СИБГАТЬ ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
☆
КОЛЫН
Бу безнең дала фронты,
Җәелә яшел болын.
Сугышны бар дип тә белми,
Ялгызы уйный колын.
Шәһәрдә урам сугышы
Кызганнан-кыза бүген,
Аткаем тиргә манылган,
Бөкрәеп
Барсы да ашыга шәһәргә,
Билләһи кызык та соң!
Ни калган инде колынга
Алдынгы сызыкта соң?
Әлләни онтып җибәргәнмен
Шигырьдә сүз башын,
Саргаеп яфрак коела да
Матурлый көз башын.
Нәкъ сабый төсле
Көзге бер тугайны
Шунда бит күргән,
Дусларым, ул тайны мин.
Октябрь, 1944.
ЯШЕЛ ФУРАЖКАЛЫ ДУСКА
Тутырып сал, Гыльфан, бокалларга
Ташып торган яңа виноны,
Безнең республика батырлары
Саулыгына эчик без аны.
Моңа кадәр Идел буйларында
Сине ничек күрми йөрелгән?
Молдавия, ерак Молдавия
Таныштырды безне бүгеннән.
Көньяк көзе салкын була икән,
Һич юк иде болай туңганым,
Истә калыр синең җылы өйдә
Шигырь укый кунак булганым.
Уйный ул; чабып китә дә,
Юк булып качып тора.
Әнкәсе килгәнне
Юлда ул басып көтеп, тора.
Фронтка туплар,
Җигүле атлар бара,
Сумкада төеп тутырган
Сагынулы хатлар бара.
Үләннәр
Арбалар көйри далада, ята кырын,
Яшьләре тама
Боеккан нәни
дугага, колын.
Атның ул
Тәртәгә ауган
Сыртыннан тешләп куя,
Кем белән хәзер шаярсын,
Юксынып, кешнәп куя.
ТУГАН ҖИР КӨЕ
Йөгерә-йөгерә чыктым урамга мнн
Ял итәргә кергән өемнән,
Искә төшереп безне эзләп килгән
Бу матур көй — туган җиремнән.
Онытылып мин тордым чат башында;
Сусаганмын ахры моңнарга,
Мин ризамын хәтта кыска төндә
Җиде уянып, җиде тыңларга.
Октябрь, 1944.
ГАЙБӘТ
Ерактагы кояш — җылы, диеп
Юанырга күптән өйрәнгән.
Тик бер эшсез безнең тарафларга
Гайбәт сүзе очрып җибәргән:
ҖАВАП
Германиягә ерак кергән саен
Янып хезмәт иткән киленнең
Булышлыгын безгә күбрәк күрәм,
Зур җиңүгә барган илемнең
«Син кайчандыр чибәр кияү идең
Һәм уңганы идең җизнәнең,
Якын кешем итеп хәбәр итәм
Яшь киленнең синнән бизгәнен».
Озакламый бәйрәм көне җитәр,
Син йөрисең гайбәт эзләнеп,
Түбәнлектән бик күп өстен торам,
Хатлар язма ике йөзләнеп!
Молдавия. Декабрь, 1944
С. Хәким шигырьләре