Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


ФӘТТАХ
ИЛҺАМ
Аяк астым гел-чәчәкләр, яшел чирәм,

Искиткеч бер хуш ис белән тулгап тирәм.

Әйләнәмдә ак камышлы көмеш күлләр.

Күл өстендә үрдәк бәбиләрен күрәм.
Балкып китте шәфәкъ нуры еракларда,

Кошлар җырга керештеләр куакларда.

 Табигатьнең ямьле моңы, серле моңы

Дәртләндереп, кабатлана колакларда.
Үләннәрдә чык бөртеге җем-җем итә,

Җәйге җилләр, йөзне сыйпап, уйнап үтә.

Куаклыклар, ап-ак каен урманнары

Пимшак җилдән ара-тирә шаулап китә.
Әкрен генә к
итәм иген кырларына.

Алмагачлар үстергәннәр юлларыма,

Алтын үскән басулардан атлыйм алга.

 Күзем төшә киң тауларның буйларына.
Таулар! Таулар! Башларыгыз энҗе мәллә,

Энҗе төсле ялт-йолт иткән көзге мәллә?

Мәхәббәтле, горур сезнең карашыгыз.

Бу гүзәллек, бу мәгърурлык изге мәллә?
Тугай илем! Ачып куйдың күкрәгеңне.

Жиргә ятын тыңлыйм синең йөрәгеңне.

Көмеш күлләр, алтын кырлар, энҗе таулар!

Ничек итеп әйтеп бирим теләгемне?
Туган илем! Туфрагыңны мактар өчен,

Җирләреңне шөһрәт белән каплар өчен,

Якты бер сүз нурлы бер сүз табалмадым,

Никадәрле тибрәтсәм дә каләм очын.
Эзләдем мип аиы иген кырларында,

Болыннарда, каен-чыршы урманында,

Күк күкрәүдә, яшеннәрнең яшьнәвендә,

Салкын кышның күз ачмаслык буранында.
Эзләдем мип аны җәплек эзләрендә,

Дусларымның җанга якын сүзләрендә.

Эзләдем мин аны сөю дәрьясында,

Яшь кызларның тулган ай күк йөзләрендә.
Уем белән йөзеп киттем диңгезләргә,

Барып кердем үлеп калган эссе чүлгә.

Фикерем белән гизеп төштем һаваларны,

Кулым суздым бакчадагы зифа гөлгә.
Туган илем! Актарсам да җ
ирне-күкне,

Әйләнсәм дә җирнең чиксез далаларын,

«Ватан!» дигән сүздән артык көчле бер сүз,

Нурлы бер сүз, якты бер сүз табалмадым.
«Ватан» сүзе!
Ничә төрле мәгънәсе бар,

Бу зур сүздә мәхәббәтнең дәрьясы, бар,

Бәхетләрнең, шатлыкларның лаләсе бар,

Үткән бөек көрәшләрнең шәүләсе бар.
Ватан өчен баһадирлар утка бара,

Ватан өчен яшь күкрәкләр була яра,

Ватаннарын ташлап качкан хаиннәрнең

Намуслары, вөҗданнары булсын кара.
«Ватан!» сүзе — сүзләрнең иң нечкәседер,

Тормышымның көндезедер, кичәседер,

«Ватан» сүзе «Ана» сүзе белән тиңдер,

«Ватан» сүзе — илһамымның чишмәседер.
Ташкент. 1944. Февраль