И. А. КРЫЛОВ
(Үлүенә 100 ел тулу уңае белән)
Һәрбер бөек әдәбият, барыннан да элек, үзенең күп кырлы булуы белән характерлы. Халык рухын чагылдыручы һәм үз нәүбәтендә шушы рухны тәрбияләүче, үстерүче буларак, бөек рус әдәбияты, кыйммәтле кристалл ташы кебек, якты, саф һәм күп кырлы. Аның үзенчә ялтыраучы бер кыры — Иван Андреевич Крылов. Бер караганда бик гади нәрсәләрдән — җәнлекләр, йорт хайваннары, ерткыч хайваннар тормышыннан материал алып мәсәлләр язучы И. А. Крылов, чынлыкта, җәмгыять тормышының иң тирән катлауларына үтеп керә торган итеп, халык ихтыяҗының иң әһәмиятле якларына кагылып, шулар турында кайгыртып язды. Шунлыктан аның мәсәлләре, мәсәл жанры эченә генә сыеп калмыйча, Гоголь әйткәнчә, «халык зирәклегенең китабы»на әйләнделәр.
Крылов иҗатын һәм Крыловның үзен характерлый торган төп күрсәткеч — халыкчанлык.
Нәрсәләрдә чагылды соң бу? Бу, барыннан да элек, халыкны кызыксындырган, борчыган һәм халык моңына әйләнгән зур иҗтимагый мәсьәләләрне халыкның аңына тиз җитә торган үтемле формада яза белүдә, халыкның әдәбиятына, теленә, аның уйлау, хис итү хасиятләренә чын йөрәктән хөрмәт саклап иҗат итүдә. Пушкин аны «безнең иң халыкчан шагыйребез» дип атады.
Крылов әсәрләренең телен алып карыйк. Ничаклы гадилек, халыкча самимилек, шуклык, йомшак җәеп каты утырту бар анда! Бу яктан ул яңа рус әдәбиятына, Пушкин, Лермонтов, Тургенев әдәбиятына нигез ташы салучыларның берсе.
Идея-фәлсәфи яктан И. А. Крылов азатлык һәм демократик идеяләрне күтәреп чыгучы рус мәгърифәтчеләре Радищевлар, декабристлар позициясендә торды. Ул үзенең бөтен гомере һәм иҗаты буенча халыкка, бигрәк тә крестьян халкына күкрәгендә кайнар мәхәббәт, ә халык белән исәпләшмәүче патша чиновникларына, түрәләргә һәм түрәчелек идеяләренә карата нәфрәт саклап килде. «Җанварларга килгән үләт» дигән әсәрендә Крылов халык канын имеп көн күрүче патша чиновникларына, түрәләргә һәм аларның төрле төстәге ялчыларына, ачыктан-ачык кизәнү ясап, бөтен бәхетсезлеккә сәбәпче булуларына карамастан, аларның бер читтә исән-сау калуларына ачынып, ә менә ачлык елны «бер кешенең печәненнән рөхсәтсез бер уч кына печән» алып ашавы өчен бичара үгезнең корбан итеп чалынуын кызганып яза һәм, кыйссадан-хыйсса чыгарып, мәсәлнең ахырында ясалган нәтиҗәсендә:
«Печән түгел кешеләрне ашаганнар —
Усаллар ошбу эштән сау калдылар» ди.
Үз ана телләренә җирәнеп, ә күршеләренә колларча кызыгып караучы дворян калдыкларына И. А. Крылов, үзенен ачулы сатирасын яудырып, аларны халык алдында фаш итте, рус теленең Нәфасәткә һәм логик байлыкка ия булган мөкәммәл бер тел икәнлеген әсәрләрендә күрсәтеп бирде.
Һәм халыкка, аның теленә, гадәт-җолаларына чын ихтирам белән караганлыгы өчен, хезмәт иясе массаларының — крестьяннарның интегүләренә карата иҗаты аша йөрәк авазу һәм хәсрәтне бүлешү сүзе ишеттергәне өчен дә шул сизгер җанлы рус халкы И. А. Крыловны бик тиз арада үзенеке итеп танып ала, аңа үзенең моңын уртаклашучы итеп карый, И. А. Крыловның әсәрләре масса арасына күп-күп тираж белән тарала башлый. Шулай ук аның мәсәлләре чит телләргә тәрҗемә ителеп, чит ил халыклары арасында да үзенә җылы караш таба. Үзе исән чакта ук халыкка иң нык таралган, аерым гыйбарәләре, үткен сүзләре телдән-телгә күчеп йөргән, рус культурасының казанышына әйләнгән бөек рус шагыйрьләренең берсе, әлбәттә, И. А. Крылов була.
И. А. Крылов, рус халкы өчен гаять зур прогрессив роль уйнавы белән бергә, рус әдәбиятына гына сыеп кала алмый. Әйткәнебезчә, ул үзе исән чакта ук көнбатыш Европа телләренә тәрҗемә ителә башлап, рус язучыларыннан беренче буларак, дөнья күләмендә данга ирешкән шагыйрь исәпләнә. И. А. Крыловның тагын бер бөек әһәмияте — ул үзенең иҗаты белән Россиядә яшәүче башка халыкларның әдәбиятларына бик көчле уңай йогынты ясый. Профессор И. Кусикьян И. А. Крылов мәсәлләренең әрмән теленә тәрҗемә ителә башлануы узган йөзнең 30 нчы елларына ук туры килгәнлекне яза. И. А. Крыловның үткен юморы, халыкча нлыгы башка халыкларның милли әдәбиятына да көчле тәэсир итә.
Безнең татар әдәбияты үзенең үсеш тарихында И. А. Крылов иҗатыннан бик көчле мәгънәви азык алып үсә. Крылов әсәрләренең татарчага тәрҗемә ителә башлавы узган йөзнең соңгы яртысына. 1872 нче елларга туры килә. Шул елда басылып чыккан «Белек» исемле китапта Крылов мәсәлләреннән «Төлке белән йөзем җимеше», «Күке», «Әтәч», «Сандугач белән сары чыпчык», «Ат белән эт», «Казлар» һәм «Чебеннәр белән Умарта корты» дигән мәсәлләр була. Рус җәмгыяте үрнәгендә кабынып кйткән уяну хәрәкәте һәм аның башында торучылар, үзләренең прогрессив идеяләрен халык массаларына җиткерүдә өлгер һәм үтемле формаларның берсе итеп, Крылов мәсәлләрен сайлап алалар һәм, чынлап та, формасы ягыннан ачык, нәтиҗәләре ягыннан үткен, иҗтимагый әһәмиятле булган ул әсәрләр татар халкында яңару идеяләрен кабызып җибәрүдә көчле очкыннар булып хезмәт итәләр.
Бигрәк тә халык шагыйре Габдулла Тукай, татарның хәзерге әдәби теленең җанлы үрнәген бирүче бу бөек шагыйрь, И. А. Крылов әсәрләрендә үзе өчен күп кенә җан азыгы табып, аны татар җирлегенә карата үзенчә эшкәртеп тәрҗемә итә, алар өстендә эшли. Шул рәвешчә Габдулла Тукай И. А. Крыловның 60 тан артык мәсәлен кыскартып, хикәяләр формасына салып тәрҗемә итә, кайберләрен татардагы иҗтимагый хәрәкәтләргә яраштырып үзенчә эшли һәм аларны җыеп, 1909 нчы елда «Энҗе бөртекләре» дигән исем астында бастырып чыгара. Бу уңай форма аша ул татар халкын яңарырга, дин һәм шәрык фанатизмыннан котылып культуралы булырга, прогресска чакыра.
Татар-башкырт шагыйре Мәҗит Гафури Крылов мәсәлләреннән турыдан- туры файдалануын әйтеп язды.
Әнә шул рәвешчә, И. А. Крыловның иҗаты, йогынтысы һәм әһәмияте ягыннан бер рус әдәбияты белән генә чикләнеп калмыйча, дөнья күләмендәге әһәмияткә ия булган һәм, шул исәптән, көнчыгыш халыкларының культуралары һәм әдәбиятлары формалашуга, үсүгә бик нык тәэсир иткән гаять көчле бер чыганак булып тора.
Шул ук вакытта Крылов мәсәлләре әле бүген дә үзләренең актуальлекләрен югалтмадылар гына түгел, киресенчә, алар яңа яңгырау белән үзләренә игътибар казаналар, халыкның бүгенге эшенә һәм көрәшенә булышулары белән үзләренең тарихи кыйммәтләрен арттыралар. Әгәр И. А. Крылов моннан йөз егерме еллар элек Россия иленә басып кергән илбасар Напольонга карата, патриотик ачу белән кизәнеп, үзенең «Бүре эт абзарында»сын язган икән, бүген без, безнең җиребезне, байлыгыбызны талап алып, үзебезне кол итәргә теләгән Гитлер чирүләренә карата халыкның кабарган ачуын белдереп, И. А. Крылов теле белән:
«Шуңа күрә һәрвакытта гадәтем шул:
Бүреләрнең тунамыйча тиреләрен
Мөмкин түгел алар белән татулашу» дип белдерәбез һәм, әнә шулай итеп, акыллы карт Иван Андреевич Крылов безгә бүреләргә карата безнең нәфрәтле мөнәсәбәтебезне әйтешергә булыша.