И. А. КРЫЛОВ МӘСӘЛЛӘРЕ
☆
ФИЛ ҺӘМ ӘНЧЕК
Күрсәтергә теләп ахры бер тамаша,
Филне алып кпттеләр урам аша.
Халык аны урап алган тирә-яннан,
Чөнки Филләр безнең якта сирәк хайван.
Әллә кайдан килеп чыга шунда Әнчек,
Филне күреп өрә башлый ул бәйләнчек.
Сикергәли һәм ырылдый бик дәртләнеп,
Фил белән сугышырга гайрәтләнеп.
— «Хур булма!» —дип бер эт аңар бирә киңәш:
«Сиңамы соң булырга Филгә тиңдәш.
Күр ничек карлыктың син, ә ул һаман,
Өрүеңә исе китми һичбер ничек,
Тыныч кына атлап бара алга табан».
— «Эт, эх! — дип җавап бирде аңар Әнчек:
«Шулай килеп чыгуы бигрәк әйбәт.
Сугышмый да мин казандым шундый шөһрәт.
Минем хакта сөйләр инде хәзер бары,
Менә кем, дип, сугышның дип, зур чукмары.
Этләр әйтер: «Ай, Әнчек!» — дип мине күргәч,
«Көчле икән, Филгә каршы шулай өргәч!»
КРЕСТЬЯН ҺӘМ ЕЛАН
Крестьянның өенә елан килгән.
— «Дусларча яшик инде, күрше!» —дигән.
«Миннән хәзер сакланырга кирәкми һич.
Мин бөтенләй үзгәрдем, күрәсең ич.
Быел язын алмаштырдым тиремне дә,
Ләкин мужик ул сүзләргә бер төрле дә
Ышанмыйча, кулына балта алган:
— «Тирең яңа булса да, синең җаның
Һәм йөрәгең үзгәрмичә шулай калган!» —
Дип әйткән дә, башын чапкан ул еланның!
ТЫЧКАН БЕЛӘН КҮСЕ
«Ишеттеңме, күрше, бер хәбәр?» —
Дип туктаткан Тычкан Күсене:
— «Арысланның тырнагына, диләр,
Эләккән, диләр, безнең песине!»
— «Син куанма андый юкбарга!» —
Дип әйткән, ди Күсе Тычканга:
«Һәм бәйләмә өмет шулай ук».
ӘТӘЧ ҺӘМ ЭНҖЕ БӨРТЕГЕ
Актарып йөргән чакта тирес төбен,
Әтәч табып алган бер
Энҗе бөртеген һәм әйткән, ди:
— «Нинди эшкә бу ярасын?
Күрмим моның һичбер төрле мин файдасын.
Җүләр генә күрә аны шундый кыйбат.
Ә мин исә гади арпа орлыгына
Күберәк шат һәм канәгать Туклыгына».
Надан кеше ацламаса берәр эшне,
Хөкем итә нәкъ менә шул әтәч төсле.
Эш терәлә икән тырнакка,
Арысланга үлем ул чакта:
«Песидән дә көчле хайван юк!»
Күргәнем бар минем: әгәр дә
Өркә икән куркак берәүдән,
Карыйдыр дип уйлый аңарга
Бөтен дөнья шундый күз белән.