Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЗЕЛГӘН КЫЛЛАР

Өлкән сержант Сабир Рәхимовның өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүен без бертөрле дә искә алмый үткәргән идек. Ләкин аңа моннан бер атла элек булган сугыш өчен икенче дәрәҗә Дан ордены тапшырылгач, бәйрәм итми булдыра алмадык. Бер ай эчендә ике Дан ордены! Бу инде гади генә киң хыяллы кеше өчен дә бик күп.
Шулай итеп, без буранлы төннәрнең берсендә ротадагы
иң зур землянкага җыелдык.

Җыелдык дигәч тә, әллә ни күп түгел, — бары җидәү генә, җиде якын дус кына.

Бәхеткә, йөз граммнарыбыз да шактый иде.

Кружкаларны бер-ике күтәргәч тә, ничектер донья кинәт үзгәреп, җиңеләеп китте. Телләребез дә ачылды. Хәтта сүзсезлеге, дөресе, бпк аз сүзле булуы беләп дан алган сержант Сәмигуллин да озын итеп, эч пошыргыч күңелсез итеп сөйләп алды.
Ах
, бу озын, мәгънәсез сүзләр. Көрәгемне тырныйлар, вакытсыз айныталар мине. Аларны ишетмәс өчен генә дә мин буранлы кырга чыгып китәр идем.

Сәмигуллиннан котылган гына идек, ефрейтор Хисамов урыныннан торды. Шул гына җитмәгән идe. Әгәр инде ул авызын ача калса, алла үзе сакласын, аны берничек тә яптырып булачак түгел. Аракының да, мәҗелеснең дә тәме бетәчәк. Шуның өчен дә мин аны, ременыннап тотып тартып, үз яныма утырттым.

— Алтын сүзләреңне вакытсыз сипми тор, дускай, — дидем мин аңа. — Синең чират соңыннан, бераз исерә төшкәч... Ә хәзер сүзне мәҗелесебезнең күрке булган өлкән сержант Рәхимовка бирәбез,— дидем һәм, Рәхимовка карап, сүземне дәвам иттердем.

Рәхимов белән бергә мин бер елдан бирле сугышам. Ләкин мин аны хәзерге шикелле батыр итеп бервакытта да күргәнем юк иде. Соңгы сугышта дошман траншеясындагы эшен күреп, таңга калдым. Өелеп яткан немец үләксәләремә карадым да, бу батырлык, бу нәфрәт кайдан килә аңа, дидем. Әйт, дускай, сөйләп бир син безгә, бу батырлыкны кайдан аласың син?

Егетләр дә минем сүземне күтәреп алдылар. Аларның да өзелгән кыллар турында нәрсәдер ишеткәннәре бар икән, ләкин берсе дә аны рәтләп белми иде.
Рәхимов кыстатмады. Карасу күзләре беләп безгә бер мәртәбә сөзеп карап чыкты да, ниндидер
ноктага текәлеп, уйланып калды. Күкрәгенә ике Дан ордены һәм берничә яралану билгесе таккан бу кара чәчле, янын торган тулы битле егет хәзер, шушы минут, сокландыргыч матур иде:
— Беләм, — д
иде ул бераз елмаеп, — өзелгән кыллар турында ишетергә телисез сез.

Бүген инде, дуслар, күрәсез, сөйләми булдыра алмам ахры. Ләкин сүземне бүлдермәвегезне үтенәм...

Шунда ук мин ефрейтор Хисамовпың кабыргасына каты гына итеп төрттем. «Тавышыңпы чыгарасы булма!» дигән сүз иде бу.

Рәхимов, алдындагы кружканы ике кулы беләп учлап тотып, ашыкмый гына сөйләргә кереште. Матур итеп, җанлы итеп сөйли белә иде ул.
— 1941
нче елның авыр җәе иде, — диде ул, сүзен башлап. — Фронтлардан һәркем йөрәк өзгеч хәбәрләр килеп тора иде. Шундый көннәрнең берендә безнең часть, Фронтка үтешли, берничә генә көнгә Смоленскида туктады.

Ул чагында әле мин кызылармеец идем. Гимнастеркамның уң як кесәсе өстсндә бу сары һәм кызыл билгеләр дә юк иде.

Ул кичне фронттан аеруча күңелсез хәбәр килде. Күземә йокы кермәде. Ниндидер ташландык бер сарайда, бөркүдән һәм авыр уйлардан йоклый алмый газапланып ятканнан соң,— урамга чыктым. Урам буш һәм тын иде. Үз-үземне кая куярга белмичә ачынып, тротуар буйлап киттем. Патрульләр, берничә мәртәбә тукталып, пропуск сорадылар.

Күпме йөргәнмен, хәтерләмим. Ничектер тар гына бер тыкырыкка барып чыктым. Шунда кинәт тынын калдым. Каяндыр әкрен генә, зәгыйфь кенә булып скрипка тавышы ишетелә иде. Башта мин колакларыма ышанмадым. Саташам дип торам. Безнең көн бит бу! Татар көе! «Әллүки».

Мин аның әкрен генә, зәгыйфь кенә чык- pen киттем. Ләкин ул анда кинәт югалды. Яңадан урамга атылып чыктым. Инде ул урамда ишетелми иде. Югалды, дидем мин өмстсез иде.

Мин, яңадан ишек алдына кереп, бакчага таба караган тәрәзәләрнең берсен шакылдаттым. Җавап бирүче булмады. Бераздан ташн шакылдаттым.
Скрипка туктады, һәм берничә секундтан яндагы ишек аз гына ачылды.

— Кем кирәк сезгә? — диде бер ир кеше.

Мин, аңа таба бара-бара, шулай ук русчалап эндәштем:

— Гафу итегез мине. Скрипканы сез уйный идегезме?

Нәрсәгә ул?

Бу сорауга ни дип җавап бирергә белмпчә, бик азга гына аптырап калдым. Чыннан да, нигә соң ул миңа? Ни дип мин җиде төн уртасында бу билгесез кешене борчып йөрим?

Мин аннан тагып бер мәртәбә гафу үтендем. Үземнең Идел буе егете икәнемне әйттем. Татар көен ишеткәч, шакылдатканымны аңлаттым.

Ир кеше ишекне киң итеп ачып җибәрде:

— Рәхим итегез! — диде ул саф татарчалап, ләкин берникадәр мишәр акцепты белән. — Хуш киләсез... Рәхим итегез...

Һәм шунда ук ул өеннән ут сорады:
Нәҗибә, лампа алып чык әле.

Алсу күлмәкле яшь кенә бер кыз, кулына зәңгәр абажурлы лампа тотып, коридорга килеп чыкты. Беренче минутта мин бу озын коңгырт чәчле, сөрмәле күзле кызга бертөрле дә игътибар итмәдем. Минем өчен ул, аның татар кызы булуына-булмавына карамастан, гади бер кыз иде. Үзенең зур, зәңгәрсу күзләре белән миңа гаҗәпләнеп карап торган ялангач беләкле, гармонь итәкле ул кыздан бигрәк, мине аның атасы кызыксындыра иде. Шул, минем алда басып торган, ярым эшче, ярым хезмәткәр кыяфәтендәге 50—55 яшьләрдәге кеше, мине үзенең скрипка моңнары белән сихерләде һәм миңа җиде төн уртасында ят кешенең ишеген кагарга батырчылык бирде. Ул кешегә минем күңелемдә чиксез хөрмәт яши иде һәм мин аның тагын бер генә мәртәбә булса да скрипка сызуы өчен меңнәрчә рәхмәг әйтергә хәзер идем.

Без җыйнак, пөхтә итеп җыештырылган урта зурлыктагы бер бүлмәгә барып кердек. Мондый гөлле, йомшак кроватьлы, идәнгә кадәр сузылган тәрәзә пәрдәле өйдә минем бик күптәй булганым юк. Ләкин ак скатерть җәелгән өстәл өстендәге скрипка минем барлык уңайсызлануларымны бетерергә җитәрлек иде.

Бераздан, безнең татарча сөйләшкәнне ишетеп, күрше бүлмәдән хуҗа хатыны да чыкты.

Бу семья белән мин берничә минутта ук тавышын өлгердем. Алар ачлык елны Идел буеннан килеп урнашканнар икән, һәр елны исеме шулай иде) тимер юл станциясендә зал начальнигы булып урнашканның хатыны, Хәдичә апа, балалар үстергән, бакча караган. Уллары армиягә киткән, ә карт белән карчык һәм кызлары, шулай өч бөртек турында бик җентекләп сорашырга тотындылар. Аларның һәр сүзеннән, һәр сорауларыннан Идел буен сагынганлыклары сизелеп тора иде.
Алар сорашалар, ә м
ин исә, скрипкадан күземне ала алмыйча, уйнаганнарын көтеп торам.

Моны инде мин һич тә көтмәгән идем. Шул минуттан башлап минем бөтен күңелем алсу күлмәкле кызга юнәлде.

Кыз, нәфис кенә итеп скрипканы кулына алды.

— Зинһар, — дидем мин аңа, — әгәр мөмкин булса, «Әллүки»не уйнагыз әле.

Кыз смычогын сызып җибәрде, ә мин, кинәт үз-үземне онытып, сихерле моңнар ихтыярына бирелеп, тагып тынып, онтылып калдым. Ул минутларда минем өчен дөньяда ике генә нәрсә яши иде. Аның берсе — «Әллүки», икенчесе — шул, озын керфекле, коңгырт чәчле кыз.

Скрипканың моңлы агышына бирелеп, дөньядагы барлык нәрсәмне оныттым, берничә минут шулай басып тордым. Көй берничә тапкыр кабатланды. Ул һәр юлы, үзенең һәр авазы белән мине биләгәннән били барды.
Ахыры, батырчылык итеп, уйнауларын үтендем.
— Мин уйнамыйм аны, — дпде Садыйк

Мин, кыздан күземне ала алмыйча, тыңладым һәм бу кызның сылулыгын, матурлыгын бары хәзер генә күрүемә гаҗәпләндем.

Нәҗибә тагын башка көйләр дә уйнады, ләкин аның «Әллүки»е хәзер дә әле колак төбемнән китми.

Мин урамга чыкканда тәмам яктырган иде инде.
Икенче кичне
мин аларга тагып килдем. Ул кичне без Садыйк абзыйсыз гына үткәрдек.

— Татарстанда булмый торып, борынгы татар көйләрен ничек бу кадәр оста уйныйсың?— дидем мин кызга.

— Борынгы көйләрне әнием бик яхшы җырлый минем, — диде ул.

Бусы инде миңа аеруча гаҗәп һәм сокландыргыч иде.

Смоленскидагы өч көн эчендә мин аларның якын туганнары шикелле булып киттем.

Хәзергә кадәр минем йөрәгем бернәрсәгә әрни. Мин алар белән саубуллашмыйча китеп бардым. Ничектер, кинәт чыгып киттем. Ул гына да түгел, Нәҗибәгә әйтәсе сүземне дә әйтә алмый калдым. «Сөям бәгърем, мин сине, сөям!» дип әйтәсем килгән иде минем.

Шул өч көн эчендә мип гашыйк булдым. Сез елмаясыз? Егерме яшьлек егет күңеле димәкче буласыз. Гафу итегез, дуслар, моны егерме яшьлек белән генә аңлатып бетереп булмый. Менә өстәл өстендәге икмәк белән ант итеп әйтәм, әгәр сез ул кызны күргән, аның моңнарын ишеткән булсагыз, һич тә болай елмаймас идегез.

— Шуннан соң аны күрмәдеңме? — диде ефрейтор Хисамов.

— Тукта, хәзер сөйлим, — диде Рәхимов һәм тирән итеп, авыр итеп көрсенеп куйды. — Смоленскны кире алганнан соң мин, госпитальдән кайтышлый, аларга тагын кердем. Чак эзләп таптым. Портлары җимерелгән, ишек аллары, бакчалары тетелгән иде. Ярым подвал кебек бер бүлмәнең ишеген шакылдаттым. Җавап бирүче булмады. Ачып кердем. Ниндидер бер хатын кечкенә генә җимерек тимер мичне үрләтергә азаплана иде. Башта мин аны танымадым. Тик тавышын ишеткәч кенә, Хәдичә апа икәнен белеп алдым. Ул шундый үзгәргән, шундый картайган иде, әгәр аның хәтфә кебек йомшак тавышы сакланган булмаса, мин аны һич тә танымаган булыр идем.
Ул минем кулларымны чытырдатып кысып тотты:
— Теге, бездә булган егетме син?
— Нәҗибә кайда? — дидем мин аңа.

Хатын калтыранып китте һәм авыр итеп җавап бирде:
— Юк инде ул.
— Кайда соң ул?. — дидем м
ин кабатлап.
— Немецлар алын китте.

Әгәр шул минутта минем йөрәгемә хәнҗәр кадаган булсалар, кояштыр менә, дуслар, мең мәртәбә җиңелрәк булыр иде. Мин сүзсез катып калдым. Телем кыймылдатып, бернәрсә дә әйтә алмадым.

Хатын изүеннән кечкенә генә бер кәгазь кисәге чыгарып бирде.

— Менә аның соңгы хаты. Мин, тәрәзә яктысына барып, саргайган кәгазь кисәгендәге язуны укыдым.

«Әни бәгърем, бу кабәхәт йорттан качар өчен мин барсын да эшләдем. Булмады. Хәзер миңа үлемнән башка бернәрсә дә калмады. Бәхил бул. Сине өзелеп сөюче кызың», дип язылган иде анда.

Хәдичә апа яныма килде һәм, калтыранган кулымдагы кәгазь кисәген алып, төргәнен, яңадан изүе эченә тыгып куйды.

— Утыр, нигә басын торасың, — диде ул миңа.

Мин, балакай буйсынып, җимерек ящик өстенә утырдым.

Бераздан Хәдичә апа әллә миңа, әллә үз-үзенә сөйләргә кереште.

Мип аның бөтеп сүзләрен дә аңлап бетер-мәдем. Ул минутларда аңым югалган иде минем. Бары мин шуны гына төшендем: алар эвакуацияләнә алмый калганнар. Садыйк абзый партизаннарга киткән. Бер көнне исерек немецлар килеп керенканың кызын алып чыгып киткәннәр. Хәдичә апаның башына нәрсә беләндер сугып, аңыннан яздырганнар. Ул аңына килгәндә, бөтен өйнең асты-өскә килгән булган. Бөтен савыт-сабаларын ватканнар, җимергәннәр, яхшы кием-салымнарын талап чыгып киткәннәр, ә скрипканы, теге мине сихерләгән скрипканы пычрак аяклары беләп таптап, изеп калдырганнар.

Мин чишенмичә, өстемне салмыйча күпме утырганмын, ансын белмим. Мин арган идем, кыл тибрәтерлек тә көчем калмаган иде.

Караңгы төште. Тыштагы карлы яңгыр көчәйгәннән көчәйде, ә җимерек тимер мич һаман янмый иде әле.

Мин, көч-хәл белән урынымнан торып, тыштан такта кисәкләре алып кердем. Берничә минуттан соң инде мич гөрләп яна башлады.

Хәдичә апа минем концентраттан ботка пешерде. Ләкин мин авызыма бер генә кашык та алмадым. Тамагыма бармады.

Мич эчендә янып бетеп бара иде, Хәдичә апа мичтәге утлы күмерләргә карап утырды да, моңаеп, ниндидер йөрәк өзгеч әрнүле, ләкин дәһшәтле көйгә әкрен генә җырлый башлады. Хәзер мин аның нәрсә җырлаганын хәтерләмим, бары тик күземнән ирексез яшь акканын, ә үземнең бизгәк тоткандай калтыранганымны гына хәтерлим.
Бераздан җыр тынды, ә мин һаман тынычлана алмадым.
Нинди көй бу? — дидем мин.
— «Өзелгән кыллар», — диде ул.

Шулай без тавышсыз-тынсыз гына, икебез дә бер үк нәрсә турында уйлап, бик озак утырдык. Аннары ул миңа бер читкә урын салды һәм ни өчендер шыпырт кына итеп әйтте:

— Ул сине берничә мәртәбә исенә төшерде... Сагынып исенә төшерде. Егет, — диде. Аннары ул калтыранган тавыш белән, —Минем кызым өчен дә үч ал..!

Кайгылы апаның бу сүзе мине бөтен кан тамырларыма кадәр тетрәтте. Шул минутта мин үземнең узган сугышларда утсыз, йөрәктәге ялкынсыз сугышканлыгымны иң беренче мәртәбә төшендем. Ничектер оят булып, чамасыз оят булып китте миңа.

Күземә йокы кермәде. Бер генә минутка да керфек какмадым.

Таң белән, саубуллашып, үз частема чыгып киттем... Менә шул төннән бирле мин, дуслар, күңелемдәге нәфрәт хисен басарлык бернинди дә кан таба алмыйм.
Өлкән сержант Сабир Рәхимов үзенең сүзен шуның белән бетерде. Берничә секундка без сүзсез калдык. Землянкада тынлык урнашты.

Иң беренче булып бу тынлыкны ефрейтор Хисамов бозды:

— Ул кызны нинди йортка алып киткәннәр соң? — диде ул.

Ах, әгәр ул моны сорамаган булса, нинди яхшы булган булыр иде.

Рәхимов урыныннан торды һәм Хисамовка текәп, чәйнәрлек булып карады. Сугып җибәрә дип торам. Юк, сукмады. Бары әрнеп, сыкранып кына әйтеп куйды:

Нигә сорыйсың син аны миннән?. Нигә әрнүемне яңартасың?. — һәм ул алдымдагы кружканы күтәреп, бер йотуда эчеп җибәрде. — Дуслар, — диде аннары ул, безгә карап, — әгәр сез мине якын күрәсез, дус итәсез икән, мәрхәмәтсез үч алыйк без ул канэчкечләрдән.

Без дустыбызның кайгысын да, аның тәкъдимен дә уртаклашырга әзер идек, һәм без аның кайгысы өчен дә үч алырга ант иттек.
Январь 1944.