Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮЛЧУРА БАБАЙ ХИКӘЯСЕ

ГАРИФ ГОМӘР

(Хикәя)
Бөтен тирә-як ай нурына чумган. Агыйдел өсте, зур көзге сымак, тын гына җәелеп ята һәм еракларга-еракларга чаклы сузылып китә. Аның у
ңъягында күгелҗем таулар тезелеп кала, ә сулъяк ярда, салчылар тукталган урыннарда, янган учакларның якты шәүләләре Агыйделгә төшеп, су төбендә кызыл Флаглар җилфердәп торган кебек, дерелдәп күренәләр... Яр өстендәге һәрбер учак тирәсендә салчылар кайнаша. Аларның кайберсе киемнәрен киптерә, кайберләре ут яктысында ямау ямый. Берничә салчы бәрәңге пешерә, берничәсе тәмәке тартып, ялкау гына көйләшеп, ут алдында кызынып утыра. Учакларга ягылган коры карагай, чыршы агачлары чытырдап, очкыннарын тпрә-якка чәчрәтеп, яналар.
Учак я
нында утырганнардан берсе кычкырып җырлап җибәрде:
Яшел хәтфә болыннарда
Җир жиләкләре җыям,

Күп кешегә сер сөйләмә,

Үзеңә булыр зыян...
Безнең учак я
нында тәмәке тартып утырган Юлчура бабай, җырны тыңлап торды да:
— Мәгънәле җыр, — дин тирән итеп сулан куйды һәм янып бетмәгән тәмәкесен учакка ташлап, учак өстендә кулын җылытырга тотынды, һәм елтырап торгап күзләрен т
ирә-якка йөгертеп чыкты да, җырыннан туктап, өченче көн без үтенеп сорагап хикәяне сөйләп китте:
...Шулай бит ул: диңгез буенда туган һәм яшәгән кешеләр диңгезне сагыналар, аннан аерыла алмыйлар, ди. Ә мин үзем калып урманлы тауларда туганмын, шунда яшәгәнмен. Шуңа күрә менә бу тигез далада минем бер генә көн дә торасым килми, тарсынам. Дала киң, ә мин тарсынам. Күңелем тауларга тартыла, аякларымның тауга атлыйсы, агач ботакларына тотына-тотына, текә тау түбәсенә менәсем килә. Бу тигез җирдә атлаганда, мин чатанлыйм төсле, ә ул шул дала кешесе булган. Үзенең очсыз-кырыйсыз киң даласын сагынган. Дон дигән даладан булган икән, дип сөйлиләр аны. Мин аны бик яхшы аңлыйм: очсыз-кырыйсыз киң далаларның хуҗасы булган, киң дала баласы булган бу кеше тау араларында иркенләп тын да ала алмаган төсле яшәгәндер, бичара. Бер көп даланың бер читендә, икенче көнне икенче читендә булгандай яшәгән ул. Бердәнер Кашка кола юргасы көндезләрен аны кояш нурына чумган якты далаларда очырган, ә кичләрен тын елга буена сагынган ялгыз балыкчы өенә китергән.
Кашка кола таныш җиренә килеп җиткәч, елга буен яңгыратып, кешнәп куйган, аунаган һәм, хуҗасы богаулап җ
ибәргәч, йомшак тугай үләнен кыркырга тотынган.
Ә егет, чирәмгә терсәге белән таянып ятып, камчысы белән итек кунычына сабырсызланып суга-сүга, апы көтеп яткан. Бераздан (ялгыз балыкчы өснең пшеге шыгырдап ачылган һәм ул шыгырдау егетнең йөрәгенә килеп, хәзерге тел белән әйтсәк, элсктрпк тогы кебек бәргән. Сабырсызлык белән итек куны-чына суккалап торгап камчы чпрәмгә ташланган һәм егёт, тып калып, * йомшак кьша атлап килгән аяк тавышларын тыңлап тора башлаган:
— Метрушка!—дигән кыз, — Син мондамы?
— Бик озак с
ин. Йөрәгем күкрәгемнән чыгып китә язды инде. Кил тизрәк! — дигән дә Метрушка, урыныннан сикереп торып, кызны кочаклап алган.
— Әт
ием йокламый торды бит! —дпгән кыз, иркәләнеп һәм үзенең озак килми торуын акларга тырышып.
— Әтиең белми дип беләсең мәллә си
н! — дигән егет.
— Белүен белә торгандыр инде, тик ул бүген кәефсезрәк: бердән балык, тота алмаган, аның өстенә бу җирләрнең хуҗасы аны өй урыны һәм судан балык тоткан өчен акча сорап йөдәткән. Әтием шуңа сызлана...
— Мин матур урыннар, балыклы елга буен сайладым. Анда бөтен кеше иркен яши. Тиздән шунда күчәрсез, ә мин сезнең белән яш
и башлармын, — дигән егет.
Шунда алар, киләчәк матур тормышлары турында сөйли-
сөили, су буенда утырганнар. Башка көннәрдәге кебек, бүген да таң кызыллыклары далаларга сибелгәндә, егет уянып, сөялеп йоклаган кызның башын әкрен генә чирәмгә куеп, аякка баскан, киң птеп сулап, киерелгән һәм, атын җәһәт кенә иярләп, аңа атланган да. үз юлына китеп баргап. Чирәмдә тупылдаган ат тоягы тавышыпнан уянган кыз ат өстендә чапкан егетенә сокланып каран калган. Аның өчен шатланган. Бу озатып калу сөекле егетен соңгы тапкыр озату булачагы турында ул, бичара, уйламаган да шул.
Шул көнне, кич белән Петрушканың аты кешнәгән тавышка балыкчының ишеге шыгырдап җавап бирмәгән. Озак көткән егет. Сабырсызланып сугылган камчысы итек кунычын яра язган. Бер вакыт таң алдыннан өй ягыннан ниндидер ыңгырашкан тавышлар килгән. Кашка кола, колакларын торгызып, куркынычлы
итеп пошкырып куйган. Әкрен генә атлап, егет ялгыз өйгә таба барса, аяк куллары бәйләнгән хәлдә идәндә ыңгырашып яткан картны күргән:
— Авыр түләүне түләп булмады. Шуның өчен с
инең сөйгәнең Галинаны алып киттеләр. Син аны тапсаң тик хан сараеннан гына таба алырсың. Чөнки андый кызларның хан сараена сатылганлыгын беләсең бит, — дип сөйләп бетерергә дә өлгермәгән карт, Метрушканың Кашка коласы әче итеп кешнәп җибәргән.
Егет өйдән атылып чыкканда, инде Кашка
ның тояклары тупылдаган тавыш кына ишетелә һәм унда, ярты чакырым чамасы җирдә тузан гына күренә булган. Шулай итеп, Петрушка иң якын дусы — Кашка коладан да, сөйгәне Галинадан да берьюлы мәхрүм калган. Ләкин озак уйлан тормаган ул. Шул көнне, далада ашап йөргән атларның берсенә атланып, Галинаны һәм Кашка коланы тартып алган байның биек таш койма эчендәге йортына барган һәм аны хәнҗәр белән кадап үтереп чыккан. Тик ул, булган канлы вакыйгадан исереп ава-түнә китеп барганда, аны тотып алганнар.
Күптән булган хәл инде бу. Күбесе хәтердә дә сакланмаган. Миңа аның телдәп-телгә күчеп йөргән кисәкләре генә килеп җиткән.
Әнә шул канлы эше Метрушканы киң далаларыннан аерган, аяк-кулы богаулы хәлендә Урал таулары арасына китереп ыргыткан, һәм аның яшь гомере шунда, канаты сынган бөркет сымак, талпына-талпына үткән. Бөтен гомеренә бәхетсез булган ул Петрушка дигән егет. Егерме ел буена шунда торырга, егерме ел буена тугай далаларын күрми яшәргә мәҗбүр булган һәм яңадан күрә дә алмаган. Ә ул монда каты бәгырьле, миһербансыз бай кулында каторга эшенә дучар ителгән. Көннәр буена тау төпләреннән чуен рудасы чыгарган ул.
Башта ул монда да тыпырчынып караган, б
ичара. Берничә тапкыр богауларын өзеп, качырга да омтылып караган. Тик һәрбер омтылышы юкка чыккан, тотылган, һәм соңгы тапкыр омтылуында тотылгач, аның бөтен уйлары җимерелгән. Богаулары тәненә көннән-көн ныграк батып, аның азатлыкка булган якты өметләрен баса барганнар. Тау өстендәге биек карагайга кунып кычкырган ябалак тавышы аңа аяк кулындагы тутыккан тимер чалтыравы кебек ишетелгән. Ә аның соңгы тапкыр тотылуы болай булган:
Алар
Илморза дигән башкорт егете белән бергә эшли торган булганнар. Илморза да, Метрушка кебек, богаулы булган. Ә аларның богаулары шул кадәр авыр булган ки, алар тора торган землянкадан илле-алтмыш адымда торган руда базына ул богауларны сөйрәп чак-чак кына барып җитә торган булганнар. Шулай булгач, аларны күтәреп, Урал тауларын кичеп чыгу, далаларга карап йөгерү турында уйларга мөмкинме соң инде.
Алар руда базында эшләгәндә, базның тирә-юнендә байның сакчылары, бер-берсе
ннән унбиш-егерме адым ара калдырып, аларны саклап тора булганнар. Руда базының уңъягында базга терәлеп үк яткан тирән чокыр булып, ул әллә кайларга кадәр сузылып киткән. Чокырның базга килеп терәлгән җире шул кадәр текә булган ки, анда, кеше түгел, хәтта кошлар да куныр җир таба алмаганнар. Чокырның төбе бөтенләй күренмәгән дә. Шуңар күрә ул якта сакчы да тормаган.
Мин кызның ничек килеп йөргән булуын белмим. Әнә шул төпсез тирән чокыр буйлап, руда казыган тоткын
Илморза янына аның сөйгән кызы Гөлҗимеш килеп йөри булган. Урманлы текә тауларда, төпсез-тирән чокырларда, тоткарсыз йөрп алганга күрәмедер, аны кыр кәҗәсе дип тә йөрткәннәр. Ул үзе, яшь карагай сыман, зифа, сылу буйлы, яшь тал кебек, нәзек, сыгылма билле булган. Ә нечкә аяклары һәм куллары җиргә яки агачка ябышканда, бөркет кебек, ябыша торган булган, ә үзе шул кадәр шома һәм спай атлаган, ул йөргәндә, кул сузымында торган тургай да һичбер гамьсез кычкыруында дәвам иткән. Тавышы сандугач тавышыннан аерып алгысыз булган, һәм, белмим, сандугачлар аны үзләре кебек берәр сандугач дип уйлаганнармы, әллә аның белән ярышып сайрап, аны узарга тырышканнармы, мин анысын белмим, әмма Гөлҗимеш җырлаганда, сандугачлар аңа кушылып сайрый торган булганнар.
Менә шул кызга кушып Метрушка игәү, чүкеч китерткән һәм базда руда казыган араларда әкрен генә, ул
Илморзаның, ә Илморза аның богавын игәгән.
Кө
ннәр үткән. Игәү белән игәлгән богау тимерләре һаман нәзегәя барганнар һәм, көннәрдән бер көнне, Илморзаның да, Метрушканың да богау тимерләре, кипкәп җүкә аркан өзелгән кебек, кыйралып төшкәннәр.
Әйдә киттек!—дигән Метрушка.
— Кич булганны көтик! — дигән
Илморза.
Ләкин Метрушка иреккә артык сусаган булган, ул, кичне көтәргә теләмичә, ашкынган
, һәм шул ашкынуы аны тагын харап иткән. Аларның икәвесен дә һәм теге кызны да тотып алганнар. Яңадан богаулаганнар, ә кызны крепостька озатканнар.
Илморза һаман:
— Юк, без котылырга тиешбез, коткарырга тиешбез! — дип котылу юлларын эзләү өстендә булса да, Метрушка:
— Белмим шул, — дин икеләнергә тотынган һәм ул бөтен омтылышларыннан ваз кичкәндәй булып күренгән. А
ны, бу инде юашланды, дип уйлаганнар.
Бер көнне бай, әзерләнеп беткән салларга руда төятеп, һәр вакыттагыча, түбән агызырга була. Салларпы озатып, тотып барырга кешеләр билгеләнә. Алар арасында юашка исәпләнгән Метрушка да эләгә.
Руда төялгән саллар
ны Агыйделнең шашкан агымнары түбәнгә таба агызып алып төшеп китәләр, һәм саллар, тау араларын үтеп, киң дала алдына килеп чыгалар.
Метрушка
ның дала тойгылары тагын ярсынып уяна һәм ул:
— Эх!
дип, сал койрыгын ташлый да, колачларын җәеп кычкырып җырлап җибәрә. Таудан шашынып төшкән көчле агымнар салны Идел уртасында торган ташка китереп бәрәләр дә, сал чәлпәрәмә килеп ватыла, чуен рудасы су төбенә китә. Әнә, Агыйделның далага килеп чыккан җирендә, капка төбендәге каравылчысымак торган ташны шуңа күрә шул Метрушкны камень дип атаганнар да. Безнеңчә ул — Метрушка ташы, дигән сүз була,—ди дә, Юлчура бабай, кытыршы бармак очлары белән чеметеп утлы күмер алып, күптән үк сүнгән тәмәкесен кабыза.
— һәркемнең үз туган җире үзенә кадерле, җапыпа якын була. Тау кешесе — тауны, дала кешесе — даланы ярата. Си
н мине, алтыннар биреп, диңгез буенда торырга чакыр — мин анда бармыйм. Миңа тау кирәк, мин тауда торам һәм, Метрушка даланы күреп җырлагандай, мин дә биек тауга менеп, кычкырып җырлап җпбәрәм...
Без аннан:
— Шуннан, Метрушка нишләгә
н соң?
— Юк, сөйрәмәгән, — диде Юлчура бабай, — бәхетсез булган. Далаларын кайтып күрә алмаган, бичаракай.
Ирек сөеп җырлаган җыры харап иткән аны. Эх, ирек! Татлы шул ул! Аны бик зур тырышлык белән генә алып була. Сугышмасаң, ирек булмый ул, китә башлагач, без тагын.
— Соң Метрушка ни эшләгән, — дип сорадык.
Ул кулы белән Урал таулары ягыла күрсәтте дә:
— Чуен рудасын су төбенә җибәргән өчен, бае Метрушка
ны тирәк агачына асып яндырган... Күптән булган эш инде. Хәзерге заман түгел шул, — диде өстәп.
Без барыбыз да тавыш-тынсыз калдык. Якында торган тирәкнең алдыбызда янган учак шәүләсендә елт-елт итеп үре
лгән ак яфраклары янып торган Метрушка төсле булып күренделәр, һәркем уе беләп борын үткән авыр заманга китеп, авыр булап куйды.
Якында утырган колхозда кычкырган әтәч тавышы гына без
не хәзерге заманга кайтарды. Ире фронтта булган Гыйльминур учакка коры-сары ташлап:
— Хәзерге зама
нның Гитлер фашистлары Метрушка заманыннан бик күп тапкырлар уздырып җибәрделәр, — диде.
— Менә анысы дөрес
, — диде Юлчура бабай.
- Руда белән бергә ул да су төбенә киткәнме, богаулары түбәнгә сөйрәгәнме?—дип сорадык.
Ул үзе килми, балалар. Шуңа күрә татлы да ул ирек!