Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺАДИ ТАКТАШ


Татар совет шагыйре Һади Такташның үлүенә
шушы елның декабрь аенда 13 ел тулды. Шагыйрь
Һади Такташ үзенең җылы йөрәк лирикасы, яңа
тормыш, яңа мөнәсәбәтләрне, бигрәк тә яшьләр
арасында булган дуслык, сөю-мәхәббәт, уку-яңару
омтылышларын күп кырлы итеп җырлый белүе,
ягымлы шаянлыгы һәм татар шпгыре
нә яңа идея,
революцион эчтәлек алып керүе белән бергә,
бөтенләй яңа стиль, яңа ритмика кертүче буларак
киң катлау укучылар массасына пц нык танылган
һәм алар тарафыннан
иң нык сөелеп укыла торган
шагыйрьләрнең берсе булды, һәм бүген дә шулай
булып калуында дәвам итә, һәм киләчәктә дә
шулай булыр. Иске рома
нтизм мәктәбеннән
башлап, күп кенә идея һәм фикер каршылыклары
аша килеп, Һади Такташ соңгы ч
иктә революциянең
төп мотивларын дөрес аңлауга һәм бу мотивларны
нечкә поэт
ик формаларга салып җырлый алырлык
дәрәҗәгә чаклы үскән шагыйрьләрнең берсе һәм и
ң
талантлысы.
Татар совет ш
игъриятендә Такташ аерым бер
кеше яки аерым бер шагыйрь генә түгел, бөтен бер
вакыйга, өйрәнеп туеп булмый торган кызыклы,
шатлыклы, якты бер вакыйга булып тора, һәм без —
аның укучылары, аның әдәбияттагы варислары —
Такташ турында
, эчке горурлык белән:
— Менә шундый шагыйребез бар безнең! —
дип әйтә алабыз.
Без журналыбызның бу санында Һади
Такташның «Чигенү» дигән лирик
шигыренең моңа
чаклы бер җирдә дә басылмаган вариантын бирәбез.
Шагыйрь а
ны, үз кулы белән күчереп, язучы Кави
Нәҗми иптәшкә бүләк итеп биргән, шигырьне безгә
Кави Нәҗми иптәш тапшырды.

ЧИГЕНҮ
Парикмахер җаным, Матурла си
н мине,
Теләсәң
ничек итеп матурла,

Тик бер генә кабат сөйләсеннәр

Минем матурлыгым хакында...
Якла бүген м
ине,
Матурларга

Осталыгың булса, аяма.
Шагыйрь бәлки бүген беренче кат
Мәхәббәттә булган көрәшендә

Синең осталыкка таяна....
Ты
ңла,
Быел язы
н мин бер кызны сөйдем,

Ә беләсең,
Сөю —
Әгәр авыру өчен булса,
Ташла, парикмахер!
Сакалым да,
Ярты юлда калсын кырылмый,
Төкерәм!
Бер кызына җирнең алмаштырмыйм.
Алмаштырмыйм сый
нфым, —
җырымны!...
(Мин шул бераз т
иле икәнмен)
Гомеремдә бәлки беренче кат
Шундый каты итеп сөйгәнмен...
Бер хисемне аңар аямадым.

Үзем теләп бирдем барсын да.
Яшьлегемнең соңгы чәчәкләрен,
Таптый яздым аяк астында...
Җәмәгатькә бирү хезмәтләрен

Юлга кую өчен төзелә.
Көрәшләрдә көчле була торып.
Мәхәббәттә булган уенда
Җиңелү оят,
Сау бул, һәлакәтем,
Минем йөрәк давыл кулында...
— Айлы төннәреңне кайда гына уздырсаң да,
Озын чәчләреңне кем теләге белән ге
нә туздырсаң да
Барыбер миңа, с
инең өчен

Үләр хәл юк матур булсаң да...
Ташла, парикмахер!
Матурланмыйм,

Матурлыгым минем җитәрлек.

Мин сәламәт.
Көчле,
Шул к
илеш тә
Бик күпләрне гыйшык итәрлек!
Ах
, Володя бәгърем.
Бик
ялгыштың.
Ба
й мәхәббәт гомерен көймәгәч
Ташка
бәрдең.
Ничек күз яшь катыш

Әрнеп сиңа ачу килмәсен!..
Мәхәббәт ул үлем юлы түгел.

Аны тудыра яшәү ялкыны.

Киләчәккә безнең каныбыздан

Торып үтә аның аркылы...
Юк
, Володя!
Сөю үлем түгел.
Ул тик бары
Җенеслекнең канда уйнавы.
Ул нәселнең канда хәрәкәте,

Канның омтылышы... дулавы!..