БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ XXVII ЕЛЛЫГЫ
МОСКВА ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕ ДЕПУТАТЛАРЫ СОВЕТЫНЫҢ МОСКВА ШӘҺӘРЕНДӘГЕ ПАРТИЯ ҺӘМ ҖӘМАГАТЬ ОЕШМАЛАРЫ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ 1944 ЕЛНЫҢ 6 НОЯБРЕНДӘ БУЛГАН ТАНТАНАЛЫ УТЫРЫШЫНДА ДӘҮЛӘТ ОБОРОНА КОМИТЕТЫ ПРЕДСЕДАТЕЛЕ ИПТӘШ
И. В. СТАЛИННЫҢ ДОКЛАДЫ
Иптәшләр!
Бүген совет кешеләре безнең илебездә совет революциясе җиңүнең 27 еллыгын бәйрәм итәләр.
Безнең илебез совет революциясенең еллыгын дүртенче тапкыр инде немец-фашист илбасарларга каршы Ватан сугышы шартларында каршылый.
Бу, әлбәттә, сугышның дүртенче елы үзенең йомгаклары белән сугышның үткән өч елыннан аерылып тормый дигән сүз түгел. Кирсенччә, алар арасында тамырдан аерма бар. Сугышның элекке елы немец гаскәрләренең һөҗүм итүләре һәм безнең илебезгә эчкәрегә үтеп керүләре еллары, Кызыл Армия оборона сугышлары алып барырга мәҗбүр булган еллар булса, ә сугышның өченче елы безнең фронтта тамырдан борылыш елы, Кызыл Армиянең куәтле һөҗүм сугышлары җәеп җибәрүе, күп кенә хәлиткеч сугышларда немецларны җимерүе, совет җиренең өчтән ике өлешен немец гаскәрләреннән чистартуы һәм аларны оборонага күчәре мәҗбүр итүе елы булган булса, шуның белән бергә, ул вакытта әле Кызыл Армия немец гаскәрләренә каршы сугышны союзникларның җитди ярдәменнән башка, бер үзе генә дәвам иттергән булса, — сугышның дүртенче елы инде совет армияләренең һәм безнең союзникларыбыз армияләренең немец гаскәрләрен хәлиткеч җиңүләре елы булды, бу юлы сугышны ике фронтта алып барырга мәҗбүр булган немецлар Германия чикләренә алып ташландылар.
Нәтиҗәдә үткән ел немец гаскәрләрен Советлар Союзыннан, Франциядән, Бельгиядән, Урта Италиядән куу белән һәм сугыш хәрәкәтләрен Германия территориясенә күчерү белән төгәлләнде.
1. ГЕРМАНИЯ ИКЕ ФРОНТ АРАСЫНДА КЫСРЫКТА
Кызыл Армиянең быелгы хәлиткеч уңышлары һәм совет җиреннән немецларның куылуы безнең гаскәрләрнең немец гаскәрләренә каршы быел январь аенда ук башланган һәм соңыннан бөтен отчет елы эчендә җәелдерел- гән күп кенә җимергеч ударлары белән алдан хәл ителде.
Безнең гаскәрләр беренче ударны шушы елның январенда Ленинград һәм Новгород янында ясадылар. Ул чагында Кызыл Армия немецларның озакка исәпләнгән оборонасын җимерде һәм аларны Балтик буена алып ташлады. Бу удар нәтиҗәсендә Ленинград өлкәсе азат ителде.
Икенче удар шушы елның февраль—март айларында Буг елгасында ясалды. Ул чагында Кызыл Армия немец гаскәрләрен тар-мар итте һәм аларны Днестр артына алып ташлады. Бу удар нәтиҗәсендә Уңъяк Украина немец- фашист илбасарлардан азат ителде.
Өчечче удар шушы елның апрель — май аенда Кырым районында ясалды. Ул чагында немец гаскәрләре Кара диңгезгә алып ташланды. Бу удар нәтиҗәсендә Кырым һәм Одесса немец изүеннән азат ителде.
Дүртенче удар шушы елның июнендә Карелия районында ясалды. Ул чагында Кызыл Армия фин гаскәрләрен җимерде. Выборгны һәм Петрозаводскны азат итте һәм финнарны Финляндиянең эчкәре районнарына алып ташлады. Бу удар нәтиҗәсендә Карса-фин совет республикасының күп өлеше азат ителде.
Бишенче удар немецларга шушы елның июнь — июль айларында ясалды. Ул чагында Кызыл Армия Витебск, Бобруйск, Могилев янында немец гаскәрләрен баштан-аяк җимерде һәм үзенең утарын Минск янында немецларның 30 дивизиясен чолгап алу белән төгәлләде. Бу удар нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр: а) Белоруссия совет республикасын ту- лысынча азат иттеләр; б) Вислага барып чыктылар һәм безнең белән союздаш булган Польшаның шактый өлешен азат иттеләр;
в) Неманга барып чыктылар һәм Литва совет республикасының күп өлешен азат иттеләр;
г) Неманны кичеп чыктылар һәм Германия чикләренә барып җиттеләр.
Алтынчы удар шушы елның июль — август айларында Көнбатыш Украина районында ясалды. Ул чагында Кызыл Армия Львов янында немец гаскәрләрен җимерде һәм аларны Сан һәм Висла артына алып ташлады. Бу удар нәтиҗәсендә: а) Көнбатыш Украина азат ителде; б) безнең гаскәрләр Висланы кичеп чыктылар һәм Висла артында Сандомирдан көнбатышта көчле плацдарм ясадылар.
Җиденче удар шушы елның августында Кишинев — Яссы районында ясалды. Ул чагында безнең гаскәрләр немец-румын гаскәрләрен баштанаяк җимерделәр һәм үзләренең ударларын Кишинев янында немецларның 22 дивизиясен чолгап алу беләп төгәлләделәр. Болар исәбенә румын дивизияләре керми. Бу удар нәтиҗәсендә: а) Молдавия совет республикасы азат ителде; б) Германиянең союзнигы Румыния сафтан чыгарылды һәм ул Германиягә һәм Венгриягә каршы сугыш игълан итте; в) Германиянең союзнигы Болгария сафтан чыгарылды һәм ул да шулай ук Германиягә каршы сугыш игълан итте; т) безнең гаскәрләребез өчен Германиянең Европадагы соңгы союзнигы булган Венгриягә бару юлы ачылды; д) немец илбасарларга каршы безнең белән союздаш булган Югославиягә ярдәм кулы сузарга мөмкинлек ачылды.
Сигезенче удар шушы елның сентябрь — октябрь айларында Балтик буенда ясалды. Ул чагында Кызыл Армия Таллин һәм Рига янында немец гаскәрләрен җимерде һәм аларны Балтик буеннан куды. Бу удар нәтиҗәсендә: а) Эстония совет республикасы азат ителде; б) Латвия совет республикасының күп өлеше азат ителде; в) Германиянең союзнигы Финляндия сафтан чыгарылды һәм ул Германиягә каршы сугыш игълан итте; г) 30 дан артык дивизиясе Пруссиядан киселеп калды һәм Тукумс белән Либава арасындагы районда эскәнҗәгә китереп кысылды һәм хәзер анда безнең гаскәрләр тарафыннан тукмап бетерелә. (Озакка сузылган кул чабулар.)
Шушы елның октябренда Венгрия районында Тисса белән Дунай арасында безнең гаскәрләрнең Венгрияне сугыштан чыгаруны һәм аны Германиягә каршы боруны максат итеп куйган тугызынчы удары башланды. Хәзергә әле төгәлләнмәгән бу удар нәтиҗәсендә: а) безнең белән союздаш булган Югославиягә безнең гаскәрләр немецларны куу һәм Белградны азат итү эшендә турыдан-туры ярдәм күрсәттеләр; б) безнең гаскәрләр Карпат таулары аша кичәргә һәм безнең белән союздаш булган Чех-Словакия республикасына ярдәм кулы сузарга мөмкинлек алдылар. Хәзер инде Чех-Словакия республикасы территориясенең бер өлеше немец илбасарлардан азат ителде.
Ниһаять, шушы елның октябрь ахырьшы Төньяк Финляндиядәге немец гаскәрләренә удар ясалды. Бу вакытта немец гаскәрләре Печенга районыннан бәреп чыгарылдылар һәм безнең гаскәрләр, немецларны куып барнҗ безнең белән союздаш булган Норвегия территориясенә барып керделәр. (Кул чабулар.)
Мин бу операцияләр нәтиҗәсендә дошманның үтерелгән һәм плен алынган кешеләренең күпме булуы турында, безнең гаскәрләр тарафыннан кулга төшерелгән орудиелар, танклар, самолетлар, снарядлар, пулеметлар һ. б. ның күпмелеге турында сан мәгълүматларны китереп тормыйм. Бу саннар сезгә Совет Пиформбюросы сводкаларыннан мәгълүм булырга тиеш.
Үткән ел эчендә Кызыл Армиянең безнең илдән немец гаскәрләрен куып чыгаруга китергән төп операцияләре шулар.
Бу операцияләр нәтиҗәсендә немецларны һәм аларның союзникларының 120 гә якын дивизияләре җимертелде һәм сафтан чыгарылды. Үткән елны безнең фронтка каршы 257 дивизия тора иде, шуларның 207 се немец дивизияләре иде. Хәзер инде безнең фронтка каршы барлык «тоталь» һәм «үтә тоталь» мобилизацияләрдән соң барлыгы 204 немец һәм венгр дивизиясе тора. Шулардай немец дивизияләре 180 нән артык түгел.
Шупы икърар итәргә кирәк ки, хәзерте сугышта Гитлер Германиясе һәм аның фашистлар армиясе моннан элекке барлык сугышлардагы Германиягә һәм апның армиясенә караганда көчлерәк, мәкерлерәк һәм тәҗрибәлерәк дошман булып чыкты. Моңа тагын шуны өстәргә кирәк ки, немецлар бу сугышта бөтен Европаның диярлек җитештерү көчләреннән һәм үзләренә вассал дәүләтләрнең шактый зур армияләреннән файдалана алдылар. Һәм әгәр дә сугышны алып баруда Германия өчен уңайлы булган шушы шартларга карамастан, ул шулай да котылгысыз һәлакәт читендә булып чыккан икән, моны инде Германиянең төп дошманының — Советлар Союзының — көч ягыннан Гитлер Германиясеннән өстен булуы белән аңлатырга кирәк. (Көчле кул чабулар.)
Гитлер Германиясенә каршы сугышта үткән ел эчендә булган яңа момент дип шул фактны хисапларга кирәк: Кызыл Армия ул елны немец гаскәрләренә каршы үзенең операцияләрен моннан элекке еллардагы кебек бер үзе генә түгел, бәлки безнең союзникларыбыз гаскәрләре белән бергәләп алып барды. Конференция бушка үтмәде. Конференциянең Германиягә көнбатыштан, көнчыгыштан һәм көньяктан бергәләп удар ясау турындагы карары искиткеч төгәллек белән тормышка ашырыла башлады. Совет-Германия фронтында Кызыл Армиянең җәйге операцияләре белән бер үк вакытта союзниклар гаскәрләре Франциягә бәреп керә башладылар һәм көчле һөҗүм операцияләре оештырдылар. Бу операцияләр Гитлер Германиясен ике фронтта сугышырга мәҗбүр итте. Безнең союзникларыбыз гаскәрләре һәм флоты Франция ярына үзенең оешканлыгы һәм колачы ягыннан тарихта әле тиңдәше булмаган массовый десант операциясе үткәрделәр һәм немецларның ныгытмаларын оста итеп җиңеп үттеләр.
Шулай итеп, Германия ике фронт арасына китереп кысрыкланды.
Дошман, нәкъ көтелгәнчә, Кызыл Армиянең һәм союзниклар гаскәрләренең гомуми ударларына түзә алмады. Дошманның каршылык күрсәтүе сындырылды, аның гаскәрләре кыска гына вакыт эчендә Урта Италиядән, Франциядән, Бельгиядән, Советлар Союзыннан бәреп чыгарылды. Дошман Германия чикләренә алып ташланды.
Шик булырга мөмкин түгел, әгәр дә Европада немецларның 75 кә якын дивизиясен үзенә тарткан икенче фронт оештырылмаган булса иде, безнең гаскәрләр немец гаскәрләренең каршылык күрсәтүен шундый кыска вакыт эчендә сындыра алмаган булырлар иде һәм аларны Советлар Союзыннан бәреп чыгара алмаган булырлар иде. Ләкин шулай ук һич шик юк, Кызыл Армиянең быел җәй көне 200 гә якын немец дивизияләрен үзләренә тарткан куәтле һөҗүм операцияләре булмаган булса иде, безнең союзппкларыбыз гаскәрләре немец гаскәрләрен болай тиз җиңә алмагап булырлар пде һәм аларны Урта Ита-лиядән, Франциядән, Бельгиядән бәреп чыгара алмагап булырлар иде.
Бурыч — Германияне киләчәктә дә ике фронт арасында кысрыклап тотудан тора.
Җиңүнең ачкычы шунда.
2. ВАТАН СУГЫШЫНДА СОВЕТ ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК БАТЫРЛЫГЫ
Кызыл Армия үзенең Ватан каршындагы бурычын уңышлы үти алган икән һәм немецларны совет җиреннән куа алган икән, моны ул безнең бөтен илебезнең, безнең үтебездәге барлык халыкларның аңа тылдан фидакарь булышлык күрсәтүләре аркасында эшләде. Барлык совет кешеләренең — эшчеләрнең, крестьяннарның, интеллигенциянең фидакарь хезмәте, шулай ук безнең дәүләт һәм партия органнарыбызның җитәкчелек эшчәнлеге узган елны «Бөтенесе Фронт өчен» дигән байрак астында үтте.
Узган ел промышленностьның, авыл хуҗалыгының, транспортның яңа уңышлары белән, безнең хәрби хуҗалыгыбызпың яңа күтәрелеше белән истә калдырылды.
Сугышның дүртенче елында бездән заводларыбыз танкларны, самолетларны, орудиеләрне, минометларны, сугыш припасларын сугыш башында җитештергәнгә караганда берничә тапкыр күбрәк җитештерәләр. Авыл хуҗалыгын аякка бастырудагы иң авыр чор артта калды. Донның һәм Кубаньның уңдырышлы кырларын илебезгә кайтарганнан соң, Украинаны азат иткәннән соң безнең авыр хуҗалыгы авыр югалтулардан тизлек белән төзәлә. Совет тимер юл шундый нагрузканы башкарып чыкты ки, бүтән бер илнең транспорты андый нагрузканы башкара алыр иде микән. Болар барсы да совет дәүләтенең экономик нигезе дошман дәүләтләр экономикасына караганда чагыштырмаслык дәрәҗәдә яшәргә сәләтле булып чыкканлыкны күрсәтә.
Октябрь революциясе тудырган социалистик строй безнең халкыбызга һәм армиябезгә бөек һәм җиңелмәс көч бирде. Сугышның авыр мәшәкатьләренә карамастан, илнең бик зур һәм экономик әһәмиятле районнарын немецларның вакытлыча оккупацияләүләренә карамастан, совет дәүләте сугыш барышында.
Фронтны кораллар һәм сугыш припаслары беләп тәэмин итүне киметмәде, бәлки елдан-ел арттыра килде. Хәзер Кызыл Армиянең танклары, орудиеләре, самолетлары немецлар армиясенекеннән ким түгел, бәлки артыграк. Инде безнең сугыш техникасының сыйфатына килсәк, бу яктан ул дошман коралларыннан күп өстен тора. Кызыл Армия фашист гаскәрләргә каршы бергә бер, озак һәм авыр көрәштә аларны хәрби яктан җиңеп чыккан кебек, совет тылының хезмәт ияләре Гитлер Германпясенә һәм аның иярченнәренә каршы ялгыз көрәштә дошманны экономик яктан җиңделәр. (Көчле кул чабулар.) Фронтка күбрәк бирү өчен совет кешеләре күп кенә кирәкле нәрсәләрдән үзләрен мәхрүм иттеләр, аңлы рәвештә җитди материаль мохтаҗлыкка бардылар. Хәзерге сугышның тиңдәшсез кыенлыклары совет халкының тимердәй нык омтылышын һәм батыр рухын сындырмады, бәлки тагын да чыныктырды. Безнең халкыбыз, бик хаклы рәвештә герой халык дигән дан казанды.
Безнең эшчеләр сыйныфы җиңү өчен үзенең бөтен көчен бирә, производство техникасын туктаусыз яхшырта, промышленность предприятиеләренең куәтен арттыра, яңа фабрикалар һәм заводлар кора. Советлар Союзының эшчеләр сыйныфы бу сугышта зур хезмәт батырлыгы күрсәтте.
Безнең интеллигенциябез техника һәм культура өлкәсендә яңалыклар кертү юлы буйлап кыюлык белән бара, хәзерге заман фәнен уңышлы рәвештә, тагын да үстерә, Кызыл Армия өчен кораллар җитештерүдә фән казанышларын иҗади төстә куллана. Совет интеллигенциясе үзенең иҗат хезмәте белән дошманны тар-мар итү эшенә әйтеп бетергесез хәзинә кертте.
Армия хәзерге заман коралыннан башка сугыша һәм җиңә алмый. Ләкин ул шулай ук икмәксез һәм азыксыз да сугыша һәм җиңә алмый. Сугышның дүртенче елында Кызыл Армия, колхозчы крестьяннарның кайгыртуы аркасында, азыкка мохтаҗлык күрми. Колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар эшчеләрне һәм интеллигенцияне азык белән, ә промышленностьлы чимал белән тәэмин итәләр, Фронт өчен кораллар һәм кирәк-яраклар хәзерләүче заводларның һәм фабрикаларның нормаль эшләвен тәэмин итәләр. Безнең колхозчы крестьяннарыбыз, актив рәвештә һәм үзләренең Ватан каршындагы бурычларын тулысынча аңлап, дошманны җиңүгә ирешүдә Кызыл Армиягә булышлык итәләр.
Фабрикаларда һәм заводларда, колхозларда һәм совхозларда хезмәтнең төп авырлыгын җилкәләрендә күтәреп барган совет хатын-кызларының һәм данлыклы яшьләребезиея тиңдәшсез хезмәт батырлыклары мәңгегә тарихка керер. Ватанның намусы һәм бәйсезлеге хакына совет хатыннары, егетләре hai кызлары хезмәт фронтында батырлык һәм геройлык күрсәтәләр. Алар ватаныбызны немец-фашист ерткычлардан саклаучы аталарына һәм улларына, ирләренә һәм туганнарым лаеклы булып чыктылар.
Совет кешеләренең тылдагы хезмәт батырлыкларының, шулай ук безнең сугышчыларыбызның фронттагы мәңге сүнмәс сугыш батырлыкларыныц чыганагы — ялкынлы һәм рухландыручы совет патриотизмында.
Совет патриотизмының көче шуннан гыйбарәт ки, ул раса яки милләтчелек хорафәтләренә нигезләнмәгән, бәлки халыкның үзенең совет Ватанына тирәнтен бирелгән һәм турылыклы булуына, илебездәге барлык миллии хезмәт ияләренең тугандаш дуслыгына нигезләнгән. Совет патриотизмында халыкларны» милли традицияләре һәм Советлар Союзында» барлык хезмәт ияләренең гомуми тормыш гармонияле төстә бергә бәйләнәләр Совет патриотизмы безнең илебездәге милләтләрне һәм халыкларны аермый, киресенчә, аларның барсын да бердәм туган семья итеп туплый. Советлар Союзындагы халыкларның җимерелми торган һәм һәрвакыт ныгып бара торган дуслыгының нигезен шунда күрергә кирәк. Шул ук вакытта СССР халыклары чгг илләрдәге халыкларның хокук һәм бәйсезлеген ихтирам итәләр һәм һәрвакытта да күрше дәүләтләр белән тату һәм дус яшәргә хәзер торуларын күрсәтеп килделәр. Безнең дәүләтебез белән азатлык сөюче халыклар арасындагы элемтәләрнең үсү һәм ныгу нигезен шунда күрергә кирәк.
Совет кешеләре немец илбасарларны чит милләт кешеләре булган өчен түгел, бәлки безнең халкыбызга һәм барлык азатлык сөюче халыкларга санап бетергесез бәлаләр газаплар китергән өчен дошман күрәләр. Безнең халкыбыз борынгыдан ук әйтеп килә. «Бүрене соры булган өчен түгел, сарык ашаган өчен кыйныйлар» ди. (Көлү. Озакка сузылган кул чабулар.) Ерткыч милләтчеле коткысы тарату немец илбасарларның хөкем ителгән халыклар өстеннән хаким булулар өчен мораль-политик нигезләр тудырыр дигән исәп белән, немец фашистлары кешене дошман күрүче раса теориясен үзләренең кораллары итеп сайлап алдылар. Ләкин гитлерчылар үткәрә торган раса дошманлы политикасы эшкә килгәндә немец фашистлары дәүләтенең эчке йомшаклыгы һәм тышкы политикада изоляцияләнүе чыганагы булып әверелде. Раса дошманлыгы идеологиясе һәм политикасы гитлерчы юлбасарлар блогын җимергән факторларның берсе. Франциянең, Югославиянең, Польшаның, Чех-Словакиянсң, Грециянең, Бельгиянең, Даниянең, Норвегиянең, Голландиянең кол ителгән халыклары гына түгел, бәлки Гитлерның элекке вассаллары булган итальяннарның, румыннарның, финнарның һәм болгарларның да немец империалистларына каршы күтәрелүләре Фактын очраклы хәл дип санарга ярамый. Гитлерчылар өере үзенең кеше ашаучылык политикасы белән дөньядагы барлык халыкларны Германиягә каршы аякландырды, ә «сайланган немец расасы» дип аталган нәрсә гомуми нәфрәт әйбере булып әверелде.
Сугыш барышында гитлерчылар хәрби җиңелүгә генә түгел, бәлки мораль-политик җиңелүгә дә дучар булдылар. Безнең илебездә ныгып урнашкан идеология, — барлык расаларның һәм милләтләрнең тигез хокуклылыгы идеологиясе, халыкларның дуслыгы идеологиясе гитлерчыларның ерткыч милләтчелек һәм раса дошманлыгы идеологиясен тулысынча җиңеп чыкты.
Хәзер инде, Ватан сугышы җиңү белән төгәлләнүгә таба барганда, совет халкының тарихи роле бөтен бөеклеге белән килен баса. Хәзер инде совет халкының үзенең фидакарь көрәше белән Европа цивилизациясен фашист погромчылардан коткарып калганлыгын һәркем икърар итә. Кешелек дөньясы тарихы алдында совет халкының күрсәткән бөек хезмәте әнә шунда. 3. ГЕРМАНИЯГӘ КАРШЫ КОАЛИЦИЯ ФРОНТЫНЫҢ НЫГУЫ ҺӘМ КИҢӘЮЕ. ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ТУРЫНДАГЫ МӘСЬӘЛӘ.
Үткән ел Германиягә каршы коалициянең гомуми эше тантанасы елы булды. Шушы гомуми эш хакына Советлар Союзы, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары халыклары хәрбп союзга берләштеләр. Ул Гитлер Германиясенә каршы төп өч дерҗава хәрәкәтләренең бердәмлеге һәм кплештерелүе ныгыган ел булды.
Таһран конференциясенең Германиягә каршы гомуми хәрәкәтләр турындагы карары һәм бу карарның гүзәл төстә тормышка ашырылуы — Гитлерга каршы коалиция фронты ныгуның ачык күрсәткечләреннән берсе. Гомуми дошманга каршы бергәләшеп хәрәкәт итү буенча зур сугыш операцияләре планнары арасында Германиягә каршы гомуми удар турында Таһран конференциясендә эшләп нэп план кебек шундый тулылык һәм төгәллек белән тормышка ашырылганнары тарихта аз табылыр, һич шик булырга мөмкин түгел, әгәр дә өч бөек державаның карашлар бердәмлеге һәм хәрәкәтләр килештерелүе булмаган булса иде, Таһран карары шундый тулылык һәм төгәллек белән тормышка ашырыла алмаган булыр иде. Шулай ук, икенче яктан, һич шик юк, Таһран карарын уңышлы рәвештә тормышка ашыру Берләшкән Милләтләр фронтының ныгуы эшенә хезмәт итми кала алмады.
Сугыштан соң куркынычсызлык оештыру турындагы мәсьәлә буенча Думбартон-Окс конференциясе карарларын да Берләшкән Милләтләр фронты ныклыгының шундый ук ачык күрсәткече дип санарга кирәк. Куркынычсызлыкның кайбер мәсьәләләре буенча өч держава арасында фикер башкалыклары баплыкны сөйлиләр. Әлбәттә, фикер башкалыклары бар һәм алар әле күп кепә башка мәсьәләләр буенча да булырлар. Фикер башкалыклары хәтта бер үк партиядәге кешеләр арасында да була. Төрле дәүләтләр һәм төрле партияләр вәкилләре арасында алар бигрәк тә булырга тиеш. Фикер башкалыклары булуга түгел, бәлки аларның шул кадәр аз булуына һәм аларның, кагыйдә буларак, һәр вакытта да диярлек өч бөек держава хәрәкәтләренең бердәмлеге һәм килештерелүе рухына хәл ителүенә гаҗәпләнергә кирәк. Эш фикер башкалыкларында түгел, бәлки фикер башкалыкларының өч бөек державаның бердәмлек интереслары юл куя торган рамкалардан чыгып китмәүләрендә һәм ахыр чиктә шушы бердәмлек интереслары сызыгы буенча хәл ителүләрендә. Мәгълүм ки, бездә икенче фронт ачу мәсьәләсе буенча җитдирәк фикер башкалыклары булды. Ләкин шулай ук мәгълүм ки, башкалыклары ахыр чиктә тулы килешү рухында хәл ителде. Думбартоп-Окс конференциясендәге Фикер башкалыклары турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бу конференция өчен анда кайбер фикер башкалыклары ачылган булу характерлы түгел, бәлки куркынычсызлык мәсьәләләренең уннан тугыз өлешенең бу конференциядә тулы бердәмлек рухында хәл ителгән булуы характерлы. Менә шуңа күрә дә мин, Думбартон-Окс конференциясе карарларын Гитлерга каршы
коалиция Фронты ныклыгының ачык күрсәткечләреннән берсе дип карарга кирәк дип уйлыйм.
Күптән түгел Москвада Бөек Британиянең хөкүмәт башлыгы Черчилль әфәнде һәм Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Иден әфәнде белән дуслык шартларында һәм тулы бердәмлек рухында үткәрелми сөйләшүләрне Берләшкән Милләтләр фронты ныклыгының тагын да ачыграк күрсәткече дип санарга кирәк.
Сугышның бөтен барышында гитлерчылар Берләшкән Милләтләрне аеру һәм аларны бер-берсенә каршы кую, алар арасында шикләнүләр һәм дошманлык тудыру, аларның хәрби тырышлыкларын үзара ышанычсызлык белән, һәм, әгәр дә барып чыкса — бер-берләрен сугыштыру белән йомшату өчен ярсулы омтылышлар ясадылар. Гитлерчы политикларның мондый омтылышлары бик аңлашыла. Алар өчен Гитлер империализмына каршы көрәштә Берләшкән Милләтләрнең бердәмлегеннән дә зуррак куркыныч юк һәм алар өчен гомуми дошманга каршы көрәштә союздаш державаларны аеруданда зуррак хәрби-политик уныш булмас иде. Ләкин фашист политикларның бөек державалар союзын бозарга көчәнүләре никадәр бушка киткәнлеге мәгълүм. Бу — СССР, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатларының союзы очраклы һәм үтеп китә торган мотивларга нигезләнмәгән, бә.ткп гаять әһәмиятле һәм дәвамлы интересларга нигезләнгән дигән сүз.
Шик тотмаска мөмкин, демократик державаларның хәрби союзы өч елдан артык дәвам иткән сугыш сынауларына түзә алган икән һәм ул үз азатлыкларын һәм намусларын саклау өчен күтәрелгән халыкларның каны белән беркетелгән икән, сугышның соңгы чорындагы сынауларлы бу союз бигрәк тә җиңеп чыгар. (Озакка сузылган кул чабулар.)
Ләкин үткән ел Германиягә каршы союздаш державалар фронтының ныгуы елы гына булмады, бәлки бу фронтның киңәюе елы да булды. Италия артыннан Германиянең башка союзникларының — Финляндиянең, Румыниянең һәм Болгариянең дә сугыштан чыгарылуы фактын очраклы хәл дип санарга ярамый. Бу дәүләтләрнең сугыштан чыгып кына калмыйча, Германия белән араны да өзгәнлекләрен, аңа каршы сугыш игълан иткәнлекләрен һәм шулай итеп, Берләшкән Милләтләр фронтына кушылгаклыкларын әйтеп үтәргә кирәк. Бу, һичшиксез, Гитлер Германиясенә каршы Берләшкән Милләтләр фронтының киңәюе дигәп cүз. Шик булырга мөмкин түгел, Германиянең Европадагы соңгы союзыннан Венгрия дә шулай ук якын араларда сафтан чыгарылыр. Бу — Европада Гитлер Германиясенең бөтенләй изоляцияләнүе һәм аның котылгысыз һәлакәте дигән сүз булыр.
Берләшкән Милләтләр Гитлер Германиясенә каршы сугышпы; җиңү белән төгәлләү алдында торалар.
Берләшкән Милләтләр Германиягә каршы сугышта отып чыгарлар, — хәзер инде моңа бернинди дә шик булырга мөмкин түгел.
Германиягә каршы сугышта отып чыгу зур тарихи эшне башкару дигән сүз. Ләкин сугышта отып чыгу әле халыкларга киләчәктә ныклы тынычлык һәм ышанычлы куркынычсызлык тәэмин итү дигән сүз түгел. Бурыч сугышта отып чыгудан гына түгел, бәлки, мәңгегә булмаса да, һич югында озак вакыт буена яңа агрессия һәм яңа сугыш килеп чыгуга мөмкинлек калдырмаудан да гыйбарәт.
Билгеле, Германия җиңелгәннән соң экономик яктан да, хәрби-политик яктан да коралсызландырылыр. Шулай да ул үзенең куәтен яңадан булдырырга һәм яңа агрессия башлап җибәрергә маташмас дип уйлау беркатлылык булыр иде. Һәркемгә мәгълүм, немец идарәчеләр хәзер үк ииде яңа сугышка хәзерләнәләр. Тарих күрсәтә ки, Германиянең җиңелүдән төзәлүе һәм үзенең куәтен яңадан кайтаруы өчен 20—30 еллык кыска гына вакыт җитә. Германиянең яңа агрессиясен булдырмау өчен, ә инде сугыш килеп чыккан тәкъдирдә аны башта ук туктату аңа зур сугышка әйләнеп китәргә ирек бирмәү өчен нинди чаралар бар?
Тарих күрсәткәнчә, яңа сугыш белән кызыксынмаучы һәм гадәттә аңа соңга калып хәзерләнүче тынычлык сөюче милләтләргә караганда, агрессив милләтләр, һөҗүм итүче милләтләр буларак, гадәттә яңа сугышка күбрәк хәзерлекле булганлыктан бу сорау бигрәк тә урынлы. Бу сугышта агрессив милләтләрнең сугыш башланыр алдыннан ук инде басып керү армиясе хәзер булганлыктан, ә шул ук вакытта тынычлык«сөюче милләтләрнең хәтта тулысынча канәгатьләнерлек дәрәҗәдә мобилизацияне ышыклау армиясе дә булмаганлыгы факт. Пирл-Харбор «инциденты», Бөек оксанда Филипиинны һәм башка атауларны югалту, Гонконгны һәм Сингапурны югалту кебек шундый күңелсез фактларны очраклы хәл дип санарга ярамый. Ул чагында Япония, агрессив милләт буларак, тынычлык сөю политикасында торучы Бөек Британиягә һәм Америка Кушма Штатларына
караганда сугышка күбрәк хәзерләнгән булып чыкты. Сугышның беренче елында ук Украинаны, Белоруссияне, Балтик буен югалту кебек күңелсез фактлы да шулай ук очраклы юл дип сапарга ярамый. Ул чагында Германия, агрессив милләт буларак, тынычлык сөюче Советлар Союзына караганда сугышка күбрәк хәзерләнгән булып чыкты. Бу фактларны японнарның һәм германнарның шәхси сыйфатлары белән, аларның инглизләргә, америкалыларга, русларга караганда өстен булулары белән, аларның алдан күрүчәнлекләре һ. б. белән аңлату беркатлылык булыр иде. Монда эш шәхси сыйфатларда түгел, бәлки шунда ки, яңа сугыш белән кызыксынмаучы, тынычлык сөюче милләтләргә караганда яңа сугыш белән кызыксынучы агрессив милләтләр, сугышка озак вакытлар хәзерләнүче һәм моның өчен көчләр туплаучы милләтләр буларак, гадәттә сугышка күбрәк хәзерләнгән буйлар һәм шулай булырга тиешләр дә. Бу табигый һәм аңлаешлы. Телсез икән, бу — тарихи закончалык. Аны исәпкә алмау куркыныч булыр иде.
Димәк, әгәр дә тынычлык сөюче милләтләр хәзер үк агрессияне булдырмаслык махсус чаралар эшләмәсәләр, киләчәктә аларның яңадан агрессия алдында көтелмәгән хәлдә калулары мөмкин икәнлекне инкарь итәргә ярамый.
Шулай булгач, Германиянең яңа агрессиясен булдырмау өчен, ә инде сугыш килеп чыккан тәкъдирдә, — аны башта ук туктату һәм аңа зур сугышка әйләнеп китәргә ирек бирмәү өчен нинди чаралар бар соң?
Моның өчен, агрессив милләтләрне тулысынча коралсызландырудан тыш, бары бер генә чара бар: тынычлык саклау һәм куркынычсызлык тәэмин итү өчен тынычлык сөюче милләтләр вәкилләреннән махсус оешма төзү, бу оешманың җитәкче органы карамагына агрессияне булдырмау өчен кирәк булган митум дәрәҗәдә кораллы көчләр бирү һәм бу оешманы, әгәр дә кирәк булса, агрессияне булдыртмау яки бетерү һәм агрессиядә гаепле булганнарны җәзалау өчен бу кораллы көчләрне кичекмәстән кулланырга мәҗбүр итү.
Бу оешма агрессияне булдырмау өчен шуклары да, чаралары да булмаган, күңелсез истәлек калдырган Милләтләр Лигасын кабатлау булмаска тиеш. Бу яңа, махсус, тулы хокуклы халыкара оешма булыр. Тынычлыкны саклау һәм яңа агрессияне булдырмау өчен аның карамагында барлык кирәкле нәрсәләре булыр.
Бу халыкара оешманың хәрәкәтләре җитәрлек кадәр нәтиҗәле булыр дип исәпләргә мөмкинме? Әгәр дә Гитлер Германиясенә каршы сугышның төп авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп барган бөек державалар киләчәктә дә бердәмлек һәм килешкәнлек рухында эш итсәләр, бу хәрәкәтләр нәтиҗәле булырлар. Әгәр дә бу кирәкле шарт үтәлмәс, алар нәтиҗәле булмаслар.
Иптәшләр!
Совет халкы һәм Кызыл Армия Ватан сугышы барышында үз алларына килеп баскан бурычларны уңышлы башкаралар. Кызыл Армия үзенең патриотлык бурычын лаеклы рәвештә үтәде һәм Ватаныбызны дошманнан азат итте. Хәзер инде безнең җиребез гитлерчы шакшылардан мәңгегә азат. Хәзер инде Кызыл Армиянең соңгы йомгаклау бурычы кала: союзникларыбыз армияләре белән бергәләп, немец фашистлары армиясен тар-мар итү эшен төгәлләү, фашист ерткычны аның үз оясында кыйнап үтерү һәм Берлин өстенә җиңү байрагын кадау. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Кызыл Армия бу бурычны якын киләчәктә үтәр дип исәпләргә нигез бар. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
Яшәсен җиңүчән Кызыл Армиябез! (Кул чабулар.)
Яшәсен данлыклы Хәрби Диңгез Флотыбыз!
(Кул чабулар.)
Яшәсен куәтле совет халкы! (Кул чабулар.)
Яшәсен бөек Ватаныбыз! (Көчле кул чабулар, барсы да урыннарыннан торалар.)
Үлем немец-фашист илбасарларга! (Озак алкышларга күчкән көчле кул чабулар. «Яшәсен иптәш Сталин» дигән тавышлар.)