Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИНЕҢ УЙНАВЫҢ...


Батырлар үлеме белән һәлак булган пулеметчик энем Мәхмүткә.
Арыды мәллә синең кулларың.

Син ник әле бик аз уйнадың?
Сибелә ч
әчәк җилләр искәндә, дип,

Өзелә үзәк искә төшкәндә, дип.

Кинәт тынды синең кылларың.
Шомлы җилләр өзде моңыңны,

Әйтеп бетерәлмәдең тойгыңны.

Скрипкаң ашыгып куйдың да син,

Әйберләрең тиз-тиз җыйдың да син

Көнбатышка тоттың юлыңны.
Башлап куйган гаҗәп көеңнең

Сузар өчен мәңге гомерен

Кылгa баскансыман ярсу белән

Кулларыңа кыстың ачу белән

Мөнбәрнең салкын тимерен.
Син дошманга ачы нәфрәтеңне

Уксибәрең аша тапшырдың.
Шушы булды синең утлы таңны —

Башлап куйган гаҗәп музыкаңның

Үкереп тынган соңгы аккорды.
Энем
, бүген сине юксынып,

Мин яз тавышын чыгып тыңладым.

Мин ишеттем, язның күкрәвендә,

Яфракларның серле тетрәвендә

Дәвам итә синең уйнавың.
Еллар узар... Очма истәлегең

Күп корбаннар белән беррәттән.
Сибелә чәчәк җилләр искәндә, д
ип,

Өзелә үзәк искә төшкәндә, дип.

Сызып торыр һаман йөрәктә.
Май, 44 ел. Симферо
пль