УНИКЕ АЙ
С. МАРШАК
☆
(Славян әкияте)
— Син беләсеңме, бер елда ничә ай була?
— Унике.
— Ә аларны ничек дип атыйлар?
— Январ, февраль, март, апрель, май, июнь.
июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь.
Бер ай беткәч тә икенче ай башлапа. Һәм бер
вакытта да әле февральнең январьдан алда килгәне,
яки апрельнең майдан соң килгәне юк.
Айлар берсе артыннан берсе киләләр һәм бер
вакытта да бер-берсе белән очрашмыйлар.
Ләкин халык арасында бер хикәя сөйләнә, гүя
Богемия дигән тау ягында торган бер кыз унике
айның барсын берьюлы күргән.
— Ничек булган соң ул?
— Менә ничек.
... Бер кечкенә генә авылда усал һәм саран хатын
торган. Аның ике кызы булган — берсе үзенеке,
икенчесе үги кыз. Үз кызын ул бик яраткан, ә үги кыз
анар бер ничек тә ярый алмаган. Нәрсә генә эшләсә
дә, кая гына борылса да, үги анага ошамаган.
Аның үз кызы көннәр буе йомшак урын өстендә
пряниклар ашап яткан, ә үги кызның иртәдән кичкә
чаклы утырырга да вакыты булмаган: әле ул су
ташый, әле урманнан утын алып кайта, әле инештә
кер чайкый, әле бакчада түтәлләрнең чүбен утый.
Ул кышкы салкынны да, җәйге кызуны да, язгы
җилне дә, көзге яңгырны да яхшы белгән. Шуңа күрә
дә бәлки аңа бер үк вакыт барлык унике айны
берьюлы күрергә туры килгәндер дә.
Кышның январь ае була. Кар шул чаклы күп
яуган, ишекләрне кардан көрән ачалар, ә урманда,
бәхетсезгә каршы, агачлар билдән көрткә чумганнар.
Каты җил искәндә дә селкенә алмый утыралар.
Кешеләр өйләреннән чыкмыйлар һәм мич
ягалар.
Менә шундый көннәрнең бсрсендә, кичкә таба,
усал үги ана, ишеген ачып, тыштагы буранның
котыруын тыңлый да, җылы мич янына килеп баса
һәм үги кызга болай ди:
— Урманга умырзая чәчәкләре җыярга барыр
идең. Иртәгә бит сеңлеңнең туган көне.
Кыз үги анага аптырап карый: шаярамы ул, әллә
чынлап та урманга җибәрергә уйлыймы? Хәзер
урманда бик куркыныч бит. Кыш уртасында кайдан
килеп умырзая чәчәкләре үссен? Күпме генә эзләсәң
дә, март аеннан да иртә умырзая чәчәкләре
күренмәячәк. Бары тик урманда адашып көрткә генә
күмелеп калырсың.
Ә сеңлесе аңа:
— Әгәр югаласың икән, синең өчен беркем дә
еламас. Бар, чәчәксез өйгә кайтып кермә, менә сиңа
кәрзин,— ди.
Кыз, слый-елый да, иске шәлгә төренеп,
ишектән чыгып китә.
Җил аның күзләренә кар сибә, башыннан шәлен
йолкый. Кыз, карга баткан аякларын көчкә генә
суыра-суыра, алга бара.
Тирә-як һаман караңгылана. Караңгы күктән
бер генә йолдыз да җиргә карамый, ә җир өстендә аз
гына кар яктысы була.
Менә урман. Монда инде бөтенләй карашы,
хәтта үзеңнең кулларыңны да күрә алмыйсын. Кыз
ауган агач өстенә килеп утыра. «Байда катып үлсәң
дә барыбер инде» — дип уйлый ул.
Кинәт еракта агачлар арасыннан бер ут
ялтырый. Әйтерсең, адашкан йолдыз агачлар
арасында йөри.
Кыз урыныннан тора. Утка таба бара башлый.
Ул көрткә бата, давылда сыйган агачлар аркылы
үрмәләп чыга. «Бары тик ут кына сүнмәсен иде», —
дип уйлый ул. Ә ут сүнми, барган саен яктыра гына
бара. Менә инде җылы төтен исе дә килә башлый
һәм агачларның чытырдан янулары да ишетелә.
Аланда, кояш чыккан шикелле, якты. Аланның
уртасында ут яна, аның ялкыннары, күккә тигәнче
диярлек, күтәреләләр. Ә учакның тирә ягында
кешеләр утырганнар — кайсылары утка якын, ә
кайсылары читтәрәк. Үзләре акрын гына сөйләшәләр.
Кыз аларга карый да, кемнәр соң болар, дип
уйлый. Аучылар диярлек түгел, утын кисүчеләргә
бигрәк тә ошамаганнар, кара нинди киенешкәннәр —
кайсы көмештән, кайсы алтыннан, кайсы яшел
хәтфәдән.
Кыз аларны санап чыга, анда унике кеше була:
өчесе карт, өчесе, ир уртасы, өчесе яшь, ә инде калган
өчесе бөтенләй малайлар гына.
Яшьрәкләре учакның кырыенда ук, ә
картыраклары уттан ераграк утырганнар.
Кинәт арадан бер карт — пң озыны, зур сакаллы,
калып кашлысы — борыла да, кыз басып торган якка
карый.
Кыз, бик куркып, качып китмәкче була.
Тик соң инде. Карт аңардан:
— Каян килдең син, нәрсә кирәк сиңа монда? —
дин сорый.
Кыз аңар үзенең буш кәрзинен күрсәтә дә:
— Менә миңа бу кәрзингә умырзая чәчәкләрен
җыярга кирәк, — ди.
Карт көлеп,
— Январьда умырзая чәчәкләре кирәкме? Кара
син аны, нәрсә уйлап чыгарган!—ди.
— Мин уйлан чыгармадым аны, — ди кыз, —
мине монда үги әнием умырзая чәчәкләре җыярга
җибәрде һәм өйгә буш кәрзин белән кайтмаска
кушты.
Шуннан соң унике кеше аңар карыйлар һәм үзара
сөйләшә башлыйлар.
Кыз аларның сөйләшүләрен тыңлап тора, ләкин
сүзләрен аңламый — аларның сөйләшүләре кешеләр
сөйләгән кебек түгел, агачлар шаулашкан кебек.
Алар, шулай сөйләшәләр-сөйләшәләр дә,
тыналар.
Ә баягы озын карт кызга борылып:
— Соң син умырзаяларны тапмасаң, ниш-
ләмәкче буласың? Алар бит әле март җитмичә күрепә
башламыйлар, — дип куя.
— Урманда калам, — ди кыз. — Март аен
көтәрмен. Чәчәкләрсез өйгә кайтканчы, минем
урманда үлүем артык.
Шулай ди дә, елап җибәрә.
Кинәт аларның араларындагы иң яше, туның бер
җилкәсенә генә салган шаяны, тора да карт янына
килә.
— Январь туган, бер сәгатькә генә миңа үз
урыныңны биреп торчы.
Карт үзенең озын сакалын сыпыра да:
— Мин биреп торыр идем дә, март бит
февральдән алда була алмый, — ди.
— Ярар инде, — дип мыгырдана йонлач һәм
тузгыган сакаллы икенче карт. — Бир үз урыныңны,
мин бәхәсләшеп тормам. Без бит ул кызны барыбыз
да яхшы беләбез: аны чиләкләре белән бәке буенда да
очратасың, яки урманда утын бәйләмнәре белән
күфәсең. Бар айлар өчен дә ул үз кеше. Аңар ярдәм
итәргә кирәк.
— Ярый, синеңчә, булсын, — дп январь.
Ул җиргә үзенең боз таягы белән суга да,
җырлый башлый:
Серле кара урманда,
Салкыннар, шауламагыз.
Наратларның, каеннарның,
Кайрысын кимермәгез.
Җитәр сезгә ерткычлар
Туңдырырга,
Йортларын кешеләрнең
Суытырга.
Карт тукталуга, урман тынып кала. Агачлар
салкыннан шартлауларыннан туктыйлар, ә кар зур
йомшак күбәләкләр булып ява башлый.
— Хәзер инде, туган, синең чират, — ди январь
һәм үзенең таягын йонлач февральгә бирә.
Ә ансы таяк белән сугып, сакалын селкетеп улап
җибәрә:
Җилләр, өермәләр, давыллар,
Исегез барлык көчкә.
Өермәләр, карлы бураннар,-
Күтәрелегез төнгә.
Болытлардан шауласын,
Җир өстендә җилләсен,
Җәяү җилләр йөгерсен
Кырларда ак еландай.
Ул шулай дип әйтеп кенә бетерә, шунда ук
ботакларда давыллы юеш җил шаулый башлый. Кар
кисәкләре бөтереләләр, җир өстендә давыл котыра.
Ә Февраль үзенең боз таягын кече туганына бирә
дә:
Хәзер инде синең чират, март туган, — ди.
Кече туганы таякны алып җиргә суга.
Кыз аның кулындагы корыган боз таягына күзен
төшерә. Ә ул корыган таяк түгел инде. Март кулында
бөреләнгән яшь агач.
Март елмая, үзенең яшьлек тавышы белән
яңгыратып җырлан җибәрә:
Йөгерегез, елгалар,
Таралыгыз, сулар,
Уяныгыз, кырмыскалар,
Үтте кышкы салкыннар.
Ауган агачлар аша
Аю урманнан үтә.
Кошлар инде сайраша,
Умырзая чәчкәдә.
Кыл кулларын чабып куя.
Кая киттеләр биек кар өемнәре?
Кая югалдылар агач ботакларында
Асылынып торган бозлар?
Акын аяк астында йомшак язгы җкв.
Тирә якта тамчылар тама, сулар чылтырап агалар. Ботаклардагы
бөреләр өрелеп чыгалар һәм инде кара кабык
астыннан беренче яшел яфраклап да карый
башлыйлар.
Кыз карый, карап туя алмый.
— Син нәрсә карап торасың, — ди аңа март. —
ашыгырга кирәк, абыйлар безгә нибарлыгы бер
сәгать вакыт бүләк иттеләр.
Кыз, исенә килеп, куе куаклык арасына чәчәкләр
эзләргә йөгерә. Ә анда чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк.
Куак асларында да, таш асларында да, түмгәк
өсләрендә дә, түмгәк асларында да — кая гына
карасаң да чәчәкләр. Ул кәрзинми, алъяпкычын
тутыра да, тизрәк учак янына, унике туган утырып
калган җиргә йөгерә.
Ә анда инде ут та, туганнар да булмый. Алай
якты, тик бу яктылык утныкы түгел, ә урман өстенә
калыккан тулы айның яктылыгы.
Кыз, рәхмәт әйтергә бер кеше дә юклыгын
күргәч, тизрәк өйгә йөгерә.
Ә ай аның артыннан бара.
Кыз, кая басканын да сизмичә, йөгереп үзләренең
өйләренә килеп җитә — һәм ул ишектән
керергә генә өлгерә, тышта яңадан кышкы буран
уларга тотына, ә ай болыт астына кереп югала.
Аны күргәч, үги ана белән кызы:
— Бу ничек, син инде кайтып та җиттеңмени? Ә
чәчәкләрең кая? — диләр.
Кыз, аларга җавап биреп тормыйча, алъ-
япкычындагы чәчәкләрне сәке өстенә бушата һәм
янына кәрзинен куя.
Үги ана белән кызы шаккатып калалар.
— Кайдан алдың син аларны?
Кыз аларга барсын да сөйләп бирә. Ә алар
тыңлыйлар да, ышанырга да, ышанмаска да
белмиләр, тик башларын гына селкеп торалар.
Ышануы да бик читен, ә ышанмас идең, сәке өсте
тулы хуш исле зәңгәр чәчәкләр яга. Алардан март ае
исе аңкып тора.
Үги ана белән кызы бер-берсенә карашалар да.
— Ә айлар сиңа башка нәрсәләр дә бирмә-
деләрме? — дип сорыйлар.
— Мин артык бернәрсә дә сорамадым.
— Менә, юләр булгач, юләр инде, — ди сеңлесе.
— Бөтен унике ай белән берьюлы очраш та,
чәчәкләрдән башка әйбер сорама имеш. Мин синең
урында булсам, нәрсә сорарга белер идем. Берсеннән
— тәмле алмалар да, дулялар, икенчесеннән —
пешкән каен җиләкләре, өченчесеннән — ак
гөмбәләр, дүренчесеннән— яшел кыярлар сорар
идем.
— Менә минем акыллы кызым, — ди үги ана. —
Кыш көне җиләк, дуляларның бәясе нинди бит. Менә
боз аларның барсын сатар идек тә, ничаклы акча алыр
идек. Ә бу юләр нәрсә чәчәкләр җыеп кайткан. Кая,
кызым, җылырак киен дә, аланга барып кайт. Менә
сине инде алар алдый алмаслар.
— Кая ул аларга мине алдарга,—ди кыз һәм
башына шәлен бәйләп, кулларын җиң эченә тыга.
Апасы аның артыннан:
— Бияләйләреңне ки, туныңны яхшылап
эләктер, —дип кычкырып кала.
Ә кызы инде күптән, ишектән чыгып, урманга
йөгергән була.
Апасының эзләре буенча ашыга-ашыга бара ул.
«Тизрәк аланга барып җитәсе иде» дип уйлана үзе.
Урман барган саен куелана һәм караңгылана
бара. Кар сырындылары биегәйгәннән биегәя, давыл
сындырган агачлар стена кебек булып торалар.
«Нәрсәгә генә дип мин урманга килдем», — дип
уйлый үги апаның кызы, — Рәхәтләнеп жылы урында
гына ятмыйча, Монда килеп өшеп йөр инде. Җитмәсә
тагы монда адашып та калырсың».
Шулай уйланып торганда, еракта ут күренә, гүя
адашкан йолдыз агачлар арасында йөри.
Утка таба китте. Бара торгач, аланлыкка килеп
чыга. Аланның уртасында зур учак яна, ә аның
тирәсендә унике туган, унике ай утыралар. Акрын
гына сөйләтәләр алар.
Үги апаның кызы учакның янына ук килә дә,
башын да ими, исәпләшми дә, үзенә кызурак урын
сайлый да, җылынырга тотына.
Айлар сөйләшүләреннән тукталалар. Урман
тынып кала. Кинәт январь таягы белән җиргә
сугып.
— Каян син? Каян килен чыктың?—дип сорый.
— Өйдән килдем, — дип җавап бирә кыз. — Сез
бүген минем анага бер кәрзин чәчәкләр биргәнсез.
Менә мин дә аның эзе буенча килдем.
— Синең апаңны без беләбез,—ди январь а. —
Ә менә сине күргәнебез дә юк. Син безгә нәрсәгә
килдең?
— Бүләкләр алыр өчен килдем. Июнь aе минем
кәрзиненә каен җиләкләре салсын,
тик эреләрен салсын, ә Июль ае — яшел кыярлар һәм
ак гөмбәләр, ә Август — тәмле алмалар һәм дулялар.
Ә инде Сентябрь ае — өлгергән чикләвекләр бирсен.
— Тукта әле, — ди январь ае.—Язга чаклы
җәйнең, кышка чаклы язның булганы юк. Июль аена
бик ерак әле. Хәзергә урманда мин хуҗа һәм утыз бер
көн буе мин монда хөкем итәм.
— Кара нинди ачучан икән, — ди кыз. — Мин бит
әле сиңа килмәдем дә. Синнән кар белән бәстән башка
нәрсә көтәргә була соң? Миңа җәйге айлар кирәк. —
Январь ае чыраен сыта.
— Эзлә әле кыш көне җәйне, — ди дә, киң
җиңнәрен селкеп җибәрә.
Урманда шундый давыл күтәрелә, җирдән күккә
чаклы агачларны да, айлар утырган аланны да
томалап китә. Кар аркылы ут та күренми башлый,
бары тик кайдадыр учакның чатырдап сызгырып
янган тавышы гына ишетелә.
Үги ананың кызы куркуга кала.
— Тукта,—дип кычкырына ул.
Ләкин кайда ул туктау.
Давыл аны бөтерә, күзләрен томалый, тынын,
сулышын кыса. Шунда ул көрт эченә егылып төшә
һәм аны кар күмеп китә.
Үги ана кызын көтә дә көтә, әле тәрәзәдән карый,
әле ишектән чыгын карый, ә кыз юк та юк. Шуннан
соң ул, җылырак итеп чолгана да, урманга китә.
Ләкин шундый караңгыда һәм өермә котырган чакта
кара урман эчендә кеше табуы мөмкинме соң?
Ул шулай йөри-йөри, эзли-эзли дә, ахырдан үзе
туңып үлә.
Алар шулай икесе дә урманда көтеп
калалар.
Ә үги кыз дөньяда бик озак яши, зур үсә, иргә
чыга, балалар үстерә.
Аның өе янында дөньяда мисалы булмаган
гаҗәеп матур бакчасы булуын сөйлиләр. Бу бакчада
һәрнәрсә, кешеләрнекенә караганда, иртә өлгерә:
чәчәкләр ата, җиләкләр иешә һәм алмалар җитешәләр.
Кызу вакытта анда салкынча, давылда тынлык була.
Кешеләр:
— Бу хатында барлык унике ай берьюлы кунакта
була, — диләр.
Кем белә, бәлки чынлап та шулай булгандыр.
Л.Һаҗәр тәрҗемәсе