Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ БҮГЕНГЕ БУРЫЧЛАРЫ

Г. ШӘФИНОВ
БНП(б) Татарстан Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретаре

Бөек ватан сугышы илебезнең элекке тыныч төзелеш көннәрен тамырыннан үзгәртеп җибәрде. Советлар Сиюзы халыклары шәфкатьсез һәм рәхимсез дошманга каршы гадел һәм изге көрәш башладылар. «Совет дәүләтенең яшәве һәм үлүе турында. СССР халыкларының яшәве һәм үлүе турында, Советлар союзы халыклары булырлармы якн коллыкка тешәрләрме шул турыда»гы (И. Сталин)
мл.-ьллә бөтен кискенлеге белән илебез каршына килеп баскач, илебезнең барлык халыклары, бердәм булып, үз ватаннарын, үзләренең милли культураларын, милли дәүләтчелекләрен аклауга күтәрелделәр.
Шул вакыттан алып бүгенге көнгә чаклы илебездә немец илбасарлары белән кискен көрәш дәвам итә һәм илебез, халкыбыз гаять зур сынаулар кичерә.
Иптәш Сталин
«Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 26 еллыгы турында» доклад ясаганда. Кызыл Армия һәм совет халкының эшенә югары бәя биреп китте. Ул: «Бу авыр көннәрдә дә армия һәм халык рухын төшермәде, бәлки барлык сынауларны нык торып кичерде, алар үзләрендә дошманны тоткарларлык һәм аңа җавап удары ясарлык көч таптылар. Алар, бөек Ленин васыятьләрен турылык белән үтәп, көчләрен һәм тормышларын аямыйча, октябрь революциясе казанышларын сакладылар. Мәгълүм ки, армиянең һәм халыкның бу тырышлыгы бушка китмәде» диде.

Бөек ватан сугышында Кызыл Армиянеп. Совет халкының казанышлары зур. Бу казанышларның бер өлеше совет интеллигенциясенең гадел хезмәтенә, шул җөмләдән совет язучылары иҗатларына да карый.

Бөек ватан сугышы һәркемдә үз-үзеңне тирәннән тану, ныклы өйрәнү омтылышларын кнчәйтте. Халык үзенең героик узганын, тарихи казанышларга ирешеп, бөек эшләр башкарып килгәнен аеруча тәфсыйльле һәм тирәнтен белергә, аларны җанлы вакыйгалар аша күрергә, тирән мәгънәсен аңларга омтыла. Бу омтылыш бик табигый нәрсә. Немең-фашистларының вәхшилек, ерткычлыкларына каршы совет халкы үзенең тарихи барышта һаман үсә килгән мораль сафлыгын һәм куәтен, рух бөеклеген, батырлык, чыдамлылык һәм фидакарьлеген туплый.

Бу эштә матур әдәбиятның роле зур. Җанлы сүз, сәнгать сурәте, тапкыр фикерләр гәүдәләндерү аша халкыбызның батырлыгы, ихтыярын көче, булдыклылыгы, ватанга һәм иптәш Сталпнга бирелгәнлеге яктыртыла. Матур әдәбият халкыбызның илебезгә булган мәхәббәтен, немец илбасарларына, фашист ерткычларыпа каршы юнәлгән нәфрәт көчен тирәнәйтүдә ярдәм итә. Матур әдәбият илебез өстенә. героик халкыбыз өстенә төшкән бөек сынау көннәрендә халыкны рухландырып, җан азыгы биреп тора.
Татар совет язучылары, бөек ватан сугышының беренче көннәреннән үк, барлык совет халкы белән бергә, гомуми көрәшкә кушылдылар. Алар каләм көче белән дә, кулларына корал тотып та немец вәхшиләренә каршы азатлык сугышы алып баралар. Бу еллар эчендә татар совет әдәбияты дистәләрчә яңа әсәрләр белән баеды. Татар совет халкын патриотизм рухында, социалистик ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек хисендә тәрбияли торган, халыкның милли горурлыгын үстерә торган һәм явыз дошманга каршы көрәштәге батырлыгын чагылдыра торган шигырьләр, поэмалар, хикәя һәм очерклар мәйданга килделәр. Бу әсәрләр чынбарлыкка нигезләнеп язылганнар һәм дөреслекләре белән укучыларның игътибарын үзләренә тарталар.

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт» исемле шигырьләр җыентыгы татар совет батырының эчке дөньясын, аның тирән патриотизмын һәм дошманга каршы юнәлгән утлы нәфрәтен чагылдыра. Яшь шагыйрь фронтовик Шәрәф Мөдәррис үзенең шигырь һәм поэмаларында совет сугышчысының батыр образын җанландыра. Аның «Туйчы Ваһап» исемле поэмасы татар халкының сугышчан улында тупланган батырлык сыйфатларын эпик, төстә гәүдәләндерүгә омтылуы белән әһәмиятле. Муса Җәлилнең «Тупчы анты» исемле шигырьләр җыентыгы гражданнар сугышыннан алын бүгенге көнгә чаклы халык бәхете өчен, аның якты киләчәге өчен намуслы көрәш алып барган совет патриотының рухи көчен сурәтли. Шагыйрь үзенсн самими лирикасында чорыбызның бөек көрәшен, тормышыбызның кан тибешен оста рәвештә яктырта, үзенең матур, көчле һәм дәртле талантын ватанның барлык күренешләренә мәхәббәт кабындыру өчен файдалана. Кави Нәҗминең «Атакага», Әхмәт Фәйзинең «Давыл җыры», Әхмәт Ерикәйнең «Казан сөйли» һәм башка шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары сугышчан поэзиянең, үткен сатираның, көрәшкә дәртләндерә торган агитацион шигырьләрнең уңышлы рәвештә үсә баруын күрсәтәләр; Ватан сугышы геройларын киң күләмдәге поэма, балладаларда яктырта башлауларын раслыйлар. Болардан тыш Г. Кутуй. С. Хәким. С. Баттал, Ә. Баян, Ә. Исхак, Г. Хуҗи һ. б. шагыйрьләрнең сугышчан лириканы баету һәм төрләндерүдә нәтиҗәле хезмәт куюларын әйтергә кирәк. Эмоциональ хисләргә бай булган, йөрәкне дулкынландыра торган һәм сугыш атмосферасын гәүдәләндергән лирик әсәрләр безнең шагыйрьләр иҗатында еш кына көчле һәм дәртле яңгырыйлар. Алар үзләренең тематикалары белән ватан сугышына багышланалар, ватанга булган чиксез мәхәббәтне, туган илне, туган халыкны сөюне җырлыйлар, үч һәм нәфрәт ялкыны белән сугарылган хисләрен яңгыраталар һәм иң күңелле факт шунда — бу темага һәрбер шагцйрь үз авазы белән килә, шигыри үзенчәлеген саклый.

Татар совет әдәбиятындагы уңышлы яклар поэзия белән генә чикләнеп калмый. Поэзия, билгеле, алдынгы жанрлардан исәпләнергә тиеш һәм бу хәл табигый да. Чөнки татар халкының шигыри традициясе ерак гасырларга барып тоташа. Бу күңелле үсеш проза өлкәсендә дә күренә. Ватан сугышы чорында кыска хикәяләр, новеллалар һәм әдәби очерклар аеруча җанланып китте. Ватан сугышының онытылмас тарихи вакыйгалары, шул вакыйгаларны алын баручы батыр көрәшчеләр, совет халкының данын, татар халкының горурлыгын үстерүче Советлар Союзы Герое исеме алган куркусыз каһарманнарның образлары — Кави Нәҗми, Гомәр Разин. Афзал Шамов, М. Максуд, Гариф Галиев. Г. Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Әхмәт Ерикәй, Хатип Госман, Мирсәй Әмир, Г. Иделле һ. б. язучыларның иҗатларында шактый урын алалар.

Шуның белән бергә татар совет әдәбияты лалыклар арасындагы дуслык, туганлык, үз-үзеңне корбан итеп, бер-береңә ярдәмгә килү, иптәшеңне бәладән йолып алу күренешләрен, немец-фашистларының ерткычлык һәм кабахәтлекләрен, партизаннарның таң калырлык геропк көрәшләрен күрсәтүдә шактый киң җәелә. Тик шуны әйтергә кирәк, татар совет әдәбиятында булган җанлану, әле аның иң югары сәнгать ноктасына күтәрелүе турында сөйләми. Булган әсәрләр татар халкының матур әдәбият каршына куелган барлык таләпләрен канәгатьләндереп бетерә алмыйлар. Татар халкының политик, экономик һәм героик үсешен тулысынча һәм тирәнтен чагылдырган әсәрләр тудыру — язучыларның төн бурычлары булып кала. Моңа чаклы матбугатка чыккан әсәрләрнең күбесе фронтларда булган фактларны к ыскача теркәү белән чикләнделәр. Сугыш обстановкасын, сугыш атмосферасын, көрәшчеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен җанлы итен гәүдәләндермәделәр. Аерым көрәшчеләрнең геройлыкларын зур операцияләрне башкару фонында күрсәтү җитми, командирларыбызны оста маневрлар ясап, тактик уңышларга ирешүләрен чагылдырган зур полотнолы әсәрләр әле күренми, һәм, билгеле, совет батырының монументаль образы да барлык эчке һәм тышкы сыйфатлары белән бирелмәгән килеш тора. Шушы хәл татар совет язучылары өстенә иҗаби геройлар тудыру проблемасын китереп куя. Халык герое образын тулы һәм җанлы итен чагылдыру, халыкның барлык күркәм сыйфатларын шул герой аша сурәтләү һәрбер язучының иҗат планына керергә тиеш.

Бу эш халыкчанлык принцинын тирәннән аңлауны сорый. Ә халыкчанлык ул фронтта һәм тылда халыкның бөек казанышларын барлык нечкәлекләре белән аңлауны, чынбарлыкны дөрес образларда, типик шартларда һәм типик характерларда күрсәтә белү осталыгына ирешүне шарт птен куя. В. И. Ленин сәнгатьнең халыкчан рухта үсәргә тиешлеген күрсәтеп калдырды. Тормыштан аерылу — язучының пҗатыл халыкчанлык принципларыннан бары ераклаштыра гына, фалын һәм схематизм тудыра. Халыкчанлык рухыннан ерак торган әсәрләр массаны тәрбияли алмыйлар, көрәшкә һәм яшәүгә дәрт кузгата алмыйлар. Тормыштан аерылган, халыкның рухын аңлаудан ерак торган художник, язучының иҗаты, идея, художество югарылыгына күтәрелә алмый. Язучы тормыштагы аерым фактлар белән, аерым кешеләр белой таныш булуы мөмкин. Ләкин бу әле чынбарлыкны типиклаштырып сурәтләү өчен, тормышның, халыкның хосусиятен ачып салу өчен җитми. Зур колачлы әсәрләр тормыштагы меңнәрчә фактларга нигезләнеп язылалар. Бу чынлыкны совет язучылары аеруча нык аңларга тиешләр. Моңа чаклы язучыларда бу нәрсә җитмәде. Аеруча тылда иҗат итүче, язучылар, тормыштан, халыктан ераклашулары аркасында, күзгә күренерлек зур әсәрләр тудыра алмадылар.

Татар совет язучыларын марксизм-ленинизм идеяләре белән коралландыру иң мөһим бурычларның берсе. Башлыча Ленинның, Сталинның, Плехановның, Белинскийның эстетик өйрәтүләрен ныклан үзләштерү бурычы язучыларның һәм Правлениенең практик эше керергә тиеш. Бөек идеяләр белән коралланып җитмәү аркасында, язучыларның иҗатлары; тиешле югарылыкка күтәрелә алмый, вак мәсьәләләрдән, вакыт-вакыт тормышны базудан котыла алмыйлар. Әсәрне — бөек идеяләр матурлый, алдынгы фикерләр аны үлемсез ясый, озак еллар, гасырлар буе халыкны рухландырып, тәрбияләп, эстетик завыкларына азык биреп, ләззәтләндереп тора.

Шуның белән бергә рус классикларыннан, татар әдәбияты мирасыннан өйрәнүне дә өстебезгә төшкән вазыйфа итеп танырга тиешбез. Бу өлкәдә дә моңа чаклы бик аз эш эшләнде. Язучылар рус классикларының иҗат итү үрнәкләрендә җитәрлек тәрбияләнмәделәр, татар әдәбияты мирасыннан байтак вакыт аерылып яшәделәр. Шуда күрә дә әдәбп әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше түбән, оригиналь алымнар, сюжетлар тудыру йомшак тора. Бирелә торган образларның тулы һәм истә калырлык килеп чыкмаулары — шул ук мастерлык җитмәүгә кайтып кала

Алыгыз Лев Толстойны. Ул «Сугыш һәм солых» романын ничек иҗат иткән? Ул романда 500 дән артык герой катнаша. Толстой үз геройларының һәркайсын сөеп эшли, һәркайсының үзен яки танышларын, якыннарын, туганнарын күреп чыга, сораша, тикшеренә. Сугыш булып узган мәйданнарда йөри. 1812 нче елгы ватан сугышы турында барлык дөнья әдәбиятын әйрәнен чыга.
Яки менә художник Репинның ижат итү методын алып карыйк. Ул «Запорожцы
» исемле мәшһүр картинасын язган вакытта пичәмә эскизлар эшләми! Капларда гына булмый, Украинада. Кубаньда, Запорожьедә була. Анда ул хисапсыз күп кешеләр белән очыраша, алардан сораша, истәлекләр ала, тормышны гыйльми төстә өйрәнә, һәм Запорожье вакытларын дөрес чагылдыру очбн котепханәләрга йөри, йөзләрчә китаплар укын чыга.

А. М. Горькийны алсак та шуны ук күрәбез. Аның, бер купең улын язу өчен миңа йөзләрчә, купецларны һәм аларның уллары белән очрашырга, сөйләшергә, өйрәнергә туры килде, дигән фикере бпк характерлы. Димәк, тип, образ ялгыз кешеләрдән генә тудырылмый, тормыштагы меңнәрчә кешеләрнең уртак сыйфатларының җыелмасыннан тудырыла.

Хәзерге совет язучысы, зур мастер М. Шолоховның иҗат итү ысулын өйрәнү дә безнең язучыларга яхшы белем бирәчәк.

Шолохов — авылда тора, районның, үз өлкәсенең, Советлар Союзының барлык иҗтимт- гый-политик хәрәкәте эчендә кайный. Райком бюросының члены буларак, ул һәрвакыт тормыш эчендә, халык арасында яши. Меңнәр ю кешеләрне ойрәнэ һәм, билгеле, аның «Тын Дон» кебек зур полотнолы романы да тормыш- һәм кешеләрне дөрес бирү белән аерылып тора.

Татар язучыларыпнап Шәриф Камалмы алырга мөмкин. Ул. Горький кебек, Россиянең барлык почмакларын йореп чыккан, тормышның төбепә төшеп, кешеләр, характерлар, өйрәнгән, иҗат эшенә гдять җитди караган язучыларның берсе. Шуңа күрә аның әсәрләре көчләрен югалтмыйлар, бары торган саен әһәмиятләрен үстерә генә баралар. Ш. Камал тормышның иң каты пзүо астында яшәгән эшчеләр, балыкчылар, кара эшчеләр арасында йөрен, татар хезмәт ияләренең батырлык, чыдамлылык, олы җайлылык, сәләтлелек сыйфатларын күрә белгән һәм классик тостә күрсәткән.

Тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Ләкин бу әйтелгәннәр һәркайсы — татар язучыларын бер нәрсәгә чакыралар: рус һәм татар классик әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнүне юлга салырга һәм, шул өйрәнү нигезендә, үзебезнең мастерлыкны үстерергә кирәклеген әйтәләр.

Татар совет әдәбиятын героик тыл әлегәчә гәүдәләнмәгән килеш тора, язучылар иҗат эшчәплекләрепдә тылны чагылдыруга игътибар итми киләләр. Бу кимчелекне тизлек белом бетерергә кирәк. Пптәш Сталин тылның героин хезмәтенә гаять югары бәя биреп, «тылда совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, Кызыл Армиянең героик корәше белән Татар совет язучыларыиыц бүгенге бурычлары
берр
әттән, ватанны саклауда халыкның тиңдәшсез батырлыгы булып тарихка керер дпп тулы нигез белән әйтергә мөмкин», дпде. Димәк, язучы каләме өчен, аның фантазия эшчәнлеге очып тылда да материал тулып ята. Чыннан да, бездә иң соңгы техника кораллары белән җнһазлаидырылгап дистәләрчә яңа предприятиеләр үсеп чыкты. Аларда меңнәрчә стахановчылар Кызыл Армиянең җиңүе өчен, һичбер авырлык белән псәпләшмәстән, көн-төн корал коялар.

Фронт бригадалары оештырып, социалистик ярыш байрагы астында тупланган эшчеләрнең патриотизм ялкыппары хезмәттә могҗизалар күрсәтәләр. Дошманны җиңүгә булган көчле омтылыш, нәфрәт һәм үч алу тойгысы эшчеләр һәм колхозчылар массасының таң калырлык хезмәт нәтиҗәләрен кон саен яңа фактлар белән ишәйтә торалар. Сугыш чорының авыр шартларына да карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп, гаять зур чыдамлылык, фидакарьлык күрсәтеп. Ватан каршында үзләренең өсләренә төшкән изге бурычларны гадел рәвештә, намус белән үтәп килүче меңнәрчә колхозлар, колхозчылар бар. Тылдагы бу патриот геройлар — язучыларның иҗатларында почетлы урып алырга тиешләр. Сугыш чорының патриоты, барлык авырлыкларны җиңеп барырлык көч тапкан колхозчылар образы да үзенә хас күркәм сыйфатлары белән зур полотноларда күрсәтелергә тиеш. Шуңа күрә дә язучыларның тормыштан ераклашуларын бетерергә, халыкның үз эченә кереп, тормышны тирәннән өйрәнүне, производство эшчеләре һәм колхозчылар массасы белән аралашуны юлга салырга, шул масса эчендә көн саен булып тора торган эчке үзгәрешләрне, рухи, мораль үсешне күрергә тиешбез.

Алыйк публицистика өлкәсен. Сугыш-политик вакыйгалар, көндәлек хуҗалык мәсьәләләре буенча язучыларның авазлары сирәк ишетелеп килде. Ленин, Сталинның, рус классик публицистларының һәм рус әдәбиятының хәзерге мастерларының публицистик чыгышлары үрнәкләрендә өйрәнү, татар әдәбияты публицистикасын үстерү булмады. Шуңа күрә татар совет язучылары ил каршында торган политик-хуҗалык бурычларын массага җиткерүдә аз эшлиләр һәм кайбер очракта татар язучыларының әдәби әсәрләре тормыштагы ин актуаль мәсьәләләрдән читләтеп узалар. Нәтиҗәдә тормышны бозу, схематизм килеп чыга яки тормышның тышкы бизәкләре генә чагылып уза.

Бу нәрсәне без аеруча драматургия өлкәсендә нык сизәбез. Хәзерге чынбарлыкны үзенә хас рухта бирү, совет кешесенең бөек, типик образын сурәтләү драматургия өлкәсендә бик сирәк күренә. Драматурглар, күбесенчә, үзләре белмәгән һәм ныклан өйрәнмәгән тормышны яктыртуга, кайвакыт газета хәбәрләрендә бирелгән вакыйгаларга нигезлән сюжет корырга әвәсләр... Шуның аркасында драмалар берьяклылыктан котыла алмыйлар. Бөек идеяләрне зур, катлаулы образларның хәрәкәтләрендә сурәтләү, халыкчанлык һәм дулкынландырырлык итеп осталыгына күтәрелгән сәхнә үзенең язучыларын көтә.

Әнәс Камалның «Буран» комедиясен алыйк. Язучы бүгенге колхоз кешеләрен чагылдыруны максат итеп куя, тик колхозчылар үз араларындагы кимчелекләрне җиңеп чыга алырлык көч таба алмыйлар. Фронттан кайткан яралылар да, сугыш кырында үлемне җиңәрлек сәләтле булуларына карамастан, колхоз тормышында йомшарып, рухсызланьш калалар. Билгеле, автор бу әсәрен тормыштагы бик күн гүзәл фактларны искә алмыйча язган. Әсәр «совет крестьяннарының немецларга каршы хәзерге сугышны үз эшләре итеп үзләренең тормышы һәм азатлыгы өчен бара торган сугыш итеп санауларын» (П. Сталин) бик сыек төсмерли, сугыш вакыты атмосферасын тулысы белән гәүдәләндерә алмый. Әсәр идея ягыннан көчсез, зәгыйфь килеш кала.
Әхмәт Фәйзинең «Зөлхәбирә» исемле либреттосы да хәзерге бөек идеяларда
н, халыкларның үзара дуслык традицияләрен чагылдырудан ерак тора торган әсәр иде. Опера театрының шул әсәр нигезендә опера эшли башлавы соң дәрәҗәдә хата адым булды.

Татар дәүләт академия театрының хәзерге чорны чагылдыра торган репертуарга мохтаҗ булуы безнең драматургларның гаять пассив эшләүләрен күрсәтә. Татар дәүләт академия театрында Ватан сугышына багышланган бердәнбер әсәр Нәкый Исәнбәтнең «Мәрьям» исемле трагедиясе. Бу әсәр, Мәрьям образын шактый уңышлы бирүенә карамастан, Кызыл Армия командирлары һәм сугышчыларының героик образларын барлык сыйфатлары белән тулы һәм тирәнтен күрсәтә алмады.

Билгеле, драматурглар яңа әсәрләр иҗат итү өстендә өзлексез эшләп килделәр. Ләкин төбендә бу иҗат җимеше тәмам өлгергән һәм тамашачыларның соравын канәгатьләндерә торган булып f чыкмадылар. Таҗи Гыйззәтнең «Төнге сигнал», Мирсәй Әмирнең «Партизан Иван», Риза Ишмуратның «Дошман лагеренда», партизаннар хәрәкәтенә багышланган башка пьеса һәм инсценировкалар бер нәрсә белән авырыйлар: алар немец-фашист урдаларына каршы көрәшне җиңел игеп сурәтлиләр, көрәшне бик схематик төстә, тормышка хас булмаган рәвештә яктырталар һәм шуның кетенә халыкның дошманны җиңүгә булган ышанычын, Кызыл Армиянең үз көченә, аның бердәмлегенә, оешканлыгына баглау белән бергә, Гитлер армиясенең бик тиз таркалуына, немец солдатларының коралны кирегә боруларына. Фашизмга каршы немец солдатының көрәшкә күтәрелүенә дә ышаныч саклыйлар. Бу хәл безнең язучыларның хәзерге идеяләр белән тирәннән коралланып бетләүләреннән, марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнүне шактый йомшартуларыннан килеп чыкты. Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениеес дә иҗат җитәкчелеген тәэмин итә алмады. Правление язучылар каршында торган актуаль бурычлар тирәсенә иҗат көчләрен тупламады, алар арасында идея-политик тәрбияне югарыга үстереп алып китмәде, әдәбият технологиясе, эстетика, тел-стиль мәсьәләләре бөтенләй тикшерелмәде. Язучылар да үзләре тарафыннан бу өлкәдә һичбер инициатива күрсәтмәделәр. Тәнкыйтьчеләр исә барлык күренешләр белән килешеп килделәр яки барны раслау белән чикләнделәр.

Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге көндәге торышы бик түбән. Матур әдәбият каршында әлегәчә хәл ителмәгән бпк күп проблемалар бар. Иске мирастан файдалану, әдәби традицияләрне эстетик караштан чыгып яктырту, татар халкының авыз әдәбияты байлыгыннан файдалану принципларын ачыклау, татар язучыларының иҗатларына тулы һәм тәфсыйльле анализ ясап, хәзерге әдәбиятның көчле һәм йомшак якларын гәүдәләндерү һ. б. мәсьәләләр тәнкыйтьчеләрнең көндәлек бурычлары булып тора; бездә әле моңа чаклы әдәби тәнкыйть юбилейлар уздыру, сайланма әсәрләр бастыру уңае белән гепә язылып килде. Бу, әлбәттә, кирәкле эш. ләкин моның белән чикләнергә ярамый. Әдәби тәнкыйть принципиаль югарылыкта, марксизм-ленинизм идеяләре белән ныклы сугарылган булырга, әдәби әсәрләрне марксистик эстетика принципларында яктыртырга, аны популярлаштырырга, массага китереп җиткерергә тиеш.

Шул ук әдәби тәнкыйть һәм иравлениеисң эшчәнлеге җитмәү аркасында, татар әдәбиятында бөтенләй онытылып калган эшләр дә юк түгел. Балалар әдәбияты мәсьәләсен генә алыйк. Ватан сугышы вакытында татар язучылары балалар өчен күренекле бер әсәр дә бирмәделәр. Балалар әдәбияты өлкәсендә сугышка чаклы актив эшлән килгән Гариф Гобәй иптәш сугыш еллары эчендә оригиналь әсәрләр язудан туктады. Соңгы вакытка чаклы М. Гали, Т. Гыйззәт һ. б. язучыларның да иҗат активлыклары җитәрлек булды дип әйтеп булмый.

Илебез каршында гаять зур бурычлар тора. Бу бурычларны күптән түгел булып үткән ВКП(б) Өлкә Комитеты пленумы бик ачык билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгының артта калуын бетерү, колхозларның югары уңыш алуларын тәэмин итү Татарстан партия оешмасының сугышчан бурычы. Бу бурычларны уңышлы башкарып чыгуда совет язучылары зур ярдәм күрсәтергә тиешләр. Ил каршында торган хуҗалык-политик бурычлар турында массаның игътибарын туплый торган публицистик мәкаләләр белән, әдәби очерклар белән чыгышлһр ясауны көчәйтергә, иҗатны барлык тармак, буенча активлаштырырга кирәк. Бу бик мөһим эш. Язучыларның ил белән, халык белән бергә атлаулары өчен дә, практик эшкә конкрет ярдәм итүләре өчен дә кирәкле чара.

ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросы Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлениесенсн эшен тикшерен, махсус карар кабул итте. Бу карар Татарстан совет азучыларының эшенә гомуми бәя бирү белән бергә, алар алдында торган бурычларны да ачык билгели. Татар совет әдәбиятының алдагы үсешен, киңәюен һәм киң кәлач белән югарыга күтәрелүен күздә тотып чыгарылган бу карар, язучылар тарафыннан күтәренке шатлык белән каршыланды һәм аларны яна әсәрләр иҗат итүгә рухландырды, ВКП(б) ӨК бюросы язучылар өстсиә сугыш чоры өчен хас булган, татар халкын һәм Татарстанны: тулы килеш чагылдыра торган, массаның рухын хәзерге идеяләр белән ялкынландыра торган әсәрләр тудыру эшен йөкли. Ул тормышны яхшы өйрәнүне, марксизм-ленинизм идеялары белән тирәннән кораллануны таләп итә. Бу — мөһим эш. һәм бу — язучыларның барлык көчләрен туплауны, актив иҗат итүне, халыкка тагын да якынаюны, әдәби мастерлыкны үстерүне сорый. Татар совет язучыларының иҗат эшчәплекләре дошманны тизрәк тар-мар итүгә, фашизмны тизрәк себереп түгүгә юнәлдерелсен. Җитди бурычлар әнә шундый.