ТЕРЕКЛЕК БИРҮЧЕ КӨЧ
Моннан бик күп йөз еллар элек рус
халкының атаклы бәһадиры Добрыня Идел
буена килеп чыккан. Ул анда иген игеп, җәнлек
аулап, күн иләп, көмештән-бакырдан, агачтан-
тимердән төрле әйберләр ясап көн итүче безнең
бабайларны очраткан. Алар аны ачык йөз,
икмәк-тоз белән каршы алганнар һәм:
— «Таш суда калыкканга чаклы,
Колмак суга батканга чаклы» — руслар
белән тату яшәргә сүз куешканнар.
Шуннан бирле күпме сулар аккан, ил
башыннан күпме гасырлар шаулап узганнар.
Добрыня заманында таркау яшәгән рус иле бергә
оешып, Идел-Урал-Себер якларына киңәеп, шул
җирләрдәге халыкларның уртак ватанына
әйләнгән. Бу тарихи берләшүнең илбасучы
немецларга каршы Чудь күле — Грюнвальд —
Ливон сугышлары белән тоташып китүе шулай
ук очраклы хәл түгел.
Кемгә — кемгә, ә кеше малына нәфесе киң
немец феодаллары өчен күршедә генә шундый
зур илнең таркау яшәве җиңел табыш булып
күренгән, һәм алар унөченче йөздә безнең
Балтик буендагы җирләребезгә кул салып, шул
тирәдәге халыкларны кол итеп, ныгып алгач, та-
гын да эчкәрәк узарга омтылганнар. Ләкин
Александр Невский гаскәре аларны тар-мар
киггереп, чигенергә мәҗбүр иткән. Шуларның
калдыклары Балтик буена оялап, тагын тамыр
җибәргәннәр. Безнең илне һәрвакыт борчып
торучы бу илбасарларны аннан йолкып ташлау
өчен, рус халкының үзенең дә һәм аның белән
аралашып яшәгән башка халыкларның да бердәм
дәүләткә тупланулары кирәк булган.
XVI нчы йөздә шундый бердәм, куәтле
Дәүләтнең мәйданга килүе рус илендәге
халыкларны немецларга кол булу куркы-
нычыннан коткара. Карл Маркс әйткәнчә,
Европа — «үзенең көнчыгыш чикләрендә
көтелмәгәндә зур империя пәйда булуына
хәйран кала». Бу империянең бердәм йозырыгы
иң башлап әнә шул Балтик буендагы пруссаклар
өстенә төшә.
Немецларның Ливон орденына каршы
дүртенче Иван тарафыннан оештырылган бу
поход — элекке сугышлардан күләме белән дә,
гаскәр саны белән дә, үзенең тарихын шушы
сугыштан башлаучы рус артиллериясенең ут
көче белән дә бик нык аерыла. Бу сугыш шулай
ук рус гаскәре сафында күп кенә санлы татар
атлыларының катнашы белән дә характерлы.
Тарихчы академик Вильяминов Зернов,
безнең гаскәрләрнең 1558 нче елда Ливониягә
каршы походларында Шаһгали
җитәкчелегендәге Касим һәм Зөя татарларының
зур батырлык күрсәтүләрен әйтеп,
түбәндәгеләрне яза: —
— «Шаһгалинең Ливониягә походы озак
сузылмады, ләкин ул — аның тормышында иң
әһәмиятле чорларның берсе. Бу — яңа
батырлыклар белән данлы вакыт. 1558 нче ел
январенда безнең гаскәрләр Ливониягә керделәр,
немецларны берничә тапкыр туздырып, Дерпт
шәһәренә җиттеләр. Ревель белән Ригага
якынлаштылар. Немецларны тар-мар ки-
тергәннән соң, Шаһгали белән берлектә безнең
баш воеводаларыбыз аларга грамота җибәреп,
аларның үз гөнаһлары өчен азап татуларын
әйтеп. Москва государеның әмеренә баш ияргә
тәкъдим иттеләр».
Бу поход турында Ливон ордены җи-
тәкчеләре котлары чыгып, татарлардан куркып
калуларын язалар.
1558 нче ел сугышында татар атлыла-
ры сафында ирләр генә түгел, хатын-кызлар да
катнашканнар.
1560 нчы елда татар солдатлары рус
гаскәрләренең алдынгы полкында хезмәт
иткәннәр.
«1560 нчы ел — Ливония белән сугыш
тарихында бик атаклы ел» — дип яза В. Зернов.
— «Бу елны орденга иң каты удар ясала: рус
коралының көче белән Феллин шәһәре алына
һәм немецларның магистры Фюрстенберг
пленга төшә».
— Атланыйк атка!
Сер бирмик ятка,
Дуслар бар чакта.
Кем белә, бәлки бу җыр шундый по-
ходларның бер истәлегедер. «Кара урман»,
гомумән, бик борынгы җыр бит.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә» —
дип шулай ук тикмәгә генә әйтелмәгән.
Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян
кузгалышы бастырылганнан соң патша
палачлары Казан шәһәрендә. Иске бистә белән
Яңа бистә арасында Исмагыйль солдатны
асалар. Дон казагы Емельян белән Казан егете
Исмагыйльнең дуслыгы — әнә шул «таш суда
калыкканга «чаклы» дигән вәгъдәнең җанлы бер
үрнәге. Алар икесе дә җиде ел буена немецларга
каршы сугышып, Берлинга хәтле барып кергән
данлыклы рус армиясе сафында хезмәт
иткәннәр. Сугыш беткәч алар икесе дә,
«заманалар авыр, еллар ябык» бер вакытта,
үзләренең коралларын халыкны изүче алпавыт-
ларга һәм түрәләргә каршы юнәлдереп, бер үк
теләк, бер үк эш өчен җаннарын биргәннәр.
Генерал Драгомиров тарафыннан төзелгән
борынгы солдат истәлегендә болай диелә:
— «Частьне — семьяң итеп, начальнигыңны
— атаң итеп, иптәшеңне — кардәшең итеп таны!
Шул чагында күңелле дә, бердәм дә һәм барлык
авырлыклар да җинел булыр».
Татар солдаты барлык сугышларда әнә
шундый иптәшлек, тугрылыклы дуслык,
намуслы хезмәт һәм фидаи батырлык белән
танылган. 1812 нче елгы Ватан сугышы
вакытында чыгарылган француз бәетләре дә,
аннан соңгы сугышларны чагылдырган
Севастополь, Порт-Артур, Ярман сугышы
бәетләре дә шуны ук раслыйлар.
Безнең халыкларны шундый югары
иптәшлек мөнәсәбәтләренә, дуслык, кардәшлек
мөнәсәбәтләренә илебезнең бөтен тарихы, чит
илбасарларга каршы үткәрелгән барлык
сугышлар, царизмга, алпавытлар һәм
капиталистлар изүенә каршы алып барылган
барлык көрәшләр тәрбияләгәннәр. Изелгән
милләтләргә һәрвакыт туганнарча ярдәм кулын
сузып килгән бөек рус халкы үзенең әдәбияты
белән дә, сәнгате белән дә, акыл ияләренең,
философ һәм галимнәренең әсәрләре белән дә
халыклар арасындагы дуслык мотивларын
җырлаган.
Пушкинның 1812 нче елгы Ватан сугышына
багышланган бер шигыре: безнең илдәге
халыклар «үзләренең туганлык байракларын
гомуми дошманга каршы күтәрделәр» дип
башлана. Рус классик әдәбиятының җәүһәрләре
өстендә дә шушы туганлык байраклары
җилфердиләр.
Лев Толстой, Казанда укыган чагында, Арча
кырында бер татар солдатының шпицрутен
белән суктырылуын күрә. Ул замандагы патша
Россиясенә немец армиясеннән күчкән бу
коточкыч күренешне Толстой гомере буенча
оныта алмый. Кыйналучы солдатның үз
иптәшләренә: «Туганкайлар, шәфкать күрсәте-
гез!» — дип ялваруы һәм җәза башлыгының
шәфкать күрсәтүче солдатларга: «Кырыйга
селтәнерсеңме тагын? Селтәнерсеңме?» дип
җикеренеп яңакларына сугып җибәрүе — аның
колак төбендә һаман яңгырап тора. Бу хәлгә бик
күп ун еллар үткәч, 1903 нче елда, Толстой
үзенең мәшһүр «Балдан соң» хикәясен, яза.
Толстойның шул елларда Казанда яшәүче
Әсфәндияр Зәйнетдин улына икенче бер уңай
белән җибәргән хатында шундый сүз бар:
— «Чынлыкны яртылаш сөйләргә ярамый,
аны тулы килеш әйтергә яки бөтенләй әйтмәскә
кирәк».
Бөек әдипнең татар солдатына кешелекле
караш һәм йөрәк җылысы белән сугарылган
«Балдан соң» хикәясе әнә шулай тулы килеш
әйтелгән — ачы хакыйкать авазы ул. Толстой
андагы җәза күренешен бөтен җанлылыгы,
тетрәткеч үткенлеге белән сурәтләү өчен бу
хикәяне тугыз тапкыр төрле вариантларда эшләп
чыга.
— «Ходаем, Россия яхшы кешеләргә нинди
бай!» дип сокланып әйткән Чеховның да патша
суды тарафыннан һичбер гаепсез килеш
Себергә-сөргенгә озатылган татар образын шундый көчле характерлы,
тормыш сөючән дәртле кеше итеп сурәтләве бик
табигый.
— «...Бәхет өчен әллә нинди газапларга риза
булыр идем. Бер нәрсә дә булмауга караганда,
бер көн бәхетле булуы артык».
Үзенең өеннән, сөекле хатыныннан аерылып,
ерак Себердә, салкын кара елга ярында
(тоткынлыкта яшәргә мәҗбүр булган татар егете
әйтә аны. Нинди ярсулы көч, рух ныклыгы һәм
явызлыкка буйсынмаучы нинди тәвәккәл йөрәк
яши бу сүзләрдә! Икенче бер шартларда шундый
кешеләрдән каһәрманнар, халык геройлары
туалар.
Үз иҗатында классик әдәбият белән безнең
совет әдәбиятын бергә тоташтырган бөек
Горький рус халкының татар халкына булган
туганлык, дуслык ихтирамын бик күп
әсәрләрендә чагылдыра.
«Матвей Кожемякинның тормышы» исемле
романда карт Пушкарь, Касим татары Хәйбулла
белән бик дус яшәвен һәм үзләренә башлык итеп
куелган немец поручигы Густав тарафыннан
икесенең дә бер тигез җәфалануларын сөйли.
— «Кинәт — Густав! Сәкедән килеп
төштемени. Үзе акыра: ничек ул мине
тыңламыйлар, ә солдатларны тыңлыйлар? — ди.
Урысча бик кызык сүгенә иде ул. Ә иртәгесен
иртә белән безне — Хәйбулла белән мине —
суктырырга ясады. Исебездә калырлык итеп
төшерделәр».
Тагын бер урында Пушкарь үзенең армиядә
чагындагы икенче бер якын дусының сугыш
кырында батырларча үлүен сагынып сөйли:
— «Исеме Ибраһим иде аның, яхшы егет иде.
Татарлар— (беренче халык бит, иң намуслы
халык».
Матвей Кожемякинга хезмәтче кирәк булгач,
шул ук Пушкарь аңар үзе төсле туры холыклы,
акыллы», эчкерсез татар егетен Шакирны табып
китерә. Шакир образы бөтен роман буена саф
вөҗдан, керсез намус, тырыш хезмәт, кешеләргә
гадел караш, ачык фикер символы булып уза.
Менә ничек итеп сурәтли аны М. Горький:
«...Ул эчкерсез, акыллы көлү белән көлә, һәм
тездән түбән төшеп торган күк киндер күлмәге,
ак алъяпкычы, чиста ыштырлы яңа чабаталары,
такыр кырылган түгәрәк башындагы шәмәхә
түбәтәе белән ниндидер яңалык, ныклык һәм
сафлык тәэсире тудыра».
Карт солдат Пушкарь белән Шакирның
дуслыгы — бу рус халкы белән татар халкы
арасындагы дуслыкның якты һәм җанлы
гәүдәләнеше. Пушкарь үлем түшәгенә яткач
Шакир өчен шуннан да зур кайгы юк.
Пушкарьның соңгы тапкыр күзен ачып аңар
эндәшүен ул үз атасының васыяте төсле итеп
тыңлый.
— Абзаң Рәхмәтуллага әйт, — ди Пушкарь.
— Дуслык өчен рәхмәт аңар! Әгәр берәр
уңайсызлык туса, аны чакыр... Рәхмәтулла
барсын да эшли ала, герой кеше ул. Дуслыгы
өчен рәхмәт укып үләм... Шуны әйтә күр...»
Александр II революционерлар тарафыннан
үтерелгәч, шәһәр мещаннары арасында аны
үтерүчеләрнең кемлеге турында төрле уйдырма
хәбәрләр тарала:
— «Мөгаен әгелчәннәр яллагандыр...
— Шулай ук төрекләр...
— Ул аларны кыйнаган иде бит.
— Ой, Шакир, кара аны, сиңа да бәйләнүләре
бар! — дип әйтә аңар Кожемякин.
Ә Шакирның бу сүзгә ачуы килә:
— Минме төрек? Без Россиядә яшибез, без —
үз кешеләр! Син ни сөйлисең?..».
Бу җавап бөек татар галиме Каюм
Насыйриның:
— Без — Рәсәй кешеләре! — дип һәм халык
шагыйре Габдулла Тукайның:
— Иң бөек максат безем:
Хөр мәмләкәт — хөр Русия! — дип әйткән
горур тавышлары белән бергә кушыла.
Шакир чынлап та үзенең туган иленә —
Россиягә ихлас күңелдән бирелгән һәм аны
җаны-тәне белән яратучы патриот булуын бөтен
тормышы, эше, илдәге вакыйгаларга мөнасәбәте
белән раслый.
«Бер вакытны Шакир болай ди:
— Яхшылык булмас! Әйбәт кешеләргә
яшәргә урын юк, аларны куалар, бу хәлдә игелек
булмас, һәрбер урында акыллы кулның булуы
кирәк. Барысы белән дә ул идарә итсен, властьны
аңар бирергә кирәк! Кешеләргә яхшылык бул-
мый торып, җүнле бернәрсә дә булмаячак!».
Горький әсәрләрендә бер Шакир гына түгел,
аңардан башка татар образлары да шул ук
яктылыкта, халык акылының, ту-
ган илгә мәхәббәтнең, рус халкына самими
дуслыкның вәкилләре итеп сурәтләнәләр.
Үзенең яшь гомерен Казан шәһәрендә
уздырган һәм татар хезмәт ияләре белән якыннан
аралашып, тормыш университетларын алар
белән бергәләп үткән бөек рус әдибе, бик хаклы
буларак, шундый нәтиҗә чыгара:
— «Мин татарларны яхшы беләм. Алар —
намуслы халык, бәһадир йөрәкле халык, теләсә
нинди батырлыкка сәләтле халык».
Татар халкы үзенең бу милли сыйфатын
бөек рус халкы белән гасырларча дуслыкта
үткәргән бөтен тарихы буенча үстереп килде. Ул
үзенең бу сыйфатын рус халкы белән кулга-кул
тотынган хәлдә, гомуми дошманга каршы алып
барган бик күп сугышларда һәм тыныч хезмәт
шартларында күрсәтә килде. Ул аны үзенең
җырларында, прогрессив фикер ияләренең
китапларында, сөекле язучыларының һәм
шагыйрьләренең әсәрләрендә чагылдырып
килде.
Рус классик әдәбияты үрнәкләрендә
тәрбияләнгән Тукай, Гафури, Камаллар
иҗатында без шул ук якты җырны, бөек рус
халкына тирән ихтирам һәм самими дуслык
җырын ишетәбез. Бу дуслык Емельян Пугачев
заманында Исмагыйль солдат белән Канкай
батырларны тудырса, 1812 нче елгы Ватан
сугышында Агеев кебек каһарманнарны бирә.
Рус һәм татар халкы арасындагы бөек дус-
лыкның XX нче йөздәге тарихы Ленин-Сталин
эшенә чын күңелдән бирелгән большевик
Хөсәен Ямашевның көчле образы белән
башланып китә.
"Көч белән бергә гүзәллекне
Җыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс
Кеше, йолдыз кеби» —
дип бәя бирә аңар Тукай.
Йолдыз кебек саф йөрәк!
Диңгез кебек көчле ихтыяр!
Бу югары сыйфатларны аңарда боль-
шевиклар партиясе тәрбияләде. Кешелек
дөньясының даһи акыллары Ленин һәм Сталин
иптәшләр тарафыннан оештырылган
большевиклар партиясе безнең халыкны әнә шул
сыйфатларны тулы килеш чәчәк ату юлына,
ирекле, бәхетле тормышка алып чыкты.
1917 нче елга чаклы тәхеттә утырган патша
хөкүмәте Россия империясендәге халыкларның
азатлык теләкләрен буып, аларны бер-берсенә
каршы куеп, изеп килгән иде. Шул рәттән татар
хезмәт ияләре дә ике катлы—сыйнфый һәм
милли изелү астында яшәделәр. Халык шагыйре
Тукайның:
— «Халкыбыз уртак ватанда шактый ук;
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?» — дип йөрәге
әрнеп эндәшүе дә шуннан килә.
Татар халкы бу тигез хокуклы тормышны
фәкать башында большевиклар партиясе торган
рус пролетариатының ярдәме белән генә яулап
алуга иреште.
1917 нче ел 22 нче ноябрьда Ленин һәм
Сталин имзасы белән игълан ителгән мөрәҗәгать
бу ярдәмне раслаучы гаять әһәмиятле тарихи
документларның берсе булып тора. Анда болай
диелә:
— «Бүгеннән алып сезнең диннәрегез һәм
гореф-гадәтләрегез, сезнең милли һәм культура
учреждениеләрегез ирекле һәм тиелми торган
итеп игълан ителәләр. Үзегезнең милли
тормышыгызны ирекле һәм комачаусыз
корыгыз. Сезнең моңа хакыгыз бар. Белегез,
сезнең хокукларыгыз, Россиядәге бярлык
халыкларның хокуклары кебек үк,
революциянең һәм аның органнарының. Эшче,
Солдат һәм Крестьян Депутатлары
советларының бөтен куәте белән сакланалар.
Бу революциягә һәм аның тулы хокуклы
хөкүмәтенә ярдәм итегез».
Шушы политиканы эзлекле һәм тулы килеш
тормышка ашыру өчен Октябрь революциясенең
беренче көннәрендә үк иптәш Сталин
җитәкчелегендә милләтләр эше буенча халык
комиссариаты төзелде. Ленин һәм Сталия
иптәшләрнең тәкъдиме (буенча татар халкының
тугрылыклы улы, ялкынлы революционер
Мулланур Вахитов бу комиссариатның коллегия
члены итеп билгеләнде. Татар халкының милли
дәүләтен — Автономияле Татарстан Совет
Социалистик республикасын төзү буенча да
хәзерлек эшләре шуннан башланды. Ленин һәм
Сталин иптәшләрнең мөрәҗәгатенә татар хезмәт
ияләре урыннардагы советларны ныгыту, яшь
совет республикасын эчке һәм тышкы
дошманнар һөҗүменнән саклау белән җавап
бирделәр.
Октябрь революциясенә берничә көн
каларак, ВКП(б) Үзәк комитетының Ленин
тарафыннан язылган резолюциясендә болай
диелгән иде:
— ...«һәм хәрби хәл (рус буржуазия-
се белән Керенский һәм компаниясенең Петрны
|немецларга тапшыру турындагы шиксез
карары) көн тәртибенә кораллы восстаниене
куя».
Большевиклар партиясе тарафыннан гаять
зур осталык, оешканлык һәм тизлек белән
үткәрелгән Октябрь кораллы восстаниесе безнең
илне әнә шул куркынычтан, немец
империалистлары табаны астында кол булудан
йолып алды. Ләкин немецлар бу хәл белән
килешергә теләмәделәр. 1918 нче ел башында
алар Псков юнәлешендә тагын һөҗүм
башладылар. Германия агрессорларының бу
һөҗүме илебез эчендәге контрреволюцияне
канатландырды. Татар буржуазиясе шул ук кара
көчләргә таянып, үзенең язмышын шул
илбасарлар белән бергә бәйләп, 1918 нче елның
мартында совет властена каршы «Булак арты»
фетнәсен, куптарды. Менә шундый дәһшәтле
көннәрдә Мулланур Вахитовның татар халкын
совет ватаны өчен, Ленин-Сталин эшенең җиңүе
өчен сугышка чакырган авазы яңгырый. Ул,
үзенең йөрәген якты факел итеп күтәргән Данко
төсле, иң алгы сафта, көрәшнең иң хәтәр
урыннарында татар егетләрен батырлыкка,
җиңүгә рухландырып йөри. Кызыл гвардиянең
аның тарафыннан оештырылган татар отрядлары
Москва һәм Петр пролетариаты сафына
кушылып, бөек рус халкы белән бер тән, — бер
җан булып, немец оккупантларына каршы
ташланалар. Татар халкының данлыклы
тарихына бик күп батырлык үрнәкләре яза ул
сугыш. Татар халкы үзенең өлкән туганы руслар
белән булган тарихи дуслыкны тагын бер тапкыр
гомуми дошманга каршы сугышта, немец
империалистларына каршы сугышта түккән изге
каны белән ныгыта. Ләкин әле моның белән генә
кораллы көрәш тукталмый. Совет иленең
азатлыгы, намусы, бәйсезлеге өчен тагын бик
озак вакыт гаять киеренке сугышлар алып
барырга туры килә.
Татар буржуазиясенең «Булак» фетнәсен
бастыру эшендә Мулланур Вахитов отрядлары
Балтик диңгезчеләре белән бергәләп хәрәкәт
итәләр. «Булак» фетнәсен оештыруда немец
офицеры Бартоладның катнашуы һәм бу
фетнәнең гомумән Германия армиясенең
һөҗүменә барып тоташуы — шулай ук бик
характерлы момент. Совет хөкүмәте тарафыннан
вакытында күрелгән чаралар аркасында фетнә
зурга китә алмый, берничә көн эчендә
туздырыла. Ләкин татар буржуазиясе бу
хурлыклы җиңелү өчен үзенең кара йөрәгендә
реванш кайтару теләген саклап кала һәм 1918
нче ел августында. Казан өчен барган
сугышларда, Мулланур Вахитовны тотып
контрреволюция палачларына тапшыра.
— Хуш, Мулланур!
— Прощай, Вахиггов!
Мулланурның көрәштәшләре, рус һәм татар
егетләре, аның белән соңгы тапкыр шулай
саубуллашалар һәм аның каны өчен гражданнар
сугышы фронтларында немец
империалистларының Ялчыларыннан рәхимсез
рәвештә үч кайтаралар.
Бөек рус халкының Волга буе интервенция
һәм эчке контрреволюцион бандаларыннан
тазартылгач, татар хезмәт ияләре үзләренең
милли дәүләтен — Татарстан Совет
Социалистик республикасын төзү эшенә
керешәләр. Ленин һәм Сталин иптәшләр бу
республиканы оештыру эшендәге барлык
практик чаралар белән турыдан-туры үзләре
җитәкчелек итәләр. Татарстан совет
республикасын оештыру мәсьәләсе иптәш
Сталинның шул еллардагы бик күп тарихи
чыгышларында һәм мәкаләләрендә урын ала. Ул
«Партиянең милли мәсьәлә турында кизүдәге
бурычлары» дигән тезисларында РСФСР
эчендәге төрле халыкларның, шул җөмләдән
Волга буе татарларының милли
республикаларын төзү эшенә бик җентекләп
тукталып, болай ди:
— «Царизмның политикасы, помещик-
ларның һәм буржуазиянең политикасы бу
халыкларга карата, алар арасында
дәүләтчелекнең һәртөрле башлангычларын
үгтерүтә, аларның культурасын имгәтүгә,
телләрен кысуга, аларны наданлыкта тотуга һәм
ниһаять мөмкин булганыңча руслаштыруга
юнәлгән иде. Бу халыкларның үсеп җитмәүләре
һәм политик артталыклары — әнә шул
политиканың нәтиҗәсе.
Хәзер, помёщиклар һәм буожуазия бөреп
төшерелгәч, ә совет власте бу илләрдәге халык
массалары тарафыннан игълан ителгәч,
партиянең бурычы великорусе булмаган
халыкларның хезмәт иясе массаларына алга
киткән Үзәк Россияне куып җитәргә булышу
булырга тиеш: а) бу халыкларның үз милли йөз-
ләренә туры килә торган формаларда үзләрендә
совет дәүләтчелеген 4 үстерү
һәм ныгыту; б) үзләрендә ана телендә хәрәкәт
итүче һәм җирле халыкның тормышын.
психологиясен белүче җирле кешеләрдән суд,
администрация, хуҗалык органнары, власть
органнары торгызу: в) үзләрендә ана телендә
матбугат, мәктәп, театр, клуб эше һәм гомумән
культура — аң-белем учреждениеләрен үстерү
эшенә булышу булырга тиеш».
Волга буе татарларының тарихы бик
борынгы заманнардан килә, ләкин алар чын
ирекле тормышны бары тик совет заманында
гына күрә алдылар, һәм үз язмышын үз кулына
алган татар халкы, хезмәттә тырыш, сугышта
батыр халык, эре социалистик индустрияле —
колхоз республикасының хуҗасы булган халык,
кардәш созет халыкларының бөек дуслык
семьясының тигез хокуклы члены булган халык
— бу еллар эчендә үзенең иҗат һәм рух көчен
бөтен куәтенә җәеп җибәрде. үзенең тарихи һәм
политик ролен аңлау ягыннан чагыштырмасыз
дәрәҗәдә үсте, ныгыды.
Әле бары тик 27 ел гына вакыт узган. Тарих
сәгатендә бу бик кечкенә срок. Ләкин сез
Татарстанга күз төшереп карагыз, ул ничек
үзгәрде, халык ничек алга китте. Эшче, колхозчы
һәм интеллигенциядән нинди гүзәл кадрлар
җитештеләр. Экономика һәм культурада нинди
зур уңышларга ирешелде. Республикабызның
башкаласы Казан — югары мәктәпләр шәһәренә
әйләнде. Ул мәктәпләр үткән елны гына меңнән
артык югары квалификацияле белгечләр
хәзерләп чыгардылар. Культура төзелешенең
күләме турында республиканың бюджеты бик
ачык сөйли. Үткән елда уку-укыту эшләренә
генә чирек миллиард сумнан артык акча бирелде.
Шушы бер ел эчендә Татгосиздатның иптәш
Сталин әсәрләрен 400 мең данәдән артык басып
таратуы, бик күп исемдә дәреслекләр, матур
әдәбият әсәрләре чыгаруы, республиканың
барлык районнарында да хезмәт ияләренең үз
ана телләрендә газеталары булуы, элекке күчмә
труппалар урынына татар халкыньщ берничә
дәүләт театрлары булуы — болар барсы да
Ленин-Сталин милли политикасының җимеш-
ләре.
Намус һәм дан, батырлык һәм каһар-
манлык эше булган ирекле хезмәт безнең
илебезне, халкыбызны баетты, культуралы
тормыш белән яшәргә ныклы нигез салды. Бөек
ватаныбызның бәхете һәм шатлыгы безнең
һәркайсыбызның үз бәхете һәм шатлыгы белән
бергә кушылды. Шушы уңышлар яктысында
даһи Ленинның революция башында әйткән
сүзләре бөтен тулылыгы белән расландылар.
— «Эшчеләре һәм крестьяннары үзләренең
күпчелегендә үз совет властен — хезмәт ияләре
властен яклый икәнлекне аңлаган, сизгән һәм
күргән халыкны, шул эшнең җиңүе аларга һәм
аларның балаларына культураның барлык рәхәт-
ләре белән, кешелек хезмәтенең барлык
җимешләре белән файдалануны тәэмин итәчәген
аңлаган халыкны һичберкайчан җиңә алмаслар».
Татар халкының фронтта һәм тылда
күрсәткән тиңсез батырлыкларының төп сәбәбе
дә әнә шунда.
Безнең һәркайсыбыз зур һәм ирекле тормыш
белән яши. Безнең батырлыкларда халкыбызның
иң яхшы сыйфатлары — Ленин-Сталин эшенә
ихлас күңелдән бирелгәнлек, туган илгә
мәхәббәт, хезмәткә әвәслек, сугышта фидаи
каһәрманның, совет илендәге барлык халык-
ларга туганнарча дуслык сыйфатлары чагыла.
Бу сыйфатлар каршында, Октябрь революциясе
тәрбияләп үстергән бу бердәм куәт каршында
юлбасар фашизмның миллионлаган бандалары
муеннарын сындырдылар.
Сөекле юлбашчыбызның тарихи док-
ладында әйтелгәнчә — совет патриотизмы
безнең халыкларга рух һәм тереклек бирүче көч
булып чыкты.
Татарның борынгы әкиятләрендә сугышта
яраланып үлгән баһадирны яңадан тергезүче
чишмә турында — «тере суы» турында матур
легенда бар. Халыкның үлмәс җаны, мәңге яшәү
сәләте турындагы бу легенда — безнең заманда
чынга әйләнде.
Немец илбасарлары бу сугышны безнең
илдәге совет халыкларын кырыгын-кырыкка
таратып, бер-берсеннән аерып, кырып бетерү
нияте белән башлаганнар иде. Алариьтң, башка
илләрдәге илбасарлык тәҗрибәләреннән чыгып
төзелгән һәм кайбер нәтиҗәләр дә биргән бу ка-
бәхәт план — совет илендә хурлыклы җиңелүгә
очрады. Безнең илдә алар беренче тапкыр
халыклар арасындагы какшамас дуслыкка, Иван
өчен Габдулланың һәм Габдулла өчен Иванның
утка
да, суга да керүенә, үлемгә дә баруына
юлыктылар. Хәзерге фашистларның җиде
бсбасына каршы сугышлар вакытында ук үзенең
куәтен күрсәтә килгән бу дуслык —- бөек Ватан
сугышы фронтларында масса төсендәге
батырлыкка әверелде.
Сугыш әле башланган гына иде. Совет
информбюросының иң беренче сводкалары,
газета битләрендәге иң беренче очерклар әнә
шул дуслыкның нинди зур могҗизалар тудыруы
турында хәбәрләр китерделәр. Казан мех
фабрикасының механигы Гафи Галиуллин,
Ленинград тракторчысы Петр Ступин һәм Казах-
станның куй көтүчесе Юлдаш Вахтангов
сугышта бер үк участокка туры киләләр. Иң
читен операцияләрне, разведка белән җаваплы
һәм куркынычлы заданиеләрне алар бергәләп
башкаралар. Бер-берсен үз гәүдәсе белән уттан
ышыклау, үлемнән йолып алу кебек эшләрне дә,
кечкенә яшьтән күнегелгән гади бер хәрәкәт
төсле, тыныч үтиләр. Шуңа күрә дә Ступин
үзенең дуслары турында һәрвакыт сокланып
сөйли:
— «Без өчебезгә, — ди ул, — татар, казах һәм
руска һичбер нинди немец куркыныч түгел.
Бездән үлем үзе куркып кача».
Бик дөрес сүз бу. Кайсы гына фронт хәбәрен
алып укысагыз да, һәрбер операциянең, зур
масштабтан алып кечкенәсенә хәтле, шундый
кардәшлек, дуслык белән бизәлүен күрерсез.
Бу уңай белән «Правда» газетасы «Совет
сугышчысы» исемле баш мәкаләсендә болай дип
язды:
«Советлар Союзының кардәш семьясы
составына кергән һәрбер халыкның үзенең
геройлары бар. Сугышчан орденнар һәм
медальләр белән бүләкләнүчеләр арасында 172
милләтнең һәм халыкның вәкилләре бар».
Шул җөмләдән «Правда» газетасы татар
халкының да 59.500 батыры сугышчан орденнар
белән бүләкләнүен язып, бик хаклы буларак
түбәндәге фикерне әйтә:
— «Кызыл Армия сугышчылары ха-
лыкларның җиңелмәслек, Сталинчыл кардәш
дуслыгы белән беркетелгән. Бу дуслык аларга
зур көч бирә, һәрбер сугышчы, ул нинди генә
милләттән булмасын, иптәш Сталинны үзенең
туган атасы дип күрә, аңа барлык халыклар якын
һәм кадерле, бу халыкларның дуслыгы куәтле
Советлар Союзының ныклы нигезен төзи».
Рус баһадиры Александр Матросовның
ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр
белән язылган батырлыгын кабатлаучы һәм үз
күкрәге белән немец дзотының амбразурасын
каплап, иптәшләрен үлемнән коткаручы
Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллинны
кем белми.
Немецларның ике танкысын һәм кырыклап
автоматчыларын кырып салган рус егете Феодор
Липатов белән аның дусы Фәррах Бикбулатовны
кем хәтерләми. Биш халыкның улларыннан
торган һәм Германия җиренә беренче тарихи
залпны аткан орудие расчетының төзәүчесе —
Казан егете Мансур Измайлов белән кем
горурланмый.
Волга ярларыннан, Москва һәм Ленинградка
килү юлларыннан башлап, Көнчыгыш Пруссия,
Дунай буйларына, Карпат һәм Альп тауларына
хәтле араны данлы җиңүләр белән узган
Советлар Союзы геройлары Хатип Хәсәнев,
Фатих Шәрипов, Габдулла Вәлеев, Габдуллаҗан
Булатов, Әхмәдулла Ишмөхәммәтев һәм
саннары йөздән артык башка батыр егетләр
белән кем сокланмый.
Украина хөкүмәтенең башлыгы иптәш
Хрущев үзенең бер докладында 1 нче Украина
фронтында гына, анда да тулы булмаган саннар
буенча, татарлар арасыннан 15 егеткә Советлар
Союзы Герое исеме бирелүне әйтте.
Советлар Союзы маршалы Конев иптәш:
— «Татарлар арысланнар төсле сугышалар»
дип бәя бирде.
Советлар Союзы маршалы Говоров һәм
армия генералы Еременко иптәшләр үзләренең
хатларында, мәкаләләрендә татар халкының
батырлыгын горурлык һәм тирән канәгатьләнү
белән әйтеп уздылар.
Сталин премиясе лауреаты язучы Николай
Тихонов шушы көннәрдә «Правда» газетасына
болай дип язды:
— «Совет патриотизмы, халыкларның бөек
дуслыгы тойгысы татар егете Гыймадеевны,
казах Җылкышевны, башкырт Ситдиковны,
үзбәк Азимовны, грузин Джугадзене һәм әрмән
Казаряниы — Ленинград төбендә, Ленинград
фронты сугышчылары сафына берләштерде».
Ленинград янындагы сугышларга ба-
гышланган сер очеркта, таш стеналарга эре
хәрефләр белән:
— Дошман капка төбендә! — дип язылган
авыр һәм дәһшәтле көннәр сурәтләнәләр. Шул
чагында алдынгы линиядәге частьларыбызның
берсенә татар егетләре килеп төшәләр.
— Болар бик яхшы, дисциплиналы
сугышчылар, ләкин ни өчендер күп сөйләшергә
яратмыйлар, йомылып яшиләр.
Командир аларга санинструктор итеп рус
кызы Вера Лебедованы беркетә. Бер вакытны
шулай Вера ялгыз утырганда землянкага
Гыйльметдинов килеп керә. Ул гадәтенчә бер сүз
дәшмичә нарга утыра.
— Нилектән сез мондый тын халык? — дип
сорый Вера.
Гыйльметдинов елмаеп куя:
— Ә безнең халык яхшы. Ул аз сөйли,
күп эшли белә...
— Анысы яхшы, ләкин берсе икенчесенә
зыян китерми бит.
— Дөрес, зыян итми... Җырларга мөмкин
булыр иде. Ләкин без музыкасыз начар
җырлыйбыз. Безгә музыка кирәк, — ди
Гыйльметдинов.
— Яхшы, музыка булыр. Җырларбыз!
Взводта скрипкачы татар егете табыла. Вера
каяндыр скрипка да алып килә... Озакламый
сугышчылар җырлый башлыйлар. Моңар чаклы
дәшми-тынмый яшәгән взводның шулай күңелле
шаулап яши башлавын ишеткәч, башка
взводлардан да сугышчылар җыела. Ара-тирә
руслар да татарларга кушылып җырлыйлар һәм
аларның тавышы дошман окопларына барып
ишетелә. Немецлар көчле атыш башлыйлар.
Ләкин җыр аның саен бердәмрәк һәм көчлерәк
яңгырый.
Бервакытны безнең сугышчылар каршы
яктан авыз гармоны уйнаганны ишетәләр.
Немецлар блиндажыннан килә ул тавыш.
Озакламый Гыйльметдинов разведкага китә. Ике
көн буенча кантмын ул. Немец гармоны исә шул
ике көн буена туктаусыз диярлек шыңгырдап
тора. Кинәт гармонь шыңгырдавы өзелә һәм
Гыйльметдинов та кайтып төшә. Ул немец
блиндажлары ягына бармак белән төртеп әйтә.
— Инде артык чиный алмас! Рус белән татар
җырлаган вакытта немец дәшмәскә тиеш!
Шулай башлана сугыш кырындагы дуслык
һәм немец блокадасын өзеп зур һөҗүмгә күчү
сәгате җиткәч, безнең дуслар, рус һәм татар
сугышчылары бу бердәмлекнең көче нәрсәгә
сәләтле икәнлекне бөтен дөньяга таныталар.
Көрәш корбансыз булмый. Будапешт
янындагы калкулыкларның берсендә немец
оккупантларына каршы сугышта һәлак булган
туганнар кабере бар. Ул кабернең ташына ике
батырның исеме янәшә язылган:
— Зайцев Михаил Васильевич.
— Гвардия кызылармееце Салихов Ибраһим
Әбүбәкер улы.
Бу изге кабер — совет халыкларының, бөек
рус халкы белән татар халкының азатлык
көрәшендәге каннары белән ныгытылган
дуслыгына мәңгелек һәйкәл булып, ерак-
ераклардан күренеп тора.
Бу фактларның һәркайсында, броняларына
«Татарстан колхозчысы» дип язылган дәһшәтле
танкларда, канатларына «Советлар Татарстаны»
дип язылган куәтле самолетларда, сугыш кырын-
да һәм хезмәт фронтында ирешелгән һәрбер
җиңүдә — совет патриотизмының, совет
халыклары арасындагы дуслыкның тереклек
бирүче көче яши.
Татарстан Совет Социалистик респуб-
ликасының 1945 нче ел җәендә үткәреләчәк 25
еллык бәйрәме әнә шул көчнең барлык
дошманнарны җиңеп чыгу тантанасы булыр.