Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ҮСЕШЕНДӘ КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ РОЛЕ


1. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ПАТРИОТ ЯЗУЧЫ-ЖУРНАЛИСТЫ ҺӘМ ЗУР ГАЛИМ-ФИЛОЛОГЫ.
Габделкаюм
Насыйри татар халкыпың XIX гасырның икенче ярымында җитешкән иң бөек бер эшлеклесе иде. Ул үзен халык эшенә, ил эшенә багышлаган язучы-журналист һәм зур галим-филолог иде. Шуның белән бергә, ул культура борылышының беренче бөек идеологы булды.
Һәр халыкның бөек кешеләре шул халыкның культура һәм әдәби үсеш юлын туры күрсәтеп бирүче булып килделәр һәм шундый булып киләләр. Бөтен тын алышлары халык файдасы өчен булган ул бөек шәхесләр үзләреннән әүвәлге һәм үз заманнарындагы бөтен алдынгы кешелек культурасының өлгергән җимешләре белән кпрәгепчә азыкланган һәм шул иң алдынгы халыклардан тәэсир һәм тәрбия алган кешеләр иде. Шуның нәтиҗәсендә алар культура һәм әдәби үсешнең халык өчен иң файдалы булган туры юлына өндәүче һәм, шуның белән бергә, гуманистлык идеясе белән сугарылып, үз укучыларын халыклар дуслыгы ноктасына табан хәрәкәт иттерүче кешеләр булдылар.
Каюм
Насыйри халыкларның әнә шундый бөек кешеләренең берсе иде.
Владимир Ильич Ленин тарихи әһәмияткә ия булган Хадимнәрнең тарихи хезмәтләре алар
ның «үзләреннән әүвәл булып үткәннәргә караганда бигрәк яңалыклары белән хөкем кылына» һәм үлчәнә икәнлеген күрсәтте (Ленин әсәрләре, т. 1, б. 51).
Каюм
Насыйриның татар халкы өчен биргән зур тарихи хезмәтләрен менә шул принцип һәм метод буенча тикшереп бәһалау кирәк.
Каюм
Насыйриның хезмәтләре татар халкы өчен, беренче башлап чәчелгән алдынгы культура орлыклары буларак, зур яңалык бирде.
XIX
нчы гасырның икенче ярымы татар халкының культура, әдәби үсешендә көнчыгыштан көнбатышка таба нык борылыш ясаган бер дәвер иде. Менә шул зур тарихи борылышның төп фикери буынын, тамырын Каюм Насыйриның практик һәм теоретик хезмәтләре, аның иҗаты, аның әсәрләре тәшкил итте. Бу гатар халкы эчендә Каюм Насыйрида
әүвәлге культура Хадимнәрендә булмаган һә
м күренмәгән беренче зур фикер һәм культура яңалыгы иде һәм культура үсешендә революцион-демократик хәрәкәтнең нигез ташын салучыларның берсе иде.
Каюм
Насыйри татар халкы өчен иң кирәкле булган зур һәм уңышлы эшне, һәрнәрсәдән әүвәл, бөек рус халкы беләп чыннан дуслашу һәм шул көчле халыктан зур гыйльми һәм культура ярдәме, алу аркасында эшли алды. Ул рус культурасы һәм гыйлем дөньясының татар халкы өчен хәзерләнгән иң туклыклы беренче җимеше булып җитеште. Шуның белән бергә ул, икенче яктан, көнчыгышның гыйлем һәм әдәбиятларыннан кирәгенчә өлеш алган иде. Аеруча ул үзбәк халкының даһи гуманист шагыйре һәм фикер иясе булган Галишир Навоиның гуманистик идеяләре белән сугарылган иде.
XIX нчы гасырда и
нде татар халкының иҗтимагый-культура тормышы, тәрәккыйсе бөек рус халкының культура тормышы һәм тәрәккыйсе белән органик рәвештә  багланган; аның яңа культура үсеше моның яраткан яңа культурасы һәм революцион хәяты аркасында гына тәэмин кылыначагы тарихи ачык билгеләнгән иде.
Татар халкы эчендә ме
нә шул тарихи хакыйкатьне һәркемнән элек ачык төшенә алган кеше Каюм Насыйри булды. Шуның өчен рус халкының культура казанышларын татар халкы эченә кертү һәм шул юл белән татар хезмәт халкын тизрәк яңа культура, хәят баскычына күтәрүнең иң туры юлын да башлап ул билгели алды.
Моны исә ул татар халкы
ның яшь буынына иң беренче культура ачкычы һәм гыйлем чишмәсе кылып рус телен өйрәтүдән кем шуның белән бергә чын татар әдәби теленең нигезләрен салудан башлады. Шул юлда бил буып, җиң сызганып эшкә кереште. Татар балаларына башлап рус телен һәм аларның саф ана телләрен ул укытты, бу хакта иң яхшы һәм беренче дәреслекләрне ул язды. Аның «русча өйрәнүче мөселман егетләре өчен вә һәм татарча өйрәнүче урыс егетләре өчен аспиф кыйлдым» дип язган һәм урта кулда 79 бит зурлыгында булган «Кыскача татар нәхүе» 1860 нчы елда ук Казан университеты матбагасында басылып чыккан иде инде. Бу дәреслек татар телен рус теле һәм рус телен татар теле белән чагыштырып өйрәтү юлы белән һәм дә гыйльми принципта язылган иң яхшы бер дәреслек иде. Бу китап Каюм Насыйриның татар теле грамматикасыннан беренче гыйльми иҗады булды. Бу китабына караганда, аның индс 35 яшьләрендә үк татар халкының иң алдынгы филологы һәм тел галиме булып өлгергәне ачык күренеп тора. Аннан соң ул татар теле грамматикасыннан һәм стилистикасыннан «Нәхүнсаҗ» һәм «Кавагыйде китабәт» дигән әсәрләрен бирде.
Каюм
Насыйри бер яктан Казандагы Учительская школа янындагы «Рус-татар башлангыч мәктәбе»ндә беренче учитель булып, татар балаларына рус телеп укытса, пкепче яктан, мәдрәсә шәкертләрен үз фатирына җыйнап, шул гыйлем телеп аларга да өйрәтте, аларга да русча укытты; татар балалары өчен рус теленнән «Кавагы иде кыйраәти рус» (русча уку кагыйдәләре) исемендә илле сабаклык дәреслек язды, һәм аның бу китабы 1889 нчы елы басылып та чыкты. Татарлар өчен рус теле грамматикасыннан да махсус дәреслекләр язды.
Шуның өсте
нә янә Каюм Насыйри рус мәктәпләрендә рус халкы балаларыңа татар телен укытты. Шулай итеп, ул рус халкы белән татар халкының яшь буыннарын тагын да ныграк якынайту, бер-берләренә тагын да ныграк бәйләү өчен практик һәм теоретик сәбәпче булды.
Гыйлем вә культура теле сыйфатында рус теле
н өйрәнүне татар мәктәп һәм мәдрәсәләренең программаларына кертүнең зарур булганын шулай ук иң элек башлап Каюм Насыйри күтәреп чыкты. Ул 1889 нчы елдагы «Календарь»ында балаларга заманага ятышлы тәрбия бирү һәм укыту турысында иң яхшы фикерләрне язып килеп, ахырда:
— «М
өгамәләт бабында (тормыш кирәкләре—Г. С.) урысча укымак дәхи тәәхмульдер», ягъни кирәк булган бернәрсәдер, дип ачыктан ачык русча укырга өндәде.
2. САФ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ҺӘМ ӘДӘБИЯТНЫҢ НИГЕЗЕН КОРУЧЫ.
Каюм
Насыйри әсәрләре мәйданга килгәнче, XIX гасырның икенче ярымыпача, төп татар әдәби теле татар халкының үзендә, апыц сөйләшү телендә, җырларында, мәкаль һәм табышмакларында, бәет һәм әкиятләрендә, кыскасы, авыз әдәбиятында, фольклорында гына иде; язма әдәбпятта чып татар теле юк иде.
Язудагы чы
н татар әсәре — әдәби телнең нигезен Каюм Насыйри салды. Бу телнең нигезен салучы аның шәкерте бөек шагыйрь Габдулла Тукаев булды.
Дөрес, кулыбызда булган тарихи таяныч, әдәб
и фактлар буенча, татар халкы эчендә шагыйрь һәм язучылар XVII гасырдан башлап мәйданга чыктылар. Боларның беренчесе мистик шагыйрь Мәүла-Колый булып, үзбәк шагыйре Ясәви хикмәтләре нигезендә 1677 нче елда үзенең дини «хикмәтиләрен көйләде. Аннан соң Исмәгыйль ага дигән Оренбурглы берәү үзенең кечкенә «Сәяхәтнамә»сен язды. Шуның белән бергә, XIX гасыр башларында наданлык караңгылыгына һәм тәкълиткә каршы күтәрелеп, акылга ирек сорап, фикер азатлыгына чакырган һәм Бохарада чагында «зиндыйк», «дәһри», «динсез» дип Бохара әмире тарафыннан үлемгә хөкем ителгән Курсави (1783—1813) кебек рационалист галимнәр дә мәйданга чыкканнар иде, ләкин бу галим халык өчен заманында файдалы әсәрләрне гарәп телендә язды һәм, шунлыктан, фикерләрен масса арасына тарата алмады.
Со
ңра, XIX гасырның беленче ярымында, Габдрахим Утыз Имәни (1730—1815), Әбулмәних (1862 елда үлгән), Шәмсетдин суфи (1825-1865) һәм Һибәтулла ишан (1794-1867) кебек шагыйрьләр диниистик шигырьләрен иҗат иттеләр.
Ләкин шул
югарыда әйтелгән шагыйрьләр һәм язучыларның һичберсе саф татар телендә язмадылар: аларның әдәби теле госманлы, гарәп һәм фарсы сүзләреннән һәм Европа әдәбиятында яңлыш буларак «чистай теле» дип аталып килгән борынгы үзбәк әдәби теленнән тукылган һәм татар халкы массасы төшенми торган корама бер тел иде.
Фәкать Габделкаюм
Насыйриның иҗади эшчәнлеге заманнарында. XIX гасырның урталарында, Габделҗәббар Кандалый (1797-1860) гына җанлы татар телендә язуның беренче тәҗрибәсен эшләп карады. Каюм Насыйри тарафыннан беренче тапкыр тәкъдир ителгән һәм шигырьләре «татар теле дигән телимезнең һөнәреннән» дип хисапланган шагыйрь дә ялгыз шул булды. Каюм Насыйри үзенең «Фавакиһел-Җоласа» дигән зур хезмәтендә, татар халкының Фольклор иҗадиятенә зур урын бирү белән бергә, татар шагыйрьләреннән фәкать Кандалый шигырьләрен генә керткән (556-579 нчы битләр) һәм аның иҗадына зур әһәмият биреп, аның шигырьләре турында: «әдәбиятның имла вә чишасы байтак яхшы төзелгәндер, шул җәһәттән игътибар кылынды» дип иҗаби бәһа биргән һәм «Габделҗәббар шагыйрь адәм» дип әйтеп үткән. Шуның өстенә, шул әсәрләргә керткән җыр, табышмак, мәкаль һәм бәетләр («Уңмаган килен», «Чәй» бәетләре) һәм Кандалый шигырьләреннән соң, һәммәсенә каратып:
— «Татар теле д
игән телемезнең һөнәреннән мәзкүр шигырьләр вә әкиятләр вә мәкальләрдән башка мөнәсәбәтле нәрсәләр табылмады» дип язды.
Димәк
, Каюм Насыйры югарыда исемнәре әйтелгән язучы һәм шагыйрьләр (Габдрахим Имәни, Әбулмәних. Шәмсеттин Суфи, Һибәтулла һәм башкалар) ның шигырьләрен «татар теле дигән телемезнең һөнәреннән» хисаплый алмаган. Бу турыда Насыйри әлбәттә хаксыз түгел. Чөнки әдәби тел җәһәтеннән аларның язу телен хәзерге әдәби татар теленең нигезе, принципы иде дип әйтү һич мөмкин түгел.
Югарыда әйтеп үткә
небезчә, саф татар әдәби телен XIX гасырның икенче ярымында, Каюм Насыйри күтәреп чыккан, бу телгә практик һәм теоретик яктан нигез аның тарафыннан салынган. Бу тел К. Насыйри тәэсире белән, Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» драмасы һәм аңа каршы Ф. Халидт тарафыннан язылган «Рәдде бичара кыз» драмасы һәм авторы мәгълүм булмаган әсәр аркылы үстерелеп килеп, 1905 нче ел революциясеннән соң Габдулла Тукаев, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камаллар иҗатларында нык һәм тирән тамыр җибәрде.
Башлап К.
Насыйри тарафыннан төп нигез салынган әнә шул җанлы әдәби тел совет матбугаты, татар совет язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан бу көнге күтәрелеш баскычына үсте һәм инде ул күп камилләште. Бөек идеяләрне, тулы һәм катлаулы революцион хәятенә иркен чагылдыра ала торган кодрәтле телләр рәтенә тезелде; татар халкының бөек социалистик совет культурасына ия булуында көчле коралларыннан берсе булып әйләнде.