Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ ЧЫНЛЫК ӨЧЕН

(Нәкый Исәнбәт иптәшнең «Идегәй» эпосына багышланган мәкаләсе уңае белән)
«Татарстан партия оешмасында масса-полит
ик һәм идеологик эшләрнең торышы һәм аларны яхшырту чаралары турында» ВКП(б) Үзәк Комитеты гаять мөһим карар кабул итте. Бу карарның әһәмияте Татарстан партия оешмасы өчен, барлык коммунист һәм партиясез большевиклар өчен, совет интеллигенциясе өчен чиксез зур. Бу карар идеология өлкәсендәге эшләрнең җанланып китүенә киң юл билгеләве белән беррәттәи, тарихи әдәбиятның үсүе өчен дә, сәнгать, әдәбият эшчеләренең иҗат колачлары җәелеп үссен өчен дә конкрет чаралар күрсәтә. Ул тарихчыларның һәм язучыларның иҗат эшләренә сугышчан программа сызып бирә. Сталин, Киров һәм Жданов иптәшләрнең тарих дәреслекләренә карата ясаган күрсәтүләре СССР да тарих фәненең куәтле рәвештә җәелеп, үсеп кптуе өчен нинди әһәмият тоткап булса, ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карары да Татарстан өчен шундый ук әһәмият тота. Бу карар, һичшиксез, татар тарихы һәм татар әдәбияты тарихының ныклы фәнни нигезгә утырып төзелүенә, тарихи темаларга язылган әсәрләрнең ишәюенә нигез сала. Бу — бер яктан.
Шуның белән бергә, ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карары татар халкының тарихын аңлауга яктылык бирә. Моңа чаклы татар халкы тарихы мәсьәләләре тирәсендә яшәп килгән иске, реакцион карашларның, буталчык фикерләрнең нигезен җимереп ташлый. Татар халкының тарихын гомуми рус тарихыннан аерып, башка халыклар тарихыннан аерып тикшерүнең гыйльми нигезе юклыгын күрсәтә һәм алдагы вакытта тарихи әдәбиятның үсү юлларын билгели.
I
ВКП(б) Үзәк Комитеты Татарстанның аерым тарихчылары һәм язучылары тарафыннан җибәрелгән идеологии җптешсезлекләрпе, милләтчелек төсендәге хаталарны күрсәтеп узды: «Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары
Идегәй турындагы ханнар-феодаллар энооын озак вакытлар популярлаштырып килгәннәр. Бу эпоста — Алтын Урданың эре гаскәр җитәкчеләреннән берсе булган һәм рус шәһәрләрен һәм авылларын талап-яндырып һөҗүм ясаган Идегәй, тарихи чынлыкка каршы буларак, бөек прогрессив эшлекле булып сурәтләнә. Татарстанның кайбер әдәбиятчылары һәм тарихчылары Идегәйне халык батыры дәрәҗәсенә күгәрүләре белән, Алтын Урданы уз заманының алдынгы дәүләте итеп бизәп күрсәтергә маташканнар».
«Идегәй» эпосы туры
нда безнең матбугатта мәкаләләр басылды һәм Идегәй образы кайбер шагыйрьләрнең шигырьләрендә батырлык символы төсендә урын алып килде. Моның белән безнең кайбер язучы һәм шагыйрьләр революциягә чаклы ук яшәп килгән буржуаз милләтче тарихчыларның фикер йогынтылары тәэсиренә бирелгәнлекләрен күрсәттеләр.
«
Идегәй» эпосы турында язылган мәкаләләр 1940 нчы елда басылдылар. Шул вакытта эпосның төрле вариантлары да игълан ителде һәм ул шактый киң күләмдә популярлаштырылды. Арада Нәкый Исәнбәт иптәшнең мәкаләсе аерым игътибар итүне һәм җитди тикшеренүше сорый торган мәкалә. Ул мәкалә «Совет әдәбияты» журналының 1940 ел 11, 12 санында, «Татар халык эпосы «Идегәй» дастанының 500 еллыгы» исеме астында басылып чыкты.

Бу мәкаләдә Нәкый Исәнбәт иптәш Идегәйне революцион халык юлбашчысы сыйфатында танып, аны татар халкының батыры итеп гәүдәләндерә, Идегәй баш күтәрүен — халык хәрәкәте, халыкның сарайларга каршы баш күтәрүе дип аңлый. Казан, Болгар халыкларын, Алтын Урда дәүләте белән беррәттән татар халкының дәүләте итеп раслый һәм шул фикерләре белән татар халкының тарихын бозып бирү юлына баса.
Иң элек «Идегәй» шәхсе турында. «Идегәй» эпосы — тикшерүчеләрнең фикере буенча да, чынлыкта да тарихи шәхес туры
нда язылган. Идегәй шәхетенең йөзе тарихчылар тарафыннан шактый тулы ачылган. Идегәй, тарихи шәхес буларак, күрше халыкларны җәберләү, талау,
рус җирләренә басып керү политикасы алып баруы бел
ән халык картында  образ булып баса алмый.
Тарихи Фактлар Идегәйнең демократия вәкиле түгеллеген һм сарайларга каршы баш күтәрүче булмаганлыгын раслыйлар. Идегәй — халык өчен көрәшүче түгел. Киресенчә
, Идегәй «шундый гадәтләр һәм бөек законнар урнаштырды ки, халыклар... кысынкылыкта калдылар. (Тизенгаузөн. II том. 133 бит).
Феодал буларак
, Идегәй властьны үз кулына алу өчен барлык ханнар белән берер артлы көрәш алып бара. Билгеле, Чыңгыз нәселеннән булмаганга күрә, ул үзенең дәрәҗәсендә яшәвен ачык белдерми, чыгым Алтын Урдада ул Кырым князе Чама кебек үк дәрәҗәдә яши. Ул Нугай Урдасының башында тора һәм үз тәэсирен башка халыкларга да җәя. Үзбәк ханнан сон вакытлы идарәче (временник) булып күтәрелгән Мамай һәм Туктамыш хан Алтын Урда дәүләтенең элекке көннәре өчен никадәр тырышсалар. Идегәй дә шул ук Алтын Урданың элекке куәтен кайтару өчен көч куя.
«Тимер үлгәннән соң 1105 елда
князь Идегәй (Алтын) Урданың күп өлешен берләштерә алды. Бу хәл тизлек белән рус җирләренә мөнәсәбәт итүдә чагылды. 1408 елда Идегәй Москва князьлеген җәзалау һәм аның элеккечә Урдага буйсынып яшәвен кайтару өчен кинәт кенә Москва тирәләренә килеп чыкты» (СССР тарихы. I том, 238—239 б.).
Идегәйне
ң «киң демократия вәкиле» түгеллеге эпосның үзендә дә чагыла. Эпоста гәүдәләнгән Котлыкыя — Идегәйнең әтисе — Туктамыш ханның ау кошларын карап торучы би (феодал) чинында бирелә. Котлыкыя исеменә аңлатма язып. Н. Исәнбәт түбәндәгечә нәтиҗә ясый: Котлыкыя — бәхетле кыя дигән сүз була. Аллегорик мәгънәсе — лачын куна торган аш скала, ягъни ханлык кошы Туктамыш Котлыкыяга күчәргә тиеш булуны. Чыннан да власть Туктамыш хан Котлыкыя улы Идегәйгә күчә һәм күченү сәбәбен эпос шигъри тел белән сурәтли. Алтын Урда дәүләтенең элекке байлыгын күз алдына бастыра.  Алыш ханның шул байлыкны били белмәвен әйтеп, ханлыкның да аңардан китәргә тиешлегенә ишарә ясый.
Шул рәвешчә Котлыкыя эпоспың башында ук Алтын Урданың элекке бөеклеген кайтара алмаган хан кулыннан власть (дәүләт) китәргә тиешлеген әйтә. Идегәйнең хәрәкәте әтисенен шушы фикере эзеннән бара.
 Идегәйнең «кара сөякләрне» мыскылла
п каравы да сурәтләнә. Җанбайга карата Идегәйнең җирәнен сөйләве моны ачык раслый:
«Киңәше өлкән эт
Җанбай.
Арырак торып сөйләче.
Б
ирерәк килеп тыңлачы.
Атаң кара кеше иде
Мал биргәннең колы иде,

Анаң кара кеше иде

Аш биргәннең күне иде
Син дә шундый кешесең
...»
Идегәй үзен Чыңгыз белән бер дәрәҗәдә күрә: Борындагы Чыңгызның үзе белә
н тидермәс» ди ул һәм аның идеалларын басын алучы деспот, феодал идеаллары булып гәүдәләнәләр. Туктамыш ханның сараеннан киткәндә ул үзенең теләкләрен ачып әйтеп китә;

...Чиксез кузы, сансыз кун

Күп гаскәрем туйсын дип

Суеп казан асмасаң;
...Алтыннан суккан Ак Урдан,

Көмештән суккан ак ишек,

Төсе суык чын булат
Очы белән ачмасам;
Кисмә, кисмә сары алтын
Кисеп улҗа итмәсәм
Ханәкәдән аруны,

Көнәкәдәй сылуны

Яникәдәй бикәчне
Тиген улҗа кылмасам

(түләүсез кулга төшермәсәм, трофей ясамасам).
...Дигәнемә җитмәсәм,

Әйткәнемне кылмасам.
Мин үчемне алмасам.

Баба Төкләс бабам биргән

Идегәй атым корысын».
Бу сүзләрдә Идегәй үзен б
ик нык таныта һәм феодал, деспотлыгы турында бәхәсләшергә урын калдырмый.

Туктамышка каршы оештырып сугышу юлына күчә. Бу отышка коллардан алып Алтын Урданың дәүләт системасыннан риза булмаган киң катлау халык Идегәй артыннан китеп, бу хәрәкәт киң халык кузгалышы төсен алды. Безнең өчен бу кузгалышның иң әһәмиятле җире дә шунда» дип аклый.
Идегәй сугышларына шундый төс бирүе белән
Н. Исәнбәт тарихи фактларны бозып күрсәтү юлына баса. Чынында исә Идегәй көрәшен нинди дә булса халык кузгалышы яки киң халык хәрәкәте белән бәйләп алу дөрес түгел, чөнки бу көрәштә һичбер яңалык булмый. Бу хәл Исәнбәткә дә билгеле һәм ул  Алтын Урда дәүләтенең политик хәленә тукталып, «XIV йөзнең икенче яртысында без Алтын Урдада күчмә аристократиянең бик көч алып киткәнен һәм бу хан» яки «ханзада»лар тирәсендә үзара көрәшләр алып барган төрле җирләр, «урда князьләре»и күрәбез» дип язa. Чыннан да тарих 1360 нчы елдан алып Алтын Урда тәхетенә 20 дән ардык хан килен басканын раслый. Тәхет тирәгендәге көрәш, ызгыш, талаш, суеш көчле була һәм бу эре феодаллар арасында бара. Идегәй белән Туктамыш хан арасында барган көрәш тә феодалларның үзара хан тәхете өчен барган керәшеннән гыйбарәт. Шушы көрәшне киң халык кузгалышы итеп күрсәтүче Н. Исәнбәт үзе үк, «Чыңгыз аристократиясеннән риза булмаган һәм үзләре Чынгыз нәселеннән булганы мырзалар эченә яңа бер политик группа оеша башлады» дип, Идегәй группасынын сыйныфын йөзен билгели. Күрәсез, Нәкый Исәнбәт үзенең тарихи тикшеренүләрендә үзе чыгарган нәтиҗәне җимереп ташлый. «Мырзалар эчендә барган политик группаның* киң халык хәрәкәте белән һичбер катнашы юклыгын аңларга да юл ача. Шулай булуга да карамастан, Исәнбәт үз фикерендә эзлеклелек күрсәтми. Чыңгыз нәселе белән башка кабилә аристократлары арасындагы ызгыш, көнчелек — феодалларның үзара көрәшенә нигез булып ятуын күрми.
Ыру-кабилә башлыклары белән Чыңгыз нәселе арасында барган үзара көрәш, көнчелек сугышы эпоста б
ик ачык чагылган. Шул ук Норадын Туктамыш ханның артыннан куа бара, аны куып җитеп, үтерү алдыннан үз нәселе, турында сөйли. Чыңгыз нәселеннән килгән Туктамышны үзенә тиң итеп карый һәм аны үтерергә хаклы булуын аңлата.
Кабилә башлыклары — ханнар, Чыңгыз нәселе аристократларына караганда, күчмә халыкларга якынрак торалар һәм күчмә халыклар массасы Чынгыз нәселе Туктамышка каршы көрәштә Идегәйгә нык ярдәм күрсәтә. Монда аңлашылмый торган бернәрсә дә юк. XV нче гасырда, күчмә халыкларда хәрб
и демократия гадәтләре бик нык яши әле һәм шуңа күрә дә бу халыклар каты тәртипләр урнаштырган, кысынкылыкта яшәргә мәҗбүр иткән Туктамыш ханга каршы Идегәй артыннан иярәләр. Шуңа күрә дә эпос Идегәйнең баш күтәрүләрен идеаллаштырып сурәтли; Идегәйне Алтын Урда дәүләтен чәчәк аттыручы итеп күрсәтергә тырыша һәм Идегәйнең кайгыртуы белән илнең экономик хәле яхшыра, коллар биләү чикләтелә дип раслый.
Ләкин феодал Идегәйнең халык турында кайгыртуы нидән гыйбарәт соң? Кабилә башлыклары ханнар белән көрәшүдә үз ыруларының ярдәм итүләренә генә түгел, башка ыруларның катнашуларына да мохтаҗлар. Чит кабиләләрне катнаштыру белән алар үз улуслары
н зурайтуга ирешәләр. Улус башында торучылар хәрби демократия гадәтләрен саклыйлар һәм шуның белән алар үз кабиләләренең бирелеп хезмәт итүләренә, шулай ук чит кабиләләрнең дә теләктәшлегенә ирешәләр. Идегәйнең халык турында «кайгыртуы» да төбендә шушы нәрсәгә кайтып кала. Эпоста «кашыклап җыйган малыңны чүмечләп чәчеп» бетерү турында сүз бара икән, моны «кисмә, кисмә сары алтыннны «кисеп улҗа» итеп, ягъни трофей ясап, аны сугьппта катнашучылар арасында бүлү булачак дип аңларга кирәк. «Чиксез кузы, саксыз куй» сую турында сөйләгәндә дә зур гаскәрне сыйлау күздә тотыла. Идегәйнең халыкны «кайгыртуы» шул төстә.
Эпос буенча да Идегәй феодаль аристократиясенең вәкиле буларак, үз күчмә кабж- ләсеппәп аерылмаган ак сөяк би буларак гәүдәләнә. Тормышта Идегәй Туктамыштан һичбер ягы белән дә аерылмаган, эпоста да аңа тиц кеше итеп сурәтләнә. Аларпыц икесенең арасында барган сугыш, ул — дүрт ел эчендә
(1394—1398) уналты тапкыр кабатланган үзара феодал сугышы һәм бу сугышлар бөтен авырлыгы беләп халык массасы җилкәсенә төшәләр. Эпоста бу хәл:
Ата улны белмәде,

Ана кызны белмәде,

Кем урдасы кем якта

Явыр явын белмәде.

Азамат ир Туктамыш

Күккә бакты ут күрде,

Җиргә бакты кан күрде...
дигән юллар аша ачык яктыртыла.
Идегәйнең шушындый сугышларына у
ңай бәя биреп, Нәкый Исәнбәт иптәш аның Алтын Урда дәүләте составына кергән башка халыкларны кысып яшәве, аларның күтәрелешен бастырып килүе турында, рус җирләренә һө- җүм итеп, рус җирләрендә талау, җимерү алып барулары турында сүз кузгатмый. Чөнки бу нәрсә Идегәй образына гына түгел, гомумән бөтен эпосны икенче сыйфатта яктыртуга алып килер иде. Исәнбәткә һәм «Идегәй» эпосын тикшерүче башка иптәшләргә тарихи Идегәйнең деспотлыгы ачык нәрсә. Шушы мәсьәләне читләтеп үтү өчен икенче бер гаҗәп тезис китереп куела. Эпосның тарихи булуы тарихта чыннан да булган вакыйгаларны һәм билгеле кешеләрне булганынча түкми-чәчми бирүендә түгел. Киресенчә, дастан һәм аның геройлары тарихтагыга капма-каршы куелган булулары да мөмкин» — дип яза П. Исәнбәт. Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты да «Идегәй» эпосы буенча хәзерләнгән хезмәтендә, «безне тарихи шәхес Идегәйдән бигрәк, дастандагы Идегәй образы кызыксындыра» дип язды.
Бу фикерләрнең төбендә, тар
ихи фактлардан качып, Идегәйне иҗади образ, демократта вәкиле итеп күрсәтергә, сугышларын — халык хәрәкәте итеп гәүдәләндерергә тырышу ята иде. Ләкин югарыда күрелгәнчә, тарихтан аеру белән Идегәй образына прогрессив төч бирергә мөмкинлек тумый. Эпос никадәр генә аның образын идеаллаштырып, табигый төсләр биреп гәүдәләндерергә керешмәсен, төбендә ул һаман тарихи Идегәй рухында кала, аның феодаллыгын, деспотлыгын томалап калдыра алмый.
Нәкый Исәнбәт иптәш үзенең мәкаләсендә «Идегәй» эпосының әһәмиятенә шактый к
иң туктала. Ләкин, югарыда әйтелгәнчә, автор Идегәйнең агрессив политикасы турында, башка халыкларны басып алу сугышлары оештырып яшәве турында гыйльми тикшеренү ясамый һәм логик нәтиҗә чыгару юлына басмый. Шуның нәтиҗәсендә, «Идегәй» эпосындагы пантюркизм идеясе дә, милләтчелек фикерләре дә кискен тәнкыйтькә очырамыйлар. Н. Исәнбәт иптәш эпостагы милләтчелек фикерләрен күрмичә һәм тәнкыйть итмичә уза. «Идегәй» эпосы Алтын Урда дәүләте эчендә яшәгән халыкларны Идегәй исеме тирәсенә тупланырга чакыра. Бу чакыруның төбендә төрек халыкларының берләшеп, русларга каршы агрессив политика, талау сугышлары алып бару идеясе ятканлыгы ачык нәрсә. Алтын Урла дәүләте — агрессив дәүләт иде, ул күрше халыкларны буйсындырып, аларны талап, изеп яшәде, талау сугышлары алып барудан бервакытта да тыелмады. Алтын Урда эчендәге кабиләләрне берләштерү идеясе дә агрессив политикага нигезләнгән, күрше халыкларны, беренче чиратта, рус халкын буйсындырып, аларны талап, изеп яшәү теләкләренә нигезләнгән.
И. Исәнбәт иптәш эпосның мондый милләтчелек идеяләрен фаш итәргә һәм аңа каршы тә
нкыйть уты җибәрергә тиеш иде. Ләкин без аның мәкаләсендә моны күрмибез.
«Идегәй» эпосында капма-каршылыклы фике
рләр шактый урын алалар. Бу нәрсә үзе генә дә аның халык эпосы түгеллеген раслый. Халык эпосындагыча Фикер эзлеклелек, логик агылыш «Идегәй» эпосында күренми. Н. Исәнбәт иптәш тә, «Идегәй» эпосына колларча сокланып, аның фикерләре артыннан иярә һәм үзенең тикшеренүләрендә фәннән ераклаша бара, тарихны тупас рәвештә бозып күрсәтә. Ул — Алтын Урданы — татар дәүләте дип карый һәм «татар» сүзен хәзерге вакытта «татар халкы» дигән сүзгә нинди мәгънә бирелсә, шул мәгънәдә куллана. Мәсьәләгә болай карау шулай ук хата, чөнки ул мәгънә һәрвакыт яки иске гадәткә ияреп кулланылды, яки милләтчелек омтылышып чагылдырды. Алтын Урда дәүләте эчендә яшәгән кабиләләрдә гомуми территорияләрдән тыш, милләт яки халык итеп таныттыра торган башка гомуми билгеләре бер вакытта да булмады. Шуңа күрә Алтын Урдага карата «татар дәүләте» дип карау сталинчыл фән күзлегеннән караганда тупас ялгышлык.
«... Идегәй көрәшенең
иң әһәмиятле һәм нәтиҗәле ягы... Алтын Урдага көчләп буйсындырылган һәм көч белән тотылган күп төрле халыкларның үз башлы территорияләргә бүленеп, үз башларына идарә кылына торган ханлыклар килеп чыгуында. Чыннан да бит Идегәйнең үз заманнарында ук Казан, Москва, Кырым, Астрахань, Ак Урдаларның эчтән бүленүләре һәм үз башлы булулары башлана» — Нәкый Исәнбәт мәкаләсен шундый фикер белән йомгаклый. Бу фикер «Идегәй» эпосындагы милләтчелек идеяләрен күрмәүдән килеп чыккан һәм ул тарихи чынлыктан ерак торган фикер. Мондый нәтиҗә чыгаруы белән Н. Исәнбәт Алтын Урданың җимерелүенә сәбәп булган тышкы күренешләрне искә алмаган. Үз башларына яшәү өчен рус халкының героик көрәш алып баруы Алтын Урданы тышкы яктан какшатучы төп сәбәп булып ятуы әйтелми. Рус дәүләтенең төзелү процессы кебек хәлиткеч фактор онытылып кала.
Югарыда әйтелгә
ннәр бөтенесе дә, Н. Исәнбәт иптәшнең мәкаләсендә яктыртылган фикерләрнең дөрес түгеллеген әйтәләр. Идегәйнең халык юлбашчысы төсендә тәкъдим ителүенә, татар халкының легендар герое итеп күрсәтелүенә, аның көрәшенең киң халык массасы хәрәкәте сыйфатында бирелүенә, шулай ук Алтын Урданың татар дәүләте итеп сурәтләнүенә һичбер тарихи нигез юк һәм эпос үзе үк бу фикерләрне җимерә бара. Шуңа күрә, ханнар-феодаллар эпосын халык эпосы итеп карауның, тарихи шәхесне үзенең социаль-политик җирлегеннән аерып, халык фантазиясендә туган әдәби образ итеп күрсәтергә тырышуның хата булулыгы, идеологпк ялгышуларга алып керүе бик ачык нәрсә. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Идегәй» эпосына карата ханнар-феодаллар эпосы дип биргән бәясе иң дөрес бәя һәм «Идегәй» эпосы шул караштан чыгып өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш.
IV

Нәкый Исәнбәт иптәшнең мәкаләсе эпос тирәсендәге фәнни нигезе булмаган, хата теорияләргә таянган фикерләрнең барлыгын эченә ала.
Мондый, фәнгә каршы килә торган фикерләрнең мәйда
нга чыгуына бер сәбәп бар, ул — тарихны өйрәнгәндә. Сталин, Киров һәм Жданов иптәшләрнең тарихи әсәрләргә карата әйткән сүзләрен игътибарга алмау. Иптәш Сталин һәм аның көрәштәшләре, тарих дәреслеге төзүчеләрнең эшләренә кискен тәнкыйть ясап. СССР тарихын төзегәндә, рус тарихын башка халыклар тарихыннан аерып карамаска, бәлки Великороссия тарихын СССР га кергән
халыклар тарихы белән берлектә карап төзәргә кирәклеген күрсәттеләр. Безгә шундый СССР тарихы дәреслеге кирәк, а
нда Великороссия тарихы СССР ның башка халыклары тарихыннан аерылып бирелмәсен диделәр. Бу күрсәтүнең әһәмияте аеруча зур, татар тарихы да, Алтын Урда тарихы да башка халыклар тарихыннан аерым карала алмый. Алтын Урда дәүләте Нәкый Исәнбәт иптәшнең мәкаләсендә башка сәүләгләрдән бигрәк тә рус тарихыннан аерып карала. Эпосның килеп чыгуына да XIV йөзнең ахырларында XV йөзнең башларында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар. Идегәй баш күтәрүе дип мәшһүр булган халык кузгалышлары сәбәп итеп алына һәм барлык нәтиҗә шул сәбәпләрдән чыгарыла. Шуңа күрә дә тарих бозыла, образлар кыек көзгедә яктыртылалар, аларның эшләренә ялгыш бәя бирелә.
Нәкый Исәнбәтнең Идегәй исемле драматик әсәре дә шушы тикшерелә торган мәкалә нигезендә язылган, һәм андагы ка
батлый торган образын бер яклы итеп аның феодал деспотлык сыйфатларын
чуалышлары, саран интригасы, кабилә сугышы
, кабиләчелек көрәше өстенлек ала. Алтын Урданың эчке чуалышлары на руг һәм башка халыкларның мөстәкыйль яшәргә омтылу тәэсире игътибарга алынмый.
Ни өчен бу мәсьәлә байтак еллар узганнан со
ң шулай кискен куела, дип сораулары мөмкин. Әйе, мәсьәләне кискен куюның зур әһәмияте бар, чөнки җибәрелгән хаталарны качып калдыру хәзерге вакытта аеруча зарарлы. Татар халкының тарихы гыйльми нигездә эшләнмәгән булуы аркасында, тарихи темаларга язылган әсәрләрнең тагын ялгыш юлга кереп китүләре мөмкин. СССР халыкларының туганлык дуслыклары бөек Ватан сугышы кырларында яңадан-яңа үрнәкләр белән тирәнәя бара, ә Идегәй» кебек ханнар-феодаллар эпосы шушы дуслыкны тирәнәйтүгә түгел, җимерү, какшату өчен генә хезмәт итә. Бөек рус халкының булышлыгы белән СССР халыклары коллык һигавын алып ташладылар, ирекле тормыш тегәргә керештеләр. Бәхетле илебезгә һөҗүм итеп, изге Идел ярларына чаклы саранчадай ташланган немец басып алучылары янына кире җибәрүдә, шуның белән миллионнарча халыкны немец итеге астында изелүдән коткаруда иң зур көч бөек рус халкы тарафыннан Рус халкының батырлыгын, олы җанлылыгы барлык халыклар тирән ихтирам һәм чиксез хәрмәт белән йөрәкләрендә саклыйлар.