Логотип Казан Утлары
Пьеса

ДУСЛАР


Пьеса бер пәрдәдә.
Катнашучылар:
Зифа, сыер савучы.
Ниса, аның сеңлесе, бозаулар караучы.
Катя, Орел ягыннан эвакуацияләнеп килгән терлек үрчетүче кыз.
Җ ә л ә й, фронттан яраланып кайткан егет, зоотехник.
С е р г е й, Җәләйнең партизанлыкта бергә булган иптәше.
Вакыйга Ватан сугышы көннәрендә бер татар авылында бара.
Зифаларның чиста һәм җыйнак өйләре. Яңа гына ут яндырылган вакыт. Җәләй хат укый Зифа белән Н и с а тыңлыйлар.
Җ ә л ә й (укый). «Чокырларны врачлар күз алдында ачтык. Анда имгәтелгән мәетләр. Тереләтә күмелгән сабыйлар. Хәзер алар азат ителгән җир өстендә: «Безнең өчен үч алыгыз!» дигән сыман көнбатышка таба сузылган кулларын күтәреп яталар.
Сергейның исәнлеген әйтеп язган хатыгызны укып бик шатландым. Аның турында тагын да ачыграк белү өчен яныгызга да барып килер идем дә, бер төрле дә мөмкинлегем юк. Әгәр дә булдыра алсагыз, үзегез килеп чыга алмассызмы? Улымны күргәндәй булыр идем. Дусыгыз хакына бәлки тыңларсыз, кадерле егет.
Килерсең дип өметләнеп калучы: Пелагия Федоровна Мирокина».
Менә ничек итеп өзелеп чакыра бит ул, бичара карчык.
Зифа. Барырга кирәк. Карчык кешенең күңеле булыр.
Ниса. Кансызлар! Мондый эшләргә ничек итеп куллары бара икән алар
ның.
Җәләй. Әй, Ниса, Ниса! Монда алар эшләгән кабәхәтлекләрнең тамчысы гына әйтелгән.
Зифа. Менә хәзер үзләренә дә ата-бабаларын таныталар шул инде.
Ниса. Ярый, булды! Минул карчыкның үзен күреп кайтачакмын. Ул газиз карчыкка фермадан бирелгән бозауны да бүләк итеп алып барам.
Зифа. Бик әйбәт! Үз танаң, колхоз үзеңә өстәмә түләү тәртибендә б
ирде. Безнең сыер болай да озакламый бозаулаячак.
Ниса (Җәләйгә). Кромы дигән авыл дисеңме? Әзерлә бүләкләреңне, хатынны адресыңны. Карчык күңлен мин синнән остарак итеп таба белермен.
Җәләй. Менә инде,
нигә минем баруга каршы киләсең? Дядя Кузьманың амәнәтен нигә үземә илтмәскә? Ул мине яралы килеш күтәреп самолет янына кадәр үзе китерде. Менә бу карточканы биреп кат-кат үтенде. «Терелүең беләк әни янына барырга тырыш!» диде.
Хәзер иң җайлы вакыты инде аның. Иван Ива
нычның сәламәтлеге дә начар. Аны сөйрәп йөргәнче аның урынына мин барсам ни була ди?
Н и с а. Карт өчен эчең пошмасын. Мин аны үзем карап алып барам. Киресенчә һавада йөрү файдалырак булыр аңа.
Зифа. Минемчә аны борчуның һич кирәге юк. Җәләйне
ң баруы яхшырак.
Н и с а. Син апа, кирәкмәгәнгә кысылма әле, зинһар. Иван Иваныч ферманың күз карасы ул. Әгәр дә ул тырышмаган булса, мондый авыр елларны терлекләрне кем исән-сау алып чыккан булыр иде? Катяга да аның күп ярдәме тиде. Шулай булгач терлекләрне Орелга үз кулы белән ул илтеп тапшырырга тиеш.
Җәләй. Анысына сүз дә юк... Минем барудан сезгә ни зарар килә? Мин дә бит чит кеше түгел ләбаса фермага?

Н и с а. Без анда кунакка бармыйбыз. Өеребез белән олы кубып йөрисе юк. Бик барасың килсә, без кайткач барып кайтырсың. Иван Иваныч та булмагач, аның урынына монда да күз-колак булырлык кеше калмый. Кыскасы, юкка кыбырсыма, яме! Кая, бир карточкаңны!
Җәләй. Гаҗәп! Нигә каршы киләсеңдер. (Карточканы Нисага биреп.) Бу кешенең нинди кеше икәнен аңламыйсың син, Ниса. Ут егет ул! Безнең анда «Дядя Кузьма» — димәгән сулуыбыз булмады.
Ниса (карточканы карап). Нинди яшь егет! Нигә соң аны алай дядя дип йөртәсез?
Җәләй. Шулай инде. Яшерен партизанлык исеме шулай аның. Белоруссия урманнарының атаклы кешесе инде. Немецларның канына тоз салган, котларын алган кеше.
3 и ф а. Хәзер нишләделәр икән алар? Белоруссия немецлардан тазартылды бит инде?
Җәләй. Мин үзем дә шуны уйлыйм. Ул үлә торган егет түгел. Көн саен күзем газеталарда гына. Геройлар исемлегендә, менә, менә аның исемен дә очыратырмын шикелле... Тик ни өчендер хат язмый. Ул бу булмаган булса язарга тиеш иде. Адресымны алып калган иде юк исә...
Менә беләсе, барасы килә бит, Зифа апа. Бәлки апасы яңа бер-бер нәрсә белә торгандыр. Пленнан бергә качкан, унсигез ай бергә торган иптәшнең хәлен белмичә ничек түзмәк кирәк?
Ниса. Әй, җитәр лә инде! Барырсың, күрерсең, Орел юлына киртә тотмаган. Көн иртәгә генә түгел. Сабыр ит, без барып кайтыйк, аннан соң дүрт ягың кыйбла!
Җәләй. Бу тикле кырт кискән булырсың икән! Мич булмаганга карап кына фермага да ул арада гына берни дә булмас иде булуын... Хәерле булсын... Алайса, карчыкка мин дә бер тәкә биреп җибәрәм, алып барырсыз. Хат та язып китерим.

Н и с а. Бар, бар! Иртәгә иртүк китәсе булса, әйберләреңне безгә кичтән китереп куй. Төнлә синең арттан йөреп булмас.
Җәләй. Мин хәзер. (Чыгып китә.)
Зифа. Бу ни кылануың инде синең? Кешенең кәефе китәр димисең, үз тугызың-тугыз.
Н и с а. Үзем беләм мин! йөрмәсен ачу китереп. Җитте, моңарчы да канга җитәрлек тоз салды. Беләм мин аның нәрсәгә кыбырсуын... Юлда гына булса да тыныч кына барыйм әле бер.
3 и ф а. Катядан көнлисеңме? Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма, әмма бу вәсвәсәң бер генә дә урынлы түгел. Шуны бик яхшы бел. Җәләй шикелле басынкы, акыллы егетне көндез кулыңа ике шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Үзең өчен үлеп тора. Ул уйларыңны башыңнан чыгар, җаным. Җәләй анд
ый егет түгел.
Ниса. Ярар, ярар, адвокатланма! Ул бик теләр иде, тегесе андый түгел. Беләм мин. Катя корырак, Катя! Катя йомшак булса идеме, ул Җәләй дигәнең аның күзенә күптән төтен җибәргән булыр иде.
Зифа. Бөтен ягың килгән, Ниса, әмма бу Җәләй турындагы сүзләреңнең берсенә дә кул куя алмыйм. Яратасың икән, ышана да белергә кирәк.
Н и с а. Яратам, тик аның күңеле миндә генә булуга ышанмыйм.
3 и ф а. Көнләшәсең, димәк?
Н и с а. Анысы да бардыр инде.
Зифа. Культурасызлык галәмәте!
Н и с а. Ярар, син дә берәр егетне сөй дә
, мин культуралы дип көнләшми йөреп кара. Ни булганын күрерсең.
3 и ф а. Мин сөясен сөйгән, күрәсен күргән инде. Шулай да сөйгәнемне кесәмә тыгып йөрмәгән.
Н и с а. Хафаланма, минеке дә кесәгә генә сыярлык түгел. Кесәгә түгел йөрәккә дә сыйдырып булмый әле.
Зифа. Белмим, синең мәхәббәтең генә нинди мәхәббәттер инде ул.
Ниса. Мөгезле мәхәббәт!
Зифа. Бетте. Әйттем исә кайттым. Тик алай артык кырку булып егетеңнән колак кага күрмә, диюем генә. Егет дигән нәрсә җирдә ятмый хәзер, шунысын абайла!
Ниса. Абайлаган — уйлаган. Минем өчен хафаланма. Гыйшкым бик каты ахыры карын ачып китте. Я
, бүген безне ни белән сыйлап озатасың? Итле ботка ахыры. (Иснәнеп.) Сизәм мин!
Зифа. Әйе, беренчесенә щи. Өйрәтте безне Катя русча ашарга. Юк исә без ботканы кайчан чүлмәк белән мичкә куеп пешергән кешеләр инде?
Н и с а. Ә без аны татарча — катык, пәрәмәч, шулпалы бәлеш...
3 и ф а. Анысын арттырма инде, шулпалы бәлешенә үк барып җитеп булмады бугай.
Ниса. Хәер анысын белмим, тик пәрәмәч, өч почмак пешердек. Тутырган тавык ашады...
Зифа. Әх
, тыныч заманнар булып, аны менә чәкчәк, кош телләре, гөбәдияләр пешереп кунак итсәң икән.
Ниса. Сугышы гына бетсен, күчтәнәчкә балга катырган кактөшләргә кадәр илтербез әле.
Зифа. Белмим, сугыштан соң да алай бик иркенләп булмас шикелле. Күпме шәһәр кырылды, күпме авыллар көлгә әйләнде...
Ниса. Анысы билгеле инде. Җиңне хәзердән үк сызганып торырга кирәк. Эштән курыккан юк, апа
, без аның белән бер тумаган. Эш үзе куаныч ул! Без эшләп яшәргә күнеккән инде. Минемчә яхшы эшләгән чакта — яхшы ашау да зыян итми шикелле.
Зифа. Анысы шулай, сугышы бетсә, эше булган шикелле, ашы да табылыр билгеле.
Ниса. Шуны әйтәм әле
, апа, ничә елдан бирле сугышабыз, артык әллә ни бирешмибез бит үзе.
Зифа. Хөкүмәтебезнең нигезе нык диген, инде! Әле шуны әйтәм. әби мәрх
үм сөйли торган иде...
Катя кайтып керә.
Катя. Но, Нина, но, Зина апа, барсы да булды. (Чишенә.)

Н и с а. Урнаштырдыгызмы? Вагоннар ничек?
Катя. Булды. Станциянең начальнигы бик яхшы карт икән. Унике вагон бирде. Терлекләрнең барсын да урнаштырып, ашарларына салдык, хәзергә тупикка кертеп куйдылар. Иртәгә җидедә паровоз килеп җитәчәк. Китәбез, болай булгач!
3 и ф а. Үзегез кайда утырасыз?
Катя. Казанга борып. җиткәч калссный вагон тагачаклар. Анда тагы бүләкләр төялгән вагоннар да өстәячәкләр ди. Эшелон зур була.
Н и с а. Әй җаным, шулай ук аерылышабызмыни инде?
Зифа. Син анысы син инде ул, озата барасың. Менә безне әйт әле син. Бөтенләй ияләшеп беткән идек бит.
Катя. Зарар юк. Менә эшләрне бераз җайга салыйк та, аннан кунакка килерсез. Минем үземә дә сездән аерылу бик читен. Зина апа. Үз туганнарым шикелле булып беткән идегез. Анда безнең авылда ниләр генә калгандыр инде. Әти-әни юк, туганнар кайсы-кая таралып беткәннәр. Тетя Агафия да көчкә генә качып котылып калган. Югыйсә немецлар аны да Германияга кумакчы булганнар.
Ниса. Кайгырма, Катя, барсы да җайланыр. Менә фермагыз исән-сау калды. Исән-сау гына түгел, никадәр үрчү белән кире кайта. Бу үзе бер шатлык.
Катя. Сезгә рәхмәт, иптәшләр. Болар бар да сезнең ярдәмегез аркасында булды. Сезнең тәҗрибәләрдән күпме өйрәндек.
Зифа. Ә без сездән. Бер сыердан 1800 литр сөт ала алырмын дип минем башыма да килгәне юк иде.
Н и с а. Ә мин һәрбер бозауның көнгә 500 грамм артуына ирештем. Шуңа күрә, сезнең өйрәтүләрнең файдасы булган, миңа өстәмә түләү тәртибендә бүләк ителгән тананы, дядя Кузьманың анасына бүләк итеп алып барам.
Катя. Нинди дядя Кузьма соң ул?
Ниса. Җәләй
нең Белоруссия урманнарында бергә партизан булып йөргән иптәше. Шул карчык сезнең яктан бер авылныкы икән. Кромы дигән авыл.
Катя. Ул авыл безнең район үзәге инде. Безнең Жихареводан әлләни ерак түгел ул.
Ниса. Алайса син мине алып барырсың. Тананы җи
тәкләп йөрик әле бер дөнья куптарып.
Зифа. Берегез Җәләй
нең тәкәсен җитәкләрсез. Ягез, ашап алыйк та аннан
вечерга хәзерләнәсе булыр. (Өстәлгә аш китерә.)
Ашыйлар.
Н и с а (Катяга). Но, бүген биетәбез инде үзеңне!
Катя. Була гына! Сезнең кебек дуслар хакына жаль түгел.
Зифа. Ике елдан артык яшәдең, Катя, безнең татар егетләрен әллә яратмадың инде шунда, берәү белән дә йөргәнеңне сизмәдек.
Катя. Сезнең татарлар яхшы халык. Мин барыгызны да яраттым.
Зифа. Шулай да безнең егетләрдән курыктың ахры?
Кат я. Юкла, нишләп куркыйм. Но, шулай да...
3 и ф а. Нәрсә?
К а т я. Егетләр дигән буласыз. Кая соң сезнең егетләрегез? Теге ат куып йөргән малайларыгызны әйтәсезме әллә? Я булмаса чабан Галәви абзыйны сөяргә кушасызмы?
3 и ф а. Күңел күзең төшәрлек булса сугыштан кайткан егетләребез дә юк түгел
ләбаса.
К а т я. Аларны сез үзегез карагыз инде. Мин катнашсам әлләни талашкан булыр идек.
Ниса. Талашмас идек әле. Тегендә
үзегездә яраткан егетең бар идеме?
Катя. Билгеле. Тик китте дә югалды. Ике елдан артык инде, хаты да хәбәре дә юк. (Авыр сулый. Ашын этеп куя.) Рәхмәт, Зи
фа апа.
3 и ф а. Бу ни эш! Әллә яратмадыңмы?
К а
т я. Нишләп яратмаска. Бик тәмле. Чын рус ашы.
Ниса. Менә катык аша. Татар катыгы йөрәккә ял бирүчә
н.
Катя. Чыннан да, искиткеч нәрсә бу катык.
Жихаревога кайту белән оетам. Барлык авыл хатыннарына ничек оетырга кирәклеген өйрәтәм. (Зифага.) Син оеткысын биреп җибәрергә онытма инде.
Зифа. Рәхим итә күр. Әнә
, зур ике әбәт чиләген тутырып хәзерләп куйдым. Юлда да ашарсыз.
Катя. Менә рәхмәт.
Ниса. Тукта әле, кая кузгаласың? Хәзер ботка ашыйбыз. Анысы минем сөйгән аш.
Катя. Хәзер киенергә, сарафаннарны кияргә кирәк. Бүген баринаны үзебезчә киенеп биеп күрсәтим әле.
Зифа. Ә бу, өстеңдәге безнеңчә күлмәкләрне тегендә кайткач та киярсеңме?
Катя. Билгеле. Юлга ук татарча киенеп чыгам. Тегендә үзебезнекеләр янына барып төшкәндә дә шулай барып төшеп, кызык ясарга уйлыйм әле. Ә миңа килешәме алар, Нина?
Ниса. Безнеңчә бик килешә дә бит, үзегезнекеләр ни әйтер.
Катя. Ни әйтсеннәр. Яратырлар. Менә чәчләрем генә үсеп җитмәде. Юк исә ике толым итеп, сезнеңчә үреп, уртадан аерып тарап йөргән булыр идем.
Зифа. Күзең белән чәчең дә кара булган булса, чын татар кызы булган булыр идең. (Ботка алып килә.) Ягез, кызлар.
Катя. Син безне ашатып шартлатырга уйлыйсың ахырысы?
Зифа. Зарар юк. Без татарлар шулай нык ашарга яратучан инде. Әби мәрхүм әйтмешли «кем арбасына утырсаң шуның җырын җырларга туры килә», инде ул.
Җәләй керә.
Җәләй. Исәнме, Катя. Чү, чү! Нигә кузгаласыз.
Катя. Саумы, Женя!
Н и с а. Әйдә, ботка ашарга утыр. Болгатып пешергән. Русча ботка. Син яратырга тиешле ботка.
Җәләй. Алай икән. Рәхмәт. Мин әле генә татарчасын ашап килгән идем, алай булгач. (Катяга.) Сезнең Орел сарыклары кабул итсә ярар иде инде үзен, кәкере мөгезле тәкә китергән идем.
Катя. Анда сарык түгел, тавык та калмаган инде, немец бирәннәре барсын да ашап бетергән. Я
, үзең җыендыңмы?
Җ ә л ә й. Җыенган идем дә бит, мине алып барырга уйламыйлар әле монда. Иван Иваныч баргач шул җитә диләр.
Катя. Кем әйтә аны? Иптәш Зәйнуллинме? Юк! Әйдә, хәзер үк үзе янына барабыз.
Җ ә л ә й. Юк, мәсьәлә Зәйнуллинда гына түгел әле биредә.
Катя. Кемдә соң? Әллә үзеңнең барасың килмиме?
Җ ә л ә й. Нишләп килмәсен.
Катя. Шулай булгач. Хәзер үзем Зәйнуллиннан рөхсәт алам. Нәрсәгә алар әле болай, әле тегеләй сөйлиләр. (Өстенә киенә.) Әйдә, минем белән. Мин аны хәзер күндерәм.
Җ ә л ә й. Минем үземә сорап йөрү кыенрак шул.
Катя. Ярый алай булса, мин үзем сорармын. (Зифага.) Зи
фа апа, әгәр нәрсәләр утюклыйсы булсаң, минем косынканы бастырып алсаңчы.
Зифа. Була, була. Утюгым да кызган иде. (Утюк күтәреп ян бүлмәгә кереп китә.)
Катя чыгып китә.
Ниса (Җәләйгә ташланып). Аның күзләре зәп-зәңгәр икән, минекеләр ч
ем- кара, аның чәчләре аксыл икән, минеке тагы кара, күзеңне ачып кара да, кара аны! йөрәгемне ярсытып юл буе аның белән әңгәмә куертып барырга телисең икән, бара бир. Хәзер Зәпнуллиига барып әйтәм. Мин бармыйм, әнә Җәләй барсын! — дим. Менә актык сүз шул сиңа! (Ашыгып өстенә киенә.)
Җ ә л ә й. Ник аны күптән шулай димисең? Ләкин юкка. Минем Катяга өмет сузганым юк.
Ниса. Үзем беләм мин! Синең Катялар фермасыннан чыкканың да булмады. Әйтерсең лә бозаулар аларда гына туа да, безнең ферма сыерлары кысыр. Син намуслы зоотехник икәнсең, ике фермага да тигез карарга тиеш идең. Әнә Иван Иваныч карт булса да...
Җ ә л ә й. Мине бит партком үзе аларга беркетте...
Ниса. Монда эш парткомда гына түгел
, синең Катяга күңелең береккән!
Җәләй. Менә инде, нигә үз яныңда, фермада төннәр буе буталганымны истән чыгарасың?
Ниса. Әллә бөтенләй кермәс идеңме? Намусыңа көч килер! Фронттан кайттым дигәч тә, монда да фронт икәнен хәтереңнән чыгарма! Без сез, сез ди-ди төн йокламыйбыз. Барсы да фронт өчен! Беребез дә үзебезгә сарай салыр өчен тырышмыйбыз. Апа белән икебезгә 20 мең акчалата, 220 пот ашлыклата җиңү фондына бирдек. Эшләмәсәң каян килә ул?
Җ ә л ә й. Менә инде, моны кем аңламый. Иптәш Сталин үзе дә бит, тыл эшчеләренә нинди бәя бирде.
Ниса. Шулай шул! Син генә борыныңны күтәрәсең.
Җәләй. Юкла инде. Нишләп? Бармыйм алай булгач...
Ниса. Бар, бар! Зинһар бара гына күр! Үзем сорыйм Зәйнуллиннан, сине җибәрсеннәр! (Ашыгып чыгып китә.)
Җ ә л ә й. Ниса дим, Ниса! (Аның артыннан чыга.)
Зифа (утюг һәм утюкланган нәрсәләр күтәреп чыгып). Нәрсәгә дулап йөриләр тагы болар? Бүген вечерда нинди көйләр уйнарга икән? Катяны озату хөрмәтенә берничә рус көен дә уйнамый булмас. (Гармонен алып русча көй уйный.)
Сергей керә.
Сергей. Гафу итегез! Гаҗәп дөрес уйныйсыз.
Зи ф а (сикереп торып). Мин сизми дә торам, кеше бар икән. Исәнмесез!
С с р г е й. Исәнмесез! Мине авыл советыннан сезгә җибәрделәр. Эвакуация белән килгән Екатерина Савельева шушында торамы?
Знфа. Катямы? Ие, ие, бездә тора. Рәхим итегез. Менә аның бүлмәсе... Ул хәзер кайтыр. Чыгып киткән иде. Утырыгыз.
С е р г е
й. Рәхмәт. (Утыра. Капчыгын идәнгә куя.) Ул тиз кайтырмы икән?
Зифа. Тиз кайтыр, тиз. Чишенегез. Сез читтән килгәнсез ахры? Катяны бел
әсезмени? Танышмы?
С е р г е й. Ничек кенә таныш әле. Махсус аны күрер өчен килдем. Без аның белән бер якныкы, Орел ягыннан.
Зифа. О! Менә ничек. Алайса, мин аны табып кайтыйм.
Сергей. Юк, нигә мәшәкатьләнәсез. Мин хәзер аз гына тын алыйм да, озак торса үзем эзләп кайтырмын. Станциядә дә кунарга буладыр иде дә, кич булса да күрергә ашыгып килдем шул.
Зифа. Бик яхшы иткәнсез. Юк исә ул иртәгә иртүк, Орелга кайтып китәсе иде.
Сергей. Ала
ймы? Аның кайтасын да ишеткән идем. Ярый әле өлгергәнмен.
3 и ф а. Чишенегез. Хәзер чәй куям. Юл килеп аргансыз.
Сергей. Рәхмәт. (Чишенә.) Мөмкин булса су гына бирегез әле миңа.
Зифа. Кайнаганы юк иде шул. Менә рәхим итегез, катык. Сусыны баса ул.
С е р г ей (ашап). Катык
, дисезме! Гаҗәп нәрсә! Моны болай коры көенчә ашарга ярамас, икмәк белән ашарга кирәк. (Капчыгын актара башлый.)
Зифа. Монысы сусыны басар өчен генә. Мин сезгә икмәк бюлән ашарга сөзмә дигәнен бирәм.
Сергей. Бик рәхмәт, кирәкми. Килеп кермәдем, сез мине сыйларга ук тотындыгыз, Татарларны кунакчыл халык дип сөйлиләр иде — дөрес икән. Минем бу авылда яңадан бер фронт иптәшем булырга тиеш әле. Җәләй Вәлиев.
Зифа. Жәләй? Әле генә биредә иде. Мин аларны хәзер табармын, зинһар. (Сыйлана торыгыз. (Ашамлыклар китерә.) Менә сөзмә, менә май, теләсәгез ботка!
Сергей. Что сез, что сез! Сез әллә мине гомер буе ашамаган дип беләсезме?
Зифа. Зинһар, ашагыз. Мин хәзер,.
(Чыгып китә.)
Сергей, һы! Катык, сөзмә, ботка, май... Менә кайда икән җай!
Шәп булды бу!
Һы! Боткасын кара әле син, чын, сугышка кадәр безнең авыл боткасы шикелле. Әйе, бу ботка Белоруссия урманнарында каскага салып пешергән ботка түгел шул. Бу катык дигәннәре искиткеч! Сөзмәсе бигрәк тә...
Ниса керә.
Ниса. Әчәч! Бу кем икән? Зифа апа!
Сергей. Ә, хуҗа хатын чыгып киткән иде шул. Хәзер кайтыр. Утырып торыгыз.
Ниса (бер кырыйга өстен чишенмичә генә барып утыра). Кем икән бу? Каядыр күргән дә төсле булам. Берәр районнан килгән уполномоченныйдыр ахыры. (Текәләп карый. Нәрсәдер исенә төшеп кесәсен актара. Карточканы алып Сергей белән чагыштырып карый.) Юктыр ла... Шуңар ошаган гына... Юк, юк нәкъ үзе. Әй, каян килсен ул монда. Белоруссиядән. Дядя Кузьма! (Карточканы кесәсенә тыга.)
Сергей (үз-үзенә). Нәрсәгә бу тикле тегәләп карый икән, бу кыз? Сугыш вакытында шушындый таза егет нишләп тылда йөри, ди торгандыр инде.
Ниса. Менә кая ул, дядя Кузьма!
Сергей. Нәрсә дисез?
Ниса. Юк болай гына. Күрше авылыбызда дядя Кузьма дигән бер тимерче бар
, шул исемә төште.
Сергей. Барлык рус кешеләре дә Кузьма исемле генә булмый, иптәш.
Н и с а. Билгеле.
Сергей. Ул тимерче Кузьма, минем Ислеме әллә?
Ниса. Юк-югын да, Кузьма дигәч икенче бер Кузьма исемә төшкән иде.
Ул бик атаклы кеше. Белоруссия урманнарындагы бер партизан отрядының командиры.
Сергей. Я, я, сез аның турында берәр нәрсә беләсезме әллә?
Ниса. Беләм! Ул егермеләп, немец эшелонын откоска мәтәлдергән, ике меңләп немец коллыгындагы совет гражданнарын коткарган дядя Кузьма. Гестапоның канына тоз салган герой ул!
Сергей. Алай! Кызык, кызык. Сез аны каян беләсез?
Ниса. Ишетеп беләм. Әллә сезнең дә ишеткәнегез бармы?
С е р г ей. Бар
, әлбәттә. Ишетеп кенә түгел, күреп беләм.
Н и с а. Мин дә...
Сергей. Ничек? Сез аны күреп беләм димәкче буласызмы?
Ниса. Әйе. Ләкин...
Сергей. Юк. Сез анысын арттырасыз инде.
Ниса. Үзен күреп түгел билгеле, менә карточкасыннан күреп... (Карточканы биреп.) Менә ул!
С е р г е й. Минем рәсем! Бу ничек сездә?
Ниса. Димәк, сез дядя Кузьма? Таныш булыйк алайса. Ниса Мифтахова.
С е р г е й. Сергей Васильевич Мирокин.
Күрешәләр.
Н и с а. Миңа сезнең турыда Җәләй бик күп сөйләде.
С е р г е й. Җәләй Вәлиев? Мин аны ничек сагындым. Ул безнең отрядның иң булдыклы сугышчысы һәм минем иң якын дусым иде. Әйе, андый егетләр булганда теләсә нинди дошманга каршы бару да куркыныч түгел!
Н и с а. Әллә юкса сугышта безнең Җәләйдән дә берәр хикмәт чыга алды?
С е р г е й. Җәләйнең батырлыкларын санап бетергесез. Ул, бердән, искиткеч чыдам булса, икенчедән
, гадәттән тыш кыю иде. Безнең пленнан котылуыбызга бары ул гына сәбәпче булды. Шулай бер көнне немецлар чигенәләр. Авылда атлар юк. Безне ат урынына чанага җиктеләр дә, авылдан таланган малларны тартып барырга куштылар. Шулай, бер биек тауга ча-наны тартып менеп барабыз. Үзебез ач. Әйберләр өстенә менеп утырган немец ефрейторы безне камчылый. Чана артыннан берешкән ике немец солдаты атлый.
Тау башына менеп җитәрәк Җәләй безгә ымлап, чананы ычкындырып җибәрергә кирәкне аңлатты. Без җидебез дә берьюлы чананы ташладык. Ул ычкынып китү белән ике немец солдатын бәреп екты да, таудан түбән төшеп китте. Чанага йөз түсон капланган солдатлар да. алар астында калган ефрейтор да безгә атарга өлгерми калдылар. Без җидебез дә юл кырыендагы урманга кереп киттек, югалдык. Шулай игеп үзебезнекеләр килгәнче урманда качып ятып, немец коллыгыннан котылдык.
Ниса. Карасана, нинди зирәклек! Ой, Җәләй! Ә ул үзе ул турыда бернәрсә дә сөйләмәде.
Сергей. Ул шулай, сүзгә саран инде. Без йөри торган Белоруссия урманнары хәзер немецлардан тазартылды инде. Безнең отрядларны, аерым дивизияләргә тупладылар. Хәзергә без резервка куелдык. Менә шул ял вакытыннан файдаланып әнкәй янына кайттым. Катяның да сезнең авылда икәнлеген белгәч, аны да Җәләйне дә күрәсем килеп бирегә килдем.
Ниса. Сез Катяны да беләсезмени?
Сергей. Сезгә ничек дип әйтергә, турысын гына әйткәндә, ул минем бикәчем!
Ниса. Катя, сезнең бикәчегез! О! Мин нинди бәхетле!
С е р г ей. Әйе
, шулай иде. Ләкин ике ел инде, күрешкәнебез дә, хәбәрләшә алганыбыз да юк.
Ниса. Менә Катяның бүлмәсе, рәхим итегез.
Сергей. Туктагыз. Үзе кайтсын. Ничек инде ул, үзеннән башка?
Ниса. Нишләп? Ул сезнең бикәчегез, сез аның кияве...
Сергей. Ул бит ике ел элек шулай иде... Ә хәзер...
Ниса. Юк, юк..
. Уйламагыз да... Безнең алтын кызыбыз ул Катя. Ике елдан бирле ул безнең күз өстебездә каш булып яшәде.
Сергей. Сезнең күз өстендә булса бер хәл. Белеп булмый...
Ниса. Юк, юк! Ул яктан шикләнмәгез һәм тыныч булыгыз. Без аның белән туганнарча дус яшәдек. Аның эчендәге тышында иде. Ул ике ел буена сезнең турыда сөйләде. Ләкин исемегезне дә әйтми иде, шулай ук рәсемегезне дә күрсәткәне юк иде.
С е р г е й. Ә сез алай булгач, бу рәсемне каян алдыгыз?
Н и с а. Аны Җәләй бирде. Мин Орелга китәсе булгач, ул аны минем аркылы сезнең анагызга җибәрмәкче иде.
С е р г е й. Димәк, Катя белән сез дә безгә барасыз?
Ниса. Әйе. Иртәге иртүк китәбез. Әйдәгез, бүлмәсен күрсәтим. (Кереп китәләр.)
Катя, Җәләй һәм Зифа керәләр.
К а т я. Кайда? Кем булырга мөмкин соң ул?
Җәләй. Мине дә сорадымы?
3 и ф а. Әйе инде. Катяны
, аннан сине сорады. Катялар ягыныкы. (Җәләйгә) синең белән бер фронтта булган егет.
Җәләй. Дядя Кузьма дисең инде...
Катя. Мине дә белүче дисез ич? Ләкин мин бер генә Кузьманы да белмим.
Зифа. Шунда гына калган иде.
Бүлмәдән Сергей, аның артыннан Ниса чыга.
Катя (Сергейны күрү белән аның кочагына ташланып). Сергей!
С е р г ей. Катюшам! Бәгърем!
Җәләй.
Һо! Дядя Кузьма, җан кисәк!
С е р г ей. Исәнме, Җәләй!
Җәләй. Шул кадәр сагындым, Сергей, иртәгә синең анаң янына да китәргә җыенган идем...
Ниса. Барасың, барасың, Җәләй! Бергә барабыз.
Җ ә л ә й. Син дә каршы түгелмени? Менә рәхмәт.
Ниса. Син мине гафу ит, Җәләй
, мин сине юкка борчыганмын.
Катя. Ул «
Дядя Кузьма» синмени инде, Сергей бәгърем?
С е р г ей. Нәкъ үзе!
Ниса. Җәләй, син миңа ачуланма! (Аңа сарыла.)
Зифа (пар-пар торган бәхетлеләргә карап). Әби мәрх
үм әйтмешли «Бар кеше дә парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы» — дигәндәй, миңа гармонем белән серләшергә туры килә. (Гармонь алып уйный башлый.)
Пәрдә.