Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКЧАРЛАКЛАР*

Ш.РАХМАНКУЛО

АКЧАРЛАКЛАР

Либреттоның эчтәлеге әллә Ни тирән, жигдп
вакыйгаларга корылмаган, әлбәттә.
Чөнкп авторлар
оперетта жанрына хас булган алымнар белән,
тамашачылар тарафыннан инде күптән үк көтелгән
жпңел спектакль тудыруны күздә тотканнар.
Әсәр
нең фабуласы, кыскача гына алганда,
түбәндәгеләргә кайтып кала:
Улгая колхоз кызы Зәйтүнә белән күрше авыл
егете, оста гармоньчы Зиннәт арасында мәхәббәт
башлана. Бригадир Вильдан агайның бу эшкә эче
поша. Чөнки Зәйтүнә Зиннәткә кияүгә чыкса, кыз
егет авылына күчен китәргә, ә колхоз уңган
кулларның берсен югалтырга тиеш була.
Бу «бәладән» котылу. Зәйтүнәне ничек итеп
булса да колхозда калдыру өчен Вильдан агай аны үз
авылы егете (ялга кайткан капитан) Фәтхи белән
таныштыру юлын уйлап чыгара.
Татар дәүләт опера һәм балет театры. ТАССР ның
атказанган сәнгать эшлсклесе Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Әхмәт
Фәйзи һәм Җәүдәт Фәйзи либреттосы. Режиссер Вәл
иев-
Сульва постановкасы, дирижер — Җәләл Старжиганов. П. Т.
Сперанский оформлениесе, шушы «план» аңлашылмау
һәм моның кызыклы чишелеше —
«Акчарлаклар»
ның төп каркасы булып тора.
Әсәрдәге, геройлар (Зәйтүнә, Шәмсия, Зиннәт.
Фәтхи һ. б.) кече яшьтән үк авыл эшендә кайнап,
хезмәт белән чыныгып үскән кыю һәм, бүгенге беләп
генә чикләнмичә, бел
ән алып өзлексез алга
омтылучы авыл яшьләренең реаль типлары. Аларның
сүзләре, хәрәкәтләре, гомуми һәм шәхси
кичерешләре көлдерү өчен генә түгел, ә аларның чын
эчке дөньялары һәм әсәрпец идея-эчтәлек юнәлеше
беләп оргаипк берлектә хәл ителәләр. Билгеле, бу
жанрның рамкасы сыйдырган дәрәҗәдә эшләпә һәм
оперетта жанрыннан артыкны сорап та булмый,
билгеле.
Җәүдәт Фәйзи тарафыннан язылган «Акчарлаклар»

 музыкасының төп агышы, тулаем
алганда, шатлыклы колхоз тормышы мело-
дияләреннән гыйбарәт, ләкин әсәрнең
эмоциональ
бөтенлегенә зарар китерүче корамалык һәм урыны-
уры
ны белән жанрдан читкә китү элементлары да юк
дип әйте
п булмый. Бу корамалык әсәрнең сәхнәгә
куелышында режиссер Вәл
иев-Сульва тарафыннан
тагын да куертылды, күпертелде дияргә кирәк.
Беренче пәрдәдәге Шәмсия ариясе, Зәйтүнә
белән Шәмсия дуэты, Зиннәтисц чыгу маршы һәм
апыц тарафыннан җырланган «Зәйтүнәкәй»,
«Акчарлаклар» көйләре, беренче пәрдәнең
финалындагы Мәликә белән Иосиф дуэтлары,
икенче пәрдәдәге хор өчеи язылган «Б
ез-без-без
идек...»,
Зәйтүнәнең «Кәкүк», Зиннәтнең
«Йолдызлар» көйләре, Фәтхинең прозасы,
«Терцет» һәм Мәликә белән Йосыфның «
Әйтимме
— әйт» дип башланган җырлары, Вильдан
куплетлары һәм хор белә
н балет (бигрәк тә өч кыз
биюе) өчен язылган музыкалар, оперетта
рамкасында алып карагайда, билгеле бер дәрәҗәдә
уңышлы бирелгәннәр. Композитор халык
моңнарының мелодик алымпарып дөрес
файдаланырга тырышкан.
Рольләрле башкаручы артистларның тырышып
уйнаулары композитор һәм шагыйрь тарафыннан
җибәрелгән кимчелекләрне тутырышуда, әлбәттә,
файда иттеләр
.
Беренче чиратта Шәфика Котдусова иҗатына
тукталырга кирәк. Яшь укытучы, авыл кызы
Шәмсияне Котдусова гыйшык яшендәге кызларның
күбесенә хас булган буяулар белән тулыландырып,
җанландырып бирә алды А
ның җырларындагы һәм
эчке к
ичерешләрендәге сампмилек, гадилек,
мөләемлек бу персонажны тамашачы
алдында сөйкемле итүче төп сәбәпләр булдылар.
Саф күңелле, дәртле, очучы булырга омтылучы
һәм укып, акчарлак кебек, күк диңгезендә йөзеп
йөрергә хыялланучы Зи
ннәт ролен үтәүче
Татарстанның атказанган артисты Фәхри
Насретдинов үзенең уенында иҗади көчлелегеп
тагып бер кат күрсәтте. Сәх
нәдә үзен иркен тота алуы
аркасында, драматик кичерешләр беләп вокаль
үтәлештәге
инсценировкаларны тигез һәм үлчәүле
алып барды.
Үзепсң эше беләп колхозда дап казанган яшь
кыз Зәйтүнә ролеп башкаручы Зэбпрова Халпдә
уенында яшьлек темпераменты, мәхәббәт
кайнарлыгы җитеп бетмәгән кебек, Мәрьям
Рахмапкулова башкаруында бу образ тамашачыларда
тулырак тәэспр калдырса да, ләкин айда да урыны-
уры
ны белән ясалмалык сизелә.
Артист Сә
йфетдинов (Йосыф) уенының
тупаслыгы, хәрәкәтләре
нең ямьсезлеге, урын-
сызлыгы — образның иҗади эшлә
нмәвен күрсәтәләр.
Бy рольне башкаручы Сәлимовның уенында иҗади
хезмәт салынганлыгы күзгә бәрелеп тора. Образга
хас булган җылылык, шаянлык буяуларып табу
буенча бу яшь артист тырышлык күрсәтеп эшләгән.
Мәликә образы, оперетта әсәрләрендә була
торган җиңел характер булуына карамастан, Зарова
башкаруында җитәрлек ачылып бетмәд
е, ә инде
Сара Садыйкова
ның бу образ өстендәге эше билгеле
бер дәрәҗәдә әһәмияткә ия.
Казан сәхнәсендә аз вакыт эшләвенә ка-
рамастан, тамашачыларга танылып өлгергән яшь
артист Вәли Галкин уены һәм тавышы белә
н үзенә
җылы өмет баглый алды.
Җиңелчәрәк уклаучы, ләкин чынында на-
муслы, бер катлы, ләкин колхозы өчен янып йөрүче
саф күңелле Вильдан образы артисты 3.
Яһуди
н башкаруы аша тамашачының күңелендә
матур гына тәэспр калдырды. Ләкин урыны-уры
ны
белән олы кешеләргә хае булмаган артык
мәзәкчеллек элементлары күзгә нык бәрелеп торды.
Атказанган сәнгать эшлеклесе Гаврилов
җитәкчелегендәге хорның др
аматик уен белән
бәйләнешле баруы, өч кыз биюендәге III. Әс-
фә
ндиярова, Федькулова, Гайулина һәм Әхтәмов,
Рөстәм Садыйковлар
ның матур эшләре мактап искә
алынырлык.
Ләк
ин постановкада җитди кимчелекләр дә юк
түгел. Характерларның һәм картиналарның режиссер
экспозиц
иясендә отышлы урынлашмавы, шома
бәйләнмәве һәм лпбреттопың тамашачыларга тәэсир
итәрлек оста уйланылга
н интригага ярлы булуы һәм
алар
ның реаль рәвештә алынмаулары — либретто,
шулай ук постановка өсте
ндә ныклы эшләүнең
булмага
нлыгын күрсәтеп торалар.
Валетның куелышы (балетмейстер Гай Та-
һ
иров) тамашачыларны канәгатьләндереп җиткерә
алмый. Күмәк биюләр композициясенең фантазия
ягыннан тарлыгы, икенче пәрдәдәге егетләр биюенең
эчтәлексезлеге, шул пәрдәдәге өч кыз биюенең
тиешенчә җәелеп җитә алмавы шулай ук
искә
алырлык кимчелек булып тора.
Массовый күренешләрнең җитәрлек эшләнеп
бетмәве, костюмнарда артык ялтыраучанлык,
эчтәлектәп аерылу (аеруча б
июче колхоз егетләре
костюмы) һ. б. кебек җ
итешсезлскләр, югарыдагы
җитди кимчелекләргә кушылып
, спектакльнең
бәясен тагы
н да төшерәләр. Шулай ук тамашачы өчен
күптән таныш булган «Гармо
нь» көенең килеп
кысылуы «Акчарлаклар» музыкасының бөтенлеген
югалта диясе килә. Музыкаль әсәргә мо
хтаж төсе
бирүне оригиналлык дип һич тә әйтәсе килми.

Бy җитешсезлекләрне бетерү, әсәрне ху-
дожество яг
ыннан югарырак күтәрү буенча
авторларга, р
ежиссерга һәм шулай ук коллективка
нык кыла эшләргә кирәк әле. Фәкать җ
итди иҗади
төзәтелүләрдән соң гына, «Акчарлаклар»
поста
новкасы театрның репертуар хәзинәсендә үзенә
тиешле уры
н алырга хаклы.