Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ БҮЛЕГЕ

КАВИ НАҖМИ
УН БӘПКӘ
(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен)
Артык түгел. Кич түгел —
Тишелеп чыктылар бүге
н

Ун күкәйдән ун бәпкә.

Шатлык безнең үрдәккә.

Сары поплы үзләре.

Елтыр кара күзләре.
Томшыкларда — ал буяу.

Санап карыйм: Нәкъ унау.
У
н күкәйдән ун бәпкә!

Эш күбәйде үрдәккә.

Эш күбәйде әбигә;

Йөгереп йөри ул өйдә,

Бер иелә, бер чүгә,

Бер суза кулын чөйгә.

Ул чөйдә тора күптән
Искереп, тузып беткән,

Өскә чыккан чүбеге,

Дәү әтинең бүреге.

Әби шуны алды да,
Куйды үрдәк алдына:
— Бәпкәләрне җыйна!—дип.
Менә сезгә оя!—дип.
Санап салдык: Бер... Ике...
Бу икесе — минеке. Өчәү...
Дүртәү... Бу кемгә?

Кемгә булсын, әбкәйгә.

Биш...
Алты...
Бу икесе —

Әнкәемнең өлеше.
Җиде...
Сигез...
Пар бәпкә —
Дәү әтигә бүләккә.

Бусы — тугыз...

Бусы — ун...

Ә болары — кемгә соң?

Кыска гына әйткәндә:
Бу икесе — әткәйгә.
Ә ул кайда?
Ул — шунда.
Яшел каска башында.

Шулай төшкән рәсемгә.

Килде безнең исемгә

Февральдәме, марттамы,
Рәсеме белән хатлары.

Өстендә аппак халат.

Кулда корыч автомат,

Аягында чаңгысы.

Ул — фронт алдынгысы,

Һәр ягыннан дөньяның

Иптәшләре күн аның:
Очучылар,

Тупчылар,
Танкистлар.

Зенитчылар,
Саперлар,

Күзәтчеләр...

Ничәү алар?
Ничәвен — Беркем белми исәбен.
Белсәләр дә әйтмиләр, —

Сугыш сере бит! — диләр

Килсә дә бик беләсем,

Ярамыйдыр, күрәсең.
Ярамагач ярамый,

Каршы түгел аңа мин,

Әткәй кайткач сорармын.

Сугыш беткәч санармын:

Күпме булган иптәше?

Орден алган ничәсе?
Взводында әтинең

Ничә батыры илнең?

Шулардай ничәсендә

Алтын йолдыз түшендә?

Мине алып кочакка,
Әти әйтер шул чакта: —
«Безнең взвод халкыннан
Йолдызлары алтынлап,

Батыр дигән исемле

Ничә кеше дисеңме?
Әгәр с
инең яныңа

Бу өйдәге табынга

Кайтса идек без җыйнау,

Булыр идек нәкъ унау».

Нинди уңай санарга!
Чама килгән чамага.
Ун бәпкәдән ун үрдәк.

Ун батырга ун бүләк!


С. МАРШАК
КЕМ УЛ?
Аңар язылып куелган.
Хәйран калып бу хәлләргә,

Кашып сирпеп әйтте ул:
— Бик бай кеше икән бу, — дип,—

Сезнең мистер
Комсомол.
Илгә шундый киң танылган

Ул әфәнде янына
Илтегезче мине! — дип ул

Юлдашына ялына.
Таш коймалы бер капкага

Килеп туктый машина,
Кушыла мотор гүләве

Күп каешлар тавышына.
Капка башына язылган
Сүздә күрә тагын ул:
— «Комсомол цехы» д
игәнне
— Бу, ул мистер Комсомол!
Хәрби мәктәптә укучы

Яшьләр белән тула юл:
— Шул үзе! — ди озатучы, —
— Бу — ул, мистер Комсомол!
Очып үтә самолетлар

Әйткән төсле:
— Хуш, сау бул!
— Шул үзе! — ди тәрҗемәче, —
— Бу — ул, мистер Комсомол!
Безнең шәһәргә кайчандыр

Килгән иде чит илдән

Кунак булып бер интурист

Көяз — купшы киемнән.
Кыңгыр салып шляпасын,

Түшенә чәчәк кадап,

Башкалада машинада
Йөрде ул шәһәр кара
п.
Су буена, ял йортына

Килеп җиткәч машина,
— Кем йорты? — дип ул эндәште
Үзенең юлдашына.
Бу сорауга юлдашыннан

Шундый җавап алды ул:
— Ял итә бу бакчадагы

Дачаларда комсомол.
Тын паркта уйный яшьләр

Чирәм үскән мәйданда.
Яшел майкалы бер малай

Туп чөеп йөри анда.
— Кемнең спорт мәйданы бу?
Кемнәр уйный баскетбол? —

Җавап бирде тәрҗемәче
Бер сүз белән:
— Комсомол.
Шаулап узды зур пароход

Текә ярлар буеннан.
Шул ук исем алтын белән

Д. АППАКОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ
БАТЫР БҮЛЫР
Әнә, чебен морҗада

Мыек сыйнап утыра.

Агач кура морҗага

Борыла да борыла.
«Чебен, чебен, тизрәк кач!
Тәрәзәне, әнкәм, ач!
Тәрәзәдән югалсын,
Өйнең ямен бозмасын!»
Малаена әнкәсе
Диде: — Уйна, бәпкәсе!
Үскәч батыр булырсың,

Илнең даны булырсың.
Чебеннәрне кырган кебек,

Дошман затын кырырсың.


КЫШ БАБАЙ ҖЫРЫ
Алып авыр серле имән чукмарымны,
Ак тунымны киеп иңемә,
Олы юлга чыгын, батырларча атлап,

Хезмәт күрсәтәм мин илемә.
Бер сызгырсам — җил
истерәм кырларымда,
О-х-ха! дисәм давыллар уйнар.
Серле чукмарымны болгап җибәргәндә

Дөнья актарылыр да дулар.
Барга
н саен ярсырмын да ярсырмын мин.

Җир дә, күк тә шартлар куанып,

Исеңдәме — Кутузов һәм кыш бабагыз

Бонапартны илдән куганы?..
Тагы кыш бабагыз аппак тунын кие
п,

Олы юлга чыгып, ашыга
Серле чукмарын селтәп фашист эт
нең
Кундырырга тупас башына.
Алга, батырларым!
Кан имүче Гитлер

Безнең илдән  исән чыгалмас.

Кара елан башын чәпчеп ташлыйк,

Икенче кат телеп чыгармас.


МЫЕКСЫЗ ПЕСИ
— «Кая
, песи дускай. Кыз бул әле.
Озын мыегыңны
Кырыйк әле.»

Ана судан кайтса

Кызы җырлый,

Кыз янында ятып

Песи мырлый.
Бусагага ятар бу.

Шатыр-шотыр атар бу.

Чебен, күсе, тычканнарның

Йөрәккәен ярыр бу.
Тубы агач куралы.
Арбалары буяулы.

Төзәде бу түшәмгә.

Кунып торган шөпшәгә.
«
Ничек өнне белдең син?

Шөпшә, ничек кердең син?

Хәзер бәреп төшерәм!
Әҗәл эзләп кердең син
.»
Апа суга китә,
Өйдә кала
Кара песи белән
Бер кыз бала.
Пәри песи өйдә
Тычкан эзләп,

Ә кыз бала йөри
Кайчы эзләп.

— «Балам, нигә аны
Харап иттең?

Нигә мыегын син

Алай кистең?»
Кызы әнисенә
Туры карап,

Көлә, көлә генә
Бирде җавап:
— «Н
игә, миңа кирәк
Яхшы сердәш.
Бу малайлар бер дә
Булмас иптәш.
Аунаталар көн дә

Безне канда.
Тынмый чәчебездән
Алар тарта...
Мыек белән песи
Малай иде,

Ә мыексыз калгач

Ул кыз инде».



ӘТКӘЕМӘ БҮЛӘК
Кулларыма инә алдым
Яхшы уйлар ниятләп. —
Әткәемә күлмәк чигәм

Бик матурлап, бизәкләп.
Алсу-зәңгәр гөлләрендә
Кояш нуры уйнасын,
Әткәемнең күзләре дә
Гөлгә карап туймасын.
Сандугачлар сайрашалар:
«Әткәң синең бик батыр.

Явыз дошманнарны җиңеп

Герой булып тиз кайтыр!»
Б
еләм-беләм, сандугачлар,
Дускайларым, бик бел
әм!
Кайтуына багышла
п та

Ефәк күлмәккәй тегәм.


МИНЕМ АТЫМ
Мактанырга хакым бар —
Алма-чуар атым бар.
Минем атым уйнаганда

Киң болыннар була тар.
Бик килешле гәүдәсе.
Аякларын карагыз...
Кара төтен ялларыннан
Күзегезне алмассыз.
Жилсә — җилпе уза ул,
Җилгәндә уйный давыл.

Әй-һәй-һәй! дип кешнәгәндә
Кырны яңгырата ул.
Йөгәне дә, йөгәне!
Җем-җем ите
п җемелди.
Көмеш телле кыңгыравы

Тең-тең итә, теңгелти...
Айлар буе атымны

Тәрбиялән карадым,

Тимер тараклар белән
Озын ялын тарадым.
Ул тайчыкны колхоздан

Минем кулга бирделәр.
— Болын иркен, солы күп,

Үстерә бир, — диделәр...
Иркәләдем таемны

Тук солылар ашатып,

Идел буйларында йөрдем

Эх! Йөрдем лә уйнатып.
Хәзер таем ат булды.

Порок кагын юргалый.

Алма-чуар сыртларын

Купшыланып боргалый.
Сау бул, атым!.. Якты юл!..
Яуга каршы иртәгә.

Батыр егет атлансын

Синең көчле җилкәгә.
Үзем барсам булмый шул

Буең кыска дияләр.

Ярый, башка тайчыклар

Тагы миңа бирәләр.
Иркәләрмен, багармын.

Бер дә, бер дә иренмәм.

 Кирәк булыр атларым

Җаннан газиз илемә.