Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
ТАТАР СОЛДАТЫ
Ташты ташкын, басты ташлы тауны,

Барды сугыш дулап, ыжгырып...

Кырын-сытып немец шакшыларны,

Штурм нолкы чапты ыргылып...
Кышкы таңда, җилдә, кар-буранда

Ярсып-шашып сугыш шаулады.

 Байрак тотып кинәт, калку тауга.

Менеп басты татар солдаты.
Җәйде байрак алтын канатларын,

Кызыл факел кебек яктырып.

Барды сугыш, немец палачларын

Таптап, кадап, сытып, яндырып.
Торды басып, бомба-миналардап

Көл булса да бөтен тау башы. —

Бабайлардан үл.чәс мирас алган,

Ашкын каплы татар солдаты.
Торды басып, бомба-миналардап

Байрак белән нурга өртелеп.
Полкы чапты ярсып, давылланып.

Көнбатышка ялкын өрдереп.
Ох. шул килеш кинәт җиргә катып,

Һәйкәл булып басып калсачы.

Туган җирен канга, тиргә батып

Яулап алган татар солдаты.

ГАЯЗ
ТЕТРӘСЕН ДОШМАН
Туган илнең ике ягыннан без,

 Юлларыбыз бергә очрады.

Бер дошманга карап юнәлтелгән,

Кулда үткен штык очлары.
Телләребез — башка, теләкләр — бер,

Эчтә кайный көрәш ялкыны,

Якынайдык бер туганнар кебек,

Ленин әйткән сүзләр аркылы.
Көрәшләрдә җицү өчен кирәк:

Ихтыяр һәм тимер чыдамлык.

Кар ул бездә! Туплар гөрселдәгән

 Үлем кырларында сыналдык.
Дошман тәнгә кызган тимер баслы

Һәм чыгарды чукып күзләрне.

Күкрәкләргә йолдыз рәсмен уйды.

Тәндә калды итек эзләре.
Күрелмәгән мондый җинаятьне

Хәтерләргә күңел тарсына.
Безнең йөрәкләрдә булмас аңа

Кызганулы хис бер тамчы да!!!
Сыя алмыйча кайный күкрәкләргә

Тирән ачу, ачы нәфрәт.
Бәр башына — чикәләрен җимер.

Чыксын икс күзе чәчерәп!!!
Тетрәт аны, һич аяма көчең.

Чумсын канга — тура, телгәлә!

Үзе башта тешләгәне өчен

Эткә күсәк таза эләгә.