Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОЯШ ТАШЫ

П. БАЖОВ

Безнең таш кладовоена тиң урынны җир йөзеңең бер генә ягында да таба алмассың, әлбәттә. Монда сүз көрәштереп торырлык та түгел, чөнки бу турыда барлык халыклар телләрендә дә язып үткәннәр инде. Немецлар, никадәрле мактанчык һәм көнче кешеләр булмасыннар, алар да намус белән әйтергә мәҗбүр булганнар: менә шулай, шулай, Ильмен тауларында бөтен дөнья ташлары ята, дип әйтми булдыра алмаганнар.

Билгеле, Ленин мондый җирне күрми калмаган. 20 нче елда Ленин үз кулы беләп декрет язып, ул җирләргә кул тидерәлмәскә тиеш — алар заповедник, дип игълан иткән. Икенче төрле әйткәндә, промышленниклар белән һәртөрле хитапларын аннан куарга, ә ул тауларны фән өчен сакларга дигән сүз була инде бу.

Бер караганда, үтә гади нәрсә кебек бу. Ленинның күзе җирпең өстендәге әйберләрне гспә түгел, җир астындагыларпы да күргән. Ленин бу тауларны да алдан искә алып куя белгән. Ләкпп тау эше беләп гомер сөргән картларыбыз шулай да моңарга ышанып бетмәгәннәр. Алай ук булып җитмәс ул, дигәннәр. Ул заманда бик каты сугыш бара икән. Иптәш Сталипга бер фронттан икенчссенә ашыгырга туры килгән, ә монда, һич көтмәгәндә, бу ташлар кплеп чыккан. Ул болай тик токтымалдан гына булмаган, әлбәттә. Картлар бу турыда болай дип сөйлиләр:

Артель булып яши торган ике туган: Максим Вахоня беләп Сандугач кушаматлы Садыйк Үзеев бар икән. Берсе рус, ә икенчесе башкырт пкәп аларның, ә кәсепләре икесенең дә бер булган — яшь бала вакытларыннан ук алар приискалар белән рудникларда йөргәннәр һәм гел бергә булганнар. Алар үзара бик нык дус икәннәр, кешеләр мондый нык дуслыкка хәйран кала торган булганнар.

Бер сүз белән гепә әйткәндә, тыйнак, үтә сабыр кеше булган ул. Исерек чагында үзенә кем дә булса бәйләнсә бары тик:

— Энекәш, гөнаһтан ераграк китә күр! Ялгыш сугып куймыйм, — ди генә икән ул.
Садыйкка килсәк, ул буйга алай уңмага
н, арык гәүдәле, сакал урынына җиде төк кенә, алар да бергә түгел, ә җидесе җиде якка таралып үскән, ә үзе тамырдан таза, нык икән. Беренче статья забойщик дияргә ярый үзен. Шулай була бит ул. Бер караганда, әллә ние дә юк кебек, ә эштә инде җимертә генә. Садыйк бик шат күңелле кеше икән.

Жырларга да, биергә дә, курай уйнарга да бик. ярата икән. Сандугач дигән кушаматны аңарга тикмәгә генә кушмаганнар шул.

Менә шул Максим Вахоня белән Сандугач Садыйкның тормыш юллары бер сукмакка туры килгән. Алар һаман да казна беләп хуҗалар өчен генә эшләмәгәннәр. Вакыт-вакыт үзләре өчен дә алтын эзләштереп, алтын комы югалаганнар — үз бәхетләрен эзләштергәләгәннәр. Тапкалаганнар да, ләкин кесәләрендә акча тормаган. Старатель бәхетенең юлы бер икәнлеге билгеле бит инде. Бар булган акчаларын күңел ачып туздырып бетерәләр дә, аннан соң тагын эшкә керешәләр, тик аерма шунда гына — алар, бәлки әле күңеллерәк булыр дип, кайда да булса яңа җиргә китәләр икән.
Икәвесенең дә хатыннары да, бала-чагалары да булмаган. Шулай булгач нигә бер җирдә утырырга? Төенчекләрең төйниләр дә, эш коралларын алалар да — китеп тә баралар икән.

Ә Садыйк белән Максим бер-бсрсспә аз гына да ошамаганнар. Вахоня авыр табигатьле мужик булып, сакалы кендегенә кадәр җитүле, җилкәләре терәтеп куйгандай, ә йодрыгына карарга куркыныч, аягы аюныкы кебек, тавышы куе, гүелдәп торган.
Кешеләрнең кайда яхшы яшәгәннәрен барып карыйк әле, — ди икән.
Садыйк күңелле генә атлап бара һәм елмая гына икән.
— Максимка, әйдә
, атла, атла! Яңа җирдә алтын комы үзе кулга ябыша, кыйммәтле таш үзе сакалга сырыша, диләр. Синең сакалың берьюлы ярты потлы булыр.
Вахоня сер бирми, шаяртып,
— Менә синең сакалыңа бернәрсә дә ябышмас инде
, — ди, һәм шүрәледән, — хо-хо хо — дип шаркылдап көлә генә икән.
Артель булып яши торган ике туган менә шулай гомер кичергәннәр. Рудниклар белән приискаларда йөрегәннәр. Татлы нәрсәне туйганчы эчкәннәр: икәвес
е дә гарипләнгәннәр. Садыйк, эштә уң күзен җуйган, Вахоняның сул колагы бөтенләй ишетмәс булып калган.

Ильмен тауларында алар, әлбәттә, бер тапкыр гына булмаганнар. Андрюха Лобачев шахталарында эшләгәннәр, ә ул каты эчәргә сабышкан чагында. Гологузовка күчә булганнар. Аның сандыгына бер генә меңне төямәгәннәр алар. Павелиха турында инде сөйләп тә торасы юк. Бу үләксә җанга бөтен бер өем кыйммәтле ташлар табып биргәннәр. Менә шунда Садыйк күзен җуйган да.

Гражданнар сугышы башланганда, ике карт та монда булып чыкканнар: алар Кочгарда, Подвинчихада шалтып казыйлар икән. Тау эшчеләре гадәтенчә, икесе дә кулларына винтәвка алганнар да, совет власте өчен сугышырга киткәннәр. Аннан соң, Колчакны Себергә куып җибәргәч, политрук аларга болай дигән:

— Картлар, сезгә совет власте исеменнән бик зур рәхмәт, ләкин сез җир асты хезмәте инвалидлары бит, әйдәгез, хезмәт Фронтына күчегез. Сез бит фронтның ямен дә бозып торасыз: берегез чалыш күзле, икенчегез саңгырау.

Картларның моңарга хәтерләре бик калган, ләкин нишләмәк кирәк сон? Политрук дөрес әйткән — приискаларда нәрсә эшләнгәнен карарга кирәк булган шул. Алар шунда ук Ильменга барганнар, ә анда халык тулган, һәм һәммәсе дә иң җүнсез хиталар икән. Хитага, беләсез инде, бер нәрсә дә кызганыч түгел, бары тик акча гына килсен. Әгәр дә үзенә файда килә икән, һәммә шахталарны — базларны күмеп китәргә хәзер инде алар. Хита артында, билгеле инде, купең тора, тик ул үзен күрсәтми, качып тора. Кочкар белән Бишкильгә дә барганнар безнең картларыбыз — һәммә җирдә дә шул хәл икән. Алар уйга калганнар — нишләргә кирәк? Мпаска, Влатоустка барып, сөйләп караганнар, ә рәт чыкмаган. Анда бары тик кулларын селтиләр дә:

— Хәзер андый эшләр белән шөгыльләнер чакмыни, аннан соң моның өчен главкалар бар бит, — диләр икән.

Картлар бу главкалар турында да сорашып караганнар, ләкин башлары гына чуалган. Бакыр эшләре буенча үзенең главкасы, алтын буенча — үзенеке, ташлар буенча — үзенеке икән. Ә Ильменда һәммәсе дә булгач нишләргә соң? Шуннан картлар мондый фикергә килгәннәр:

— Ленин иптәшнең үзенә барыйк. Ул, ичмасам, вакыт табар, — дигәннәр.
Җыйнала башлагач, картлар үзара бәхәскә тарганиар. Вахо
ня Ленинга күрсәтер өчен бизәнүгә китә торган кыйммәтле асылташлар белән алтын комы алып барырга кирәк, ди икән. Ә Садыйк үзенекен җүпләгән, һәртөрле таштан алырга кирәк, чөнки эш гыйльми, ди икән.

Бәхәсләшкәннәр, бәхәсләшкәннәр дә, болай дип килешкәннәр: һәркем үзе кирәк дип тапкан ташын алырга булгап.

Вахоня Кочкарга барып аннан зәңгәр эклазиклар белән алсу топазлар җыеп килгән. Алтын комын да алган. Аның капчыгы бик пөхтә, җыйнак булып чыккан, бар ташлар да — асыллардан икән. Ә Садыйк капчыгына шундый күп тоягән — күтәрә алмаслык булган ул, һәм андагы ташлар һәммәсе дә бары тик ташларның хикмәтенә төшенә торган кеше генә күтәрерлек икән. Вахоня каты шаркылдап көлә генә,

— Хо-хо-хо! Син тауларны төипләр аны. Иптәш Ленин, менә кайсы эшкә ярый, кайсы ярамый икәнен күрсәт дияр идең, — ди икән.
Садыйкның монарга кәефе кырылган.

— Максимка, Ленинны алай дип уйлыйсың икән, юләр син. Аңарга гыйльми ягы кирәк, ә базар бәясенә ул төкерә.

Картлар Москвага киткәннәр. Юлда, ялгышмый булмаган, әлбәттә. Бер җирдә Вахоня поезддан төшеп калган. Садыйкның йөрәгендә аңарга карата каты ачу сакланса да, ул моңарга бик кайгырган, хәтта авыруга сабышкан. Ничек кенә булмасын, алар һәрвакытта да моңарчы бергә булганнар бит, ә менә шундый әһәмиятле эшкә тотынгач аерылышырга туры килгән. Аннан соң бер кешегә ике капчык белән йөрү дә кыен булган. Тирә-якта әллә кемнәр чуалалар, спекуляция өчен тоз алып барасыңмы әллә, дип йөдәтәләр икән. Ә ташларны күрсәттең исә, хәзер үк сораша башлауларын, мондый ташлар нигә, үзең баерга телисеңме, әллә булмаса музейга илтәсеңме, дпп йөдәтүләреп көт тә тор. Бер сүз белән генә әйткәндә, тынгысызлык инде.

Алай да Вахоня ничектер хәйләсен тапкан, Москва янында ук диярлек поездны куып җиткән. Картларыбыз бер-берсен күргәч шундый шатланганнар, вагондагы барлык халыкны көлдереп бетергәннәр: алар кочакланыша башлаганнар. Аннан соң тагын ташлар турында, кемнең капчыгы кирәкле дип бәхәсләшергә керешкәннәр, ләкин инде шаярышып, күп өлеш йомшагырак итеп бәхәсләшкәннәр. Москвага килеп җитә башлагач, Вахоня болай дигән:

— Мин синең капчыгыңны күтәрим. Миңа аны күтәрүе уңаерак, аннан соң ул кадәр үк көлке дә булмас. Син үзең дә кечкенә кеше, капчыгың да кечкенә булсын.
Беренче төнне, билгеле, вокзалда үткәргәннәр, ә иртән Москва буйлап иптәш Ленин
ны эзләргә кпткәннәр. Бик тиз тапканнар һәм капчыклары беләп Совнаркомга килеп тә кергәннәр. Анда алардан сез нинди кеше, кайдан, нинди йомыш беләп килдегез, дип сораша башлаганнар. Садыйк болай дигән:
— Л
енинга ташлар күрсәтергә телибез, — дигән.
Вахопя шупда ук болай дпп гүелдәргә керешкән:
— Без
нең яклар бик бай. Аларны хаталардан саклый белергә кирәк. Үзебез рәтен таба алмадык. Ленинны күрергә булдык.

Шуннан аларны Владимир Ильич янына керткәннәр. Алар ашык-пошык аңлатырга, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләргә керешкәннәр. Владимир Ильич, тыңлап торган-торган да, болай дигән:
— Дуслар, әйдәгез, берәм-берәм генә сөйләгез әле. Күрәм, эшегез дәүләт эше, а
ны төшенергә кирәк.

Шул чакта Вахоняга кайдан җитезлек килгән диген, ул үзенең ташларын чыгарырга һәм гөжләп сөйләргә тотынмасынмы: кайсы ташны нинди баздан, нинди шахтадан табын алганын һәм аның ничә сум торганын сөйләп биргән ул.
Владимир
Ильич:

— Бу ташлар нәрсәгә ярыйлар? — дип сораган.
Вахо
ня — алар күбесенчә, бизәнүгә кулланылалар, дип җавап биргән. Шунда менә йөзек кашларына, муенсаларга һәм башка шундый нәрсәләргә кулланыла, дигән. Владимир Ильич уйга калып, бу ташларга бераз сокланып карап торгач:
— Болар көтәрләр әле, — дип куйган.
Чират Садыйкка к
илеп җиткән. Ул, үзенең капчыгын чишеп, өстәлгә ташларып ыргытырга һәм:
— Амазон ташы, колумбит ташы, лабрадор ташы, — д
ип сөйләргә керешкән.
Владимир
Ильич:
— Карасана, сездә төрле илләр ташлары бар икән
, — дип гаҗәпкә калган.
— Шулай
, Ленин абый! Дөрес әйтәсең. Бар җирнең дә ташлары җыелган. Таш мие дигәне дә бар. Еремей шахтасында кояш ташын табалар.
Владимир Ильич елмайган да болай дигән:
— Таш миенең сезгә кирәге булмас шул. Аны таулардан башка да табарга була. Ә менә кояш ташы безгә кпрәк ул. Аның белән яшәве күңелле.
Садыйк, моны ишеткәч, тагып тырышыбрак актарынырга тотынган.
— Ленин абый, безнең та
шларны кояш бик нык җылыта, шуңар күрә алар шундый яхшы. Ул җирдә таулар борылып үтәләр һәм далага чыгалар, — дигән ул.
— Тауларның борылулары һәм далага чыгулары бу һәммәсе
ннән дә кыйммәтрәк, — дигән Владимир Ильич.

Шуппап Владимир Ильич, звоногын шалтыратып, кешеләрен чакырып алган да, ташларны язып чыгарырга кушкан, Ильмен тауларында хиталарны бетерү һәм ул җирләрне заповедник дип игълан итү турында бпк нык декрет хәзерләргә кушкан. Аннан соң, урыныннан торган да:

— Я, картлар, кайгыртуыгыз өчен бик рәхмәт. Сез зур эш эшләдегез. Дәүләт эше бу, — дип, аларның кулларын кысып чыккан.

Ә тегеләр хәйран калганнар. Вахопяның сакалып күз яше чык кебек чылатып бетергән, ә Садыйк сакалын селкетеп:

— Ай, Ленин абый! Ай, Ленин абый! — ди генә икән.

Ленин картларны заповедникка каравылчы итеп куярга һәм аларга пенсия билгеләргә дпп язу биргән.

Ләкин безнең картларыбыз өйләренә әйләнеп кайта алмаганнар. Ул заманда юлларның нинди булганы билгеле бит. Әллә кайларга барып чыккан чаклар булгaн.

Вахоня беләп Садыйкны да бер якка алып киткәннәр, ә алар бөтенләй бүтән якка эләккәннәр. Анда бик каты сугыш бара икән, алар, гәрчә берсе чукрак, икенчесе кылый күз булсалар да, тагын сугышырга тотынганнар.

Менә шул чактан бпрле бу картлар турында хәбәр-хәтер булмаган, ә заповедник турындагы декрет тиздән бу җирләргә килеп җиткән. Хәзер бу заповедник — Ленин * заповеднигы, дип атала.
А. Гомәр тәрҗемәсе.