КАР ӨСТЕНДӘ БЕР МИНУТ
Суык карга куеп башымны
Күңелем белән җылы уйга чумам.
Уйларымда булган ашымны
Ашамыйча кайтыр юлга чыгам.
Уйларымда таныш юлымнан
Эре-эре атлап кайтып барам.
Сугышларда ярым онтылган
Сөю сүзен ятлап кайтып барам.
Таныш өйнең ябык ишеген
Хөрмәт белән әкрен генә шакыйм.
Я! Кайчандыр минем бишегем
Эленеп торгам якты өйгә атлыйм.
Агылып китә шунда яшьләрем,
Бер минутка һуштан язып калам.
Я, мин газиз әткәм, әнкәмнең
Кулларын үз кулларыма алам!
Алар күрми минем яшемне,
Мин һушыма киләм, күрәм, тоям.
Я, кадерсез йөргән башымны
Хәләлемнең күкрәгенә куям...
Ракеталар шунда кабынып,
Мин сискәнеп, тетрәп, туңып китәм.
Шул уйларым белән мавыгып,
Суык карда җылынып ятам икән.
Ракеталар безгә сигнал ул —
Бу хәл иткеч һөҗүм таңы ата!
Мин уйлаган әле хыял ул,
О шул хыял буйлап тормыш кайта.