр Днепрның бөтен буенда немецларның куәтле оборонасын бетерде һәм шулай итен немецлармын Совет — Германия фронтында озакка сузылган уңышлы оборона сугышы алып барырга дигән исәпләрен җимереп ташлады.

Кышкы кампаниянең өч ае эчендә безнең батыр гаскәрләребез уң як Украинада гаять зур җпцүләргә ирештеләр, Киев, Днепропетровск, Запорожье өлкәләрен азат итүне төгәлләделәр, бөтен Житомир өлкәсен, Ровно һәм Кировоград өлкәләрен тулысыңча диярлек, Винница, Николаев, Каменец-Подольск һәм Волынь өлкәләренең күп кенә районнарын азат иттеләр. Кызыл Армиянең кискен хәрәкәтләре белән Житомир, Кривой Рог һәм Умаиь районнарында немецларның каршы һөҗүм ясарга маташулары бетерелде. Совет гаскәрләре Днепрның уң ягында, Корсунь-Шевченковский районында немецларның10 дивизиясен һәм бер бригадасын чолгап алып һәм юк итеп, немецларга яңа Сталинград ясадылар.

Ленинград янында совет гаскәрләре бөек җиңүгә ирештеләр. Безнең гаскәрләр дошманның озак вакытка исәплән корылган, тирәнгә эшелопланган куәтле ныгытмалар системасын ваттылар, немец гаскәрләренең көчле группасын тар-мар иттеләр, Ленинградны дошман блокадасыннан һәм аның варварларча артиллериядән атып торуыннан бөтенләй азат иттеләр. Совет сугышчылары Ленинград һәм Калинин өлкәләрен фашист ерткычлардан чистартуны төгәлләп киләләр һәм Советлар Эстониясе җиренә аяк бастылар.

Оккупантларны Советлар Белоруссиясеннән массовый төстә куу җәелеп китте: Гомель һәм Полесье өлкәләре бөтенләй диярлек, Могилев һәм Витебск өлкәләренең байтак районнары азат ителде.

Быелгы кышның уңайсыз шартларында безнең гаскәрләр, дошманның көчле оборона полосаларын үтеп, кышкы кампаниянең 3 ае эчендә 200 мең квадрат километр чамасы совет җирен илбасарлардан чистарттылар. Кызыл Армия халык яши торган 13.000 поп артык пунктны, шул исәптән 52 шәһәрне һәм 320 тимер юл станциясен дошманнан кайтарып алды. Фашист коллыгыннан яңадан миллионнарча совет гражданнары коткарылды. Әһәмиятле авыл хуҗалыгы районнары һәм гаять бай тпмер рудасы һәм марганец запаслары булган промышленность районнары Ватаныбызга кайтарылды. Немецлар үзләренең бөтен көчләре белән ябышып торган бу эко-номик әһәмиятле районнардан мәхрүм ителделәр.
Хәзер инде Гитлер Германиясенең һәлакәткә таба туктаусыз баруы һәркемгә ачык булса кирәк. Дөрес, бу сугышта сугыш алып бару шартлары Германия өчен үткән бөтен дөнья сугышында булганга караганда уцайлырак. Ул чагында Германия сугышның башыннан ахырына кадәр ике фронтта көрәш алып барды. Ләкин бу сугышта Советлар. Союзының үткән сугыштагы иске патша Россиясенә караганда күп тапкыр көчлерәк булып чыгуы факты Германия әчеп зур минус булып тора. Беренче бөтен дөнья сугышында Германия блогына каршы ике Фронтта алты бөек держава
— Франция, Россия, Англия, Америка Кушма Штатлары, Япония һәм Италия сугышкан иде. Хәзерге сугышта Италия һәм Япония Германия ягына күчте. Финляндия фашистлар блогына кушылды, үткән сугышта Германиям каршы сугышкан Румыния аның ягына күчте. Шуның белән бергә, Германиянең төп көчләре әле хәзергә кадәр бер генә фронтта Советлар Союзына каршы хәрәкәт итәләр. Тарихтан мәгълүм ки, Германия, әгәр дә ул иср генә Фронтта сугышса, һәрвакытта да сугышта отты һәм, киресенчә, ике Фронтта сугышырга мәҗбүр бул ran чакта ул сугышта оттырды. Хәзерге сугышта Германия, үзенең көчләре белән бер генә Фронтта СССР га каршы сугышуына карамастан, җиңүгә ирешә алмады гына түгел, бәлки Советлар Союзынын кораллы көчләренең куәтле ударлары белән һәлакәт читенә куелган булып чыкты. Советлар Союзы Германиянең сугыш машинасының. басымына бер ялгызы каршы тору гына түгел, бәлки немец-фашист гаскәрләрне хәлиткеч җиңелүләргә дә дучар иткән икән, безнең союзннкларпың төп көчләре хәрәкәткә кергәннән соң һәм Гитлер Германиясенә каршы барлык союздаш дәүләтләрнең куәтле һәм үсеп бара торган һөҗүме җәелеп киткәннән сои Гитлер Германиясенең хәле бигрәк тә өметсез булачак.
Хәзер немец-фашист юлбасарлар, һәлакәттән котылу юлын эзләп чабаланалар. Германиянең кешеләр ресурслары инде беткән булса да. алар тылда я надан
, «тоталь» мобилизациягә ябыштылар. Фашист идарәчеләр ярсынып, Гптлерга каршы коалиция лагерена таркаулык кертергә һәм шуның белән сугышны озакка сузарга маташалар. Гитлер дипломатлары. Гитлер яклы элементлар белән элемтәләр урнаштырырга омтылып, әле безнең дәүләт белән, әле бсзнен союзпиклар белән сепарат солых төзү мөмкинлегенә киная ясап, битараф илләрнен берсеннән икенчесенә чабалар. Гитлерчыларның бу хәйләләре барсы да җимерелүгә дучар ителгән, чөнки Гптлерга каршы коалгГцияпеи нигезендә Гитлер Германиясен һәм аныи Европадагы иярченнәрен тар-мар итү бурычын алга куйган союзникларнын әһәмиятле тормыш интереслары ята. Нәкъ менә шушы төп интересларның уртаклыгы сугыш барышында СССР. Англия һәм Америка Кушма Штатларының сугышчан союзы ныгуга алын бара.
Совет җирендә һәм Европаның оккупац
ияләнгән илләрендә гитлерчылар эшләгән барлык җинаятьләр өчен тулысынча түләтү сәгате якынлаша.
Кызыл Армиянең җиңүчәп һөҗүме безнен халык хуҗалыгыбызның һәммә тармакларында да совет кешеләренең хезмәттәге яңа батырлыклары аркасында мөмкин булды. Сонетлар Союзының хезмәт ияләре Кызыл Армиянең фронтлардагы җәйге җиңүләрен тылда яңа производство җиңүләре белән беркеттеләр.
Безнең промышленностебыз эшчеләре дәүләт билгеләгән планнарны срогыннан алда үтиләр һәм арттырып үтиләр, яңа заводларны
, домна мичләрен һәм электр станцияләрен сафка кертәләр, азат ителгән районнарда оккупантлар җимергән индустрияле тицдәшсе кыска срокларда аякка бастыралар. Эшчеләр сыйныфының героик тырышлыклары Кызыл Армиянең хәрби-материаль базасын тагын ң ныгыталар һәм шуның белән безнең тәмам җиңүебез сәгатен якынайталар.
Совет крестьяннары дәүләткә армия һәм шәһәрләр өчен азык һәм промышленность өчен чимал бирәләр, Кызыл Армиягә үз-үзләрев аямыйча булышлык күрсәтәләр.
Совет интеллигенциясе производствоны киңәйтү һәм Кызыл Армиянең ихтыяҗларын канәгатьләндерү эшендә эшчеләргә һәм крестьяннарга турыдан-туры җитәкчелек ярдәме күрсәтә.

Азат ителгән районнарның хезмәт ияләре үзләрен азат итүче Кызыл Армиягә ярдәмне көннән-көн киңәйтәләр, аякка бастырыла торган заводларның һәм авыл хуҗалыгының продукциясен фронтка бара торган йөкләрнең гомуми агымына кушалар.

Һич шик юк, совет халкы киләчәктә дә үзенең героик хезмәте белән һәм үзенең бөтен тырышлыгын биреп, немец-фашист Илбасарларны тизрәк һәм тәмам тар-мар итү өчен җитештерү көчләренең өзлексез үсүен тәэмин итәр.
Ватан сугышында СССР халыкларының сугышчан дуслыгы һәм безнең дәүләтебезнең бөтен тарихы белән хәзерләнгән нигездә союздаш республикаларда яңа гаскәри бүлекләр төзелү Кызыл Армияне, тагын да ныгытыр һәм аның сафларына яңа сугышчан көчләр өстәр.

Иптәшләр, кызылармеецлар, кызылфлотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизан һәм партизанка иптәшләр!
Ватаныбызныц азатлыгы һәм бәй сезлеге өчен бөек азатлык сугышында сез геройлык могҗизалары күрсәттегез. Кызыл Армия сугыш барышында безнең файдага хәлиткеч борылыш ясалуга иреште һәм хәзер дошманны тәмам җиңүгә таба ышаныч бел
ән бара. Дошман бер-бер артлы, җиңелүләргә дучар ителә. Ләкин ул әле җимерелмәгән. Гитлерчы Илбасарлар, үзләренең һәлакәте якынлашуны һәм безнең җиребездә алар эшләгән коточкыч җинаятьләрнең бөтенесе өчен үч алуның котылгысызлыгын күреп, бетәргә хөкем ителгәннәрчә ярсын каршылык күрсәтәләр. Алар сугышка актык көчләрен һәм резервларын ташлыйлар, совет җиренең һәрбер метрына, һәрбер уңайлы чиккә ябышып яталар.
Нәкъ менә шуңа күрә дә, безнең уңышларыбыз никадәр зур булсалар да, дошманның көчләренә без, элеккечә, аек бәя бирергә, уяу булырга, сафларыбызда масаюга, тынычлануга, гамьссзлеккә юл кунмаска тиешбез. Сагышлар тарихында әле дошман үзе упкынга сикерү вакыйгасы булганы юк. Сугышта отып чыгу очеп дошманны упкын кырыена илтергә һәм шунда төртеп төшерергә кирәк. Бары тик көчләре туктаусыз үсеп бара торган җимергеч ударлар гына дошманның каршылык күрсәтүен сындыра алачак һәм безне тәмам җи
ңүгә китерә алачак. Моның өчен армиябез сугышчыларының хәрби өйрәнүен һәм командирларның сугыш осталыгын яхшыртуны дәвам иттерергә кирәк, Кызыл Армиянең бурычы — үзенең сугыш осталыгын көннән-көн югары күтәрү, дошманның тактикасын өзлексез һәм җентекләп өйрәнү, аның мәкерле хәйләләрен оста итеп һәм вакытында ачу, дошман тактикасына үзебезнең тагын да яхшырак тактикабызны каршы; кую. Кызыл Армиянең алдынгы частьларының һәм берлшимәләренең сугыш тәҗрибәсе һәм казанышлары безнең барлык гаскәрләребезгә җиткерелсен. Бөтен Кызыл Армия, аның барлык сугышчылары һәм офицерлары дошманны хәзерге заман сугыш фәненең барлык кагыйдәләре буенча кыйнарга өйрәнсеннәр.

Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар!

Сезне Кызыл Армиянең еллыгы белән котлап һәм сәламләп приказ бирәм:
1. Барлык рядовойлар һәм сержантлар составына — пехотачыларга, мином
етчикларга. артиллеристларга, очучыларга, танкистларга, саперларга, элемтәчеләргә, кавалеристларга — үзләренең сугыш осталыкларын туктаусыз яхшыртуны дәвам иттерергә, үзебезнең бик яхшы сугыш техникасыннан тулысынча файдаланырга, дошманны безнең данлыклы гвардеецларыбыз кыйнаган кебек кыйнарга, командирларның приказларын төгәл үтәргә, дисциплинаны һәм тәртипне ныгытырга, оешканлыкны күтәрергә.
2. Барлык төр гаскәрләрнең офицерларына һәм генералларына — гаскәрләрне идарә итү осталыгын, маневр тактикасын, сугыш барышында барлык төр гаскәрләрнең бергәләшеп хәрәкәт итүләре эшен яхшыртырга, алдынгы гвардияче частьларның һәм
берләшмәләрнең тәҗрибәсен сугыш практикасына кыюрак һәм киңрәк кертергә
, штабларның һәм гаскәри тылларның эш культурасын иң югары дәрәҗәгә күтәрергә, разведкабызны һәр яклан яхшыртырга һәм үстерергә.
3. Бөтен Кызыл Армиягә — утны һәм маневрны оста итеп бергә бәйлән, дөшма
нның оборонасын аның бөтен тирәнлегенә җимерергә, дошманга тын алырга ирек бирмәскә, дошманның контратакалар ясан безнең һөҗүмебезне туктатырга маташуларын вакытында бетерергә, дошманны эзәрләп куып баруны оста итен оештырырга, аңа үзенең техникасын алып китәргә ирек бирмәскә, кыю маневр белән, дошман гаскәрләренең флангларын камарга, аларның тылларына барып чыгарга, дошман гаскәрләрен чолган алырга, аларны вакларга һәм, әгәр дә корал ташлаудан баш тартсалар, юк итәргә.
4. Партизаннарга һәм партизанкаларга
— Кызыл Армиягә ярдәмне көчәйтергә, дошманның штабларына һәм гарнизоннарына һөҗүм итәргә, аның тылларын тар-мар итәргә, аның коммуникацияләрен һәм элемтәсен җимерергә, аны резервлар китерү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә.
5. Совет дәүләтенең кораллы, көчләренең үткән ел эчендә ирешкән бөек җиңүләренең билгесе итеп бүген, 23 нче февральдә, Кызыл Армиянең еллыгы көненд
. Москвада. Ленинградта. Киевта. Днепронстровскида. Гомельдә. Ростовта артиллериядән егерме залп белән Кызыл Армиянең батыр гаскәрләренә салют бирергә.
Җиңүчән Кызыл Армиябезгә дан!
Совет коралына дан!
Батыр партизаннарыбызга һәм партизанкаларыбызга дан!
Яшәсен безнең бөек Совет Ватаны!
Яшәсен безнең Бөтенсоюз Коммунистлар Партиясе — Кызыл Армиянең бөек җиңүләрен рухландыручы һәм оештыручы!
Үлем немец илбасарларга!
Верховный Баш Командую
щай
Советлар Союзы Маршалы Н. СТАЛИН.