КЫЗЛАРГА САБАК
И. Л. КРЫЛОВ.
*
Бер пәрдәлек комедия (1806—1807)
Катнашучылар:
Велькаров, дворянин.
Фекла,
Лукерья, аның кызлары.
Даша, алардагы хезмәтче кыз.
Василиса, няня.
Лиза, өй алды хезмәтчесе.
Семен, хезмәтче.
Сидорка, авыл конторщигы.
Хезмәтче.
Вакыйга Велькаровның авылында бара.
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Даша, Семен һәм соңрак Лиза.
Семен. Почта атларында ут капкандай чабып барган чагында, Мрсквадан җиде йөз чакрым елаклыкта кадерле Дашамны очратырмын дип кем уйлаган?
Д а ш а. Сөекле Семеным белән шулай тиз күрешермен дип кем өметләнгән?
Семен. Бу тын почмакка ничек килеп эләктең син?
Д а ш а. Җеннәр очыртып алып киткәндәй, син соң кая барасың болай?
Семен. Син ничек монда?
Д а ш а. Ә син ничек биредә?
Семе н. Син Москвада калган идең бит...
Д а ш а. Син Петербургка китәргә җыенган идең ич...
Семе н. Аннан соң кайда булдың соң син?
Д а ш а. Синең баштан ниләр үтте?
Семе н. Тукта, тукта, Даша, — тукта! Болай без иртәгәчә берни аңлаша алмабыз; безгә Москвада аерылышканнан соң баштан үткән хәлләрне элек беребез, аннан икенчебез сөйләргә кирәк. Без үз иркебездәге кешеләр булсак та, өйләнерлек рәтебез булмагач, икебез ике якка, акча табарга киткән идек бит — хәзер күрик, кайсыбыз җитезрәк булып чыкты икән, аннан соң карап карыйк, янчыкларыбызның авырлыгы бергә кушылып гомер итәргә мөмкинлек бирердәй дәрәҗәгә җиттеме икән? Шулай итеп, теләсәң мин сөйли башлыйм...
Даша. Булмаса, башта мин сөйлим әле. — Мин Москвада...
Семен. Ишетсәң таңга калырсың — мин Москвадан...
Даша. Белсәң, исең китәр, — мин Москвада...
Семен. Тукта әле, сөйләп бетерим инде — Москвадан чыгып киткәч...
Даша. Тыңла әле, мин Москвада калгач...
Семен. Минем барсын да бәйнә-бәйнә сөйлисем килә...
Даша. Мин дә сиңа сөйләргә, уттай янып, ашкынам...
Семен. Тьфу, Даша, синең авызың да сәгать теледер ахырысы; бер сүз әйтергә бирмисең — ярый, түзә алмасаң, сөйлә инде алайса.
Даша. Менә тагын! Такылдыйсың килә икән, сөйли бир, әйдә...
Семен. Ох! Зинһар башла, тыңлыйм.
Даша. Үзең башла... кара син аны!
Семен. Я, я! Ачуланма инде фәрештәм — сиңа сөйләүдән тәмлерәкмени ул.
Даша. Мин ачуланмыйм — сөйлә.
Семе н. Ярый, ике колагың белән дә тыңла алайса; ул могҗизаларның бөтенесен сөйләсәм исең китәр...
Л и з а (икенче бүлмәдән башын тыгын карап). Даша, Даша! — хуҗалар кайтып килә.
Д а ш а. Менә сиңа, мә! Синең белән икәү бернәрсә белә алмый калдык.
Семен. Кем гаепле соң?
Д а ш а. Тыңла әле — бу баскычтан...
Л и з а (ишектән кереп). Даша! Хуҗалар кош-корт абзарына табан борылдылар.
Даша. Кайтып кергәннәрен күрми калма тагын.
Л и з а. Курыкма, беренче тапкыр түгел ич!.. (Китә.)
С е м ен (маңгаен кашып). Синең ишек төбенә каравыл куюлар беренче тапкыр түгел икән алай булгач! Бу ни дигән сүз, Даша?
Даша. Син ахмак дигән сүз. Без тагын вакытны бушка әрәм итәбез — алар хәзер кайтып килерләр — үзеңнең баштан үткәннәрне сөйлә инде.
Семен. Син минем Москвада Честовка ялланып, аның белән Петербургка киткәнемне беләсең — ул анда карта уйнап һәм хатын-кызлар белән йөреп янчыгының төбенә төште дә, без хәзер шуның аркасында иң җиңел йөреш белән басурманнарны кыйнарга армияга китеп барабыз. Монда ат алмаштырырга туктаган идек тә, хуҗам юлдан килгән килеш бераз авырып китте һәм иртәгә чаклы монда калыр, ахырысы. Ул фокларга яткач, мин авыл буйлап йөрергә чыккан идем, тәрәзә катында сине күреп, бирегә атылып кердем: менә шул.
Даша. Бөтен могҗизаң шулмы?
Семен. Ат белән чабып барганда йокымсырап утырган килеш ничәме ничә тапкыр егылып төшеп аяк кулым кайшалтмыйча калу могҗиза түгелме, Дашенька. Я, син нәрсә сөйләрсең икән?
Даша. Син киткәннән соң, мин үземнең хәзерге хуҗаларым Велькаровларга ялландым да, алар белән шушы авылга килдем, менә шул.
Семен. Син ат башыннан да егылып төшмәгәч, күргән әкәмәтләрен минеке чаклы да юк икән — алай бер могҗиза белән шатландыр ичмасам! Акчаң бармы?
Даша. Ә синең?
Семен. Минем кесә шундый иркен — эченә кереп ятын йокларлык.
Даша. Минем дә эш барып чыкмады, Семенушка — шулай итеп, безнең туй тагын кичегерме икәнни? Менә кайгы, ничаклы алтын көнебез әрәм югалды!..
Семен. Эх, Дашенька! Көне бер хәл иде — син үзең дә булдыксыз; кеше ничектер байый бит...
Даша. Шулай ук синең хуҗаң...
Семен. Минем хуҗа дисеңме? Аны хәзер сытып изсәң дә бер сум акча чыгара алмассың. Ә синең хуҗалар?
Д а ш а. О! Шәһәрдә торганда минем хуҗаның кызлары хәзинә булыр иде — алар анда иртәдән кичкә чаклы кибеттән кибеткә йөриләр; тегесен алалар, монысына заказ бирәләр; көн саен яңа шляпа; бал саен яңа күлмәк иде; һәм кием-салымны алып кайтырга мин йөргәнлектән, миңа алардан һәм мадамнардан ни дә булса тамадыр иде...
Семен. Ни дә булса имеш — син шаяртасың ахыры, Даша! Андый туташлар булдыклы хезмәтче өчен чынлап та хәзинә инде. Кыш кына җитсен, акыллы булсаң, киләсе язга ук үз башыбызга дөнья көтә башларбыз.
Даша. Ох, Семенушка, бөтен бәлә дә шунда шул, безгә биредә кышларга туры килер төсле!..
Семен. Ничек?..
Д а ш а. Шулай. Беләсеңме нәрсә. Минем туташлар үзләренең апаларында соңгы манер буенча тәрбияләнгән булганнар. Аталары гаскәри хезмәттән Москвага кайткач, кызларын үз янына алып кияүгә киткәнчегә чаклы алар белән сокланып торасы килде. Дөресен әйткәндә, картның күңелен таптылар соң алар! Аталары янына килеп керү белән бөтен өйнең астын-өскә китерделәр, тупас кыланып һәм мыскыл итеп көлеп, аның барлык туган-тумачасын һәм иске танышларын биздереп бетерделәр. Хуҗа үзе чит телләр белми, ә кызлары өйгә руска ят булган җыен чит ил килмешәкләрен чакырып китерделәр дә, бичара карт аларның ни сөйләгәннәрен, нәрсәдән көлгәннәрен аңлый алмыйча, Бабил манарасы төбендә әйләнгән шикелле, тик аптырап йөрде. Ахырында ул кызларының дуамалланып, тилереп йөрүеннән сабырын җуеп, аларны бирегә тәүбә иттерергә алып килде, — һәм аларның шәһәрдәге тупаслыклары һәм кыланышлары өчен нинди җәза бирергә уйлады диген, беләсеңме?
Семен. Ахти! Әллә ул үзенең модага йөзеп төшкән кызларын авыл хуҗалыгына өйрәнергә куштымы?
Д а ш а. Аннан да начаррак!
Семе н. Әллә китап укырга һәм чигү чигәргә утырттымы?
Даша. Аннан да начаррак!
Семен. Тьфү алай булгач! Әллә ул аларның нәфис тамакларын ипи-су белән интектерәме?
Д а ш а. Аннан да битәр!
Семен. Кара син ул варварны! Шулай ук... (Яңакка сугарга теләгән төсле итеп күрсәтә).
Дата. Анысына да түзәрләр иде. Бу җәза тагын да авыррак.
Семе н. Белмим инде алайса, Даша, кыйналудан да авыр нәрсә уйлап таба алмыйм!
Д а ш а. Ул аларны французча сөйләшүдән тыйды.
Семен шаркылдап көлә.
Д а ш а. Син көләсең, ә бичара туташларым француз теленнән мәхрүм ителгәч, бөтенләй саргаеп киптеләр. Җитмәсә тагын рәхимсез карт бу өйдә барлык кешене, хәтта кунакларны да рус теленнән башка телдә сөйләшүдән тыйды.
Семен. Мескен туташлар!
Даша. Өстәвенә тагын, аларның нинди телдә сөйләшүләрен күзәтеп торыр өчен карт няня Василисаны билгеләде. Хәзер инде Василиса туташларның бер генә сүзне французча әйтүләрен ишетсә дә, әтиләренә барып сөйли. Ә аталары шаяртырга яратмый.
Семе и. Ул туташлар чит ил белән чынлап та шул дәрәҗәдә үк мавыгалармыни?
Д а ш а. Французны бер күрү өчен колакларындагы алкаларын салып бирергә дә риза алар.
Семен. Юмартмы соң синең ул туташларың? Кешене тиз кызганалармы алар?
Даша. Рус телендә зарланмаса — җиңел. Москвада чагында чит ил кешеләре алардан әллә ничаклы акча йолыктылар.
Семен (уйга чумып). Акча — таяк, таяк — акча. Икесен дә күз алдында күрәм шикелле, шайтан алгырыны. Нишләргә икән? Өмет тә тарта, курку да ала.
Даша. Син әллә ни сөйләнә башладың, Семен.
Семен. Гаҗәп! Искиткеч! Бик шәп! Даша! Тормышым син минем!..
Даша. Семен, Семен! Акылдан шаштыңмы әллә син?
Семен. Тыңла мине, әгәр тиздән туташлар кайтып керсәләр...
Даша. Киләләр! Йөгер менә бу баскычтан!
Семен. Гафу ит, хәзинәм! Кичер, фәрештәм! Биш минуттан мине биредә көт!
Даша. Чынлап та, шашты бугай ул. Итектән Фекла белән Лукерья һәм няня Василиса килеп керәләр. Бу вакытта Даша күлмәк тегеп утыра.
Ф е к л а. Няня Василиса! Син безне сагалаудан туктыйсыңмы, юкмы!
Лукерья. Няня Василиса! Җир уйсын иде сине!
Василиса. Ходай безнең белән, анакайларым! Мин бит хуҗа кушканны гына үтим. Сезгә дә, чибәр туташларым, атагызны ачуландырудан ни файда! — русча сөйләшүдән телегез авыртамы әллә?
Лукерья. Түзәр хәл юк моңа! Туганым, сасырым бетте минем!
Фекла. Газап бу! Безне үзебез яраткан, үзебез сокланган тормыштан аерып, авылга — ялангач далага китереп ташлау үлем белән бер ул!
Лукерья. Әйтерсең лә без игеннең ничек чәчелүен белү өчен туганбыз...
Даша (үз-үзенә). Аның өчен түгел, ничек ашарга икәнен белү өчен.
Лукерья. Син, Даша, әллә ни лыгырдыйсың.
Даша. Күлмәккә күз төшерергә теләмисезме?
Фекла. Кара әле, сеңлем, килешә бугай.
Лукерья. Ярыйсы кебек. Москвадан китүебезгә өч ай бит инде. Анда инде без киткәнче үк күкрәк белән арканы азлап-азлап ачык калдыра башлаганнар иде.
Фекла. Ах! Дөрес әйтәсең. Ә монда кешечә киенергә ирек бармы соң? Өч ай эчендә яка уемым әллә ни хәтле киңәйгәндер. Юк, юк! Ташлап тор, Даша, син бу күлмәкне! Москвага кайтканчы мин бер әйбер дә тектерергә теләмим.
Даша (үз-үзенә). Мин аны үземнең туема җыеп куярмын.
Лукерья. Eh bien, ma соег...
Василиса. Анакаем, Лукерья Ивановна, рәхим итеп урысча сөйләгез. Юк исә атагыз ачуланыр.
Лукерья. Колагын чукраклансын иде синең, няня Василиса!
Фекла. Төрекләргә тоткын булсаң да, рус телен өйрәнергә бу хәтле мәҗбүр итмәсләр иде.
Лукерья. Ходаем, шәһәр тормышын күз алдыма китерсәм, җәннәт күргәндәй булам. Иртә белән анда, бит-кул юарга өлгергәнче, учительләр килеп җитәләр. Биюдән, рәсемнән, гитара буенча... Вакытның ничек үткәнен дә сизмисең. Аннан мода кибетләренә чыгып китәсең. Кичен кайда да булса бал, мәҗелес. Акылдан язганчы биисең. Таң атканны сизми дә каласың. Аннан үлек төсле йоклыйсың. Ә биредә, авылда, далада... — Ах! Мин шул хәтле ачулы, ярылырга җитешәм. Шундый ачулы, шул хәтле ачулы... ah. ci jamais je su is...
Василиса. Анакаем, Лукерья Ивановна. рәхим итеп русча ачуланыгыз!
Лукерья. Югаласыңмы, юкмы инде күз алдыннан, сихырчы карчык!
Фекла. Үлем белән бер бит бу, сеңлем. Ах! Әгәр, биредә тутый кошыбыз Жако булмаса, эчем пошып үләр идем мин. Ярый әле ул французча берничә сүз өйрәнеп калган. Яныннан үткән саен французча шундый дөрес итеп, «син — тиле!» дип кычкырып кала. Ах! Белсәң иде син барлык кайгымны! Аһ! сһеге amic!
Василиса. Анакаем, Фекла Ивановна, рәхим итеп русча кайгырыгыз! Юк исә атагыз ачуланыр.
Фекла. Туйдырдың инде син, няня Василиса.
Василиса. Ах, сез минем алтыннарым! Ах, сез минем җәүһәрләрем! Шундый ук явызмыни соң мин? Сезгә карап үземнең дә йөрәгем телгәләнә. Нишләтим соң? — хуҗа ихтыяры шундый. Атагызның холкын беләсез бит. Курыкмасам, сезнең шул ят телдә сөйләшүегезне дә тынлар идем.
Фекла. Син бит тутый кошыбыз Жаконың сөйләгәнен ишетәсең.
Василиса. Ах, сез минем шаяннарым! Ул ләгънәт чынлап та бик оста такылдый, мин генә аңламыйм.
Фекла. Москвада без үзебез дә нәкъ әнә шул Жако төсле сөйләшәбез.
Алар шулай сөйләшеп торган арада Велькаров килеп керә.
В е л ь к а р о в. Няня Василиса! Кызларым минем әмерне бозмыйлармы?
Василиса. Юк, хуҗам! Ачуланмасагыз, бер генә сүз әйтер идем.
В е л ь к а р о в. Әйт, әйт, нинди сүз ул?
Лукерья. Ах!
Ф е к л a. helas!
В е л ь к а р о в. Я, нәрсә әйтергә теләгән идең?
Васи л и с а. Җәфалама инде, хуҗам, туташларны. Хода үзе белсен, бәлки аларның табигате рус телен күтәрмидер.
Велькаров. Курыкма, үлмәсләр. Син мин кушканны үтә.
Василиса. Шул, шул, атакаем. Алар шундый деликатныйлар бит. Мин әле аларны имчәктән нинди кыенлык белән аерылуларын да хәтерлим.
Велькаров. Оят, сезгә, кызларым, оят! Сез инде буй үстегез, ә «башларыгыз һәм йөрәкләрегез намуслы егеткә бәхет китерерлек бер әйбер белән дә тәрбияләнмәгән. Бар белгәнегез: киенү, дөресрәге— чишенү. Талантыгыз нәрсәдә сезнең? — Модный опералардан берничә җыр һәм балларда туктаусыз сикергәләп бию! Иң зур сыйфатыгыз французча такылдау! Анда да һичбер акыллы кешенең бер генә төрле телдә дә ишетергә теләмәгән сүзләрен, такылдау!
Ишектән хезмәтче килеп керә.
Хезмәтче. Ниндидер бер француз керергә рөхсәт сорый.
Велькаров. Элек сорагыз, кем ул һәм ни өчен килгән?
Хезмәтче. Хәзер сорап керәм.
Лукерья (акрын). Сеңлем, җан кисәгем, француз!
Фекла. Француз, туганкаем! Бер генә карасаң икән йөзенә.
В е л ь к а р о в. Француз, миңа килгән? Ник килгәнен хода белсен.
Ишек ачыла.
Xезмәтче. Маркиз исемле ул.
Лукерья (акрын). Сеңлем, җан кисәгем. Маркиз!
Ф с к л а. Маркиз, туганкаем! Нинди дә булса асыл кешедер.
Велькаров. Маркиз! Ләкин барыбер, аңар кемнең ни өчен кирәклеген сорап кер!
Кызларга сабак
Хезмәтче чыгып китә.
Лукерья. Син инде, әткәй, безгә аның белән французча сөйләшергә рөхсәт итәрсеңдер дип өметләнәм.
Велькаров. Әйе! Әгәр дә русча сөйли белмәсә, французча сөйләшегез. Мин хәтта моны таләп итәм. Тормышта төрле телләрне белү кирәк һәм файдалы. Ләкин рус кешесенә үзе төсле руслар белән ана телендә сөйләшү — дөресрәк. Хәзер инде чын гыйлем һәм фән белән коралланган кешеләр ана теленнән хурланмыйлар. Василиса!
Василиса керә.
Мин кунакны карап кергәнче, кызлар янында тор!
Лукерья. Сеңлем! Бу күлмәктән Маркизга ничек итеп күренербез!.
Ф е к л а. Шәл ябыныйк булмаса. Даша! Даша!
Д а ш а. Ни боерасыз?
Лукерья. Кызыл шәлемне китер!
Фекла. Ә миңа ни уйлысың?
Даша. Хәзер.
Лукерья. Даша! Тукта! Парижда хәзер шәл ябыналармы икән соң?
Фекла. Юк, юк! Шушылай гына калыйк! Даша! Иннек китереп бир!
Лукерья. Даша! Берәр төрле эш китереп бир! Чәчемне кыстыр әле, сеңлем. Бераз иңбашымны ача төш!
Даша. Нинди эш? Сез бит беркайчан да бернәрсә дә эшләмисез.
Лукерья. Ох, кирәкми. Иң яхшысы китап алып укыган булыйк.
Ф е к л а. Ах, нинди әйбәт! — Даша, син безгә ике китап китереп бир.
Даша. Ни булды сезгә, туташлар? Ниткән ыгы-зыгы бу?
Фекла. Париждан атаклы кеше килгән, маркиз!
Лукерья. Ул бездә кунак булачак. Син, Даша, үз гомереңдә маркизларны күрмәгәнсеңдер.
Фекла. Париждан дигәч, маркиз дигәч, йөрәгем шундый тибә, мин шундый шат, шул хәтле шат... je he sourois vous exprimer.
Василиса. Анакаем, Фекла Ивановна! Рәхим итеп русча шатланыгыз.
Даша. Ниткән кунак ул? Ниткән маркиз?
Ишектән Велькаров һәм француз булып киенгән Семе п килеп керәләр.
Д а ш а. Ах, Семен ич бу! Ходаем, нәрсә уйлап чыгарган ул!
Велькаров. Гәрчә безнең якта талау, урлау кебек хәлләр бер дә ишетелмәсә дә, белеп булмый. Без сезнең әйберләрне эзләргә, каракларны тотып, барлык нәрсәләрегезне һәм кәгазьләрегезне кире кайтарырга кушарбыз. Шул арада сез биредә ял итегез. Ләкин бер генә шарт: французча бер генә сүз дә әйтмәскә! (чыгып китә.)
С е м е н. Хөрмәтле хуҗа! Сезнеке әйткәнне французча бер сүз белмәгән төсле үтәрмен. Минеке Россиядә озак торган һәм русча күп сүз өйрәнгән, гәрчә мин хәзер Париждан килсәм дә...
Даша. Ай, нинди хәйләкәр!
Фекла. Ходаем, ул русча сөйли түгелме?
Лукерья. Язмыш безгә үч итеп барлык французларны да русча сөйләргә өйрәткән ахры.
Семен. Хөрмәтле хатыннар, туташлар! Сез күрәсез каршыгызда атаклы маркиз кайсын ләхетсезлек, диңгездә дулкын ничек көймәне, шулай мине ыргыта пәләдән кайгыга, кайгыдан пәхетсезлеккә... Пәхетсезлектән һәлак пулуга... Пик, пик, аяныч, пу сүзләрне аңлата алмыйм французча сезгә.
Ф е к л а. Ах, маркиз! Без сездән атабыз өчен гафу үтенәбез.
Семе н. Пер ни түгел, туташлар, перни түгел... Мин пеләмен, сезнеке түгел пу гаеп. Рөхсәт пирегез миңа сөйләргә.
Фекла. Без бик теләп тыңлыйбыз. Даша! Маркизга урындык бир.
Семен. Хөрмәтле туташлар! Минем кепек атаклы кешене пулай җәяү күрү сәер. Минем кепек атаклы кеше — акшага мохтаҗ. Пик сәер. Ләкин мин сезгә аңлатам пу хәлнең сәпәбен...
Фекла. Сез Франциядән күптәнме? Анда җәннәт төследер, шулаймы? Безнең җир белән чагыштыргач...
Семен. Нинди шагыштыру пулу мөмкин, туташлар! Нинди ошаш! Анда парлык шәһәрләр зур юл пуенда.
Лукерья. Ах, ходаем!
Ф е к л а. Ах, сеңлем! Ничек күңелле!
Семен. Мин соңыннан пу турыда күп сөйләр. Хәзер үземнең хәл турында...
Лукерья. Маркизга тәбәнәк ахры. Даша! Яхшырак урындыкны бир!
Семен. Миңа тик охшый сезнең йомшак йөрәк. Минеке ошана, минем хәл турында.
Фекла. Парижда вакыт бик тиз узадыр?
Семен. Сезнеке дөрес. Анда вакыт Россиядән кыскарак, алты сәгатькә.
Фекла. Сез искиткеч нәрсә сөйли сез.
Семен. Пусы кешкенә әйпер. Сез минем хәл турында...
Лукерья. Әйтегез әле, маркиз, анда кемне күбрәк укыйлар?
Семен. Фи, фи! Пезнең якта кем атаклы, ул пер кемне укымый.
Фекла. Ишеттеңме, туганкаем. Әткәй генә безне аз укыйсыз дип әрли, Парижда исә французлар бөтенләй укымыйлар, тик сөйләшәләр генә икән...
Семен. Яшь кешегә пу дөньяда китаптан пашка да кызык күп. Мәсәлән: мөмкин пер ни эшләмәскә, мөмкин тик йөрергә, мөмкин җырларга, уйнарга комедия... Пу турыда мин сезгә күп сөйләр. Хәзер үземнең хәл турында...
Лукерья. Маркизга каты ахры, туганкаем Даша, мендәр китер!
Д а ш а. Утыра алырмы соң аңар минем маркизым.
Семен. Күп рәхмәт сезнекенә, туташлар! Тыңлагыз хәзер пер минут мине.
Фекла. Тыңлыйбыз, маркиз!
Семен. Пәхетсезлек минеке шундый, кызганып күз яшенә патарга мөмкин.
Лукерья. Бичара, маркиз!
Семен. Минеке пәхетсезлек шул... Даша. Мескен, маркиз. Ах, ах!
Семен. Әгәр сез кызгансагыз мине...
Фекла. Ай, туганкаем! Ах, Даша. Нинди кызганыч! Ах, ах, ах!
Семен. Әгәр сездә пулса пераз кешелек...
Лукерья. Ах, туганкаем. Нинди кызганыч! (Елый.)
Василиса (елап). Ох, уф... Гөнаһыма күрә җәзалый ходаем.
Л у к е р ь я. Син нәрсә елыйсың әле, няня Василиса?
Василиса. Сезне күргәч, внугым Егорка исемә төште. Аны исереп йөрүе өчен, солдатка озатканнар иде бит. Менә нәкъ шушы әфәнде кебек таза гәүдәле иде ул.
Ф е к л а. Жүләр дә соң син, няня Василиса.
Конторщик Сидорка киемнәр күтәреп керә.
Сидорка. Русча сөйләшә торган француз кайсыгыз була?
Василиса. Менә ул, атакаем.
Лукерья. Надан! Әдәплерәк итеп сөйләш!
Ф е к л а. Француз! Француз имеш, шулай тупас эндәшергә ярыймыни.
Сидорка. Гаеплемен, туташлар! Мин бит ул сүзнең начар сүз икәнен белмичә әйттем. Миңа хуҗам шулай дип өйрәтте, русча сөйли белә торган французга үз өстендәге менә бу киемнәре белән 200 сум акча җибәртте.
Даша (үз-үзеиә). Ярдәм ит, мәхәббәтем, минем маркизыма.
Семен. Әйт, дусым, үзеңнең хуҗаңа, маркиз аңа әйтә рәхмәт.
Даша. Менә бу бүлмәгә кереп киенегез, әфәнде.
Семен күрше бүлмәгә киенергә керә.
Лукерья. Нинди зиһен! Нинди үткенлек!
Фекла. Нинди затлы кеше! Нинди сизгер йөрәк!
Лукерья. Маркизның һәрбер бармагында нинди өлгерлек!
Даша (үз-үзенә). Аның Семен икәнлеге беленгәч бу мактау сүзләре кайда китәрләр икән?
Лукерья. Ах! Ник без Франциядә тумадык икән? Бәлки мин маркиз хатыны булыр идем. Туганкаем, минем башыма бик гүзәл бер уй килде әле.
Фекла. Миңа да килгән уй түгел микән ул, туганым?
Лукерья. Дөрес, күзләреңнән үк күрәм. Ләкин ул нәрсә безне талаштырмаска тиеш. Табигать безгә тиккә генә нечкә хис һәм нечкә акыл бирмәгән...
Даша (үз-үзенә). Бик нечкә булса өзелеп тә куя ул.
Ф е к л а. Бәлки язмыш берәребезне чынлап та маркиз кәләше ясар.
Лукерья. Әйдә әле минем бүлмәгә. Даша, син биредә кал. Маркизга әйт, хәзер чыгалар, диген. (Китәләр.)
Даша. Чынлап та, туташларымның башында азгын уй туды. Я әле кадерле. Семеным. Эшне башладың-башлавын, ничек очларсың икән, карап карыйк.
С е м е н белән конторщик Сидорка керәләр.
Семен. Шулай итеп, дускай, 200 сум акчаны мин, ягъни маркиз, рәхим итеп алды дин расход кенәгәсенә язып куй. Әйт әле, кызым, туташлар кайда?
Д а ш а. Хәзер чыгарлар, маркис.
Сидорка. Маркиз чиныгыз булса, үзегезнең исемегез ничек соң? Миңа
ул акчаны кемгә биргәнлегемне тулы күрсәтеп язарга кирәк булачак.
Семен. Минем исемем. Исемем... Кара әле, кызым. (Акырын гына). Дата. Берәр төрле француз исемен хәтерләмисеңме?
Даша. Ниндидер бер маркиз Глагольнең китабы сандыкта ята иде.
Семен. Минем исемем? Рәхим ит, дускай, мине маркиз Глаголь дип атыйлар.
Сидорка. Маркиз Глаголь?
Даша. Акылдан шаштыңмы әллә?
С е м е н. Китаптагы маркиз Глаголь булгач, тересе ник булмасын? Әйе, маркиз Глаголь шулай дип яз.
Сидорка. Маркиз Галоголь! Тыңлыйм! Глаголь? Сәеррәк бераз. Әйтерсең лә русча әлифбадан гына алып әйтә. (Чыгып китә.)
Даша (көлеп). Я, ә минем кадерле Маркизым Галоголь.
Семен (көлеп). Я, минем маркизным. Күрәсеңме, нинди кыяфәт? Кай төшем маркиздан ким?.. Нинди киендерделәр үземне.
Даша. Анысы әйбәт. Чишендерүләре ничек булыр икән?
Семен. Юктан куркасың.
Даша. Французча сыңар сүз белмәстән, француз булып кыланырга әрсезлек тә кирәк бит.
Семен. Анысы әллә ни түгел. Синең туташларың шундыйлар, исемең русча булмаса, калганын ул кадәр тикшермиләр. Картның үз өендә французча сөйләшүне тыюын алдан ишеткән идем инде. Василиса да шулай ук күрәсең, барсы да исәпләнеп эшләнгән.
Даша. Шулай да никтер куркам.
Семен. Юкка курыкма. Күрәсең — 200 сум бар инде. Комедия дә бетеп килә. Чибәр туташлардан тагын шул хәтле алып булса, кичкә үк бу маркисзлыкны ташлыйм да, хуҗа белән саубуллашам һәм иртәгә үк Москвага китәбез.
Алар шулай сөйләшеп тарганда залга Ф е к л а белән Л у е р ь я керә. Алар маркиз белән французча сөйләшергә телиләр. Ләкин французча бер сүз дә аңламаучы Семен, хужа боерыгын үтәгән булып, ул хәлдән чыга. Вакыйганың азагында В е л ь к а р о в кайта. Кызлар аңар
ялыналар.
Ф е к л а. Шул хәтле каты булмагыз инде, әткәй. Безнең беребез рус исемен йөретсә, икенчебезгә булса да яхшырак бәхеткә өметләнергә рөхсәт итегез.
Лукерья. Шул хәтле шәфкатьсез булмагызчы, әткәем. Парижның үзендә кардәш-ырулы булу мөмкинлеге сезне бер дә кызыксындырмыймыни?
Велькаров. Ходаем, нинди газап!
Сидорка. Теге акчаны расходка яздым, хуҗа. Маркиз Глаголь сезнең өчен бүлмә әзер.
Велькаров. Маркиз Глаголь?
Фекла. Онытма, Сидорка!
Лукерья. Безнең руслар юньле исемне дә хәтерли алмыйлар.
Сидорка. Гафу итегез, аңар исемне мин кушканмы әллә? Ул үзе баягынак кенәгәгә шулай язарга кушты. Даша, синең күз алдыңда әйтте бит?
Даша (каушап). Мин? Кайчан? Бая гынак... Мин никтер хәтерләмим.
Велькаров. Бәй-бәй, Дашага хәтле бутала. Биредә ниндидер алдау бар ахыры. Димәк, сезне Маркиз Глаголь дип атыйлар?
Семен. Шәфкатьле хуҗа, мин сезнең моңа гаҗәпләнүегезгә гаҗәпләнәм.
Велькаров. Маркиз Глаголь әфәнде, син гади бер хәйләкәр.
Семен. Мин сезнең белән бәхәскә керә алмыйм.
Лукерья. Намуслы кешене шулай рәнҗетергә ярыймы соң, әткәем?
Фекла. Сез үзегезне бөтен Франция алдында оятка калдырасыз бит.
Велькаров. Без аны тәҗрибәдә сынап карыйк. Маркиз әфәнде, мин сезгә ничек талануыгыз турында үз күз алдымда кызларыма французча сөйләргә рөхсәт бирәм, дөресе, французча сөйләвегезне таләп итәм.
Даша (үз-үзенә). Хуш, маркизлык!
Лукерья. Ах, нинди бәхет!
Семен. Мәрхәмәтле хуҗа!
Велькаров. Сез русча сүзләрне шомарак әйтә башладыгыз. Бик тиз өйрәнеп киттегез.
Семен. Мәрхәмәтле хуҗа.
Ф е к л а. Ах! Сөйләгез, сөйләгез, маркиз.
Велькаров. Ягез, сөйли башлагыз, маркиз Глаголь!
Семен. Ах, хуҗа!
Велькаров. Атаклы кешегә болай түбәнсенү оят түгелме? Рәхим итеп сөйләгез. Кызларым француз телен ишетсеннәр.
Васи л и с а. Миңа да тыңларга рөхсәт ит инде, атакаем. Күптән кызыксынып йөри идем.
Семен. Ах! Тәүбә итүче гөнаһлыны ярлыкагыз... Мин, сударь... ай... мин маркиз түгел, мин француз түгел... гади бер ирекле кеше мин. Гаскәри хезмәткә барышлый сезнең авылга туктаган әфәндедә хезмәт итәм, һәм минем исемем — Семен.
Лукерья. Ой, эшлексез... син шулай эшләргә...
Семен. Гаеплемен, сударь... Дәртле мәхәббәт мине маркиз ясады.
Даша. Кичерегез безне, сударь.
В е л ь к а р о в. Ә син, Даша. — Син дә?
Семен. Ах, сударь... Без күптән берберебезне яратып йөрибез — өйләнергә генә малыбыз юк. Рус исеме белән бер сум да таба алмагач, мин гөнаһсыз хәйләгә керештем һәм үземне маркиз дил атадым.
Велькаров. Маркиз әфәнде, син әлбәттә яхшы бер сабак алуга лаеклысын, ләкин мин сине кызларыма укыткан сабагың өчен гафу итәм. Тор, ал үзеңнең Дашаңны, һәм кая теләсәгез, шунда китегез! Сидорка, Даша белән исәп-хисапны өз! Юлыгыз өчен дә бирергә әйтермен.
Даша. Ах, сударь, сез безне терелттегез.
Семен. Уф! Җилкәдән тау төште. Киттек, Даша, дусыма да, дошманыма да маркиз булмаска кушармын.
Велькаров. Ә сез, сударынялар. Мин сезнең башыгыздан маркиз кәләше булу турындагы хыялларыгызны куып чыгарырмын. Башларыгызны мадам Григори тутырган тилелекләрдән арчу өчен мин сезне шушы авылда ике ел, өч ел, ун ел тотармын.
Чит исемнәр һәм ят әйберләр белән мавыгудан бизгәнче һәм рус теленә җирәнеп карауны ташлаганчы тотармын.
Няня Василиса, Бар, артларыннан калма.
Василиса. Тыңлыйм, сударь.
Лукерья. Ah! ma soer!
Фекла. Ah! quelle leson!
Василиса. Туташларым, анакайларым! Рәхим итеп, русча хәсрәтләнегез!
Кыскартып тәрҗемә итүче С. Әдһәмова.