Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ ЭШЕ ТУРЫНДА

БКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитетында Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесенең эше каралды һ м татар совег әдәбиятының хәзерге торышы һәм бурычлары турында махсус карар кабул ителде.

ВКП(б) Өлкә Комитеты Советлар Союзының бөек ватан сугышы чорында татар әдәбиятының, аеруча поэзия өлкәсендә, уңышлы күп кенә художество әсәрләренә баеганлыгын билгеләп үтте.

Татар язучылары хезмәт иэларен совег патриотизмы, социалистик ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек рухында тәрбияли торган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләр татар халкының милли горурлыгын һәм явыз дошманга — немец-фашист ерткычларына каршы көрәштә батырлыгын чагылдыралар, татар халкы улларының сугыш кырындагы фидакарьлеген сурәтлиләр (Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Г. Разин, Н. Нәҗми, А. Шамов, М. Әмир, Ф. Хөсни, X. Госман әсәрләре).

Шуның белән бергә, аерым татар язучылары (Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, А. Әхмәт) агитация шигыре һәм сатира буенча яхшы әсәрләр бирделәр һәм Ватан сугышы геройларын күрсәтә торган эпик әсәрләр тудыру өстендә эшли башладылар (Ф. Кәримнең «Йдел егете», Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» поэмасы, Г. Разинның «Татар егете».)

Бу әсәрләрнең шактый өлеше Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтларда көрәшү белән бергә, иҗат эшләрен дә дәвам иттерүче фронтовик-язучыларның әсәрләреннән торалар. Фронтовиклар арасыннан яшь язучылар күтәрелеп чыкты (Ш. Мөдәррис, А. Расих, Н. Арсланев һ. б.).

Татар әдәбияты классикларының — Г. Тукай, Галйәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һәм Һади Такташ әсәрләрен бастыру һәм популярлаштыру буенча язучылар зур эш башкардылар. Татар поэзиясе антологиясе басарга хәзерләнелде.

Шуның белән бергә, ВКП(б) Өлкә Комитеты хәзерге татар әдәбиятының бик зур житешсез- лекләре барлыгын һәм татар әдәбияты татар халкының гомуми политик һәм культура үсешеннән артка калып килүен әйтә. Татар язучыларының күбесе соңгы елларда хәзерге һәм тарихи темаларга зур күләмле художество әсәрләре (романнар, повестьлар һ. б.) иҗат итү өстендә бөтенләй диярлек эшләмиләр, тылның героикасын, республикабызның промышленность эшчеләренең, колхозчыларының һәм интеллигенциясенең тормышын бик йомшак чагылдыралар. Драматургия аеруча артка калып бара. Язучылар хәрби-политик яктан зур әһәмиятле вакыйгаларга карата публицистик мәкаләләрне бик аз язалар. Ленин һәм Сталинның публицистик чыгышлары үрнәкләрендә, рус әдәбиятының классик публицистларыннан һәм хәзерге мастерларыннан өйрәнмиләр.

Балалар әдәбияты Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесе эшендо онытылган бер тармак булып тора. Соңгы 3-4 ел эчендә татар язучылары балалар өчен бер генә яхшы китап та чыгармадылар. Бу өлкәдә тәрҗемә буенча да эш эшләнмәде.
Сугыш чорында басылып чыккан әсәрләрнең кайберсе схематизмнан, тормышны өстән-өстән генә сурәтләүдән, шулай ук тел фәкыйрьлегеннән котыла алмаганнар («Дошман лагеренда», «Партизан Иван» пьесалары, «Зоя Космодемьянская» поэмасы һ. б.) Аерым әсәрләрдә совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган политик Я1- гышлар бар (Ә. Камалның «Бурап» пьесасы). Татарстан язучылары совет кешесен аның бөтен бөеклегендә күрсәтә алганнары, үзләренең әсәрләрендә совет кешеләренең зур һәм типик образларын иҗат итә алганнары юк әле.

Татар әдәбиятының үсешенә җитдр гыйльмп тәнкыйть анализы һәм яңа әсәрләргә тәнкыйть обзоры юк, шуның нәтиҗәсендә кайбер язучылар масаю һәм үз иҗатларына артык югары бәя бирү юлына басканнар.
Татарстан Совет Язучылары Союзы татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен, аеруча татар әдәбияты классикларын рус теленә тәрҗемә итүне оештырмаган.

Әдәби мирасны, фольклорны җыю, өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук күренекле татар язучыларының архивларын саклау һәм тәртипкә салу буенча бернәрсә дә эшләнмәгән.
Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесе рус телендә әсәрләр иҗат итә торган җирле язучыларның, бигрәк тә башлап язучыларның иҗат ягыннан үсүләренә бик аз игътибар биргән.

ВКП(б) Өлкә Комитеты Татарстан язучыларының иҗат эшләрендәге җитди җитешсезлекләре түбәндәге төп сәбәпләргә кайтып калуын күрсәтә:

Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесе язучыларның эшләренә, аеруча яшь әдәби кадрларның эшен иҗат ягыннан йомшак җитәкчелек итә, кайбер язучыларның теоретик, идеологик дәрәҗәләре җитәрлек түгел, аларпың күбесе республикабызның промышленность предприятиеләре, колхозлары һәм совхозлары тормышыннан аерылганнар. Татарстан язучылары марксистик-ленинчыл философияне һәм эстетиканы җитәрлек өйрәнмиләр, рус әдәбияты классикларының һәм хәзерге чор рус әдәбиятының иң яхшы мастерларының иҗатлары һәм осталыклары үрнәкләре белән татар язучыларын ныклап таныштыру буенча җитди эш алын барылмый; шулай ук татар әдәбияты классикларының ми-расын җитди рәвештә өйрәнү дә оештырылмаган.

Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесе һәм партия оешмасы язучыларның идея һәм иҗат ягыннан үсешенә тиешенчә игътибар бирмиләр — иҗат кичәләре, әдәби диспутлар, шулай ук философия, әдәбият һәм сәнгать тарихы мәсьәләләре буенча докладлар һәм лекцияләр бик сирәк, үткәреләләр.
Әдәби тәнкыйтьнең дәрәҗәсе чиктән тыш түбән, теоретик тикшеренүләр, татар язучыларының иҗатына тәнкыйть анализлары — уңай якларга дөрес бәя бирү, ялгышларны һәм җитешсезлекләрне сабак булырлык итеп тәнкыйтьләү юк, шулай ук татар әдәбиятының тарихы да төзелмәгән килеш тора.
Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесе татар әдәбияты үсеше белән бәйләнешле мәсьәләләрне практик хәл итүдә республиканың һәм шәһәрнең җитәкче органнары белән эшлекле контакт һәм элемтә булдыра алмаган. Татарстан Совет Язучылары Союзы үсешенә баглы мәсьәләләр күп кенә еллар буенча республиканың җитәкче оешмаларында махсус рәвеш гә тикшерелүгә куелмаган, язучыларның иҗат ягыннан үсүләре өчен кирәкле шартларны тудыру буенча тиешенчә кайгырту юк — гонорарның күләме түбән, профессиональ язучыларның күбесе дөрес файдаланылмый һ. б.
ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы Татарстан Созет Язучылары Союзы Правлениесенә һәм партия оешмасына (Кашафутдпнов һәм Разин иптәшләргә) иҗат үсешләрен тәэмин итеп һәм героик совет халкына лаеклы булырлык югары сыйфатлы художество әсәрләре тудыру бурычыннан чыгып, Язучылар Союзының эшен яңадан үзгәртеп корырга тәкъдим итә.

Татарстан язучыларыпың игътибарын үзләренең теоретик һәм гомуми культура дәрәҗәләрен күтәрүгә, марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен, рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләрен тирәптеп өйрәнүгәх һәм промышленность предприятиеләре, колхозлар, МТС лар һәм совхозлар тормышы белән көндәлек бәйләнешне ныгыгуга юнәлтергә.

Укучыларны совет патриотизмы, милли горурлык, бөек рус халкы һәм Сойстлар Союзының башка халыклары белән туганлык һәм сугышчан дуслык, социалистик ватанга мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт рухында тәрбияли торган художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итүне Татарстан совет язучылары алдына төп бурыч итеп куярга Татарстан язучылары үзләренең әсәрләрендә совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы батырлыкларын чагылдырырга, безнең Ватаныбызны саклау һәм аның даны өчен совет кешеләрен көрәшкә рухландыруга юнәлгән, фидакарьлекләргә өнди торган еропик образларны тудырырга тиешләр.

Татар әдәбиятының иҗат мәсьәләләрен киң рәвештә тикшерү һәм художество әсәрләренең иң яхшы үрнәкләрен популярлаштыру теләге белән өлкә, район һәм фабрика-завод газеталары редакцияләре работниклары, партия-совет активы, гыйльми работниклар һәм әдәбият укытучылары катнашы белән татар язучыларының республика күләмемдәге киңәшмәсен үткәрергә.

Эшчеләрне, колхозчыларны һәм азыл интеллигенциясен татар совет әдәбияты белән киң рәвештә таныштырып бару теләге белән, предприятиеләргә, колхозларга һәм совхозларга язучылар һәм артистлардан төзелгән бригадалар чыгаруны, шулай ук клубларда, предприятиеләрдә, культура йортларында, уку өйләрендә, парткабинетларда һәм китапханәләрдә әдәби кичәләр һәм укучылар конференцияләре үткәрүне тормышка ашырырга.

Татгосиздотка (Гайнуллин иптәшкә) һәм Татарстан Совет Язучылары Правлениесенә Тат- гоииздат каршындагы башлап язучылар өчен әдәби консультация бюросын яңадан оештырырга тәкъдим итәргә.

Татарстан тел, әдәбият һәм тарих тикшеренү институтына (Ярмөхәметов иптәшкә) татар әдәбияты тарихын бастырып чыгару хәзерлеген ашыктырырга тәкъдим итәргә.

Язучыларның иҗат һәм матерпаль-көнкүреш шартларын яхшырту теләге белән, Татарстан АССР Совнаркомына, басылган әсәрләре өчен язучыларга түләнә торган гонорарның күләмен арттыру мәсьәләсен, иҗат командировкалары, татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүгә бәйләнешле расходлар өчен җирле бюджеттан средстволар бирү мәсьәләсен, квартирага мохтаҗ язучыларны квартиралар белән тәэмин итү һәм Казан шәһәрендә якын вакыт эчендә язучылар йорты һәм әдаби музей оештыру мөмкинлеге мәсьәләсен тикшереп, уңай хәл итәргә кушарга.

Язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең квалификацияләрен күтәрү өчен 1944 елда Татарстан АССР хөкүмәте исәбенә СССР Фәннәр Академиясенең М. Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты Институтына 6 айлык срок белән ике
гыйльми командировка бирергә.
«Кызыл Татарстан» (иптәш Узбеков) һәм «Красная Татария» (иптәш Апушкин) газетасы редакторларына һәм «Совет әдәбияты» журналына яңа әсәрләргә системалы рәвештә рецензияләр һәм тәнкыйть-библиография материаллары урнаштырып барырга мәҗбүр итәргә.

СССР Совет Язучылары Союзы каршында Татарстан Совет Язучылары Правлениесе Председателе должностей яңадан булдыру мәсьәләсен куярга.