Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МИН ХАТ АЛДЫМ УЛЫМНАН
Мил хат алдым улымнан,

Казан дигән каладан.

Сәлам алып килгән ул —

Дүрт мең чакрым арадан.

Бармак буе хәрефләр

Ярылып ята анда,

Тиз кайт, әти, — дигән ул, —

Без көтәбез һаман да.

Аннан рәсем ясаган

Төрле буяулар белән;

Дәфтәр битен тутырган

Диңгез һәм таулар белән.

Диңгездә зур кораблар

Дулкыннарны яралар,

Кып-кызыл байракларны

Җилфердәтеп баралар.

Зәңгәр күктә очалар

Тәреле самолетлар,

Кораблардан аларга

Ачканнар көчле утлар.

Самолетларның берсе

Төшеп килә кадалып,

Калганнары һавада

Яналар ялкынланып.

Менә тәреле танклар

Тора бер тау башында,

Кызыл йолдызлы пушка

Тора алар каршында.

Авызыннан пушканың

Ул танкларга оча туп,

Танкларның да күбесе

Дөрләп яна шулай ук.

Тагын бер тау башында

Пулеметтан аталар,

Тау астында фашистлар

Кырылышып яталар...

Карап тордым хатына

Мин бик озаклап аның,

Һәм һәрбер сызыгында

Уен күрдем баланың.

Баланың гына түгел,

Хәтта зурларыбызның,

Иң тирәндә кайнаган

Уе ул барыбызның.
Тизрәк күрү дошманның

Кырылганын һәр җирдә.

Тизрәк яшәү өчен

Шатланып, азат илдә.

 


КУРАЙ
Йөргән чакта ялгызым

Мин Алтай даласында,

Бер көпшә алдым табып

Таллыклар арасыннан.

Мин ул көпшәне кисеп

Чистартып яфраклардан,

Төрле тишекләр тишеп,

Ясадым курай аннан.

Кулга алып курайны,

Бер тал төбенә барып

Утырдым мин көн буе,

Төрле көйләр чыгарып.

Курай моңы эчендә
Мин бөтенләй онтылдым.

Кайдадыр туган җирдә

Утырган кебек булдым.

Яңгырады янымда

Ягымлы, таныш өннәр;

Килделәр күз алдыма

Илемдә йөргән көннәр.

Йөрәктә ташты хисләр.

Утырдым гүя шунда

Туганнар, дус һәм ишләр,

Җырчылар арасында.