МӘК ЧӘЧӘГЕ
Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:
– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса... Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә — мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән, яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя төнгә каршы аерылышу алдыннан мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм, иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр?
– Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан? – дип уйлыйсыздыр.
Ләкин яхшылап тирә-ягыгызга карагыз! Нәрсә күрәсез? Коточкыч хәрабәләр! Бөтен әйләнә-тирәдә котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары... Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.
Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без — мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, щомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чияләр, — аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул, — көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, — авыр бомба ташлады. Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. Мин инде аны яңа урынымнан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде… Бомбаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетәргә өлгермәгәндер, мин — бердәнбер мәк орлыгы — кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин — бүрттем, шыттым, тамур җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар…
Кызганыч хәшәрәтләр!
Кеше, нигә сез шулкадәр миңа сокланып карыйсыз? Мине оялтасыз… Яшерә алмыйм, сезнең карашыгыз шулкадәр тансык миңа… Сезнең әнә шунда, югарыда басып торуыгызга да әйтеп бетергесез шат идем. Ә сез, иренмичә, минем яныма төштегез. Менә өстемә иелдегез, менә калтыранган олы кулларыгыз белән сакланып кына мине тотып карыйсыз! А, Кеше, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Ком өстендә калган эзләрегез минем өчен миһербанлы үтүченең җылы тыны белән йөземә сулаганын һәрвакыт исемә төшереп торган иң кадерле эзләрдән булыр. Моннан соң мин бер кояшка, бер сезнең эзләрегезгә карармын. Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөлбакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын. Сез белсәгез иде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр, ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек. Сылу кызларның ак куллары белән безне өзеп алып, дәртләнеп тибрәнгән күкрәкләренә кадаганда без ничек була идек! Шат балаларның бәйрәмнәрдә, мәк сипкән ак булкалар күтәреп, бакча сукмакларында чабышып йөрүләренә сокланып караудан туймый идек… Әйе, әйе, мин ышанам, мин тормышның мәңге бетмәве, чәчәкләрнең кешеләрдән бервакытта да аерылмавы белән бәхетлемен, мин ялгызлыгымнан һич тә зарланмыйм!
– Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа… Сез кичерегез мине… Бу тик вакытлы гына… Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны, бәлки, үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин — дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк — сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем… Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!
Сентябрь, 1944