Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨЗГЕ ЧӘЧӘКЛӘР

А. ШАМОВ
ТӨН кичтән үк шомлы башланды. Салкын җил чыкты. Күк йөзен вак таркау болытлар каплады. Өй алдына утыртылган яшь каеннар да, җылыга, тынычка керергә теләгәндәй ялангач ботаклары белән тәрәзәне шакырга тотындылар.
Литва татары М
өхәммәт Якубовский, кичтән ятуга карамастан, йоклый алмый иде, ул бер ягыннан икенче ягына бик күп мәртәбәләр әйләнде, белгән догаларының барсын да берничә кат укыды, ләкин шулай да анын күзенә йокы кермәде.
«Каен ботакларын кыркырга кирәк иде» — дип уйлап алды ул.
Шунда ук а
ңа күңеленең икенче бер чите сорау бирде: «Ничек кыркырсың син аны? Ничек кулың күтәрелер синең
Әйе, ул аны ничек кыркыр,
ничек кулы күтәрелер? Ул каеннарны аның бердәнбер улы. Шакир утыртты. Ул аның шулай тармакланып, киң булып үсүен теләде. Улы хәзер еракта, Москва ягында. Кырык беренче елны китте. Немецлар ягында калырга теләмәде.
— Кол булып яшәүгә караганда, сугышып үлү артыграк, — диде ул.
Ул киткәннән со
ң инде каен ике мәртәбә яфракларын койды, ботакларын ялангачландырды.
Кайда икән ул, исә
нме икән? Атасының аны ничек сагынганын, аның төсе булганлыктан каен ботакларын да кыркырга теләмәгәнен беләме икән ул?
Алгы бүлмәгә кертеп калдырылган эт тә нәрсәгәдер тынычсызлана иде. Менә инде ул икенче мәртәбә кискен генә өреп куйды. Аннан сирәк-сирәк кенә, ачуланып, ырылдарга тотынды.
Мөхәммәт карт урыныннан торды, хатынын уятмаска телән, аяк очларына басып, тәрәзә янына барды. Тышта караңгылыктан башка бернәрсә дә юк иде. Ул, өстенә пальтосын к
иеп алып, ялан аяк көенчә генә алгы бүлмәгә чыкты.
Эт, аның чыкканын күргәч, ишеккә карап, тагын да явызрак ырылдарга тотынды.
— Кем бар анда?—диде Мөхәммәт карт, чолан ишеге янына килеп
, — кем бар?..
Җавап бирүче булмады. Анда кем булса
да булырга тиеш. Атын, я сыерын алып китүләре мөмкин. «Немецлардыр»,—дип утлады ул һәм шул уй белән балтасын кулына алды.
Мөхәммәт карт әкрен генә, сакланып кына ишекне ачты. Шуны гына көткән эт, уктай атылып, өреп, ишек алдына ташланды.
Мөхәммәт карт та а
ның артыннан чапты Ат сарае янында, караңгыда, нәрсәдер ята иде. Бераз якынрак баргач, ул аның кеше икәнен күреп алды.
— Кем си
н? Нәрсә кирәк сиңа?—диде карт, бераз шикләнеп һәм ачуланып, — нишләп ятасың монда?
Эт җирдә яткан кешегә якын к
илмичә генә һаман өрә, аның сүзен ишетергә уңайсызлый иде. Карт кычкырып, аны өрүдәп туктатты һәм үзенең соравын кабатлады. Ләкин кеше җавап бирмәде.
Мөхәммәт карт соравын берничә мәртәбә кабатла
ганнан соң, балтасын кысыбрак тотып, аңа якынлашты. Кеше, кулларын җәйгән килеш, хәрәкәтсез рәвештә йөз түбән ята иде. Өстендәге киеменә, аягындагы мех итекләренә караганда, очучы булырга тиеш иде ул. Карт, иелеп, аны капшап карады һәм шунда ук кулы канга буялганын сизен алды.
Менә шул кан, кеше өстендәге шул кием, аның аягындагы мех итекләр аны кинәт каушатып җибәрде. Ул, үзе дә сизмәстән, балтасын бер читкә ыргытты һәм, ашыгып, өенә
йөгереп керде. А
нда, хатынын уятырга базмыйча, берничә секунд хәрәкәтсез басып торганнан соң, яңадан тышка йөгереп чыкты. Аның башында «Нишләргә?» дигән куркулы, борчулы сорау йөри иде.
Нишләргә? Кичә ул моннан ун километр ераклыкта бер совет самолетының бәреп төшерелүе турында ишеткән иде. Ул аны үз күзе белән күрмәгәнгә, ышанмады. Чөнки ненецларның туктаусыз ялганлауларына күнеккән иде инде ул. Кич белән ул, урман буенда, бер төркем немецларның совет очучысын эзләп йөргәннәрен күрде. Мөхәммәт карт алай да ышанмады. Ә хәзер, җиде төн уртасында, аның ат сарае янында, аңын югалтып, бер очучы ята. Шул — совет очучысы ул.
«
Нишләргә? — диде ул үз-үзенә. — Нишләргә?..»
Ул, күршесен чакырырга теләп, аның
ишек төбенә үк барып җиткән иде. Шунда ул кинәт икенче карарга кидде. Берәүгә дә әйтмәскә, һәм ул кире борылды.
Бераздан алар, карчыгы беләп икәүләп, очучыны өйгә алып керделәр, кроватька салдылар, чишендерделәр һәм өстеп җылы итеп томаладылар. Очучы бер
ничә урыннан каты гына яраланган һәм, каны күп акканлыктан, аңын югалткан иде.
Карт, кайда
ндыр кызыл аракы алып килеп, очучының авызына чәй кашыгы белән әзләп-әзләп кенә сала башлады. Карчыгы яралы кешенең каннарын сөртергә җылы су хәзерләде һәм яраларын бәйләргә йомшак, чиста чүпрәкләр алып килде!
Бер сәгатьтә
н соң очучы аңына килде. Ул сүрән ут яктылыгында, ут янында басып торган карт беләп карчыкка, хәлсез күзләрен текәп, хәрәкәтсез калып, карап торды. Ничек эләккән ул монда? Ул үзенең самолеты яна башлаганын, парашют беләп җиргә сикергәнен, аннары аңың югалтып егыла-егыла көнчыгышка таба барганын, үрмәләгәнен, шуышканын хәтерли. Ләкин менә бу карт беләп карчык өенә кергәнен һич тә хәтеренә китерә алмый.
— М
ин кайда?—диде ул хәлсез тавыш белән, — немецлардамы?
Моңарчы күз яшьләрен көч-хәл белә
н генә тота алгап карчык кинәт әкрен генә, пыскылдап елап җибәрде, карт исә очучы янына тезләнде:
— Юк,
син бездә. Совет кешеләрендә.
— Мине немецларга б
ирмәгез, — диде егет һәм, эзләпеп, капшанып, картның кулып тотты. Шунда ул яңадан аңын югалтты.
— Юк, юк
, без сине немецларга бирәчәк түгелбез! — дпде карт өзгәләнеп, — тыныч бул, һич тә шикләнмә.
Карчык та аның янына к
илеп тезләнде һәм, аналарча җылы, йомшак итеп, пышылдап, бераз көйли төшеп, аны юатырга кереште.
Нигә бирик без сине... Ни сөйлисең син!.. Минем үз улым да Кызыл Армиядә. Шакир исемле. Бәлки күргәнең дә бардыр. Кара чәчле, кара күзле, яшь кенә егет...
Ләк
ин очучы җавап бирмәде. Бераздан ул саташа башлады, таң алдыннан үлде.
Карт белә
н карчык аның янында бер сүзсез калып, тынып, нәрсә эшләргә белмичә бик озак басып тордылар.
Ул кө
нне карт белән карчык бөтен нәрсәдән шикләнеп, һәрбер тавышка колак салып, борчылып үткәрделәр. Икенче көнне карт бакчага, алмагач төбендәге түтәлгә, кабер казыды һәм алар очучы егетне шунда чыгарып, хөрмәтләп күмделәр. Кабер өстен сизелмәслек  итеп тигезләделәр.
Бу вакыйганы сизүче кеше булмады. Карт белә
н карчык әкрен-әкрен тынычландылар.
Бер
ничә атна үткәч, Мөхәммәт карт, яшереп куйган урыныннан алып кереп, очучының орденын, документларын һәм барлык вак-төяк әйберләрен берәмләп, бик кызыксынып карады. Кинәт аның күзе шунда гарәп хәрефләре белән язылган берничә хатка төште. Ул хатлар очучыга — Мостафа Хәкимовка — Казаннан язылганнар иде.
— Сәл
имә!—диде карт үзнең карчыгына.— Сәлимә, кер әле монда!
А
ның Сәлимәсе керде.
— Татар булган б
ит ул. Мөсельман булган.
Алар бу хатлардан бернәрсә а
ңламасалар да, аның бер генә сүзен төшенмәсәләр дә, барысын да бик нык кызыксынып, дулкынланып җентекләп каралылар, хәтта азапланып, баштан-аяк укып та чыктылар.
Бу хатлар алар
га яңа борчу, яңа үкенеч тудырды. Мөхәммәт карт ул татар егетен, мөсельманча юып, дога һәм коръән укып күммәвенә үкенде. Ә Сәлимә карчык исә аннан үзенең улын сорый алмый калуына үкенә иде. Кызыл Армия солдаты булгач, шуның өстенә татар да булгач, ул аның улын һичшиксез белергә тиеш иде аныңча.
Көз һәм кыш төрле борчылулар, кайгыртулар, һәр төрле шомла
нулар белән узып китте. Яз җитте, өй алдындагы яшь каеннар яфрак ярды. Мөхәммәт карт кабер өстенә чәчәкләр утыртты, аны ул җәй буе бик тырышып, бөтен күңелен биреп карады. Салкыннар җиткәч, көзге кыраулар башлангач та, аның
ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләре шиңмәде. Алар, бөтен узган-барганнарның күзен үзенә тартып
, балкып торалар иде.
Менә шул көзге чәчәкләр Мөхәммәт картның
, хәтта бөтен авылның тормышын астын-өскә китерүгә сәбәпче булдылар.
Көзгә табарак авылга 30-40 кешедән торган немец карательный отряды к
илеп урнашты. Бераздан аның командиры обер-лейтенант Браун, көнчыгыш Пруссиядән ниндидер бер фәхишәне китереп, туй ясарга карар бирде. Туйны ул бик киң һәм мул итеп хәзерләде, тирә-юньдәге дусларын таныш-белешләреп чакырды.
Туй вакытында аның өстәл өстен бизәргә чәчәкләр кирәк
иде. Авылда исә чәчәкләр бары бер Мөхәммәт картта гына калганнар иде. Обер-лейтенант менә шул чәчәкләрне алып кайтырга кушты.
Чәчәкләр алырга дип к
илгән солдатка Мөхәммәт карт, шик тудырмаслык итеп, йомшак кына әйтте:
— Обер-лейтенант әфәнденең туена ул чәчәкләрне м
ин илтеп куяр идем.
Ләкин ул аларны илтмәде. Совет солдаты кабере өстендәге чәчәкләрне немец офицеры өстәленә куярга һәм а
ңа ирек бирергә аның вөҗданы күтәрмәде.
Бераздан немец солдаты чәчәкләрне алырга тагын килде. Ләкин бакчада, түтәл өстендә бер генә чәчәк тә калмаган
иде.
Обер-ле
йтенантка моны кайтып әйткәннән соң, ул бер иптәше белән яңадан килде. Аларның икесенең дә кулында резина таяклар иде. Алар карт белән карчыкны аңыннан яздырганчы кыйнадылар һәм ялангач килеш подвалга кертеп ташладылар. Шулай да чәчәкләр табылмады.
Өч көннән соң аларны подвалдан чыгардылар. Карт үз аягы белән чыкты, ә карчыкны күтәреп алып чыктылар.
Сәл
имә карчык шул авыруыннан тереле алмады, ике атнадан соң үлде, карт аны, бөтен халыкның гаҗәпләнүенә карамастан, бакчага, түтәл буена күмде.
Карт, беркем белән сөйләшмичә, бернәрсә эшләмичә, башып аска иеп, бер
ничә көн йөрде. Аның әле күптән түгел генә киң, таза булган иңбашлары, хәлсезләнгән кош канатларыдай, салынып төшкән иде. Карасу күзләрендә, киң, җыерчыклы битендә дә аның чамасыз моңсулыктан, кайгыдан башка бернәрсә дә юк иде.
Авыл халкы бер көнне а
ның бик тырышып балта кайраганын күрде. «Карт хәсрәтен тарата, эшкә тотына»,—дип уйладылар алар.
Иртәгәсен иртә белән бөтен авыл аякка басты. Төөлә белән кемдер обер-лейтенантны һәм аның яшь хатынын балта белән чабып үтергән иде. Обер-лейтенантның куркуыннан кыйшаеп, ачылып калган авызына бер уч әрем дә кыстырганнар иде. Әремне күргәч тә, авыл халкы шунда ук төшенеп алды: моны Мөхәммәт карт эшләгән.
— Аңа чәчәк түгел, әрем
илтергә кирәк, — дигән иде ул.
Немецлар авылдан качарга өлгермәгән бөтен кешене кулга алдылар, ләкин Мөхәммәт картны таба алмадылар. Аннан җилләр искән иде.
Кулга алы
нган кешеләрнең барысын да үтерделәр, ә авылны, бернәрсәсен дә калдырмыйча, яндырдылар.
Берникадәр көннәрдән соң Литва җирендә, а
ның төрле районнарында, я балта белән чабып, я сәнәк белән кадап, атып үтерелгән һәм авызларына әрем тыгылган немецларның саны шактый артты. Мөхәммәт карт вакыйгасын белгән кешеләр моны ул эшли дип уйлыйлар һәм аның бу кадәр җитезлегенә, кайчагында бер үк көндә берничә урынга өлгерүенә гаҗәпләнәләр иде.