Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҮТКӘН ЮЛДАН

ЗӘЙНӘП БАЙГИЛЬДИЕВА

(Язучы Шәриф Камалның үлүенә 2 ел тулу
Бала чагымда м
ин әтиемне аңлый алмыйча һәм
аңа якын килә алмыйча җафа чиктем. М
инем
карашымча ул бик кырыс, хәтта усал кеше булып
тоеладыр иде.
А
ннан башка да әз сүзле кеше, ул кичләрендә өйгә
кайтып керә дә беркем белә
н сүз сөйләшмәстән
сузылып ята. Мин бала кеше, аның эштә
н арып
кайтканы, бераз ял
итеп алырга теләве белән
хисаплашып тора белмим, я
нына йөгереп барам да
сырпаланырга, иркәләнергә телим.
Юк, ул мине
кабул итми, әһәмиятсез генә карап ала да үз яныннан
кир
е борып җибәрә. Мин бик нык җәберсенәм һәм
ирекле-ирексез әнием янына барып сыенам.
Ул көннең кө
н буена өйдә булмый, җитмәсә,
төн
нәр буена нәрсәдер яза. Нәрсә яза ул? Мин моңа да
төшенә алмыйм. Ул миңа ниндидер серле, аңлап
булмый торган зур кеше булып күренә. Шуңа күрә
аны зур күрү белән бергә, әзрәк үзеннән шүрлим дә...
Шуңа күрә булырга кирәк, ми
н әнигә «син» дип,
әтигә «сез» дип эндәшергә гадәтләнеп киттем.
Бер вакыт аның әнигә:
— Хәят, зинһар бу идәнне шул тикле еш юма әле!
Күрәсең ич, стеналардан шыбырдап су ага.
Землянканың идәнен юдың ни дә, юмадың ни инде
аны... — дигәнен хәтерлим. Чыннан да безнең Пешлә
авылыннан Оренбургка күчеп килгән квартирабыз
шундый юеш
, кечкенә землянка иде. Аның, икесе
урам якка, берсе ишек алдына карай тора торган өч
сукыр тәрәзәсе булса да, алардан һичбер яктылык
төшми һәм без урамдагы хәрәкәтне, көн яктысын күрә
алмыйча интегәдер идек. Бигрәк тә кыш көннәрендә
өскә-башка юньле кием булмага
нлыктан шул тынчу
подвалда һавага чыкмыйча утырулар бик күңелсез
була торган
иде.
Бу еллар, әтинең «Вакыт» газетасы ре-
дакциясендә көненә 10-12 шәр сәгать эшләп,
төннәрендә әсәрләр язган чакларына туры килә.
Еллар үтү белән һәм үзем дә үсә төшкәч, ми
н
әтине башкачарак таный башладым. Бу «усал кеше»
дигәнем, усал түгел икән, киресенчә бик йомшак
күңелле, кешеләр
нең тормышлары иркен булсын
өчен, рәхәт торсыннар өчен тырыша торга
н кеше
икән. Аның көн-тө
н туктамый эшләве, безне — ба-
лаларын яхшы тәрбия итү өчен, укыту өчен көч салуы
икән. Ә ми
н эш белән йончыган кешене юкка
борчыганмын һәм аңа юкка үпкәләп йөргәнмен
икән...
1919 нчы елның ахырлары. Әти я
нына, безгә
электән таныш булган кеше. Рафик абзый килеп йөри
башлады. Ул үзе Оренбург губернасы Үрнәк
авылыныкы булып, ул вакытларда Чебенле авылында
көтепханә мөдире булып эшли иде.
Алар би
к озак сөйләшәләр, ниндидер планнар
сызалар. Минем колакка, авылны үзгәртеп кору,
ниндидер комму
на төзү турындагы сүзләр чагылып
китә. Соңга таба бу сүзләр әти белән Рафик абзый
арасындагы киңәшләр генә булып калмыйча, бик
мөһим төс ала башлады. Рафик абзыйга ияреп, зур
толыплар, тире бияләйләр кигән крестьяннар да
безнең өйне таптый башладылар. Фикер алышулар,
киңәшләр бик зурга китә — озакларга сузылган
җыелышларга әйләнә башлаган иде.
Әти бу эш белән бик кызыксынды һәм дәртләнеп
шул комму
на төзү эшләре артыннан йөри башлады.
Алар тиешле оешмаларга йөре
п, авыл хуҗалыгы
машиналары алдылар, хәтта н
индидер бер байдан
калган водакачканы да шәһәрдән Чебенле авылы
на
күчерделәр.
Шулай итеп, Оренбургтан кырык чакырымнарда
торга
н Чебенле авылында авыл ху-
җалыгы коммунасы төзелде. Коммунага Чебенледән
күп хуҗалыклар күчү белән бергә, тирә-як рус
авылларыннан күчеп килүчеләр дә булгалады.
Без дә шәһәрдән коммунага күчеп килдек.
Әти бу коммунаны оештыру эшенә үзенең
киңәшләре һәм ходатайлыгы бел
ән генә булышмады.
Күп кенә физик көчен дә салды: мәсәлән, шәһәрдән
водакачканы күчергәндә аягын бастыры
п ничә айлар
аксаклап йөрде. Коммунаның яшелчә бакчасын
сугару
өчен кирәк булганлыктан, бер кое казып
бирүне
өстенә алды. Шуны казыганда бизгәк авыруы
эләктереп, җәйнең и
ң эссе көннәрендә дер калтырап
йөрде.
Коммуначылар карбыз-кавы
н һәм күп итеп
яшелчәләр утырттылар. Бу эшкә гадәтләнмәгән
аерым хуҗалыклар, коммуначылардан: Кәҗә токымы
бит алар — кәбестә белән мавыгалар»
— дип көлеп
йөрделәр. Ә кулаклар килү белән генә калмыйча,
коммуначыларга, бигрәк тә аның оештыручыларына
карата явызлык эшләүләрдән дә чирканмадылар. Че-
бенледәге һәм янәшә тирә авыл кулаклары б
ерләшеп
коммуначыларга кораллы һөҗүм ясаган чаклары да
булгалады. Шуңа күрә, коммуначылар үз
байлыкларын кораллы сакчылар куеп төннәр буе
саклый торган булдылар.
Коммунада мина да эш табылды. Безнең яшелчә
бакча сыла көтү-көтү булып каргалар төшә башлады.
Бу бәладән котылу юлын да әти уйлап тапты. Шулай
бер көнне, ул минем кулыма агачтан ясалган, әйләнә
торган «шытырдавык
» тоттыра да:
— Менә, кызым, әйләндереп кара әле шупы!—
д
и. Мин әйләндерәм. «Шытырдавык» шундый
шытырдый — колакларың то
нар!
— Менә яхшы, менә булды!—ди әти. Ул мине

иртүк яшелчә бакчасына чыгарып утырта да:
— Каргалар килеп төшә башласалар, шуны
әйләндер! — ди. Мин алай аякларымны аксыл хәтфә
бишмәтемнең чабуларына яшерә-яшерә, карталар
сагалаучы булып кит
әм. Көзге иртәләрлек
салкынлыгы, чыклы үләннәрнең минем ялан
тәпиләремне өшетүенә дә карамастан, бу эш миңа
баштарак бик кызыклы тоела. Ми
н каргалар төркемен
күрү белән «шатырдавык»ны ходка җибәреп, тү-
тәлләргә абы
на-сөртенә чабам. Каргаларның исе дә
калмый... Ләкин тора-бара бу эш мине туйдыра.
Ул елны көннәр бик коры килеп, ашлык уңышы
бик начар булды. Ләкин коммунарларның ат көче
бел
ән эшли торган водакачкалары булуы аркасында,
яшелчәләрдән зур уңыш алдылар. Яхшы сугарылган
яшелчә бакчалары, күрелмәгән дәрәҗәдә файда
китерделәр. Шуның аркасында коммуначыларның
тормышлары җайланып китте. Бу хәл исә.
коммунага яңа членнарның керүенә сәбәпче булды.
Шулай итеп коммуна зурайды.
Әти коммунаны оештыру авырлыкларын
уздыргач, бераз тынычланды булырга кирәк, яңада
н
үзенең төп хезмәтенә кайтырга тели башлады. Аны
шәһәр, язучылык эше һаман да үзенә тартты. Ниһаять
без
, берничә еллар коммунада яшәгәч, 1923 нче елны
яңадан яңадан чумып китте.
Әти шундый зур җәмәгать эшенә чумган кеше
булу белән берлектә, үзенең көнкүрешендә вак-төяк
эшләр белән мавыгучан иде. Китап төпләү, сәгать
төзәтү, радио һәм төрле электро приборларны сүтеп-
җыю, алар
ны өйрәнү шикелле эшләр, иҗат
эшләреннән бушаган араларда иң сөйгә
н эшләре иде.
Мондый ярдәмче
өнәрләр, аның фикеренчә, акыл
хезмәте өчен ял б
ирәләр, иҗат эшеннән соң физик
хезмәт белән шөгыльләнүне дә бик
файдалы дип
саныйдыр
иде. Хәтта ул, сугыш чорының бер
истәлеге ите
п, бер кечкенә мич тә арып калдырды.
Бу мич үзе кечкенә булуына карамастан, аз гына утын
белән д
ә шактый зур квартираны җылытып тора.
Ул кече яшеннән хезмәткә күңел куйган, эшсез
торуның нәрсә икәнлеген дә белмәгән бер тырыш
кеше иде. Яше алтмышта
н узган булуга да
карамастан, ул соңгы көннәренәчә иҗат итүен,
кулыннан каләмен ташламады. Ватанына һәм
халкына бирелгән саф кү
ңелле партия члены буларак,
ул үзен аклый алды һәм татар әдәбиятының алдынгы
эшчесе булып арабыздан югалды. Мо
ндый бөек ата
турындагы матур хатирә безнең һәм халкыбызның
күңелендә мәңгегә сакланыр.