ХАРРАС
АЙДАР
☆
(«Солдат моңы» исемле повестьтан)
I
Талларга лай басып.
Тал тибрәтеп.
Сайрый ла сары сандугач.
Җырлау түгел, еларсың да
Өзелеп-өзелеп сагынгач...
Хатын-кызларча нечкә тавыш белән күрше окопта кемдер, моңлы гына итеп, югарыдагы җырны җырлап җибәрде. Аның тавышы каты түгел, салмак, йомшак һәм ягымлы иде. Минем хисләр кузгалды, йөрәкнең иң яшерен кыллары тирбәлде.
Безнең дивизия разведкасында татарлар арасында бу кадәр моңлы, ягымлы итеп җырлый белүчеләр юк иде. Бу аһәңле җыр мине сихырлады, күп вакытлардан бирле туп, пулемет тавышларына күнеккән эчке хпсләрпе уятып, Идел буен — туган илләрне искә төшерде. Шуңа күрә мин бу җырчыны күрергә, аның матур тавышын якыннанрак ишетергә теләдем.
Без икенче эшелонда тора идек. Безнең ике кызыл байрак орденлы дивизиянең бер полкына караган 3 нче батальон караңгы төнне разведка сугышы үткәреп, дошман оборонасын капшарга, аның көчен, ут нокталарын барларга, тере көчләрен аныкларга приказ алган иде. Менә шуңа күрә дә бу батальон безнең янда, дошман калдырып киткән окопларда караңгы төшкәнне көтеп, разведкага чыгар өчен хәзерлек алып бара иде. Йөрәккә кереп урнашкан җырны җырлаган кеше дә әнә шул батальонда. Мин, автоматымны муеныча аскан килеш, окопларны берләштергән казылма тар юл белән, җырлаучы кешене эзләп киттем.
Талларгалай басып тал тибрәтсәм,
Тала ла минем беләгем.
Гөлнарый...
Уйнасам да, ай, көлсәм дә,
Яна ла микем йөрәгем...
Якынлашкан саен җыр, матуррак, моңлырак булып тоелды. Мин, җырчының тирән хисләрен таркатмас өчен, аңа кинәт күренмәскә булдым. Аны күрүгә окоп борылмасында туктап, чәч пәкесе кебек, үткен хәнҗәремне ташка кайрый башладым. Шул ук вакытта окоп кушылмасының бормасында, ялгыз автоматын кочаклаган килеш сул кулы белән яңагына таянып моңланган жырчы егетне күзәттем...
Ябыгырак кына, бераз шадрарак йөз, какча яңаклы, тар җилкәле, балаларныкы кебек кечкенә куллы, авыру кыяфәтле солдат иде бу җырчы. Ул мине күрмәде, җырына мавыккан иде. Мин аның җырлап, беткәнен көтеп хәнҗәр кайравымда дәвам иттем.
Кинәт ул, җырлаудан туктады да, авыр көрсенеп,
— Их, Гөлнар җаный, Гөлнар җаный,— дип сузып кыла өстәп куйды. Мин аңар якынлаштым.
— Нихәл, якташ, нәрсә дип болай моңланасың?— дигән сүзләргә ул сискәнеп китте, уңайсызлангансыман, кыюсыз гына елмайды. Минем күкрәгемдәге орденнарга күзе төшеп, урыныннан ук сикереп торды.
— Утыр, якташ, утыр. Тәмәке тартасыңмы?— дидем мин аңарга. Ул минем, солдат теле белән эндәшүемә шатлангансыман, урынына утырды:
— Әфисәрме дип торам, якташ, үзеңне кара, күкрәгеңдә никадәр орденнар бар, әкәмәт, — ул кеткелдәп көлеп җибәрде. — разведчикка охшыйсың. Пычагың барга күрә генә әйтәм...
Мин аның садәлегенә сокланып, кычкырып көлеп җибәрдем, уң кулым белән шап итеп аркасына суктым да:
— Их, якташ, якташ! Балалар кебек саф күңеллесең үзең, — дидем. Окопта солдатны дус ясый торган тәмәке безне дә тиз арада якынлаштырды, ятсынып торулар бетеп, якташлык җебе ялганды. Ул Харрас исемле икән.
— Гөлнар җаный да Гөлнар җаный дисең син, Харрас, ә хатында үзеңне «Кычыткан тавыгы» дип мыскыллый, ничек инде ул сиңа җаный булсын, — дим.
Харрас кеткелдәп көлә:
— Абыкаем, ул бит, аның, җаныйның, яратып атавы бит. Ындыр табагындамы, көлтә ташыгандамы, «әнә минем кычыткан тавыгым, тәтиме» дип, кызларга борылып, күз кысып көлә торган иде җаный. Их, Гөлнар җаный. Гөлнар җаный, бер күрермен микән синең алсу йөзеңне...
Ул, авыр гына итеп, тагын бер мәртәбә көрсенеп куйды.
Аның сүзләреннән көлмәскә тырышып, сорау бирдем:
— Гөлнарың сине «Кычыткан тавыгы» дип яратып атый дисең. Бу «Кычыткан тавыгы» ның нинди булса бер хикмәте бармы әллә, якташ?
— Бар шул, бар.
Харрас көнбатышка табан иңеп барган, офыктан бары дилбегә буе югарылыкта калган кояшка күзен төшереп:
— Озак булырбызмы соң әле без монда? — дпп сорап куйды.
— Борчылма, Харрас, вакыт күп әле, — дидем мин аңарга.
— Вакыт күп дисеңме, якташ? Ярый алайса. Сине күргәч үткән елны Сталинград Фронтында үлеп калган Гыйльфан абзыкайны күргәндәй булдым, әйбәт егет иде, мескен. Бик сылу хатыны, яшьләй, малае белән ятим калды. Минем җиңгәм була индн ул. Баллам дип әйтәм, якташ, Гыйлфан абзыкай кебек күреп киттем үзеңне. Безнең батальонда татарлар юк дип әйтерлек. Мин үзебезнең ротада бер үзем. Җитмәсә урысчаны да такы-токы гына беләм. Сине күргәч, авылны күргәндәй булдым әле. Нәрсә такылдыйм соң әле мин, әкәмәт. Син, якташ, «Кычыткан тавыгы» турында сораган идең бит. Бу кычыткан тавыгының истуриясе бик озыннан түгел. Ялыкмасаң әйтеп бирим.
— Әйтеп бир, туган әйтеп бир, мин рәхәтләнеп тыңлыйм, — дидем аңарга.
Икебез дә окоп стенасына аркаларыбызны терәп, аякларны суздык. Юан гына итеп «бозау сыйрак»ларын төрдек. Күгелҗем төтенне авыздан бөдрәләндереп чыгара-чыгара, ул сүзгә кереште.
II
— Мин үзем, якташ, 19 нчы ел туганмын. Абзыкай 18 нче елгы иде. Әгәр дә Гитлер эт безгә сугыш ачмаган булса, күп еллар яшәр иде, мәрхүм. Үзебезнең районда комбайнда эшли иде. Беләсеңме, якташ, без бер-беребезгә бер дә ошамаганбыз. Абзыкай урта буйлы, зур кара күзле, киң җилкәле, тап-таза кеше иде. Мин, үзең күреп торасың, «Кычыткан тавыгы» тек «Кычыткан тавыгы» инде. Гәүдә дисәң — гәүдә юк, көч дисәң — көч юк, тавык көче генә бит.
Ачлык елны әни дә, әти дә үлгәннәр. Белмим, ничектер алты баладан без икебез генә исән калганбыз. Шунда ниндидер рәхимле бәндәләр безне үзләренә асрауга алганнар. Мине Магруфә карчык, абзыкайны Мансур байның ашчы хатыны Сабира апай үз янына сыендырган. Сөйләсәң сүз, төртсәң күз, дигәндәй, мин нәни вакытымны белмим. Үсә төшкәч, бозау көттем. Күңелле көн булмады, ятим үскәнгәдер, бик яшьләй моңлана, яшьләй җырлый башладым. Тугайлыкта бозау бакканда:
«Әнкәй мине тапканчы —
Кош баласы тапсаңчы,
Бишекләрдә бакканчы,
Су төбенә атсаңчы, —
дип өзелеп-өзелеп җырлый торган идем...
Безнең авылның Мөдәрриснекеләр кош-корт асрарга ярата торган кешеләр иде. Каз димсең, үрдәк димсең, күркә димсең, тавык димсең — бар да бар иде аларда, җаный. Аларны Мөдәррис картның миннән бер-ике яшькә кечкенә кызы Нәсимә бага иде.
Әйе, урак өсте иде бугай, бар да кырда, урак уралар. Авылда карчык-корчык та, безнең кебек эбер-чебер генә калган иде. Көн эссе. Сыерлар, яртылаш су эченә кереп, башларын суга табан бөгеп, өсләренә кунган кигәвеннәрне койрыклары белән куалыйлар иде. Мин абзыйдан сорап, авыл кырыенда су кергән малайлар янына киттем. Коенып аргач, малайлардан берсе, кемдер «Әйдәгез, Мөдәррисләрнең берәр тавыгын тотып, пешереп ашыйбыз» диде. Ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, якташ, мин 10-11 яшемә җитеп, тавык итен татып күргәнем юк иде, билләһи дим. Озак сәүдәләшмәдек, мин читән аркылы төшеп, кычытканлыкта ятырга, ә иптәшләрем уйнаган булып, тавыкларны миңа табан куарга тиешләр иде. Нәсимә читтә, казлар белән уйный, Мөдәррис картларның өй ишекләре йозаклы, йортларында беркем дә юк иде.
Тавыклар якынлаша, озын сабаклар мине күрмиләр.
Тыныч саклаган мәче кебек, тавыкларны күзәтеп. Тавыклар якынлашалар. Мин, мәче кебек сикереп, алдан килгән аппак тавык өстенә ташланырга да өлгермәдем, кемдер арттан килеп үзенең кләщә кебек куллары белән сикерде.
— Эләктеңме, бозаулар патшасы. Шуны ашыйсың килдемени! Менә мин сине тутырган тавык ите белән сыйлыйм әле, тәмле микән, — дип Мөдәррис картның кычыткан белән миңа сирәк, ыштанны салдырып... Үрле-кырлы сикердем шул. Ике атнага якын утыра алмыйча йөрдем. Менә шуннан соң миңа «Кычыткан тавыгы» дигән исем тагылды.
III
Без тагын берәрне төрдек. Бер атна тәмәке күрмәгән кешедәй, йотылып-йотылып суыра башладык. Харрас, уйлангансыман, офыкка табан карап торгач, тагын да сүзгә башлады:
— Гөлнар, дисең син, якташ. Ул минем кебек түгел. Гәүдә димсең, күз-каш димсең.
Тешләре димсең, — тешләре, әйтерсең лә шикәр. Аппак үзләре, солдатлар кебек, тип-тигез булып тезелешеп торалар. Син күрсәң аны, биле, мин әйтим, биле, валлаһи, минем ике учка сыя. Йөргәнен күрсәң иде тагы, көяз генә басып, мендәр кебек кабарып торган түшләрен киереп барганын күрсәң, малай, гыйшык булмый нишләрсең.
Моңаргача минем берәүгә дә гыйшык булганым юк иде. Беренче май бәйрәмемдә башка кызлар белән көязләнеп, урамнан үткәнен күргәч, хәйран калып акылымны югалттым. Тик гыйшык булганымны Гөлнарга да, туган абзыкайга да белдермәдем. Үзем яндым, үзем көйдем.
Ул вакытта мин колхозда баш конюх булып эшли идем. Нәрсә генә эшләсәм дә, кая гына барсам да, Гөлнар күз алдымда тора, «кил җаный, кил» дигәне сыман тоела иде миңа...
Тритий категория бер бия бар иде. Ул аяксыз калганга, эшкә ярамый, сарайда атлар янында пустуйга, яши иде шунда. Гөлнарга гыйшык булгач, мин бу бияне яхшырак карый торган булып киттем. Акеазы кимегәнсыман булды. Көленә 2—3 мәртәбә тазалый идем...
— Син, Харрас, әллә биягә дә гыйшык булдыңмы? — дип көлеп аның сүзен бүлдем мин.
— Бүлмә сүзне, якташ — диде Харрас. — Ул байталның хикмәте бар бит. Бу байталны бит колхоз төзелгәндә Гөлнарның атасы түш баш Ибрай биргән иде. Менә бит аның хикмәте кайда, җаный!
Мин комсомолга кердем. Гөлнар электән үк комсомолда иде. Шуңар күрә комсомол собранҗасына алдан ук барып, үземә җайлы урын сайлыйм. Гөлнардан күземне алмыйча карап утырам.
Исемдә, бер собранҗада Гөлнарны председатель итеп куйдылар. Ул сүз башлап болай диде: «Иптәшләр, комсомоллар, райкомол район малчылар курсына бездән бер кеше сорый. Курс алты айлык. Аннан ферма мөдирләре чыга икән. Безнең Харрас яшьтән көтү көткән, малны таный, минемчә, бу курска Харрасны җибәрү кирәк...»
«Ай, Гөлнар җаный!» дин чак кына кычкырып куймадым.
— Я, Харрас, барасыңмы?
— Син әйткәч, Гөлнар, ничек бармыйсың инде, барам, валлаһи барам, — дидем мин. Бар да кычкырып көлделәр. Мин чөгендер кебек кызардым. Шулай итеп, укырга киттем. Үзем укыйм, үземнең уй Гөлнарда. Тоттым да бер көнне аңа гыйшык хаты җибәрдем. Хатымда: «син җаныйны беренче майдан бирле гыйшык булып яратып йөрим, үзеңә генә әйткәнем юк. Монда килгәч гыйшкым мең, миллион кабат артты. Ятсам да — син, торсам да — син, хатта мөгаллим күрсәткән Холмогор нәсел: сыер да, Шиншала куян да күземә син булып күренә». Хатка җавап килде, ул мине утлы табага бастырган кебек булды: «Кычыткан тавыгы, комсомол сине колхоз өчен файдалы кеше булыр дип укырга җибәрде, ә син анда гыйшык тотып, колхоз биргән акчаларны җилгә очырасың, имеш. Тагып җитмәсә мине куянга тиңлисең. Син үзен Холмогор үгез... Кара, әгәр имтихан бирмәсәң, колхоз сиңа булган чыгымнарны, синең үзеңнән кайтарып алачак». Бу турыда бер кешегә бер сүз әйткән юк, уч төбеннән тын алып йөрим, бирелеп укыйм.
Укуны бетердек. Мин отличнага бетердем. Җитмәсә үземне район газетасында мактап та чыктылар...
... Харрас, сөйләп бетерә алмады, окоп өстеннән:
— Приготовиться!—дигән команда безне сугыш чынлыгына кайтарды. Караңгы төшкән иде инде, Харрас:
— Бу команда безгә инде, якташ. Ярый.
Хуш булып тор инде. Исәнлектә күрешергә насыйп итсен инде, — дип миңа кул бирде дә, котелогы белән капчыгын аркасына асып, автоматын, кочаклаган килеш караңгылык эченә керен югалды...
IV
Фронтта тынлык хөкем сөрә. Төн караңгы. Безнең разведка, батальоннан уңдарак, үзенә аерым хәрәкәт итә. Безнең дивизия разведкасының бурычы — батальон сугыш алып барган арада, дошманның ыгы-зыгысыннан файдаланып, аның тылына үтүдән һәм контроль «тел» алып кайтудан тора иде. Без, автоматларны сугышчан взводка куеп, су эчәргә килгән боланны саклаган юлбарыс кебек, йомшак адымнар белән тавыш-тынсыз гына алга юнәлдек.
Безнең күзәтүче бер группа, ике көн буена засадада утырган килеш, дошманның хәрәкәтен күзәтте, аның тылына үтәр өчен юл эзләде. Ләкин дошман үзенең барлыгын сиздермәде, үзенең ут нокталарының кайдалыгын ачмады. Менә шуңар күрә бер батальон, һөҗүмгә барган төс белән, дошманның игътибарын үзенә каратырга, ә без үз нәүбәтебездә шул минуттан файдаланырга тиеш идек.
Бу хәрәкәт өчен без озак хәзерләндек, һәм 3 төркемгә бүлендек.
Безнең белән хәрәкәт итүче батальон полкка әйләнде, взводлар рота әһәмиятенә ия булдылар, отделениеләр булса взвод ролен уйнарга тиеш иделәр. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан файдаланып, батальон иң якын фронт сызыгында тавыш-тынсыз гына окоплар казып, шуларга урнашты.
Кинәт, төрле төстәге ракеталар белән сигнал бирелде. Безнең артиллерия, бердәм рәвештә дошмап өстенә ут ачты. 5 минутлык артиллерия хәзерлегеннән соң, батальон үзенең миномет, пулемет һәм автоматларыннан дошман өстенә ут яңгыры яудыра башлады.
Безнең тарафтан булган бу һөҗүм дошманны аптырашта калдырды һәм аны каршылык күрсәтергә, шуның белән бергә моңа кадәр яшертен сакланган үзенең ут нокталарын ачарга мәҗбүр итте. Дошман лагереннан безнең тарафка каратып алып Дот, Дзотларыннан, яшерен пулемет, тун ояларыннан ут ачылды. Яктырткыч пулялар, фейерверкка ошап, баш очыннан сызгырып оча башладылар. Немецлар төп караңгылыгыннан куркалар, караңгылыкны яктырту өчен төрле Урыннарда ракеталар чөяләр иде.
Бу безгә бик килешеп бетмәде. Без сузылып яттык һәм, пластуннарча, бик саклык белән алга шуыша башладык. Алдагы өч кешелек группалап Вахрушев дигән разведчик шуышып минем яныма килде:
— Иптәш гвардиечо старшина, моннан 100 метрлар алда, куаклык эчендә дошманның пулемет ноктасы бар. Әнә, күрәсезме, ул сул якка карап кыска-кыска очередьлар бирә. Ә 30 метрлар биредәрәк немецларның алдынгы сугышчан саклык төркеме тора, алар автоматларын бу якка каратып нык күзәтәләр, ракета яктысында, ике пулемет көпшәсенең бу якка карап торганын аерым ачык күрдек, — диде.
Безгә бер генә юл бар иде. Ул да булса,— аның бу төркеменә, мөмкин кадәр якын килеп, көтелмәгәндә гранаталар ыргытып аларның өсләренә ташлану.
Уңъяктан көчле урра тавышы ишетелде. Үземнең планны разведчикларга кыска-кыска гына итеп төшендергәч, алга карап шуыша башладык. Төркемне икегә бүлеп, беренчесен сержант Ибраһимовка тапшырдым. Ул сулгарак кнтеп якынлашырга һәм автоматлардан ут ачып шул саклык төркеменең сизгерлеген үзенә каратырга тпеш иде. Ул шулай булды да. Ибраһимов үз төркеме белән дошманга каршы көчле ут ачты. Немецлар, кыршау эченә керәбез ахыры, дип уйладылар булса кирәк, Ибраһимовның өстенә шундый көчле ут агымы ява башлады гына, мин ул төркемнең язмышы өчен чын-чыннан курыктым.
— Давыллы һөҗүм ясарга! Запаста берәр генә граната калдырыгыз! Алга, иптәшләр!..
Гранаталар немецлар өстенә берәм-берәм очып ярыла башладылар.
— Рота, минем арттан алга!—дип кычкырдым мин. Без немецлар өстенә, аларның окопларына ташландык. Көрәш бик кыска булды, дистәдән артык фашистны дөмектердек, бер обер-лейтенант белән бер солдатны кулга төшереп, артка озаттык. Үзебез, «телләр»не арткарак алып киткәнче, утыбыз белән икенче төркемнең чигенүен саклый башладык.
Кинәт башым миңгерәп китте, күз алдымда зәңгәрле-яшелле очкыннар чәчелде, мин аңымны югалттым.
V
— Мария Николаевна, карагыз әле, йөзенә кызыллык йөгерә башлады, әнә, әнә күзләрен ача, сулыш алуы җиңеләя, карагыз әле, Мария Николаевна, карагыз әле...
— Күрәм! Димәк, бу егет тә үлемне җиңде. Рәхмәт сезгә, иптәш Хәйруллин. Иптәшегез, командирыгыз өчен каныгызны аямадыгыз,
үзегезгә дә аз булган каныгызны сугышчы иптәшегез өчен бирдегез. Ватан сезне онытмаячак.
— Мин кайда? Мария Николаевна кем соң ул? Нинди Хәйруллин? Нинди кан? Кем каны? Нәрсәгә кирәк булды икән бу кан?.. — мин әнә шундый сораулар белән аңыма килә башлаган идем, колагыма хатын-кызлар тавышы ишетелде. Күз кабакларыма икешәр потлы гер асканнармыни, шундый авырлар, шундый авырлар. Мин, кыенлык белән булса да, күзләремне ачам. Башта берни дә күрмим. Күз алдыма аксыл томан, томан... томан йөзә, бара-бара томан сыегая башлый, ниндидер шәүләләр. Алар йөзәләр. Ул шәүләләрнең күләмнәре үзгәрә, алар кеше кыяфәтенә керәләр. Мин күзләремне ныгырак ачарга маташам. Кинәт, томан да, шәүләләр дә югалалар.
— Хәлегез ничек, авыру? — дигән ягымлы хатын-кыз тавышы ишетәм мин. Күзләремне шул тавыш ишетелгән якка юнәлтәм.
— Кайда мин?
— Бездә, госпитальдә!
Мин үзем белән сөйләшүчегә күз төшерәм. Урта буйлы, 25-26 яшьләр тирәсендәге хатын врач, медицина капитаны, елмаеп миңа карап тора. Аның янында яшь кенә медсестра. Ул да миңа карап елмая.
— Якташ, нихәл дим? — Врачиын артындарак, ак халат кигән, шадрарак йөзле берәү басып тора.
— Нихәл дим, якташ.
— Син кем?
— Харрас бит мин, якташ, танымыйсыңмыни?
Кем ул, Харрас, кайда күрдем соң мин бу ягымлы йөзне, бу тавышны кайда ишеттем мин? Уйларга, искә төшерергә тырышам, тик мием эшләми, күз кабакларым авыраеп йомылалар... йөрәгемнең тибүе акырынлана, мин үземдә гаҗәп бер төрле тәмле хәлсезлек сизәм, йокым килә, бик йокым килә.
— Йокла улым, йокла... син бит арып кайттың, йокла йөрәк җимешем...—дип, моннан күп еллар элек үлгән әнкәм күз алдыма килеп баса.
— Йоклыйм, әнием, йоклыйм... — дим мин. Әнием, бөгелеп, тамырлары бүртеп чыккан куллары белән таралган чәчләремне рәтли, маңгаемнан үбә...
— Йокла улым, йокла...
— Бер кубик канфара,—дигән аваз ишетелеп кала. Хәлсезлек, гаять тирән йокы мине йотарга маташа. Ниндидер йомшак, җылы куллар минем сул кулымның тамырын капшыйлар. Мин тирән чокырга табан бик җиңеллек белән очам. Шәүләләр, шәүләләр... Сул беләгемне, чәнчеп умарта корты тешләгәндәй, нәрсәдер әчеттерә.
Сулышым тагын да җиңел.
— 4 нче, орденопосецлар палатасына илтегез, — дигән әлеге ягымлы тавышны тагын да ишетәм мин. Куллар мине кочаклап күгәреп алалар. Йомшак кына итеп тагын да нәрсәгәдер салалар. Мин күрмим, күземне ачарга теләмим. Салмак кына чайкалып каядыр бару миңа рәхәт кебек тоела. Самолеттамы очам, әллә Идел өстендә пароходтамы йзәм — белмим...
Күземне ачканда мин үземне аппак стеналы палата эчендә күрдем. Ишек кырыенда сыек кына ут яна. Мин тирә-ягымны күзәтәм. Миннән уңъякта бер кровать, сулда тагын бер кровать, тик аның кешесе юк. Ишек янында тагын ике кровать. Уң ягым бик каты сызлый, башым үтереп чатный, аягымны кузгатырга телим, кузгата алмыйм. Иреннәрем кипкән, авыз тәмсезләнгән, бик эчәсем килә. Мин:
— Сестра, сестра!.. — дип хәлсез тавыш белән әйдәшәм. Ишек ачылып әлеге ак халат кигән шадрарак, йөзле егет килеп керә.
— Нихәл, якташ? Нәрсә кирәк? — ди ул.
— С-у... су... — дим мин. Ул уртада торган өстәл өстендәге графиннан стаканга салкын су салып бирә. Мин, туймастай булып, эчәм.
— Мин сине кайда күрдем? — дим мин аңа.
— Йокла, якташ, йокла. Иртәгә сөйләшербез. Хәзер ярамый. Монда да бит дисциплина бар, — дип, ул баш очымдагы мендәрләрне рәтләп чыгып китә.
Мин үткәннәрне искә төшерергә тырышам.
VI
Харрас... Бу исем искә төшү белән, мин окоп борылма сыйда бер ялгызы җырлап утырган солдатны күз алдыма китердем. Хәзер ак халат кигән, миңа су биргән его җырчы Харрас түгел идеме соң? Әйе, нәкъ үзе иде шул.
— Ә мин соң ничек монда килеп эләктем? — дип уйладым мин. Бар булган уйларымны тупларга тырыштым. Ничек итеп разведкага баруым, дошманның алдынгы төркеменә якын ук килеп һөҗүм ясавыбыз, ике немецны кулга төшерү, атышып чигенү... Ә аннан...
Аннан соң минем янымда ук авыр бер нәрсә шартлый, зәңгәрле-яшелле очкыннар оча... Ак халатлы врач...
Таң атып, яктыра башлады, палатага килеп кереп тәрәзә пәрдәләрен күтәрде. Тумбочкалардагы салфеткаларны какты, идәнне себереп, тәрәзә алларын дымлы чүпрәк белән сертеп алды.
Уң яктагы күршем уянды да, мендәр астыннан кул сәгатен алып карады.
— Нихәл, Надя? Яңа авыруның хәле ничек? — дип сорады.
— Яхшы булса кирәк. Бүген төннә санитардан су сорап алып эчкән, сөйләшкән, — дип, миңа карады.
— Атнадан артык иссез ятты бит ул, — диде күршем.
Берәм-берәм башкалар да уяна башладылар.
Ефәк чәчләре өстенә ак марлядән матур итен яулык бәйләгән, 18-19 яшьләр тирәсендәге көләч йөзле нәүбәтче сестра да палатага килеп керде.
— Хәерле иртә, иптәшләр!
— Хәерле иртә, хәерле иртә, Маруся!
— Я, ничек йокладыгыз соң?
Палатада бердәм шау-шу күтәрелде. Кайсы үзенең начар йоклавыннан, кайберсе авыртынуыннан зарлана башлады. Маруся, үзенең тезелеп торган ак тешләрен күрсәтеп, сөйкемле генә елмайды, кулындагы термометрларны авыруларның култык астына кыстыра башлады. Мин, күземне яртылаш йомган хәлдә, тыныч кына күзәтеп ятам. Маруся минем яныма килде. Үзенең кечкепә, нәфис кулы белән минем маңлаемны капшады.
— Бүген температурасы җиңел,—дигән Марусяның ягымлы тавышы минем колак төбемдә үк ишетелеп китте. Ул бик саклык белән минем сул кулымны күтәреп, култык астыма термометр куйды. Мин бу музыканы ягымлы тавышны күземне йомган килеш тагын бер мәртәбә ишетергә теләсәм дә, булдыра алмадым. Күзләрем ихтыярсыздан ачылдылар. Миләүшә чәчкәсенә охшаган, саф зәңгәр күзләр миңа текәлеп карап торалар иде.
— Хәлегез ничек?
— Рәхмәт, бераз җиңеләйгән кебек, тик башым гына тубал кебек, тоела.
— Зарар юк. Хәзер йөзегездә дә кызыллык бар, — диде Маруся.
Кроватьтагылар күтәрелеп миңа карадылар. Маруся, минем башымны саклык белән генә күтәреп, мендәрләремне рәтләде дә, үзенең кечкенә генә куллары белән битемнән өеп куйды.
— Терелегез, тизрәк терелегез.
Аның ягымлы итеп елмаюы, миңа — каты яралы ватан сугышы солдатына булган йомшак могамәләсе доктор даруыннан да шифалырак тоелды. Белмим, нәрсәгәдер минем күзләр яшьләнделәр. Текәлеп карагай зәңгәр күзләр тагын көлемсерәделәр.
— Тынычланыгыз, куркыныч үтте инде, — диде ул.
— Сезнең исән калуыгызга менә бу Хәйруллин иптәш сәбәпче булды. Сезне безгә китергән көнне яралылар күп иде. Концентрат кан бездә бетеп калды. Сезнең кан группагыз аерым булганга күрә сезнең группага охшашлы канлы кешене табуы читенрәк булды. Менә шунда Хәйруллин иптәш очрады. Ул безгә үз аягы белән килде. Терсәктән югары сул кулының йомшак итеп пуля тишеп үткән иде. Ул сине күрү белән яныңнан китмәде. Сиңа эндәшә, канга буялган чәчләреннән сыйпый, күз яше белән сиңа тилмереп карап тора иде. Без синең белән аның арасыпда ниндидер бер мөнәсәбәт барлыгын белдек. Безнең пошынганны, борчылганны күрде ул.
— Хәле авырмы әллә, доктор җаным? — диде. Мин:
— Бик җиңелдән түгел шул, бик күп кан югалткан. Аңар кирәкле кан бездә бетеп калды, әгәр дә кирәкле группа канны тапмасак, белмим...
— Үләме? — дип сорап куйды.
— Әйе! — дидем мин. Чөнки синең язмышың кыя өстендә тора иде. Ул минем кулларыма ябышты, күзләрен яшьләндереп миңа текәлеп карады:
— Доктор, җаный доктор, бәлки минем каным ярар аңарга, алыгыз да бирегез минем канны. Ул бит минем якташ, разведчик, командир, — дип сулкылдый башлады.
— Кан синең үзеңдә дә аз бит, Хәйруллин.
— Булсын, аз булсын, барыбер, мин табармын, ә аңар бирергә кирәк, — диде ул. Без анализ ясадык. Синең бәхеткә каршы, кан группагыз бер туры килде. Менә беренче нәүбәттә без сине аның каны белән коткарып калдык. Ә аннан соң инде тылдан концентрат кан килгәч без сиңа концентрат кан җибәрдек.
Әгәр дә без аннан, кан алмасак, ул бер-ике атнадан терелеп чыгарга тиеш иде. Хәзер аның да каны ким, шуңар күрә давалыйбыз, яхшы ашатабыз үзен...
— Мария Николаевна, иптәш врач, иптәш капитан... сезгә зур үтенечем бар...
— Нинди үтенеч, — дип көлемсерәде врач.
— Әгәр дә мөмкин булса. Хәйруллинны мин терелгәнче калдырсагыз икән, — дидем мин, тотлыгып. Врачның көлемсерәгән күзләренә карадым.
— Без аны болан да калдырырга уйладык. Ул. бвк яхшы санитар. Яралылар аңардан бар да риза. — диде врач. Минем күңелем тулды. Мария Николаевнаның ике кулын, йөзләрчә яралыларны тормышка кайтарган кулларын, иренемә китергәнемне сизми дә калдым.
— Рәхмәт сезгә, рәхмәт, Мария Николаевна...
— Зарар юк, — диде ул көлемсерәп — тизрәк терелегез, — дип йомшак исәпләшеп башка авырулар янына китте.
Харрасның миңа карата булган олы җанлылыгын ишеткәч, ул миңа бик, бик якын булды. Мин аңар рәхмәтләр әйттем, үземнең «кандаш энем» дип атап йөрттем мин аны. Шуңар күрә күп вакытларыбызны без бергә үткәрә, сөйләшә, серләшә торган идек. Врачлар безнең чып-чыннан дуслыкны күреп безнең бергә булуыбызга каршылык күрсәтмиләр, киресенчә, бу дуслыкның минем тиз арада сәламәтләнә башлавыма ярдәм иткәнлеген күреп. Харрасны үзләре минем яныма җибәрә торган булдылар.
VIII
Яз кояшы үзенең җылы, якты нурлары белән җир өстен сөя. иркәли. Көн гаять дәрәҗәдә матур. Госпиталь бакчасында үсеп утырган өрек, чия агачлары аппак чәчәккә күмелгәннәр. Минем кебек үзе йөри алмаган яралыларны күчереп йөртелә торган койкалар белән шул чәчәкле агачлар астына чыгарып урнаштырганнар. Мин дә бер агач төбендә ятам. Янымда Харрас, ул сөйли, мин тыңлыйм.
Разведкага чыгар алдыннан аның белән очрашуыбыз, аның җыры, Гөлнар, «Кычыткан тавыгы» турында сөйләгәннәре искә төште.
— Син милем хәзер «кандаш энем» булдың, моннан соң мин сине энем дип сөячәкмен. Син дә мине Сталинград фронтында үлеп калган абзац урынына күр! — дип мин аның маңгаеннап үптем. Шуннан бирле ул миңа «абзый» дип эпдәшә башлады. Бер көнне мин апардап Гөлпар беләп булган хәлләрне сөйләп бирүен үтендем.
Харрас кеткелдәп көлде дә:
— Әгәр барсын да сөйләсәм, көлә-көлә эчләрең катыр, ә миңа көләргә ярамый, абзый, — диде.
— Сөйлә, сөйлә. Әле көндезге ашка кадәр берничә сәгать вакыт бар, — дидем мин.
— Ярый, алайса тыңла, — ул урыныннан минем баш очынарак китереп утырды да, чәчәкле агачларга карап бераз торгач, сүзгә кереште:
— Мин, абзый, укуны отличныйга бетердем. Мине райзо ферма мөдире итеп башка бер колхозга җибәрергә уйлаган иде. Тик безнең колхоз председателе, «юк, без аны бирмибез, үзебез укыттык, үзебездә эшләсен, андый эшлекле егетне без бирәбезме соң?» дип райзо белән тарткалаша торгач, үз тарантасына утыртты да, мине авылга алып та китте.
Безнең ферманың әйтеп тә торырлыгы юк иде, абзый, мөдире Гыйлаҗи карт булгач, ничек ферма булсын инде. Ул малларны үзенчә, искечә бага торган иде. Менәтерәк, без авылга кайткач, икенче көнне үк җыен булды. Яз иде бугай, безнекеләр тырмага чыккан иделәр. Кич белән җыенда председатель мине ферма мөдире итеп куярга кирәк, дип җыенга белдерде.
Җыенда шау-шу күтәрелде. Кайберәүләр: «Аңардан нинди мөдир булсын ди, әкәмәт. Борып җелеге кипмәгән бит әле аның. Тавык ите ярата бит ул» дип көлештеләр. Председатель Мирсәй абый да, комсомоллар да: «Нәрсә дип без аны укыттык!» диделәр. Миңа каршы килгәннәрнең сүзе аска калды. Mинe ферма мөдире итеп сайладылар. Икенче көнне мин фермадагы малларны, тавыкларны акт белән алдым. И, абзый, маллар арык, сыерлар сөт бирми, тавыкларның йомыркалары бер генә дә юк иде шул.
Мин бер-ике көн буена сыер савучыларның, мал багучыларның, тавык асраучыларның ничек итеп эшләгәннәрен күзәтеп йөрдем. Аларның эшләре «миннән киткәнче — иясенә җиткәнче» иде, абзыкай, шуннан мин тоттым да председательгә киттем.
— Мирсәй абзый, мин әйтәм, Ферма — ферма, түгел, начар хуҗаның дуңгыз абзары, мин әйтәм. Кайбер карчык-корчыкларны яшьләр белән алмаштырырга кирәк. Мин курста алган гыйлемгә каршы хәзерге ферма, дим.
Мирсәй абзый көлемсерәде.
— Синнән рәт чыгар кебек күренә, энем. Ярый, мин уйлап карармын,—диде ул. Ахырысы комсомол секретаре белән сөйләшкән булса кирәк, шул көнне комсомол Галәү фермага килеп,
— Кич белән комсомоллар җыены була, Харрас. Син доклад ясыйсың, — диде. Доклад дигән сүзне ишеткәч тә минем чәчләр үрә торды.
Кич булды. Мин мәктәпкә киттем. Мәктәп
эче комсомолецлар белән тулган иде. Озак та үтмәде, Мирсәй абзый да килеп керде. Ул килү белән Галәү җыенны ачты. Председатель итеп Мирсәй абзыйны сайладылар. Коммунист кеше ул. Мирсәй абзый көн тәртибен әйткәч:
— Я, энем Харрас, әйтеп бир. Фермада нәрсә җитми? Нинди яралыклар кертергә кирәк? Үз телең белән әйтеп бир, — дип миңа сүз бирде.
Каһәрен, Гөлнар җапый, үч иткән күк, минем алдымда елмаеп утыра.
— Чукынып кит, мип әйтәм, барыбер сөйлим, доклад сөйлим! — дип сүзгә башладым:
— Иптәшләр, сез мине менәтерәк гыйлем булсын, бу «Кычыткан тавыгы» кеше булсын дип укырга җибәрдегез. Менә мин сарык, сыер, тавык гыйлемен белеп кайттым... Гөлнар елмаеп утыра, минем гыйшык хаты язганымны хәзер тагын сөйләр төсле, ә мин каушамаска тырышам һәм нәрсә кирәк, бөтенесен сөйләдем. Комсомол җыены соң бетте. Авылга кайткач, Гөлнар җаныйны беренче күрүем иде. Ул ишектән чыккан вакытта беләгемнән чеметеп, елмайган килеш әкрен генә:
— Нихәл, Шиншала нәселе! — диде. «Вот каһәр» дидем мин эчемнән. Җавап кайтармадым.
— Менә шулай, абзыкай. Мин — «кычыткан тавыгы» — бозаулар патшасыннан начальникка әйләндем. Колхоз правлениесе комсомолның соравына каршы килмәде. Гөлнар баш савучы. Нәсимә тавыклар багучы булып билгеләнде. Комсомолецлар эштәп кайту белән Мансур кулак сараен рәтләргә керештеләр.
Эшнең кызу вакыты булуына карамастан,
колхоз правлениесе карт-корылардан бер звено төзеп ярдәмгә бирде. 3-4 көн дигәндә тавыкларга менә дигән өй салдык. Йомырка сала торган оялары аерым, куначалы, тәрәзәле якты өй. Бер бүлмәне утырган тавыклар өчен аердык. Өй янында чебиле тавыклар өчен иске читәннәр белән коршап мәйдан ясадык. Нәсимә, апа үрдәк кебек чайкалып, иртәдән кичкә кадәр шул тавыклар белән булыша. Кыртлаган тавыкларны йомыркага утырта, кайсы тавык кай көнне йомырка салганын аерым дәфтәргә яза бара иде. Син күр дә, мин күр, абзыкай, ай ярым да вакыт үтмәде, инкубатордан алып кайткан «лигорный» порода йомыркалардан чебешләр дә бәреп чыктылар.
Бер көнне Мирсәй абзый Фермага килде:
— Харрас энем, — ди ул. — Элек тавыкларга амбардан бер-бер ярым центнер җибәрә идек, анда да Гыйлаҗи карт «җим җитми, тавыклар ач» дип килә иде, ә бу айда син бары 70 килограм җим алдың, анда да синең тавыклар көр. Йомырка планын да 60 процентка үтәдек. Ничек аңларга кирәк соң моны, — диде.
— Гыйлем, Мирсәй абзый, гыйлем, — мин әйтәм.
— Әйдә, эшлә, яхшы эшләсәң, киләсе елга Мәскәүгә выставкага җибәрербез үзеңне, — диде Мирсәй абзый.
Гөлнар җаный баш савучы булган көннән үк сыер сава белмәүче карчыкларны пешерә башлады. Их, абзыкай, син күрсәң иде, җаныкайны, иртә белән таңнан килә. Шалкан кебек симез ак беләкләрен сабынлап юа, алдына алъяпкыч ябып, яулыгын артка кайтарып бәйли, үзенә тигән сыерларның имчәкләрен җылы су белән юып, аппак тастымал белән корыта, аннан соң аз гына майлап сава башлый. Күзләре үткер җанкайның, әгәр дә берәр карчык аныңчарак эшләмәсә, ул аны өйрәтергә өлгерә.
Эш вакытында Гөлнар мине күрми. Күрсә дә, күрмәгәнгә салыша. Эшен бетердеме, алъяпкычын салып ташлап, әгәр дә башка берәүләр булмаса, күзен кысып, мине үрти торган иде:
— Харрас, әледәме син миңа бик гыйшык, ә?!
IX
Бер көнне Мирсәй абзый мине чакырып алды.
— Менә Харрас, райзодан кәгазь килде. Безнең сорау буенча нәселле үгез бирәләр. Мин чеккә кул куйдым. Гөлнарны ал да, районга барып сайлап алып кайтыгыз, — диде.
Җирән айгырны җигеп, парлашып тарантаска утырдык. Колхоз счетоводы Таһир безгә чекне биргәндә көлә башлаган иде:
— Телеңне кыска тот, малай актыгы, юкса өзеп алырмын, — дидем. Ул тагын катырак кычкырып көлде дә, Гөлнарга күз кысып, колхоз правлениесенә керен китте. Гөлнар да җавапсыз калмады. Таһирга карап елмайды, каш сикертеп куйды.
Таһир белән Гөлпар җаныйның элек йөргәннәрен үз күзем беләп күргән идем. Tahир ул минем кебек хәчтерүш түгел, матур бит уртасы уелып тора, кызыл чырайлы егет иде, — абзыкай. Шуңар күрә бүген Гөлнар җаный каш сикертеп Таһирга елмайганын күргәч тә, әй ачуым килде дә соң! «Тукта, мин әйтәм тукта. Харрас белән күп булышсаң, мин сиңа күрсәтермен әле».
Бу Гөлнар, мин әйтәм, мине юл буенча
ирештереп барыр инде дим. Шуннан басу капкасын чыгуым булды, камчыны сызгыртып җирән айгырның сыртына салган идем, айгыр дөлдел кошы кебек очты гына бит, малай.
— Нигә атны алай куасың? — ди Гөлнар җаный.
Банкага соңармыйк, мин әйтәм. Ә үзем дилбегәне кысып тотып алып «әйдә, җан кисәк» — дип айгырга көч бирәм. Юл такыр, тигез. Күз ачып-йомган арада, районга барып җиткәнне сизми дә калдык.
Райзога кердек, аннан кәгазь алып банкага киттек, мин чекне бирдем дә. аннан янә кәгазь алып, райзога килдек. Зоотехник Алексеев дигән кеше безне кәнүшнигә алып китте. Абзыкаем, ни күзем белән күрим, менә дигән өн биеклегендәге үгезләр. Аждаһа кебек пошкырып, мөнгерәп торалар. Валлаһи дим, бер-берсе безнең үгезләрдән 2-3 тапкыр зур. Гөлнар җаныйга кырып гына карап куям, аның авызы гына түгел, күзләре дә көлә, бит урталары кызарып пешеп чыктылар. Аның да мондый үгезләрне күргәне юк бит.
Алексеев:
— Тюбуел сайлагыз, хаклары бер аларның, - ди.
— Сайла, мин әйтәм, Гөлнар!
Гөлнар Алексеевтан оялгансыман:
— Белмим бит мин. Харрас, син бит курста гыйлем алган кеше, үзең сайла. Сиңа ошаган, мина да ошар инде, — ди.
— Әһә, — мин әйтәм эчемнән, — Харрас кирәк булдымыни хәзер. Кирәк булыр шул... — дип үземнең үгезләр гыйлемен яхшы белгәнлегемне Гөлнарга гына түгел, Алексеевка да күрсәтер өчен, үгезләрне карый башлыйм. Элек, бер үгезне карадым. Тешләрен санадым, мөгезен тикшердем, сыртына кул салдым, койрыгыннан тарттым, күзенә өрдем дә, икенче үгезгә күчтем.
— Монысы бик шәпләрдән түгел, — мин әйтәм.
— Кара, кара башкаларны кара, — ди Алексеев.
Мин икенче үгезне дә карап беттем, тик койрыгыннан гына тартып карыйсы калды. Шуннан мин үгезнең артына ук якын килдем дә, койрыгыннан тартуым гына булды, ул мине мыскыллап та өлгерде. Шул үгездән дә яхшысы юк, без аны тәртә янына тагын әкрен генә юлга чыктык.
— Хәзер, мин әйтәм, бу үгез белән айгырны юрттырып булмый, ә Гөлнар җаный мине кайтып җиткәнче үртәр инде,—дим эчтән генә.
Байтак җир бер-беребезгә сүз кушмый бардык. Бер вакыт Гөлнар кычкырып кплеп җибәрде.
— Харрас!
— Әү, — дим мин.
— Кайткач, синең ничек, үгез сайлаганыңны егетләргә сөйләп эчләрен катырганчы бер көлдерәм әле мин, — ди.
— Әйдә инде, әйдә мыскылла инде, мин әйтәм, элек Кычыткан тавыгы дип ат кушсалар, хәзер «Үгез Харрас» диярләр, мин әйтәм.
Ул тагын кычкырып көлә, җавап кайтармый. Тагын бер-ике чакырым акырын гына атлатып барабыз. Җирән айгыр башын кынгырайтып, колакларын шомартып, «бу нинди әкәмәт мал икән?» дигәнсыман үгезгә карап куя. Үгез Гөлнар утырган як тәртәгә бәйләнгән, ул, Мөдәррис Нәсимәсе сыман, бер яктан бер якка чайкалып атлый.
— Гөлнарый!..
Ул эндәшми.
— Гөлнарый җан! — дим мин.
— Нәрсә! Әллә гыйшкың турында сөйлисеңме, — ди бу миңа.
— Аннан сиңа ни файда, син бит барыбер миңа гыйшык түгел, — дим мин. Гөлнар көлә һәм:
— Әгәр дә мин, сиңа гыйшык булсам, нишләр идең, Харрас! — ди.
Мин үз колакларыма үзем ышанмыйм.
— Синеме, Гөлнар җаный, гыйшык булсаңмы? Миңамы?
— Әйе, сиңа! — ди ул.
— Әй, җаный, әгәр син миңа гыйшык булсаңмы? Белер идем мпп нишләргә! Үзеңне урынга утыртмас идем. Үзеңне учыма гына утыртып йөрер идем. Мин сине, җаный, көн саен майлы карабодай боткасы гына ашатып тотар идем. Гөлнар җаный, их Гөлнар җаный, мин бит сине уйлап тилмерәм, ашаганым — аш түгел, эчкәнем — су түгел. Әгәр бит бергә булсак... Киләсе елга Мәскәүгә парлашып выставкага барыр идек... Һәм киттем мин хыял сөйләп, киттем хыял сөйләп...
— Их, Харрас, Харрас, әкият кебек матур итеп сөйлисең. Сине тыңлаганда җаннар рәхәтләнеп китә. Җитмәсә, син җырлый башласаң, үзең әйтмешли, бавыр җилекләренә кадәр барыл кытыклый, үземнең җырлыйсым да, елыйсым да килә. Син тагын фермада да яхшы эшлисең. Әле, менәтерәк, Мәскәүне сөйләгәч, җаннарым оеп китте. Мәскәүне, Сталин бабайның үзен барып күргәндәй сөйлисең бит.
Тик, Харрас җаный, хәтереңә авыр алма, мин сиңа гыйшык булганым юк,—диде Гөлнар.
— Беләм, Гөлнар җаный, беләм мине, ирештергәнеңне дә беләм, миңа гыйшык булмыйча Таһирга гыйшык тотканыңны да беләм. Нишлисең бит, ятим кеше булып үстек без. Таһир кебек матур түгел. Таһир кебек, әти-әни кулында тәрбияләнеп үсмәдек шул без. Ярый инде, хәерле булсын, гыйшык булмасаң нишлисең бит инде.
Гөлнар җаный башын аска салып, аскы крепеп тешләп утыра иде. Минем күңелем туып китте. Җырлый башладым.
Бакчадагы алманы
Берәү дә алмый, пешмәсә.
Кеше хәлен кеше белми
Үз башына төшмәсә.
Мин авылга кайтып җиткәнче җырладым. Караңгы төшкәндә авылга кайтып җиттек. Ферма янында мин атны туктаттым. Гөлпар тарантастан төшә-төшо:
— Харрас җаный, рәнҗемә миңа!—диде дә, шәп-шәп атлап өенә китте. Мил аның артыннан:
— Юк, юк, Гөлнар җаный, рәнҗемим, — дидем. Күзләремә яшьләр килеп тыгылды...
Харрас шушы җирдә «уф» дип авыр гына көрсенеп куйды да, сүздән туктап, уйга чумды...